Статистика ВК сообщества "Подслушано у татар | НОВЫЕ ПЕСНИ | МУЗЫКА ФИЛЬМЫ"

0+
New 2022 Новинки оставляйте через "Предложить новость"!
Количество постов 40 530
Частота постов 1 час 31 минута
ER 6.51
68.51% 31.49%
45.63% подписчиков от 45
98.10% 0.31% 0.07% 0.00%

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Вәсилә Фәттахованы искә алып матур җырларын тыңлыйк әле 🌺
Иртәгә аның вафат булган көне...

141 11 ER 1.1972
Кичә, «Ласковый май» төркеменең легендар җырчысы Юрий Шатунов вафат булды...

156 17 ER 1.0115
Өр-яңа клип!
Рузалия Гомәрова [id101927184|-] "Әтиемә"
Гөлсәрвәр сүзләре, Ильмира Нагимова [id105022081|к]өе.
#видео@tatarchamusic

139 22 ER 0.9195
АПАМА
Бер карыннан, апам, туып үстек.
Тик син миннән бик әз алдарак.
Бер әнкәйнең сөтен имеп үстек.
Тик син миннән бик әз елгыррак.

Әнкәемә рәхмәт, апа бирде.
Сиңа сеңел бирде бер елак.
Бәләкәйдән мине карап йөрттең.
Әле дә син миңа күз-колак.

Холык-кыяфәтләр аерылса да,
Тамырларда бер үк кан ага.
Минем күңел сине сагынганда,
Синең йөрәк, сеңлем, дип кага.

Рәхмәт сиңа, ни булса да мине,
Үзең кебек якын күргәнгә.
Әнкәемә рәхмәт, сиңа сеңел,
Миңа шундый апа биргәнгә.

Физәлия Дәүләтгәрәева

262 10 ER 1.1745
Туган көнен белән Әтием...

Уяндым да... Сәгатемә карап,
Соңга калмыйм, диеп уйладым.
Күлмәгемнең иң матурын киеп,
Чәчәк кибетенә юл алдым.

Исәнмесез! Бирегезче миңа,
Иң-иң матур чәчәк бәйләмен.
Бүген минем иң кадерле кешем,
Әтиемнең гомер бәйрәме.

Яшәу көче миңа биргән өчен,
Бурычлы мин аның алдында.
"Туган көнең белән кадерлем",-дип,
Башым ияр идем каршында.

Авыл башы...Зур хыяллар белән,
Ашыгам мин туган йортыма.
Айнып китеп шулчак, адымымны,
Юнәлттем мин зират йортына.

Коймасына барып сөялдем дә,
Күземдәге яшьне ты(я)лмыйм.
ӘТИ җаным,нигә соң мин бүген,
Җылы кочагыңны тоялмыйм?

Салкын кабер ташың сыйпаганда,
Яңардылар барлык уйларым.
Яшь аралаш искә алдым әти,
Синең белән узган елларым.

Кабул итче бүген гөлләремне,
Туган көнең белән, кадерлем!
Көндә иртән догаларым белән,
Җылытырмын салкын каберең.

Агачларның кинәт бу шаулавы,
Рәхмәтең кук әти тоела.
Күземдәге яшем тыел(а)лмый.
Тамчы-тамчы җиргә коела.

Иртә киттең әти, мәңгелеккә,
Күңелләрдә бик зур яралар,
Курәлмәдең , ничек оныкларың,
Буйга җитеп, усеп баралар.

Бер генә көн кайтып яннарыма,
Киңәшләрең миңа бирсәңче.
Балачактагыдай чәчем сыйпап,
"Хәлең ничек балам?"-дисәңче.

Көзләр әле җиргә кайтыр кабат,
Тик син генә әти кайтмассың.
"Кызым минем,балакаем"-диеп,
Кочагыңа инде алмассың.

Кайт(а)лмавың өзә үзәгемне,
Йөрәгемнең әрнеп сызлавы .
Эх,әтием, нигә бу кадәрле,
Ачы икән язмыш сынавы?

Хәтирәләр, уйланулар белән,
Сизелмәде вакыт агышы.
Синең яннан фатыйхаңны алып,
Инде кабат китеп барышым.

...Зират капкасыннан чыккан чакта,
Ай өзелде минем үзәгем.
Кабер өсләрендә зәңгәр чәчәк,
Ә ЧӘЧӘКТӘ - минем ЙӨРӘГЕМ.

Айзэрэ Набиуллина

105 4 ER 0.8275
Көтәм балам, сагынып көтәм,
Кайтуыңны синең көтәм...
Көтәм ярсу ташып акканын,
Сыерчыкларның кайтканын.
Агачларның яфрак ярганын,
Наз үләнен шытып чыкканын.
Көтәм җылы җәй җиткәнен,
Кайтыр көнең житкәнен
Көтәм балам, сагынып көтәм,
Кайтуыңны синең көтәм...

Лилия Чәчәк

72 6 ER 0.6326
Рәнҗетмәгез кыз баланы, өйдә ул кунак кына,
Үсеп җиткәч чыгып китәр, бәлки бик ерак кына.
Шелтә сүзе әйтсәгез дә, әйтегез уйлап кына,
Бала өйдән аерылгач, йөрәк сызлый озак кына.
Балакаем, кызым диеп, иркәләгез еш кына.
Әле сез бит белмисегез, ни язган язмышына.
Нечкә куңелле ул кызлар, торалар бит чак кына,
Сезнең җылы сүзләргә, булырлар тик шат кына...

117 5 ER 0.6642
Ландыш Нигъмәтҗанова [id418972036|&] Фәрит Таишев 🌸🍀🌸🍀🌸

85 12 ER 0.7663
Син юк инде, Әтием, ничә еллар..
Ничек хәлең, кызым, димисең..
Хәерле иртә!, теләп уятмыйсың,
Йомшак назлап иңем сөймисең..

Син юк инде, Әтием, тик күңелемдә..
Элекедәй гомер сөрәсең..
Язмыш ачы җиле каккан саен,
Төшкә кереп киңәш бирәсең..

Син юк инде, Әтием, сагынамын,
Искә алып җәен-кышларын..
Биргән хәер-догам сиңа сөйли,
Йөрәгемдә һәрчак син барын...

Син юк инде, Әтием, йөрәк өзеп,
Сау кайттыңмы, кызым, димисең..
Тик күңелемдә шәүләң элекедәй..
Әкрен генә үз җырыңны көйлисең...

Гөлфия Галимова

105 5 ER 0.5965
Авыр әнкәй синсез.

Менә Әнкәй синсез генә хәзер,
Үтә минем кичем, көннәрем.
Кайтсаң әгәр әнкәй яннарыма,
Бетмәс иде сөйләр сүзләрем.

Авыр әнкәй синсез яшәүләре,
Кызыгы да бетте дөньяның.
Сабырлык та җитми синсез әнкәй,
Югалттым мин хәтта булганын.

Гел изгелек эшләп үтте гомерең,
Ярдәм иттең яше-картына.
Күпме дини белем бирдең әнкәй,
Үзебезнең авыл халкына.

Синсез генә әнкәй минем хәзер,
Үтәр инде айлар,елларым.
Сагынуга юк дәвалар әнкәй,
Ничек түзим,күпме чыдармын.

Нурсил Шәймәрдәнов

55 15 ER 0.5327