Статистика ВК сообщества "ДОГАЛАР | Казан Чаллы Уфа Татарстан Башкортстан"

0+
Догалар, аятьләр, сүрәләр, хәдисләр, вәгазьләр, намаз, ураза, ислам

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

МӘҖЛЕСЛӘРДӘ УКЫРГА КИҢӘШ
ИТЕЛӘ ТОРГАН СҮРӘ-АЯТЬЛӘР

Өйгә мулла чакырып дини мәҗлес үткәрү – татар халкына хас булган күркәм гореф-гадәттер. “Коръән ашы” дип аталган шундый мәҗлесләр төрле сәбәпләр уңаеннан үткәрелә: вафат булган туганның рухына дога кылдырту нияте белән оештырыла торган искә алу мәҗлесләреннән тыш әле никах мәҗлесе, Корбан ашы, ифтар (авыз ачтыру), шулай ук мәүлид, яңа йортка күченү, исем кушу һәм башка ниндидер сөенечле вакыйгалар белән бәйле ашлар да бар татарларда. Шәригатебездә шундый мәҗлесләр үткәрүне вәҗеб (мәҗбүри) итә торган күрсәтмәләр булмаса да, алар мөстәхәб дәрәҗәсендәге өстәмә савап бирүче күркәм гамәл булып санала: ягъни үткәрмәүче кеше гөнаһлы булмый, әмма оештырган кешегә Аллаһның рәхмәте белән әҗер-савап язылырга мөмкин, чөнки мондый мәҗлесләрдә Коръән укыла, гыйбадәтнең җелеге булып санала торган догалар кылына, вәгазь сөйләнә, мәчеткә килеп җитә алмаган кешеләргә Аллаһы Тәгалә, ислам дине, мәңгелек ахирәт тормышы турында мәгълүмат җиткерелә.
Дини мәҗлеснең нәрсәгә багышланганына карамастан, аның төп максаты һәм төп күрке ул – Коръән аятьләренең укылышы. Әлбәттә, чакырылган имам һәр мәҗлесне йортка дога кылудан, җыелган кешеләрне сәламләүдән башларга тиеш. Аннан соң, гадәттә, мәҗлеснең максаты, җыелуның сәбәбе аңлатылганнан соң, шул сәбәпкә якын, ягъни шушы темага кагылышлы кыскача вәгазь сөйләп алырга кирәк (төп вәгазьне мәҗлес ахырына калдыру мәслихәт). Мәҗлес башындагы 5-7 минутлык вәгазьдән соң Коръән укыла. “Нинди сүрәләр укылырга тиеш соң?” – дигән сорау еш бирелгәнлектән, ошбу язмада төрле мәҗлесләрдә укырга киңәш ителә торган сүрә-аятьләрнең атамаларын күрсәтергә булдык. Әлеге мәгълүмат Җәлил хәзрәт Фазлыев, Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб һәм башка хәзрәтләрнең тәкъдимнәренә нигезләнеп төзелде.
* ҺӘР МӘҖЛЕСНЕ “Фатиха” сүрәсеннән һәм “Бәкара” сүрәсенең беренче 5 аятеннән (“Әлиф-Ләм-Мим”) башлап җибәрү мәслихәт.
* Вафат булганнарны ИСКӘ АЛУ МӘҖЛЕСЛӘРЕНДӘ (3се, 7се, 40гы, елы) әҗер-савапны бакыйлыкка күчкән туганнарның рухына багышлау нияте белән “Мүлк” (“Тәбәрак”) яки “Йәсин” сүрәләрен уку хәерле.
* ЯҢА ЙОРТКА КҮЧЕНҮ уңаеннан үткәрелгән ӨЙ АШЫНДА “Фатиха” белән “Әлиф-Ләм-Мим”гә “Бәкара” сүрәсеннән “Лилләһи” һәм “Аятелкөрси” аятьләрен өстәп, “Рахмән” сүрәсен уку киңәш ителә.
* НИКАХ МӘҖЛЕСЕНДӘ никах укылганнан соң “Бәкара” сүрәсеннән “Лилләһи”не һәм “Вакыйга” сүрәсен уку тәкъдим ителә.
* КОРБАН АШЫНДА “Фатиха” белән “Әлиф-Ләм-Мим”нән башка “Әнгам” сүрәсенең 160 - 165 нче аятьләре укыла. Шуннан соң “Вакыйга” яки “Рахмән” сүрәләре һәм “Кәүсәр” сүрәсе укыла.
* ИФТАР АШЫНДА укырга киңәш ителә: “Фатиха” сүрәсе, “Бәкара” сүрәсеннән “Әлиф-Ләм-Мим”, “Шәһрурамәдан”, шулай ук “Нәбә” һәм “Кадер” сүрәләре. (Шунысын гына исәпкә алырга кирәк: ифтар ашы ул – Рамазан аенда көне буе ураза тотканнан соң авыз ачу, кояш баеганнан соң кичке ашау. Безнең якларда мөслимәләр (хатын-кыз мөэминәләр) ифтар ашына кояш баерга ярты яки бер сәгать алданрак җыелып, ашыкмыйча гына вәгазь сөйлиләр, Коръән укыйлар һәм дога кылалар. Әлбәттә инде, әгәр ифтар ашына алдан түгел, ә вакытында, ягъни кояш баеганнан соң гына җыелсалар, мондый очракта авыз ачуны (ашый башлауны) тоткарламау хәерлерәктер, ә Коръән укып дога кылуны мәҗлес ахырына калдыру яхшы.
* МӘҮЛИД АШЫ башында, гадәттә “Фатиха” сүрәсе һәм “Бәкара” сүрәсеннән “Әлиф-Ләм-Мим” өзеге яңгыраганнан соң, гадәттә, “Әхзәб” сүрәсенең 41 - 48 нче һәм 56 нчы аятьләре укылса әйбәт.
* ШӨКЕР АШЫ: нинди дә булса сөенечле вакыйга уңаеннан үткәрелә торган шундый мәҗлестә “Бәкара” сүрәсеннән “Әлиф-Ләм-Мим”, “Шәһрурамәдан” кебек аятьләрне уку яхшы. Өстәп “Лилләһи”, “Ләә йәстәви” һәм “Тин” сүрәләрен дә укырга мөмкин.
* ҺӘР МӘҖЛЕСНЕ “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен уку белән тәмамларга киңәш ителә.;

1167 0 ER 8.4664
РАМАЗАН АЕНДА ДОГА КЫЛУ.

🤲Йә Раббым Аллаһ, шушы мөбәрәк Рамазан айларында, догалар кабул булган айларда үткән, тоткан уразаларыбызны кабул кылсаң иде. Башкарган намазларыбызны, тәравих намазларын үзеңнең рәхмәтең белән кабуллардан кылсаң иде.
🤲Йә Раббым Аллаһ, мәхшәр мәйданнарында басып торганда, безнең тәравих намазларында басып торулар ярдәм итсә иде. Мәхшәр мәйданнарында эссе булганда, сусаулык булганда безнең шушы тоткан уразаларыбыз ярдәм итсә иде. Безгә ризык булып, сусаулыкны басарга сәбәпче булса иде.
🤲Йә Раббым Аллаһ, елга бер генә килә торган бу мөбарәк айның һәр мизгелен файдалы итеп үткәрергә насыйп ит.
🤲Йә Раббым Аллаһ, синнән генә сорыйбыз, шушы Рамазан айларына ирешмәгән безнең дин кардәшләребез- нең, вафат булган әти-әниләребезнең, туганнарыбызның гөнаһларын ярлыкасаң иде. Аларның изге гамәлләрен арттырсаң иде. Кыямәткә хәтле каберләрен нурлы кылып, кыямәткә хәтле нигъмәттә ятырга насыйп итсәң иде. Кыямәт көнендә аларның урыннарын җәннәттә кылсаң иде.
🤲Йә Раббым Аллаһ, безнең өчен, исәннәребез өчен шушы Рамазан айлары ахыргы Рамазан ае булмаса иде. Яңадан да иминлек тә, сәләмәт килеш Рамазан айларын каршы алырга насыйп әйләсәң иде.
🤲Йә Раббым Аллаһ, барчаларыбызның тормышына бәрәкәт бир, малларыбызга хәләллек, бәрәкәт бир, авыруларыбызга хәерле шифаларыңны бир, төрле бәла-казаларга, төрле авырлыкларга төшүчеләргә үзеңнең ярдәмеңне бир.
🤲Йә Раббым Аллаһ, илебезне төрле хәвефләрдән, сугышлардан, бәла-казалардан үзең сакла.
🤲Йә Раббым Аллаһ, барчаларыбызга кадер кичәләрен гыйбадәттә үткәрергә насыйп әйләсәң иде. Кадер кичәләрендә гыйбадәт кылучы бәндәләреңнән булырга безгә язсаң иде.
🤲Йә Раббым Аллаһ, син гафу итүче, барчаларыбызның гөнаһларын гафу итсәң иде.
🤲Йә Раббым Аллаһ! Авырлыкларны җиңел күтәрә алырлык, уразаларыбызны Үзең риза булырдай итеп тотарлык тәкъвалык бир, изге ниятләребезгә, морад-максатларыгызга ирештер.
🤲Йә Раббым Аллаһ! Уразаларыбызны киң итеп ачылган Раян капкасыннан Фирдәвес җәннәтенә үтәргә, Синең йөзеңне күреп куанырга лаек булырдай итеп тотарга насыйп ит.
🤲Йә Раббым Аллаһ, безгә хидаят юлын күрсәт, һәммәбезне дә исламлы, иманлы, намазлы кыл. Йөзләребезне нурлы кыл. Тел ачкычлары, зиһен ачкычлары биреп, үзең кушканнарны үтәргә, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә насыйп ит. Әәмиин.🤲🤲🤲

