Статистика ВК сообщества "Йөрәк авазы"

0+
Сөй бары тик миннән яхшыракны, Сөймә ләкин, миннән түбәнне...💔 (Х. Туфан)

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Эзләмәгез кеше хаталарын
Ялгышулар була, булачак
Тормыш шулай, бүген егылганнар
Иртәгәсен кабат торачак.

Хаталардан беркем хали түгел,
Була аны була, төзәтеп
Бу тормышның кыек мишеньенә
Тидереп тә булмый төз атып.

Абына бит дүрт аяклы ат та,
Хата эзләп иза чикмәгез
Мин акыллы, диеп шапырынып
Башкаларга шакшы түкмәгез.

Ялгышканның килеп колагына
Шул хатаны шыпырт әйтегез
Дөнья бетми, һәр почмакта хата
Әдәплерәк, булыйк, ямегез!

Үтермәгез ялгышулар өчен
ГУЛАГлардан ерак арабыз
Эзләгәнче читләр гаепләрен
Үзегезгә әнә, карагыз.

Мирһади Разов

126 21 ER 3.7302
Авырлыклар килсә, башын имә,
Эзләп кара, чыгар юлларны.
Раббым, сиңа үзе юл күрсәтер,
Изгелектә булса уйларың.
Син яшәргә тырыш бар көченгә,
Булмый диеп артка карама.
Тырышканнар ташка кадак кага,
Ташны ярып,үзенә юл сала.
Яшим диеп килгәч бу дөньяга,
Туктап калма, атла син алга.
Үзе биргән авырлыкны җиңәргә,
Булышмыйча калмас, бер Аллаһ.
С. Сания

112 24 ER 3.0672
Әни- бәгърем, догаң кирәк миңа!
Җаным сыза урын таба алмыйм.
Яшәү-үлем, җитәкләшеп йөри,
Алда давыл, көчсез бара алмыйм.

Әни -җаным, догаң дәва миңа!
Сора миңа, сора җәлләмә...
Һәрбер хәдис рух, тәнемә дәва,
Һәр сораган энҗе гәрәбә.
.
Алларыңа газиз башым салыйм,
Көйләп укы, җилләр тынсыннар.
Шифа тының назлап өрсәң дә син,
Таралалар сагыш, борчулар....

Мәшхәр тулы шакшы дөньялыкта,
Синең догаң килер ярдәмгә.
Җан ярасын гомер юар өчен,
Дога кирәк җирдә адәмгә.

Әйтәсеңдер: Үзең укы, балам,
Аллаһ үзе тигез өлешли.
Әй, газизем! Үзем укыйм да бит,
Догаларым никтер ирешми...

Ана белән Аллаһы арасында,
Әйткән идең пәрдә юк, балам!
Син күкләрдән әле дә балаң өчен,
Бәхет сорыйсыңдыр, ышанам!

Әни, җаным! Догаң кирәк миңа!

(Айгөл Вәлиуллина)

70 12 ER 2.6769
Бу хәсрәтне яшь тә юмый,
Бу хәсрәт җанда кала. Газизләр китеп бара шул - Кайтмаска китеп бара.
Чәчкәнең дә асылларын
Кырау беренче ала. Исәннәрне зар елатып.
Асыллар китеп бара шул,
Кайтмаска китеп бара.
Кайгыларны кем үлчәгән,
Упкыннарга тиң - яра,
Дөньяларның нурын алып,
Тиңсезләр китеп бара шул,
Кайтмаска китеп бара....

56 17 ER 2.4012
«Хәлең ничек?» – дигән дусларым бар,
Дошманым бар йөз кат битлек кигән.
Якыннар бар мине өзелеп сөйгән,
Күршеләр бар ипи-тозын биргән.
Чит-ятлар бар сәлам биреп үткән,
Бик күпләр бар миннән җавап көткән.
Бар, мин белми, мине белгәннәр,
Туганыдай якын күргәннәр.
Танышлар бар меңгә бер күрешкән,
Кайгы-шатлыкларым бүлешкән...
Күңел ачар өчен иптәшләр бар
Зур-зур уңышларга ирешкән.
Туганнар бар...
Якын туганнар бар
Җил-салкыннан мине саклаган.
Чит-ятлардан мине
Яклаган.
Тормыш сукмагыннан терэк булып
Иңне иңгә куеп атлаган.(Г.Шахбан)

118 11 ER 2.6384
Хэерле кичлэр! Сабантуйга бэйге жыйганда чабата биюен биегэн Борнак килене Магсумзянова Алсуга багышлап Малмыжда яшэуче Эхмэтжанова Венера шигырь язган. Сезнен игътибарга шуны тэкъдим итэбез:

Биюче Алсуга
Чакырдыгызмы биергә?
Уйначы көйләреңне,
Туктатырга уйламагыз
Чабата биючене.

Аяклары бигрәк җитез
Кайчак көй дә калыша,
Күбәләктәй очып йөри
Әллә җилләр булыша?

