Балалар өчен укыла торган теләк-дога.
Йа Раббым, балаларыбыз тәкъва, хәерле мөселманнардан, Үзең яраткан бәндәләрдән булсалар иде. Үзләре сау-сәламәт, күңелләре саф, йөзләре нурлы, диннәре дөрес, иманнары көчле булса иде.
Йа Раббым, Үзеңә итагать итүчеләрдән, гыйбадәт кылучылардан, фарыз һәм сөннәт гамәлләрен үтәүчеләрдән, гыйбрәт алучылардан, канәгать булучылардан, нигъмәтләреңнең кадерен белүчеләрдән, күп зекер кылучылардан булсалар иде.
Йа Раббым, аларга тәүфыйк, һидаять, зирәк акыл, гыйлем бир. Ислам динен куәтләүче, оятны белүче, әхлаклы, әдәпле, тәрбияле, намуслы, тырыш, максатчан, эчкерсез, юмарт, тыйнак, гадел, эшчән, уңган булсалар иде. Укуларында ачык зиһен, тел байлыгы, тел ачкычлары бир. Укытучыларына, остазларына, иптәшләренә, барча кешеләргә күркәм итеп, сөйкемле итеп күрсәт. Эчке күңелләре, тышкы кыяфәтләре һәрвакыт күркәм булса иде.
Йа Раббым, әти-әниләрен, олыларны хөрмәт итеп, кечеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешеләргә игелекле, ярдәмчел булсыннар. Чисталыкны, пакьлекне яратсыннар, сафлыкка омтылсыннар. Йа Раббым, кайгы-хәсрәт китермәсеннәр, күз яшьләре түктермәсеннәр. Балаларыбызга хәерле хәләл кәсепләр, хәләл сөт имгән, хәләл ризык белән ризыкланган иманлы хәерле парларын насыйп ит, салих вә тәкъва бәндәләреңә дус ит.
Балаларыбыз безнең йөз аклыгы булса иде. Аларга хәерле озын гомер бир, Раббым. Аларның куанычларын күреп, шатлык-сөенечләр белән яшәргә насыйп ит. Амин.
Количество постов 716
Частота постов 197 часов 41 минута
ER
470.59
Нет на рекламных биржах
Графики роста подписчиков
Лучшие посты
КҮЗ ТИЮДӘН КИҢӘШЛӘР
КҮЗ ТИЮ күренешен берәү дә инкарь итми. Күз карашының никадәр көчле булуы турында әйткәндә: «әдәм күзе агач корытыр», «яман күздән таш чатный», — ди халкыбыз. Шуңа күрә ул «күзе усалдан кырга кач!» дип тә өсти. Көнләшү, кызыгу, хөсетлек белән генә түгел, хәтта артык сокланып та карамаска кушалар бездә. Тулган айга күзең төшкәндә дә «СҮБЕХӘӘНӘЛЛААҺ! МӘ ШӘӘ АЛЛААҺ!» —,дип кабатларга һәркайсыбызны кечкенәдән үк юкка гына өйрәтмиләр.
Күз бигрәк тә яңа туган балаларга тиз тиючән була. Шуңа күрә 40 көн булмыйча, күкрәк баласын чит-ят кешеләргә бик күрсәтмәскә тырышалар.
Әйткәнебезчә, күз тию дигән нәрсә бар, һәм ул кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яшәп килә. Шуңа күрә, кемдер берәү кинәт кенә төшенкелеккә бирелсә, күзгә күренеп «кибә» башласа, хәлсезләнсә, табиблар аның чирен тапмаса, «күз тимәдеме икән?» дигән шик туа. Күз тию кешене сырхауга саптыра, ир белән хатын, гомер буе дус булып яшәгән ахирәтләр арасын боза. Эшнең, тормышның җае, яме китә, яшәү тәме югала.
