Статистика ВК сообщества ""Күңелдә изгелек булсын!""

0+
"ИЗГЕЛЕКЛӘР "----ИГЕЛЕК БУЛЫП КАЙТА

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

СОРАУ:
Телэклэр кабул була торган догаларны язсагыз иде. Хэм аларны кайсы вакытта укырга кирэклеген.
ҖАВАП:
🙌Илаһи Хөрмәти догасы🙌 БИК САВАПЛЫ ДОГА! УКЫГЫЗ! СТЕНАГЫЗГА АЛЫГЫЗ ҺӘМ ЯТЛАГЫЗ!
Бисмиллахиррахмәниррахиим
Лә иләһә иллаллаһы Мөхәммәде рәсулуллаһы
Илаһи би хөрмәти Сайфуллаһи
Илаһи би хөрмәти Нух Нәбиуллаһи
Илаһи би хөрмәти Ибраһим Хәлиуллаһи
Илаһи би хөрмәти Гайсә рухуллаһи
Илаһи би хөрмәти Әюп сәнеруллаһи
Илаһи би хөрмәти Якуп Нәбиуллаһи
Илаһи би хөрмәти Нусаф әнәлиллаһи Илаһи би хөрмәти Гыйззәти Мөхәммәде рәсулуллаһы
Илаһи би хөрмәти утыз пәра Коръәни Илаһи би хөрмәти 114 сурә Коръәни
Илаһи би хөрмәти 6666 аяти
Илаһи би хөрмәти хәрфе Коръәни вәффәрде вәһәмде
Илаһи би хөрмәти Әюп вә Шәеп галәйхиссаләми
Илаһи би хөрмәти җәннәти сабли рахматуллахи вәби хөрмәти Мөхәммәде мостафа салаллаһы галәйһи Үәссәләм үә әсхәбиһи әҗмәгыйн бирахмәтикә я рахманиррахим. Амин.
===========================
Нинди теләгең булса да шул доганы укып Аллаһтан сорарга кирәк, нинди генә гөнаһлары булса да Аллаһ Тәгалә бөтен гөнаһларын гафу итәчәк. Теләгән теләгең кабул булачак, Кыямәт газабын күрмәс әгәр һәр мөэмин бәндә бу доганы я өендә тотса, сакласа Салаллаһы Аллаһы Тәгалә хәзрәте ул өйгә, бәрәкәтләр бирер, ризыклары киң булыр, ут, су, бәләләреннән Аллаһ узе саклар, Иблисләр зарар кылмас, бу доганы иһлас белән язып сакласа, ул бәндә дөнья һәм Ахирәттә ким хурлык күрмәс. Аллаһ үзе кабул кылып алыр. Аллаһыммә би хөрмәтикә әлһәминраһимин. Амин.
Илаһи хөрмәти бикә догасын һәр кемгә моны укымак кирәк савабы зурдыр Хәзрәти Рәсүлебез Мөхәммәде Мостафа Салаллаһу Галәйһи Үәссәләмгә шәфәгәт кылганда Мигъраҗ кичәсендә фәрман булды Исрафил әйтте дустым Мөхәммәдкә ошбу доганы хыйлаф кылдым Сөбхәнә вә Тәгалә хәзрәте әйтте һич кем бу доганы дөнья ахирәтенә алыштырмаса мин рава кылырмын, фәрештәләр шаһит булырлар, әгәр кабул итмәсәм. Бәндәләоемнән оялырмын, һәр кемнең өендә бу дога булса малларыбызны Аллаһ үзе саклар, мең Коръән хәтле савабын табар, мең мәртәбә хаҗ кылган я ураза тоткан савабын табар, көндездәре намаз кылган савабын табар, ул бәндә кабер газабын күрмәс, оҗмаһка керер, кабере якты булыр. Бу доганы хәзрәти Гали башында саклап сугышка керде һич кем зарар кылмады. Бер кеше бу доганы укыйм дисә, каберләр янына барып укыса, мөэминнәрнең каберенә укып өрсә, каберләре якты булыр. Ошбу доганы күчереп алыгыз, укыгыз
Аллаһтан башка иман китерерлек зат юк, Ул мәрхәмәтле һөм юмарт! Аллаһыга сәлам һәм дога булсын. Югары Тәхетнең Хуҗасына сәлам һәм дан! Аллаһыга мактау булсын, Аллаһы — бөтен галәмнең хуҗасы. Мин Синнән Үзеңнең рәхмәтеңне бирә торган сәбәпләрне һәм синең гафу итүеңне насыйб итә торган һәм һәртөрле гөнаһтан саклый торган максатларны сорыйм,

Гафу ителмәгән гөнаһларым калмасын, җиңеләймәгән гамәлем калмасын һәм кабул булмаган теләгем (әгәр ул Сиңа ошаса) калмасын, Син бит мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесесең!

1507 78 ER 17.3574
Әрвахлар-мәрхүм булган якын кешеләрегезгә - укып багышлагыз!

"Фатиха" сүрәсен укырга:

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин".

"Ихләс" сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
"Куль һүүәллааһү әхәде. Әллааһү-ссамәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүүлләһүү күфүән әхәде."

"Фәләкъ" сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
"Куль әгүүзү бираббил-фәләкы. Миң шәрри мәә халәкы. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе. Үә миң шәррин-нәффәәсәәти фил гүкаде. Үә миң шәрри хәәсидин изәәхәсәде"

"Ән-Нәс" сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Куль әгүүзү бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәһин-нәәәс. Миң шәррил үәсүәәсил-ханнәәәс. Әлләзии йү-үәсүисү фии судүүрин-нәәәс. Минәл жиннәти үән-нәәәс."

ӘРВАХЛАРГА ДОГА КЫЛУ ТӘРТИБЕ:

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Ий,Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни,әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанам белән кайнатамның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин.
Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.
Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр,вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Әмин."

(Вакытыгыз булса,бу доганы һәрбер намаздан соң яисә һәр атнаның пәнҗешәмбе(четверг) кичендә-җомга(пятница) көнендә (тәхарәтләнеп) укырга тырышыгыз).

1152 39 ER 10.6150
Бу доганы гел кылыгыз.

Йа Аллаһым, мине гөнаһларымнан, бәхетсезлектән, кабер газабыннан, көферлектән сакла. Мине түбәнлеккә төшерә торган әхлактан, миңа зыян китерә торган дустан сакла. Йә, Раббым, мине һәлак итү куркынычы булган байлыктан, сине оныттыра торган хәерчелектән сакла.

