Статистика ВК сообщества "САМЫЕ ИСКРЕННИЕ ЖЕЛАНИЯ!|КАЗАНЬ|ТАТАРСТАН"

0+
بِسْـــــــــــــمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِـــــــــــــيمِ Бисмилләәhир рахмәәнир-рахиим

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Нинди теләгең булса да шул доганы укып Аллаһтан сорарга кирәк, нинди генә гөнаһлары булса да Аллаһ Тәгалә бөтен гөнаһларын гафу итәчәк. Теләгән теләгең кабул булачак, Кыямәт газабын күрмәс әгәр һәр мөэмин бәндә бу доганы я өендә тотса, сакласа Салаллаһы Аллаһы Тәгалә хәзрәте ул өйгә, бәрәкәтләр бирер, ризыклары киң булыр, ут, су, бәләләреннән Аллаһ узе саклар, Иблисләр зарар кылмас, бу доганы иһлас белән язып сакласа, ул бәндә дөнья һәм Ахирәттә ким хурлык күрмәс. Аллаһ үзе кабул кылып алыр. Аллаһыммә би хөрмәтикә әлһәминраһимин. Амин.
Илаһи хөрмәти бикә догасын һәр кемгә моны укымак кирәк савабы зурдыр Хәзрәти Рәсүлебез Мөхәммәде Мостафа Салаллаһу Галәйһи Үәссәләмгә шәфәгәт кылганда Мигъраҗ кичәсендә фәрман булды Исрафил әйтте дустым Мөхәммәдкә ошбу доганы хыйлаф кылдым Сөбхәнә вә Тәгалә хәзрәте әйтте һич кем бу доганы дөнья ахирәтенә алыштырмаса мин рава кылырмын, фәрештәләр шаһит булырлар, әгәр кабул итмәсәм. Бәндәләоемнән оялырмын, һәр кемнең өендә бу дога булса малларыбызны Аллаһ үзе саклар, мең Коръән хәтле савабын табар, мең мәртәбә хаҗ кылган я ураза тоткан савабын табар, көндездәре намаз кылган савабын табар, ул бәндә кабер газабын күрмәс, оҗмаһка керер, кабере якты булыр. Бу доганы хәзрәти Гали башында саклап сугышка керде һич кем зарар кылмады. Бер кеше бу доганы укыйм дисә, каберләр янына барып укыса, мөэминнәрнең каберенә укып өрсә, каберләре якты булыр. Ошбу доганы күчереп алыгыз, укыгыз
🙌Илаһи Хөрмәти догасы🙌 БИК САВАПЛЫ ДОГА! УКЫГЫЗ! СТЕНАГЫЗГА АЛЫГЫЗ ҺӘМ ЯТЛАГЫЗ!
Бисмиллахиррахмәниррахиим
Лә иләһә иллаллаһы Мөхәммәде рәсулуллаһы
Илаһи би хөрмәти Сайфуллаһи
Илаһи би хөрмәти Нух Нәбиуллаһи
Илаһи би хөрмәти Ибраһим Хәлиуллаһи
Илаһи би хөрмәти Гайсә рухуллаһи
Илаһи би хөрмәти Әюп сәнеруллаһи
Илаһи би хөрмәти Якуп Нәбиуллаһи
Илаһи би хөрмәти Нусаф әнәлиллаһи Илаһи би хөрмәти Гыйззәти Мөхәммәде рәсулуллаһы
Илаһи би хөрмәти утыз пәра Коръәни Илаһи би хөрмәти 114 сурә Коръәни
Илаһи би хөрмәти 6666 аяти
Илаһи би хөрмәти хәрфе Коръәни вәффәрде вәһәмде
Илаһи би хөрмәти Әюп вә Шәеп галәйхиссаләми
Илаһи би хөрмәти җәннәти сабли рахматуллахи вәби хөрмәти Мөхәммәде мостафа салаллаһы галәйһи Үәссәләм үә әсхәбиһи әҗмәгыйн бирахмәтикә я рахманиррахим. Амин.

