Статистика ВК сообщества "Тулпар журналы төркеме"

0+
Безнең күңелле төркемгә үзең ❤ дә кушыл, дусларыңны ❤ да чакыр! Синең лайк ❤ һәм репостларга ❤ бездән зур рәхмәт!

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

30 май татар халкының яраткан җырчысы Хәния Фәрхигә туган ягында һәйкәл ачылды.

67 434 ER 10.5376
Бу минутларда Уфа шәһәренең Яшьләр мәдәният сараенда мәшһүр якташыбыз Салават ФӘТХЕТДИНОВның концерты бара!

48 12 ER 1.5745
САНКЦИЯ

Санкция белдерделәр
Русия калсын, дип, ач.
Кемнәр булсын – “дусларыбыз”,
Европа, Байден картлач.

Һаман анламыйлар икән
Халкыбызның кемлеген
Дошманга каршы торганда
Безнең күңел берлеген.

“Макдональдс”ны бетереп
Эшлиләр бит тик файда.
Өйдә ешрак пешерербез
Милли ашлар бу айда.

Кайбер шоколад, сагызлар
Булмаганга ис китмәс.
Үзебезнең тәм-томнарга
Гупчи берни дә җитмәс.

Чит ил банклары хәзер
Туңдырган ди байлыкны.
Шуның белән сөендерде
Бездәй гади халыкны.

Абрамович клубын да
Аннан тартып алганнар.
Олигархлар юлына да
Ныклап киртә салганнар.

Тагын бик күп санкцияләр,
Нык зыян күрә байлар....
Ә ник чит ил банкларын
Баетканнар соң алар?!

Бәлки алар киләчәктә
Моннан акыл алырлар.
Байлыкларын читкә түгел,
Үзебезгә салырлар.

Китә бездән, ябылалар
Бик күп импортный кибет.
Калыйк әле, борчылмыйча
Артларыннан көл сибеп.

Алар белән бергә китсен
Колорадо кортлары.
Америка чаганын да
Көтсен үз иле портлары.

Кирәк түгел, овсюкны да
Озатабыз, тик китсен!
Туган ягына исән-сау
Берүкләр кайтып җитсен!

Китсеннәр, туган ягымны
Ташласын хәвеф, бәла!
Тик безне һич ташламасын
Бары Аллаһ Тәгалә!

Без тырышбыз, безнең күңел
Һич кенә дә тар түгел.
Санкция заманнарын
Уза алырбыз җиңел.

Русияне бит беркем дә
Җиңмәгән, җиңә алмас.
Санкциялар давылы да
Узар, узмыйча калмас.

Бары исән генә булыйк,
Аяз булсын күгебез.
Тынычлык килсен дөньяга –
Моны тели күбебез.

Кайбер сайтлар бетүгә дә
Карыйкчы бары өстән!
Шәп блогер булулары
Барыбер килми көчтән.

Ярый, кыскача язмамда
Үз хисемне белдердем.
Бераз оптимизм белән
Кыен хәлне “бөлдердем".

Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА.

9 40 ER 1.5066
Эльмира НАСЕРТДИНОВА
Өй юганда

Бүген миңа бигрәк авыр булды,
Берничек тә булмый аңлатып.
Әни белән өйне юа идек,
Һәрбер бүрәнәсен агартып...

Ап-ак итеп, керләр юа идек,
Аш пешерә идек казанда.
Әниемнең ипие пешә иде,
Мич эчендә олы табада.

Бүген өйне ялгыз юам, Әни,
Һәрбер бүрәнәсен агартып,
Синең кулың эзе калгандыр дип,
Һәрбересен сөеп, яратып...

Син ясаган мендәрләргә ятып,
Ял иттем мин өйне юганда.
Мендәреңдә синең җылың калган,
Тик үзең юк мине аңларга.

Җәен жыйган җиләкләрең белән
Чәйләр эчтем ялгыз утырып.
Син дә безне сагынып, килерләр дип,
Көткәнсеңдер, күзең талдырып.

Кичер, Әни, көткән чакларыңда,
Яннарыңа кайткан булмасам.
Моңлы күзләреңә тутырып карап,
Хисләремне әйтә алмасам...

Өй чистарды,
һәрбер бүрәнәсен,
Ап-ак итеп юдым, агартып,
Тик өемнең нуры гына юк шул —
Ташлап китте, безне калдырып.

Кигән киемнәрең калды, Әни,
Яшьләремне булмый туктатып.
Бүген, Әни, синең өйне юдым,
Хәтер-хатирәләр яңартып...

10 апрель, 2022 ел.

