Елата да,елмайта да,
Әй дөньясы,дөньясы!
Күктә микән,җирдә микән
Шатлык,бәхет оясы.
Шул ояның эчләрендә
Әй бер яшәп карасы!
Юк,кирәкмәс,бәхет кадерен
Белмәс адәм баласы.(Фәнис Яруллин, 2002)
Количество постов 7
Частота постов 448 часов 1 минута
ER
0.01
Нет на рекламных биржах
Графики роста подписчиков
Лучшие посты
АШЫГЫП ЯШӘЛӘ БУ ГОМЕР...
Ашыгып яшәлә бу гомер,
Ашыгып үтелә юллары.
Көннән-көн һаман да тизрәк
Сүтелә гомернең йомгагы.
Өзенеп-йолкынып чабабыз,
Әйләнеп карарга юк чара.
«Исәнме!» диюгә баш кагам -
Гафу ит, дускаем, эш кала.
Кабалан-кабалан - бер үк көй,
Көне шул, төне шул, елы шул.
Читләштек туганнан, кардәштән,
Кайда ул берләшү, елышу?
Зыян салмый тынмый зилзилә,
Хәерлегә булсын чабулар.
Шул давылдан җитез булыр өчен
Тырышулар бездә бар бугай.
Ашыгып яшибез бу җирдә
Кабаланып мөлкәт җыябыз.
Баксаң бит, мәңгелек алдында
Төенчек – туплаган дөньябыз.
Ашыгып яшәлә бу гомер,
Күрмичә көннәрен, елларын.
...Мең уйлы башымны кушучлап
Ашыкмый, тынычлап еладым...
Нурлан Ганиев
Ашыгып яшәлә бу гомер,
Ашыгып үтелә юллары.
Көннән-көн һаман да тизрәк
Сүтелә гомернең йомгагы.
Өзенеп-йолкынып чабабыз,
Әйләнеп карарга юк чара.
«Исәнме!» диюгә баш кагам -
Гафу ит, дускаем, эш кала.
Кабалан-кабалан - бер үк көй,
Көне шул, төне шул, елы шул.
Читләштек туганнан, кардәштән,
Кайда ул берләшү, елышу?
Зыян салмый тынмый зилзилә,
Хәерлегә булсын чабулар.
Шул давылдан җитез булыр өчен
Тырышулар бездә бар бугай.
Ашыгып яшибез бу җирдә
Кабаланып мөлкәт җыябыз.
Баксаң бит, мәңгелек алдында
Төенчек – туплаган дөньябыз.
Ашыгып яшәлә бу гомер,
Күрмичә көннәрен, елларын.
...Мең уйлы башымны кушучлап
Ашыкмый, тынычлап еладым...
Нурлан Ганиев