3251 185 ER 10.2675
БИК КИРӘКЛЕ СҮРӘЛӘР: ⭐ СТЕНАГЫЗГА АЛЫГЫЗ!
"Һәр кем иртәсен, кичен өчәр мәртәбә Әл-Ихлас, Әл-Фәләкъ, Ән-Нәс, Әл- Фатиха сүрәләрен укыса- Аллаһы Тәгалә ул кешенең малын, жанын һәм гаилә әгъзаларын барча бәла-казалардан саклар."

"Фатиха" сүрәсе:

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин".

(Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән. Галәмнәрнең тәрбиячесе Аллаһ өчен барча мактау хастыр. Ул Мәрхәмәтле, Рәхимле. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, Үзең нигъмәтләндергәннәрнең юлына күндер. Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел).

"Ихлас" сүрәсе.( Колхуалла)

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде".

(Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мохтаҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер тиңе вә охшашы юк).

"Фәләкъ" сүрәсе

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббил-фәләкъ. Миң шәрри мәә халәкъ. Вә миң шәрри гаасикыйн изәә вәкабе. Вә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде. Вә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде".

(Мин таң аттыручы Аллаһыга сыенам. Барлыкларның зарарыннан; вә әйләнә-тирәдәге караңгылыкның зарарыннан; вә сихер җәтмәләре коручыларның мәкереннән; вә көнчелек кылганда көнчеләрнең явызлыгыннан Раббыма сыенам).

"Нәс" сүрәсе

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс".

(Бөтен инсаннарның Раббысына сыенам. Бөтен инсаннарның хөкемдарына, Сиңа шөбһә салучының зарарыннан, бөтен инсаннарның илаһына (сыенам). Ул зат җеннәрдән һәм адәмнәрдән дә булып, инсаннарның күңеленә вәсвәсә салыр).

2252 67 ER 7.9651
Стенагызга алып куегыз❗Әгәр үзегезнең авырый башлавыгызны сизсәгез, «Аллаһы шифасын бирсен, савыгырга язсын» дип, Аллаһка ялварырга кирәк.

Бу уңайдан, сөекле Пәйгамбәребез дә ﷺ үзенең хәдисләрендә ничек итеп Аллаһтан ярдәм сорарга икәнлекне өйрәтеп калдырган. Авырып китсәгез, кулыгызны тәннең авырткан урынына куеп, өч мәртәбә:
بِسْمِ اللَّهِ
Бисмилләһ (3 тапкыр)
«Аллаһ исеме белән» дип әйт. Аннары җиде мәртәбә:
أَعُوذُ بِاللَّهِ وَقُدْرَتِهِ مِنْ شَرِّ مَا أَجِدُ وَأُحَاذِرُ
Әгүҙү билләһи үә кудратиһи мин шәрри мә әҗидү үә үхәҙиру (7 тапкыр)
«Мин сизгән һәм курыккан яманлыклардан Аллаһка һәм Аның кодрәтенә сыенам», — диген» (Мөслим, 2202).

Аллаһ сезгә шифасын бирсен. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз 🙏

2608 117 ER 8.0925
БИК КИРӘКЛЕ СҮРӘЛӘР: ⭐ СТЕНАГЫЗГА АЛЫГЫЗ!
"Һәр кем иртәсен, кичен өчәр мәртәбә Әл-Ихлас, Әл-Фәләкъ, Ән-Нәс, Әл- Фатиха сүрәләрен укыса- Аллаһы Тәгалә ул кешенең малын, жанын һәм гаилә әгъзаларын барча бәла-казалардан саклар."

"Фатиха" сүрәсе:

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин".

(Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән. Галәмнәрнең тәрбиячесе Аллаһ өчен барча мактау хастыр. Ул Мәрхәмәтле, Рәхимле. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, Үзең нигъмәтләндергәннәрнең юлына күндер. Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел).

"Ихлас" сүрәсе.( Колхуалла)

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде".

(Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мохтаҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер тиңе вә охшашы юк).

