Кунак егете.
Кияү буласы кешебезнең безне генә түгел, Рүсияне дә беренче күрүе иде ул елны. Чаллыдан унбиш чакрым ераклыктагы Комсомолец поселогында яшәп яткан чак. Авыл булгач, бакча да, мал-туар, кош-корт та бар.
Кызыбыз, Орландо университетында бергә укыган дус егетен, кунакка алып кайтам дигәч, бик шатландык. Сирәк күрешәбез, бик сагындыра! "Кайтыгыз, балакаем, бөтен төркемеңне алып кайтсаң да, сүз юк! Көтәбез!"-дидек һәм шул көннән соң, кунакларны каршылауга әзерлек чаралары башланды.
Ике улыбыз, ике килен, туганнар-берсе дә читтә калмады! Йорт һәм бакча киртәләре, бордюрлар, чүп савытлары ап-акка, гараж ишекләре, абзар капкалары, тәрәзәләре, утар рәшәткәләре, хәтта эт оясы ямь-яшелгә буялды. Иптәшем куяннарны, кош-кортны кардага күчереп, бөтен сарай эчен керхер белән юып ялт иттерде. Утардагы курдюк сарыкларның йоннарын кыркып, кәҗәләрне тарап, яңа гына чәчтараштан кайткандай ясадык. Бакчадагы агачларның кәүсәләрен җәй башы булуга карамастан, кабат агартып чыккач, алар аптыраган кыяфәттә яфракларын лепердәтеп безне аңларга тырыштылар.
Урынлы-урынсыз яткан кайбер әйберләрне тегендә- монда тыгып, җыеп, яшереп йөри торгач, соңнан кирәге чыккач та таба алмый йөдәдек. Кыскасы-Комсомолец поселогының хуҗалыгы Америка егетен каршы алырга тулысынча әзер иде! Әле кичә генә, әтәч тоталмый бастырып йөргән тавыктан әзерләнгән сап-сары шулпа, җептәй киселгән токмачын көтеп утыра. Бәлеш исе урамга кадәр таралып, капка төбеннән үтүчеләрне, ачык тәрәзәгә үрелеп-үрелеп карарга мәҗбүр итә. Бакчада алмагач астындагы казанда зур улымның фергәнә пылауы да әзер диярлек...
Аэропортка бер-бер артлы тезелеп биш машина бардык. Кунакларны күрүгә дәррәү кубып, күрешеп, кочаклашып балаларны чәчкәләргә күмдек. Егетебез, кочагы тулы чәчәк бәйләмнәре арасыннан башын чыгарып:"Пыривет! Пыривет! Кок дела?"-дип һәрберебез белән исәнләшеп, кочаклашып чыкты. "Әһә, мәйтәм, кызыбыз өйрәткән!"
Донован- бик гади, тиз уртак тел табучан, уен-көлкеле, аралашучан егет булып чыкты. Гомер буе шушы гаиләдә яшәгәндәй тотты үзен! Кызыбыз, без яудырган сорауларны аңа, ул әйткәнне безгә кайтарып, тәмам арып туктады. Их, бераз инглизчә белсәкме, төне буе сөйләшеп, гәпләшер идек! Юк шул! Немец теле укылды бит: башта авыл мәктәбендә, аннан университетта...
Ашап-эчкәч, барсы да залга күчеп альбомнар карый башлады. Бераздан, кунак егет елмаеп минем янга аш бүлмәсенә чыкты һәм нәрсәдер әйтеп, урамга ымлап күрсәтте. "Ферма! Ферма!"-ди. Мин аңламагач, кагынып-кагынып күрсәтә. Аркасыннан сөеп:"Фермалар юк шул инде хәзер, балакаем!"-дим.
"Ул сезнең "фирманы" карарга тели",-ди кызым көлеп, безнең сөйләшкәнне ишеткәч. Иртәнге 4 булуга карамастан, җыелып абзарга киттек. Аларга рәхәт, кәефләре шәп! 8 сәгать аерма булуы үзенекен итә.
Безнең үтереп йокы килә: әле беребез, әле икенчебез исни.
Барлык кәҗә, сарыклар, куяннар, тавыклар белән танышып йөри торгач, таң атты. Кунагыбызның икенче дөньяга килеп эләккәндәй, һәрнәрсәгә шаккатып йөрүенә ияләндек. "Тавыкны беренче күрүем!" дигәненә без инде аптырамадык.
"Бу кечкенә өйдә кем яши?"-дип, иң исе киткән әйбер, бәдрәф булды. Кызыбыз ничек аңлаткандыр, анысы безгә караңгы! Ләкин ул бу "раритетның" эчен-тышын һәрьяклап фотога төшереп: "Вау!Вау!"-дигәч, ошатты күрәсең дигән фикердә калдык.
Аптырарлык әйберләр күп икән ич бездә! Ә без нәрсә күрсәтербез инде дип курка калган идек. Стенадагы обойларны, идәндәге ленолиумнарны, "тарттырылган" түшәмнәрне беренчү күрүе иде балакайның. "Ник стенага андый кәгазь ябыштырдыгыз? Файдасы нәрсәдә?"-дип бигрәк тә обойларга исе китеп, тегеләй узса да, болай килсә дә сыпырып йөрде.
Туганнарга, балаларга зур рәхмәт! Алдан әзерләнгән исемлек буенча чиратта кем, шуңа кунакка барып сыйлану-тәртипкә кереп китте. Һәркемдә сый-хөрмәт туйга әзерләнгәндәй! Ризыкларны төрләндереп пешерергә , алдан сөйләшеп, хәстәрен күреп куйдык. Бүген мантый булса, иртәгә өчпочмак, сеңлебездә пәрәмәч икән, энебез азу әзерли, абыйсында шашлык көтсә, энесе пильмән, киленнәр кыстыбый пешерә. Аның өстенә гөбәдия, чәкчәк, кош телләре, кабартма, коймаклары, күп төрле салатлары белән өстәлләр сыгылып-сыгылып утырды.
Кунакка йөрү бераз ялкытты егетебезне. "Минем беркайчан да бу кадәрле ашаганым юк! Бу бик куркыныч!!!" - дип көлде ул. Аның өстенә без бит егетнең спортсмен икәнен бераз онытып җибәргәнбез. Ул, бакчада булган бердәнбер турник өчен, шатланып бетәлмәде. Спорт- кечкенәдән алып хәзерге көнгә кадәр аның өчен иң мөһим роль уйнавын ассызыклап үтәсе килә. Ул профессионал баскетболчы һәм Флорида Гейторс ( Florida Gators) командасында уйнаган. Хәзерге вакытта тренер булып эшли һәм теш табибына укый.
Өстәл артында утырудан бераз ял итик дип, капка төбенә чыгып сөялештек.
"Мин теге якка барып киләм",- дип елмаеп безгә кул болгады Донован һәм йорттан ерак булмаган урманга таба атлады. Өчпочмак күтәреп артымнан иярмәделәр микән дипме, тагын бер борылып карады һәм иреккә җибәрелгән колындай имәнлеккә таба чапты.
"Мунча әзер!"-дип белгертте әтиебез. "Йөгереп кайткач та керсен...пиннекләр парланган, каенныкы да, имән белән юкәнеке дә бар..."
"Рәхмәт әти, душ кына керер, мунчаның ни икәнен белми ич ул!"- ди кызыбыз көлеп. Менә сиңа, пәрәмәч! Без мунча дип җан атабыз, ә аның хәтта күргәне юк икән! Болай булгач, һичшиксез малайларга ияртеп җибәрергә кирәк! Ничек инде унике мең чакрымнан кайт та мунча керми кит!
Кызлар барысы да рәхәтләнеп чабынып чыгуга чәй яңарттым. Саф татарча иттереп куе сөт салган мәтрүшкәле чәйне баллап эчү, үзе сихәт бирә тәнгә. Җимешен күп иттереп салып ясаган, авызда вакланып юкка чыга торган нәзек тышлы, балан бәлешем дә уңган. Мактый-мактый ашады барысы да. Инде өченчегә утырып чәйләгәч, егетнең озак торуы эчне пошыра башлады. Кунагыбыз өчен көяләнеп әтисе дә берничә мәртәбә капка төбенә чыгып керде. "Ул көн дә ун-унбиш чакрым йөгерә, бар да яхшы, борчылмагыз!"-дип тынычландырды кызыбыз.
