Статистика ВК сообщества "Бәхетем син"

0+
Кемгәдер кирәк булуың-бәхет бит ул дөньяда!

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Җырчы Нурислам Исмагилов вафат.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, урыны җәннәт түрләрендә булсын🙏🤲
Жырлары мәңге кунеллэрдэ сакланыр... 🙏🤲

306 139 ER 18.5418
Кирәге чыкмый калмас, узегезгэ алып куегыз, дуслар😊

582 3 ER 13.8437
Юрий Шатунов истәлегенә.
Аның җырлары безнең күңелләрдә мәңге сакланыр🙏

158 12 ER 5.6608
Бик матур һәм тәэсирле хәдис✨

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бервакыт хәзрәт Алига (р.а.) әйтте: "Әй Али! Йокларга ятканчы бу биш гамәлне башкарыгыз:
🌙(1) 4000 динар садака бирегез, аннары йоклагыз.
🌙(2) Бөтен Коръәнне укыгыз, аннары йоклагыз.
🌙(3) Оҗмах бәясенә акча салыгыз, аннары йоклагыз.
🌙(4) Ике бәхетсез (аерылган) кешене бәхетле итегез, аларны дуслаштырыгыз, аннары йоклагыз.
🌙(5) Бер тапкыр хаҗ кылыгыз, аннары йоклагыз.

Хәзрәт Али әйтте: "Әй Рәсүлүллаһ, бу мөмкин түгел. Мин моны ничек эшли алам???

Рәсүлүллаһ (с.г.в.) җавап бирде:
🌙Фатиха сүрәсен дүрт тапкыр уку 4000 динар.
🌙Ихлас сүрәсен өч тапкыр уку бөтен Коръәнне уку белән бертигез.
🌙Өч тапкыр "Ля хауля ва ля куввата илля биллях аль галиюль газыйм" диеп
дога кылу - Оҗмах бәясе.
🌙"Астагфирулла"ны ун тапкыр әйтү - ике бәхетсез (аерылган) кешене бәхетле итү (дуслаштыру) белән бертигез.
🌙Дүрт тапкыр "Ашхаду алля иляяhа илляЛлаh. Уа ашхаду анна Мухаммадар-расуулюллаh" кабатлау - бер хаҗга тигез.

Аннары Али әйтте: "Әй, Рәсүлүллаһ! Хәзер мин боларның барысын укып йокларга ятырмын."

Кадерле дин кардәшләрем, бу биш гамәлне башкару = 5 минут вакыт - бик саваплы 5 минут🙏🏻 Бу сүзләрне мөмкин кадәр күбрәк иман итүчеләргә җибәрсәгез яхшы булыр, чөнки кемдер бу сүзләрне әйтә башласа, сез аның эшләре өчен бүләкләнәчәксез🤲🏻 Амин🤲🏻🤲🏻🤲🏻

375 21 ER 7.4326
Ике ут арасында.

