Бер Ходаем, сакла балаларны,
Бар ананың, изге телэге.
Ниләр эшли, исәнме икән диеп,
Көн- төн тибә, ана йөрәге.
Бала- бала , олыгайгач та,
Бала булып кала анага.
Бала кайгыларын күрмим диеп,
Ялвара бит ана, Ходайга!
Рәнҗетмикче бездә әниләрне,
Хәлен белик аның, буген үк.
Иртәгәгә калдырмыйкчы уйны,
Хәер догаларны, без телик!
22.08.12.Лилия.
Статистика ВК сообщества "Күңел көзгесе | Казань Челны Уфа Татарстан"
Күңел, күңел! Бармы синең уйсыз чагың? Уйларымны утын итеп яксам әгәр, Көне-төне янар иде ул учагым. Ф. Яруллин
Количество постов 2 492
Частота постов 335 часов 56 минут
ER
82.50
Нет на рекламных биржах
Графики роста подписчиков
Лучшие посты
Кайтып йөрегез гел балалар
Балаларым кайткач тормыш кайта,
Тукталгандай була картлыгым,
Алар белән бергә яшәү кайта ,
Тулып китә минем шатлыгым.
Балаларым кайткач кояш чыга,
Таралалар кара болытлар,
Нур өстенә нур тулгандай була,
Чабып йөргәч өйдә оныклар
Балаларым кайткач ныгып китәм,
Булган барлык чирләр бетәләр,
Оныкларым мине дер селкетеп,
Барлык чирләремне тетәләр.
Балаларым кайткач өй ямьләнә,
Бәхет касәләре тулалар,
Балаларым,оныкларым минем,
Энҗе бөртекләрем бит алар.
Балаларым кайткач яшәрәм мин,
Гөл,чәчәкләр аткандай була.
Алар белән бергә яз һавасы,
Яшәү дәрте арткандай була.
Балаларым белән оныкларым,
Минем киләчәгем бит алар,
Тормыш җырым дәвам итәр минем,
Кайтып йөрсәгез гел балалар.
Кайтып йөрегез гел балаларым,
Кайтып йөрегез оныкларым,
Сез кайтсагыз гына шат елмаеп,
Ата минем алсу таңнарым.
Шигапов Рифат
04/04/21
Балаларым кайткач тормыш кайта,
Тукталгандай була картлыгым,
Алар белән бергә яшәү кайта ,
Тулып китә минем шатлыгым.
Балаларым кайткач кояш чыга,
Таралалар кара болытлар,
Нур өстенә нур тулгандай була,
Чабып йөргәч өйдә оныклар
Балаларым кайткач ныгып китәм,
Булган барлык чирләр бетәләр,
Оныкларым мине дер селкетеп,
Барлык чирләремне тетәләр.
Балаларым кайткач өй ямьләнә,
Бәхет касәләре тулалар,
Балаларым,оныкларым минем,
Энҗе бөртекләрем бит алар.
Балаларым кайткач яшәрәм мин,
Гөл,чәчәкләр аткандай була.
Алар белән бергә яз һавасы,
Яшәү дәрте арткандай була.
Балаларым белән оныкларым,
Минем киләчәгем бит алар,
Тормыш җырым дәвам итәр минем,
Кайтып йөрсәгез гел балалар.
Кайтып йөрегез гел балаларым,
Кайтып йөрегез оныкларым,
Сез кайтсагыз гына шат елмаеп,
Ата минем алсу таңнарым.
Шигапов Рифат
04/04/21
Балам-бәгърем.
Син бит минем яз кояшым,
Син бит минем бәхет кошым.
Балам-бәгърем,җан сулышым,
Син бит минем тормышым.
Син суласаң,мин дә сулыйм,
Син елмайсаң,мин -көләм.
Балам-бәгърем,җанкисәгем,
Син бит минем бер генәм.
Йомшагым син,бәхетем син,
Син минем киләчәгем,
Нурлар сибеп,балкып торган
Кояшлы гөлчәчәгем.
