Статистика ВК сообщества "УКЫ | Татарстан | Казан | Татарча"

0+
Online|УКЫ -40 100 укучы

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Әни янына барып кайттым әле
Киткән көне бүген. Сагындым.
Басып тордым озак .Һәр мизгелен
Искә алып бергә чагымның.

Яшел чирәм генә каплап алган
Бер чүп үлән анда курмәссең.
Күңеле чиста кешеләрнең шулай
Кабере дә чиста, күрәсең.

Әйткән идең, әни, рәшәткәнең
Куярсыз, дип, бары агачын.
Кичер, әни, ул бит озак тормас
Ясап торып булмас яңасын.

Укый-укый карап, озак йөрдем
Алмагачлар чәчәк атканнар.
Тигез гомер иткән күпме парлар
Янәшәдә урын тапканнар.

Бәхет эзләп еракларга киткән
Авылдашларым да кайтканнар.
Чит җирләрдә түгел, үз урынын
Туган туфрагында тапканнар.

Бигрәкләр дә матур каберләр бар
Мәрмәр таштан, горур рәсемле.
Кайберләрен инде белеп булмый
Кар, яңгырлар җуйган исемне.

Озак яшәп киткән генә түгел,
Япь-яшь кызлар, күпме егетләр.
Гаилә дә кайсы коралмаган
Өзелгән шул күпме өметләр.

Бик кызганыч. Бу мәңгелек йортка
Һичкемнең дә килми барасы.
Тик туфрактан гына яралган шул
Туфрак була адәм баласы.

Моннан китеп булмый. Бары монда
Төгәлләнә гомер юллары.
Бу капкадан үтеп кергәннәргә
Хәер дога кирәк ни бары.

Динә Камалетдинова

#укы

218 57 ER 3.6247
#меңдәберхикәя

Ялган никах

Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса! 24 яшенә җитеп, мондый җитди адымга шулай җиңел генә барырмын, дип, башына да китерми иде әле Нурсөя.
Язның беренче тамчылары түбәләрдән тып-тып биешкән аяз бер көнне Нурсөя, эштән соң кибеткә сугылып, анысын-монысын алды да өенә кайтырга юнәлде. Кояш та, кышкы салкын болытлардан арынуына сөенгәндәй, зәңгәр күктән җылы итеп елмая. Язгы якты нурлар кеше күңелен алгысытмый каламы соң?! Нурсөя дә иләс-миләс күңеленә кунган билгесез шатлыктан җырлый-җырлый фатир ишеген ачып керде. Киемен салганда ук ул өйдә кунак барлыгын абайлады һәм, чишенеп-юынып, аш бүлмәсенә үтте. Әнисе Фәскирә һәм аның ахирәте Хәтинә чөкердәшә-чөкердәшә кыстыбыйлар-пәрәмәчләр белән чәйләп утыралар иде. «Бик вакытлы кайттың, кызым. Кунагым-ахирием сине көтә бит», – дип, күгәрчендәй гөрли-гөрли, Фәскирә Нурсөягә чәй ясап бирде. Хәтинә апасы кызга бик мәгънәле караш ташлады да «ахириенең» сүзләрен җөпләде: «Әйе, балам. Иртәдән бирле сине көтәм. Бә-ә-әк зур үтенечем бар сиңа!» Күңелен кыбырсыткан кызыксынуына буйсынып, Нурсөя колагын торгызды. Ул чәй эчкән арада Хәтинә сүзен ерактан башлады: «Фәскирәкәем, син минем тормышымны беләсең. Нурсөя кызым, син дә хәбәрдарсың. Бөтен гомеремне завутка бирдем. Әтисе ташлап киткәч, Рәмиземне ялгыз башым үстердем. Ятимә көемә дигәндәй, бала үстерүнең авырлыгын үзем генә беләм. Атасы алименттан качып йөрде. Ялгызлыккайлар таштан да каты...» Истәлекләр күңелен кузгаттымы, Хәтинәнең күзләре дымланды. Шул арада җепшегән борынын тартып куйды да сүзен дәвам итте: «Беләсез бит, бөтен гомерем баракның кысан почмагында үтте. Рәмиземне дә баракта үстердем. Менә озакламый, Алла боерса, безгә дә завуттан фатир бирергә тиешләр. Күреп булырмы икән шул бәхетләрне, и Аллам! – хатын, Нурсөянең кулларын учларына алып, кызның күзләренә текәлде. – Балакаем, зинһар өчен, булыш безгә?! Менә бит нинди хәл – улым белән икебезгә бер бүлмәле фатир бирергә диләр. Әгәр дә ул өйләнгән булса, безгә ике бүлмәле тиешле. Кызым, үтенепләр сорыйм, язылыш юри генә улым белән, ә? Үзе килеп сорарга кыенсына...» Гаҗәпләнүдән Нурсөянең күзләре зур булып ачылды, һәм ул ни әйтергә дә белмичә карашын әнисенә юнәлтте. Ул кайтканчы ике ахирәт кызны «сатарга» килешеп-сөйләшеп куйганнар идеме, Фәскирә дә Хәтинә сүзен җөпләде: «Балам, ярдәм итик инде? Ярый, без тулы гаиләле булгач, ике бүлмәле фатир алып калдык. Соңрак Рәмизе өйләнсә, аларга тагын гомере буена бер бүлмәдә интегәсе. Алдавыч кына язылышу бит! Язылыш инде Рәмиз белән бер ярты елга? Аннары барып аерылышырсыз». Бу сүзләргә тәмам аптырап, кызның өнсез утыруын күреп, ике хатын ике яктан «яучылый» башлады: «Йә инде, кызым, ризалаш! Рәмиз дә, буш итмәм, ди бит». Чынлап булмаса да, язылышу-аерылышу мәсьәләсенә җиңел караган ике хатын Нурсөяне торган саен гаҗәпкә сала барды. «Ничек инде мин бер белмәгән-күрмәгән кеше белән язылышыйм ди? Аннары аерылган хатын булыйммы?» − Нурсөя, ярдәм сорагандай, әнисенә карады. Хәтинә иртәдән башлап ахирәтенең баш миен ныклап эшкәрткән иде, ахры, Фәскирә аның сүзен кабатлады: «Балам, бу эштә бик ышанычлы кеше кирәк ди бит! Синнән-миннән дә ышанычлы кеме бар Хәтинәнең? Безне үз итеп килгән бит! Әйдә инде, ризалаш! Акчасы да артык булмас!» Нурсөянең инде ни әйтерлеге дә калмады. Ул башка сыймаслык бу сәер тәкъдимнән тәмам аптырады да, шикләнде дә. Фәскирә апасына кисеп кенә «юк, риза түгелмен», дип әйтә дә ала кебек, ә менә әнисенең кысылуы бөтен эшне боза! Законга каршы баруларын аңлыйлармы бу ике юләр, юкмы? «Закон» сүзен ишеткәч, Хәтинә, кеше-кара ишетмәсен дигәндәй, чыш-пышка күчте: «Балам, чит-ятлар белә күрмәсен. Нишлик соң, бүтән чарабыз юк бит! Тагын улым белән гомер буена бер бүлмәдә калабыз бит! Өйләнсә, балалары булса, ничек яшәмәк кирәк? Улым бигрәкләр юаш шул минем! Үз хокукын һич кенә дә даулый белми. Гомергә бер аласы кумныт бит, балакаем!» Һәм Хәтинә үксеп елый ук башлады. Ничек итсә иттеләр, ике хатын, үгетли торгач, тәмам гаҗизләнгән Нурсөяне тәки ризалаттылар.
Үз гомереңә бер тапкыр дәүләттән фатир алу мәсьәләсенең ничек читен икәнлеген Нурсөя дә аңлый иде, әлбәттә. Фатирның сатылмый торган чагы. Сатып алам дисәң дә, ул хәтле акча каян килсен гади кешегә? Фатирлы булыр өчен кешеләр әллә нинди катлаулы адымнарга баралар: бер-берсе белән аерылалар, икенчесе белән «кавышалар», пропискаларын көйлиләр, аннары тагын кушылалар... Туганнарча фатир алмашам дисәң дә, чәчләрең агара. Кыскасы, бюрократик законнарны урап үтәргә һәркем үзенчә чара эзли. Үзең, тәвәккәлләп, нинди дә булса кыю бер хәйләгә бармасаң, гаиләң белән баракта яисә тулай торакта гомер буена интегәчәксең! Кем әйткәндәй, кояш та таплы була. Чиратлары җитеп, әле яшәгән фатирларына чыкканчы, Нурсөяләр гаиләсе дә күп еллар баракта иза чикте. Әтисе белән әнисе бер заводта егерме елдан артык хезмәт куйганнан соң гына, саулыкларын югалткач кына тәтеде аларга да «хрущевка». Әтисе фатирда яшәүнең рәхәтен юньләп күрә дә алмады – лаеклы ялга чыгар алдыннан үлеп китте. Хәтинә апасы, әлбәттә, чит кеше түгел. Ярдәм итәсе килә килүен. Ә аның Рәмизен Нурсөя ишетеп кенә белә. Бер хатынның хәйләсе кырык ирнең хәйләсенә тора дигәндәй, Хәтинә апасы очына чыгар чыгуын бу эшнең. Шулай да... Кич булмыйча, бүгенге көнне мактама – азагы ни белән бетәр бит әле бу эшнең?! Аферага тарта бит әле бу фиктив никах дигәннәре! Законны урап-юрап дигәндәй... Шуңа күңел бик тартмый. Белеп калсалар, башыңнан сыйпамаячаклар! Хатыннар өчен иң авыры – сер саклау. Анысы да бар. Рәмизнең, буш итмәм, дигәне дә Нурсөя өчен файда, табыш эзләүгә – карунлыкка кайтып кала түгелме? Кыз шулай үзалдына икеләнеп йөргән көннәрнең берсендә аны Рәмиз эзләп килде. Аны Нурсөянең беренче күрүе иде. Әнисен алдан «яучы» итеп җибәрүе аңлашылды – оялчан күренә. 34 яшенә җитеп өйләнмәвенең дә сәбәбе шунда, ахры. Булачак «кияү белән кәләш», бер-берсенә сәерсенү һәм уңайсызлану катыш елмайгач, ниһаять, таныштылар. «Кияү егете», кыек эш эшләгәнгә кыенсынуы булдымы, кызарынды, тирләде, сүзен чак аңлатты: «...Әйдә... Әйдәгез киттек загыска». Кеше ышандырып, чәчәкләр тоткан бит әле, ичмаса! Икесе дә, үзләрен уңайсыз тоеп, автобуста дәшмичә генә бардылар. Сөйләшми генә ЗАГС урнашкан бинага керделәр. Таныклыкларын тикшергәч, гариза язып тапшырдылар да, өсләреннән тау төшкәндәй, бинадан йөгереп диярлек чыгып киттеләр. Икесенә дә бер караганда бераз гына көлке, бер караганда бераз гына куркыныч та кебек иде. Әле бит бу уены, шуннан соң булыр дуены дигәндәй, икесе дә соңгы арада тынычлыкларын югалттылар. Өч айдан алар, артык кәмит уйнамыйча, икесе генә барып, язылышып та чыктылар. Мондый хәвефле эштә аларга хәтта шаһитлар да кирәкми иде, әлбәттә. Законлы хатынын ире өенә хәтле озата килде. Рәхмәт йөзеннәнме, Рәмиз кызга «кош сөте» кәнфите, торт кабы сузды. Керергә күпме кыстаса да, Рәмиз Фәскирәдән кыенсынды, ахры, ризалашмады.
Шуннан соң «ир белән хатын» берничә көн күрешмәделәр. Рәмиз билгесез, ә Нурсөя аны күргәннән бирле никтер тынычлыгын югалтты. Моңа хәтле ул Рәмиз хакындагы уйларын бары тик бу арада булып үткән вакыйгаларга бәйләде. Вакыйгалар үтте, ә уйлар калды... «Кара әле, ул бер дә сөйкемсез түгел! Ә оялчанлыгы аның җанының чисталыгы хакында сөйли кебек. Кулыннан эш тә килә сыман! Буйга-сынга да нык кына күренә! Холкы ничек икән? Нигә моңа хәтле өйләнмәде икән? Әнидән сорарга кирәк әле...» − Рәмиз хакындагы уйлар кыз күңелендә көннән-көн күбрәк урын яулый барды. 24 яшенә җитеп, әлегәчә күңелендә гыйшык уты кабынмаган кызга егетләрнең бармак белән дә кагылганы булмады. Рәмиз хакындагы уйлар ничектер татлы да, бераз оялта да! Бер көнне Рәмиз «хатынының» паспорт копиясен сорап килгәч, Нурсөя аны күрүгә сөенгәнен аңлады. Рәмиз дә артык чибәрлеге булмаган, ләкин мөлаем йөзле, зифа сынлы кызга беренче тапкыр күтәрелеп карады. Тәүге кат Рәмиз Нурсөягә сынап-сынап карап торды – әдәпле кыз сәдәпле дигәндәй, кигән киеме дә бот төбеннән түгел. Һәр әйткән сүзе, һәр хәрәкәте килешле. Тауның күрке – таш, кызның күрке чәч дигәндәй, Нурсөянең биленә җиткән толымнары гына ни тора! Җәйге шәһәр урамнары буенча алар озак кына йөрделәр. Сөйләшер сүзләре дә табылды. Кыз егеткә сораулар яудырды. Аңа Рәмизгә кагылышлы бар нәрсә дә кызыклы иде. Кыз Рәмизнең әнисе эшләгән заводта эшләвен белә иде, әлбәттә. Моңа хәтле ник өйләнмәве белән кызыксынды. Рәмиз бер кыз белән озак кына йөргән булып чыкты. Тик анысы берәү белән генә йөрмәгән икән шул – тиз арада башкага чыгып куйган. Икенчесе, өченчесе дә баракта яшәгән егеткә тормышка чыгарга теләмәгән. Аннары Рәмиз, кыюланып, димәк, сине көткәнмен, дигән булды. Әниләре күп еллар ахирәт булып та, кыз белән егет моңа хәтле күрешмәүләренә икесе дә гаҗәпләнеп куйдылар. Көн туса, Фәскирәнең телендә – Хәтинә, Хәтинәнең телендә Фәскирә иде югыйсә. Бәлки, тиешле сәгате сукмагандыр әлегәчә, кем белә?
Икенче тапкыр Рәмиз бер сәбәпсез, дөресрәге сәбәбе бик тә зур иде – Нурсөяне күрергә килде. Ул арада Нурсөя егетне сагынып өлгергән иде инде. Сагынумы-түгелме икәнен үзе дә аңламады әле ул. Бары тик шул берәүне үлеп күрәсе килә! Шул берәүне генә ишетәсе килә! Шул берәүнең генә күзләренә карыйсы килә! Ят карашлардан яшеренеп, алар кинога кереп утырдылар. Кыюсыз егетнең кулларын Нурсөя үзе башлап учларына алды... Һәм кино беткәнче җибәрмәде. Рәмиз дә кыюлана төште. Җәйге кичтә, сәрви агачы яфракларына яшеренгән парның иреннәре иренгә кушылды. Бервакыт Нурсөяләрдә аулакта калгач, бер-берсенә тартылулары бөтен чикне-кысаны узды... Бәй, узмаска, алар ир белән хатын лабаса! Туйсыз булса да язылышкан законлы ир белән хатын! Кире кагып булмаслык бу дәлилдән хәтта үзләренә дә кызык булып китте. Ат алсаң арба кирәк, хатын алсаң бар да кирәк – торыр җирләре юк иде әле, ә Рәмиз, җиһазын, тегесен-монысын юнәтеп, киләчәк уртак тормышларына әзерләнә торды. Заводтан бирелгән ике бүлмәле фатирга алар туй уйнаткач, кызлары туар алдыннан күченделәр.
Хәтинә дә, Фәскирә дә вакыйгаларның мондый борылыш алуына сөенделәр генә, әлбәттә. Моңа хәтле ике яшьне кавыштыру максаты башларына килмәвенә гаҗәпләнделәр. Бу хәлләргә юнәлеш биргән Хәтинә күкрәк сукты: «Ярый әле, үзем башлап йөрдем!» Фиктив никахка ризалашып, законны урап үткән өчен Нурсөянең намусы бераз кыбырсып бимазаласа да, тиз тынычланды. Алдавыч түгел, чын булып чыкты бит аларның никахы. Кеше өлешен түгел, ә үзләренә тиешне алдылар фатирны да. Үзләре дә белмичә, үз бәхетләре өчен көрәшкән булып чыкты алар. Әйткән сүз – аткан ук: Рәмиз дә кайчандыр «план барып чыкса, буш итмәм» дигән вәгъдәсен онытмый. Менә инде ничәмә еллар хезмәт хакын хатынына кайтарып биргәндә елмаеп-шаярып әйтә куя: «Менә сиңа «фатир өчен, фиктив хатыным», яраткан «ялган» бичәм минем!»