Дүрт сәгатьтән артык вакыт узуга, капка төбендә гөрләшкән, көлешкән авазлар ишетеп урамга чыктык. Егетебезнең ап-ак футболка, шорты, кроссовкасы ләмдә аунаткандай булган, үлән яшеленә буялып карар җире калмаган. Үзен бер көтү малай-шалай урап алган! Донован аларга нәрсәдер аңлата, ә тегеләр бер-ике сүз белән аңа инглизчә җавап бирәләр. Исем-акылым китте! Хәтта авыл мәктәбендә белем алучы балалар аңлашалар кунак белән! Һәрберсенә кул биреп саубуллашты һәм елмаеп:"Футбол во!"-дип елмаеп баш бармагын күрсәтте.
Үз гомерендә баскетбол, гольф һәм серфингтан башка нәрсә белән кызыксынмаган егетебезгә авыл малайлары футбол уйнарга өйрәткәннәр икән.
"Пычрак" кунак егетен мунчага кудык. Мунча бик ошаган! Бигрәк тә озак кына саунада утырганнан соң,
сап-салкын су белән коену. Егетләр пар эчендә себерке белән бер-берсен "кыйнаганны" күргәч, шыпырт кына сызган...
Иртән мал ашатырга чыгып барганда, капка төбендә басып торучы 6-7 малай безнең белән кычкырып исәнләштеләр һәм:"Дядя Донованны чакырыгыз әле, зинһар!"-диләр. "Яңа гына кереп яттылар шул, төн ич аларда...соңрак килегез яме!"-дигәч, теләр-теләмәс генә кузгалып киттеләр. Без абзардан эшләрне бетереп килүгә, тагын килеп басканнар. 6-7 сәгатьтән килеп әйләнерсез дигәч тә, бераз күренми тордылар да, яңадан капка төбенә килеп өелештеләр.
Шул көннән егетне сихерләделәрме, һичкая алып барып булмады. Йокыдан уянып, коена да "командасын" ияртеп имәнлеккә чаба. Мин пешергән ризыгымны тотып басып калам.
Китәр көннәре дә якынлашты. Чаллыга барып бик күп сувенирлар, бүләкләр алып кайттылар. Донован сырлап бизәлгән көрән күн футбол тубын бармак башында әйләндереп:"Сурпрайз!"-диде, авызын ерып. Киленнәрнең берсе колагыма:"Беләсезме, күпме тора ул туп?! Сигез мең!!!"-диде, мине ушсыз калдырып. "Авыл малайларына алды...бүләк итеп". "Кит аннан! Мин җиде мең белән пенсиягә чыктым! Ә монда ниндидер футбол тубы- сигез мең тора!"
Кичкырын, инде якын булып өлгергән Америка егете белән саубуллашырга дипме, команда тулы составында килеп басты. "Тренерга" ияреп без дә чыктык. Ул балаларга сәлам биреп:"Бу сезгә-минем бүләгем!"- дип күн тупны сузды. Алар башта озак кына эндәшми тордылар. "Нууу, сурпрайз..."-дип кабатлагач, берсе тупны кулына алды. Бик җентекләп әйләндергәләгәч башкаларга бирде. Тибеп тә, сугып та, сикертеп тә, иснәп тә карадылар. Бик озак кул кысышып рәхмәтләрен белгерттеләр. Донован аларны шатландырганына куанып, горур кыяфәттә елмаеп басып торды.
Озату, аерылышу һәркемгә авыр! Кызыбыз һәрвакыттагыча елмаеп:"Мин озакламый кайтам, сагынырга да өлгерми каласыз!"-диде кочаклап. Кунак егетебез дә, ике кулын сузып, чын татарча саубуллашты. Океан артында, бөтенләй чит җирләрдә, башка карашларда тәрбияләнгән шушы егет, ун көн эчендә якын кешебезгә әйләнде дә куйды.
Иртән ишектән чыгуга, аның командасы безне аптыратып:"Дядя Донован тормадымы әле? "-дип каршылады. "Китте шул...". "Ә без аңа сувенир алып килгән идек", - диделәр боек кына.
...Кунак егетебезгә бик ошаган бездә. Кайткач, кая барса, кем сораса да: "Бик рәхәт яшиләр Рүсиядә, берни эшләмиләр, ашыйлар да ашыйлар..."-ди икән. Аллага Шөкер "Ашаган малда-өмет бар!"
Графики роста подписчиков
Лучшие посты
"Балам гына булсын сәләмәт"
Автор@Зуфар Бохаров
Укый [id92174009|Вильнур] Хасанов
Автор@Зуфар Бохаров
Укый [id92174009|Вильнур] Хасанов
Миләүшәгә кем язар?!?
Төн уртасында телефон шылтырады.
-Әлү, Миләш, йокламыйсыңмы әле? – диде танышым. - Без, малай, яңа гына апалардан кайттык. Көндез гел истән чыккан сиңа әйтергә, иртәгә НГДУ җитәкчесе урынбасары бичәсенең юбилейы икән... Дүрт юллык кына берәр шигырь әтмәллә әле, зинһар!.. Әлү! Ишетәсеңме?
-Ишетәм, - дим, сәгать телләре бергә якынлашканын күреп. –Илһам төнлә килә дигәч тә, син ул кадәрле оятсызланма инде. Иртән алтыда торырга кирәк ич!
-Гафу, яме! Әйдә, хакыңны арттырып утырма әле! Ун минутлык эш өчен, бер сәгать ялындырып...
-Ник соң, үзең әмәлләмисең ату, - дим ачу килеп. –Төн озын, биш бәет язарлык вакытың бар әле.
-Синең кебек язсам, мин тулай торакта ирләрнең тир исен искәп утырмас идем, әллә кайчан әртисләр кырында йөрер идем...
-Ярар, рәхмәт, яхшы комплементың өчен! Тырышырмын...
Язу дәверемдә, туганнарга, дусларыма, танышларыма язган котлауларны җыйсаң, бер саллы гына яхшы китап бастырырга булыр иде мөгаен. Ярый, татарча язып була инде анысы, аралашкан кешеләрнең күбесе урыслар бит әле. Аларның ирләренә, чибәркәйләренә матур урыс сүзләре эзләп, хәлдән таям. “Ник интегеп утырасың, интернет тулы ич котлаулар!” – ди тормыш иптәшем. Юк шул! Һәрбер кеше индивидуаль әһел ич! Ничек инде барсын бер калыпка салып тигезлисең? Шуңа күрә котлау да, бер генә экземплярда, бары шул кешегә атап кына язылырга тиеш.
Бик күпләрне шатландырдым, елаттым, аптыраттым мин шигырьләрем белән, хәтта бер танышларым аерылыр чиккә җитте.
Базарда сату иткән вакыт иде. Туган көннәрне бергәләп билгеләп үтәбез. Башкалар йөгереп закус-макус, бүләк эзләгәндә, миңа котлау сүзләре әзерләргә туры килә. Монда үзебезнең радио челтәре эшләп, рекламалар яудырып тора. “Бүләкне” шунда алып барып бирәм һәм кайсы вакытта тапшырырга кирәклеген сөйләшеп куям. Беренче тост күтәрү белән, бөтен базарга юбилярның исемен әйтеп, башта котлау, аннан берәр җыр яңгырый. Ул кешенең күзләрендәге ялкынын, яшь аралаш шатлануын күрү – үзе бер бәхет. “Беркайчан да, беркем дә мондый күңел тулырлык сүзләр әйткәне юк иде. Минем үткән тормышымны чагылдырып әйтелгән бит барысы да...” – дип рәхмәт укый.
Шунда Илдус исемле ир миңа:
-Слушай, минем хатынга да шундыйрак типта берәр нәрсә язып бирерсең әле. Безнең икеләтә бәйрәм, малай! Көмеш туебыз көнне, аңа кырык биш яшь тула. Зур итеп уздырырга исәп, -ди.
