Статистика ВК сообщества ""БЕРДӘМЛЕК""

0+
Раббем Аллам, сакла ялгышлардан, аралый күр ачы сагышлардан, Яман күздән, усал сүздэн сакла, рәнжешләрдән, кара каргышлардан!!!

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Без бит авылныкы!

Авылныкы бит без,авылныкы,
Безнең кендек җиргә береккән,
Эшләп үстек,әби-бабайлардан
Үрнәк алып элек-электән.

Ташчишмәләр бит без,Ташчишмәләр,
Даннарыбыз безнең югары,
Нинди эштә булыйк,алда бит без
Узганнары безне юк әле.

Тырыш халык яши,авылымда
Ут уйнатып алар эшлиләр,
Эшлиләр дә,ял да итә белеп
Рәхәтләнеп бергә яшиләр.

Басуда да,амбар,фермаларда
Көч аямый хезмәт куялар,
Беренчеләр булып киңкырлардан
Бик мул итеп иген җыялар.

Бердәм халык бит без тату халык,
Эшчән халык бит без гомергә,
Шулай яшәдек без моңарчы гел,
Шулай итеп яшик гел бергә.

Шигапов Рифат

21/07/2022

4 0 ER 0.2461
Йокы мендәренең мамыклары
Күптән очмый минем тирәмдә.
Керфекләргә оеп куна йокы
Яшь тамчысы булып тирбәлә...
"Төннәр буе йоклый алмый ятам"
Бөек җырчы шулай сызланды.
Күпме төннәр мин дә шундый хәлдә
Санап чыгам йөрәк сызганны...
Таң сызыла офык читләрендә
Тагын яшәү, өмет кабына.
Керфекләрдән коела да яшем
Әллә кайдан көчләр табыла.
Үз-үземне тетеп әрләп ташлыйм:
"Әти кызы, нәрсә бирештең?
Сиңа шундый елак, йомшак булу
Бөтенләй дә инде килешми!
Сөрт күзләрең! Йөгерт әйдә, йөгерт
Тормыш шундый, булма җебегән!"
Үзем ярсып-ярсып эшкә чумам,
Әйтерсең лә хәлем бер дигән.
Кояш күзләренә карап торам,
Нурың бирче, димен, Кояшым.
Кулларымны чеметкәләп алам,
Мактый-сүгә кырыс дөньясын.
Яшәү өчен көчләр табу кирәк
Үзең өчен кайдан булса да.
Тәнең-җаның күңелеңне басып
газаплары белән тулса да...
Гөлнур Айзат.

1 1 ER 0.2118
Ашыгабыз... Мәңге яшәр кебек,
Кабаланып, дөнья куабыз.
Беркемдә дә безнең эшебез юк,
Киң юлдагы машиналар кебек,
Кешеләрне урап узабыз...
Ашыгабыз... Бала гына чакта
Олы булу - бөтен уебыз.
Калыр идек әле озын-озак
Балачакта, әгәр белгән булсак,
Тиз узарын гомер юлыбыз...
Ашыгабыз... Дуслар, туганнарның
Хәлен белер вакыт тапмыйбыз.
Җаныбызда катлы-катлы яра,
Нахак, нәфрәт һәрчак янәш бара,
Гафу итми, ачу саклыйбыз.
Ашыгабыз... Авырлыклар туса,
Язмышларны һаман сүгәбез.
Тормышны бит үзгәртергә була,
Борылышлар бик күп олы юлда,
Ә без, юләр сыман, түзәбез.
Ашыгабыз... Тәүбә итәр көнне,
Кичектереп, һаман сузабыз.
Менә хәзер яшим дигәч кенә,
Безнең янга Әҗәл үзе килә,
Соңгы чикне бергә узабыз...
Ашыгабыз...

Юныс Миннемухаметов.

2 0 ER 0.2394
Идель Нургалин
Автор-башкаручы
Яңа җыр,рәхим итеп тынлагыз. [id54138339|Идель]

