Статистика ВК сообщества "Сердэшлэр"

0+
Нинди генә ситуация булса да, кеше булып калыгыз!!!!!

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Яттым, я Аллаһ, торсам – иншә Аллаһ,
Бу ятудан тора алмасам, иман бирсен бер Аллаһ.
Иман берлән үтәем, Ислам берлән китәем,
Хәтер-хәтер кичләрдә суңым уңга әйләнсен,
Телемә иман бәйләнсен!!!
Аллаһ, Аллаһ дигәндә - караңгы гүрем яктырсын,
Сөбханаллаһ дигәндә, оҗмах ишеге ачылсын.

Хәерле эшкә хәрәкәт бир, ашыбызга бәрәкәт бир.
Җаныбызга тынычлык бир, малыбызга өлеш бир.
Бездән борын үткәннәр, бездән өмет иткәннәр,
Өч әлхәм, өч колхуалла — савабын бирсен бер Аллаһ.
Амин, Аллаһы әкбәр.

367 10 ER 6.0376
Сезнең якларда хэллэр ничек,каз бэбкэлэре чыкмадымы эле?
Хава торышын язабыз...

17 51 ER 4.1469
Син-көнем , син - төнем,
Син бөтен гомерем...

Син - көнем дә минем , син- төнем дә,
Син - төшем дә минем, өнем дә.
Сихерләдең микән әллә мине,
Аңлый алмыйм әле үзем дә .

Син - аем да минем , йолдызым да,
Кояш нуры кебек җан җылым.
Төнге аяз күктә, ап-ак булып,
Юл күрсәткән киек каз юлым.

Йомшак җилем дә син җәйләрем дә ,
Җылы яңгырым син , назларым.
Миңа сине бүләк итеп биргән
Сөю тулы ямьле язларым.

Син , димәгән юк бер минутым да,
Син , димәгән юк бер сулышым.
Яшәүемнең бөтен мәгънәсе син ,
Синең белән бөтен тормышым...
Гүзәлия Исламова.

81 69 ER 4.3813
Яттым, я Аллаһ, торсам – иншә Аллаһ,
Бу ятудан тора алмасам, иман бирсен бер Аллаһ.
Иман берлән үтәем, Ислам берлән китәем,
Хәтер-хәтер кичләрдә суңым уңга әйләнсен,
Телемә иман бәйләнсен!!!
Аллаһ, Аллаһ дигәндә - караңгы гүрем яктырсын,
Сөбханаллаһ дигәндә, оҗмах ишеге ачылсын.

Хәерле эшкә хәрәкәт бир, ашыбызга бәрәкәт бир.
Җаныбызга тынычлык бир, малыбызга өлеш бир.
Бездән борын үткәннәр, бездән өмет иткәннәр,
Өч әлхәм, өч колхуалла — савабын бирсен бер Аллаһ.
Амин, Аллаһы әкбәр.

304 12 ER 5.3163
Минем сине яратасым килә,
Яшь чактагы кебек тилереп.
Һәм йөрисем килә исәрләнеп,
Бер күрергә сине тилмереп.
Минем сине яратасым килә,
Ашыгып һәм шашып, шашынып.
Синсез узган көннәр-төннәр өчен
Яшьлек узган өчен ачынып.
Минем сине иркәлисем килә,
Аерылмый татлы тәнеңнән.
Исерәсем килә кочагыңда
Күз яшеңнең ачы тәменнән.
Иңнәреңгә кунган миңнәреңне
Берәм-берәм килә үбәсем.
Мине буйсындырган буй-сыныңны
Хисләр ташкынына күмәсем.
Минем сине сагынасым килә.
Сине генә көтеп яшисем.
Көтелмәгән мондый кайнар хисләр
Сәеррәктер минем яшь өчен.
Минем сине яратасым килә,
Яшь чактан да ныграк, хислерәк.
Һәм дәртлерәк, һәм дә гайрәтлерәк
Җитәр миндә андый көч-куәт.
Мин яңадан сиңа гашыйк булдым,
Хай әйләнә гашыйк башларым.
Мин башымны тәмам җуйдым бугай,
Әллә ниләр яза башладым.
Роберт Миңнуллин

133 42 ER 4.1030
СЫЛУ КАМИЛӘ
Аурупаның салкын бозын да
Кайнар сулыш белән эретә.
Чигү чигә нәфис кыз бала
Татар кызы, сылу Камилә!

Бер мизгелдә җиһан тын кала
Күбәләктәй оча, әйләнә!
Орчык кебек нәни кыз бала
Казан кызы, чибәр Камилә!

Матур ярыш - Олимпиада,
Дөнья халкы тынсыз, соклана,
Кытай бозы түзми- баш ия
Көнчыгышның гүзәл илендә
Бозда хуҗа безнең Камилә!
Җиңү яулый тиңсез Камилә!