Физалия Дәүләтгәрәева

#укы

130 86 ER 3.3401
Син бит миңа кызым гына түгел,
Кызым булсаң,
Очып киткән идең янымнан.
Син – кәләше газиз улкаемның,
Икегез дә артык җанымнан.

Син бит миңа кызым гына түгел,
Син – нигезнең язы, кояшы.
Синең җавап, синең амәнәттә
Ыру җебе, нәсел оясы.

Син бит миңа кызым гына түгел,
Кызым булсаң,
Кунак кына булыр идең лә.
Яшь дип тормый, язмыш әнә шулай
Күп мәшәкать сала киленгә.

Син бит миңа кызым гына түгел,
Әни генә түгел үзем дә.
Ходай каршында без амәнәтле.
Тырыш булыйк, булыйк түзем дә.

Язмыш тарафыннан бәйләнгән без.
Бер нәселгә, канга, тамырга.
Баш булырга күпме тырышсак та,
Син дә, мин дә – бары кабырга.

Син бит миңа кызым гына түгел,
Уртак безнең язмыш көймәсе.
Гомер дәрьялары җырлап аксын,
Җил-давыллар безгә тимәсен.

Ләйсән КӘШФИ

#укы

359 36 ER 3.6893
Бу тормышта беркайчан да, беркемгә дә​
Сөйләп булмый торган серләр була,​
Беркайчан да , беркемгә дә бирми торган,​
Үзең генә юа торган керләр була.​
Әйтергә тиеш булып та, уйлый торгач,​
Әйтелмичә калган сүзләр була,​
Гомер буе онытырга тырышып та,​
Онытылмый торган күзләр була.​
Күзең ак- караны аера алмый торган,​
Ялгыз җан асраган көннәр була,​
Үреп, сүтеп, чорнап, бәйләп, уйлап чыккан,​
Таңы атмый торган төннәр була.​
Аңлатырга сүзләр табып булмый торган,​
Сине бәйләп алган сагыш була,​
Күргәннәргә сабыр булып, күрмәгәнгә​
Күрсәтмәсен, дигән, язмыш була.​
Башына төшмәгән кеше белми торган,​
Аңлый алмый торган әрнү була,​
Үзең күптән гафу итеп, ә йөрәгең
Кабул итә алмаган рәнҗү була.​
Һәм шуларның барысын түкми-чәчми,
Кеше, куңеленә салып куя.​
Яши-яши авыр бер йөк булып,​
Күңелдәге сандык шыплап тула.​..