"Фәләкъ" сүрәсе

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббил-фәләкъ. Миң шәрри мәә халәкъ. Вә миң шәрри гаасикыйн изәә вәкабе. Вә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде. Вә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде".

(Мин таң аттыручы Аллаһыга сыенам. Барлыкларның зарарыннан; вә әйләнә-тирәдәге караңгылыкның зарарыннан; вә сихер җәтмәләре коручыларның мәкереннән; вә көнчелек кылганда көнчеләрнең явызлыгыннан Раббыма сыенам).

"Нәс" сүрәсе

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс".

(Бөтен инсаннарның Раббысына сыенам. Бөтен инсаннарның хөкемдарына, Сиңа шөбһә салучының зарарыннан, бөтен инсаннарның илаһына (сыенам). Ул зат җеннәрдән һәм адәмнәрдән дә булып, инсаннарның күңеленә вәсвәсә салыр).

2238 43 ER 7.5681
СОРАУ БУЕНЧА! ✅ СТЕНАГЫЗГА АЛЫГЫЗ
Зинахар салати нария дигэн доганы куегыз але! Шул доганы ничэдер мен кат укып багышласан, ометсез авыру да терелэ дилэр. Шул доганы куйсагыз иде... Алдан ук Рахмат (Л.Ташбердина Салават)
...................................................................................................................................
ҖАВАП: Әлеге сез әйткән дога укыла торган салават “Саләти нәрия” дип атала. Салатул нария догасын укыганнан соң авыр хәлдән чыккан кешеләр чыннан да бар. Берәр төрле хәерле, шәригать тарафыннан тыелмаган, теләк-максатларга ирешү өчен, һәм шулай ук авыру кешегә багышлап укыганда 4444 тапкыр укырга кирәк. Тиз кирәк булганда, берничә кешегә бүленеп укырга мөмкин. Мәсәлән: ихластан укый алучы ышанычлы берәр күршең (яисә туганың, дустың) – 1000 тапкыр укыса, икенчесе 1000, өченчесе 500, дүртенче кеше 500 тапкыр укыды ди – барлыгы 3000 була. Үзеңә 1444 тапкыр гына укыйсы кала. Яисә җомга намазыннан соң 100 кеше 44 тапкыр укыса 4400 була – кала 44 не укыйсы.

Шулай итеп, ничек тә булса кирәкле санны тутыргач, чын ихлас күңелең белән багышлыйсың, Аллаһыдан ярдэм сорыйсың. Багышлауның аерым бер догасы юк, ниятеңнең ихлас булуы кирәк. “Сәлати нәрия” шушыдыр:

اَللَّهُمَّ صَلِّ صلاةً كَامِلَةً وَسَلِّمْ سَلاَمًا تَامًّا عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ الَّذِي تَنْحَلُّ بِهِ الْعُقَدُ وَتَنْفَرِجُ بِهِ الْكُرَبُ وَتُقْضَى بِهِ الْحَوَائِجُ وَتُنَالُ بِهِ الرَّغَائِبُ وَحُسْنُ الْخَوَاتِمِ وَيُسْتَسْقَى الْغَمَامُ بِوَجْهِهِ الْكَرِيمِ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ فِي كُلِّ لَمْحَةٍ وَنَفَسٍ بِعَدَدِ كُلِّ مَعْــلُومٍ لَك

“Әллааһүммә салли сәләтәң кәмиләтәү үә сәллим. Сәләмәң тәәммән гәләә сәййидинә Мүхәммәдинил-ләзии тәнхәллү биһил гүкадү үә тәңфәриҗү биһил-күрабү үә түкъда биһил хәүәәәиҗү үә түнәәлү биһир рагааибү үә хүснүл хаүәәтими үә йүстәскал гамәәмү биүәҗеһиһил-кәрииим. Үә галәә әәлиһи үә сахбиһи фии күлли ләмхәтиү үә нәфсим бигәдәди күлли мәглүмилләк”.