Алай бик аралашмасак та, балалар бергә укып, уйнап үскәнлектән, аларның тормышы күз алдымда үтә. Шунлыктан бу мөлаем, шат-күңелле, тырыш, ярдәмчел хатынга сүзләр, каләм кулга алмас борын язылды. Өч куплетлы котлауны магнитофон инструкциясы кагәзенә(аппаратура сата идек) язып, Илдуска тоттырдым һәм:
-Открыткага күчерерсең, матур итеп, йөгертеп укырга өйрән. Тотлыга-тотлыга котлау яхшы булмас, - дим.
-Базара нет! Ансы мелочи, - дигән булып, эреләнеп китеп барды.
Күпмедер вакыт үтүгә, бу минем киоск кырына килеп терәлде дә, озак кына эндәшми торгач:
-Ну, малаааай, йөрәккә тиярлек итеп язгансың... караштырып чыккач, машинага кереп утырдым да, кабат-кабат укыдым. Минем мәңге елаган юк әйме,.. килеп тыгылды бер нәрсә күкрәккә, сулыш алалмый тордым. Үзәкне өзәрлек сүзләр, рәхмәт, күрше... – ди.
-Ярар инде ошагач, яхшы гына уздырыгыз бәйрәмнәрегезне, -дим, елмаеп.
Күпме вакыт узгандыр хәтерләмим, миңа Илдусның хатыны Галия шылтырата. Тавышы күңелсез, борчулы.
-Сәлам, Галия, ни эшләр бетерәсез? Мәскәүгә барасыгыз юкмы? Бераз вак-төяк кушарга иде исәп, - дим, үземнең йомыш искә төшеп.
-Мәскәү кайгысы юк әле монда! Аерылышабыз без... Мин синнән бер нәрсә сорамакчы идем... – ди һәм бераз эндәшми торгач:
-Минеке, синнән котлау яздырттым дип, алдаган була. Сөяркәсе белән бергә язганнар да, хәзер әллә нәмәләр уйлап чыгарып, син яздың дип утыра.
-Бәлеееш, туктале... чыннан да мин яздым ич сиңа котлау,- дим, ашык-пошык.
-Ну алайса, аңлашылды,.. сине искәртеп куйган инде ул. Әйтәм аны, Миләштән сора да, Миләштән сора ди.
-Кызмале, Галия... Чынлап та мин яздым аны. Теләсәң сүзләрен кабатлыйм, - дим, ә үземнең бер юлы искә төшсә иде.
-Нуу... декламируй давай! – ди ул, ачулы итеп.
Ык иттем, мык иттем, бөтенләй каушап югалып калдым, тәки искә төшмәде. Шулчак шатланып:
-Мин сиңа “черновой вариантын” күрсәтәм, әйдә базарга. Киоскада чүп чиләгендә алар, - дигәч, трубкада тынлык урнашты.
-Нигә, син шигырьләр язасыңмени? Беренче ишетәм... –ди, тынычланыбрак калган хатын.
-Маташтырам инде әзрәк... Син юкка көнләшәсең, Илдусың яхшы кеше, гаилә өчен, синең өчен үлеп тора.
-Ярар, гафу ит яме,.. ачуланма зинһар, пока.
Менә сиңа, кодагый! Мин бөтенләй аптырашта калып, озак кына, ушыма килә алмый утырдым.
Икенче көнне базарга төшкәч, Илдусны күреп, хәл-әхвәл сораша башлаган идем, ул шаркылдап көлә-көлә булган хәлне сөйли башлады. Туганнары, дуслары җыелып, бәйрәм башлангач аңа сүз бирәләр. Күчереп тормыйча, мин язганны гына открыткага беркетеп укый. Кырыс, усал тормыш иптәшеннән, күңел тулып ташарлык теләкләр ишетү, хатынны аптырашта калдыра. Кунаклар таралгач Галия аның открыткасын эзләп табып, кабат матур сүзләрне укып хисләнәсе килә. Открытканы ачса – котлау юк! Бөтен җирне актаргач, иренең чалбар кесәсеннән теге кагәзъне табып ала. Магнитофон паспортындагы чит хатын кыз кулы белән сырланган “тәмле сүзләр” гауга чыгуга сәбәп була.
-Әле ничек соң, дуслаштыгызмы? – дим көлемсерәп.
-Яхшы, аңлаштык инде. Все ок! –дигән була, баш бармагын күтәреп күрсәткәч.
Ярты ел чамасы үтүгә, Галия үзе дә, Илдусының туган көненә котлау язуымны сорады. Шуннан китте тәгәрмәч әйләнеп: туганнары, күршеләре, дуслары барысы минем котлауга мохтаҗ. Себергә чыгып качмаганда, белмим тагын кемнәрне елатып, аерылыштырып бетерер идем микән?!
Елауга килгәндә, ерак йөрисе юк – үз сүзләрем елатты мине. Тормыш иптәшемнең кырык яшенә шигырь язган идем. Без “Сөргендә” йөргән арада, Әлфинә Әгзәмова шуңа көй язып, җырлап ята икән. Мин бу турыда ишетмәдем дә, белмәдем дә. Ялга кайткач, туганнар кунакка чакырып, җыр куйдылар да, берни булмагандай читтән безне күзлиләр. Беренче юлын ишетүгә үк: ”Бәәәлеш, бу бит минем сүзләр”, -мәйтәм. Көе сүзләренә тәңгәл килүеме, Туган якны сагыну сәбәп булдымы, күңел тулып ташты. Тормыш иптәшем шул чакта, кызарган күзләрен угалап: “Менә сиңа – “Бәхет бишеге”! – дип, ишекле-түрле йөренде.
Бүген дә телефонга: “Дүртъюллык көтәм!” – дигән смс килде. Мин шундук җавап яздым:
Тыкрык саен, биш магазин,
Урам саен, өч базар.
Бар да: “котлау яз!” – ди, миңа.
Миләүшәгә кем язар???

Хыянәт
Әбиләр караучы вазифасын башкаручы Зифа эшеннән бераз иртәрәк кайтып кереп, мунча ягып җибәрергә уйлады. Көянтә-чиләкләрен алып, суга барып килде. Алар торган яңа урамга су торбалары ихатага ук килеп җитмәгән әле, шуңа тыкырык буендагы колонкадан ташырга туры килә. Мунчалары өр-яңа, күптән түгел генә сап-сары бүрәнәләр юнәтеп салдылар. Аны ягып, мунча юыну үзе бер рәхәт куаныч. Үз алдына җырлый-җырлый, берни белештермичә, мунчага килеп кергән яшь хатын, җен-пәри күргәндәй чинап җибәреп, шундук атылып та чыкты. Калтырана, дерелди, нишләргә дә белми. Йөгереп кенә лом, көрәк, сәнәкләр белән ишекне терәтеп куйды, монысы гына җитмәс кебек тоелгач, колач кадәр бүкән тәгәрәтеп китереп, бастырды. Җансыз предметларга: "Шунда гына торыгыз, чыгармагыз", ‒ диде дә, каядыр чапты. Ул арада Зифа үзе белән авыл советы рәисен, участковойны, тагын берничә хатын ияртеп кайтты. Ишекне ачкач, бер-бер артлы ире белән әхирәте Фәгыйлә чыгып басты.
Ир-ат һәрвакыт билдән түбән өлеше белән уйлый, шуңа да баш белән хатын-кызга уйларга, ул тәртипле булырга тиеш дигән уйлы Зифа Фәгыйләнең хыянәтен кичерә алмады. Өй төзеп кергәннән бирле терәлеп торган күрше, бер табактан ашаган, бер-берсенең йортына, бала-чагасына күз колак иделәр. Зифа аны, ирсез буганга кызганып, мунча якса ‒ яккан мунчасыннан калдырмады, камыр-комыр пешерсә ‒ чәенә чакырды. Башка сыймастай хәл. Ир хатыны бу вакыйганы берничек тә кабул итмәде. Ике якын кешең хыянәт итсен әле. Пычаксыз суйдылар. Илдуска ни җитмәгән. Кеше, гадәттә, өендә ала алмаган нәрсәне эзләп чыгып китә. Ире аны яратмагандыр, яратса, хыянәт итмәс иде. Могаен ул аларның хыянәтен кичерә алмас. Хыянәт ачылыгын сүзләр белән генә аңлатып та булмый торгандыр. Бөтен җаның белән ышанган кешеңнең башка берәү белән күңел ачып, сине генә түгел, баланың һәм нәселенең дәрәҗәсен төшерүенә Зифа түзеп тора алмас. Иң пычрак, иң фәхеш нәрсә ул зина.