Гөлфия Шәрифуллина

#укы

332 35 ER 3.4392
#меңдәберхикәя

Гайшә әби бәхете

Өрмәгән урынга да утыртмыйча, иркәләп-сөеп кенә үстерде Гайшә әби Сәлиясен. Кызына алты яшь тулганда, сугыштан авыр яраланып кайткан ире дә дөнья куйгач, бөтен күңеле, бөтен барлыгы белән шул бердәнбер баласына гына табынып яши башлады ул.
Яшь чагы, көчле чагы иде әле. Дөнья җимертеп, фермасында да эшләде, бакчасында да, өендә дә өлгерде. Кызым аталы балалардан ким булмасын, кимсенеп үсмәсен дип, көнен-төнен ал-ял белмичә тырышты, баласын матур киендерде, тәмле ашатты. Нинди генә арыган чаклары булмасын, кызына эш кушмады, ярдәм сорамады. «Үземнең ат урынына эшләвем дә җиткән, ичмаса, балам рәхәттә үссен, үзем кимәгән затлы киемнәрне ул кисен, үзем татымаган дөнья рәхәтен ул татысын, тик укысын гына, кеше булсын», – дип уйлады. Ә кыз укыды. Артык алга да китмичә, бик артка да калмыйча, бер җайга гына йөри бирде. Әмма әнисенең ни белән яшәгәнен, ниләр эшләгәнен, үзенең рәхәт тормышының кайдан, ничек килгәнен белмәде, белергә дә теләмәде.
Эш белән, дөнья мәшәкатьләре белән гомер үткәне сизелмәде дә. Әле кайчан гына чәченә алсу тасма бәйләп беренче класска алып килгән кызы сигезенче классны да тәмамлады, күрше авылга йөреп, унны да бетерде. Яңа пешкән җиләк кебек матур, Гайшә әбинең бакчасы артындагы Серле Күл камышыдай сылу иде ул.
Әмма, кызым үссен, кызым үссен дип тырышкан, аның үсеп җиткәнен тормышындагы иң зур бер максат, бер бәхет санап көтеп алган ана, кызы буй җитеп, унсигезне тутыргач та, бер җиңеллек тә сизмәде. Киресенчә, хәзер кызга кием-салымы да, акчасы да торган саен күбрәк кирәк була бара иде. Ә кызының күңеле ул көткәнчә, үскән саен үзенә якынрак, җылырак була бармады, һаман ераклаша, читләшә генә барды. Гайшә хәзер күп вакыт аны аңлый да алмый иде инде.
Юк, үзенә сердәш, дус булып үсмәде аның кызы. Хәленә керә дә, кызгана да белмәде.
Әнисе алып биргән әйберләргә куанып, рәхмәт әйтә белмәсә дә, алып бирә алмаган әйберләр, дөньясының җитешмәгән яклары өчен әнисенә авыр сүзләр әйтергә, аны кимсетергә дә күп сорап тормый.
Дорфа телле, каты бәгырьле булып үсте аның кызы. Мөгаен, шуңа күрәдер, унынчыны бетергәч тә, әнисенең ялынып-ялварып елауларына да карамастан, үзенең тәти күлмәкләрен чемоданга тутырды да, «эһ» тә димичә, калага юл тотты.
«Кемгә охшап бу кадәр бәгырьсез булды бу бала? Атасы дөнья бәһасе кеше иде, үзем дә гомеремдә кешеләргә игелектән гайрене белмәдем. Каян килеп бу кадәр җилбәзәк җанлы булды бу?» – дип елый-елый, озын төннәр буе уйланып чыга иде ул кызы ташлап киткән көннәрдә.
Шушы елны чәчләре агарды Гайшәнең, шушы елны матур, сылу гәүдәсе бөкрәя башлады, зур якты күзләре эчкә батып, тоныкланып калды.
Әмма фермадагы хезмәттәшләре, күрше-күлән аңа бөтенләй үк сүнәргә, сүрелергә бирмәделәр. Вакытында күңел җәрәхәтләренә дәва булырлык назлы, йомшак сүзләрен дә таптылар, киңәшен дә бирделәр, ярдәмен дә күрсәттеләр.
Гайшә шулай әкренләп, бу аерылышу белән дә килеште. Кызының сирәк-мирәк кенә язган хатлары белән юанып, барлы-юклы акчасын аңа юллап, бердәнберенә бәхет-тәүфыйк теләп, кыштыр-кыштыр килеп, үз җае белән яшәп ятты.
Сәлиясе дә шәһәрдә эшкә кереп, тулай торакка урнашып, үзенчә канәгать кенә булып яшәве турында язгалап тора иде.
Авылга кыз бик сирәк кайтты.
Тик өйдән чыгып китүенә өч ел дигәндә, бер күзе кар, бер күзе яңгыр сибеп торган бик шыксыз бер көзге көндә, көтмәгәндә, яшь бала күтәреп, кайтып керде.
– Менә, – диде ул һәм, ничектер кирәксез бер әйберне ыргыткандай итеп, әнисенең урын-җиренә кечкенә генә бер бала китереп салды. – Һаман ялгызың гына яшәгәнче, үзеңә иптәш булыр дип алып кайттым. Кирәк булса, үстерерсең, кирәкмәсә, балалар йортына илтеп бирәм...
Гайшә әби, калтыранып киткән куллары белән баланың битенә төшеп торган юрган почмагын күтәреп, аның өстенә иелде:
– Ходаем, үзеңнекеме?!
– Ах, как глупо! – диде аңа каршы Сәлиясе һәм, иңнәрен турайтып, шат йөз белән стенадагы көзге янына барып басты да көлтә кебек чәчләрен тузгытып җибәрде.
– Менә шулай, әни. Кирәк булса, алып каласың да үзең үстерәсең. Кирәкмәсә, балалар йортына илтеп тапшырам. Тулай торакта бала белән сыеп булмый, шабаш! – диде. Аннары, әнисенең баланы таратып салып, аптыравыннан сүз дә әйтә алмыйча, исе китеп аңа карап утыруын күреп сүзен дәвам итте: – Материально ярдәм иткәләрмен. Ә болай аңа күп кирәкми. Сөт-каймак синдә бар, өеңдә урын җитәрлек, кием-салымын җибәргәләп торырмын. Әлегә чүпрәкләре күп, әнә бер чемодан. Йә, ни әйтәсең, миңа бит иртәгә китәргә кирәк? – диде.
– Ни әйтим? Күпме соң аңа? Ни атлы үзе? Бигрәк кечкенә бит, ими имәр чагы гына. Ничекләр карармын? Үлеп-нитеп китсә, нихәлләр итәрмен, Ходаем?
– диде Гайшә әби, тын гына елмаеп яткан баладан күзләрен ала алмыйча, аның ябык кына күкрәкләрен, тәпиләрен, беләкләрен сыйпый-сыйпый.
– Ни сөйлисең син, әни?! Тугыз айлык бала бит инде ул! Икенче аен имми. Сөт, ботка, шулпа ашый. Сау-сәламәт бала ул. Ябыграк ябыграгын да, но ничего, синдә тазарыр әле. Ә исеме – Галия. Үземнекенә охшатып куштым, –диде кыз, әнисенең һаман сихерләнгәндәй, баладан күзен ала алмыйча утыруына куанып. – Ә үлсә, дисеңме? Үлсә үлә инде, ничего не поделаешь!
– Ходай сакласын! – диде Гайшә, кулын селтәп. – Ярый, Аллага тапшырдык алайса. Тик... тик нигә әтисе турында бер сүз дә әйтмисең әле кызым? – дип сорады Гайшә әби, ничектер сагаеп кына.
– Юньсез бернәрсә аның әтисе! Шуңа күрә син сорама, мин әйтмим, – диде Сәлия, кырт кисеп, һәм бу өч ел эчендә бөтенләй өйдән чыгып та йөрмәгән кеше кебек ишекле-түрле йөренеп, табын әзерли башлады.
– Үзем кебек бер ятимә икән алайса, – диде Гайшә һәм, күз яшьләрен кызына күрсәтмәс өчен, йөзе белән балага сыенды...
Шулай итеп, Гайшә бер дә уйламаганда, көтмәгәндә балалы булып куйды. Баштарак бик куркып кына тотынса да, тора-бара күнекте. Нарасые да искиткеч бала булып чыкты. Тамагын туйдырсаң, сәгатьләр буе йоклый, аннары озак-озак итеп тәпиләре-куллары белән уйнап, үзе белән үзе сөйләшеп ята. Янына әбисе килсә, энҗе кебек ике бөртек тешен күрсәтеп, авызын зур ачып куанып көлә иде.
Кулында бала булгач, Гайшә инде фермага төнге эшкә күчте. Өйдә ялгызын калдырырга куркып, баланы да үзе белән алып килә, һәм кызчык, төне буе уянып та карамыйча, ферма өендәге сәкедә рәхәтләнеп йоклый иде.
Шулай кыш үтте, яз җитте. Аксыл гына йөзле, ябык кына кызчык күзгә күренеп тазарды, үсеп китте. Аны инде Гайшә генә түгел, бөтен ферма хатын-кызлары, барлык күрше-күлән күреп тә, сөеп тә туя алмый иде. Зур зәңгәр күзле, алсу йөзле, тузгып торган коңгырт чәчле курчак кебек бер балага әйләнде ул. Хәзер инде Гайшә аны җанын ярып бирерлек булып, өзелеп ярата һәм кызны кочаклап йоклаткан, иртәләрен битләрен юындырып, киендергән минутларын тиңсез зур бәхеткә санап, үзенә бу баланы насыйп иткән өчен Ходайга мең рәхмәтләр әйтеп, шөкрана кыла иде. Шул баланың алсу йөзеннән, якты күзләреннән үзенең дә бөтен дөньясы, күңеле яктыра, «әб-бә, нән-нә!» дигән назлы сүзләреннән, ачы язмыш җилләреннән, ялгызлыктан туңган йөрәге җылынып, күзләреннән татлы яшьләр тама иде.
Сәлия хатны сирәк язды, акчаны аннан да сирәгрәк салды. Әмма Гайшәгә берни дә кирәк түгел иде. Кием-салымы бар. Ризыгы да бу ике җанга җитеп ашкан иде.
Көннәр бер-бер артлы ага торды. Ничә язлар килеп, ничә җәйләр үтеп киткәнен Гайшә әби сизми дә калды. Шулай итеп, Галиягә җиде яшь тулды. Менә шушы көзләр якынлашып килгән матур бер җәйге көндә, гадәтенчә, бер хәбәрсез-нисез тагын Сәлиясе кайтып төште.
Кызын күрүгә, куанасы урында кулы белән йөрәгенә тотынды Гайшә: «Галиям... Галиямне алып китәргә кайткан!..»
Кызның бүләк-күчтәнәчләрен калтыранган куллары белән өстәл өстенә тезә-тезә, эчтән сагаеп, куркынып, Сәлиянең сүз башлавын көтте ул. Ләкин кызы ашыкмады. Әле генә үзе алып кайтып биргән яңа күлмәк белән алъяпкыч өчен уңайсызланып, башын иеп торган Галиянең аркасыннан сөя-сөя, хәл-әхвәлләрен сорашты. Әнисенә дә: «Бала белән бик кыен түгелме?» – дигән сорау бирде.
– Юк, юк! – диде Гайшә. – Галиям дәү булды инде. Бөтен эшне эшли. Бик тә ярдәмчел. Өй җыю, суга бару кебек эшләрнең һәммәсен үз өстенә алды, җитмәсә, бакчада да өлгерә. Быел менә мин бер чүп өзмәгән, гел шул бала. Ансыз нихәлләр итәрмен?..
Һәм Гайшә, үзе дә сизмәстән, кинәт сулкылдап куйды.
Галия әбисенә атылды һәм аны кочып алып, күкрәгенә кысты.
– Тукта әле, әни, син нәрсә?! Мин бит әле аны алып китәргә кайтмадым.
Киресенчә, бик авыр булмаса, беренче классны синдә генә укысынмы әллә, дип әйтмәкче идем... – диде Сәлия, бик үтенгәндәй, әнисенең күзләренә текәлеп. – Шәһәр җирендә миңа кыен булыр. Эшем сменалы. Озата да, каршы да ала алмам. Аннары... аннары... үз тормышым да көйләнмәгән бит әле... – дип өстәде ул, уйчанланып, әкрен генә.
Гайшә әби, иңнәреннән авыр йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйды. «Бу бала да үзгәргән, җанына җылы йөгергәнме, кайгы-хәсрәт җиле тигәнме?..» – дип уйлана-уйлана, җил-җил атлап, табын әзерли башлады.
Шулай итеп, тагын байтак гомерләр үтте. Ул арада инде Галия сигезенче сыйныфны тәмамлады. Мәктәптә дә ул, өйдәге кебек үк, бик тырыш, тәртипле һәм ярдәмчел иде. Гел бишлегә генә укуы белән дә сөендерә иде ул әбисен. «Каян килгән бу балага мондый якты гакыл? Бабасы да укымышлылардан түгел иде, үземне әйтмим дә инде... Әнисе дә укып куандырмады. Өйрәтүче кеше дә юк бит балакаемны, һәммәсенә үз зиһене белән төшенә, үз башы белән ирешә бит...» – дип, исе-акылы китеп, сокланып туя алмый иде ул аңа. Мәктәптә сигез ел буе аның фотосы Мактау тактасыннан төшмәде.
Өйдә дә, йорт-җир арасында да хәзер инде бөтен эш диярлек Галия кулына күчкән иде. Нечкә билле, зур зәңгәр күзле, көләч йөзле бу кыз бала озын толымнарын җилфердәтеп, җил-җил атлап, әле чишмә юлыннан үтә, әле ишегалдында маллар янында кайнаша, әле бакчада чагылып китә иде.
Кая гына бармасын, кем белән генә сөйләшмәсен, күзләр Галиягә текәлә, аның алсу битләреннән кешеләр күңеленә нур сирпелгәндәй, йөзләр яктыра, йөрәкләр сафланып киткәндәй була иде.
Әбисе өчен дә үлеп тора ул, аңа бөтен серләрен сөйли, шаян сүзләр белән көлдерә дә, мәктәптә төрле темаларга язган иншаларын укып, елатып та ала иде. Өстәвенә фермада бозаулар карашырга да өлгерә!
Тик соңгы вакытларда Гайшә әби Галиясеннән аерылып каласы көннәре турында һаман ешрак уйлый башлады. Аның кулына чемодан тотып, өйдән чыгып китүен күз алдына китерә дә, йөрәгенең чәнчешеп әрнүенә түзә алмыйча күз яшьләренә ирек куя. Ансыз калган, җансыз калган өе, тәрәзә төпләрендәге яран гөлләре, ишегалларындагы маллары күз алдына килә дә йөзен куллары белән каплап: «Әй Ходаем, Галиямнән аерганчы, алдан минем тәнемне җанымнан аерырга оныта күрмә, Ярабби!..» – дип, күз яшьләренә буыла-буыла, Аллага ялвара башлый иде.
Беркөн шундый хәленә Галиясе тап булды аның. Кайчан кайтып кергәнен дә абайламый калды шул. Кыз, куркуыннан күзләрен зур ачып, әбисенә карап тора иде. Аның соңгы сүзләрен ишеткәч, ул хәлне аңлап, атылып барып, әбисен кочып алды.
– Беркайчан да, беркайчан да, беркайчан да ташлаячак түгелмен мин сине, әбекәем! Бу турыда башыңа да китерәсе булма, белдеңме, ишеттеңме, юләркәем минем?! – диде ул, кайнарланып, әбисенең күз яшьләренә чыланып беткән битләреннән, чал чәчләреннән үбә-үбә. – Әй әбкәй, әбкәй! Үзебезнең авылдан да, үзебезнең Серле Күлдән дә, үзебезнең иркен басу-кырлардан да матуррак җирләрнең, синнән дә ягымлырак, синнән дә әйбәтрәк кешеләрнең булуы мөмкинме соң бу дөньяда? – дип куйды ул аннары әкрен генә, әбисенең аркасыннан кочкан килеш, әллә ничек уйчанланып китеп.
– Шулай дисең дә бит, ә укуың?.. – диде аңа каршы әбисе, шикләнебрәк карап.
– Әбекәем! Теләгән кешегә читтән торып укырга да була бит ул! – диде Галиясе, янә күзләрен очкынландырып.
– Әйе шул, – диде Гайшә әби, җиңел сулап һәм бәхетле елмаеп, Галиясенә сыенды.
«Ничек болай була икән соң инде бу? – дип уйлый иде Гайшә әби соңыннан еш кына, бу хәлләрне исенә төшереп. – Әнисен ничек иркәләп, өрмәгән урыннарга да утыртмыйча карап үстердем, ә үзем өчен дә, кешеләр өчен дә Галиям кебек игелекле, Галиям кебек уңган бала булмады. Ә бу сабый бит кечкенәдән нәни генә куллары белән һаман эшкә үрелде. Үзем белән идән юды, үзем белән кер чайкады, үзем белән түтәлләр утады, фермага йөрде».
«Башкача мөмкинлегем дә юк иде шул инде, ни хәлләр итмәк кирәк», – дип уйлады ул, моның шулай булуына көенергә дә, сөенергә дә белмичә.
«Ә күңеленең изгелеген, яктылыгын әйт әле син аның! – дип дәвам итте ул үзенең татлы уйларын. «Беркайчан да, беркайчан да ташлаячак түгелмен...» – ди бит, рәхмәт төшкере бала. Әнисенең бөтенләй киресе булып үсте бит. Ничек шулай була икән соң бу? Күр инде... Тик ни генә әйтсәң дә, шунысы бәхәссез: гомерем буе көткән бәхет картлык көннәремдә килде миңа. Зур бәхет...» дип арынды ул үзенең катлаулы, авыр уйларыннан һәм яшь аралаш шатлыклы елмаеп куйды.