2532 51 ER 7.7552
БҮГЕН АТНАКИЧ! АЛАР ДОГА ӨМЕТ ИТӘ! 🙏🏻🙏🏻🙏🏻🙏🏻
ҮЗЕГЕЗГӘ СТЕНАГЫЗГА АЛЫГЫЗ! ДОГА
Әрвахларга дога кылу тәртибе

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Ий, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын - иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух шәрифләренә ирештерсәң иде.

Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәламнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәламгә кадәр җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни, әби-бабаларыбыз­ның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле каенанам белән каенатамның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Раббым, аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Амин. Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит. Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә - сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтеңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит. Кабергә барып кергәндә, рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.
Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр, вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Амин.

1765 114 ER 5.9834
АТА-АНАНЫҢ БАЛАСЫН ЯМАННАН САКЛАУ ӨЧЕН УКЫЙ ТОРГАН ДОГАСЫ:
“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Визукә бикәлимәтилләһи тәмма мин шәрри мә халәк”.

Мәгънәсе:"Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыйм.
Әй, Раббым, газиз баламны көне буена шайтанның барлык явызлыкларыннан саклавыңны сорыйм. Бәла-казалардан да үзең саклачы”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) әлеге доганы көн дә укыган.
Моннан тыш Коръәни Кәримнең Әнбия һәм Әл Гыймран сүрәсен укысаң да була. Пәйгамбәребезнең бер риваятендә килгәнчә, кем дә кем баласы өчен әлеге догаларны иртән һәм кичен кылса, шул сабыйга тәүлек буена бер зарар да тимәс.

1569 95 ER 5.2929
📖📖📖📖📖📖📖📖📖📖📖📖📖📖📖📖📖
بِسْـــــــــــــمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِـــــــــــــيمِ
Бисмилләәhир рахмәәнир-рахиим.
Әлхәмдулилләhи раббил гәәләминин.
БИК КИРӘКЛЕ ДОГАЛАР ҺӘМ СҮРӘЛӘР!
СТЕНАГЫЗГА АЛЫГЫЗ! ЯКЫННАРЫГЫЗГА ТАРАТЫГЫЗ!
ИСӘН-САУ, ЙӨРЕГЕЗ ЮЛЛАРЫГЫЗДА! ЮЛ ДОГАСЫ
Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниинә вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Бисмилләәһи мәҗрээһәә вә мүрсәәһәә иннә раббии ләгафүүрур-рахиим».

… Аллаһым! Синең исемеңне телгә алып юлга чыгам. Миңа биргән сәламәтлек һәм эш өчен Сиңа шөкер итәм. Сәфәрдә мине, машинамны, юлчыларны бәла-казалардан һәм бөтен куркынычлардан сакла, ярдәмеңнән ташлама. Без күпме генә гөнаһлы булсак та, Син безне гафу ит. Барачак җиребезгә сау-сәламәт җитүебезне насыйп ит. Балаларыбызны ата-анасыз калдырма. Әйләнеп кайтканда гаиләләребезне кайгы-хәсрәтсез күрергә насыйп ит. Синең һәр нәрсәгә көчең җитәдер, Аллаһым!
Бисмиллаһир рахмəнир рəхим,
Алла булсын иптəшем,
Хызыр пəйгамбəр булсын юлдашым!
Аллаһы тəгəлəм, үзең сакла,
Дошманнарның күзен капла,
Бəла-казалардан сакла!
Телəгемне кире какма!
Изге сəгать – изге юл,
Йолдызым якты бул!
Күңелем шат бул!

1180 111 ER 4.3313
ҺӘР КӨННЕҢ ТӘСБИХЕ! ҺӘРКЕМ БЕЛЕРГӘ ТИЕШ! СТЕНАГЫЗГА АЛЫГЫЗ!