- Сөйгәнем белән берничә ел очрашып йөргәч, мин аның өйләнгән кеше икәнен, кызы үсеп килгәнен белдем, - дип башлады сүзен Гөлия. - Авырлы икәнем ачыкланмаса, бу хакта, бәлки, белмәгән дә булыр идем әле. Илсур аны шулхәтле яхшы яшерә алган, үзем дә шаккаттым. Алданрак белгән булсам, ул кадәр тирәнгә кермәс идем дә бит, шундук араларны өзгән булыр идем. Ә йөрәк астымда яңа җан тибенгәч, нишләргә дә белмәдем. Баланы төшертәм дип баргач, табиблар кире борды. Сәламәтлегемә куркыныч яный, диделәр. Шулай итеп, баланы табарга карар кылдым.
Илсур белән мөнәсәбәтләребез яңа төс алды. Ул миңа гел ярдәм итеп торды. Вакытлыча гына булса да, аның киң җилкәсенә сыенып тору рәхәт иде миңа. Кайчандыр яныма күченеп киләчәгенә ышандым. Үзе дә: “Кызым үсеп җиткәнне генә көтәм, аерылам”, - дип әйтә килде.
Безнең улыбыз туды. Илсур аңа үз фамилиясен бирде. Тик тора-бара, арада аңлашылмаучанлыклар чыга башлады. Гел өйдә качып утыра алмыйбыз бит инде. Минем парлашып, балабыз белән һава сулап паркларда йөрисем, кибетләргә барасым килде. Илсур каршы иде моңа. Чөнки танышларының күреп белүләреннән, хатынына җиткерүшләреннән куркып яшәде. “Бераз түзик, миңа тавыш кирәкми. Вакыты җиткәч, балага да, хатынга да ипләп кенә аңлатырмын”, - диде. Ләкин ул “вакыт” кына бик озакка сузылды. Илсур кунак кебек килә дә китә, ә башка ваакытта мин ялгыз. Төннәрен мендәремне кочып елыйм. Әле ярый балам бар, дим. Илсурга авыр икәнен дә аңлыйм. Ул бит ике ут арасында яши. Гаиләсен калдырырга намусы җитми, безне дә ташлап китә алмый - мине дә, улын да ярата. Димәк, ул әйткән вакытны гына көтәсе кала.
Көннәрдән бер көнне телефоным шылтырады. Чит номер булса да алдым.
- Гөлия, исәнме, акыллым, - ди миңа таныш булмаган ханым. - Мин Миләүшә апаң булам, Илсурның хатыны.
Аяк астымда җир убылды мени?! Манма тиргә баттым. Ә менә каршымда басып торса, нишләр идем икән? Уйларга да куркыныч.
- Сезнең очрашып йөрүегезне дә, улыгыз тууны да беләм, - ди бу сөйләвен дәвам итеп. - Ә безнең ике балабыз бар. Икесе дә кызлар.
- Илсур бит миңа бер генә балам бар дигән иде, - дим каушап кына.
Ә Миләүшә тыныч тавыш белән сөйләвен дәвам итте. Берәү булса, чәчкә ябышырга торыр иде, дим үземчә. Ә бу үзен бик сабыр тотты.
- Гөлия, сездән кайткач, ирем бик нык эче авыртуга зарлана. Аның бит ашказаны сау түгел. Өйдә махсус диета буенча ашый ул. Мин аныңча гына әзерлим, аның җаеннан гына торам. Менә берничә рецептны синең белән бүлешим дип шылтыратуым иде.
Тыңлап бетердем дә, артыма утырдым. Миңа оят булып китте. Әле Илсурның гаиләсен бик яратуын, беркайчан да аерылышырга җыенмавын да белдем. Мин бит аның хатыны берни сизенми, белми дип яшәдем. Аңа ишетелмәсен дип, тегендә-монда чыгып йөрмәдек, Илсурның һәр сүзен тыңладым. Гаиләсенең тынычлыгын сакладым, мәҗбүри аерып алу турында уйламадым да. Үзенең беренче адым ясавын көттем. Ә ул күптән инде гаиләсеннән китә алган ләбаса! Тик теләмәгән генә. Үзенә бу хакта әйткәч, Илсур күзен дә йоммады.
- Кадерлем, безгә болай да рәхәт бит. Миңа икегез дә бик кадерле, икегезне дә бик яратам, - диде.
Моңа каршы әйтер сүз тапмадым.
Миләүшә турында көннән-көн ныграк уйладым. Һәм үземдә, ниһаять, аңа шылтыратырга көч таптым:
- Мине гафу итегез инде, алай теләмәгән идем. Баштарак, Илсурның гаиләле кеше икәнен белмәдем. Ә аннары соң иде. Улыбыз үсеп килә. Чит кешегә әти дип дәшкәнче, читкә какмаган үз атасы бар бит, - дидем.
- Сеңлем, мин сине гаепләмим. Башкача булса, күптән тавыш куптарган булыр идем инде. Ә болай, ирем теләсә кем янына йөргәнче, синең яныңа гына бара. Сине тәрбияләп, акчасын биреп торуын да яхшы беләм. Ул ике гаиләне дә алып барырдай хәлдә. Син аны беркайчан да миңа каршы котыртып кайтармадың. Шуның өчен рәхмәтле дә әле мин сиңа. Гаиләбезне таркатмадың. Янымнан чыгып китә, яныма кайтып керә ирем. Балаларны укыта. Ул безнең уң кулыбыз.
Вәт хатын бу ичмаса, дим. Күпме көч һәм сабырлык анда. Иреңне чит хатын белән бүлеш инде! Бу бит ике гаиләле дигән сүз. Мин килешә алыр идемме моның белән? Юк, билгеле! Әллә ниткән гаугалар чыгарыр, чәченә ябышыр, тәрәзәләрен коеп кайтыр идем!
Шул кичне мин Илсур белән ачктан-ачык сөйләшергә булдым:
- Минем сөяркә түгел, хатының буласым килә. Болай яшәп булмый бит инде. Теләмим дә... Карт хатын, яшь хатын... Көлке бит бу! Әле мин бик яшь. Бала янына гына килеп йөри торган, “якшәмбе әти” кирәк түгел безгә. Безнең дә урамда җитәкләшеп йөрисебез килә. Ә кеше күзенә күренергә оялып, куркып, качып яшәү - яшәү түгел инде ул.
Бар көчемне җыеп, менә шулай дидем Илсурга. Дөрес бит инде, йә ирем булсын, булмаса, юк булсын. Үзе сайласын. Уйлап, бер нәтиҗәгә килергә вакыт бирдем. Ничек тели - шулай була. Минем дә горурлык бар, - дип тормыш хәлен тәмамлады Гөлия.
Лилия САТТАРОВА.

