Статистика ВК сообщества ""Тәмлетамак" газетасы"

0+
Һәр ашның үз тәме бар

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

КОШ ТЕЛЕ

5 йомырка сарысы, 1 йомырка, бер чеметем тоз, 1 әр чәй кашыгы шикәр комы, камыр көпшәкләгеч, он.

5 йомырканың сарысын гына, берсен тулаем алырга. Тоз, шикәр комы, камыр көпшәкләгеч, он салып камыр ясарга. Ул пилмән камырыннан йомшаграк булырга тиеш. Камырны юка итеп җәяргә һәм кисеп, үсемлек маенда кыздырырга. Пешереп бетергәч, өстенә шикәр оны сибәргә.
З.ЯГЪФӘРОВА, Казан.

279 0 ER 9.7586
ӘРЕКМӘН СОГЫ КИСТАНЫ КИМЕТӘ

Әрекмән согы күкәйлекләрдә кистаны дәваларга булыша. Яшь әрекмән яфрагын агымсуда чайкап, иттарткычтан чыгарырга һәм суын сыгарга. Әзер сокны суыткычта 5 көн сакларга була. Беренче, икенче көнне иртән һәм кич ач карынга 1 әр чәй кашыгы, өченче көннән өч тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабарга. Бишенче көннән көнгә 3 мәртәбә 1 әр аш кашыгы рөхсәт ителә. Дәвалану вакыты — 1 ай. 7 көннән курсны кабатларга мөмкин.

306 3 ER 9.3904
ЗИРАТКА КЕРГӘНДӘ УКЫЙ ТОРГАН ДОГА

“Әссәләмүгаләйкүм әһләддийәәри мин әл-мүъминиинә үәл-мүслимиин. Үә иннәә иң шәәәәллааһү би-күм ләә-хикуунә әсъәлүллааһә ләнәә үә ләкүмүл гәәфийәһ”.

Мәгънәсе: “Аллаһның иминлеге булсын сезгә, кабердә ятучы мөэмин әһелләренә. Әлбәттә, Аллаһ теләсә, без дә сезгә кушылырбыз. Аллаһ бездән алда китүчеләрне дә, якты дөньяда калучыларны да гафу итсен, үзебезне дә, сезне дә җәфалардан коткаруын сорыйбыз”.

181 3 ER 6.5898
ЛАГМАН

500 г сыер ите, 1 зур суган, 2 кишер, 1 баллы борыч (туңдырылганы да ярый), үсемлек мае, тоз, томат пастасы, тәмләткечләр.

Казанга үсемлек мае салырга. Туралган итне болгаткалап кыздырырга. Турап яшелчәләр кушарга, тоз, борыч сибәргә.

3 аш кашыгы томат пастасы өстәп, 20 минут томалап пешерергә. Кайнаган су өстәргә. Су бәрәңге салгач, куерып китмәслек булырга тиеш. Сүрән утта 1,5 сәгать кайнатырга. 3 бәрәңгене турап салырга. Соңыннан лавр яфрагы, тәмләткечләр өстәп, плитәне сүндерергә һәм 5 минут тотарга.

Икенче кәстрүлдә су кайнатып, тоз, 2 аш кашыгы үсемлек мае салырга һәм токмачны пешерергә. Лагман өчен өй токмачы яхшы. Тәлинкә төбенә азрак токмач, аннан итле шулпалы соусны салырга. Өстенә вак итеп туралган яшел тәмләткечләр сибәргә.
Л.ШӘВӘЛИЕВА, Әтнә районы.

141 0 ER 4.7258
КАНӘФЕР ТАМАКНЫ ТӨЗӘТӘ

Өйдә һәрчак канәфер тотыгыз. Бу тәмләткеч табигый антибиотик үзлеккә ия, бактериаль инфекцияләргә каршы көрәшә.

Тамак авыртса, ашаганнан соң һәм йокларга ятар алдыннан бер канәферне ашыкмый гына чәйнәргә кирәк.