«Күз тиюне Аллаһы Тәгалә адәм балаларын сынар өчен бар иткән», ди динебез. Әмма күз тиюне булдырмау өчен төрле әйберләр тагып йөрү – ХАТА —ШИРК, диелә диндә. Киемнең кайсы да булса бер җиренә ялтыравыклы яки күзгә бәрелеп торган башка шундый бер әйбер тагу «кешенең игътибары шунда тартылып, күзе тимәс» дигән ышануга нигезләнгән. \
Күз тиюгә каршы иң әйбәт чара һәм дәва исә – Коръән-Кәримнән сүрәләр уку. Пәйгамбәребез (с. г. в.) һәм аның сәхабәләре заманында ук бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм.
Гадәттә, күз тиюгә каршы 1/«ФӘТИХӘ», 112/«ИХЛӘС», 113/«ФӘЛӘКЪ», 114/«НӘС» сүрәләре, 2-255/«АЯТЕЛ-КӨРСИ» һәм 68/«әл-НҮН – КАЛӘМ» сүрәсенең 51-52 нче аятьләре укыла. Күз бик каты тигән кешегә 36/«ЙӘСИИН» чыгу да бар. Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә: «Саклану – дәвалауга караганда хәерлерәк», диелгән.
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.
Вә ий йәкәәдүл-ләәзиинә кәфәруу ләйүзликуунәкә би әбесаариһим ләммәә сәмигүз-зикра вә йәкуулүүнә иннәһүү ләмәҗенүүн. Вә мәә һүвә илләә зикруллил гәәләмиин.
/Кәферләр Мухәммәд с.г.с.-мнең Коръән укыганын яки Коръәннән вәгазь сөйләгәнен ишетсәләр, ачуларыннан яки хөседләнеп зәһәрле карашлары белән, аны аягыннан егарга якынлашалар иде һәм ул Мухәммәд мәҗнүн дияләр иде. Ул – Коръән бөтен мәхлүкатны уятучы вә Аллаһының яхшыларга рәхмәтне, яманларга ґәзабны искә тешерүчедер һәм иманны, динне, һидәятне һәм яхшылыкны кәсеп итәр өчен Аллаһ тарафыннан кешеләргә күрсәтелгән якты туры юлдыр. /"Әл-НҮН" – Каләм с. 51-52 а. /68:51-52
🧿🧿🧿🧿🧿
КҮЗ ТИГӘЧ УКЫЛА ТОРГАН ДОГАЛАР:
🤲 Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим.
Әг'уузү би кәлимәтил ләәһи тәәммә миң күлли шәйтаани вә һәәммәһ вә мин күлли гәйнин ләәммәһ.
🤲 Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыймын.
Бөтен шайтаннардан, зәһәрле хайваннардан һәм күзе тигән һәр начар күздән Аллаһы Тәгаләнең кимчелексез һәм тулы кәлимәләренә сыенамын.
Догада "Фәтихә" (Әлхәмд), "Аятел-Көрси", "Фәләкъ" һәм "Нәс" сүрәләрен укып, учыгызга өреп, баштан аяк очына чаклы тәнегезне сыпырыгыз. Үз-үзегезне өшкерүне иртә-кичен башкарсагыз файдалырак булыр.
Үзегез кешеләргә, шулай ук башка җан ияләренә күз тидерүчән булсагыз:
🤲 "СҮБЕХӘӘНӘЛЛААҺ!" — дип карагыз.
1. Көне буе ТӘҺАРӘТЛЕ йөрергә тырышырга, бозылса янңадан алырга.
Тәhарәт рухи кием булып, безне чит начар тәэсирдән саклый.
2. Һәр көнне ИСТИГЪФАР —ТӘҮБӘ кылыгыз:
🤲 Әстәгъфируллааh! — дип әйтегез. 100-дән ким булмасын! Күбрәк булган саен яхшырак. Истигъфәр безне кечкенэ гөнаhлардан чистарта, кимчелекләрне төзәтә.
3. Һәр көнне Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) САЛАВАТ әйтергә:
🤲 Аллааhүммә салли гәләә сәййидинә Мүхәммәд! — 100 дән дә ким булмасын. Салават ул Пәйгамбәребез (с.г.с.) белән элемтәгә керү.
4. Төннең 3 нче өлешендә (иртәнге намазга кадәр 15--20 минут кала) ТӘҺӘҖҖҮД намазы укырга. Иманны ныгытучы намаз булып тора ул намаз.