Йа Аллаһ, иң яхшы колларыңа биргән бөтен яхшы нәрсәләрне миңа да бир. Минем җанымны мөселман хәлемдә алып, Үз рәхмәтең белән бүләклә һәм Үзеңнең ләгьнәтеңнән сакла.
Йә, Раббым, әлегә мин исән чакта Син Үзеңнең колларыңны ничек яклыйсың, мине дә шулай якла, бакыйлыкка күчкәч, минем гөнаһларымны гафу ит һәм миңа рәхмәтле бул!

Аллаһым, яшәү минем өчен хәерле булса, мине исән-сау яшәт, әгәр минем өчен үлем хәерлерәк булса, миңа жинел үлем бир. Миңа ике дөньяда да бары тик яхшылыклар гына бир.

Йа Аллаһ, Үзеңне танырга һәм яратырга ярдәм ит, Үзеңнән генә курка торган йөрәк бир. Сине гел искә алырга һәм Син кушканнарны үтәргә ярдәм ит. Син тыйганнардан тыелырга көч бир! Йә, Аллаһым, миңа Үзең риза булырдай гүзәл холык һәм Сиңа мөрәжәгать итәрдәй белем бир. Дөнья нигьмәтләренең рөхсәт ителгәннәрен генә бир. Синнән башкаларга гыйбадәт кылудан мине Үзең сакла, һәм Сиңа гына гыйбадәт кылып яшәргә көч бир.
Йа Аллаһ, Минем гамәлләремне кабул ит, йөрәгемне икейөзлелектән һәм риядан сакла. Телемне ялганнан чистарт, күзләремне хыянәттән сакла.
Йа Аллаһ, күз хыянәтен һәм йөрәкләрдә яшерелгәннәрне Син генә беләсең!

Йа Раббым, мин Синнән, иман байлыгы, ышаныч, холкымның яхшыруын, кешеләр белән килешеп яши белүне һәм язмышыма язылганнардан риза булуымны ялварып сорыйм!
Йа Аллаһ, Син яраткан гамәлләрне генә кылырга, Син яратмаганнардан тыелырга Үзең көч бир миңа. Сина йөрәгем белән тартылуны һәм Сиңа камил рәвештә сыенуны насыйп ит.
Пәйгамбәребез с.г.в. сөннәте кушканнарны үтәргә ярдәм ит.
Йа Аллаһ, Син - Раббым, минем һәм Синнән башка гыйбадәт кылырга яраклы башка бер Иләһ юк. Син мине яраттың, ә мин Синең колың, һәм мин көчем җиткән кадәр Сиңа тугрылыклы булачакмын.
Йа Раббым, мин кылган гөнаһларымнан Сиңа сыенам, Синең тарафтан миңа карата кылынган мәрхәмәтеңне таныйм, һәм Үземнең гөнаһымны да таныйм. Гафу ит мине, чынлыкта, Синнән башка гөнаһларны беркем дә гафу итми!

762 70 ER 7.5324
ӘРВАХЛАРГА ДОГА КЫЛУ ТӘРТИБЕ: 

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. 
Ий,Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни,әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. 
Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанам белән кайнатамның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. 
Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. 
Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. 
Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин. 
Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит. 
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит. 
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит. 
Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр,вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Әмин.» 

(Вакытыгыз булса,бу доганы һәрбер намаздан соң яисә һәр атнаның пәнҗешәмбе(четверг) кичендә-җомга(пятница) көнендә (тәхарәтләнеп) укырга тырышыгыз)

878 49 ER 7.2734
БЕЗНЕҢ АРАДАН КИТКӘН ГАЗИЗ ӘНИЛӘРЕБЕЗНЕҢ УРЫННАРЫ ОҖМАХТА БУЛСЫН.УКЫГАН ДОГАЛАРВБЫЗ КАБУЛ БУЛСЫН .
ӘМИН🤲🤲🤲😥😥

220 133 ER 4.6710
ЯЛГЫЗ АНА.
(Башы)

Асия кызын зиналык кылып тапты. Ул вакытта әле бу хәл бик оят иде.
Миннәхмәте алдады шул, өйләнәм, өйләнәм диеп ышандырып, Асиянең кызлыгын алды....ләкин өйләнергә ашыкмады. Үткен егет иде шул. Армиядән кайткан, тормыш йөген белгән егет. Ә Асия...ышанучан, юаш кына бер кыз, Миннәхмәтнең йомшак теленә ышанды шул. Ышанмаслык та түгел иде.
Асияне кочаклар иде дә, иии китәр иде сөйләп, сандугачмени, сайрый теге.
- Менә, Асия, күрерсең, без өйләнешербез дә, шәһәргә чыгып китәрбез. Синең шәһәрдә торасың килә бит име?
- Әйе җаным, бик килә.
- Димәк, менә син мәктәпне быел укып та бетерәсең, сразу өйләнешәбез дә, чыгып китәбез, анда мин эшкә урнашырмын, син укырга керерсең. Синең кем буласың килә әле?
- Укытучы...
- Оооо менә шәпский профессия бу, димәк син укытучылыкка укырга керерсең.
- Миннәхмәт, ә кайда торабыз соң?
- Тору өчен кайгырма, эштән берәр торыр җир бирерләр әле.
Шулай сайрады шул, ыштансыз сандугач, ә Асия, 17 яше тулмаган килеш, авызын ачып шуны тыңлап хыяллана иде.

Миннәхмәт, гаиләдә иң олы бала, аннан соң әле тагын энесе бар, Асия белән бер класста укый. Болай уртача торалар иде. Әнисе Саҗидә апа колхоз ашханәсендә пешекче, әтисе Мостафа абый механизаторлар йортында үзенчә ниндидер бер нәчәлник шунда.

Асия исә, әти-әнисенә бердәнбер кыз. Әнисе Галия апа кибеттә идән юа, ә әтисе Зариф абый, колхоз көтүен көтә иде. Әнисе бик юаш кеше иде, Асиягә дә юашлык әнисеннән күчкән. Ә Зариф абый исә, бик усал, авыл кешесе, кайсы-берсе, авыз тутырып эндәшергә дә курка торган иделәр аннан.

Эх...алданды шул Асия....алданып балага узганын да белмәде.
Ә бер көнне ул мәктәптән, Миннәхмәтнең энесеннән, аның шәһәргә чыгып киткәнен ишетеп кайтты. Мәктәптән кайтып керде дә, сумкасын ташлап, мендәр кочаклап еларга да тотынды.
Галия апа аңламый да калды, ни булды соң?
- Асия, нәрсә булды балам? Берәрсе рәнҗеттеме әллә?
- Юк әни барысы да яхшы.
- Яхшы булгач, ник елыйсың соң?
- Миннәхмәт мине ташлап шәһәргә чыгып киткән. Миңа, минем белән генә китәм диеп алдаштыыыыыы...үксеп үк елый башлады балакай.
- Чү, каты елама кызым, җитте. Егетләр чыгып киткәнгә елап яталардимени? Беткәндер егетләр, әллә нинди Миннәхмәтләр очрар әле юлыңда.
- Ул бит өйләнешәбез диде, менә мин мәктәпне бетерәм дә, өйләнәм сиңа диде.
- Каян чыккан ашыгу ди ул? Әле синең мәктәпне тәмамлап укыйсың бар җаным, тынычлан яме. Кая әле, үзеңә тәмлеләп, тынычландыра торган үләннәр салып, чәй алып килим.
Хуш исле чәй ясап китерде Асиягә әнисе, чәйне эчкәч, бераз тынычлана төште, аннан йоклап ук киткән.