10 канәферне 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 10 минут кайнатырга. 10 минут төнәткәч, сөзәргә. 3-4 сәгать саен тамакны чайкарга кирәк.

Фото: Pixabay/abuyotam

92 2 ER 2.8534
АШКАЗАНЫ АСТЫ БИЗЕНӘ БӘРХЕТ ЧӘЧӘК

1 чәй кашыгы киптерелгән бәрхет чәчәген 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтеп сөзәргә. Көнгә 4 мәртәбә 1/4 әр стакан эчәргә, дәвалану вакыты ике атнадан артмаска тиеш. Ул ашказаны асты бизе эшчәнлеген яхшырта.

Фото: Pixabay/JamesDeMers

87 1 ER 2.6669
СУ ШЕШӘСЕН НИЧЕК ЧИСТАРТЫРГА?

20 литрлы су савытының эче яшелләнде, аны ничек чистартырга икән?

Су шешәсе эченә бер уч эре кисәкләргә вакланган йомырка кабыгы салырга. 1 л җылы суга 50 г чәй содасы (3 аш кашыгы) кушарга, 5 %лы сода эремәсе барлыкка килә. Ул савытның төбен капларга тиеш, шуңа күбрәк кирәк булырга да мөмкин. Эремәне су шешәсенә салып селкетергә һәм берничә сәгать тотарга. Шул арада болгаткалап торырга кирәк. Соңыннан берничә кат чиста су белән чайкыйсы гына кала.

69 8 ER 2.4928
Җимешле пылау

2 стакан дөге, 2 кишер, 100 әр г күрәгә, йөзем, атланмай, тәменчә тоз, шикәр комы.
Чуен кәстрүлдә атланмай эретеп, кишерне 4-5 минут кыздырырга. Аның өстенә катламлап күрәгә, йөзем, тоз, дөге салырга. 2 см узарлык итеп кайнар су агызырга. Сүрән утта суы кайнап беткәнче пешерергә. Тәменчә шикәр комы кушарга һәм плитәне сүндерергә. Шикәр комын салмаска да була.
К.ИШМУРЗИНА, Кукмара.

78 1 ER 2.5381
ДАВЫЛ ЧЫККАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА

“Әллаһүммә инни әс-әлүкә хайра һәзиһир-рихи вә хайра мә фиһә вә хайра мә әръсәлтә биһи вә нәгуузү бикә мин шәрри мә фиһәә вә мин шәрри мә әръсәлтә”.

Мәгънәсе: “Аллаһым! Синнән бу җил-давылның хәерен телим. Аллаһым! Бу давыл белән җибәргән нәрсәнең хәерен Синнән телим һәм җибәрелгәннәренең начарлыгыннан Сиңа сыенам”.

Фото: Pixabay/12019

71 0 ER 2.1709
ТӨСЕ МАТУРЛЫК ӨЧЕНМЕ?

Савыт-саба юа торган губкаларның төрле төстә булуына игътибар иткәнегез бардыр. Бу — матурлык өчен генә түгел.

Поролонга киезгә охшаган тыгыз материал ябыштырыла, ул “скотч-брайт” дип атала. Аны автосервиста машина кузовын буяр алдыннан шомарту өчен кулланалар. Ул савыт-саба юганда эшне җиңеләйтә.

Губка алганда скотч-брайтның төсен карагыз. Сыйфатлы губкалар җыелмасында төрле төстәгесен куялар. Һәркайсының үз бурычы.

Яшел төстәге скотч-брайт иң тыгызы һәм тупас абразивлы материал. Аны чуен табалар, тырналу куркынычы булмаган савыт-сабаны юу өчен тотарга мөмкин.

Көрән төстәгесе яшеленнән йомшаграк, шулай да шактый тыгыз. Аннан соң зәңгәр, кызыл, кызгылт сары һәм сары төстәгеләр бара, аларда савытны тырнарлык абразивлар юк. Болар көндәлек савыт-сабаны юу өчен яхшы.

Сары — иң йомшак материал, ул бокал, пыяла, бәллүр савытларны юарга ярый.

59 4 ER 2.0022