Статистика ВК сообщества "ТОРМЫШ КИТАБЫ"

0+
Һәр кешенең тормышы - бер китап ул. Аны ничек язу үзеңнән тора!
Количество постов 1 896
Частота постов 87 часов 9 минут
ER 52.43
Нет на рекламных биржах

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

*****
Эзләмә яктылык, үзең сип нурыңны,
Ярдәмең кирәктә суза бел кулыңны.
Җылылык эзләмә, үзең ян, үзең көй,
Ярату эзләмә, өзелеп үзең сөй!

Яктылык сүнмәсен, дөрләсен җаныңда,
Иң газиз кешеләр булсыннар яныңда.
Йөрәгең җылысын тойсыннар үзеңнән,
Елмаю китмәсен беркайчан йөзеңнән.

Мәхәббәт яшәсен йөрәгең түрендә,
Дәрьялар кичсәң дә сагышка төренмә.
Һәр мизгел, һәр көннең белеп кал кадерен,
Гомер ул бер генә, онытма, кадерлем!

Гөлара Шәрипова

60 21 ER 2.8746
Хәмдүнә апа Тимергалиеваның якты истәлегенә багышлыйм... Урыны җәннәт түрләрендә булсын!

Ак күл өсләрендә ак томаннар...
Җыр агыла өзеп үзәкне...
Күз алдында сәхнә, чибәр ханым,
Ал күлмәктән, чуар бизәкле.

Бөдрәләнеп торган аксыл чәче
Иңнәренә төшкән салынып.
Бит очына матур гына итеп
Ал кершәнен куйган ягынып...

Үзе гади, үзе горур кебек,
Ә моңы соң, моңы тирәннән....
Бер мизгелдә шулчак яшь Хәмдүнә
Үткән кебек булды тирәмнән...

Төп-төз буе, чая-шук карашы
Күз алдында калды уелып.
Син киткәндә көзләр яшен койды,
Җил елады җиргә сыенып...

Үзең киттең, якты эзең калды,
Җыр-моңнарын калды, исемең.
Бәхеттер ул, үзе киткән чакта,
Бер ядъкәре калса кешенең.

Халык сөйде сине, син халыкны,
Гадилегең белән караттың.
Сынаса да язмыш, сыгылмадың,
Син тормышны өзелеп яраттың.

Киткәндә дә матур булып киттең,
Матур булып калдың җаннарда.
Көзен киттең, җаның кайтыр кебек,
Сандугачлар булып язларда... (Гөлара Шәрипова)

63 22 ER 3.2727
*****
Төшләремдә кабат сине күрдем...
Нигә кердең? Әйтче?..
- Сагындым...
Сүзсез калдым...
Күзләремнән генә
Тамып- тамып төште сагыш... моң...

Сагынуым  татлы газап булып
Карашыма чыкты сизелеп.
Ә сүзләрем эчтә, бик тирәндә
Ни сәбәптер калды өзелеп...

Синең урын минем йөрәгемдә,
Мин яшимен синең җаныңда.
Шулай булгач ничек түзсен ди соң,
Күңел һәрчак сине сагына...

Әйтмәсәм дә, карашыма чыга,
Күзләремнән тама сагышым.
Йөрәк дәшә сиңа, ишетәсеңме:
- Мин бит сине шундый сагындым!...
Сагындым!..      
(Гөлара Шәрипова)

#ГөлараШәрипова#сагыну#шигърият

51 6 ER 1.5523
Ана белән бала арасындагы йөрәк әрнеткеч бер вакыйганың шахиты булгач язылды әлеге шигырь. Дөрес аңлап кабул итәрсез дип өметләнәм. Җәннәт - әниләрнең аяк астында, диләр. Шушы хәдисне онытмыйча, әниләребезне кадерләп, хөрмәтләп яшәсәк иде.
*****
Бала бәгырь ите, диләр,
Шуңа әрниме бәгырь?
Тапкан-баккан җан алмаңнан
Эх, тойсаң иде кадер...

Йөрәк парәсе, диләр шул,
Йөрәкләр парә - парә.
Бала әйткән саксыз сүзләр
Туры йөрәккә бәрә...

Бала җаннан газиз, диләр,
Җан шуңа тетеләме?
Балаң какса сират дигән
Күперләр кичеләме?

Күз нуры, диләр баланы,
Йөрәктән өзелгәне.
Тулгак, дигән үтә ачы
Газапка түзелгәне...