Резеда Вәлиева

#укы

98 89 ER 2.9495
#меңдәберхикәя

Беренче туй

Рәлифә иренә яратып чыкмады. Анасы ирегеннән уза алмаганга, аның сүзен сүз итеп кенә Хәйбуллага чыкты. Уналты яшьлек кыз үз мәхәббәтен очратырга, бердәнбер пары белән гаилә корырга, балалар үстерергә хыялланмады түгел. Бигрәк тә җәйге җылы төндә хуш исле сәндерәдә кунганда, кич йөреп кайткан апасы Хәмидәнең егетләр белән булган маҗараларын тыңлаганда яшь күңелен моңарчы таныш булмаган тойгылар җилкендерә, иләсләндерә иде. Биш кызын бикле сандыкта саклагандай тотса да, азарлар дип куркып бик ирек бирмәсә дә, аналары Мәмдүхага кая инде арада бер чая, чибәр Хәмидәне биктә тота алу! Калган дүрт туганы әвен базарына киткәндә үткер кыз кача-поса кич чыга: йозаклы сәндерә ишегенә якын да килми, ә түбәнең бер-ике тактасын кубара да шуннан җай гына аста көтеп торган егет кочагына шуып төшә. Иртән аналары килеп тикшерүгә, йозак та, кызлар да урынында... Тирә-яктагы егетләрнең башын әйләндереп арыгачмы, вакыты җитепме, егерме яше яңа тулган Хәмидәсе күрше авыл егете Хәйбуллага тормышка чыгам дигәч? әнисе сөенеченнән нишләргә дә белмәде – кирәгеннән артык чая кызының итәгенә бала күтәреп кайтып керүеннән бик өркә иде Мәмдуха. Бозылганчы, кеше теленә менгәнче котылуың хәерле бу дәртле кызыйдан! Кемгә охшап тугандыр бу Хәмидәсе – Мәмдуха үзе дә баш бирмәслек шук, чая булмады, сугыш яраларыннан мантымаган мәрхүм аталары да тыныч, сабыр холыклы иде. Чибәрлеге, сылулыгы өстенә телгә дә үткер, җыр-биюгә дә оста үзе. Башка дүрт кыз Хәмидәнең күләгәсе, шәүләсе астында үсте дияргә дә була. Апаларыннан уздырып, алардан алда кияүгә чыгарга булгач та, беркем дә аңа каршы килә алмады. Берьюлы әллә ничә егет белән йөргән Хәмидәнең тизрәк ир хатыны булып басылып яши башлавы кызларга да, әниләренә дә тынычлык китерер төсле иде. Хәйбулласы да начар егет түгел. Күрше авылда гына түгел, тирә-якта данлыклы механизатор. Мәмдуха йортында туйга әзерлек башланды, ыгы-зыгы купты.
Тик бизәкле сандыкка салынган әзме-күпме бирнә дә, булачак кәләш өчен әзерләнеп куйган зәңгәр көянтә белән яңа чиләкләр дә өйалдына куелган килеш торып калды – сөлгеле атларга җигелгән тарантаска утырган кияү егете һәм туй кунаклары килеп туктаганда Хәмидә өйдән чыгып качкан иде инде. Табын әзерләшеп йөргән Хәмидәсен анасы кай арада күздән яздырды да, кай арада тегесе олы юлга илтә торган әрәмәлеккә чыгып йөгерде – беркемнең дә башына сыймады. Артыннан кеше йөгертсәләр дә, кызның куак ботакларына эленеп калган ефәк яулыгыннан башка нәрсә тапмадылар. Үзен ил алдында рисвай иткән кызына бик рәнҗеде Мәмдуха. Аннан да ныграк кияү егете Хәйбулла өзгәләнде. Гаилә корам, дип өмет баглап йөргән кызың туй көнендә ташлап качсын әле! Моннан да ачырак, моннан да күңелсезрәк хәл бармы икән?! Кызлар да, туйга җыелган кунаклар да бик кайгырыштылар. Дөньяда булмаган бу хәлгә карап, Мәмдуханың бер туган апасы аны читкә чакырды: “Сеңлем, ул хәтле бетеренмә. Әнә Рәлифәңне бир теге качкын кыз урынына!” Мәмдуха икеләнде: “Риза булырлармы соң?” Шулай, ил алдында оятка калмас өчен генә диярлек, Хәйбулла Рәлифәгә өйләнде. Ә Рәлифә әнисенең сүзен екмас өчен генә җизнәсе булырга тиешле Хәйбуллага тормышка чыкты.
Рәлифә белән Хәйбулланың мәхәббәт учагы җылытмаган уртак тормышы башланды. Бер-бер артлы туган ике уллары да мәхәббәт җимеше түгел, ә бары тик ир белән хатын кылган якынлык нәтиҗәсе генә иде. Сөю ялкыны Хәйбулланың йөрәген көйдерде көйдерүен. Ир башта Хәмидәне оныта алмый газапланды. Күңеленә ул салган яра бик озак төзәлде. Йөрәк җәрәхәтен хәмер белән баскан чаклары да булды. Эчеп кайтып хәтта хатынына кул да күтәргәләде. “Күземә күренмә!” – дип өйдән куды. Башка чакта барлыгы-юклыгы да беленмәгән кайнанасы ир белән хатын тавышланганда араларына керде, киленен яклап үз сүзен әйтте. Язмышына буйсынып, Рәлифәнең балалары хакына, гаиләсе хакына теше-тырнагы белән ябышып тормыш көтәргә тырышуы да эзсез булмады. Рәлифә иренең сызлануын күреп барлык сабырлыгын җыйды. Мәхәббәткә тарыма, тарысаң арыма, дип юкка әйтмәгәннәр шул. Хәйбулласы шул җавапсыз, бәхетсез мәхәббәткә тарыган иде шул аның. Җылы карашы, якты йөзе, тәмле сүзе белән Рәлифә Хәйбулласының йөрәгеннән хыянәтче апасын кысрыклап чыгарырга тырышты. Ире өчен назларын жәлләмәде. Әкрен-әкренләп иренең күңелен яуларга тырышты.
Туган булгач, Хәмидә белән алар күрешми, аралашмый яши алмады. Туйда булсынмы, кунакта булсынмы, очраштылар. Беренче елларда Хәмидәне күрүдән Хәйбулланың йөзе караңгылана, карашына әйтеп бетермәслек сагыш куна иде. Кунактан да ир үз-үзен белештермәслек итеп исереп кайта иде. Рәлифә белән тормышлары көйләнә башлагач, бәхетсез мәхәббәте ирне җибәрде, ахры, Хәмидәне оныта башлады. Тегесенең кемгәдер тормышка чыгуы да бик вакытлы булды кебек. Һәрхәлдә, Мәмдуха да, кызлары да Хәмидәнең яшьлектә калган ялгышы хакында хәтерләмәскә, онытырга тырышты. Алар ихлас күңелдән Рәлифә белән Хәйбуллага бәхет кенә теләде. Ә күптән көткән бәхет Рәлифә белән Хәйбулла йортына да килде. Дөресрәге, Рәлифә аны үз куллары, үз тырышлыгы белән төзи белде. Иренә назлы хатын, кайнанасына кайгыртучан килен, балаларына яхшы ана була белде. Дөнья йөген ире белән бертигез тартты. Теше-тырнагы белән төшкән йортына ябышып ятты. Тырыша торгач, алар зур таш йорт салып керделәр. Күпләп мал тоттылар. Механизатор Хәйбулла алдынгылыктан төшмәде. Районда иң күп сөт савучы Рәлифә булды. Үсә төшкәч, ике балаларын укытып кеше иттеләр. Бергә үткән чирек гасыр гомерен барлаганда Хәйбулла шуны гына белә – Рәлифәдән дә яхшы, аңардан да булдыклы, аңардан да назлы хатын юк бу дөньяда! Чибәррәкләре, чаяраклары, дәртлерәкләре бардыр, тик алар Хәйбуллага кирәкми. Аңа бары тик Рәлифәсе генә кирәк! Ә Рәлифә язмыш ялгышы аша булса да Хәйбулласы белән кавышканга сөенеп бетә алмый. Соңлап булса да алар йортына да бәхет килде, ир белән хатын арасына яшь чактагыдай иләс-миләс түгел, ә гомерлек сыналган мәхәббәт килде. Төннәрен иренең киң күкрәгенә сыенып күңелен биләгән тойгылардан изрәп ятканда Рәлифә теге вакыттагы адымы өчен апасы Хәмидәгә карата хәтта рәхмәт хисләре дә тоя. Туй вакытында Хәмидә Хәйбулланы ташлап качмаса, Рәлифәнең язмышы кемгә бәйләнер, киләчәге нинди булыр иде, билгесез. Ә Хәмидәгә килгәндә, ул беренче ире белән озак яши алмады. Ике яшьлек баласын иренә ташлап чыгып китте. Аннары тагын тормышка чыкты. Тагын аерылды, тагын чыкты... Улы белән кызы туды. Эчкече иренә ияреп эчә башлады. Язмышы аңа искиткеч чибәрлек бирсә дә, акыл ягын кызганган иде шул, ахры. Шул акылын Хәмидә тормыштан да ала белмәде, үз ялгышлары аша да җыя алмады. Беренче иренә ташлап калдырган улын үги әнисе үз баласыдай күреп үстерде. Укытты, кеше итте. Анысы зур кеше булды. Тик әнисен күрергә генә бик ашкынып тормый. Азаккы иреннән туган кызы белән улы да хәмердән айнымаган аналарыннан читләшкәннән-читләшә баралар. Чибәрлеге шиңгән, олыгая барган Хәмидә җимерек өйдә берьялгызы калды. Нишлисең, һәркем бу тормышта үз юлын үзе сайлый.
Ә Рәлифә белән Хәйбулланың бүген көмеш туйлары. Аларның егерме биш яшьлек бәхет агачы елдан-елга үсә генә бара. Инде тамырларын тирән җибәрде бу агач. Инде җимешләрен дә бирә – Хәмидулла белән Рәлифәнең ике оныгы үсеп килә. Үз гомерләренә Хәйбулла белән Рәлифәнең бүген беренче, чын туйлары!

Физәлия Дәүләтгәрәева

#укы

87 57 ER 2.4979
#меңдәберхикәя

Качу

- Әллә кунак бар инде, кем дисәм дә ялгышам ахры, - дип сөйләнә-сөйләнә Нурислам намазлыгын җыеп төреп алып куйды.

-Исәнме, Нурислам, Хәнияне эзләп килгән идем мин. Мин бу – Рәшидә, Хәнифне таныр идеңме соң?!?

- И, Рәшидә, син бит бу, әйме. Тавышың гына үзеңнеке калган бит, калганын тормыш үзгәрткән ахры.

- Бардыр инде, бардыр, яшь тә бара бит – 70 не куып киләбез.

- Бәрәкалла, нишләп ишек катында торасың, уз әйдә, уз, килгәч кунагым булырсың, - дип, Нурислам Рәшидәне җитәкләп үк диярлек түрдәге кәнәфигә әйдәде. – Хәзер чәйләп җибәрербееззз, Алла бирсә.

- Хәния өйдә юкмы әллә, кая китте?

- Китте ул, кайтмаска дип китте, өч ел була инде кышка.

- Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын, дога кылыйк, Нурислам.

- Бик ярата идем, җанымны, бик читен аннан башка. Һаман әле өйрәнеп булмый. Үзегезнең хәлләр ничек соң, Хәниф исән-саумы?

- Ул да, гүр иясе инде, авырып үлде, - диде Рәшидә, өйдә тынлык урнашты. Бу вакытта кем нәрсә турында уйлагандыр, тынлыкны чәйнүк сызгырган тавыш бозды.

- Чәй, чәй эчик, юлдан арыгансыңдыр. Чәйләп алыйк булмаса.

Алып килгән күчтәнәчләрен өстәлгә куйды да Рәшидә, үз хәлен сиздерәсе килмичә:

- Юл да ерак, мәшәкатьләнмә, Нурислам, мин кузгалыйм булмаса, - диде.

- Ни сөйлисең син, хәзер ахшам җитә, кояш байый. Төнгә каршы юлга чыгармыйм, - дип кырт кисте Нурислам.

- Мәшәкать булам бит инде, - димәкче иде дә,

Нурислам Рәшидәгә бер генә күз сирпеде, әби шунда ук ачкан авызын япты.

Алар сөйләшә-сөйләшә тәмләп чәй эчтеләр, Рәшидәнең инде күптәннән бик күптәннән мондый тыныч тәмле чәй эчкәне юк иде.

- Син Рәшидә менә монда башыңны терәп, бер аз ял итеп ал, мин тыштан әйләнеп керәм.

Рәшидә йомшак мендәргә башын тигерүгә, изрәп йоклап китте. Күпме йоклагандыр, ул уянганда бөтен җир караңгы иде. Әллә үлгәнмен инде мин дип уйлады ул. Кыймшанырга да куркып, бармакларын сак кына селкетеп, тирә-юньне капшап карады. Аста йомшак, өстә йомшак, әллә Ходаем җәннәттә ятам инде. Бертын яткач, әтәч кычкырган тавыш ишетелде: “Таң әтәчләре фәрештәләр күргәч кычкыра диләр, теләкләр теләргә кушалар... И, Ходаем, калган гомерләремне шушындый тыныч тормышларда яшәп бетерергә насыйп итсәң иде. И, Ходаем, и Ходаем”.

Шулчак Нурислам торып, тәхәрәтләнеп керде дә иртәнге намазын укып, кире урынына менеп ятты. Рәшидә дә уйлана торгач, тагын татлы йокыга талды.

... – Рәшидәм, акыллым, мин килдем. Кара әле сиңа нәрсә алып килдем, матурмы?- дип, Хәниф кулындагы ап-ак башмакларны хатынына сузды. – Мә ал, җаным, ки, бигрәк килешә үзеңә. Гел салма, ләкин саклап ки, тузан кунмасын, сөртеп кенә тор.

- И бигрәкләр дә килешлесен сайлагансың, рәхмәт инде.

- Ә бу искеләрен миңа бир, мин аны үзем белән алып китәм, сиңа кирәкми инде алар.

- Бәй, кирәкми дип, эшкә сөйрәрмен.

- Юк, сөйрәмә, ул сине ямьсез күрсәтә, - диде дә Хәниф башмакларны алып чыгып китте һәм Рәшидә уянып китте дә, бертын аптырап ятты. Нәрсә булды соң бу? Төшме, өнме дигәндәй, Хәниф белән аермачык сөйләштек бит, ул миңа башмаклар бирде, искесен алды түгелме соң? Иртән күргән төш чынга аша, алды арты хәерле булсын Ходаем, яхшыга, күңел тынычлыгына юрыйк.

Тыштан аяк очларына гына басып Нурислам керде.