Миннәхмәт, шул китүдән кайтмады, күренмәде, аннары гына, аның анда бер кызга өйләнеп, гаилә корып тора башлаганын ишетте Асия. И хурланды инде, и елады балакай.
Ике- өч айлап вакыт үткәндер, Асиянең күңеле болгана башлады. Иртән торуга, төрле ис килгәнгә, авызын тотып чыгып чаба иде. Галия апа моны күреп, куркып калды. Асияне урындыкка утыртты да, сораулар яудыра башлады.
- Кызым, дөресен әйт, Миннәхмәт белән, ир белән хатын кебек йокладыгызмы?
Башта юк диеп алдашып маташса да, аннары дөресен әйтте инде Асия.
- Йә Аллам, менә шуңа да чыгып качкан инде ул эт җан. Атаң белсә нишләтә безне балам? Галия апа, Асияне күкрәгенә кысып еларга тотынды. Без капчыкта ятмый бит ул, бала үсә тора, күпме яшерсәң дә, яшерә алмабыз бит, ярачак бит ул сине дә мине дә...
Нишләргә дә белмәделәр ана белән бала. Әлегә, корсагы күренмәгәнче, беркемгә берни сиздермәскә тырыштылар. Асия укырга барды, инде укып бетерергә дә күп калмады, ике ай, аннары имтиханнар.
Уку азагына корсак беленә башлады бит, баштарак, бәйләбрәк йөрсә дә, хәзер күренә иде инде.

Беркөнне, кич белән, бик нык ачулы кайтты Зариф абый. Монда күрәзәчелек тә кирәк түгел иде, авылга чыккан димәк, Асиянең көмәнле икәнлеге. Кайтып керде дә, өс киемен салып, Галиягә акаеп кына карады.
- Син белдеңме?!!
- Зариф, кара әле..
- Мин синнән сорыйм бит, син белдеңме???? диеп акырып җибәрде Зариф.
Тавышны теге яктан, Асия ишетеп ятты, ләкин чыгарга гына курыкты.
- Белдем Зариф.
- Белгәч, ник миңа әйтмәдегез? Вакытында котылган булыр идек! Оятсыз! кая ул, чыксын монда!
Асия, акрын гына башын иеп, атасы каршына чыкты.
- Нәрсә, җир бит, оятсыз җан! Рәхәттә яттыңмы Мостафа малае белән? Шуның баласымы? Ә Миннәхмәт, сиңа утырып тычтымы? Чыгып качты бит Миннәхмәтең! Җитмәсә, Мостафасы, безнең бала түгел, минем улым гаиләле кеше инде диеп сөйләнә! Оятсыз!

Зариф абый, чалбарын каптырган каешны җиләс кенә тартып алды да, Асиянең балтырларына чалтыратып сугып җибәрде.
Асия авыртуга чыдый алмыйча, кычкырып, бөкрәеп төште. Бөкрәйгән килеш, аркасына берне чәпәде тагын. Галия комачаулап караган иде, аны селкеп кенә орды ире. Ару кыйнады Асияне Зариф, бөтен ачуын чыгарды, колхоз малларын кыйнаган кебек, Галиясенә дә ару эләкте. Асия бары тик, эчен тотып, ята бирде, эчен генә саклады. Әле дә ярый...баласы төшмәде.

Бу хәлләрдән соң, Асия атна буе мәктәпкә йөри алмады, йөрерлек хәле юк иде. Көчкә, үз хәленә кайтты. Әтисенә мәңге эндәшмәскә, үлгәндә янында булса, бер тамчы су да каптырмаска диеп ант итте ул! Шул көннән соң, юаш диеп йөргән Асиябез нык үзгәрде. Каты бәгерьле, үз сүзле, аз сүзле кызга әйләнде.
Сыйныфларында да, Асиядән көлделәр, төрлечә мәсхәрәләделәр. Ләкин, Асия алар белән орышмады, сугышмады, йөрәге белән генә рәнҗеде. Иң рәнҗегән кешесе...ул Миннәхмәт булды.

Асиядән авыл халкы бармак төртеп көлде. Йөзенә төкереп әйтмәсәләр дә...аңа бик читен булды. Кеше янына чыкмас булды. Беркөнне әнисе, Асияне кибеткә көчләп җибәрде, үзенең вакыты юк барырга, зинһар балам, ипи алып кайт, атаңа кайтышына ашарга ипи юк, җанымны ала бит аннары. Китте инде балакай, кибеттә ипи алып ятканда, Миннәхмәтнең энесе Булат иптәшләре белән килеп керде. Керделәр дә, Асиядә көлә башладылар.
- Нәрсә Асия, рәхәтләндеңме минем абыем белән? Ул миңа сезнең ничек печәнлектә ятканнарыгызны барысын да сөйләде- дип, шыгыр-шыгыр иптәшләре белән көләргә тотындылар. Кешеләр күп иде җитмәсә кибеттә, ипиен алырга да онытып, чыгып чапты кибеттән балакаем. Миннәхмәтнең авылда икәнен ишеткән иде ул, турыдан аларга чаптырды. Үзе чаба, үзенең эче борып авырта, көмәне дә байтак зур иде бит инде, 5 айлык.