555 0 ER 4.9079
🤲🤲🤲

Йәә, Аллаһым, мине барча - барча гонахларымнан, олы бәхетсезлекләрдән һәм кабер газабыннан сакла.Мине тубәнлеккә төшерә торган әхлактан, миңа зыян китерә торган дустан, мине Синнән ерагайта торган өметтән сакла. Сине оныттыра торган ярлылыктан сакла, йәә Раббым. Мине хәлак итү куркынычы булган байлыктан да сакла. Йәә Аллаһым, Син Узеңнен иң яхшы колларыңа биргән бөтен яхшы нәрсәләрне миңа да бир, Кыямәт көнендә Узеңнең йөзеңне борачак нәрсәләрдән сакла мине. Минем жанымны мөселман хәлемдә ал һәм мине яңадан терелткәндә мөселман хәлемдә терелтсәң иде, Уз рәхмәтең белән буләклә һәм Узеңнең ләгьнәтеңнән сакла.
Йәә Раббым! Әлегә мин исән чакта Син узеңнең колларыңны ничек яклыйсың, мине дә шулай якла. Йәә Аллаһым, ә улгәннән соң минем гонахларымны гафу ит миңа рәхмәтле бул! Аллаһым, яшәү минем өчен хәерле булса, мине исән - сау яшәт, әгәр минем өчен улем хәерлерәк булса, миңа хәерле жиңел улем бир. Йәә Аллаһым, улгәндә мине дәҗҗал фетнәсенә катнаштырма. Минем җанымны хак диндә килеш һәм иреннәремдә шәһадәт биргән хәлдә ал. Исламда булмаган килеш үлүдән, кабер газабыннан, бу тормыштагы бәхетсезлекләрдән һәм бәлаләрдән сакла мине. Миңа ике дөньяда да бары тик яхшылыклар гына бир, Йәә Аллаһ, Узеңне танырга һәм яратырга ярдәм ит, Узеңнән генә курка торган йөрәк бир. Сине гел искә алырга, Үзең кушканнарны утәргә ярдәм ит. Узең тыйганнардан тыелырга көч бир!
Сине яратмаудан Узең сакла мине. Миңа Узең риза булырдай гузәл холык һәм Сиңа мөрәҗәгать итәрдәй белем бир. Дөнья нигьмәтләренең рөхсәт ителгәннәрен генә бир. Синнән башкаларга гыйбадәт кылудан мине Узең сакла, һэм Сиңа гына гыйбадәт кылып яшәргә көч бир. Минем гамәлләремне кабул ит, йөрәгемне икейөзлелектән, риядан сакла. Телемне ялганнан чистарт, кузлэремне хыянәттән сакла. Йәә Аллаһ, куз хыянәтен һэм йөрәкләрдә яшерелгәннәрне Син генә беләсең!
Йә Раббым, мин Синнән, иман байлыгы, дип ышаныч, холыгымның яхшыруын, кешеләр белән килешеп яши белуне һәм язмышыма язылганнардан риза булуымны ялварып сорыйм! Йәә Аллаһ, Син яраткан гамәлләрңе генә кылырга, Син яратмаганнардан тыелырга Узең көч бир миңа. Сиңа йөрәгем белән тартылуны һәм Сиңа камил рәвештә сыенуны насыйп ит.

Пәйгамбәребез с.г.в.сөннәте кушканнарны утәргә ярдәм ит. Йәә Аллаһ, Син - Раббым минем, Синнән башка гыйбадәт кылырга яраклы башка бер зат та юк. Син мине яралттың, ә мин Синең колың, мин көчем җиткән кадәр Сиңа тугрылыклы булачакмын ин шәә Аллаһ. Мин кылган явызлыкларымнан Сиңа сыенам, Синең тарафтан миңа карата кылынган мәрхәмәтеңне таныйм, уземнең гонахларымны таныйм. Гафу ит мине, чынлыкта, Синнән башка гонахларны беркем дә гафу итми! Йәә Гафурур Рахиим!!!


Бу доганы барлык танышларыгызга Аллаһ ризалыгы өчен таратыгыз, чөнки Пәйгамбәребез с. г. в. әйткэн :" Кем яхшы гамәл эшләргә өйрәтеп калдыра, аңа шул эш өчен, бу гамәлне кылучыга килгән әжер-савап килеп торыр". (Муслим, 3509)

408 0 ER 3.6252
Сәдака бирү һәм дога кылу тәртипләре. ✅

Садаканы биргәндә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип бирергә кирәк.
Шулай ук сәдака ияләренә:✅
1. "Йә,Раббым Аллаһ, бу садакам уттан пәрдә булса иде"
2. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам фәрештәләрнең догасын алу өчен."
3. "Бу садакам начар үлемнән һәм Аллаһның ачуыннан саклану өчен"
4. " Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам өзлексез гыйбадәт булсын өчен...."( тол һәм ярлы кешене карап торучы-Аллаһ юлында көрәшүче әҗерен ала, өзлексез ураза тотучы һәм төне буе намаз укучы әҗерен ала)
6. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам авырулардан саклану, шифа табу өчен"
7. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам гөнаһлардан чистарыну өчен."
8. "Бу садакам мәхшәр мәйданында садака күләгәсе булдыру өчен."
9. " Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам кабер газабыннан саклану өчен"
10. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам Кыямәттә үлчәүнең изге гамәлләр ягы авыр булсын өчен"
11. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам җәһәннәм әсирлегеннән саклану өчен"
12."Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам калеб катылыгыннан имин булу өчен, күңел йомшасын өчен."
16. " Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам үкенечкә калмасын өчен..."( изге гамәлләр кылмаган өчен)
17. " Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам җәннәттә садака капкасыннан чакырсыннар өчен..."
18. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам начар кешеләрдән саклану өчен...."
19. Бу садакам Аллаһ мине игелекле, тәкъва кылсын өчен...."
20. " Бу садакам Аллаһ мине тәүбә итүчеләрдән кылсын өчен...."
21. "Бу садакам Аллаһ миңа юмартлык дәрәҗәсе бирсен өчен...."
22. "Бу садакам Аллаһ мине сабыр колларыннан кылсын өчен"
23. "Бу садакам Аллаһ минем телемне начар сүзләрдән, гайбәт сөйләүдән сакласын өчен" - дип, тә бирергә була.

