Статистика ВК сообщества ""Ашларыгыз тәмле булсын!""

0+
Тәмле табын - гаиләнең төп нигезе. Гөлчәчәк Фәтхулова

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Тәкә(бөккән), өчпочмак, өлеш өчен пешкәч кетердәп тора торган камыр.

Камыр өчен:1 стакан кайнар су, 10 - 13 аш калагы сыек май(минеке май күмәченнән калган май иде), 1 йомырка, тоз, он.

Эчлек өчен җаныгыз ни тели. Минекендә бәрәңге, суган, тоз, борыч. Пешеп чыккач эченә салыр өчен эретелгән акмай.

Эчлекне әзерләгәнче камырыбызны басып, өстен каплап куябыз. Калак белән эшләргә онытмыйбыз.

Тәмле булсын! Кабатлап куйдым.

1579 41 ER 9.9206
#Коймак
Венера апа Ибрагимованың тәмле коймак рецепты аш-су бүлмәсендә гомерлек юлдашыма әйләнде. Сездә пешерегез. Тулы рецепт күчермәсен куям. Кефирны җылытып эшләгез, тишек-тишекле була, мин җылытмадым. Анда болайрак диелә. Бик күптәннән, бик күп рәхмәтләр әйтеп, бик күп тапкырлар пешердем. Рәхмәт, дускаем!

Венера Ибрагимова
-Исэнмесез, Голчэчэк!Мин сезнен белэн уземнен куптэннэн инде яратып пешерэ торган коймак рецептым белэн уртаклашасым килэ.Мин аны уземнен "коронный блюдам" дип тэ эйтэ алам.Башкаларда кефир белэн пешерелгэн коймаклар кургэнем бар.Тик уземнеке тэмлерэк кебек.

Коймак ясау очен: 500 гр.кефир,2-3 йомырка,1-2 кашык песок,бераз тоз,ванилин,0,5 калак чэй содасы,он кирэк.Бер савытка кефир, песок, йомырка,тозны салып болгатабыз.Шул массаны газга куеп бераз жылытып алабыз.Газдан алгач ванилин (яраткан кешегэ) ,он салабыз да болгатабыз.Камырны куерак итэргэ кирэк.Соныннан шул массага чэй содасы салабыз да шунын остенэ яна гына кайнап чыккан 1 кашык(агач кашык та ярый) кайнар су салабыз.Экрен генэ болгатабыз.Камырыбыз эче камыр кебек кабарып китэ.Искиткеч тэмле хэм йомшак була.Пешереп карагыз эле.Ике олештэн дэ пешерергэ була. Эгэр дэ гаилэгез ишле икэн"- дигән иде ул.

1696 0 ER 6.6462
Нишләп уңмый соң ул "Чәкчәк"ләрегез? Менә болай итеп пешереп карагыз. Миннән берничә файдалы киңәшкә дә игътибар итегез соң! Хәерле сәгатьтә!

Чәкчәк. Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут шәһәре.
Камыр өчен.
- 4 йомырка;
- 2 чәй калагы майонез;
- Он;

Баллау өчен:
- 50 мл су;
- 4-5 аш кашыгы шикәр комы;
- 100гр. бал;

Чәкчәк уңып пешсен өчен миннән файдалы киңәшләр.
1. Онны ике - өч кат иләргә.
2. Вак чәкчәкне кызган майга салып кыздырып алырга.
3. Әгәр сүрэттә күрсәтелгәнчә эрерәк итеп пешерәсегез килсә, башта майны кайнарлап бераз суытырга. Кайнар майга төшләрне салсаң ярылачак, артык нык сүрән майга салсаң төшләр май эчәчәк(Җылы майга салабыз, плитәне кызулатып җибәрәбез). Төшләр төптә ятмасын, май эчмәсен дисәк, савытны бераз селкеткәләп алабыз.
4. Чәкчәк өчен баскан камыр каты булмаска тиеш.
5. Камырны никадәр озак бассаң, чәкчәк шул кадәр уңып пешәчәк.
6. Камырны баскач өстен каплап ял иттерү мөхим. Соңгы вакытта мин бер сәгатькә якын ял иттерәм.
7. Төшләрне майга салыр алдыннан илим.
8. Майны өч өлеш пешергәннән соң түгәм, алыштырам.
9. Кискәндә токмач кискән кебек кисәм. Вак кирәк булса юкарак итеп җәям, ваграк итеп кисәм. Эрерәк кирәк булса, калынрак итеп җәям, эрерәк итеп кисәм.

Чәкчәкне баллау өчен файдалы киңәшләр.
1. Суны кайнатып чыгарам.
2. Кайнап торган суга шикәр комын салып эретеп бетерәм.
3. Бал салам.
4. Уртача кызулыкта кайнатам.
5. Салкын (бозлы) суга тамызып карыйм.
6. Суга тамгач катып калса, тамчы җәелеп китмәсә бал әзер.
7. Чәкчәкне өйгәндә кулны артык нык чылатмагыз.

