Статистика ВК сообщества "Иң шәп рецептлар |Казан Уфа Челны Татарстан Башк"

0+
Сыналган рецептлар: татар ашлары, тортлар, салатлар, заготовки, нарезки һ.б

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Кыярларны тозлап бетермәдегезме әле? Бетермәгән булсагыз, без сезгә бик тә шәп бер рецепт тәкъдим итәбез. Татар блогеры, аш-су остасы Мәрьям Миңнегулованың сыналган рецепты ул. 
Кыярларны юып, бераз салкын суда тотабыз. Ул арада банкаларны парландырып алабыз.
Парландырылган банка төбенә укроп, карлыган яфрагы, чия яфрагы, сарымсак салып, кыярларны тутырабыз. Кыярлар өстенә кайнап торган су коябыз. 15 минуттан бу суны түгәбез. Түгәбееееззз! 
Тозлык – рассол ясыйбыз. 
2 литр суга 0,5 стакан шикәр комы, 2,5 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе салып, кайнатып чыгарабыз. Тәмләткечләрне үзегезгә карап салыгыз. Мәрьям ханым борчаклы кара борыч, канәфер дә сала. 
Кайнап чыккан тозлыкны банкаларга бүлеп салып, шунда ук калай капкач белән томалыйбыз. 
Мәрьям Миңнегулова

2325 0 ER 11.3693
Бу рецепны язмыйча булдыра алмыйм .Анын тэмлелеге .
Ясавы да жайлы гына .Эре кыярлар да ярый.

3-4 кг кыярны телемлэп турыйсыз, шуна 500 гр томат пастасы( мин купме бар шуны салдым , 400 тирэлэре иде) ,1 стакан песок ,1 стакан под май , 2 аш кашыгы тоз ,2 баш сарымсакны турарга вак итеп ,но теркадан чыгарсан эйбэтрэк ,1 чэй калагы тоелгэн кара борыч .ШУШЫЛАРНЫ САЛАСЫН ДА БОЛГАТАСЫН ,3 СЭГЭТЬ ТОРА .АРА ТИРЭ БОЛГАТЫП АЛАСЫН .
Аннары 15 минутлап кайнатасын ,180 мл уксус саласын ,стерильлэнгэн банкаларга тутырасын .
Авт. Фируза Гатина

1782 0 ER 8.5213
Кабачковая икра

Үзем яратып ясый торган кабачки икрасы сезнең өчен, Сездән лайклар, комментарийлар.
Майонезлы кабачки икрасы. Без шуна өстенлек бирэбез..

3 кг кабачкины мясор-ан үткәрәбез,100 гр көнбагыш мае,250 гр томат.пастасы, кухмастер яхшы,250 гр майонез,150 гр песок(6 аш калагы дигэн суз), 2 чәй калагы тоз салып барысын бергэ болгатып кайнатырга куябыз...Сәг.ярым кайнагач 1 баш сарымсакны үткәреп салып, тагы 10 минут кайнатабыз да 2-3 чэй калагы 70% уксус кислотасы салып ябып куябыз.Чыгышы 6 банка ярты литрлы чыга.
Мәрьям Миннегулова

1254 0 ER 6.0362
КАРЛЫГАН КАЙНАТМАСЫ

15 стакан кара карлыган өчен 6 стакан суга 10 стакан шикәр комы кушып, 20 минут кайнатырга.

Юылган карлыганны салып кайнатып чыгарып, 5 минут кайнатырга һәм плитәне сүндереп, 15 стакан шикәр комын кушып болгатырга. Шикәре эреп беткәнче болгатып торырга. Стериль банкаларга кайнар килеш тутырырга. Бик тәмле желе сыман кайнатма барлыкка килә.

Мәрьям Миңнегулова

1194 0 ER 5.8051
Алма пирогы

Бу пирогны пешереп карасагыз, нишләп мин моны элегрәк пешермәдем икән диярсез😄 Ул шундый тәмле, йомшак...кыскасы-телне йотарлык.
Пешергән кебек тә түгел, ул өстәлдән шунда ук юк була.

Безгә кирәк булачак:
Камыр өчен:
- 100 г сыер мае
- 100 г каймак
- 200 г он
-3 аш кашыгы шикәр комы
-1 чәй калагы разрыхлитель (яки 1⁄2 чәй калагы сүндерелгән сода)
Эчлек:
- 500 г татлы алма (бакча алмасы булса яхшырак)
- 200 г каймак
-150 г шикәр( мин азрак салам ~90-100г)
-1 йомырка
- 2 аш кашыгы он
Башта камыр ясыйбыз: йомшак сыер маен шикәр комы белән болгатабыз. Каймак өстибез, кабат болгатабыз.
Разрыхлитель белән болгатылган он салып, камыр басабыз. 20-30 минутка суыткычка озатабыз.
Эчлек өчен каймак, шикәр комы, йомырка һәм онны бергә кушып болгатабыз, бераз күпертәбез.
Алманы кабыгыннан чистартабыз һәм юка телемләп турыйбыз.
Камырны суыткычтан алабыз, формага салабыз. Кул белән тигезләп җәябез, кыр-кырларыннан күтәртебрәк калдырабыз.
Алманы тезеп салып,өстенә эчлекне агызабыз.
180* градуска кадәр җылытылган мичкә 50 минутка озатабыз.