СӘДАКАЛӘРГӘ ДОГА КЫЛУ ✅

Ий, Раббым! Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, пәйгамбәребезнең шәфәгәтен өмет итеп, ислам диненең алга баруын өмет итеп биргән бу бәндәләреңнең хәер-сәдакаләрен үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул итсәң иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә Аллаһ Сүбехәнә вә Тәгалә уйламаган җирдән киң ризыклар, хәләл маллар, ләззәтле тәгамнәр ирештерсә иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә сезләрдән дога өмет иткән җәмигы әрвахларыгызның рухларын шат кылса иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә хәер биргәндә күңелегездә нинди изге морад-максудларыгыз булса, хәерле, изге морад-максудларыгызга ирешергә насыйп булса иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә Аллаһ сөбөхәнә вә тәгалә сезгә юмартлар дәрәҗәсе биреп, кыямәт көнендә үз малыгыз булса иде, үзегезне каршы ала торган нур булып, тәмуг утына пәрдә булса иде. Әмин.!🤲🤲🤲

526 0 ER 3.8052
Коръән багышлау догасы.

Әгуузу билләәһи минәш – шәйтаанир – раҗиим. Бисмилләәһир – рахмәәнир – рахиим.
Барлык мактау – олуглауларыбыз күкләрне вә җирләрне юктан бар итүче галәмнәр хуҗасы, Кыямәт көненең гадел хөкемдары Аллаһ Тәгалә Раббыбыз Үзеңә булса иде. Йә, Раббым, Син хак, Син бер, Синнән башка Иләһ юк, Синең тиңдәшең юк,охшашың юк, Син мәңге тере. Син барча кимчелектән пакъсың. Син барсын да күрүче, ишетүче, белүче. Син бөеклек иясе, Син дан – шөһрәт, көч – кодрәт, хикмәт иясе, бөек акыл, бөек гыйлем, гүзәллек, юмартлык, гаделлек, камиллек иясе. Син шәфкатьле, рәхимле, мәрхәмәтле. Син безне ризыкландыручы, нигъмәтләүче, тәрбия кылучы, ихтыяҗларны үтәүче, саклаучы, яклаучы, кабул итүче, гафу итүче. Йә, Раббым, Үзеңә барча хәмед – сәнәләребез булса иде.
Галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу гәләйһи вә сәлләмгә күңелебез түреннән чыккан салават шәрифләребез ирешсә иде.
Кыямәткә кадәр иманнарына тугры калып, Үзеңнең юлыңда хезмәт иткән Иман һәм тәүхид әһелләренә хәер – догаларыбыз булса иде. Амин.
Йә, Раббым, Коръән укырга ният кылдык. Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен, шайтаннан ерак булу өчен, иман белән үткән кабер әһелләренең рухларын шатландыру өчен.
Йә, Раббым, Коръәнне тәҗвид белән хатасыз укырга ярдәм ит, ихлас күңел, сәламәтлек, камил акыл, зиһен, зирәклек, Аның нечкә һәм яшерен мәгънәләренә дә төшенергә гыйлем, даими укырга теләк – хирыслык бир. Өйрәнүне һәм ятлауны җиңел һәм ансат ит. Амин.
(Коръән уку)
(Коръән укыганнан соң)
Йә, Раббым, шушы Коръән шәрифне укыдык Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен. Укыганда киткән хата – кимчелекләребезне Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу кылып, Үзең дөресләп кабул итсәң иде. Амин.
Йә, Раббым, укуда хасил булган әҗер – савапларны багышладык галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең рух шәрифләренә, аның гаилә әһелләренә, Атабыз Адәм гәләйһис – сәләм белән Һава радыйәллаһу гәнһәнең рух шәрифләренә, Атабыз Адәм гәләйһис - сәләм белән пәйгамбәребез салаллаһу гәләйһи вә сәлләм арасында килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең рух шәрифләренә, сәхабәләрнең, шәһидләрнең, әүлия вә заһидларның, табигыйннарның, остазларыбызның, мәрхүм булган әти – әниләребезнең, кайната – кайнаналарыбызның, хәләл җефетләребезнең, әби – бабаларыбызның, мөселман ир һәм мөслимә кыз туганнарыбызның, кендек әбиләребезнең, сөннәт бабайларыбызның, сабый чакта вафат булган ир һәм кыз балаларның, өсләребездә хаклары булган әрвахларның, барча ир һәм кыз мөселман кардәшләрнең, Мөхәммәд салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең өммәтендә булган һәрберсенең рух шәрифләренә багышладык.
Йә, Раббым, рухларын шат кылып, аларны кабер газапларыннан коткарсаң иде, булган гөнаһларын гафу итсәң иде һәм бездән аларны риза кылсаң иде.
Йә, Раббым, шушы Коръән укыгандагы әҗер – саваплар хакына безнең белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны, яшьлек хаталарыбызны Үзеңнең чиксез рәхмәтең белән гафу итсәң иде, газапсыз ярлыкасаң иде.
Йә, Раббым, безнең иманыбызны көннән – көн арттырып тәкъва мөселманнардан, хәерле мөселманнардан, үзең яраткан – сөйгән бәндәләреңнән булсак идек. Калган гомерләребезне дә хәерле гомердән кылып, Үзеңнең әмерләреңә буйсынып, тыйганнарыңнан тыелып, кушканнарыңны үтәп яшәсәк иде.
Йә, Раббым, һәрвакыт туры юлыңда булып, гыйбрәт алучылардан, канәгать булучылардан, нигъмәтләреңнең кадерен белүчеләрдән, Үзеңә итагать итүчеләрдән, гыйбадәт кылучылардан, күп зикер итүчеләрдән булсак иде.
Йә, Раббым, намазларыбызны калдырмыйча, үз вакытында, дөрес, ихлас, кабул булырлык итеп үти алсак иде.
Үзеңнең туры юлыңда ныклы иман, гыйлем, зирәклек, кыюлык, тәвәкәллек, рух ныклыгы, көч- кодрәт, гайрәт, һидаять бир, Раббым.
Йә, Раббым, күзләребез яхшы күрсен, колакларыбыз яхшы ишетсен, аяк – кулларыбыз сызлаусыз булсын. Башларыбызга зиһен, чәч бөртегебездән алып аяк бармакларыбызга кадәр барча әгъзаларыбызга шифа – сихәтеңне бир.
Йә, Раббым, безне гүзәл холык, эчкерсез, йомшак күңел, нурлы йөз, ачык зиһен, юмартлык, төгәллек, гаделлек сыйфатлары белән нигъмәтлә.
Сөйләгәндә фикеребез ачык, телебез туры булып, сүзләребезне, сөйләмебезне аңлаешлы, үтемле ит.
Кешеләргә, мәхлукъләреңә шатлык – сөенечләр өләшүче булып яшәсәк иде.
Йә, Раббым, кайгылы вакытта да, сөенечле вакытта да Үзеңне истән чыгармасак иде. Аякларыбыз хәерле юлларда гына йөрсен, кулларыбыз изгелек кенә эшләсен. Малларыбызны хәерле гамәлләргә сарыф итүне насыйп ит.
Һөнәр һәм сәүдә эшләребезгә, малларыбызга бәрәкәт биреп, олы табыш һәм файда насыйп ит. Сәфәрләребез һәрвакыт уң булсын. Һәрбер эшебезне хәерле итеп, шәригатькә каршы эшләрдән ерак кыл. Хәерле гамәлләребезне даими ит.
Йә, Раббым, Коръән укыган әҗер – савапларны укучыларга да, тыңлаучыларга да ирештереп барча хәерле дога – теләкләребез кабул булса иде.
Бу мәҗлесне оештырып, туганнарны, дусларны, мөселман кардәшләрне очраштырганнары өчен мәҗлес хуҗаларына Үзеңнең рәхмәтеңне насыйп ит. Бу гамәлләрен хәерлеләрдән итеп әҗер – савапларын бирсәң иде һәм алардан разый булсаң иде.
Йә, Раббым, бу йортка бәрәкәт бир, авыруларына шифа, бәхетсезләренә бәхет, өйләнгән балаларына мәхәббәт, тигезлек, татулык, барчасына иман байлыгы, исәнлек – саулык, хәерле гомер бир. Хәерле дога – теләкләрен кабул итеп, мәңгелек ахирәт тормышына күчкән әрвахларына да догаларны ирештерсәң иде.
Йә, Раббым, бу мәҗлескә ерак һәм якыннан килеп, Үзеңнең рәхмәтеңне өмет итеп догага кул күтәреп утырган кардәшләребезнең дә үзләрен хәерле теләк – максатларына, ә әрвахларына догаларны ирештерсәң иде.