Кызулыгы басылып, элеке хәленә кайтты. Башына юньле уй кермәде, кулы эшкә бармады, гаеп үзендә шикелле кеше күзенә күренергә кыенсынды. Хатын эчтән янса да ялкынын тышка чыгармады. Илдусының кием-салымнарын “Магнит” кибетеннән алган зур-зур дүрт пакетка тутырып төйнәде дә башкача бу йортның ишегенең кайсы якка ачылганын онытырга кушты.
Хатасын таныган иргә өйдән куылу көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты. Кичкә карый, авыл җирендә кая барып төртеләсең. Аның тез буыннарының хәле бетте. Терсәк якында гына да бит. Таштан юкә суелса да чәмле Зифасы, әйткән сүзеннән кире кайтып, гафу итә торганнардан түгел. Чарасыздан баш иеп, Фәгыйләләр ягына тәвәкәлләде. Иелгән башны кылыч кисмәде. Сөяркәсе аңа каридордагы диванында йоклап торырга рөхсәт бирде.
Ике яшь ярымлык авыру баласы белән ирдән аерылган егерме биш яшьлек Зифага тормыш үзенең сикәлтәле юлларын күрсәтергә тотынды, каршысына бәрелер кәртәләр корды. Илдус, Фәгыйләнең башы белән дә уйлап, законга салгач, өйнең яртысына үзенең хуҗа икәне ачыкланды. Зифаның хезмәт хакы даруларга кереп бара, алимент акчасы ‒ тиеннәр генә. Алар белән ерак китәлмисең. Җитмәсә, күршесендә яшәгән ире шак та шок Фәгыйләнең каралты-курасын ныгытып йөри. Бала атасын күрсә, янына барам дип, өзгәләнеп, аңа талпына. Күрә торып, йөрәгең чыдап карасын. Әмма Зифага төшенкелеккә бирелеп, елап утырырга ярамый, кирегә юллар ябык. Авырлыкларны эш белән җиңәргә кирәк.
Болай булмый. Акча табуның нинди дә булса юлын эзләргә кереште. Уйлаганың каршыга килә ди. Авыр чакларда кайгы-шатлыкларны бүлешер дусларың булсын. Зифаның хәлен белергә, отпускасы төгәлләнеп килүче Испаниядә эшләп, “акча суккан” классташы Лилия керде. Чит җирдә якташ-иптәш кирәгепме, яшь хатынны үзе белән китәргә теләге барлыгын белдерде. Һөнәр белү дә кирәк түгел, өй җыетырып, ашарга әзерли белсәң, шул җитә. Дарулар да бездәге белән чагыштырганда күпкә очсыз. Сүз иярә сүз чыгып, беркадәр эшләгәч, кызыңны да үз яныңа алырга мөмкин дигәнрәк фикерләр җиткерде. Зифа, өске тешләре белән аскы иренен бераз тешләп торгач, кыстауга килдеме, язмыш кушыпмы, кинәт карар кабул итте һәм тәвәкәлләде. Кызын энекәшләре - киленнәре белән авыл очында искерәк кенә өйдә яшәгән әниләренә илтеп куйды. Классташына ияреп, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якка, барлы-юклы акчасын җыештырып,очарга очкычка билет алды.
Ак кәгазьнең өр-яңадан башлап җибәрелгән язмыш дәфтәренең баштагы битләрендә бәхет сызыгы күренмәде. Уңган булып, төрле эш кулыннан килсә дә, тел белмәве тезенә сукты, өйрәнеп китүе чиксез авыр иде. Моңа кадәр озакка һәм еракка китеп йөрмәгәнгәме, бәгырь ите ‒ авыру кызын юксынды, авылын сагынды. Әллә кире кайтып китәргә инде дип, икеләнгән, елап төн, яшь йотып, көн үткәргән чаклары ярты ел чамасы сузылды. Киткән дә булыр иде, кайтыр якка ничек билет юнәтәсең. Акчаны чутлап кына бирәләр шул. Ачлы-туклы йөргән вакытлары да еш, сорап торыр кешең юк. Бар да чит, бар да ят.
Аннан үзебезнең илдән килгән хатыннар белән танышып, рус телендә аралаша башлагач, бераз ияләнде. Эшләре, көйләнеп, әзрәк җайга салынгандай тоелды. Берсе белән икәү бергәләп квартирга түләп тордылар. Акча тотарга өйрәнә башлады шикелле. Ай саен баласына даруга җибәргәннән калган эш хакын әз-мәз үзенә вак-төяккә дә арттырды. Шулай эт тормышы белән яшәп, өч ел гомере чит җир һавасы сулап узды.
Киләсе айдан, отпуска алып, өйгә кайтам, бәлки башкача бу якларга, борылып, аяк та атламам дигән өмет белән янып йөргәндә, туган яктан телефон аша коточкыч хәбәр алды. Аның бәгырь кисәген ‒ кызчыгын авыруы җиңгән. Әнисен сагынып саргаеп, сызланып, бик озак интегеп ятканнан соң, нәни җанын күк фәрештәләре үзләренә алган. Бу хәбәрдән соң Зифа өч тәүлек ушына килә алмады. Тамагыннан ризык үтмәде, күзләренә йокы кермәде. Ни үле, ни тере җандай бер халәттә йөрде. Авылда кайгыдан сыкранып елаган әнисен юата алмаганга, мең көйде. Нигә генә кирәкте икән аңа Испания. Теге чакта Илдусын гафу итсә, бәлки кызын югалтмас иде. Күз яшьләре газизенә төшкәндер. Ярый әле хыялланмады.
Әнисе белән кат-кат киңәшләшкәч, ул әлегә вакытлыча Испаниядә калырга булды. Хезмәт хакының үзенә кирәк кадәресен генә калдырып, калганын әнисенең карточкасына җибәреп, шунда җыеп сакларга килештеләр.
Ничек яшәсәң булмый. Ун ел гомер узып та китте. Зифа бай кияүләр, романтик очрашулар эзләмәде. Беренчедән бер тапкыр хыянәт кичергәч, башкача ул турыда уйламады. Икенчедән читтән килгән хезмәтчегә күз атучылар булмады дисәң дә ярый. Өченчедән болай үзеңә үзең хуҗасың, теләгәнеңне киясең, теләгәнеңне ашыйсың дигәндәй. Ун ел эчендә телне әйбәт өйрәнеп, акчалы эш тапты. Шәхси фирмага урнашкач, берничә урындагы җыештыру эшләрен ташлады. Мондагылар сыман иркенләп ял итәргә, матур киенергә гадәтләнде. Арзанлырак бәягә тотылган машина сатып алды, аны йөртергә таныклык булдырды. Квартирага түләп торса да, ашарга бик акча сарыф итмәде. Җылы климатлы илдә яшәгәнлектән, салатлар белән тукланырга тырышты. Авылда итле бәрәңге ашап, түгәрәкләнгән гәүдәсе күпкә сылуланып, биле нәзегәеп китте. Сылу гәүдәгә нәрсә кисәң дә килешә, беркем үз яшен бирми. Үз-үзенә игътибар биреп, зәвык белән киенде, бизәнеп-төзәнебрәк йөрде. Зифа үз-үзеннән канәгать иде, Илдусын хәтереннән сызып атты.
Ашаткан- эчергән, туйдырган илне ташлап, Зифа бөтенләйгә туган якка кайтырга дигән ныклы карарга килде. Нигә озакка сузарга. Испания җиләтте. Әнисендә картада тупланган акчасы, кайткач, килемле эш ачып җибәрергә тулысы белән җитә. Кем әйтмешли, Наполеонский планнар корды. Тик бүгенге уйлар иртәгә иртәнгә ярамый икән шул.
Әнисенә планнарын җиткергәч, ишеткән хәбәре әллә ни куандырмады.