- Менә кунагым да уянган, йокы тәмле булдымы? Бик арган булгансың ахры. Кичә яккан мунчага да уятырга кыймадым. Хәер, бүген дә кайнарладым, бар Рәшидә, рәхәтләнеп юынып чык, - диде Нурислам Рәшидәгә сөлге тотырып. Рәшидә оялуыннан бер сүз дә дәшә алмады, тып- тын гына торды да, мунчага китте. Мунчада кат-кат ышкынды, шакшыларымны кырып юыйм дип тырышты. Коенып госелләнгәч, үзе дә җиңел сулап куйды.

Ул өйгә кайтканда Нурислам өстәл хәстәрләп йөри иде. Башта аш ашадылар, ә аннан тәмләп чәй эчтеләр. Яшь чакларын искә алып гапләшеп утырдылар.

- Балаларың исән-саумы соң, Рәшидә, кайталармы?

Бу сорау Рәшидәнең йөрәгенә хәнҗәр белән кадаган кебек яңгырады.

Иң курыкканы шул иде бит:

- Юк, минем балаларым юк, - диде ул кырт кисеп.

Нурислам да кабат бу турыда сүз кузгатмады. Алар өстәлне җыештырдылар да, ишегалдына чыктылар, андагы хикмәтләрне барладылар.

.... Кычкырып, акырып ята торгач, Илдус та урыныннан торырга булды. Тотына-тотына өстәл янына барды. Буш савыт-сабаларны кайсын кая алып томырды. Болдырга чыгып, каты гына итеп бер сүгенде дә, аяк астында аунап яткан чүәкләрне тибеп-тибеп җибәрде. Әнисен абзар-кура арасыннан эзли башлады. Сатар әйбер дә юк, соңгы тавык-сарыклар, көрәк-сәнәкләр күптән аракыга алышып эчелде. Нишләргә соң әле? Илдус тонган күзләрен акайтып, урамга атылып чыкты. Үтеп баручылар аңа карамаска тырыштылар, ә ул теленә ни килә, шуны әйтеп, һәркем артыннан акырып калды.

- Рәшидә карчыкны күрмәдеңме? Минем җен карчыгын күрмәдегезме? – дип, әллә ничә кешедән сорады, ләкин җавап бирүче генә булмады. Бер кат урамны әйләнеп кайтты, ары сугылды, бире сугылды. Инде баш төзәтергә бер чара да таба алмагач, ир өйгә кереп, актарына башлады. – Шешә, кара әле шешә, вот бу җен карчыгы, яшереп тоткан бит, - дип, кабалана-кабалана бөкене каерып ачып, скипидар дигән язуны да укып тормыйча, шешәдәге сыеклыкны голт-голт йота башлады.- Ах, булды бу, - диде дә урынына барып ауды һәм шуннан соң күзләрен ачып, үз аяклары белән җиргә баса алмады. Аның үле гәүдәсен ике көннән соң гына күршеләре табып алды. Авыл халкы ничек кирәк, шулай итеп аны күмеп тә куйдылар. Ә Рәшидәнең югалуы да авыл халкын пошаманга төшерде: “Үтереп базга салмады микән дип, бөтен тирә-юньне актарып эзләп чыктылар. Колхоз рәисенең: “Сеңлеләренә китте” дигән сүзеннән соң гына бераз тынычланып калдылар, ләкин кемдер сеңлесенең күптән үлүе турында әйткәч, тагын пошаманга төштеләр. Кемдер Рәшидәне гаепләде, кемдер улы Илдусны эт урынына сүкте. Күрше-тирә авыллардан сораштырып карадылар, хәбәре булмагач, беразга тынып калдылар.

...Өйлә намазын Рәшидә белән Нурислам бергә укыдылар.

- Мин кайтыйм инде, Нурислам, бик озак кунак булдым, сиңа мәшәкать ясадым. Бик кадерләдең, хөрмәтләдең, рәхмәт яусын сиңа, - дип, Рәшидә урыныннан кузгалды.

- Менә нәрсә Рәшидә, күрәм син бик акыллы хатын, син дә ялгыз, мин дә ялгыз дигәндәй, син килгәч. миңа да күңелле булды, ялгызлык читен бит... Балаларың ни....Балаларның үз тормышы инде, әти күңелеңә якын кеше таба алсаң, без риза диделер алар.

- И, Нурислам, минем бер нәрсәм дә юк бит, ни йортым, ни..

- Миңа бер әйбер дә кирәкми, миңа картлык көнемдә иптәш кирәк, шул гына.

- Нурислам, кешеләр ни әйтер?

- Без бала-чага түгел, кеше сүзенә карап тормыйбыз инде.

- Мин риза, Нурислам.

Рәшидә үзен чын хуҗабикә итеп хис итә башлады. Ныклап торып эшкә кереште, йортны чиста тотты, көн саен кайнар ризыгын пешерде, яшь чагындагы кебек дәртләнеп башкарды ул һәр эшен. Балалар да якын иттеләр, яратып, “Рәшидә апакай” дип дәштеләр. Ни генә булса да, Рәшидәнең уеннан бер нәрсә китмәде – Илдус кына сизмәсен, Алла сакласын. Нурисламны да харап итәр, Алла сакласын. Шулай да беркөнне Рәшидә Нурисламга авылга кайтып киләм әле, пенсияне монда күчертик дип, юлга кузгалды. Пенсия хикмәтләре артык мәшәкать тудырмады, авыл җирлегендә дә Рәшидәнең исән икәнен күргәч, җиңел сулап куйдылар. Рәшидә Илдус турындагы хәбәрне ишеткәч, бер нәрсә дә уйламады: “Авыр туфрагы җиңел булсын”, – дип, дога кылды да, йортына кереп, әйләнеп чыкты. Аунап яткан әйберләрне алгалап куйды, бер килеп, искеләрне яндырырбыз әле, булмаса диде дә, юлга ире Нурислам янына кайтырга дип юлга кузгалды.

Миләүшә Хәсәнова

#укы

50 54 ER 2.1616
Бәйрәм җитә,
Әни, төп нигездә
Котлар идек сине җыелып...
Андый чакта,
Кемдер кайтыр диеп,
Куя идең алдан җыенып.

Камыр басып,
Иртүк мичкә ягып,
Көтә идең чәйләр кайнатып.
Әйтерсең лә,
Бәйрәм сиңа түгел,
Безгә иде кебек һәрвакыт.

Их, әнием!
Үз бәйрәмеңдә дә
Һич утырып тора белмәдең.
Хәзер инде
Чөйдә генә тора
Мич алдында йөргән күлмәгең.

Ял белмәдең,
Бәйрәм дә күрмәдең,
Гел почмакта йөрден тыпырдап.
Юк, ялгышам...
Әгәр авыр булса,
Әйтер идең бер сүз уфылдап.

Әйтми идең...
Әллә инде түздең,
Я, чынлап та, шулай яраттың:
Мичтән чыккан бәлешләргә кушып,
Бар җылыңны безгә тараттың

Бәйрәм булган:
Безгә – сине күрү,
Синең өчен – безне бер сыйлау.
Кинәт.. синсез
Һәм бәйрәмсез итте
Көтмәгәндә килгән зур сынау.

Бу көннәрдә
Уллар, кызлар сөенеп
Туган йортларына ашыгыр.
Котлый алмыйм, әни,
Рухларыңа
Дога булып барсын бу шигырь.