Киселеп, бүленеп төрле юлларга кермичә, Үзеңнең туры юлыңда булып, дус – тату булып, белгәннәребезне уртаклашып яшәүләребезне насыйп итсәң иде. Шушы мәҗлестә матур итеп сөйләшеп утырган шикелле җәннәтләрдә дә очрашуларыбызны Аллаһ Тәгаләм Үзең насыйп ит. Амин.
Йә, Раббым, Үзеңнең рәхмәтеңне, ризалыгыңны, пәйгамбәребез салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең шәфәгатен, Ислам диненең алга баруын өмет итеп биргән бәндәләреңнең хәер – садакаларын Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул итеп әҗер – савапларыңны бирсәң иде. Аларга хәерле ниятләренә, морад – максатларына ирешергә насыйп ит. Биргән хәер – садакалары тәмуг утларына пәрдә булсын. Хәләл маллар, киң ризык, бәрәкәт бир. Әрвахларының рухларын шат кыл.
Йә, Раббым, укыган намазларыбызны, тоткан уразаларыбызны, укыган сүрә вә аятьләребезне, догаларыбызны, зикер – тәсбихләребезне, салават шәрифләребезне, тәүбәләребезне, биргән садакаларыбызны, корбаннарыбызны, зәкятләребезне, гошерләребезне, фитыр садакаларыбызны, һәр барча хәерле гамәлләребезне, хәерле дога – теләкләребезне Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул кыл. Укыганнарыбыздагы, гамәлләребездәге, сораган теләкләребездәге хата – кимчелекләребезне гафу кыл. Амин.
Йә, Раббым, файдалы гыйлем белән нигъмәтләсәң иде, хәерле гыйлем байлыгы бирсәң иде. Шул гыйлемне өйрәнү өчен сәламәтлек, сәләт, камил акыл, зиһен, зирәклек, хәерле гомер бирсәң иде. Яхшыны яманнан, хакыйкатьне ялганнан аера белеп дөрес итеп Үзең кушканча яшәсәк иде.
Йә, Раббым, онытканнарыбызны искә төшер, белмәгәннәребезне өйрәт.
Йә, Раббым, балаларыбыз тәкъва мөселманнардан, хәерле мөселманнардан, Үзең яраткан бәндәләрдән булсалар иде. Үзләре сау – сәламәт, күңелләре саф, йөзләре нурлы, диннәре дөрес, иманнары көчле булса иде.
Йә, Раббым, Үзеңә итагать итүчеләрдән, гыйбадәт кылучылардан, фарыз һәм сөннәт гамәлләрен үтәүчеләрдән, гыйбрәт алучылардан, канәгать булучылардан, нигъмәтләреңнең кадерен белүчеләрдән, күп зикер кылучылардан булсалар иде.
Йә, Раббым, аларга тәүфыйк, һидаять, зирәк акыл, гыйлем бир. Ислам динен куатләүче, оятны белүче, әхлаклы, әдәпле, тәрбияле, намуслы, тырыш, максатчан, эчкерсез, юмарт, тыйнак, гадел, эшчән, уңган булсалар иде.
Укучы балаларыбызга ачык зиһен, тел байлыгы, тел ачкычлары бир. Укытучыларына, остазларына, иптәшләренә, барча кешеләргә күркәм итеп, сөйкемле итеп күрсәт. Эчке күңелләре, тышкы кыяфәтләре һәрвакыт күркәм булса иде.
Йә, Раббым, әти – әниләрен, олыларны хөрмәт итеп, кечеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешеләргә игелекле, ярдәмчел булсыннар.
Чисталыкны, пакълекне яратсыннар, сафлыкка омтылсыннар.
Йә, Раббым, кайгы – хәсрәт китермәсеннәр, күз яшьләре түктермәсеннәр.
Балаларыбызга хәерле хәләл кәсепләр, хәләл сөт имгән, хәләл ризык белән ризыкланган иманлы хәерле парларын насыйп ит, салих вә тәкъва бәндәләреңә дус ит.
Балаларыбыз безнең йөз аклыгы булса иде.
Аларга хәерле озын гомер бир, Раббым.
Аларның куанычларын күреп, шатлык – сөенечләр белән яшәргә насыйп ит. Амин.
Йә, Раббым, бир ярдәмеңне сугыш афәтләрен күрүче мөселман кардәшләребезгә, әсирлектәге, нахакка төрмә – зинданнарга ябылган мөселманнарга, гарип – гораба, авыру – сырхау мөселманнарга, аларның гаиләләренә, ач – ялангач, мохтаҗ, бурычлы мөселманнарга, ятимнәргә, ялгызларга бир ярдәмеңне, Раббым!
Йә, Раббым, динебез, милләтебез өчен көрәшеп шәһид киткән әби – бабаларыбызның рухларын шат кылсаң иде. Безнең дә алган белемнәребезне, тормыш тәҗрибәбезне милләтебезне Иманга кайтарырга сарыф итәргә язсаң иде.
Йә, Раббым, халкыбыз Коръәннән, тарихтан гыйбрәт алып, динебезнең ни дәрәҗәдә камиллеген, хаклыгын, пакълеген, гаделлеген, хикмәтен аңлап, Ислам динендә булуның олы бәхет икәненә инанып, бүленмичә, таркалмыйча Үзеңнең туры юлыңнан барса иде. Шушы туры юлыңда милләтебез аек, иманлы, мәгърифәтле, гыйлемле, көчле, гайрәтле, зирәк, гадел, бердәм, батыр халыктан булып дөньяга өлге – үрнәк булса иде.
Йә, Раббым, динебене тергезүдә тырышкан, мәчет, мәдрәсә, мәктәпләр салган яки салырга ярдәм иткән, мәдрәсәләрне матди ярдәм белән тәэмин итеп, шәкертләр укытуда ярдәмнәр күрсәткән һәр барча мөселман кардәшләребезгә әҗер – савапларыңны биреп, дәүләтләрен арттыр, малларына бәрәкәт бир. Мәчет һәм мәдрәсәләрдә белем бирүче мөгаллим – мөгаллимәләребезгә изге гамәлләренә әҗер – савапларыңны биреп Үзеңнең рәхмәтеңдә булсалар иде.
Йә, Раббым, бир ярдәмеңне мөселман мосафир кардәшләргә. Юлларында бәла – казасыз, имин йөреп, аларның җан һәм малларын саклап, сәүдәләре, сәфәрләре җиңел һәм уңышлы булып, өй җәмагатьләре белән сәламәтлектә күрүшүне насыйп ит. Амин.
Йә, Раббым, барчабызга ярдәмеңне бир; авыруларга шифаңны, бәхетсезләргә бәхет, ач – ялангач, мохтаҗ мөселманнарга киң ризыгыңны, толларга толлык әҗере бир, тигезләргә тигезлек белән яшәргә, ялгызларга хәерле хәләл тиң парын табарга Аллаһ Тәгаләм насыйп ит.
Уйламаган җирләрдән киң ризык – нигъмәтләр, көтмәгән җирләрдән шатлык – сөенечләр генә насыйп ит. Ике дөнья дәрәҗәсен бир.
Ил – дөньяларыбыз тыныч, имин, тормышларыбыз мул, бәрәкәтле, кылган хәерле гамәлләребез кабул булып ахирәттәге урыныбыз җәннәт булса иде. Амин.
Йә, Раббым, гөнаһларыбыздан пакълә, дога һәм теләкләребезгә рәхмәтең белән җавап бир.
Ата – аналарыбызны ярлыка, аларга рәхимлек кыл, туганнарыбызның күңелләренә дә иман нурлары сал, хакыйкатьне төшендер.
Йә, Раббым, түләнмичә калган бурычыбыз калмасын. Тәүбәләребезне кабул кылып безне газапсыз ярлыка. Ахирәтеңә түбәнсетелмичә, гөнаһларыбыз ачылмыйча кайтуны, рәхмәт фәрештәләреңнең каршы алуын, Үзеңнең хозурыңа иман белән баруны сорыйбыз.
Йә, Раббым, безнең үлемебезне җиңел, хәерле ит. Каберләребезне киң нурлы кыл, сорау алучы фәрештәләргә ныклы иман белән җиңел җавап бирсәк иде.
Йә, Раббым, Кыямәт көненең дәһшәтеннән имин кыл. Каберләребездән кубарылып мәхшәр мәйданына җыелганда йөзләребез якты – нурлы булып, гамәл дәфтәрләребезне уң тарафыбыздан бирелүне насыйп ит. Сират күперен яшен тизлегендә имин үтсәк иде. Мизанда хәерле гамәл үлчәвебезне авыр кыл, Мөхәммәд салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең шәфәгатен насыйп ит. Хисапсыз җәннәтеңә кертсәң иде, ахыргы мәңгелек урыныбыз: сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу гәләйһи вә сәлләмгә Вәсиләдәге урын, ә аның өммәте – безгә Фирдәвес җәннәте булса иде. Үзеңнең дидарыңны пәрдәсез күрергә насыйп ит. Амин. Амин. Амин.