‒ Биредә яшәсең килгәч, ирең белән торырлар. Авылда сагынып көтеп торучы да, акча алып эшләрдәй эш тә юк. Эшләгән урының гөлләр кебек, шунда гына эшли күр берүк, җибәргән акчаларыңнан җилләр исте. Сина анда, ялгыз башың менә дигән эшләп торасың. Энеңнәр монда тиенгә тилмереп яшәсеннәрме, ‒ диюдән артмады.
Бу сүзләрне башка сыеп бетмәде. Ун ел бөтен кадерле нәрсәдән дә баш тартып, авызыннан өзеп җыелган акчалар... Бу нәрсә, икенче якын кешесе ‒ әнисенең аңа хыянәтеме.
Әни кеше кызының ун ел буе җибәреп торган акчасын, улларына биреп барган икән. Энеләре гаиләсе белән район үзәгенә йорт салып, шунда күченеп киткәннәр.
Ярый соң, энесе үз туганы бит, хәленә керер әле. Алып торган икән, акчалар юкка чыкмаган ич, кире кайтарыр.
Шылтыратып- шылтыратып, энесе белән бәйләнешкә керә алмыйча интекте Зифа. Җиденче тапкыр шылтыраткач, энесе көчкә трубканы алды:
‒ Алло? ‒ диде ул ярсып.
‒ Алло, акыллым, Данис... Хәлләрегез ничек? Йортыгызның эше төгәлләндеме инде? Минем акчалар синдә икән...
‒ Зифа, тыңла әле. Миндә синең тиенең дә булмады, булганы да юк. Кысыр хатыннан бала таптырма. Мин кредит алдым. Әни кайбер чакларда сирәк-мирәк ярдәмләшкәләде. Аңардан сора. Сөйләшеп торырга минем вакытым юк.
‒ Үз акылыңдамы син, мин ун ел гомеремне шул акчалар өчен әрәм иттем. Хәзер нишләргә?
‒ Зифа. Син монда кирәкмисең.Телеңдә үк уже ят аксент бар. Шунда Испаниядә кал да рәхәтләнеп яшә. Монда кайтып, судлашып йөрмә, берни кыйралмассың. Тормыш шулай ул. Уңышлар юлдаш булсын, апакай.
Зифа акчасыз нишләсен, чарасызлыктан тагы Испаниядә калды.Телефонындагы туган якта яшәүчеләрнең исемнәре барсын да блокировать итте.
Хыянәтне кичерә алсаң да, ул онытылмый. Ул йөрәккә кадалган чыра кебек, теләсәң -теләмәсәң дә үзен белдертә. Газиз әниеңнең, якын бертуганың хыянәте тагын да авыррак икән.
Хәрәм артыңа китереп бер тибә диюләре хактыр. Бер елдан Данисны йөрәге борчый башлады. Чирнең килүе генә тиз, китә башласа, куып та җибәреп булмый. Кыйммәтле даруларга, операцияләргә чутсыз акчалар кирәкте. Өйне сатканы да шунда кереп, ул гына җитмәде. Данис әнисеннән Испания акчалары тамчы да калмадымыни дип, кат-кат сорап карады. Әнисе үзе пенсиясенең көчкә очын очка ялгый. Ярый бакчада үскән бәрәңге-яшелчәнең, курадагы кәҗәсенең файдасы бар. Ул, кызына каты бәрелеп, читкә типкәненә үкенеп туя алмый.
Беркаян да акча таба алмаган бу якты дөнья белән хушлашырга җыенган Данис, соңгы саламга ябышырга теләп, битенә эт тиресе ябып, апасына шалтыратты. Аның номерыннан аңлашылмаган монолог белән чыж-пыждан башка аңлаешлы тавыш ишетелмәде. Могаен, “кара исемлек”кә керткәндер, ‒ дип уйлады. Яшисе килү теләге белән Зифаны башка танышларының телефоны аша апасын юллап карады. Ул телефоннар да баштагы аңлашылмас монологны кабатлады.
Берничә көннән Данис Интернет- тәрҗемәче белән бәйләнешкә кергәч, апасының телефон номерын алмаштырганын, башкача аңлаша алмаячакларына ышанды. Ә дарулар исәпләгече хисаплауларны дәвам итте. Бу аның йөрәгенә сукты, соңгы өметен дә сүндерде.
Язмыш сынавымы. Зифа, базарда йөргәндә, көтмәгәндә очраклы гына үзен бирегә ияртеп алып килгән классташы Лилияне очратты. Кочаклашып күрештеләр, шатлыктан бераз балавыз сыгып алгач, кырык эшләрен кырык якка ташлап,чәйханәгә кереп чәйләп утырдылар. Сагындырылган. Сүз башлыйлар да әйтеп бетерергә юл куймый, бер-берсен бүлдерәләр. Шулай да Туган якта отпускада булып килгән Лилия күбрәк сөйләде.
Авылдагы хәлләрдән аның аркылы хәбәрдәр булган Зифа атна буена уйланып йөрде. Уйларын аркылыга, буйга салгач, барлык булган үпкәләүләрен онытырга теләп, тирән итеп сулап, күкрәк төбе тын алды. Башында бөтерелгән уйларга буйсынмыйча, йөрәген тыңлап, горурлыгын һәм тәкәберлеген җиңеп, якыннарының хыянәтен гафу итте. Җан тартмаса да кан тарта икән. Мөселманнарда иң зур гонаһ ‒ туганлык җепләрен өзү.
Зифа кайттыр якка билет алды.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
март, 2022

Хатыннар нигә елый???
Сабый малай әнисеннән сорый:
-И,әнкәем,нигә елыйсың?
-Балакаем!Мин бит хатын-кыз ла!
Син аны һич аңлый алмассың!”
Газизкәен күкрәгенә кысып,
Тупылдатып Ана сөйде дә:
-Бу сорауга,балам,җавап юк ул!
Син тапмассың аны мәңгегә!”
Бераз үскәч,тынгы белмәс малай,
Әтисенә бирә соравын:
-И,әткәем,әйтче бер сәбәпсез,
Хатын-кызның нигә елавын!”
Ата кеше тирән сулыш алды,
Озак кына уйлап алды ул.
“Әйе,улым,хатын-кызлар кайчак
Бер сәбәпсез генә елый шул!”.
Еллар узды...Сабый ир-ат булды...
Нинди генә илләр гизмәде.
Тик хәтердә калган сорау гына,
Күңеленә тынгы бирмәде.
Йөрәгендә булган көчен туплап,
Ул сорарга булды Аллаһыдан:
-Әйтче,Раббым,нигә хатын-кызлар
Бер сәбәпсезгә дә елыйлар?”
Күңел ж,епселлəре аша
Аллаһ бирде аңа ж,авабын:
“Әйе,балам,хатын-кызны бит мин
Елый алсын өчен яралттым!
Көчле канат тактым иңнәренә,
Тормыш күген айкап очарга.
Эшчән куллар,ихтыярлы иттем
Заман җилен тыеп тотарга.
Нәфис түшләр куйдым,нарасыен
Күкрәгенә кысып,назларга.
Көчле рухлы һәм чыдамлы иттем-
Бәби тудырганда чыдарга!
Алдан барсын өчен күәт бирдем,
Кеше җанлы итеп ясадым.
Көчсезләргә һәм дә үксезләргә,
Ярдәм кылсын диеп багладым.
Изге күңел,саф мәхәббәт бирдем,
Бала багып,кеше итәргә.
Пар аккоштай тугры ярлар булып,
Тормыш диңгезләрен кичәргә.
Сезнең кабыргадан ясап куйдым,
Саклар өчен ирләр йөрәген.
Яман сүзләр атып,сүксәләр дә
Тешен кысып,түзү кирәген.
Заман җилләренә бирешмичә,
Бары алга-алга барырга!
Юл чатында ташлап калдырса да,
Ихтыярлы иттем барына!
Һәм ниһаять күз яшьләре бирдем,
Үксеп-үксеп елап алырга.
Авырлыкка түзеп,тешне кысып,
Елый-елый алга барырга!
Менә,улым,аңла инде хәзер,
Гүзәллекнең кайда икәнен.