1048 0 ER 5.1208
1 таба гөбәдия өчен кирәк булачак ризыклар
Камыр:
1 стакан сөт;
5 аш кашыгы эретелгән атланмай;
1 аш кашыгы үсемлек мае;
2 аш кашыгы майонез;
чеметеп кенә тоз;
1 бал кашыгы шикәр комы;
1 бал кашыгы коры чүпрә (кашык өслеге белән тигез генә булсын);
кулдан төшеп бетәрлек итеп басарлык күләмдә он (чама белән 3 стакан). Шулай да камыр каты булмасын.
Эчлек:
1 стакан дөге;
1,5 стакан йөзем;
8 йомырка (безнең йомырка вак, шуңа күбрәк), эре булса, 5 данә;
2 пачка май (шуның 5 аш кашыгы камырга тотыла, 1 аш кашыгы май валчык ясарга калдырыла);
1 стакан тулыр-тулмас шикәр комы;
йомырка өстенә сибәр өчен чеметеп кенә тоз;
250-300 г корт (табага карап алына).
Эш барышы: 1 стакан сөтне җылытабыз, аз гына тоз, шикәр комы, үсемлек мае, майонез, сыер мае, чүпрәне салып, камыр басабыз. Камырны сәгать, сәгать ярым күпертәбез.
Эчлек ясау: кәстрүлгә су салып (дөгедән 3 тапкырга күбрәк), кайнатып чыгарабыз, тәменчә генә тоз салып, дөгене бүрттереп алабыз. Суга 1 аш кашыгы үсемлек мае салсаң, дөгене соңыннан юасы да булмый, тишекле чүмечкә салып, суытасы гына була. Яхшылап юылган йөземне дөге белән болгатабыз. Камырны куна тактасына төшереп, ике өлешкә бүләбез. Бер өлеше шактый зур, анысы – төбенә, берсе ярты уч кадәр генә, анысы – капкачына. Камырны уклау белән тәгәрәтеп җәябез. Табаны үсемлек мае белән майлап (туңмай да ярый, ул табаны бозмый), аскы якка дигән камырны җәеп салабыз. Камыр табаны тулысынча каплый, таба читеннән асылынып тормый. Камыр өстенә аз гына шикәр комы сибеп җибәрәбез, аннары корт җәябез, корт өстенә дә бер уч тирәсе шикәр комы сибелә. Аннары йөземле дөге салына. Дөге өстенә дә шикәр комы сибелә, бүлмә температурасында йомшарган май тезеп чыгыла. Дөге өстенә эре угычтан уылган йомырка салып, чеметеп кенә вак тоз сибәбелә. Капкачка дигән камырны җәеп, гөбәдия өстенә каплыйбыз, кырыйларын чеметеп ябыштырабыз. 1 аш кашыгы майга 2 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы онны салып, уч төбе белән уабыз. Валчыкны гөбәдия өстенә сибәбез дә, гөбәдияне күпертеп тә тормыйча, шунда ук кызу мичкә тыгабыз.

955 0 ER 4.7111
Лилия Муллагалиевадан чия кайнатмасы

✅11 стакан чия, ярты стакан су салып газга куябыз, 10 минут кайнатабыз.
✅газдан алмыйча 7 стакан шикэр комы салып янә кайнатып чыгарабыз. 10 минут тотабыз.
✅газдан алып тагын 7 стакан шикәр комы салып, шикәре беткәнче болгатып торабыз.
✅янә кайнатып чыгарабыз.

Куе чия кайнатмасы кышка әзер!

829 0 ER 4.0266
Маринованное овощное ассорти
На 3-х литровую банку:
7-8 огурцов
5-7 небольших помидорок
2-3 колечка лука
4-5 долек чеснока
5-7 кружочков моркови
2-3 ломтика свежей капусты
1-3 шт. болгарского перца
1 корешок петрушки
1 корешок хрена
2 венчика укропа
5 шт. душистого перца горошка

Маринад на 1,5 л воды:
3,5ст.л. сахара
1,5 ст.л. соли
3 ст.л. уксуса 9 %

Уложить всё в банку плотно, залить кипятком, оставить на 15-25 минут. Воду слить, приготовить горячий маринад. Залить банки маринадом, стерилизовать 15 минут. Закатать, перевернуть, укутать и оставить до полного остывания.

838 0 ER 4.0575
Кара карлыганнан бик тэмле желе:
2 кг карлыган
2 апельсин
4 кг песок
2 кг карлыганны, 2 апельсины юып мясорубкадан чыгарырга. Эзер массага 4 кило песок салып, песогы эреп беткэнче болгатырга. Песогы эреп беткэн булса, куера желе форма сына килэ. Кара карлыганнын ботен витаминнары узендэ кала. Банкаларны парландырып тутырырга. Бик тэмле, ясап, ашап карагыз.
Альбина Валиева

733 0 ER 3.5703
Тәбикмәк 😋😍
Рецепт
Кирәк:
-1 литр сөт;
-2-3 йомырка ;
-4-5 аш кашыгы сыек май ;
-2 аш калагы шикәр комы (кем ничек ярата )
-1 чәй калагы тоз (чыгышына карап)
- 1 чәй калагы өеп чи чүпрә ;
- Он;

Чүпрәне әчетеп алабыз ( ярты стакан җылы суда чүпрә, 1 чәй калагы шикәр комы, 2-3 аш кашыгы өеп он. Яхшылап богатабыз,күбекләнеп күтәрелеп менә)

Җылытылган сөткә йомырка, тоз, әзер әчене, шикәр комы, сыек май, салып яхшылап болгатабыз, шуңа онны акрынлап кына өстәп куерак кына тәбикмәк камырын әзерләп, җылы урынга 1 сәгатькә кабартырга куябыз.Күбекләнеп күтәрелеп менә. Кызган табага ( беренчесендә табаны майлыйм, калганында юк) салып, бисмилланы әйтеп берәм -берәм пешерә башлыйбыз, майлап өеп барабыз.Гаиләбез белән чөкердәшеп тәмләп чәй эчәбез!(Г.Фәтхулова)

655 0 ER 3.1895