1198 18 ER 3.9711
Тәһарәт һәм тәһарәт догалары.
БИК КҮП СОРАУЛАР БУЕНЧА! СТЕНАГЫЗГА АЛЫГЫЗ!
Тәһарәт үзенә күрә бертөрле пакьлектер. Тәһарәт түбәндәгечә алыныр:
Кулларны, терсәкләргә кадәр сызганып: "Ният иттем тәһарәт алырга", — диелер.
"Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим".
(Таш белән куылган шайтаннан Аллаһыга сыенам).
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим".
(Рахмән һәм Рахим булган Аллаһының исеме белән башлыйм) дип, куллар беләзеккә кадәр өч мәртәбә яхшы итеп юыла. Тәһарәт алучы кеше, әгәр йөзеге булса, аның астын да, бармакларының арасын да юар.
Куллар беләзеккә кадәр юылганда түбәндәге дога укыла.
«Әл-хәмдү лилләәһилләзии җәгаләл-мәәъә таһууран вә җәгаләл-исләәмә нүүран».
(Суны чиста һәм Исламны нур итеп яраткан Аллаһыга мактаулар булсын).
Куллар юылгач, уң учка су алып, өч мәртәбә авыз чайкала.
Авызга су алганда ошбу дога укыла:
"Әллааһүммә әскыинии мин хаудый нәбиййикә кәэсән ләә әзъмәъү бәгъдәһүү әбәдә."
(Аллаһым! Пәйгамбәрнең хавезеннән (күленнән) миңа шундый бер касә су эчер, аннан соң мин башка сусамасам иде).
Авызны чайкаганнан соң борынга өч мәртәбә су алына. Бу да шулай ук уң кул белән эшләнә. Әгәр тәһарәт алынган җирдә башка кеше булмаса, борынга алынган су сул кул белән сеңгерелә. Әгәр башкалар булса, аларга ишетелмәслек итеп эшләнә.
Борынга су алганда ошбу дога укыла:
"Әллааһүммә әрихнии райихәтәл-җәннәти вәрзукънии мин нәгыиимиһәә вә ләә түрихнии райихәтән-нәәр."
(Аллаһым! Миңа җәннәтнең исен иснәт, җәннәт нигъмәтләрен ирештер, ләкин миңа җәһәннәм исен иснәтмә).
Борынга су алганда түбәндәге доганы да укырга мөмкин:
"Әллааһүммә ләә түхәрримнии райихәтә нәгыиимикә вә җинәәникә."
(Аллаһым! Миңа нигъмәтеңнең һәм җәннәтеңнең хуш-исләрен хәрам кылма).
Моннан соң ике учка су алына һәм йөз юыла. Битләрне юганда да бөтен җире өч мәртәбә юыла; күзләр, әгәр булса, сакал һәм мыекның асты да су белән чылатыла.
Йөзне юганда түбәндәге дога укыла:
"Әллааһүммә бәййидъ вәҗһии бинуурикә йәүмә тәбйәдду вүҗүүһүн вә тәсвәддү вүҗүүһ."
(Аллаһым! Кайбер йөзләр агарачак һәм кайбер йөзләр каралачак Кыямәт көнендә минем йөземне агарт!)
Аннан соң сул кул белән уң кулны терсәкләр белән бергә өч мәртәбә юалар.
Уң кул юылганда ошбу дога укыла:
"Әллааһүммә әгътыинии китәәбии бийәмиинии вә хәәсибнии хисәәбән йәсиираа."
(Аллаһым! Китабымны уң ягымнан бир һәм хисабымны җиңел кыл).
Сул кул, шушы рәвешчә, уң кул белән өч мәртәбә юыла һәм түбәндәге дога укыла:
"Әллааһүммә ләә түгътыинии китәәбии бишимәәлии вә ләә мин вәрааъи заһрии вә ләә түхәәсибнии хисәәбән шәдиидәә"
(Аллаһым! Китабымны сул ягымнан һәм аркамнан бирмә, мине авыр хисапка да ташлама!)
Чират буенча баш мәсех ителә. Ике кул учы чылатылып башка мәсех кылына.