Марсель Шарапов. Арча.
8.02.2022.

7 42 ER 4.6277
🙏🙏🙏
И, Ходаем сакла минем балаларны
Ялган, явыз дуслардан!
Аера белсеннәр иде кешеләрне
Ялагай, кара куштаннан!

И, Ходаем сакла минем балаларны
Җан һәм тән ярасыннан!
Үтсен иде гомерләре сызланмыйча,
Зарланмыйча барысыннан...

И, Ходаем сакла минем балаларны
Мәхәббәттән җавапсыз!
Ата-ана булу бәхетен татысыннар,
Яшәмәсеннәр ялгыз канатсыз!

И, Ходаем бир минем балаларга
Аек акыл, намус, җан азыгын кулың сузып,
Түземлекләрне, сабырлыкларны,
Яшәсеннәр иде безнең гомерләрне узып!

Раушания Гайнутдинова

Этиле кызлы Асаевлврны тынлыйбыз...

55 53 ER 3.8278
Хэерле иртэ Сердэшлэр!

Сэлэмэтлек,гаилэ бэхете,балаларыбыз тэуфыйк-шэфкатьле,михербан-рэхмэтле булсын.Жан тынычлыгы,ныклы иман байлыгы,тэн сихэте,кайгы -хэсрэтсез гомер, якыннарыбызнын иминлеген телибез .САБАН ТУЙ-дип котеп алган бэйрэмебез хэере белэн узсын,Аллахыбыз рэхим-шэфкэтен бирсен,туй,туй булсын хэсрэт булмасын.Исэн-сау булыгыз,матур кояшлы коннэр барыбызга да!!!🙏🙏🙏

70 30 ER 3.3195
#абмшдога
Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим.
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинә Мөхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Йә, Раббым, балаларыбыз тәкъва мөселманнардан, хәерле мөселманнардан, Үзең яраткан бәндәләрдән булсалар иде. Үзләре сау – сәламәт, күңелләре саф, йөзләре нурлы, диннәре дөрес, иманнары көчле булса иде.
Йә, Раббым, Үзеңә итагать итүчеләрдән, гыйбадәт кылучылардан, фарыз һәм сөннәт гамәлләрен үтәүчеләрдән, гыйбрәт алучылардан, канәгать булучылардан, нигъмәтләреңнең кадерен белүчеләрдән, күп зикер кылучылардан булсалар иде.
Йә, Раббым, аларга тәүфыйк, һидаять, зирәк акыл, гыйлем бир. Ислам динен куатләүче, оятны белүче, әхлаклы, әдәпле, тәрбияле, намуслы, тырыш, максатчан, эчкерсез, юмарт, тыйнак, гадел, эшчән, уңган булсалар иде.
Укуларында ачык зиһен, тел байлыгы, тел ачкычлары бир. Укытучыларына, остазларына, иптәшләренә, барча кешеләргә күркәм итеп, сөйкемле итеп күрсәт. Эчке күңелләре, тышкы кыяфәтләре һәрвакыт күркәм булса иде.
Йә, Раббым, әти – әниләрен, олыларны хөрмәт итеп, кечеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешеләргә игелекле, ярдәмчел булсыннар.
Чисталыкны, пакълекне яратсыннар, сафлыкка омтылсыннар.
Йә, Раббым, кайгы – хәсрәт китермәсеннәр, күз яшьләре түктермәсеннәр.
Балаларыбызга хәерле хәләл кәсепләр, хәләл сөт имгән, хәләл ризык белән ризыкланган иманлы хәерле парларын насыйп ит, салих вә тәкъва бәндәләреңә дус ит.
Балаларыбыз безнең йөз аклыгы булса иде.
Аларга хәерле озын гомер бир, Раббым.
Аларның куанычларын күреп, шатлык – сөенечләр белән яшәргә насыйп ит.
Әәмиин!

255 25 ER 4.2118
Яттым, я Аллаһ, торсам – иншә Аллаһ,
Бу ятудан тора алмасам, иман бирсен бер Аллаһ.
Иман берлән үтәем, Ислам берлән китәем,
Хәтер-хәтер кичләрдә суңым уңга әйләнсен,
Телемә иман бәйләнсен!!!
Аллаһ, Аллаһ дигәндә - караңгы гүрем яктырсын,
Сөбханаллаһ дигәндә, оҗмах ишеге ачылсын.

Хәерле эшкә хәрәкәт бир, ашыбызга бәрәкәт бир.
Җаныбызга тынычлык бир, малыбызга өлеш бир.
Бездән борын үткәннәр, бездән өмет иткәннәр,
Өч әлхәм, өч колхуалла — савабын бирсен бер Аллаһ.
Амин, Аллаһы әкбәр. 🙏

259 16 ER 4.2366