Тыпырдыйлар ботинкалар
Чыгып тора тузаннар,
Төшеп калмаса ярый ла
Ботинкадан олтаннар.

Күпләр читтән карап тора
Биючедән көнләшеп,
Әйләнеп биеп йөри ул
Тар урамны киңәйтеп.

Өздереп - өздереп басып ала
Үзе чыкмый көеннән,
Гел биетеп торыр идем
Төшермичә сәхнәдән.

Бигрәк матур, исеме - Алсу
Сөйкемлеге йөзендә,
Уңган - булган татар кызы
Урамны дер селкетә.

Очып - кунып бөтерелә
Җилферди итәкләре,
Менә ничек бии белә
Борнакның киленнәре.

Әйдә гармун, уйна дустым,
Жәлләмә көйләреңне,
Туктатырга уйламагыз
Чабата биючене.

Венера Әхмәтҗанова. Малмыж. 09.06.2021.

39 38 ER 2.5296
Гөлүсә Шаһбан

Беркайчан да, мин бәхетсез, димә,
Гомерләрең син дигәнчә үтмәсә дә,
Эшләреңдә гел уңышлар көтмәсә дә,
Кайчагында ашарыңа җитмәсә дә,
Мин бәхетсез, димә!
Беркайчан да, мин бәхетсез, димә,
Якыннарың беркөн ташласа да,
Гомер юлын өр-яңадан башласаң да,
Килеп әгәр өсләреңә таш яуса да,
Мин бәхетсез, димә.
Беркайчан да, мин бәхетсез, димә,
Авырлыктан сынсаң-сыгылсаң да,
Ялгыш кына абынып егылсаң да,
Күз яшеңә буылып тыгылсаң да,
Мин бәхетсез, димә.
Беркайчан да, мин бәхетсез, димә,
Җан дусларың сине сатса да,
Ашларыңа ташлар атса да,
Тормышыңны ятлар ватса да,
Мин бәхетсез, димә.
Беркайчан да, мин бәхетсез, димә,
Кояш әгәр нурын тигез сипсә.
Җир йөзендә яшәр өчен урын җитсә,
Мин бәхетсез, димә, хакың юк.

71 10 ER 2.2045
Ялгышларым бардыр...

Гөнаһларым булса бу тормышта
Җавабын да үзем бирермен.
Сыкрап торган яраларны
Фәкать үзем генә бәйлимен.

Фәкать үзем генә,килеп туган
Мең сорауга җавап эзлимен.
Адашканны туры юлга өндим,
Хатасыннан аның көлмимен.

Көн тудымы,үземнекен түгел
Башкаларның көен көйлимен.
Ялгышларым бардыр, мин үземне
Әүлиягә санап йөрмимен.

Ходайга тик рәхмәт укыйм,
Матурлыгын күрәм дөньяның.
Мин бәхетле, яшәвемнең
Сихри ямен, тәмен тоямын.
Автор:Лилия Саттарова

55 9 ER 1.6464
Улгэннэргэ дога кылыйк эле
Дога омет итеп кайта бу конне
Улем бит ул гел читлэтеп утми
Кайгылары тигезли хэр кемне.
Улгэннэргэ дога кылыйк эле
Шатландырып алар рухын
Минедэ бит онытмады диеп соенсеннэр
Зурлыйк эле кечесен ,олысын.
Алллах риза булсын догалардан
Арвах кунеллэре шатлансын
Каберлэре якты ,нурлы булып
Догалардан безнен яктырсын.
Савап алыйк бер аз узебезгэ
Искэ алыйк эби,бабайны.
Куптэн киткэн туган,дус ишлэрне
Тирэдэге якын куршене....
Раббым Аллам узен кабул итче
Миннэн дога коткэннэргэ илт
Ихлас кунелемннэн сорыйм синнэн
Урыннарын ожмахларда ит.
Аллам догаларым кабул ит...
Амин..
Инзиля271218

53 26 ER 1.6644
Яңгыр белән бер елыйсы килә...
Юып күңелдәге юшкынны
Тәрәзәгә чиртеп сорый яңгыр,
Уйнап әйтәсеңме син, чынмы?

Яңгыр белән бер елыйсы килә...
Бәйнә- бәйнә сөйләп барысын.
Искә алып барлык мизгелләрне,
Агын булсын, булсын карасын...

Яңгыр белән бер елыйсы килә...
Сүтеп төенләгән серләрне.
Күз яшьләрен дога итеп юрап,
Искә алып әллә кемнәрне.

Яңгыр белән бер елыйсы килә...
Ул мине, мин аны юатып.
Адашасы килә яңгыр белән,
Сукмакларда эзләр югалтып.

Яңгыр белән бер елыйсы килә...
Курыкмыйча кеше күрүдән.
Соравыңа җавап бирәм бүген,
-Курыкмыйм мин яңгыр үбүдән!

Җәйге яңгыр вакытлыча гына
Тәрәзләрнең битен тамчы үбә
Аңламыйсыз, күңел бушатырга
Яңгыр белән бер елыйсы килә...

Лилия Гарифуллина

66 5 ER 1.9149