Количество постов 871
Частота постов 31 час 1 минута
ER
47.90
Нет на рекламных биржах
Графики роста подписчиков
Лучшие посты
Районыбызда милли бәйрәм – Сабантуйга, Барда-җыенына әзерлек бара. Борынгыдан калган матур йола - авылларда оештырылучы яулык, йомырка җыю – Сөрән сугуга, гадәттә, хәтта кайткан кунаклар, төркем-төркем бала-чагалар бик теләп кушыла... Сабантуена яулык җыючыларның күңелле шау-шуларын урам башыннан ук ишетеп хуҗалар яулык, йомырка, тастымал кебек бүләкләрен алып чыгарга ашыгалар. Безнең иҗат төркемебез шушы көннәрдә Танып авылында узган бүләк җыюда катнашты.
Орда районы Искеавыл мәдәният йорты җитәкчесе, җырчы, композитор Морис Әхәтов алтын юбилеен билгеләп үтте. Морис Миңнеәхәт улын тирә-юньдә генә түгел, гомумән, крайда белмәгән кеше сирәктер.
Хезмәт биографиясен ул 1991нче елда сәнгать җитәкчесе булып башлап җибәрә, ә ике елдан исә клуб директоры була. Һәм менә инде 3 дистә ел дәвамында “Ирень” мәдәни-ял комплексы белән җитәкчелек итә, крайның, Орда районының милли мәдәниятен саклауга, үстерүгә дә зур өлеш кертә. Искеавылда узган бәйрәм мизгелләре Таһир Әһмәров, Җәүһәрия Габдулхакова әзерләгән репортажда.

Барда үзәк район больницасы табиблары округ территориясендә соңгы атнада коронавирус белән авыраучылар саны кискен артуы хакында хәбәр итә. Узган атнада гына ковид-19 диагнозы 29 кешегә куелган булса, шушы көннәрдә инфекция йоктырганнар саны 180не артып киткән – ягъни бу // авыраучылар хәзер 6 тапкырга күбрәк дигән сүз.
Коронавирусның “омикрон” штаммы барлыкка килү сәбәпле, крайда сәламәтлек саклау системасының эш тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Бу хакта тулырак үзәк район больницасы баш табибы Илнур Сәгыйдуллин сөйли.

5-6 февральдә Чайковский шәһәрендә Пермь крае беренчелеге - Пермь крае Кубогының 2 этабы чаңгы ярышлары узды.
Россия беренчелегенә сайлап алу өчен 230 дан артык катнашучы җыелды. Алар арасында край чемпионы исеменә Озын Яланнан Диана Мансурова лаек булды.
Россия беренчелегенә сайлап алу өчен 230 дан артык катнашучы җыелды. Алар арасында край чемпионы исеменә Озын Яланнан Диана Мансурова лаек булды.
27 апрельдә Барда халык театры артистлары тамашачылар хөкеменә Хәбир Ибраһимовның “Ялгыз каен күзе” драмасын тәкъдим итте. Зал шыгрым тулы булды. Артистларыбыз райондашларыбыз өчен чын театр бәйрәме бүләк итте, залда утырган күп санлы тамашачыларның күңелләрен берләштереп, лаеклы алкышлар кабул итте.
Сәхнәдә беренче чирканчык алган Гөлнур Иткинова һәм Илнара Мурзыева яраткан һәм инде күптән танылу алган артистларыбыз фатихасын алды. Театрның яңа актерлар белән тулылануы аеруча сөенечле хәл.
Спектакльне Руфина Кузаева һәм Руслан Әмиров та карап кайтты.

Мондый гаилә бәйрәмнәре буыннар арасындагы элемтәне ныгытырга, туганнарны бер-берсенә якынайтырга булыша. Календарьда чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килеп, әлегә рәсми статуска ия булмаса да, ул инде безнең тормышыбызның, мәдәниятебезнең бер өлеше булырга өлгерде дисәк, һич ялгыш булмастыр.
Игезәк бала дөньяга килү – табигать могҗизасы, әти-әни өчен дә бу икеләтә шатлык. Билгеле, мондый бәхет сирәк кешеләргә генә бирелә.
Узган ел игезәкләргә уң булды: округыбызда 259 бала дөньяга килсә, шуларның 3 пары – игезәкләр.
Бардада яшәүче Илдар һәм Илнара Имашевлар гаиләсенә дә Ходай бу олы бәхетне кичерергә насыйп кылды – бу көннәрдә аларның мәхәббәт җимешләре – игезәкләр Жасмин һәм Ландыш дөньяга аваз салды. Бәбиләре туулары белән тәбрикләп, яшь ата-ананың, әби-бабайларының шатлыгын уртаклашучылар арасында безнең хәбәрчеләребез дә булды.

Үдик урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Арина Шәрипова рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. Гомумән, быел округта әлеге фән буенча уртача балл 71,2 тәшкил итте.
25нче июньдә край башкаласы Пермь шәһәр сабантуе кунакларын кабул итте. Бүгенге көндә Кама буенда 4 дистәдән артык сабантуй уздырылды. Шуларның иң зурысы, Барда җыенында краебызның, илебезнең төрле төбәкләреннән 20 меңнән артык кеше катнашты. Бәйрәмнән – безнең чираттагы репортаж.
“Дуслык” халык биюе ансамбле 7-10 гыйнвар көннәрендә Вологда өлкәсе Бөек Устюг шәһәрендә узган “Кышкы әкият” Халыкара конкурс- фестиваленең Гран–при иясе булды. Бәйгедә Егорьевск, Чиләбе, Санкт-Петербург, Ульяновск, Азов, Мәскәү, Ростов шәһәрләреннән коллективлар катнашты. Әмма уңыш безнекеләргә елмайды. “Дуслык”лылар илнең төп тылсымчысы - Кыш Бабай “яшәгән” төбәккә сәяхәттән алган тәэсирләре белән безнең белән дә бик теләп уртаклашты.