21 19 ER 1.3083
Апрель аенда "Тулпар" сайтында иң күп укылган 10 әсәр 👍🏻✅

Гөлназ ГАФАРОВА. Төер. 4171
Халисә РӘЙХАН. Алмагач. 4072
Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. Әллә сихер, әллә күрәчәк. 3121
Эльверт ХАМАТША. Ата нигезе. 2434
Мәсүфә ӘЮПОВА. Шаһидә. 2689
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Хәлләремне бел әле бер... 1978
Фәнзәлия МӘСНӘВИЕВА. Мәхәббәтнең ачы алмасы. 1704
Резеда ШАКИРОВА. Аккош күле. 1591
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. Сөембикә. Хикәя 1490
Кәүсәр ӘМИНЕВ. Кыска гомерле бәхет. 1378

Хөрмәтле авторларыбызга һәм кадерле укучыларыбызга зур рәхмәтләребезне белдерәбез! ❤
Бергә булыйк, дуслар!🤝🏻

26 169 ER 1.9679
Хуш, Муса абый!

9 июнь Муса Гайса улы Мөлеков бакыйлыкка күчте. Бүген аны Благовар районының Сынны авылында соңгы юлга озаталар.
Ул 1986-1991 елда “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире булды. Муса абый җитәкчелек иткән елларда гәзит иң зур тираж җыйды, басма 128 мең данә булып чыкты, милли темаларга кыю мәкаләләр ул елларда күпләп басылды. Вазыйфасыннан бушатылганнан соң Башкорт дәүләт педагогия университетында егерме елга якын студентларга белем бирде.

12 30 ER 1.1186
Ашап беткәч кылына торган дога

Ашар алдыннан һәм нинди эшне дә башлар алдыннан “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дип башлыйлар.
Ашап бетергәннән соң биргән нигъмәтләре өчен Аллаһыга риза булып, шөкер һәм мактау әйтәләр. Мәсәлән:

“Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә үә сәкаанәә үә җәгаләнәә минәл мүслимиин. Үәл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин”.

(Аллаһыга мактау булсын. Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы – Аллаһыга).

173 2 ER 1.7179
Популяр язучы Зифа Кадыйрованың әсәре М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә! 👍🏻
Мелодраманың режиссеры — Айрат Әбүшаһманов. ✅
26, 27 майдагы спектакльләр 19 сәгатьтә башлана. ‼
Премьерага авторның үзе килүе көтелә. ❤
Сатуда яңа китабы ("Урланган яшьлек") булачак. 📗📘📙

26 22 ER 1.1023
Иминлек, тынычлык сорап укыла торган дога

Әллаһүммә инни әсәлүкәл-гафвә үәлгаафиятә фид-дүнья үә әһлии үә мәәлии.

Йа Аллаһ, Синнән генә гөнаһларымны гафу итүеңне сорыйм. Синнән генә дөньялыкта, гаиләмдә тынычлык урнаштыруны сорыйм.

62 8 ER 1.1187
Даими авторыбыз Мәсүфә Әюпова сүзләренә Ильмира Әмирова иҗат иткән "Мин яратам сине, Бораем" җыры Борай районының гимнына әверелгән!

МИН ЯРАТАМ СИНЕ, БОРАЕМ!

Мәсүфә Әюпова сүзләре
Ильмира Әмирова көе

1. Туган якларыма тиң булырлык
Мин, дусларым, җирләр эзләдем.
Бораемны данлап җырлар өчен
Табалырмынмы соң сүзләрен?

КУШЫМТА:
Чишмә суларыңның тәмен сусап
Кайтып барам сиңа, Бораем.
Ишетелә таныш тальян моңы.
Кемдер суза моңлы кураен.
Хәмдүнә һәм Василләрең өчен
Мин яратам сине, Бораем!

2. Былбылларың хәтта моңлыраклар,
Алсуырак ата таңнарың.
Бораемны илгә данлап тора,
Хезмәт сөйгән кыз һәм улларың.

КУШЫМТА:
Чишмә суларыңның тәмен сусап
Кайтып барам сиңа, Бораем.
Ишетелә таныш тальян моңы.
Кемдер суза моңлы кураен.
Таҗи кебек бөркетләрең өчен
Мин яратам сине, Бораем!

3. Аккош күлләреннән бер урасам
Сагышларның калмый эзе дә.
Бораемны мактап җырлар җырлыйм,
Җаным кебек һәрбер сүзе дә.

КУШЫМТА:
Чишмә суларыңның тәмен сусап
Кайтып барам сиңа, Бораем.
Ишетелә таныш тальян моңы.
Кемдер суза моңлы кураен.
Салкын чишмәң, Таныпларың өчен
Мин яратам сине, Бораем!

4. Башкортостан, синең күкрәгендә
Чәчкә ата минем Бораем.
Мәрхәмәтле туган төягемә
Мәңге бетмәс бәхет юр(а)ем.

КУШЫМТА:
Чишмә суларыңның тәмен сусап
Кайтып барам сиңа, Бораем.
Ишетелә таныш тальян моңы.
Кемдер суза моңлы кураен.
Шушы изге жирдэ туган очен
Мин яратам сине, Бораем!

12 13 ER 0.8229