Сылу гәүдә түгел,кием түгел-
Ә чыланган күзләр икәнен.
Хатын-кызның назлы йөрәгенә,
Яшьле күзләр-ишек ачкычы!
Мәхәббәтнең,янып сөюләрнең
Кайнар тойгыларын саклаучы...
Резидә Кәлимуллина.
Сабый малай әнисеннән сорый:
-И,әнкәем,нигә елыйсың?
-Балакаем!Мин бит хатын-кыз ла!
Син аны һич аңлый алмассың!”
Газизкәен күкрәгенә кысып,
Тупылдатып Ана сөйде дә:
-Бу сорауга,балам,җавап юк ул!
Син тапмассың аны мәңгегә!”
Бераз үскәч,тынгы белмәс малай,
Әтисенә бирә соравын:
-И,әткәем,әйтче бер сәбәпсез,
Хатын-кызның нигә елавын!”
Ата кеше тирән сулыш алды,
Озак кына уйлап алды ул.
“Әйе,улым,хатын-кызлар кайчак
Бер сәбәпсез генә елый шул!”.
Еллар узды...Сабый ир-ат булды...
Нинди генә илләр гизмәде.
Тик хәтердә калган сорау гына,
Күңеленә тынгы бирмәде.
Йөрәгендә булган көчен туплап,
Ул сорарга булды Аллаһыдан:
-Әйтче,Раббым,нигә хатын-кызлар
Бер сәбәпсезгә дә елыйлар?”
Күңел ж,епселлəре аша
Аллаһ бирде аңа ж,авабын:
“Әйе,балам,хатын-кызны бит мин
Елый алсын өчен яралттым!
Көчле канат тактым иңнәренә,
Тормыш күген айкап очарга.
Эшчән куллар,ихтыярлы иттем
Заман җилен тыеп тотарга.
Нәфис түшләр куйдым,нарасыен
Күкрәгенә кысып,назларга.
Көчле рухлы һәм чыдамлы иттем-
Бәби тудырганда чыдарга!
Алдан барсын өчен күәт бирдем,
Кеше җанлы итеп ясадым.
Көчсезләргә һәм дә үксезләргә,
Ярдәм кылсын диеп багладым.
Изге күңел,саф мәхәббәт бирдем,
Бала багып,кеше итәргә.
Пар аккоштай тугры ярлар булып,
Тормыш диңгезләрен кичәргә.
Сезнең кабыргадан ясап куйдым,
Саклар өчен ирләр йөрәген.
Яман сүзләр атып,сүксәләр дә
Тешен кысып,түзү кирәген.
Заман җилләренә бирешмичә,
Бары алга-алга барырга!
Юл чатында ташлап калдырса да,
Ихтыярлы иттем барына!
Һәм ниһаять күз яшьләре бирдем,
Үксеп-үксеп елап алырга.
Авырлыкка түзеп,тешне кысып,
Елый-елый алга барырга!
Менә,улым,аңла инде хәзер,
Гүзәллекнең кайда икәнен.
Сылу гәүдә түгел,кием түгел-
Ә чыланган күзләр икәнен.
Хатын-кызның назлы йөрәгенә,
Яшьле күзләр-ишек ачкычы!
Мәхәббәтнең,янып сөюләрнең
Кайнар тойгыларын саклаучы...
Резидә Кәлимуллина.
Бер төш күрәм бүген.
Имеш басып торам Аллаһ каршында.
Башым аска иеп сорау көтәм..
Җавап табармынмы дип тын гына...
"Килдеңме син?Ничек җир йөзендә?"
Яшәү ничек?Гомер агышы?"
" Гонаһларым бик күп,кичер Аллаһ !"
Куркуданмы
Үзем ишетмәдем тавышымны...
"Ансын беләм...Һәр адымың мәгьлүм.. Гамәлләрең миңа сер түгел ..
Мин башкасын сорыйм
Җир йөзендә яшәү дәверендә
Ниләр күреп Калырга син инде өлгердең?
Күрдеңме син Кояш чыгышларын?
Яшен яшьнәп яуган яңгырны?
Кояш баткан ерак офыкларны
Өермәле җилле
давылны?
Күрә алдыңмы таулар,урманнарның
Диңгез -дәрьялар матурлыгын?
Болыннарның гүзәл чәчкәләрен
Кыр юлының борма- такырлыгын?
Күбәләкләр уйнаклаган чакны,
Ишеттеңме кошлар сайравын?
Белдеңмикән һәр ел фасылының
Үзенә хас аермалы ягы булганын?"
Дәшми генә тордым..
ни әйтим соң?
Вакыт табылмады күрергә
Күзләр карый алга,ә кулларда
Тормыш арбасыннан дилбегә...
Эштән өйгә,өйдән эшкә һәр көн,
Акча кирәк тормыш көтәргә.
Тәгәрмәчле тиен кебек чабыш
Кредит өстә,
Ипотека йөге җилкәдә...
"Җирдә шулай яшиләрдимени?
Күрми,тоймый тирә ягыңны
Яшәү диеп атап булырмикән
Мәшәкатькә баткан чагыңны...
Менә килдең минем каршыма
Акча,кредит,кая машина?
Бернәрсә дә алыпкитеп булмый
Ул тормыштан минем дөньяга!
Гомер ул бер!Гомер кабатланмый!
Һәр мизгелнең кадерен белерлек!
Җир йөзендә булган матурлыкның
Күңел күзе белән күрерлек!
Мин аларны сезгә- кешеләргә
Күрер өчен барсын яраттым!
Бар җиһанны сезгә бүләк иттем
Ә син Кеше ничек ялгыштың..."
Күзләремне ачтым!Мин уяндым!
Матур булып ата таң җирдә
Тәрәзәгә төшкән яктылыктан
Күңелемә җылы бөркелә!
Яшим икән!Мин бит исән икән!
Нинди бәхет яшәү ләбаса!
Шундый Олы бүләк биргән өчен
Без рәхмәтле булыйк Аллаһка!

Җомга көнне теләгән теләкләребез, укыган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз кабул булсын
И Аллаһым, исәнлек бир,
Саулыгымнан аерма.
Авыр сынаулар җибәреп,
Канатымны каерма.
И Аллаһым, сабырлык бир,
Йөрәгемне талдырма.
Бәхет өләшкән чагында
Мине читтә калдырма.
И Аллаһым, иман бирче,
Туры юлдан яздырма.
Шайтан коткысыннан коткар,
Бик иркәләп аздырма.
И Аллаһым, тынычлык бир,
Кайгы-хәсрәт салдырма.
Рәхмәтеңнән, шәфкатеңнән,
Ярдәмеңнән калдырма.
И Аллаһым, исәнлек бир,
Саулыгымнан аерма.
Авыр сынаулар җибәреп,
Канатымны каерма.
И Аллаһым, сабырлык бир,
Йөрәгемне талдырма.
Бәхет өләшкән чагында
Мине читтә калдырма.
И Аллаһым, иман бирче,
Туры юлдан яздырма.
Шайтан коткысыннан коткар,
Бик иркәләп аздырма.
И Аллаһым, тынычлык бир,
Кайгы-хәсрәт салдырма.
Рәхмәтеңнән, шәфкатеңнән,
Ярдәмеңнән калдырма.
Бирсәң иде бәхетле картлык.
Гади генә итеп гомер иттем,
Алтын -көмешкә кызыкмадым.
Булганына шөкер итә белдем,
Байлык жыярга тырышмадым.
Авырлыклар төшсә иңнәремә,
Ходаемнан сабырлык сорадым.
Үзем тарттым дөнья арбасын,
Сыгылып төшмәдем ,чыдадым.
Гади генә итеп гомер иттем,
Сукранганнарны иш итмәдем.
Ходай биргәненә риза булдым,
Бер кемнән дә ярдәм көтмәдем.
Язмыш артык иркәләмәсә дә,
Күпләп бирде миңа сабырлык.
Ий Ходаем, олыгайган көнемдә,
Бирсәң иде бәхетле картлык.
12.05.2022.(Мәдинә Ихсан).
Гади генә итеп гомер иттем,
Алтын -көмешкә кызыкмадым.
Булганына шөкер итә белдем,
Байлык жыярга тырышмадым.