Исхак Фәйзи

#укы

170 43 ER 2.6005
#меңдәберхикәя

​Бала рәхмәте

Хат ташучы кыз Фәвисә, иңендәге соңгы елларда шактый гына “ябыккан” биштәреннән алып, эчке ягына түгәрәк мөһер сугылган, адресы басма хәрефләре белән язылган зур гына конвертны өенә кертеп биргәч, Гөлҗамал карчык бер мизгелгә каушабрак калды. Кайдан гына, кемнән генә алмасын, мондый пичәтле кәгазьләрне хөрмәт катыш шөрләү белән кабул итәргә өйрәнгән әбекәй, икеләнеп, хатка кулын сузды:
− Балакаем, кемнән булыр соң бу хат? Ни язганнар икән?
Фәвисә, йөзендәге җитдилеген югалтмыйча, вакыйганың бик тә мөһимлеген раслагандай, әбигә “пәдпис” куярга кушты:
− Менә шунда куй имзаңны, Гөлҗамал әби.
Ул күрсәткән урынга имзасын булдыра алганча тигез, матур итеп куярга маташкан карчык һаман үзалдына сөйләнде:
− Кемнән булыр икән бу хат? Тилиграмга һич кенә дә охшамаган...
Фәвисә аның саен карчыкның кызыксынуын көчәйтте:
− Зур урыннан бу хат, әбекәй. Бик зур урыннан...
Гөлҗамал карчыкның каушавы йөзенә бәреп чыкты. Пичәтле кәгазь... Юньле җирдән генә булса ярар иде. Бик үк ышанмаска өйрәнде шул ул мондый пичәтле язуларга озын гомере буена. Куркырга өйрәнде. Дәүләт белән арасы бозылмаса да, мондый кәгазьләрдән читтәрәк торуың хәерлерәк...
– Ачып укып кына бир инде, кызым. Минем күзләрем дә күрми. Аңлатып та бирерсең.
Фәвисә ялындырмады, күнеккән хәрәкәтләр белән хатны җәһәт кенә ачып, үзеннән күзләрен алмаган әбигә мәгънәле караш ташлый-ташлый укый башлады: “Хөрмәтле Фагимова Гөлҗамал Хәерзаман кызы! Сезне сиксән яшегез тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Сезгә ныклы тазалык-саулык, тормышыгызда бәхет, озын гомер телибез. Фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәт юллап, хөрмәт белән республика Президенты”. Гөлҗамал әби үз исемен ишетеп, колагыма ишетеләме, дигәндәй тынып калды. Аның олыгайган зиһененә үз исеменә шундый җирдән хат алу, аны, гади авыл карчыгын шундый зурдан зур кешенең үзе дә онытып бетергән туган көне белән котлавы әлегәчә барып җитми иде әле.
− Менә, әбекәй, сине президент хәтле президент котлаган! Озын гомер теләгән. Ә син пенсия алган саен, соңгы тапкырдыр инде, дип теңкәгә тиясең. Так ышту, яшә әле, Гөлҗамал әби!
Әлегәчә ушына килә алмаган Гөлҗамал әби исен җыярга тырышып җаваплады:
− Ярар инде, яман хәбәр булмагач та. Рәхмәт яусын. Ә гомергә килгәндә, анысы бер Ходайга гына билгеле, балам...
Шундый зур урыннан яхшы хәбәр китергән кызны Гөлҗамал әби буш чыгармады. Чәй эчәргә ризалашмагач, көчләп булса да кесәсенә, чәендә җебетә-җебетә ашарга яраткан бер-ике прәник тыкты:
− Мә ал, балам. Ризыктан зур түгелсең...
Фәвисә чыгып киткәч тә, Гөлҗамал әби конвертны кулыннан төшермәде. Менә бит алланың рәхмәте! Дәүләтнең шундый зур кешесе аны да искә алгач ни! Исем-фәмилҗәсен, атасының шәрифәсен тулысынча, дөрес итеп сырлап язуын әйт әле син аның... Президент хәтле президентның аның, гадидән гади карчыкның исемен белүе Гөлҗамал әбине бик тә гаҗәпләндерде. Күрше-тирәләре, авылдаш карчыклары атаганча “Гөлли әби” димәгән бит әле бер дә. Анысы да начар түгел, Гөллие дә. Ә шулай да үз исемен менә шулай ихтирам белән, рәсми рәвештә тулысынча сирәк ишетте сиксән яшьлек Гөлҗамал. Тазалык-саулык, озын гомер теләгән бит әле. Исең китәр... Яхшы эшләдең, дигәнме шунда... Эшләвен эшләде инде Гөлҗамал әби. Лаеклы ялга чыкканчы колхоз дуңгызларын карады. “Витиран мидәле”нә хәтле бар. Аллагашөкер, моңа хәтле пенсиясен түләп килделәр. Дәүләт кешеләренә дә рәхмәт. Бер эшләмәгән килеш алып ят әле шундый акча. Хезмәт көне исәбенә, бригадир кәгазьгә сызып куйган бер таяк исәбенә кара тир түгеп тә мондый акча ала алмаган еллар күп булды. Нишлисең, заманасы шулай булды. Бер ул гына авыр яшәмәде. Ят конвертның бар җирен дә тикшереп чыккан, хәтта исен дә иснәп караган Гөлҗамал әбинең бик тә күңеле булган иде. Шатлыгын кем белән бүлешергә белми аптырап торганда, өстәлдә яткан кәрәзле телефоны шалтырады:
− Алло, әни, бу мин, Гөлсинә. Хәлең ничек, әни?
Буыннары сызлап, төнге йокысын алса да, карчык зарланырга теләмәде:
− Әйбәт әле, балам. Үзегез?
Хәл-әхвәл турында бер-ике сүз алышкач, Гөлҗамал кызына баягы хат турында әйтте. Яшьләрне шак каттырырсың инде! Кызының, бик яхшы, әни, дип коры гына җаваплавы әбинең сабый баланыкыдай нечкә күңеленә тия язды. Бары тик, ялга көт, кайтабыз җыелып, дигәч кенә күзләренә елмаю ишәрасы кунды, тавышында канәгатьлек билгеләре ишетелде:
− Ярар, балам, исән кайтыгыз.
Арка сөяген еллар бөккән, һәр атлаган адымы үзен сиздергән, хәрәкәтләре сүлпәнләнгән гәүдәсен буйсындырырга, тыңлатырга тырышып, Гөлҗамал карчык балалары кайтуына хәстәрләнә башлады. Суыткычта ни барын ачык белсә дә, тагын бер кат анда яткан тавык, сыер итен барлап карады. Пешеренәм дисәләр, оны да җитәрлек, аллагашөкер.Мае-шикәре дә бар. Ач замана түгел. Җитәрлек булсын, дип таякка таянган Гөлҗамал әби, кибеткә барып, тагын тегесен-монысын алып килде.
Тик әбинең алдан кайгыруы юкка булды. Ял җитүгә машиналарына төялеп гаиләләре белән кайтып җиткән ике игезәк кызы, Алсинә белән Гөлсинә әллә ниләр бушаттылар да бушаттылар. Өйгә дөнья купкандай әйбер, төенчек арты төенчек ташыган ике киявенә, дүрт оныгына карап, Гөлҗамал әби, тыныч өендә кинәт купкан бу гарасаттан өреккәндәй, үз урынында тик кенә утыра бирде. Юлдан килгән кунаклар белән җыелышып чәй эчкәч, өстәл өстен җыеп куясы урынга, игезәкләр аны тагын әллә ниләр белән тутыра, бизи башладылар. Бераз аптыраган әнисенә Гөлсинәсе: “Әни оныттыңмени? Туган көнең бит бүген”, − дип, малай-шалайны, ир-егетләрне җилтерәтеп өйдән сөреп чыгарды да, ул ушына килгәнче, өстенә яңа алып кайткан шау чәчәкле күлмәк кидерде, башына матур яулык бәйләтеп тә куйды. Агач күрке - яфрак, адәм күрке – чүпрәк шул. Картайган, олыгайган, яшьлек матурлыгы сүнгән карчык та матурланып, яшәреп киткәндәй булды.
Кызлары, кунаклар көт, әни, дигәч, карчык сөенде дә, бераз борчуга да төште. Менә сиңа кирәк булса! Әниләренә әйтми дә туган көн үткәрергә кайтканнар! Әбекәй әзрәк пошаманга да калды. Туган көннәр үткәреп ятарга һич кенә дә исәбендә юк иде бит! Әз булса да әзерләнер иде ичмаса алданрак белсә. Сый-хөрмәте җитәрме? Инде еллар исәбен үзе югалтса да, балалары онытмаган икән шул... Гомереңнең үткән һәр елы яшь вакыттагы кебек, алга түгел, артка алып бара шул... Җыелып кайтуларын әйт әле син аларның! Рәхмәт төшкерләре. Бер җыелу бер гомер шул. Әллә тагын шулай җыелып була, әллә юк... Өендә кузгалган бу мәхшәрнең сәбәпчесе буларак, балаларына мәшәкать китергәне өчен әби үзен бер яктан уңайсызрак сизсә, икенче яктан алар шулай җыелып кайтканга ул ихлас сөенә иде. Тагын кунаклар килә, диде бит Гөлсинәсе. Кемнәр килер икән? Ходаем, йөзгә кызыллык кунарлык булмасын иде инде... Борчылып урыныннан купкан Гөлҗамал әби кече якка чыкканда үзе кебек уңган кызлары инде онын да тапканнар, бәлешкә камыр да куйганнар, аш та әзерләп яталар иде. Татарда, бигрәк тә авыл җирендә туган көн дигән бәйрәмне сирәк күргәнгәме, йомшак буыннары тагын да җебеп киткән әби бер урынына барып утырды, түзә алмыйча тагын торып басты. Сөйләшеп туймаган ике игезәк, өстәлләргә тәм-том тезә-тезә, ары йөгерде, бире йөгерде. Аларның аяк астында оныклары буталды. Кыскасы, карчыкның тын өендә мәхшәр купты. Кунаклар диде бит әле кызы. Кемнәр килер икән? Радисы кайтырмы икән? Бик тә еракта яши шул балакае. Себернең дә себерендә. Шалтыратуын да кызларга караганда сирәк шалтырата. “Радис улым кайтырмы икән?” − дип бер арада Алсинәсеннән сораган иде, тегесе, белмим шул, бик ачык кына әйтмәде, дигәч, карчык тагын хафага калды. Улының, шундый ерак җирдән вакыт табып, кайта алуына бик ышанып бетмәсә дә, карчык аны аеруча көтә иде. Якында гына яшәгән кызлары ял саен диярлек кайтып торалар. Тормышлары да күз алдында, әниләреннән берни дә яшермиләр кебек. Алар өчен борчылмаска да була. Менә улының ераклыгы гына бәгырьне телә. Шалтыратканда да үз тормышын бик сөйләми, күбрәк әнисенең хәле белән кызыксына. Бала сакалы үссә дә бала булудан туктамый шул. Балакайлар – бавыр ите...