Миннәхмәтләр турына килеп туктады да, бераз уйланып торды. Кермәде, тыштан, каты, ачы тавышлары белән Миннәхмәтне чакырды. Озак көттермәде, чыкты тегесе капка янына.
- Кем дисәм...син икәнсең әле. Нишләп йорисең монда акырып?
- Минме нишләп йөрим?!! Ай, оятсыз икәнсең син Миннәхмәт. Ә мин сине шундый каты, бөтен-җаным тәнем белән яраттым бит! Ә син мине мәсхәрәләдең!
- Яратмаска идең, яратканга да бирдең инде. Аннары кемнәргә бирдең тагын?
- Ни сөйлисең син! Минем синнән башка кешем булмады, бу бала синеке!
- Мине бала белән куркытмакчы булып мендең инде димәк? Юк, җанаш, мин синең кебекләрне күп беләм, балаң үзеңә булсын! Минем бала түгел ул. Минеке икәнен әле доказать надо, белдеңме! Ә хәзер сыптыр моннан, берне сыпырып төшкәнче!
- Сыпыр! Әйдә, сыпыр! Ник туктап торасың??? Сыпыр, авыл халкы алдында, кулың күтәрелсә, әйдә сук!
Асия, барлык ачуын җыеп, кулларын йодрыклап, Минннәхмәт каршына килеп басты.
- Тиле дивана! Кит моннан!
- Мин китәрмен, кайгырма! Ләкин синең вөҗдан газабың бер дә газапламас диеп уйлыйсыңмы? Минем рәнҗешле күз яшьләрем төшмәс дисең? Барысы да булыр, Аллаһ Тәгалә бар ул, тәкә түгел, бүген генә сөзеп екмый, әкренләп килер барсы да....көт.
Шуларны әйтте дә, борылып китеп тә барды Асия. Юл буе, елап кайтты ул, ике кулы белән эчен тоткан узе балакай, кайтышка тагын кибеткә кереп, калдырган ипиен алып чыкты...да, кайтып өйгә ауды.

Шул көннән соң ул, бүтән бер кешегә дә ышанмаска, бер кешене дә жәлләмәскә, бер кешене дә яратмаска, бары тик үз хаҗәте өчен генә кулланырга сүз бирде үз-үзенә. Аны бит кулландылар...нишләп әле ул алай эшләргә тиеш түгел соң? Быел ул укырга керегә тиеш иде, кая керсен мондый корсагы белән, октябрь аена туу вакыты җитә. Эчендәге баласына кадәр сөйми башлады Асия. Чөнки ул...Минннәхмәт баласы иде.

Октябрь ае килеп тә җитте, Асия күрше авылдагы кечкенә хастаханәдә бәбиләде. Матур гына, гел төскә Миннәхмәткә охшаш кыз тапты. Аңа Илсөяр диеп исем куштылар. Шулай итеп, яшь ана -Асия, кызлы да булды. Бала янына, Миннәхмәтләр нәселеннән беркем дә килмәде. Авыл халкы күбесе бәби ашы китерделәр, ләкин алар яхшы теләк белән түгел, ә баланың кемгә охшаганын карарга килделәр. Авылда сүз чыкты, Асиянең кызы...чат Миннәхмәт диеп, шул сүзләрне ишеткәч тә төшүче булмады.

Җиде аена кадәр имиен имезде дә Асия, Илсөярне имидән аерырга булды.
- Әни, мин бит гомер буе авылда белемсез ята алмаячакмын. Миңа укырга кирәк.
- Нинди уку сөйлисең син? Кая калдырасың балаңны? Үзең белән алып китәсеңме?
- Юк, сиңа калдырып китәм, әнием, син карап торырсың бит, мин кайткалап йөрермен.
Галия апаны, аяз көнне яшен суккандай булды. Ничек инде миңа калдыра, күкрәк баласын, ничек карасын ди ул аны.
- Юк, мин риза тугел! Ничек инде күкрәк балаңны миңа калдырып качасың? Ирек кирәк булдымени?
- Алып калмасаң, калдырып чыгып китәм, барыбер быел укырга керәм.

Асия, укырга керү вакыты җиткәч, Галия апаның ай- ваена карамыйча, атасы Зариф абыйның янауларны да карамыйча, шәһәргә китеп барды.
Укырга ул керде, әмма читтән торып укырга керде. Тулай торак бирмәделәр, әнисе юлга тыгып җибәргән акчасы гына бар иде, торырга урын эзли башлады, һәм берәр төрле эш. Торыр урыны бик кыйммәт иде, ничекләр акчаны җиткерерсең монда диеп уйлады ул.

Эш ягы тагын да авыр, бер юньле җиргә дә, белемсез алмыйлар икән. Әһә, бер игълан күреп алды ул гәҗиттә. Өй җыештыручы -гувернантка итеп шәхси йортка кеше сорыйлар иде. Күрсәтелгән номер буенча шалтыратты, телефонны өлкән яшьтәге тавышлы ир-заты алды. Эшнең нидә икәнен аңлатты, ул көне буе эштә, ул югында өйне җыештырасы, киемнәрне юасы, ашарга пешерәсе, һәм карт әнисен карыйсы, барысына да риза булды Асия, ләкин торыр урыным юк минем диде. Теге абзый, миндә гувернантка бүлмәсе бар, шунда, бездә торырсың диде. Бүген кич, сәгать 7 дә аны үз адресына чакырды. Кичкә тикле урамнар иләп йөрде дә Асия, такси белән, теге абзыең биргән адрес буенча китте. Шәһәрнең гел икенче бер читендә булып чыкты ул өй. Асия барып кергәндә, абзый өйдә иде инде. Бу бер бай кеше булып чыкты, урам якта сакчылар саклый ишек төпләрен, сакчылар ачып кертә.
Карашка, 45-50 яшьләрдәге кеше иде Роман Викторович. Кулларын җәеп, Асияне каршы алды ул. Танышып киттеләр, барлык эшләрне тагын бер кат аңлатты. Асиянең бүлмәсен күрсәтте дә, безгә тизрәк ашарга пешереп бирә аласыңмы диеп, кухняга чакырды. Әнисе, Валентина Демидовнага бер 70 яшьләр бар иде инде. Ул авырта икән, инвалид коляскасында гына йөри. Аның белән дә таныштырып үттеләр Асияне. Асия, боларда Асия түгел иде, ә Ася иде. Шул исемгә ияләнеп китте инде үзе дә.

Асия тырышып башкарды эшләрен. Ашарына да вакытында тәмле итеп пешерде, киемнәрне дә яхшылап юып үтюкләп куйды, идәннәрне дә ялт иттерә иде. Тетя Валяны да ач калдырмады, карады. Роман Викторович, түләвен дә яхшы түләде. Беренче получкасыннан, ул әнисенә акча җибәрде. Аннары үзенә киемнәр алып киде, кеше кыяфәте кереп китте. Ялы бары бер көн иде, авылга да кайта алмады бик. Такси яллап, тиз генә, бер көн эчендә кайтып килә иде. Бер кайтканында әнисенә телефон алып кайтты, өйрәтеп китте ничек шалтыратырга.
- Әни, моннан соң без һәрвакыт сөйләшеп торырбыз, син барчылма яме. Минем барысы да яхшы. Мин эшлим, укыйм, сессияләремне яхшыга гына яптым.
Илсиярен сөеп туя алмады, сагындырган иде. Шулай ара -тирә кайткалап кына йөреде ул кызы янына, үзе янына алмады. Ә Илсөяре бик сагынып көтә иде әнисен.....


Алсу Шәяхмәтова (дәвамы бар)

174 34 ER 4.8371
Камыр серләре .