17 9 ER 2.0134
Күпне кичергән кеше беркайчан да кеше кайгысыннан көлмәс, чөнки ул җан ярасының ничек сызлавын белә...

24 0 ER 1.2890
Язмышлар сыналганда...

...Яратып тормыш корды Айсылу Линар белән.Икесе дә авыр хәлле гаиләдә үскән бердәнбер балалар.Линарның да,Айсылуның да әтилэре авырып яшьләй вафат булган,өйләре дә бик иске иде.Тирә-яктан булышыр кешеләре булмагач,үз көйләре белэн яңа йорт төзеп керде яшьләр.Линарнын агач эшенә кулы бик оста булды.Шуңа да барлык эшне үзе башкарды,эшчеләр яллыйсы булмады.Көттереп кенэ булса да кызлары дөньяга аваз салды.Аңа,Линарга охшатып,Линара дип исем куштылар.Гомер үз уңаена ага бирде.Айсылу да,баласы бераз үсә төшкәч, яслегә урнаштырып эшкә чыкты.Куанып яшисе дә яшисе генә иде югыйсә.
Көннәрдән бер көнне Айсылуның бәхетле тормышын җимереп,бер хәбәр килеп иреште.Аның ире икенче берәү белән очрашып йөри икән бит!Кем диген әле?Пермь якларыннан кайтып,вакытлыча тулай торакка урнашкан,Линар эшләгән цехта пешекче булып эшләүче Дилә белән мәхәббәт куертып йөри ләбаса.Даны тирә-якка таралып өлгергән Диләне Линар кочагында күз алдына китерү Айсылуга бик авыр иде.Аяз көнне яшен суктымени,сыгылып төште хатын,югалып калды.Йөрәге моның белән һич кенә дә килешергә теләмәде.
Линар кайтуны түземсезләнеп көтте ул.Кайтуга кузләренә туры карап сорап куйды:
-Сине Дилә белән чуала дип ишеттем.Инде үзеңнән бу хакта беләсем килә.
-Ишеткәнсең икән,димәк,дөрес ишеткәнсең дип кенә әйтәсе кала.Ни хәл итәсең, мин аннан башка тора алмыйм.Башта бер уен кебек кенә кабул иткән кебек булдым.Бу якта калып булмас,Дилэнең туган ягына китербез,дип торабыз.Гафу итә алсаң,кичер мине,-диде Линар.
-Бер селтәнүдә барлык тормышыбызны җимерү өчен көне-төне бил бөгеп эшләдекме?-диде Айсылу күз яшьләренә буылып.-Кызыбызга ничек аңлатырсың,бәхетле булырсыңмы соң Дилә белэн,үкенмәссеңме?Шуларны уйладыңмы?Ул бит җилбәзәк хатын!
Линар берни дә дәшмәде.Үзе дә бутала башлаган иде.Бер якта күзләрендә ут уйнаткан,дәрте ташып торган Дилә,икенче якта-җиткерим-җиткерим дип,көне-төне эшләгән,инде чибәрлеген дә югалта башлаган хатыны белән яраткан кызы.Мәхәббәттән күзе-башы томаланган Линар нинди азган хатын кулына килеп эләккәнен белми иде шул әле.Бер-ике атнадан Дилә белән Линар Пермь якларына чыгып киттеләр.Айсылу бу кайгыны авыр кичерде,хәтта авырып та алды.Тынычландыргыч уколлар кадап кына аягына басты ул.Шуннан соң,язмыш сынавына бирешмәскә сүз биреп,кызын укытып кеше итү өчен бар көчен кызганмыйча хезмәт куйды.
Сүз катучы булса да кабат тормышка чыкмады ул.Кызы гына анасының тырышлыгын бәяләмәде,аяк астына салып таптады.Яшьләй тәртипсез кызларга иярде, эчәргә-тартырга өйрәнде.Зур тырышлык белән кергән уку йортын да ташлады.Тора-бара,өенә кайтмыйча, берничә көнгә үк югала башлады.Кызының аякларына ятып елады Айсылу.Азгынлык чире тирәнгә киткән иде шул,Айсылу төрле ирләр белән чуалды,бер-бер артлы авырга узып,авырын алдырды.Тәртипсез тормыш алып бару үз эшен эшләде:кыз вакытсыз картайды,ямьсезләнде.Балачакта ташлап киткән әтисеннән үзенчә уч алам дип уйлады кыз:ирләр белән чуалып,матур гаиләләрне таркатты.Каян тапкандыр,анасыннан хәмергә акча сорарга гына базмады,ямьсез чакларында бик кайтып куренмәде дә.Күрәсең,кешелектән бөтенләй үк чыгып бетмәгән.Линараны кәефләнеп йөргән көннәренең берсендә фаҗига көтеп торган икән.Суык,шыксыз,караңгы подвалда уянып китте ул.Башы күп хәмер эчүдән чатнап авырта,аяклары хәлсез.Төнне бергә уздырган үзе кебек иптәшләре дә кайсы-кая китеп югалган.Аны уятмаганнар,узен генә калдырганнар.Бәлки,үзен генә калдырып,акылына килергә бер сабактыр бу,Ходай аңа шулай ярдәм итәргә телидер?!Никтер кызның иптәшләрен эзләп китәсе килмәде.Туган йортын әнисен, аның пешергән хуш исле бәлешләрен, кайнар чәен, миллек исе таралган авыл мунчасын бер кат уйдан кичерде ул."Нишләдем мин?"-дип елады кыз.-Болай булмый,әни янына кайтырга,тезләнеп гафу үтенергә,дәваланырга,туры юлга басарга,укуны дәвам итәргә кирәк!"-дип подвалдан күтәрелде.
Кыз берәр узгынчы машинага утырып авылына кайту теләге белән,юл кырыеннан тукталышка таба атлады.
Автор:Лилия Саттарова