Авырлыклар төшсә иңнәремә,
Ходаемнан сабырлык сорадым.
Үзем тарттым дөнья арбасын,
Сыгылып төшмәдем ,чыдадым.
Гади генә итеп гомер иттем,
Сукранганнарны иш итмәдем.
Ходай биргәненә риза булдым,
Бер кемнән дә ярдәм көтмәдем.
Язмыш артык иркәләмәсә дә,
Күпләп бирде миңа сабырлык.
Ий Ходаем, олыгайган көнемдә,
Бирсәң иде бәхетле картлык.
12.05.2022.(Мәдинә Ихсан).
Шешә төбендәге “бәхет”
Гүзәлгә дүрт яшь тулганда, әтисе ташлап чыгып китте. Әнисе кызы турында, бөтенләй онытып, кайгысын шешә белән юарга тотынды. Ике еллап вакыт узганнан соң, районга аерылышу турында документлар юнәтергә баргач, тәненең күренгән барлык урыннарына энә белән сурәт төшерелгән, эчәргә яраткан, ниндидер Толикны ияртеп кайтты. Яшь хатын күршеләреннән дә, кызыннан да кыенсынмады.
‒ Авылда ирсез торып булмый. Бар җир җимерелергә тора. Йортта бер дигән хуҗа булыр. Терлекләрне яңадан тергезербез. Кем эчми, булса,бөтенесе дә эчә. Менә күрерсең, эчүен ташлаячак ул, ‒ дип юатты Гүзәлен.
Ләкин ир аяк атлап кергән көннән башлап,тормыш тагы да ныграк тискәре якка тәгәрәде. Көн саен эчеп-исереп йөреп,төркемендә берничә тапкыр сыерлар савылмый калгач, хатынны эштән куып кайтардылар. Өйдә чын мәгънәсендә ачлык хөкем сөрде. Икмәк валчыгы табылмаган көннәр дә күп иде. Сукырның теләге ике күз булса, боларныкы, иртән тору белән, ничек эчәргә юнәлтергә. Аның каравы,кесәләрендә җилләр уйнаса да, шешә алырга каяндыр акча килеп чыгып торды. Аракы артыннан капкаларга дип алынган закускага Гүзәлнең үрелгәнен үги әтисе күреп калса, ачы тавыш купты. Әнисенең якылаша башлавы ‒ йортка кергән ирне сөзгәк үгезне ирештерүгә тиң. Аны бөтенләй чыгырыннан чыгара.
‒ Бу әрәм тамагыңны балалар йортына илтеп бир. Икегезне дә туйдырып яткыра алмыйм, җиләү сынлы гына җиләмәдем, гел корсак ягын гына кайгыртып тора,‒ дип, колак итен ашады.
Гүзәл, беренче сыйныфка укырга кергәч, мәктәпне дә сыйныфташларын да бик яратты. Ашханәдә тәмле ашаталар. Кинәт, тазарып, үсеп китте. Тик вакытында иртән уятып җибәрүче булмаганлыктан, еш кына дәресләрне калдыргалады. Укытучысы бу турыда апека оешмасына хәбәр итте. Аннан килгән кешеләр кызны үзләре белән күрше районга алып киттеләр. Ике атналап дәваханәдә сәламәтлеген ныклап күзәткәннән соң, балалар йортына урнаштырдылар.
Кеше белән тиз аралашучы кызга башкаларга өйрәнеп китү авырга туры килде.Тәрәзә төбен тутырып чәчәк атып утырган гөлләр боек кызның каефен күтәрмәде, тәрбиячеләренең башыннан сыйпап иркәләве таш булып каткан күңелен эретмәде, бүлмәдәш кызлар белән җиңел аралашып китә алмады. Рус телен аңламауның йогынтысы зур иде. Күңелсезлектән эче пошты. Үлеп, әнисен сагынды. Яңа тормышка ияләнәшә башлагач, балалар йортын икенче урынга күчерделәр. Укырга-язарга өйрәнгәч, әнисенә килеп алырга кушып, язган сагынычлы хатларына, күпме тилмереп көтсә дә, кош теледәй дә хәбәр килмәде. Каникулларда килеп алучы булмады, ялгызын кайтыр юлга чыгармадылар. Ул көннән көн үз эченә бикләнде. Сигез ел күрмәсә дә әнисе күз алдыннан китмәде, аның килерен гел көтеп яшәде. Сагынуга түзә алмаган чакларда, иптәшләренә күрсәтми генә, күз яшьләрен иреккә җибәрде.
Тугызынчыны тәмамлар алдыннан параллель сыйныфка озын, төз гәүдәле Наил килеп укый башлады. Әллә ни чибәр булмаган, коңгырт чәчле, йөзе чыпчык йомыркасыдай чуар сипкелле, гәүдәгә йомыры- юантык кыска буйлы Гүзәлнең күзенә, ул әллә ни күрергә теләмәсә дә, егет ничә карасаң, интернатның чибәр кызлары уртасында чалынды. Унынчы класска килгәндә, параллель сыйныфлар булмаганлыктан, бергә укырга туры килде. Җитмәсә, дәрестә, Наилне теләсә нинди кирәкмәс нәрсә белән шөгыльләнеп, башкаларның игътибарын яулатмас өчен, укытучылары аны Гүзәл кырыена утыртып куйды. Егеткә гашыйк булмау мөмкин түгел, аның үзенә тарта торган магниты, гипнозлы энергиясе бар. Партадашының үз ягына борып та карамаячагын яхшы аңлаган кыз чибәркәй өчен утка, суга керергә әзер икәнен сиздермәде. Юктан этлек уйлап табарга яраткан классташлары, аңардагы халәтне бик тиз күреп алып, отличницаны кызык итәргә уйладылар. Наилгә, оештырылачак шоуны аңлатып, сүз беркеттеләр, Гүзәлне очрашуга чакырырга куштылар. Бәхетенә ышанмаган кыз, корбанын эзләгән күбәләк сыман, очрашуга очып барды. Анда төрле яклап, күзне чагылдырып яктыртып фотога төшерүләр, кул чабулар китте, авызга бармак тыгып, сызгырулар, ыгы-зыгы килүләр башланды. Гүзәлне күргән кеше булмады.
Мәсхәрәләнүенә күңеле сызлаган, ак кәгазьдәй чиста, һавадай саф Гүзәл җаны белән еласа да эчендәгесен тышка чыгармады, үпкәләвен берәүгә дә белдермәде, берни булмагандай, укып йөрде. Әнисе дә каядыр арткы планга күчте. Балалар йорты күпләргә ашап-яшәү урыны булды, белем бирде, аңлый белгәннәргә тормышка яшәү максаты куярга өйрәтте.
.Тормыш дәвам итте: еллар үтте, балалар йорты, интернаттагы укулар артта калды, классташлар кем кая таралышып бетте.
Шайтанның колагы саңгырау булсын. Бер бәхете булмаган, гел бәхетсез була диюләр дөреслеккә тап килмәде. Гүзәлнең тормыш юлы югарыга табан юнәлде. Ул медицина институтын тәмамлады, врач булды. Эшендә абруе зур,күпмедер эшләгәч, бүлек җитәкчесе итеп үрләттеләр, хезмәттәшләре дә авырулар да хөрмәтләде. Сипкелләре юкка чыкты, бераз ябыга төшкәч, балачактагы юантык гәүдәсе тураеп озаеп, матурланды. Йөз балкытып, гел елмаеп, кайсы ягы беләндер үзенә тартып торган сөйкемле кызкайга әверелде. Өч курска югарырак укыган, студент чактан дуслашып йөргән райондаш коллегасына, яратып, кияүгә чыкты, сөю алмалары ‒ кызлары үсеп килә. Әнисен туйларына чакырырга авылларына кайтып килгәннәр иде. Ул йортын сатып, авылдан чыгып киткән. Кайда икәнен белүче юк. Өйләре урынында яңа хуҗаларның биек койма белән әйләндереп алынган, патша сарае кадәрлек йорты утыра. Туган нигез белән ике арада өзелеп калган җепнең очы бөтенләй югалды. Кайчан да булса, кайда да булса, Алла безне әнием белән очраштырачак дигән өмет кенә күңел төбендә сакланды.