3 1 ER 0.2577
ЯҢА ҖЫР 🎧

🎤"Кайтыр юлым бар"
🎵Раис Ханнанов көе
🎼Гульсима Зиннатуллина сүз

1 0 ER 0.1833
Уныш бэйрэменэ чакырамын
Жомга конне, картлар йортына
Вакыт табып, килегезче дуслар
Таратамын, шулай барсына!
Кем бэрэнге, кайсы суган, кишер
Кимсетелгэн, ачы язмышлар
Елмайган булалар, кузлэрендэ
Сойли алмас, ачы сагышлар! Ос тэ чиста, тамак та ач тугел
Туган ягын, куплэр сагына
Атна буе, телэнеп утырамын
Уяныгыз инде, аз гына!
Жинел тугел, эие берэугэ дэ
Якынлаша дилэр, чирен дэ
Изгелек эшлэргэ, дэшэм сезгэ
Иртэ таннан, дэшеп буген дэ!
Кулны селкэп, мин дэ ташлар идем
Узенэ кирэк кебек сорыйсын
Э соныннан, бераз вакыт уткэч
Кем сон эшлэр, диеп уилыйсын!
Менэ шулай, ун ел вакыт уткэн
Артта озын, тормыш юллары
Гайбэт сузлэрен дэ, тынламыйм мин
Матурлыкта, тоям доньяны!
Житкерергэ телэдем, шигырь язып
Морэжэгэтемне сезлэргэ
Кулны - кулга куеп, бердэм булыйк
Елмаюлар, балкытыйк йозлэрдэ!
Пэнжешэмбе, бик куплэре белэн
Ерак юлга, Казан китэбез
Э жомга кон, олуг бэйрэмебез
Кушылырсыз, диеп котэбез!
Башкалабызны да, курсен алар
Карантин дигэне килгэнче
Тахир дускай, жырлап жибэр эле
Узэккэйлэремне, озгэнче!
Актаныш ягынын, монлы кошы
Алар куплэр, торле яклардан
Утсен иде коткэн бэйрэмнэре
Ярдэм котэм, буген ятлардан!
Коз байлыгы, хэер булып барса
Мул унышлар, булыр алда да
Мохтажлар да, калмас ялгызлары
Мэрхэмэтле, жаннар булганда!
Элемтэгэ керсэгез номерларым
Сорау туса, дэшэ аласыз
Изге кунеллелэр, сизеп торам
Янэшэмдэ, атлап барасыз!

Язган жырларым, булэк булып барсын
Ошатсагыз, тынлап утэрсез
Изге жанар, булганыгыз очен
Булэк итеп, кабул итэрсез!

Лэйлэ Карамова ижаты!
Бэйрэмебез 26 августь
Кондезге 13 00 була!
89867135179

0 1 ER 0.1641
Бәйрәм итсен әле бүген
Социаль хезмәткәрләр,
Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр
Аларны бик көтәләр.

Бүгенге көн алар өчен
Һөнәри бәйрәмнәре,
Саваплы эш башкаралар,
Яхшы уй-ниятләре.

Кайгыртуга мохтаҗларга
Ярдәм кулы сузалар,
Күңел җылыларын өстәп,
Хәл белешеп торалар.

Тәмле телле, якты йөзле
Социаль хезмәткәрләр,
Бу өлкәдә эшли ала
Тик олы йөрәклеләр.

Саваплы эш башкаралар
Изге эш үти көн дә,
Эш урыннары аларның
Игелек үзәгендә.

Ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә
Алар табалар вакыт,
Сәламәтлек, шатлык-бәхет
Юлдаш булсын һәрвакыт!
Фәймә Зайнуллина

1 0 ER 0.1702
ЧИЛИ БАЛЬЗАМЫ БУШКА!

Нибары өч кенә көн Фармасиның легендар чили бальзамын бүләк итәм.

Кемгә кирәк + куегыз⬇️

Чили геле авыртудан бик шәп булыша:
🌶 Мышцылар авыртсада
🌶 Ревматический сызланулар
🌶 Арыганлыкны ялап ала
🌶 Мышцыларны җылытып алырга кирәк булса(спорт ярышлары алдыннан)
🌶 Яки озак вакыт салкында булыр алдыннан
🌶 Восплание бн отекларны киметергә ярдәм итә
🌶 Көзән җыерганнан
❗️ Май катламнарын киметә, целлюлиттан арындыра, ябыгырга ярдәм итә
🌶 Тирене шома hәм эластик итә, тонуста тота

Кемнәргә кирәк 89027191002 номерына яза аласыз яки монда + куеп калдырыгыз

1 11 ER 0.3782
Кадерле дуслар Яхин Алмаз Камил улына кабаттан безнең ярдәм кирәк, тормышын җиңеләйтергә, урамда чакта кеше ярдәменнән башка гына, кыска араны үтәргә кресло-коляска с электроприводом FS123-GC алырга ярдәм итик әле, бәясе 60 мең сум, ярдәмебез җир эстендэ калмас үзебезгә меңне белән әйләнеп кайтыр. Номер картасы: Сбербанк
2202 2004 2416 3408 карта шушы номерга бәйле +7 908 336-61-56

0 0 ER 0.1333
Вот и долгожданная премьера альбома «Яшь Чаклар»
Приятного прослушивания ❤😍
✅Послушать и скачать можно на всех музыкальных площадках.

0 0 ER 0.0887