492 0 ER 3.5870
ЙӘСИН СҮРӘСЕ (ТУЛЫ ВАРИАНТ)
"ЙӘСИН" СҮРӘСЕНӘ КАДӘР УКЫЛА ТОРГАН ДОГА:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Әллаһүммә
инни әсьәлүкә сабран җәмилә.Үә кальбән сәлимә.Үә лисәнән зәкира.Үә
дугъаән мүстәҗибә.Үә китәбән йәминә.Үә ризкан хәләлә.Үә нәгъыймән
мукыймә.Үә җәннәтән үә хәрира.Үә нәдратән үә сүрүрә.Йә кадыйәл-хәҗәт.Йә
мүҗибуд-дәгъаүәт.Йә кәшифәд дурри үәл бәлиййәт.Йә гъалимәс-сирри
үәл-хафиййәт.Икъдый хәҗәти фи һәзиһис-сәгъатиль-мүбәракәти би-хүръмәти
Йәсин үәл-Куръәнил-кәрим.Фәизә када әмраң фәиннәмә йәкулү ләһү күң
фә-йәкүн.Фәсүбхәнәл-ләзи би-йәдиһи мәләкүтү күлли шәйьин үә иләйһи
түрҗәгъун.Үә салләл-лаһү гъалә сәйдинә Мухәммәдин үә гъалә әәлиһи үә
сахьбиһи әҗмәгыйн.
(Йә,Раббым! Үз ризалыгыңны өмет итеп,эшләрем кулайланса иде дип Үзеңә тапшырылып, "Йәсин" сүрәсен укырга ниятләдем...)
....................
"ЙӘСИН" СҮРӘСЕ:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Йәә сиин
1.Вәл-Куръәәнил-хәкиими
2.иннәкә ләминәл-мүръсәлиинә
3.гъаләә сыйраатыйм-мүстәкыыйм
4.Тәңзииләл-гъазиизир-рахиими
5.ли-түңзира каумәм мәәә үңзира әәбәәәъүһүм фәһүм гаафилүүн
6.Ләкад хәккаль-каулү гәләәә әксәриһим фәһүм лә йүьминүүн
7.Иннәә җәгъальнә фиии әгънәәкыйһим әгъләәләң фәһия иләл-әзкаани фәһүм мүкъмәхүүн
8.Вә җәгъальнәә мим бәйни әйдииһим сәддәүү вә мин хальфиһим сәддәң фә'әгъшәйнәәһүм фәһүм ләә йүбсыйруун
9.Вә сәвәәә'үн гъаләйһим ә әңзәртәһүм әм ләм түңзиръһүм ләә йүьминүүн
10.Инәмәә түңзиру мәнит-тәбәгъаз-зикра вә хашыйәр-рахмәәнә биль-гайб.фәбәшширһүү би мәгъфиратиүү вә әҗрин кәриим
11.Иннәә нәхьнү нүхйил мәүтәә вә нәктүбү мәә каддәмүү вә әәсәәраһүм.үә күллә шәй'ин әхсайнәәһү фиии имәәмим-мүбиин
12.Уәдъ-риб ләһүм мәсәлән әсъхәәбәл-карйәһ.из җәәә'әһәл-мүръсәлүүн
13.Из әръсәлнәәә иләйһимүс-нәйни фәкәззәбүүһүмәә фәгъаззәзнәә би-сәәлисиң фәкаалүүү иннәәә иләйкүм мүръсәлүүн
14.Каалүү мәәә әңтүм илләә бәшәрум-мислүнәә вә мәәә әңзәләр-рахмәәнү миң шәй'ин ин әңтүм илләә тәкзибүүн
15.Каалүү раббүнәә йәгъләмү инәәә иләйкүм ләмүръсәлүүн
16.Вә мәә гъаләйнәәә илләәл-бәләәгуль-мүбиин
17.Калүүү иннәә тәтаййәрънәә бикүм лә'ил-ләм тәңтәһүү ләнәръҗүмәннәкүм вә ләйәмәссән-нәкүм миннәә гъазәәбүн әлиим
18.Каалүү тааа'ирукүм мәгъакүм,ә'иң зүккиртүм бәл әңтүм каумүм мүсрифүүн
19.Вә җәәә'ә мин әксааль-мәдиинәти раҗүлүй йәсгъаа каалә йәә каумит-тәбигъуль-мүръсәлиинәт
20. тәбигъуу мәл-ләә йәсьәлүкүм әҗрауу вә һүм мүһтәдүүн
21.Вә мәә лийә ләә әгъбүдүл-ләзии фәтарании вә иләйһи түрҗәгъуун
22.Ә әттәхыйзүү миң дүүниһиии әлиһәтән ий йүриднир-рахмәәнү бидуррил-ләә түгъни гъаннии шәфәгъатүһүм шәй'әүү вә ләә йүнкыйзүүн
23.Иннии изәәлләфии даләәлим-мүбиин
24.Иннии әмәнтү бираббикүм фәсмәгъуун
25.Кыйләд-хулил-җәннәһ.каалә йәә ләйтә каумии йәгъләмүүнә
26.бимәә гафәра лии раббии вә җәгъаләнии минәл-мүкрамиин
27.Вә мәә әңзәлнәә гъалә каумиһии мим бәгъдиһии миң җүндим-минәс-сәмәәә'и вә мәә күннәә мүңзилиин
28. Ин кәәнәт илләә сайхәтәүү вәәһидәтәң фә'изәә һүм хаамидүүн
29.Йәә хәсратән гъаләл-гъыйбәәд мәә йәьтииһим мир-расүүлин илләә кәәнүү биһии йәстәһзи'үүн
30.Ә ләм йәрау кәм әһләкнәә кабләһүм минәл-куруни әннәһүм иләйһим лә йәрҗигъуун
31.Вә иң күллүл-ләммәә җәмиигъуль-ләдәйнәә мүхьдаруун
32.Вә әәйәтүл ләһүмүл-әрдуль-мәйтәтү әхьйәйнәәһәә вә әхраҗнәә минһәә хәббәң фәминһү йәькүлүүн
33.Вә җәгъальнәә фииһәә җәннәәтим мин нәхыыйлиүү вә әгънәәб.үә фәҗҗәрънәә фииһәә минәл-гъуйүүн
34.лийәькүлүү миң сәмәриһии вә мәә гъамиләтһү әйдииһим.ә фәләә йәшькүруун
35. Сүбхәәнәл-ләзии халәкаль-әзьүәәҗә күлләһәә миммәә түмбитүл-әрдү вә мин әңфүсиһим вә миммәә ләә йәгъләмүүн
36.Вә әәйәтүл-ләһүмүл-ләйл нәсләхү минһүн-нәһәәра фә'изәә һүм музлимүүн
37.Вәш-шәмсү тәҗрии ли-мүстәкаррил-ләһә.зәәликә тәкдиируль-гъазиизил-гъалиим
38.Вәл камәра каддәрнәәһүү мәнәәзилә хәттәә гъаадә кәл-гъурҗүүниль кадиим
39.Ләш-шәмсү йәмбәгый ләһәәә әң түдрикәл камәра ва ләәл-ләйлү сәәбикун-нәһәәръ.үә күллүң фии фәләкий йәсбәхүүн
40.Вә әәйәтүл ләһүм әннәә хәмәлнәә зүррийәтәһүм фиил-фүлкил-мәшьхүүни
41.үә халәкънәә ләһүм мим-мислиһии мәә йәръкәбүүн
42.Вә ин нәшәь нүгърикъһүм фәләә сарииха ләһүм вә ләә һүм йүнказүүнә
43.илләә рахмәтәм-миннәә вә мәтәәгъан иләә хиин
44.Вә изәә кыыйлә ләһүмүт-тәкуу мәә бәйнә әйдиикүм вә мәә хальфәкүм ләгъальләкүм түръхәмүүн
45.Вә мәә тәьтииһим мин әәйәтим-мин әәйәәти раббиһим илләә кәәнүү гъанһәә мүгъридыйн
46.Вә
изәә кыыйлә ләһүм әңфикуу миммәә разәкакүмүл-лааһү кааләл-ләзиинә
кәфәруу лил-ләзиинә әәмәнүүү ә нутъгыймү мәл-ләү йәшәәә'үл-лааһу
әтгъамәһүүү ин әңтүм илләә фии даләәлим мүбиин
47.Вә йәкулүүнә мәтәә һәәзәәл-вәгъдү иң күңтүм саадикыыйн
48.Мәә йәнзуруунә илләә сайхәтәүү вәәхидәтәң тәьхузүһүм вә һүм йәхыйссыймүүн
49.Фәләә йәстәтыйгуунә тәүсыйәтәүү вә ләә иләә әһлиһим йәрҗигъуун
50.Вә нүфиха фис-суури фә'изәә һүм минәл әҗдәәси иләә раббиһим йәңсилүүн
51.Каалү
йәә вәйләнәә мәм бәгъасәнәә мим-мәръкадинә (бу урында кыскача гына
тукталыш ясарга кирәк) һәәзәә мәә вәгъадәр-рахмәәнү вә
садәкаль-мүръсәлүүн
52.Иң кәәнәт илләә сайхәтәүү үәәхидәтәң фә'изәә һүм җәмиигъүл-ләдәйнәә мүхьдаруун
53.Фәл-йәүмә ләә тузләмү нәфсүң шәй'әүү вә ләә түҗзәүнә илләә мәә күңтүм тәгъмәлүүн
54.Иннәә әсъхәәбәл-җәннәтил-йәүмә фии шүгулиң фәәкиһүүн
55.Һүм вә әзьүәәҗүһүм фии зыйләәлин гъаләл-әраа'ики мүттәки'үүн
56.Ләһүм фииһәә фәәкиһәтүү вә ләһүм мә йәддәгъуунә
57.сәләәмүң кауләм мирраббир-рахиим
58.Вәмтәәзүүл-йәүмә әййүһәл-мүҗримүүн
59.Ә ләм әгъһәд иләйкүм йәә бәниии Әәдәмә әл ләә тәгъбүдүүш-шәйтаан.иннәһүү ләкүм гъадуүм-мүбиинун
60.үә әнигъ-бүдүүни һәәзәә сыйраатум-мүстәкыыйм
61.Вә ләкад әдаллә миңкүм җибилләң кәсиира.ә фәләм тәкүүнү тәгъкыйлүүн
62.Һәәзиһии җәһәннәмүл-ләтии күңтүм түүгъадүүн
63.Исъләүһәәл-йәүмә бимәә күңтүм тәкфүруун
64.Әл-йәүмә нәхътиму гъаләәә әфьүәәһиһим вә түкәллимүнәәә әйдииһим вә тәшһәдү әръҗүлүһүм бимәә кәәнүү йәксибүүн
65.Вә ләү нәшәәә'ү ләтамәснәә гъаләә әгъйүниһим фәстәбәкуус-сыйраата фә'әннәә йүбсыйруун
66.Вә ләү нәшәәә'ү ләмәсәхънәәһүм гъаләә мәкәәнәтиһим фәмәс-тәтаагүү мүдыыйәүү вә ләә йәрҗигъуун
67.Вә мән нүгъаммиръһү нүнәккисһү филь-хальк ә фәләә йәгъкыйлүүн
68.Вә мәә гъальләмнәәһүш-шигъра вә мәә йәмбәгыый ләһ.ин һүүә илләә зикрүү вә Куръәәнүм-мүбиинул
69.ли-йүнзира мәң кәәнә хәййәүү вә йәхиккаль-каулү гъаләл-кәәфириин
70.Ә вә ләм йәрау әннәә халәкънәә ләһүм миммәә гъамиләт әйдиинәә әнгъаамәң фәһүм ләһәә мәәликүүн
71.Вә зәлләлнәәһәә ләһүм фәминһәә ракүүбүһүм вә минһәә йәькүллүүн
72.үә ләһүм фииһәә мәнәәфигъу вә мәшәәриб ә фәләә йәшькүруун
73.Вәт-тәхазүү миң дүүнил-ләәһи әлиһәтәл-ләгъальләһүм йүңсаруун
74.Ләә йәстәтыйгъуунә нәсъраһүм вә һүм ләһүм җүндүм-мүхьдаруун
75.Фәләә йәхьзүңкә каулүһүм. иннәә нәгъләмү мәә йүсирруунә вә мәә йүгълинүүн
76. Ә вә ләм йәраль-иңсәәнү әннәә халәкънәәһү мин нутфәтиң фә'изәә һүвә хасыыймүм мүбиин
77.Вә дарабә ләнәә мәсәләүү вә нәсийә халькаһүү.каалә мәй йүхьйиль-гъыйзаамә вә һия рамиим
78.Куль йүхьйииһәәл-ләзиии әншәәә'әһәә әүүәлә мәрраһ.үә һүүә би-күлли халькыйн гъалиимуниль
79.ләзии җәгъалә ләкүм минәш-шәҗәрил-әхдари нәәраң фә'изәә әңтүм минһү түүкыйдүүн
80.Ә үә ләйсәл-ләзии халәкас-сәмәәүәәти вәл-әрда би-каадирин гъаләә әй йәхлүка мисләһүм. бәләә.үә һүүәл-халләәкуль-гъалиим
81.Иннәмәәә әмруһүү изәәә әраадә шәй'ән әй-йәкуулә ләһүү күн фәйәкүүн
82.Фәсүбехәәнәл-ләзии би-йәдиһии мәләкүүтү кулии шәйъүн вә иләйһи түрҗәгъууун
83.