Эш башлаганда башка яулык ябарга, билгә алъяпкыч бәйләргә, кулларны юарга, "бисмилла"ны әйтергә онытмыйбыз. Чәкчәк, гомумән, аш - су чисталык - пөхтәлек, аның уңып пешүе яхшы кәеф ярата.

Чәкчәк пешерүнең башка рецептлары төркемдә бик күп тапкырлар куелды.

Сез ничек итеп чәкчәкне пешерәсез, сездән дә файдалы киңәшләр көтеп калам, коментариеда язып калдырыгыз. Файдалы кинәшләр видеоязмаларда да бар. Карап үтегез. Хәерле иртә, уңышлы көннәр 🙏

#миллиашлар
#чәкчәк
#татарашлары
#ГөлчәчәкФәтхулова
#татарларСургут
#Сургут

1467 94 ER 7.9864
Чия кайнатмасы.

Рецепт авторы Лиля Газизова.Рецептның тулы күчермәсен куям. Ул аны бик күп еллар элек төркемгә язган иде. Кабатлап куям. Бәлкем сезгә дә ошар😍Авторга зур рәхмәт 🙏

Исәнмесез, Гөлчәчәк, мин сезгэ чия кайнатмасын язам, ошаса эшлэп карагыз:1 стакан кайнап торган суга 11 стакан чияне стаканлап берэм берэм салып бетерэсез хэм кайнап чыккач 10 мин пешерэсез, аннары 7 стакан шикэр комы салып 10 мин кайнатасыз хэм сундерэсез, калган 7 стакан шикэрне салып бетереп эреп беткэнче болгатасыз. Варенье узлегеннэн суынырга тиеш. Аннары тагын утка куеп кайнатып чыгарасыз хэм кайнар килеш банкаларга тутырасыз. Тошен алсагыз да алмасагыз да була бик тэмле куе варенье чыга. Ашларыгыз тэмле булсын)))
🙏🙏🙏🌹🌹🌹

1415 14 ER 9.1769
Ялларда ниләр пешердегез? Әллә кар көрисез инде. Язмыйсыз әле?😉 Миндә бүген тәбикмәк. Ух, тәмле инде шул. Каз мае гына юк... Бик тәмле, чаманы югалтмыйк😀

Хәерле сәгатьтә! Барыбер сорарсыз. Рецептын кабат калдырам.
Тәбикмәк.
Рецепт
Кирәк:
-1 литр сөт;
-2-3 йомырка ;
-4-5 аш кашыгы сыек май ;
-2 аш калагы шикәр комы (кем ничек ярата )
-1 чәй калагы тоз (чыгышына карап)
- 1 чәй калагы өеп чи чүпрә ;
- Он;

Чүпрәне әчетеп алабыз ( ярты стакан җылы суда чүпрә, 1 чәй калагы шикәр комы, 2-3 аш кашыгы өеп он. Яхшылап богатабыз,күбекләнеп күтәрелеп менә)

Җылытылган сөткә йомырка, тоз, әзер әчене, шикәр комы, сыек май, салып яхшылап болгатабыз, шуңа онны акрынлап кына өстәп куерак кына тәбикмәк камырын әзерләп, җылы урынга 1 сәгатькә кабартырга куябыз.Күбекләнеп күтәрелеп менә. Кызган табага ( беренчесендә табаны майлыйм, калганында юк) салып, бисмилланы әйтеп берәм - берәм пешерә башлыйбыз, майлап өеп барабыз. Гаиләбез белән чөкердәшеп тәмләп чәй эчәбез!(Г.Фәтхулова)

924 48 ER 5.2219
#Өлеш.

Рецепт:
- 180гр. сметана(20процентлы);
- 2 йомырка;
- 100гр йомшартылган акмай;
- ярты кашык чамасы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
- ярты кашык тоз,
- ярты кашык шикәр комы;
- он;
Эчлек өчен туралган ит, бәрәңге, тоз-борыч, суган. Камыр басабыз, камыр ял иткән арада эчлек эзерлибез. Өлешләребезне ясап кызган мичтә пешереп алабыз. Табынга кайнар килеш бирәбез. Шушы ук камыр өчпочмак өчен дә әйбәт була.

"Өлеш"(перевод на рус.)
Для теста: 180 гр сметаны (20%), 2 яйца, 100гр сл. масло, 0.5 ст.ложки разрыхлителя, 0.5 ложки соли, 0.5 ложки сах. песка, мука.
Для начинки: мясо, картошка, лук, перец, соль.

Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут шәһәре
#татарашлары#миллиашлар#өлеш##Сургут#ГөлчәчәкФәтхулова

783 10 ER 3.3175
Тәбикмәк .Сез сорагач, мин куям😋😍
Рецепт
Кирәк:
-1 литр сөт;
-2-3 йомырка ;
-4-5 аш кашыгы сыек май ;
-2 аш калагы шикәр комы (кем ничек ярата )
-1 чәй калагы тоз (чыгышына карап)
- 1 чәй калагы өеп чи чүпрә ;
- Он;

Чүпрәне әчетеп алабыз ( ярты стакан җылы суда чүпрә, 1 чәй калагы шикәр комы, 2-3 аш кашыгы өеп он. Яхшылап богатабыз,күбекләнеп күтәрелеп менә)

Җылытылган сөткә йомырка, тоз, әзер әчене, шикәр комы, сыек май, салып яхшылап болгатабыз, шуңа онны акрынлап кына өстәп куерак кына тәбикмәк камырын әзерләп, җылы урынга 1 сәгатькә кабартырга куябыз.Күбекләнеп күтәрелеп менә. Кызган табага ( беренчесендә табаны майлыйм, калганында юк) салып, бисмилланы әйтеп берәм -берәм пешерә башлыйбыз, майлап өеп барабыз.Гаиләбез белән чөкердәшеп тәмләп чәй эчәбез!(Г.Фәтхулова

638 22 ER 4.5675
Җимеш пирогы.

Рецепт:
Камыр өчен :
-1 стакан - кефир
-0.5 стакан - үсемлек мае
-1 пакет(11 грамм) коры чүпрә( дрожжи)
-1 чәй кашыгы- тоз
-1 чәй кашыгы- шикәр комы
-1-2 йомырка
-3 стакан- он, он аз гына азрак булырга да мөмкин .

Эчлек өчен: пешкән дөге, яхшылап юылган җимешләр, тәм өчен әнис орлыгы, тоз, шикәр комы, эретелгән акмай.

*камырны баскач кабартып алабыз
*юка гына итеп җәябез
*кефирны бераз гына җылытып алабыз
Г.Фәтхулова

По вашей просьбе добавлю перевод на русский. Спасибо, что готовите со мной 🌹

Сладкий пирог.

Ингредиенты:
1 стакан - кефира;
0.5 стакана - растительного масла;
1 пакетик (11 граммов) сухих дрожжей;
1 ч.- ложка соли;
1 ст. ложка - сахара;
3 стакана- муки;

Приготовление:
Кефир смешать с маслом и немного подогреть, добавить соль и сахар,муку просеять и смешать с дрожжами, влить постепенно кефирную смесь и замесить тесто, накрыть и поставить в тепло на 30 минут. Пока тесто будет подходить, можно приготовить начинку.

Начинка: рис(отварим до полуготовности) курага, чернослив, изюм, сахар, соль, растопленное сливочное масло. Любители могут добавить семена укропа(фото). Для здоровья лишний не будет.

Выпекать при температуре 180-200 градусов до золотистого цвета.

Из этого теста можно печь абсолютно все: пиццу, пирожки, булочки (в тесто можно добавить ваниль, чуть больше сахара и немного растопленного маргарина).
Тесто всегда получается.

P.s Если вам покажется что за 30 минут оно подошло не очень сильно не расстраивайтесь, так и должно быть, это тесто поднимается при выпечкe.
#ГульчачакФатхулова#Сургут

737 20 ER 3.8648
Кош теле.
Кирәк була.
4 йомырка(шуның берсенең сарысын гына кулланабыз), бер чеметем чәй содасы, ярты чәй калагы шикәр комы, он, ваниль+ шикәр оны(пудра).

Эш барышы. Йомыркага чәй содасы + шикәр комы кушып яхшылап болгатканнан соң, онны аз-азлап салып, бик каты булмаган камыр басабыз. Өстен каплап бер 15-20 минут ял иттергәннән соң, юка гына итеп җәеп, тасмалар кисеп, кайнар майда кыздырып алабыз. Бик суынып өлгергәнче ванильле шикәр оны сибәбез.

Гөлчәчәк Фәтхулова, Сургут шәһәре
#ГөлчәчәкФәтхулова
#миллиашлар
#коштеле
#ашларыгызтәмлебулсын

642 12 ER 3.3057
Ялларыгыз ничек үтә соң, дуслар? Җәйнең дә уртасы якынлашып килә. Бу вакыт, бу гомер дигәнең үтә дә, үтә икән. Бик күңелле минутлар кайтмаска китә икән...Хәр көннең кадерен, хәр минутның тәмен тоеп яшик. Матур яллар, дуслар!

Өчпочмак өчен рецепт.
Камыр өчен:
- 200 мл кайнар су;
-100 мл үсемлек мае;
-2-3 аш калагы майонез;(салмасагыз да ярый)
- ярты чәй калагыдай тоз;
-Он;
Эчлек өчен:сыер ите,бәрәңге,суган,тоз,борыч.

Камырны калак белән эшлибез. Кайнар була, кулыгызны пешерү куркынычы бар.Кул белән басып бетерәбез. Тәмам суынгач кына өчпочмакларыбызны ясыйбыз.

462 22 ER 3.5046