13 4 ER 0.9233
❄💞❄💞❄💞❄💞❄💞❄💞❄
Матурлыкны без күрә алабыз, ә сөюне тоярга кирәк.
❄💞❄💞❄💞❄💞❄💞❄💞❄

34 0 ER 1.4683
💐🎁🤗💐🎁🤗🤗💐🎁🤗💐🎁💐🎁🤗💐
Бүген җир йөзендә иң матур бәйрәмнәрнең берсе-әниләр көне!Бала тәрбияләгән,инде үстереп,мөстәкыйль тормыш юлына чыгарган әниләрдән дә бәхетлесе юктыр бу дөньяда.Үчтеки-үчтеки иттереп бала сөйгән чаклары,аларның күңеленнән китмәскә дип уелып кала.Әниләрнең кадерен үзебез әни булгач кына төшенеп бетәбез.Инде буй җитсәк тә,балам,дип өзелеп эндәшәләр,зарыгып көтеп алалар.Ничә яшьтә булсак та,без әниләргә һаман да бала шул.Аларның дога-теләкләре безнең тормыш юлыбызда юлдаш булып тора.Урыныгыз һәрчак түрдә булсын,сөекле әниләребез!Кадерле,газиз кешеләребез булып,әле озак еллар безнең янәшәдә яшәргә язсын сезгә!Сезнең өмет-хыялларыгызны акларга язса иде!
💐🎁🤗💐🎁🤗🤗💐🎁🤗💐🎁💐🎁🤗💐
Лилия Саттарова

9 2 ER 1.2130
Яңа эш атнасы белән, дуслар! Барчабызга бәхет, сәламәтлек, иминлек телим! 🙏🤗

23 1 ER 1.0635