Балам-бәгърем,синең белән
Иркен минем сулышым,
Синең белән ,сезнең белән
Дәвам итәр тормышым.
Балам-бәгърем,син бит минем
Булган бар юанычым,
Дөньядагы иң бәхетле,
Кадерле куанычым.
Балам- бәгърем,синең өчен
Утка, суга керәм мин.
Бу дөньяның нуры итеп
Бары сине күрәм мин.
Балам- бәгърем,сөенечем,
Балам-бәгърем,таң нурым,
Кулларыма алып сөям,
Назлыйм сине,матурым.
Балам-бәгърем,әй балам,
Балам-бәгърем,җан алмам,
Синең өчен генә яшим
Дөньяларда ,багалмам.
Шигапов Рифат
22/08/2015
Син бит минем яз кояшым,
Син бит минем бәхет кошым.
Балам-бәгърем,җан сулышым,
Син бит минем тормышым.
Син суласаң,мин дә сулыйм,
Син елмайсаң,мин -көләм.
Балам-бәгърем,җанкисәгем,
Син бит минем бер генәм.
Йомшагым син,бәхетем син,
Син минем киләчәгем,
Нурлар сибеп,балкып торган
Кояшлы гөлчәчәгем.
Балам-бәгърем,синең белән
Иркен минем сулышым,
Синең белән ,сезнең белән
Дәвам итәр тормышым.
Балам-бәгърем,син бит минем
Булган бар юанычым,
Дөньядагы иң бәхетле,
Кадерле куанычым.
Балам- бәгърем,синең өчен
Утка, суга керәм мин.
Бу дөньяның нуры итеп
Бары сине күрәм мин.
Балам- бәгърем,сөенечем,
Балам-бәгърем,таң нурым,
Кулларыма алып сөям,
Назлыйм сине,матурым.
Балам-бәгърем,әй балам,
Балам-бәгърем,җан алмам,
Синең өчен генә яшим
Дөньяларда ,багалмам.
Шигапов Рифат
22/08/2015
Тормыш кадерен белик!
Һәр иртәбез хәерле башлансын,
Көннәребез уңышлы булсын,
Йөрәкләргә күңел җылылыгы,
Шатлык, бәхет белән наз тулсын.
Сокланыйк без җәйге яңгырларга,
Матур итеп яуган ак карга,
Куанышып яшик һәр мизгелгә,
Күңелләрдә саф хисләр барда.
Ике килмибез бит дөньяларга,
Тормышның без кадерен белик,
Олыларга хөрмәт белән карыйк,
Балалардан игелек күрик.
Кояш көлеп карап торсын күктә,
Баш очында болыт булмасын,
Илләр тыныч торсын, имин булсын,
Һәм күзләргә яшьләр тулмасын.
Һәр көнне дә сөенеп үткәрик,
Рәхәтләнеп дөньяда яшик,
Сандугачлар кебек сайрашыйк та,
Күгәрченнәр кебек гөрләшик.
Шигапов Рифат
09/02/22
Һәр иртәбез хәерле башлансын,
Көннәребез уңышлы булсын,
Йөрәкләргә күңел җылылыгы,
Шатлык, бәхет белән наз тулсын.
Сокланыйк без җәйге яңгырларга,
Матур итеп яуган ак карга,
Куанышып яшик һәр мизгелгә,
Күңелләрдә саф хисләр барда.
Ике килмибез бит дөньяларга,
Тормышның без кадерен белик,
Олыларга хөрмәт белән карыйк,
Балалардан игелек күрик.
Кояш көлеп карап торсын күктә,
Баш очында болыт булмасын,
Илләр тыныч торсын, имин булсын,
Һәм күзләргә яшьләр тулмасын.
Һәр көнне дә сөенеп үткәрик,
Рәхәтләнеп дөньяда яшик,
Сандугачлар кебек сайрашыйк та,
Күгәрченнәр кебек гөрләшик.
Шигапов Рифат
09/02/22