Тиздән ишектә, шау-гөр килеп, кунаклар да күренә башлады. Бер туганнары калмаса да, Гөлҗамал карчыкның ике туганнары, аларның балалары шактый гына иде. Күрше-күлән дә кереп утыргач, сый белән шыгрым тулы ике өстәл янына каршыда яшәгән Фәниядән тагын бер өстәл алып чыктылар. Гөлҗамал карчыкны түр башына утыртып, тантананы кызы Алсинә башлап җибәрде. Үзенә карата мондый зурдан купкан игътибарны сирәк күргән Гөлҗамал әби, бераз кыенсынып, кызының җылы сүзләрен рәхәтләнеп тыңлады. Аллага шөкер, уңды ул кызларыннан да, кияүләреннән дә. Карт көнендә балалары олы терәк. Кайткач та кидереп куйган күлмәгенә өстәп, Алсинәсе үзе бәйләгән кофтаны әнисенә күрсәтте. Аңа кушылып, Гөлсинәсе әнисен кочып алды. Ул да бүләксез калдырмады. Әбинең дин тотканын белеп, өстәлгә шәраб куймасалар да, кече якта җай табып тамак чылаткан кияүләре мактау сүзләренә саран булмадылар. Бер арада, затлы машинасыннан төшеп, колхоз председателе дә кереп чыкты. Заманында алдынгы дуңгыз караучысы булган карчыкның хезмәт юлы турында чатнатып сөйләде, хәтта президентның котлау язуын да кулларына тотып кычкырып укып чыкты. Бүләк урынына бер катыргы кәгазь тоттырды. Аны буш җибәрмәделәр, булганы белән ныклап сыйладылар. Исеме генә калган колхозның рәисе, карчыкның үз пенсия исәбенә булса да утынга кытлык күрсәтмәскә вәгдә биреп, китеп барды. Гөлҗамал эшеннән бүленеп килгән өчен аңа рәхмәтләр укып калды. Җыелган күрше-күлән, туганнар күңелләргә үтәрлек сүзләр әйттеләр. Шөкер, озын гомере буена Гөлли әби күршеләре белән яхшы яшәде, үкенерлек түгел. Биешеп, такмак әйтешеп тә алдылар. Гомеренә күрмәгән бу хәтле хөрмәттән башы әйләнгән бахыркай әби сөенечтән ни кылырга да белмәде. Инде үзен яшисен яшәгән, ашасын ашаган, еллары түгел, көннәре санаулы калган дип санаган карчык мондый бәйрәмне көтми дә иде инде. Шушы муллыктан сыгылырдай өстәл артында, бер-береңне кысташа-кысташа, гөрләшә-гөрләшә үткәннәрне искә ала-ала, якыннарың белән җыелышып утыру нинди зур шатлык! Ул, кунакларга ияреп, бүген яшәреп киткәндәй булды. Шаярды, көлде, көлдерде, җор сүзләр әйтте. Туган көненең төгәл числосын да белмәгән, “пашпырт” алганда елын да чамалап кына яздырган Гөлҗамалны әнисе бәрәңге алганда басуда тапкан өчен “бәрәңге кызы” дип йөртә иде. Менә “бәрәңге кызына” да шушы арада сигез дистә тулды. Сигез көн кебек кенә лә...
Шау-гөр килеп күңел ачкан кунаклар арасында утырган әби ишектән кергән улын беренче булып күреп алды. Чөнки гәүдәсе монда, кунаклар арасында булса да, күзләре ишектә иде аның. Кайтты бит балакае! Кайтты бит Радискае... Шундый ерактан кайтты... Әнисенең шыгрым тулы кеше белән кечерәеп калган өенә чак сыеп, кунакларны ера-ера, Радис карчык янына килде дә кочып алды: “Исән-сау гынамы, әни”. Карчыкның йөрәге шатлыктан кысылып куйды. Менә ул чын бәхет кайда! Әнисен күрер өчен, аны котлар өчен улы әллә кайдан себердән кайтты! Менә бәхет! Радис, сеңелләрен чыркылдата-чыркылдата, берәм-берәм урыннарыннан күтәреп кочты. Күрше-күлән, туганнары белән исәнләшеп чыкты.
Бераз ашап-эчеп алгач, табындагы кунаклар Радиска төбәлделәр. Инде котлау чираты аңарда, карчыкның олы улында иде. Кунак әнисенә бераз карап торды да ерактан сүз башлады:
− Беркемгә дә сер түгел, әни, мин синең үги улың...
Үсмер баладан битендәге җыерчыклары гына аерган ябык гәүдәле әбекәй бу сүзләрдән ничектер бөрешеп, тагын да кечерәеп киткәндәй булды. “Кара, чыннан да шулай бит. Ә мин онытканмын да сыман”, − үзалдына уйланды әби. Тик нинди ямьсез сүз бу “үги” сүзе... Әллә нинди салкынлык бөркелә кебек бу сүздән. Нигә моны искә төшерә икән бүген Радисы?
− Син килгәндә мин үз-үземне дә хәтерләмәгән ике-өч яшьлек бала идем... Аннары менә бу игезәк сеңелкәшләр туды...
Гөлҗамал карчыкның күз алдына, куе томан арасыннан чыккандай, ялан аяклы, пычранган күлмәкле, ертык ыштанлы малай килеп басты... Ике яшьлек кенә булса да, мәрхүмә әнисен онытмаган ятим бала Гөлҗамалны озак кына читсенде шул. Үги әнисе җайлап-көйләп, итәгенә утыртып ашаткач, тәтәй киемнәр кидергәч, уйнаткач, әкиятләр сөйләтеп йоклаткач кенә баланың җаны әкренләп эреде...
Әнисенең йөзендәге үзгәрешне күреп, кызларның берсе, табынның ямен бозарсың, кузгатма, ярар инде җитәр бу турыда, дип Радисны тарткалап та карады. Бүгенге бу тантанада “үгилек” темасы бәйрәмгә җыелганнарга урынсыз кебек тоелды. Кемдер күзләрен читкә борды, кемнәрдер үзара пышылдашып алды. Радис әнисенә карап дәвам итте:
− Әни, үзең дә беләсең инде. Безнең әти йомшак холыклы булды. Безгә кул тидерү түгел, кычкырганы да булмады.
Гөлҗамал, шулайрак булды шул, дигәндәй баш кагып куйды. Әйе шул, мәрхүм ире тормыш көтәргә дә бик һәвәс түгел иде. Нишлисең, дөнья уңганнардан гына тормый. Ә балаларны үстерергә кирәк... Балаларга кычкырып та дәшмәде шул бик тәртип бозган чакта да. Юаш холыклы иде. Шуңа күрә Гөлҗамал өч балага әни дә, кирәк вакытта әти дә булды. Дөньяны да күбрәк үзе сөйрәде. Киткән кешене авыр сүз белән искә алып, рухын борчу ярамас. Гөлҗамал карчык эченнән генә догасын укып куйды.
− Исеңдәме, әни, син мине сигез яшьлек чагымда тал чыбыгы белән ярган идең?
Кунаклар уңасызланып бер-берсенә караштылар. Әллә инде чәчләренә чал йөгергән бу ир көчсезләнгән, картайган анасыннан үги балачагы өчен чынлап та үч ала инде? дия иде аларның карашлары. Тапкан вакыт... Алай дисәң, Радисның күзләрендә ачу, нәфрәт-мазар күренми кебек... Килешәме соң бу? Гөлҗамал карчык иреннәрен чак кыймылдатып җавап бирде: “Исемдә, улым. Исемдә булмаган кая ул...”
Каты куллы булмаса да, тыңлашмаган чакларында балаларына тал чыбыгы күтәргәне бар иде шул Гөлҗамалның. Ана суккан җир тамугта янмас... Авырттырып та сугарга тырышмый иде. Кизәнми дә иде, болай куркытыр, тәртипкә китерер өчен генә... Кызларның искә дә алганнары юк, ә улы менә бит, хәтерли икән... Җитмәсә кеше алдында... Суккан иде шул бер тапкыр Радиска, әйе, суккан иде... Кесәсендә вак акча бик еш югала башлагач, мәктәптә малайны еш кына караклыкта гаепли башлагач, еш кына сугышып тәртип бозгач... Яхшылап әйткәнне аңламагач, суккан иде. Үги итеп түгел, киресенчә үз итеп, бозылмасын, юлдан язмасын, яман сукмакка басмасын, дип суккан иде. Иркәләп, үчтек-үчтек итеп тибрәндереп кенә утырып булмады шул балаларны... Тик нигә искә ала соң моны Радис бүген, әнисенең туган көнендә?.. Нигә кузгата? Бик урынлы да кебек түгел ничектер... Уңайсыз... Җитмәсә, якыннары алдында... Кайбер кунаклар әнә, ирексездән уңайсызланыпмы, ишек ягына карый башладылар... Озын-озак еллар үтсә дә, онтылмаслык рәнҗеде микәнни үги әнисенә? Үзе ачу тоткан да кебек түгел... Хәер, балаңны түгел, үзеңне дә аңламассың кайчак...
− Тәк менә, әни, − дәвам итте Радис, һәр сүзенә басым ясап. – Бүген шушы бәйрәмебездә, туганнарым, авылдашларым алдында мине сеңелләрем белән бер тигез итеп, кадерләп үстергән өчен генә түгел, ә шул тал чыбыгы өчен дә сиңа олыдан олы рәхмәтемне әйтәсе килә. Син бозыла башлаган, зимагурлык юлына баса башлаган малайны ул кыек сукмакның башында ук йолып кала алдың. Бүгенге тулы тормышым белән, бәлки, синең шул тал чыбыгыңа да бурычлымындыр... Дөресен генә әйткәндә, инде үз балаларым үсеп җитеп, үземне акыл кергән итеп санасам да, кайчак синең шул чыбыгың җитеп бетми. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми. Син безгә акылны ана сөте белән бирә алдың. Тормыш ул − яши белсәң кубыз кебек, белмәсәң − дуңгыз кебек. Син өйрәткән белән тормышта юкка чыкмадык. Барыбыз да кеше булдык. − Бер мизгелгә тынып калган Радис, нидер хәтерләгәндәй, карашы белән өй эчен йөгертеп чыкты. − Син миңа үги түгел, чын-чынлап үз әнием булдың. Үскәндә кыерсыту-җәбернең ни икәнлеген дә белмәдем. Мин бит үгилегемне дә үсеп җиткәч кенә белдем. Шулай, бала күңеле бу турыда сизмәслек, белмәслек итеп, кителмәслек итеп, сеңелкәшләремнән аермыйча, бертигез итеп үстерә алдың. Хәер, син дә бу турыда оныткансыңдыр инде... Минем үз балаң булмавы турында... Күңелеңне кузгатсам, кичерә күр мине... Әйтми кала алмадым шул теләгәнемне. Шулай да сөенечләрең күбрәк булсын. Синең бәхетле картлыгың – безнең бурычыбыз. Ә менә бүгенге кебек, синең канатың астына туган йортта шулай җыела алу – олы бәхет.Таза-сәламәт бул! Соңлап кайткан өчен гафу ит, әни.
Себердән кайтканда урау булса да Ырымбур аша кайттым. Шәлләрең булса да, чын, затлы, яхшы сыйфатлы ырымбур шәле ябасым килде иңнәреңә.
Һәм улы, үрелеп, кулындагыҗылы шәлне шул шәл эчендә күмелеп, кечерәеп калган, яңагыннан бәхет тамчылары тәгәрәгән газиз кешесенең ябык иңнәренә япты: “Туган көнең белән, әни! Җылы тәнеңдә тузсын!”