"ЙӘСИН" СҮРӘСЕННӘН СОҢ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА:

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әллаһүммә
инни әсьәлүкә би-хүръмәти сүрәти Йәсин үә би-хәккый
һәзәд-дугъаил-мүбәраки ән түри-йәни хәрамәкә үә түблигани зийәратә кабри
нәбиййәкә Мухәммәдин салләл-лаһү гъаләйһи үә сәлләмә үә түсәһһилә
гъаләййә күллә гъасирин үә ән түсәххыра ли худдәмә һәзиһис-сүрати йәкүнү
ли гъаунән гъалә мә уридү мин күлли хайр.
Әллаһүммә сәххыйр ли халькакә үә ризкак.
Әллаһүммәгъ-тыйф
галәййә кулүбә гъыйббәдикә мин күлли зәкәрин үә үнсә үә хүррин үә
гъабдин үә сагыйрин үә кәбирин бил-мәхәббәтид-дәимәти үәл-мәүәддәти
үәл-гъатфи үәр-зүкнил-хәззаль-җәзилә үә сәххыйр ли кулүбә гъыйбәдикә
үәр-зүкни ризкан хәләлән таййибән мүбәракән үә күн ли гъаунән үә
мүгъыйнән үә хәфизан үә нәсыйран үә әминә.
Сүбхәнәл-мүнәффиси гъан күлли мәдйүн.
Сүбхәнәл-мүфәрриҗи гъан күлли мәхьзүн.
Субхәнә мән җәгъалә хазәинәһү бәйнәл-кәфи үән-нун.
Субхәнә мән изә әрадә шәйьән-йәкулү ләһү күң фә-йәкүн.
Фә субхәнәл-ләзи би-йәдиһи мәләкүтү күлли шәйьин үә иләйһи түрҗәгъүн.
Йә мүфәрриҗ фәрриҗ (*6).
Йә кадыйәл-хәҗәт.
Йә мүҗибәд-дәгъаүәт.
Икдый хәҗәти фи һәзиһис-сәгъати би-бәракәти Йәсин үәл-Куръәнәл-хәким.
Үә үфәууидү әмри иләйкә.
Йә Әллаһү, йә Әллаһү, йә Әллаһ.