Камырга һәрвакытта да бәрәңге крахмалы кушыгыз. Ул чагында камыр ризыкларыгыз икенче көнгә дә йомшак һәм кабарып тора торган булыр.

Сөт белән пешерә торган камырга ярты стакан минераль су кушыгыз. Моның өчен ярты калак аш содасын ярты стакан су һәм бераз гына лимон кислотасы белән болгатырга мөмкин. Камырыгыз берничә көн йомшак булачак.

Чүпрәле камыр ясаганда барлык продуктлар да бүлмә температурасында булырга тиеш. Алай эшләгәндә камыр тизрәк кабарачак. Ә суыткычтан алып ясалган продуктлар камырның кабару тизлеген киметә.

Камырга атланмайны эретеп салу яхшырак. Андый май әйбәтрәк үзләнә.

Камырга шикәрне кирәгеннән артык салсагыз, ул көяргә мөмкин.

Камыр таралып тора торган булсын өчен аңа йомырканың сарысын гына салыгыз.

Кайнар килеш камыр ризыгын кисмәскә тырышыгыз. Әгәр дә кисәргә кирәк икән инде, пычакны башта кайнар суда җылытырга.

1014 10 ER 5.3636
ЯЛГЫЗ АНА.
(Ахыры)

Илсөярнең Галия әбисе быел бик биреште әле. Былтырларын йөгертеп йөргән иде, быел гел ятып кына тора диярлек. Бирешмәскә соң...яше дә бара бит инде, сиксәннән артты, аннары картын..Зарифын озатты, кызын- Илсөярен, үстереп, укытып кеше итте...Асиясе өчен көне-төне кайгырды. Ана йөрәге бит ул, ничек кайгырмасын ди. Йөрәк түреңнән өзелеп төшкән бердән-бер балаң бит ул. Ул да билгесезлеккә чыксын әле, ана йөрәге ничек түзсен соң диген.

Асия генә югалды соңгы елларда. Телефонына шалтыратсаң, шалтырау да бармый, әллә инде номерын алыштырган, әллә инде...берәр нәрсә булган. Шуларны уйлый- уйлый да, янды инде мескенкәем Галия әби. Түзмәде, беркөнне Илсөярен чакырып кертте дә янына:
- Кызым, әниең күпме вакытлар телефонын да алганы юк, кайтуын әйтәсем дә юк инде. Күңелем тыныч түгел. Мин озак тормам инде, яшем дә бара бит наным. Бер күрәсем килә иде Асиямне. Кызым, адресларын беләсең бит, барып кайтчы аларга. Мин бер көнгә генә синсез дә түзәрмен. Син барып тапчы аны.
- Әбием, мин сине ничек ташлап китим соң? Калдырып китәргә дә куркам.
- Курыкма балам, мин сине көтәм әле. Асиямне көтәм, күрше Сания апаңа әйтеп кит, ул кереп карап торыр мине.
- Ярар әбием, хәзер, Сания апа белән сөйләшәм дә, иртәгесен юлга чыгармын.

Илсөяр, күршеләре Сания апасы белән әбисен карап тору турында сөйләште дә, тизрәк Раилгә шалтыратты.
Раил- ул авыл егете, Илсөярне бик яратып йөри. Артыннан һич калмый инде. Ә Илсөяргә монда гыйшык уйнарга вакыты юк, әбисе урын өстендә, аннары эше дә бар бит, авыл халкы авыртмый да тормый ич. Ләкин Раил түземле булды, ул көтәрмен һәм көтәчәкмен сине диде. Кирәк вакытларда, гел ярдәм кулы суза иде. Берәр авыруы янына тизрәк барырга кирәк булса да, Раил буш булса, машинасы белән тиз генә илтеп куя иде. Менә бу юлы да, ул аннан ярдәм сорап шалтыратты:
- Раил исәнме!
- Исәнме Илсөярем! Берәр нәрсә булдымы әллә? Тавышың карлыккан шикелле.
- Юк, берни булмады, әбием монда мине шәһәргә җибәрә әле, әни янына. Иртәгә алып барып кайтырсың әле. Көн эчендә әйләнеп кайтырбыз диеп өметләнәм.
- Кайтабыз конечно. Анда кунарга кирәкмәс инде. Иртән китәрбез, төшеп алырмын.

Иртән, әбисен ашатып, ашарына, эчәренә калдырып, тагын бер кат Сания апасын кисәтеп, Илсөяр Раил белән шәһәргә юл тотты. Ярый әле навигатор дигән нәрсәне уйлап тапканнар, адресны бирәсең дә, шул адрес буенча төп-төгәл китереп куя. Алар, зуур гына, өч катлы йорт янына килеп туктадылар.
- Ооооо ничего себе - дигәнен сизми дә калды Раил. Синең әниең монда тора инде димәк.
- Элек монда иде, минем бер-ике тапкыр килгәнем бар иде.
Илсөяр, капкадагы звонокка басты, капканы колагына нидер кигән, кинолардагыча киенгән сакчы ачты.
- Вам кого?
- Мне бы Асию увидеть.
- Какая Асия? А.ааа..Ася наверное. Ее нет.
- А где она?
- Я не знаю, я всего лишь охранник.
- Тогда позовите Роман Викторовича.
- Его тоже нет дома.
- А кто тогда дома?
- Его дочь, Екатерина Романовна.
- Так ее позовите! Скажите, что пришла ее сестра, старшая сестра, дочь Асии, Ильсияр.
Охранник микрофоннан гына нидер әйтте дә, китеп барды, Илсөярне алга таба кертмәде. Ишектән, озын гына буйлы, матур итеп киенгән, бизәнгән, ясанган, кичке клубка җыенганмени диярсең...Катя күренде.
- Это ты моя сеструха? Что надо?
- Здравствуйте! Я ищу маму. Нашу маму! Где она?
- А зачем она тебе понадобилась? Ты кто такая вообще, я тебя первый раз вижу!
- Ты меня первый раз, а я тебя видела еще тогда, когда ты была маленькой и не первый раз. Где наша мама!?
- Не знаю, я не в курсе.
- Где Роман Викторович. Дайте мне его номер?
- Нет не дам, я не обязана давать вам номер моего отца!. Я вас не знаю.
- Умоляю Катя, дай номер! У меня бабушка умирает, мамина мама и она попросила меня, чтоб я привезла маму в деревню, она хочет перед смертью ее увидеть, будь ты человеком.
- Я же тебе сказала, что не знаю где мама! Все на этом, разговор окончен!
Катя, ишекне шаплап япты да, китеп тә барды. Илсөяр, баскан килеш катып калды. Нишләргә дә белмәде. Күзләреннән мөлдерәп-мөлдерәп яшьләре акты.
- Раил, әбиемә нәрсә диеп әйтим инде? Кая икән соң минем әнием?
- Әллә полициягә хәбәр итеп карыйкмы соң?
- Әйдә, барып кайтыйк әле.
Алар полиция бүлеген эзләп таптылар. Анда паспортсыз кертмиләр икән, гонаһ шомлыгына, Илсөяр паспортын да оныткан иде. Сөйләшеп тә карадылар, ә тегеләре, Роман Викторовичның исемен ишетүгә үк, ооо даже не суньтесь туда, сами разберутся. С ним связываться больно не охота, и никто вашу маму в розыск не подавал. Ни по имени Асия, ни по имени Ася ее нет. Идите домой, и сами разбирайтесь! - диделәр. Рим, мин булачак юрист, укыйм, тиздән университетны бетерәм диеп, әйтеп караса да, булмады.
Соңгы өмете полция бүлегендә сүнде Илсөярнең. Әбисенә тәмле җиләк-җимешләр алдылар да кайтыр юлга чыктылар.