Физалия Давлетгареева

#укы

49 67 ER 2.0988
Кочаклашып бер елыйсы иде...
Вакытың булыр микән бүген, кызым.
Сабыр итеп булмас кебек башка,
Ай-һай, түздем инде, озак түздем.

Елый торган чагым үткән инде.
Шуңа күрә ятлар аңламаслар...
Күңел халәтемә сәерсенеп,
Юатыр сүзен дә табалмаслар.

...Ә син минем җанымнан яралган
Иң-иң якын кешем бу дөньяда.
Әни кешеләрнең иң зур бәхете –
Ярты сүздән аңлар кызың барда.

Син – дәвамчым, син – сердәшем минем,
Киңәшчем дә иң кирәк чагында.
Сирәк күрешсәк тә, җаным белән
Тоям сине һәрчак үз янымда.

Җаным эреп китә, әгәр кемдер:
“Кызың бигрәк үзең кебек...” – дисә.
Бәхет тәхетенең түрендә мин! –
Барлык сыйфатларым сиңа күчсә.

Начар кеше булмадым шикелле...
Иманыма хыянәт итмәдем.
Туры сүзем, тугры эшем белән
Бугазына утырдым күпләрнең.

Йөзгә күпме кара яксалар да,
Акбүз җаным белән каралмадым.
Шуңадыр да синнән башка җирдә
Мине аңлаучыны табалмадым.

Шөкер, озын-кыска гомеремне
Үз-үземә хыянәтсез уздым.
...Кочаклашып бер елыйсы иде,
Вакытың булыр микән бүген, кызым?!

Шәмсия Җиһангирова

#укы

231 24 ER 2.3599