462 0 ER 3.2901
Салават Кәбирә Догасы 

Әгүүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. 
Бисмилләһир-рахмәәнир рахииим. 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мүрсәлин 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мүттакин 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мүштәкин 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мөнәфин 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мотаһирин 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Таваффин 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Харәмин 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мүкыйнин 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Фатихин 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Кариятәйн 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Хәфизин 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мүкрәмин 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Шакирин 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Лафинин 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Гәләмин 
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мөдирин 
Вәлхәмделиллаһый Раббил Гәләмин Бирәхмәтикә Ярхамел Рахим Амин. 
Йә Ходаем үзең кабул кыл. Атам-анам, балаларым, туганнарым һәм үземнең гонаһларымны гафу кыл. 
Амин. Амин. Амин.
-------------------------------------------------------------------------
Салават-Кәбирә догасының мәгәнәсе. 
Ошбу Салават-Кәбирә догасын һәркем үзенең гомерендә бер мәртәбә укыса да тамук уты ул бәндәгә харам булыр. Ике мәртәбә укыса йөз елга казага калган намазы булса, уразасы булса, барысына да кифарәт булыр. Ходай тәгәлә кичерер. Ошбу Салават Кабирәне ихтирам белән үзендә сакласа мең мәртәбә хаҗ кылганга тиң булыр. 
Мең мәртәбә Аллаһыны Хәмит кылмыш булгай киямәт көнендә йөзе ай кебек булгай һәм фәкыйрләрне туйдырган саваын алгай. Иртә-кич рәнҗү күрмәс һәм дошманнардан саклар һәр кем. Салават Кәбирәне ихтифат белән үзендә сакласа Ходай тәгәлә ул кешенең мең хәҗәтен үтәр һәм өйдә дошманнарга юл куймас. Яман күзләрдән саклар, гомерендә бәрәкәт бирер, тамук утыннан саклар, үлгән вакытында иманы юлдаш булыр. Әгәр җомга көн төштән соң укып зыярттагы булганнарга багышласа гонаһлары кичерелер. Әгәр җомга көн Салават Кәбирәне укый алмаса кулына алып тотып куйса да кабер газабын күрмәс.Әгәр бу Доганы күрептә язып алмаса Мин ул бәндәдән бизәрмен диде.Әгәр кем бу догага шик китерсә ул бәндә кияфер булыр.

399 0 ER 2.9032
БӨТЕН ЭШЛӘРДӘ ЯРДӘМ БИРҮЧЕ ДОГА

Сөекле Пәйгамбәребез:
«Һәркем сәхәрдә 7 тапкыр вә ахшамда 7 мәртәбә бу доганы укыса, дөнья вә ахирәткә бәйле бөтен эшләрендә Аллаһ аңа ярдәм бирер»- дигән.

" Хәсбийә- ллааһу ләә иләәһә илләә һүүә галәйһи тәүәккәльтү үә һүүә Раббун галәййә газыйм"
(Аллаһы минем ышанычым, Аның үзеннән башка бернинди илаһи зат юк, мин Аңа тәвәккәлләдем һәм Ул биек һәм бөек булучы Раббым).

263 0 ER 1.8529
Әрвахларга багышлап дога уку

Йа Раббым, укылган намазларыбыз, әйтелгән зикер-тәсбихларыбыз, кылган игелекле гамәлләребез хөрмәтенә, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны, хата-кимчелекләребезне, ялгышларыбызны Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу итсәң иде.

Әллаһуммә иннәкә гафу-ун тухиббул гафуә, фәгфу гәннәә!
Йә Раббым, Син гафу итәргә яратасың, безне гафу ит!

Йа, Раббым, һәрбарчабызга исәнлек-саулык, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп итсәң иде. Сиңа гына табынабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Синең кушканнарыңны ихлас күңелдән үтәп, тыйган гамәлләреңнән тыелып, иксез-чиксез рәхмәтеңә һәм ризалыгыңа ирешергә, ике дөньяда да бәхетле бәндәләреңнән булырга насыйп итсәң иде.

Вафат булган әти-әниләребез, туганнарыбыз өчен дога кылыйк.

Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинә Мөхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Йә, Аллаһым, Коръән укырга ният кылдым, Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен, шайтаннан ерак булу өчен, иман белән үткән кабер әһелләренең рухларын шатландыру өчен.
"Фатиха" сүрәсе:

بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ . الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ . الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ .
مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ . إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ . اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ .
صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ غَيْرِ الْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ وَلَا الضَّالِّينَ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин".
(Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән. Галәмнәрнең тәрбиячесе Аллаһ өчен барча мактау хастыр. Ул Мәрхәмәтле, Рәхимле. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, Үзең нигъмәтләндергәннәрнең юлына күндер. Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел).

"Ихлас" сүрәсе.( Колхуалла)

بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ هُوَ اللهُ أَحَدٌ . اَللهُ
الصَمَد . لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ . وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде".
(Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мохтаҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер тиңе вә охшашы юк).

"Фәләкъ" сүрәсе

بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ الْفَلَقِ . مِنْ شَرِّ
مَا خَلَقِ . وَمِنْ شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا وَقَبَ . وَمِنْ شَرِّ النَّفَاثَاتِ
فِي الْعُقَادِ . وَمِنْ شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббил-фәләкъ. Миң шәрри мәә халәкъ. Вә миң шәрри гаасикыйн изәә вәкабе. Вә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде. Вә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде".
(Мин таң аттыручы Аллаһыга сыенам. Барлыкларның зарарыннан; вә әйләнә-тирәдәге караңгылыкның зарарыннан; вә сихер җәтмәләре коручыларның мәкереннән; вә көнчелек кылганда көнчеләрнең явызлыгыннан Раббыма сыенам).

"Нәс" сүрәсе

بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ .
مَالِكِ النَّاسِ . إِلَهِ النَّاسِ . مِنْ شَرِّ الْوَسْوَسِ الْخَنَّاسِ .
اَلَّذِي يُوَسْوِسُ فِي صُدُورِ النَّاسِ . مِنَ الْجِنَّةِ وَالنَّاسِ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс".
(Бөтен инсаннарның Раббысына сыенам. Бөтен инсаннарның хөкемдарына, Сиңа шөбһә салучының зарарыннан, бөтен инсаннарның илаһына (сыенам). Ул зат җеннәрдән һәм адәмнәрдән дә булып, инсаннарның күңеленә вәсвәсә салыр).

БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!