Ә ана, ана балага
Кем була соң? Кем белә?
Уйладыммы, керфекләрем
Күз яшенә күмелә...

Керфек кенә булса икән,
Җаннан тама пешереп.
Яшибез шул балаларның
Һәр ялгышын кичереп... ( Г.Шәрипова)

54 4 ER 1.2476
ТАМЧЫНЫ, АЗ, ДИМӘ...
Кем әйтер, тамчыны, аз, диеп,
Бер тамчы ярату,
Бер тамчы җылы сүз,
Яшәргә көч бирә кайчакта...
Бер тамчы ышаныч калмаса,
Сүнә бит пыскылдап күңелдә учак та...

Кем әйтер, тамчыны, аз, диеп,
Бер тамчы су тансык
Кипкәндә ярылып иренең...
Бер тамчы гаепсез булып та
Чиклиләр кайчакта кешенең иреген...

Бер тамчы тынычлык
Булмаудан җанында
Бәрелгән-сугылган була бит көннәрең
Йокының тамчысын күрмәсәң аңлыйсың,
Никадәр озынын караңгы төннәрнең...

Бер тамчы... аз түгел!
Аз түгел, ялгышма!
Тамчылап бирелә кешегә бәхет тә!
Бер тамчы байлык та кирәкми югыйсә
Салганда кешене тар гына ләхеткә!

Йә әйтеп карагыз, тамчыны аз, диеп,
Тел бармый әйтергә...
сәбәпләр җитәрлек!
Иңнәрне таш баса, (син исән ләбаса),
Калмаса йөрәктә бер тамчы егәрлек!

Аз түгел! Тамчының таш тишәр көче бар!
Күңелдә ышаныч һәм өмет хисе бар!
Тамчыдан тулыша күңелем күлләре,
Шуңа да, тамчыны, аз бит ул, димәле.... (Г.Шәрипова)

28 16 ER 1.4536
Кадерле дусларым, сезне чын күңелемнән изге Ураза гаете бәйрәме белән котлыйм! Тәннәрегез, җаннарыгыз сәламәт булып, күңел тынычлыгын югалтмыйча, бәрәкәтле мул тормышларда яшәргә насыйп булсын һәрбарчагызга! Гаиләләрегезгә тынычлык, ил - көннәребезгә иминлек теләп калам!

22 10 ER 1.0508
***
Сине күргән көннән җир шарының
Туктап калдымы соң күчәре?
Күрмәгәнгә айлар, еллар үткән,
Хатирәләр, гүя, кичәге!

Карашыммы синдә туктап калган?
Һәр чалымың җанда төс әле!
Вакыт агымына буйсынмаумы?
Һәр күзәнәк тулы хис әле!

Туктап калган сөю бер ноктада.
Ялкынына, йөрәк, түз әле!
Араларда еллар, тик шулай да,
Син һаман да миңа үз әле! (Г. Шәрипова)

23 2 ER 0.8895
САУМЫ, ДИСӘҢ...
Бүген синнән хәбәр көткән идем,
"Саумы?" -дигән гади бер сүзең.
Шул бер сүзең, бәгьрем, җитәр иде,
Балкытырга якты җир йөзен.

Шул бер сүзең айсыз төннәремне
Айлы итәр иде, йолдызлы.
Төшләреңә синең керер идем
Булып сылу, сихри төн кызы.

Шул бер сүзең канат куяр иде
Хыял диңгезләрен кичәргә.
Илһам чишмәсенең улагыннан
Учлап-учлап сулар эчәргә.

Көткән идем, өмет иткән идем
Ишетмәмен ахры... юк хәбәр.
"Саумы?" диеп, хәлләремне белү
Авыр мени, бәгърем, шулкадәр?..

Бу көнем дә инде үтеп бара,
Ай да шул ук, йолдыз, кояш та.
Ныклап кара ләкин, күрәсеңме,
Бер күләгә кунган кояшка.

Кайсы яктан гына карасам да
Җуелмый шул сагыш - күләгә.
Тик бер сүзең җитә көннәремне
Күләгәсез нурга күмәргә...(Г.Шәрипова)

8 0 ER 0.2893
Җиңү көне белән, дуслар!
Зур югалтулар бәрәбәренә яулап алынган бәйсезлек, имин тормыш мәңгелек булсын иде. Күкләребез аяз, илләр тыныч, тормышлар бөтен, өстәлләребез ризыклы, үзебез сау-сәламәт булыйк! Бәхетле тормыш телим һәммәгезгә!

2 1 ER 0.2380