Юл буе, уйларыннан арына алмады Илсөяр. Кайда китте ялгышлык? Бәлкем ул барысына да гаепледер? Теге вакытта әнисенә кычкырмаган булса, әбисенә шалтыраткан вакытта, әнисе белән сөйләшкән булса, болай булмас иде. Иии тиле яшьлек, яшүсмер чак, гормоннар уйнап торган чак иде шул.... янәсе әнисенә характерын күрсәтә. И, әни әни...кайларда микән син, исәнме син, юкмы?

Авылга кайткач, әбисе өйгә Асия кызын кергәнен дүрт күзе белән көтте. Ләкин ишектән...бары тик Илсөяр генә күренде.
- Әбием, бардым, Катяны күрдем, сөйләштем, әни хастаханәдә ята диделәр, нерваларын дәвалый диделәр, ә ул хастаханәгә кертмиләр икән, гафу ит инде, алып кайта алмадым үзен...- диеп күзләрен аска төшерде Илсөяр.
- И кызым, алдаша да белмисең бит син. Тапмадым диген инде, дөресе шул бит. Әй, бала бала, кайларда икәнсең соң син? Сине күрә алмый, тыныч күңелем белән дә китә алмыйм инде. Кызым, Илсөярем, сүз бир миңа, мин үлгәч, кайда булса да, әниеңне эзләп табарга. Үлеме ул, терекме ул. Үле булса, кабереннән бер уч җиреп алып кайтып, минем каберем янына күмәрсең. Сүз бирәсеңме?
- Бирәм әбием! Табармын, кайда булуына карамастан табармын! Әле син үлмисең әбием, үлергә тиеш түгел, ничек инде мине үземне генә калдырасың соң?
- Балам, син бит инде зур кыз, әнә, бөтен авылның авыруларын дәвалап бетердең - диеп елмайды Галия әбисе.

Беркөнне эштә эшләп утырганда, Миннәхмәтнең әнисе, Илсөярнең Саҗидә әбисе була инде, каты авырта диеп чакыртттылар. Бик барасы килмәсә дә, китте инде Илсөяр. Ул килеп кергәндә, Саҗидә әбисе урын өстендә ята иде, янында Мостафа бабасы тора.
- Исәнмесез! - диеп кенә исәнләште Илсөяр.
- Исәнме кызым, уз әйдә, әбиең авырып китте әле, карап кына алчы -диде Мостафа бабасы.
Әбисе янына кереп, тынын тыңлап, кан басымын үлчәп, йөрәк тибешләрен тикшерде дә, Саҗидә апаны хастаханәгә салып дәваларга кирәк диеп, юллама язып бирде.
- Кызым, Илсөяр, син бит безнең Миннәхмәтемнең кызы.
- Әйе, беләм Саҗидә әби. Барысын да беләм мин, миңа берни дә аңлатмагыз. Сезгә сөйләшергә ярамый, хастаханәгә барырга кирәк. Миннәхмәт абыйны чакырып кайтарыгыз, ул илтер, бер дә булмаса, ашыгыч ярдәм чакыртам хәзер.
- Кызым, әти диеп әйтмисеңмени аңа?
- Юк Саҗидә әби, минем әтием булмады, булмас та. Мин ашыгыч ярдәм чакыртам, Мостафа бабай, киемнәрен җыйный тор.
Ашыгыч ярдәм килгәнче, Саҗидә әбисе янында утырды Илсөяр.
- Илсөяр, гафу ит син аны, безне дә кичер, гафу ит, рәнҗемә балам. Беләм, авыр булгандыр..сиңа да, әниеңә дә, әбиең белән бабаңа да, тик рәнҗемә генә. Тыныч күңел белән китәсе иде бит.
- Юк, рәнҗемим, мин инде ачуларны барысын да күптән оныттым. Әнә, машина килеп җитте, исән сау терелеп кайтыгыз.

Саҗидә әбисен озатты да Илсөяр, кайтышка өйләренә кагылды. Өйгә керсә, әбисенең аңы юк, күзләрен йомган, үзе еш-еш сулыш ала..
- Әбием, әбием! Ни булды әбием? Күзләреңне ач!
Тизрәк кан басымын үлчәп карады, төшеп беткән диярлек. Димәк күп калмаган. Әбисе янына утырда да, үз кулларына, әбисенең, картаеп, җыерчыкланып, кытыршыланып беткән кулларын улды. Битләренә куеп сөйде ул кулларны Илсөяр......үзе елый иде.
- Әбием, синең куллардан да йомшак, синең куллардан да тәмле, синең куллардан да матур кемнең куллары бар тагын? Ишетәсеңдер мине әбием! Тик синең куллар гына. Мине елаганда тирбәткән, йокыларын калдырып, елаганда сөт имезгән, ашаткан, үстергән куллар бит алар...рәхмәт әбием, барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа. Син минем әнием бит! Әбием! Рөхсәт ит, сине шушы мизгелләрдә...әнием диеп озатырга. Сүземдә торырмын, Асия әниемне табырмын әбием. Әбием...минем җанымның яртысы бит син, мин сине бик бик каты яратам, яраттым һәм яратачакмын! Ишетәсеңме мине ..әбием- әнием....
Әбисенең күкрәгенә капланып елады да елады сабыем...Әбисе җан биргәндә....ярый әле өйдә булды, җитеште...

Әбисен, Зариф бабасы янына рәттән җирләделәр, урын алып калган иде Галия әбисе... Менә, Илсөяр, япа-ялгыз калды...аңа бик моңсу иде, кичләрен бигрәк тә. Кояш баегач, әбисе өйрәтеп калдырган догаларын укып, әбисенә, бабасына багышлап, дога кыла иде, аннары, элекке бергә чакларын, ничек итеп, әбисе белән кочаклашып утырып, айны, йолдызларны күзәткәннәрен искә төшереп, елый- елый йокыга китә иде.