Сүбхәәнәкә Раббикә Раббиль гыйззәти гәммәә йәсыйфүүүүн. Вә сәләәмүн гәләльмурсәлиииин. Вәлхәмдүлилләәһи Раббиль гәәләмиииин.
Йә Раббым, ошбу сәгатьләрдә, бер Үзеңнең генә ризалыгыңны өмет итеп укыган Коръән аятьләремне, барча кимчелек-хаталарымны гафу кылып, Үзеңнең фазлы рәхмәтең белән кабул итеп ал. Анда булган әҗер-савапларны галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһү галәйһи үә сәлләмнең рух шәрифләренә ирештереп, рухларын шат кыл, Кыямәт көнендә шәфәгатьләрен безләргә дә насыйп кыл. Атабыз Адәм галәйһиссәләмнең һәм анабыз Һәүә радый Аллаһү ганһүләрнең рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, бүгенге көнгә кадәр җир йөзенә килеп киткән барча мөэмин-мөселман кардәшләребезнең дә рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Зиратларыбызда мәрхүм-мәрхүмә булып, бездән дога өмет итеп ятучы барлык мөэмин-мөселман кардәшләребезнең рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Миннән (ошбу нигездән) дога өмет итүче вафат булган барлык туганнарымның (әти-әниләремнең, әби-бабаларымның, остазларымның, “догадан ташлама” дип васыять әйткән дусларымның, танышларымның, күршеләремнең) рухларына ирештереп, рухларын шат кыл, аларны миннән риза кыл (теләгәннәрен атасаң да була).
Каберләрен иман нуры, Коръән нуры, Ислам нуры белән нурландырып, дөньяда бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылып, кылган изгелекләрен арттыр, актык урыннарын җәннәттә кыл. Укыган Коръән аятьләребезне аларга сират күперен кичкәндә җитәкче, тәмугъ утыннан пәрдә, җәннәткә керүләренә сәбәпче кыл.
Йә Раббым, ил-көннәребезгә, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек, маңгай күзләребезгә нур, кальб күзләребезгә нур биреп, үзебезнең балаларыбызның, җитәкчеләребезнең күңелләренә тәүфыйк-һидаять биреп, яши торган дөньяларыбызны Ислам дөньясы кыл. Малларыбызга бәракәт биреп, бәндәчелек белән кылган гөнаһларыбызны ярлыка. Телләребезгә, күңелләребезгә сабырлыклар биреп, калган гомерләребезне кушаннарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып, Үзең риза булырлык итеп үткәрүләребезне насыйп ит.
Моңарчы тәүфикъсызлыкта йөргән бәндәләреңнең күңелләренә иман нуры салып, туры юлларны – мәчет, мәдрәсә юлларын күрсәт.
Өйләнмәгән егетләребезгә, кияүгә чыкмаган кызларыбызга хәерле бәндәләр насыйп кылып, матур гаиләләр корып, динебезне куәтләүче балалар үстерергә насыйп кыл.
Йә Раббым, шушы килгән һәм киләчәк елларны хәерле еллардан кылып, без, бәндәләреңнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын, хаталарын гафу кылып, афәтләрдән, хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан имин кылсаң иде. Үзеңнең киң рәхмәтең белән, мул нигъмәтләреңне күреп сөенергә насыйп кылсаң иде.
Әҗәлләребез җитеп, әманәт җаннарыбызны Үзеңнең хозурыңа тапшырганда җиңел авыру, ансат үлем бир.
Йа, Раббым!
Без укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен кабул итеп, безгә аның нурын иңдереп, барыбызга да, укучыларыбызга да, тыңлаучыларыбызга да, әҗер вә саваплар ирештерсәң иде.
Йә, Раббым!
Һәркайсыбызга бу дөньядан тулы иман, кальби сәлим белән китәргә, соңгы сулышларыбызда да: “Ләә иләәһә иллә ллааһу Мөхәммәдүррәсүлуллаһ”, - дип әйтергә насыйп итсәң иде. Кыямәт көнендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең шәфәгатенә ирешеп, җәннәтләреңә керергә, Синең дидарыңны күрергә насыйп итсәң иде.

Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлилләһ үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Раббәнәгъфирлии вә ли вәәлидәййә вәлилмүэминиинә йәүмә йәкуумульхисәәб. Раббирхәм һүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйраа. Әәмиин. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

Раббәнә әтинә фид-дүнийә хәсәнәтәү үә фил әхирати хәсәнәтәү
үә кыйнә гәзәбән-нәр.
Йә,Раббым!
Дөньялыкта безгә изгелек эшли торган хәерле гомер бир.
Шушы изгелегебез бәракәтендә әхыйрәттә җәннәтеңне насыйп ит,
ут газабыннан сакласаң иде.
Әәмиин.

254 0 ER 1.8003
Кадер кичәсе турында .

Ул Рамазан аеның 27 нче кичәсендә дигән фикер киң таралган. Чөнки әлеге кичә елның кайсы көненә туры килүе төгәл генә билгеле булмаса да, риваятьләрнең күбесендә Рамазан аеның 27 нче кичәсенә туры килүе ихтимал диелә. Ләкин кайбер галимнәребез бу кичәне Рамазанның соңгы ункөнлегендәге так сандагы кичәләрдән эзләргә куша. Кадер кичәсе билгеләре мондый: ул кичэ бик тыныч кичәләрдән булыр, диелә. Кояш чыкканда, кояшның нуры булмас, дип тә әйтелә.

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһының сәламе булсын) әйткән: «Рамазан аенда бер кичә бар — ул Кадер кичәсе, бу кичә мең кичәдән дә өстен. Кем дә кем ошбу кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төннең уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында, дога кылып Аллаһыдан сораса, ул кешенең догалары кабул ителер. Чөнки бу төнне рәхмәт фәрештәләре таң күренә башлауга кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торачаклар», – дигән.

Бу кичәдә изге гамәлләрнең сәвабы башка кичәләргә караганда бик күпкә артыграк. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһының сәламе булсын) әйткән:

«Кадер кичәсенә инанып, савабын өмет итеп, гыйбадәт кылганнарның бөтен гөнаһларын Аллаһу Тәгалә кичереп гафу итәр». (әл-Бохари, 1901; Мөслим, 760)

Бу изге кичәдә нинди догалар укырга соң?
Кадер киче догасы хакында мондый хәдис китерелә. Пәйгамбәребездән (аңа Аллаһының сәламе булсын) Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булса иде) Кадер кичендә нинди дога укырга икәнен сорый, Аллаһның илчесе аңа бу доганы өйрәткән:
«Аллааһүммә иннәкә гәфүввүн түхибүл гәфвә фәгфү гәннии». 
(Аллаһым! Син гафу итүче, гафу итүне яратасың, мине гафу ит!)

Кадер киче намазы
Хәдисләрдә, бу кичәдә аерым бер төрле намаз уку тәртибе хакында күрсәтелмәгән. Ләкин кайбер китапларда Кадер кичәсе намазы хакында кайбер аңлатмалар бар.

Кадер кичәсе намазы дүрт рәкәгать итеп укыла диелгән:

Беренче рәкәгатьтә — бер Фатиха сүрәсе, өч тапкыр» Кадер сүрәсе укыла;
Икенче рәкагаттә бер Фатиха һәм өч Ихлас сүрәсе (КулхуАллаһ);
Өченче рәкагаттә бер Фатиха һәм өч Кадер сүрәсе;
Дүртенче ракагаттә бер Фатиха һәм өч Ихлас (КулхуАллаһ).
Бу намазга түбәндәгечә ният кылына:

«Йә Рабби! Бу кичә хөрмәтенә, Пәйгамбәребез хөрмәтенә, рәхмәти илаһияң хөрмәтенә минем тәүбәләремне кабул әйлә. Гафуи илаһияңә файзе-илаһияңә вә илаһи изгелеккә катнашлыгы булганнар җөмләсенә керт!».

Намаздан соң бер тапкыр:

Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Лә иләһә илаллаһу. Валлаһү әкбәр Аллаһү әкбәр вә лилләһил хәмд.

Йөз тапкыр:

«Аллааһүммә иннәкә гәфүввүн түхибүл гәфвә фәгфү гәннии» — укыла.

Кадер сүрәсе:

Әгүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
1). Иннә әннзәлнәһу фии ләйләтил қадр.
2). Уә мәә әдракә мә ләйләтул қадр.
3). Ләйләтул кадри хайрумм-мин әлфи шәһр.
4). Тәнәззәлүл мәләәәә-икәту уәррууху фииһә би изни раббиһим минн кулли әмръ.
5). Сәләәмун һийә хәттә мәтъләгил фәҗр.

Татарча мәгънәсе:

1). Хакыйкаттә, Без аны (Изге Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.
2). Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме?
3). Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәктер.
4). Ул көндә фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил фәрештә), Раббыларының рөхсәте белән Аның әмерләрен үтәр өчен, бер-бер артлы җир йөзенә иңеп кенә торырлар.
5). Кадер кичәсе — ул иминлек кичәсе — таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр» («Кадер» сурэсе).

209 0 ER 1.6050