Салкын кыш башы. Карны себереп,бераз буранларга чамалап тора. Гүзәлнең эшләгән урыны җылы. Кар төсле халаты сабыр җанына тынычлык бөрки. Шундый көннәрнең берсендә дәваханәгә ашыгыч ярдәм машинасы юлда туңып, карда йоклап яткан исерек бомжны китерде. Дежур врач аның белән булашып, документын тутырган арада, гәүдәсе белән бергә туңган авызын чак кыймылдаткан адәмнән Гүзәлнең колагына таныш фамилия, таныш исем ишетелде. Бәлки очраклы туры килү генәдер. Беркадәр вакыттан соң, хатын-кыз кызыксынучанлыгы аны палатага алып килде. Койкада чибәрлегенең “ч” хәрефедә калмый югалган Наил ята иде. Бомж партадашын танымады. Гүзәл аңа үткәннәрне хәтеренә төшерегә булышты. Озак кына сөйләшеп утырып, мәктәп елларын искә алдылар. Наил әйткәннәрдән, беркая укырга керә алмавы, армиягә алынуы турында белде. Хезмәт итеп кайткач, төнге клубтагы берәү, тагылып кайтып, үзенә өйләндерә. Яшьләр икесе дә нык ирек яратканлыктан, гаилә тормышы барып чыкмый. Ир, хатынын сөяркәсе белән тотканнан соң, икесен дә, ачуы басылганчы, канга батырып тукмый. Наил әтисе язмышын кабатлый. Утыртып куялар. Кайтуына туганнары аның яшәү урынын үзләштерәләр, һөнәре юк, җитмәсә колония үпкә чире белән бүләкли. Шулай итеп яшәү урыны ‒ урамга, иң якын дусты ‒ очраклы рәвештә эшләп тапкан акчага сатып алынган аракыга әверелә... Кыскасы, яшәү рәвеше комнан аркан ишүгә тиң.
Әңгәмә тәмамланмады. Пациент үзен начар хис итә башлагач, реанимациягә урнаштырырга дигән карарга килделәр. Кайчандыр җанына төкергән бу кешене күңеле яхшылыктан гына торган Гүзәл кызганды. Икенче көнне, ашарына пәрәмәч пешереп, кияренә иренең кими торган киемнәрен пакетка тутырып, эш башлаганчы, Наил янына керергә ашыкты. Ләкин ашыгуның кирәге чыкмады, пациент төнлә реанимациядә бу дөньядан китеп барган.
‒Туганнары бармы соң?‒ дип сорады өлкән шәфкать туташыннан.
‒ Апасына шалтыраттым, гәүдәсен алырга җыенмыйлар. Хөкүмәт хисабына күмдерегә туры килер инде.
Шешә төбендәге “бәхет”не Наил шулай тапты.
Яңа елны Гүзәл, шифаханә буенча кизү торырга туры килгәнлектән, дәваханәдә каршылады. Ерак калган балачагында, яңа елда теләгән теләк кабул була, бәхетле тормыш теләгез, ди торган иде тәрбиячеләре. Шуны хәтерләү белән, йөрәге әнине очратсам иде дип сулкылдап типте. Яңа ел котлы аягы белән килсен.Юкка-барга борчучы булмады. Төн тыныч үтте. Ординатура бүлмәсендә башын өстәлгә салып, йоклап, ниндидер төш күреп алырга да өлгерде. Кинәт дертләп уянып киткәнгә, нәрсә күргәнен онытып өлгерде.
Дежурствосын тапшыргач, өенә якыннары янына ашыкты. Әз генә рульне ялгыш ныграк бордымы, кары чистартылмаган тар юлдан чыгып, машинасы читтәге көрткә кереп утырды. Күзеннән ирексездән тыңлаусыз яшьләре тәгәрәп төште. Юньләтләп таң да атмаган, бәйрәм арты булгангамы, үтүче –сүтүчеләр дә күренми. Суык. Эвакуатор чакырырга әзерләнгәндә, каяндыр тыкрыктан бер ир белән хатын пәйда булды. Алар зур гына бәягә, машинаны этеп чыгарабыз диеп, чат ябыштылар. Гүзәл карышып маташмады. Машина, көрттән чыгу белән, юлын дәвам итте. Ярты юлга җиткәнче ирне дәваладыммы, хатыннымы дип, хәтер йомгагын сүтәргә тырышып баш катырды. Шунда ярдәм итүчеләрнең әнисе белән үги әтисе икәненә инанды. Машинасын юл читенә чыгарып куйды. Башында ике уй кайнады, хәзер нәрсә эшләргә: өйгә кайтыргамы, кире борылыргамы. Кире борылды, алар юл буйлап килеп маташалар иде. Рульдә кем икәнен дә аңламаган хатын, утырырга кушкач, машинага кереп утырды. Ир суык урамда ялгызы басып калды.
Гүзәл ачкычы белән ишекне ачып керде. Үрелеп, йоклаган иренә күз салды, кызы янына барып, өстен ябып килде. Хатынны, су әзерләп, ванна бүлмәсенә юынырга кертеп җибәрде. Юынып чыгып, өстен чиста киемнәргә алмаштырып, бәйрәм табыны артында чәй эчкәндә, энә өстендә утырган әнисе, курка төшеп, хуҗабикәнең кем булуы белән кызыксына башлады. Аңардан аермалы буларак, әнисен беркайчан да берничек тә тормышыннан сызып ташлап, оныта алмаган, әллә кайчан онытылган кызы Гүзәл икәнлеген белгәч, хатын балавыз сыгарга тотынды.
‒ Мин сине аңлыйм, минем кыйланышым гафу ителми. Син олы йөрәкле кеше. Булдыра алсаң, кичерергә тырыш, − дип, урыныннан кузгалып, ишек ягына табан юнәлде.
−Син минем әнием, мине сине һәрчак гафу итәм. Үги әти өчен үтенмә, аны гафу итәргә җыенмыйм.
Кызы белән аңлашканнан соң, ул иманга утырып, Гүзәлләрдә яшәп калды. Кияве белән кызы реабилитация үзәгенә йөрттеләр; эчүен ташлады; документларын юллады; җыештыручы булып, эшкә урнашты. Нечкә күңелле Гүзәл әнисен шунда ук гафу итте.
Ничә ел, гомерен әрәм итеп, шешә төбеннән эзләгән бәхетне ана баласы йортында тапты.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
28.11.19.

Фэнис абый бэете.
Бисмиллаh дип башлыйм эле
бэетемнен башларын,
нигэ генэ чыкты икэн
брат синен жаннарын.
Шомлы хэбэр ишеттем мин
иртэнге сэгать унда,
нигэ генэ китеп бардын
калдырып безне монда.
Январь ае алып китте
сине бездэн еракка
шулай барып чыгачагын
карамадык уйлапта.
Сина атап бэет язам
йорэгемнэн чыкканга,
садакалар булып барсын
ул тиешле урынга.
Зур планнар корган идек
икэу бергэ эшлэргэ,
челпэрэмэ килде алар
хэзер инде тузэргэ.
Аллаh сина ярдэм бирсен
урнын булсын жэннэттэ,
чын йорэктэн язам сина
калам шушы телэктэ.
(Язылды 28.01.2015)
Авторы мин
Айрат Хасаншин.
Бисмиллаh дип башлыйм эле
бэетемнен башларын,
нигэ генэ чыкты икэн
брат синен жаннарын.
Шомлы хэбэр ишеттем мин
иртэнге сэгать унда,
нигэ генэ китеп бардын
калдырып безне монда.
Январь ае алып китте
сине бездэн еракка
шулай барып чыгачагын
карамадык уйлапта.
Сина атап бэет язам
йорэгемнэн чыкканга,
садакалар булып барсын
ул тиешле урынга.
Зур планнар корган идек
икэу бергэ эшлэргэ,
челпэрэмэ килде алар
хэзер инде тузэргэ.
Аллаh сина ярдэм бирсен
урнын булсын жэннэттэ,
чын йорэктэн язам сина
калам шушы телэктэ.
(Язылды 28.01.2015)
Авторы мин
Айрат Хасаншин.