Әбисен озатканнан соң, ике ай эшләде дә, ике атнага ял алды Илсөяр. Аның урынына, күрше авылдан Гөлия килеп калды, ике авылга бер фельдшер иде. Ул вакытка инде..Раил дә, имтиханнар тапшырып бетереп, диплом алырга йөри иде.
Тәвәкәлләп, Раил белән сөйләшеп, алар Асияне эзләргә шәһәргә чыгып киттеләр. Йортны карарга Сания апасына калдырып китте. Чөнки, анда ничә көн торасыларын әле белмиләр иде.

Тагын, адрес буенча, Асиянең торган җиренә киттеләр. Бу юлы капканы үзе Роман Викторович ачты. Өйгә дәште, ничек булгандыр, Раил белән Илсөяр аптырап калдылар бер мәлгә.
Өйгә кергәч, Илсөяр, нәрсә өчен, кемне эзләп килгәннәрен әйтте. Роман Викторович, чәй артына утырырга чакырды.
- Да, я вас понимаю Ильсияр, вы хотите найти свою маму. Но она немного с ума сошла, мешела нам жить, Катю постоянно пугала, всякими словами обзывалась. Сначала мы ее лечили от алкоголизма, потом она лежала в психдиспансере, сейчас она в доме престарелых. Я могу вам дать адрес, если надо.
- Надо! Очень надо! Пожалуйста, дайте мне адрес, я вас больше никогда в жизни не побеспокою. Мне она очень нужна, у меня умерла бабушка, я осталась одна.
Роман Викторович, адресын бирде дә, бүтән аларны борчымаска кушты.
Адресны алып, Раил белән Илсөяр юлга чыктылар. Бу картлар йорты, гел икенче шәһәрдә иде. Илсөяр, кибеткә кереп, күп итеп күчтәнәчләр җыйды, барысына да калдырырмын диеп уйлады.

Адрес буенча барып, картлар йортын тапканда, инде соң иде, кич белән кертмәделәр. Алар шунда гына, машинада кунарга карар кылдылар. Арткы якка Илсөярне яткызды Раил, үзе бөкләнеп пассажир ягына ятты. Иртәнгә, бөтен гәүдәләре кыйналган кебек уяндылар. Ярый әле, термос белән чәй алган иде Илсөяр, аны эчеп, бераз хәл кергәч, картлар йортына таба киттеләр. Паспортларын, туу турында таныклыкларын күрсәтә торгач, Илсөярне генә керттеләр. Асия диеп язылмаган иде исеме, Ася иде, шуңа да, табуы авыр булды.

Асия...үз уйларына чумып утыра иде..тышта акрынлап кына яңгыр пыскаклый башлады.. Көне буе шулай тәрәзәгә карап, кемнедер көткән сыман, уйларына чума торган иде. Юк, юк, Асия юләр түгел иде, аннан котылыр өчен, Роман аны шундый справкалар ясатып, башта юләрләр йортына тыкты, аннары менә..монда...картлар йортына. Алар бүлмәдә икәү генә торалар. Тәслия апасы белән. Тәслия апасының малае бар, зур нәчәлник, ләкин бердәнбер әнисе янына сыймаган. Ә Асиянең ире зур нәчәлник, кызы бар, ул да сыймады..

Булган ялгышлыкларын, яшьлектә булган юләрлекләрен искә төшереп елап та ала иде. Әле бит аңа карт диеп тә әйтеп булмый, бары 60 яше тулып кына бара, ә йөзенә карасаң..бер 75 яшьләр бирәсең инде.
Әнисен, Илсөярне гел искә төшерә торган иде. Менә..ишек ачылыр да, аннан елмаеп, Илсөяре килеп килер. Ләкин ул аның йөзен генә белми, ул бит инде хәзер зур кыздыр, үзгәргәндер. Элекке кебек матурдыр әле кызы.
Эх...яшьлек юләрлеге белән, барсын да үзе бозды шул, барсына да үзе гаепле. Әтисен озатырга кайтмады бит, оятсыз син Асия диеп- үзен сүкте! Әллә риза бәхиллеген калдырып киткәндерме ул атасы! Юк! Менә шуңа да, монда ятасың син! Кыз калдырып китте әнкәсенә...күпме авырлыклар килгәндер аның җилкәсенә, әни, синең хәлләрең ничек, авыр түгелме?- диеп бер тапкыр да сорашмады бит әнкәсеннән. Исән микән, юктыр инде хәзер...гафу ит мине әнкәем. Аннары кызы..Илсөяре..мәңге гафу итмәс, мәңге кичермәс инде ул Асия әнисен...нишләдең син Асия...күзләреннән тагын мөлдер-мөлдер яшьләре тәгәри бит.
- Тагын елап утырасыңмы Асия җаным? Бу Тәслия әби дәшә иде.
- Юк, яңгыр тамчылары керде....ачык тәрәзәдән.
- Шулайдыр..әйе..шулайдыр.. - диеп, Тәслия әби бүлмәдән чыгып китеп барышы иде, ишектән матур гына, бер кыз күренде.
- Асия җаным, бу сиңа түгелме? Кара әле, нинди матурлык килгән синең яныңа.
Асия тәрәзәдән күзләрен алып, башын ишеккә таба борып караса, анда...анда...шундый матур гына кыз басып тора иде, кулларына ак хризантема чәчкәләре тоткан, бер кулында зур пает.
- Кызым? Кызым! Кызыыым...синме бу?
Илсөяр, кулындагы чәчкәләрен кроватька ташлады да, пакетны идәнгә бәреп, әнисенә таба йөгерде.
- Әнием! Әнием! Мин, әйе мин Әнием! Ниһаять, мин сине таптым җаным!
Илсөяр, ябык кына гәүдәле, җырчыкланып беткән йөзле, әнисенең битләреннән үбеп алды, аны нык итеп кочаклады, икесе дә бер сүзсез елыйлар иде.
- Әнием, мин сине мәңге бүтән монда калдырмам. Әнием, кара әле, менә сиңа, нинди матур ак чәчкәләр бүләк итеп алып килдем, алар мин килгәнче сулмаслар, аларга карап мине көтәрсең. Ә мин тиз арада документларны ясап, сине моннан алырмын әнем, сүз бирәм! Әнием! Кара әле, нинди тәмлүшкәләр алып килдем сиңа. Син бит миңа элекләрен, шәһәрдән шундый ук тәмлүшкәләр алып кайта идең бит, әйеме?
- Балам...балам..кичер мине...гафу ит, кичер балам - диеп, Асия тезләнеп төште Илсөяр алдында.
- Әнием, син нишлисең! Юк, юк, тезләнмә миңа, синең алдында мин гафу сорарга тиешмен. Тезләнсәң дә, әбием кабере каршында тезләнерсең, аннан гафу сорарсың әнием.
- Димәк, әбиең дә гүр иясе инде.....
- Әйе әнием, мин авылда торам, аны озаттым, сине бик күрәсе килде аның үлер алдыннан, ләкин мин сине тапмадым, Катя кайда икәнлегеңне әйтмәде миңа.
Мин үзем авылда фельдшер булып эшлим. Минем белән авылга кайтырга ризамы син?
- Синең белән балам, бар җиргә барырга да ризамын мин.
Озак сөйләшеп утырдылар алар, икесе дә, сөнечтән елыйлар да, көләләр дә иде.