Башны мәсех иткәндә ошбу дога укыла:
"Әллааһүммә гашшинии бирахмәтикә вә әнзил галәййә мин бәраакәтикә".
(Аллаһым! Башымны рәхмәтең белән урат һәм өстемә бәрәкәтеңне иңдер).
Бу урында башка дога да укырга мөмкин:
"Әллааһүммә хәррим шәгърии вә бәшәрии галән-нәәри йәүмә ләә зыйллә илләә зыйллүкә вә әзыфлләнии тәхтә зыйлли гаршик."
(Аллаһым! Чәчләремне һәм тәнемне җәһәннәмгә хәрам кыл, мине кыямәт көнендә Синең күләгәңнән башка күләгә булмаган гаршеңнең (тәхетеңнең) күләгәсе астында ышыкландыр).
Баш мәсех ителгәннән соң башта уң, аннан сул колак мәсех ителә. Учларны чылатып, бармаклар белән колакларның эче, баш бармаклар белән колакларның тышы астан өскә таба мәсех ителә.
Колакларны мәсех иткәндә ошбу дога укылыр:
"Әллааһүммәҗгальнии минәлләзиинә йәстәмигуунәл-каулә фәйәттәбигуунә әхсәнәһ."
(Аллаһым! Әйтелгәннәрне ишетеп, сүзнең иң яхшысына — Коръәнгә ияргән колларыңнан кыл.)
Колаклардан соң бармакларның тышкы ягы белән муенга мәсех ителә. Мәсех кылганда ошбу дога укыла:
"Әллааһүммәгътикъ ракабәтии минән-нәәри вәхфәзънии минәс-сәләәсили вәл-әгъләәл."
(Аллаһым! Муенымны җәһәннәмнән азат кыл, мине богаулардан, чылбырлардан сакла).
Аякларны юганда сул кул белән башта уң аякны, аннан соң сул аякны юалар. Аяк тубыклар белән бергә юылганда ошбу дога укыла:
"Әллааһүммә сәббит кадәмәййә галәс-сыйраатыи йәүмә тәзиллү фииһил-әкъдәәм."
(Аллаһым! Аяклар таячак кыямәт көнендә аякларымны сират күпере өстендә нык тот.)
Сул аяк юылганда исә ошбу дога укыла:
"Әллааһүммәҗгаль лии сәгъйән мәшкүүран вә зәнбән мәгъфүүран вә тиҗәәратән лән тәбүүр."
(Аллаһым! Миңа охшаган һәм кабул була торган бер эш бир, гөнаһларымны гафу итеп, табышлы һәм мәкъбүл сәүдә насыйп ит).
Госел.
Бөтен тәнне су белән юу госел дип атала.
Госел фарыз яки сөннәт буларак башкарылырга мөмкин.
Кеше ике очракта госел коенырга тиеш.
1. Җөнүблектән соң.
2. Күремнәре беткәч яки бала тапканнан соң була торган кан килүе туктагач, хатын-кыз госел коенырга тиеш.
Чөнки Аллаһы Тәгалә "Бәкара" сүрәсенең 222 нче аятендә әйткән: "Алар синнән күрем һәм бу вакытта хатыннары белән якынлык кылу турында сорыйлар. Аларга әйт, күрем – ул хатыннарның авыру вакыты. Аларның күремнәре беткәнче, һәм алар пакьләнгәнче аларга кагылмагыз. Алар пакьләнгәч, аларга Аллаһ сезгә әмер иткән урыннан килегез".
Җөнүб хәләте ике сәбәп нәтиҗәсендә була.
Беренчесе шәһвәт тәэсирендә кагылу, караш, поллюция яки җенси якынлык сәбәпле ир-атларда – мәни, хатын-кызларда сыеклык бүленеп чыгу.
Җөнүблекнең икенче сәбәбе – мәни бүленеп чыгу яки чыкмауга карамастан, табигый юл белән якынлык кылу.
Җомга намазы алдыннан госел коену сөннәт санала. Чөнки бер хәдистә хәбәр ителгәнчә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм: "Әгәр берәрегез җомга намазына килергә җыенса, госел коенсын", – дип әйткән.
Гәет намазлары алдыннан госел коену да сөннәт. Чөнки Ибне Габбас, Аллаһ аларның икесеннән дә разый булсын: "Гадәттә Аллаһының Рәсүле галәйһиссәләм Рамазан гаете һәм Корбан гаете көнне госел коена иде", – дигән.
Хәбәр ителгәнчә, Зәдән болай дигән: "(Бервакыт) мин Галидән, Аллаһ аннан разый булсын, госел турында сорадым, һәм ул: "Теләгән вакытыңда коен", – дип җавап бирде. Мин: "Юк, кай вакытта госел коену сөннәт булуы турында сорадым", – дип әйттем. Шунда ул: "Һәр җомгада, Рамазан гаете, Корбан гаете һәм Гәрәфә көнне госел коен", – диде".
Шулай ук ихрам халәтенә кергәндә госел коену да сөннәт. Хәбәр ителгәнчә, Ибне Гомәр, Аллаһ аларның икесеннән дә разый булсын, болай дигән: "Ихрам халәтенә керергә теләгән кешегә госел коену сөннәткә туры килә".
Госел алу түбәндәгечә башкарыла. Әүвәл кул¬лар һәм гаурәт җирләре яхшы итеп юыла. Юа башлаганчы шушы рәвешле ният ителер:
"Әллааһүммә иннии уриидүл-гуслә лирафгыйль-җәнәәбәти вәл-кәрааһәти."
(Аллаһым! Ният иттем, пычраклыкны бетереп, шакшылыктан котылырга).
Аннан соң ошбу дога укыла:
"Әллааһүммә таһһир кальбии вә җисмии минәл-җәнәәбәти вәл-кәрааһәти."
(Аллаһым! Кальбемне һәм тәнемне шакшы¬лык һәм пычраклыктан арула).
Тәһарәт алынып, тәннең һәр җире коры калмаслык итеп юыла.
Юынып бетергәч, кыйблага туры басып, ошбу дога укыла:
"Әшһәдү ән ләә иләәһә илләллааһү вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһ."
(Аллаһыдан башка илаһ юклыгына, Мөхәммәднең Аның колы вә илчесе булуына таныклык китерәм).
Уразада булмаса, бераз су эчкәннән соң, ошбу дога укыла:
"Әллааһүммәшфинии бишифәәикә, вә дәәвинии би дәвәәикә вәгъсыймнии минәл-вәләһи вәл-әмраадыи вәл-әүҗәәгъ."
(Аллаһым! Миңа Синең шифаң белән шифа бир, дәваң белән дәва бир. Мине афәтләрдән, авырулардан вә кайгылардан сакла).
Моннан соң бер яки өч мәртәбә "Кадер" сүрәсен уку саваплы. Бу тәһарәтнең әдәпләреннән саналыр.
"Кадер" сүрәсе һәм аның мәгънәсе:
"Иннәәә әңзәлнәәһү фии ләйләтил-кадер. Вә мәәә әдераакә мәә ләйләтүл-кадер. Ләйләтүл-кадери хайрум мин әлфи шәһер. Тәнәззәлүл-мәләәәә-икәтү вәр-руухү фииһәә биъизни раббиһим миң күлли әмр. Сәләәмүн һия хәттәә мәтъләгыйль-фәҗер."
(Без Коръәнне Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә булуын син беләсеңме? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Фәрештәләр вә Рух ул кичне төрле эш өчен иңәрләр. Ул кичәдә таң атканчы тынычлык, сәламәтлек һәм исәнлек бирер.)
Сөйләп узылган бу догаларны уку мөстәхәбтер, ягъни саваплы эш. Бу догаларны уку, һичшиксез, мәҗбүри түгел, болардан башка догаларны да укый ала. Доганың гарәпчәсен белмәсә, үз телендә дә укырга була. Коръәннән кайбер дога аятьләрен дә, күңеленнән чыккан догаларны да укырга мөмкин.

698 20 ER 2.1599