Документларны әзерләү әле дә озакка бармады, Раилнең булышлыгы аркасында, барсын да тиз эшләделәр. Илсөяр, әнисен алырга килгәндә, әле ул алып килгән чәчкәләре сулмаган иде.
- Кызым, чәчкәләреңә карап көттем, килдең бит, рәхмәт...балам.
Илсөяр, әнисен авылга алып кайтты. Асия бик шат иде, машина белән узганда авылын беренче тапкыр күргәндәй, һәр йортын, һәр капка төюбен йотыла-йотыла карап узды ул.

Раил белән өчәүләп, кайта кайтышка әнисенә матур киемнәр алып чыктылар. Парикмахерскийга кереп, чәчләрен кистереп, матурлап буятып чыктылар, ап- ак чал чәчләрен, каштан төсенә керттеләр. Асия, яшәреп киткәндәй булды, авылга матур иттереп алып кайтты әнисен Илсөяр.

Икенче көнне алар, икәүләп, әбисе белән бабасы янына, зиратка менеп киттеләр. Каберлекләр чип - чиста иде, аларны чистартып, чәчкәләрен утыртып, карап кына тота шул Илсөяре.
Асия, әнисе, әтисе каршына тезләнеп басып, елый елый гафу үтенде...кичерүләрен сорады. Ә кичләрен, Тәслия апасы өйрәткән догаларын укып, әти-әнисе рухына догалар кылды, кызы Катяга, Илсөяренә озын бәхетле гомерләрен теләде, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләрен укыды.

Илсөяр, эшен дәвам итте...бик яратып эшләде, Раилнең кыставына чыдый алмый, ул аңа кияугә чыкты, алар хәзер икәү генә түгел, хәтта дүртәү иделәр..Илсөяр бәби көтә иде....

Алсу Шәяхмәтова.

108 91 ER 4.5814
Аллаһ сабырлык бирсен ,Әниләрен, мәңгелеккә кайтмас җиргә озатканнарга.
Урыннары ожмахта булсын. Әмин.Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин.
Мәнге кайтмас жиргә киттең, Әни ,
Бушап калды өйләр, ямансу.
Ятимләнеп калды балаларың
Каян алыйк синдәй ярату?

Өстәлләргә тезгән ризыкнын да ,
Чәйләрнен дә, Әни ,тәме юк.
Синсез, Әни, дөньяларда яшәу ,
Буш көн кебек, анын яме юк(.Инзилә.)

450 65 ER 4.5277
Каенаналар колагына! Киленнәрне рәнҗетмәгез!

Ирем белән ун ел торганнан соң гына туды кызыбыз. Бик озак көттек без аны. Йөрмәгән табиб, өшкертмәгән әби-бабай калмады. Мари хатыннары мине ерактан ук таный кебек иде инде. Гөнаһ булса да, мари күрәзәчеләре, сихерчеләренә дә йөрдем. Чөнки инде түзәрлегем калмаган иде.

Балабыз булмаса да, ирем мине моның белән битәрләмәде. Әмма әнисе, каенана дигән кеше күземне ачырмады. Өстәвенә, иремнең ике энесе дә өйләнүгә хатыннары бала алып кайтты. Аннан соң миңа кырын карашлар бөтенләй дә артты. Килен кеше болай да ким кеше инде ул, ә оныклары тугач каенана миңа бөтенләй дә чит-ят кеше итеп карый башлады.

Без өйләнешкәндә, иремнең сеңлесе мәктәпне тәмамлый иде. Мин авыл кызы, ул шәһәрдә туып-үскән. Өстәвенә төпчек бала. Әнисе аны өрмәгән урынга да утыртмыйча, иркәләп, башыннан гына сыйпап торды. Аш уздыра башласалар да кызның маникюры бозыла дип, савыт та юдыртмадылар. Аның каравы мин табынын да әзерләдем, ашын да уздырдым, ахырдан бөтен нәрсәне җыеп, юып та китә идем. Килендәшләр дә бер-бер артлы бала тапкач, күбрәк кечкенә балаларын күтәреп йөри иде. Хезмәтче урынына булсам да, каенана барыбер якын күрмәде. Мин исә Ходай күрә, синең дә кызың килен буласы бар әле дип, эчтән яна идем. Елаган чакларым да аз булмады. Аннан күнектем, тынычландым. Үзе чакырмаса, аларга бармас өчен миллион да бер сәбәп таба идем. Ирем башта моны аңлап җиткермәде. Аннан ул да хәлемә керде. Әнисенең мине ничек кимсеткәнен күрә иде бит ул.

Реклама
...Һәм менә көтелгән сабыем булачагын белдем! Инде өмет сүнгән иде диярлек. Кызым Диләрәне кулыма алгач үксеп еладым. Әйтерсең лә бу минем тормышымда иң зур бәхетем, сөенечем, максатым, хыялым иде.

Каенсеңел мәктәп бетерде. 23 яшендә үк кияүгә чыкты. Ире дә үзе сыман иркә генә бер шәһәр егете. Ничек яшиләрдер, белмим. Әмма каенсеңелгә дә Ходай бала бирми. Инде дүрт ел торалар, түккән акчасының исәбе-саны юк. Хәзер каенана да миңа карата үзгәрде. Кызым дип кенә тора. Ә бер көнне күчтәнәчләр төяп, безгә килеп җиткән. “Кызым, сине күп рәнҗеттем. Гафу ит мине! Рәнҗемә, зинһар”, – ди. Мин бит хәзер ана кеше! Үткәннәрдәге ачу, үпкә хисләрен сабыема булган мәхәббәт инде күптән алыштырды. Әмма рәнҗүләрем, күз яшьләрем эзсез югалмаган, күрәсең! Каенаналарга шуны әйтәсем килә: кеше баласын рәнҗетмәгез! Аны бит улыгыз сайлап алган. Үзегез дә кайчандыр килен булган кеше. Кызларыгыз да чит гаиләгә барасы! Шул хакта булса да уйласагыз иде...

Рамилә Сәмигуллина,
Чаллы.

58 52 ER 3.4404