5. Мөмкинлек булганда әд-ДУХА, ӘҮВӘБИН намазларын калдырмаска кирәк. hәр өстәмә намаз гыйбадәт тәмен арттыра!
6. hәр дүшәмбе hәм пәнҗешәмбе НӘФЕЛ УРАЗАСЫ тотарга тырышырга кирәк. Кыямәт көнне бары ураза әҗерен генә бездән беркем дә ала алмый!
7. Һәр көнне җибәрелгән материалларны укып, фикерләргә, гаиләбезгә өйрәтергә тырышырга.
8. Ястүдән соң, hәр көнне кабер газабыннан саклаучы 67/ТӘБӘРАК - МҮЛК сүрәсен укырга.
9. Иртәнге намаздан сон, Коръәннең, йөрәге - 36/ЙӘСИИНне укырга кирәк.
10. Җомга көнне 18/КӘҺЕФ (Пещера) яки 50/КАФ сүрәсен укырга кирәк.
АЛЛАhЫ ТӘГАЛӘ БАРЫБЫЗГА ДА ЯРДӘМЕН, РӘХМӘТЕН, ӘҖЕР-САВАПЛАРЫН НАСЫЙП ИТСЕН ИДЕ. ӘӘМИИН!🤲

- Башыңа яулык япмыйча ашарга пешермә, бисмилла әйтмичә эшкә керешмә...
- Иртән Кояш белән торып, тәрәзәңне Кояшка ачсаң - йортыңа бәрәкәт килер.
- Тәрәзәләрне вакыт-вакыты белән сөртеп, көзгеләрне пакъ тот- фәрештәләр куаныр.
- Юлга чыкканда догаларыңны укып, пакьланып чык- юлың уңар.
- Гөлләр үстер йортыңда - сабагына фәрештәләр куныр.
- Ачулы чагыңда юын - басылырсың.
- Кычкырып елау мәрхүм янында да тыела, артык шашып көлү дә тыела, артык кайгыру һәм куану да зиһенгә зыян итер.
- Акчаңны алган көнендә өйдә кундыр, бәрәкәтле булыр.
- Яшь балага карап сокланганның киеменнән жебен яки чәчен алып кал, төнлә бала уянып еласа, шул җеп яки чәч белән төтәсләп, Аятел-Көрси укы, туктар елаудан.
- Бала киемен, уенчыкларын идәннән, аяк астыннан алып куегыз, сау булыр.
- "Бисмиллаһ"ны әйтеп пешеренсәң, өеңдә фәрештәләр куаныр. Сүгенми, ачуланмый пешерен - фәрештәләр канат очын ашыңа тыгып торырлар.
- Табын, идәнең пакъ торсын, урын-каралтың җыюлы пөхтә булсын - бәрәкәт килер.
- Киемне, бигрәк тә бала киемнәрен җыештырып, урнаштырып тор - саулык артыр.
- Кунак үзенең күчтәнәченнән авыз итсә, гомере озын булыр.
- Кунакны күчтәнәч белән озат, чәй эчкәндә тәм-том белән сыйла - кешегә начар итеп сөйләргә теле әйләнмәс.
- Эчке киемне кешедән яшереп куй, күзгә чалынмасын - шәхси энергияң, үз куәтең үзеңдә калыр.
- Ирегез белән якын мөнәсәбәтләрегез хакында кешегә сөйләмәгез - салкын су сипмәсеннәр арагызга.
- Үзегез йоклаган простыняда читләрне йоклатмагыз - аралар суыныр, гел алмаштырыгыз тышлык, простыняларны.
- Ирегез "биш бармакның бер бармагы гына", сезнең сер, эшегезне азрак белсен, башы тыныч булыр.
- Ошамаган кешедән су, икмәк, чәй кебек әйбер алмагыз - көчегез үзегездә калыр.
- Кемне әрләгәндә дә, изге теләкләр белән әрләгез - "бәхетле булгырлары", "хәләленнән уңгырлары", "Аллаһының рәхмәте яугырлары" - дип.
Насима Садыйк.

Гүр иясе булган ата-аналарның үтенече
Балам, монда ярлы да юк, бай да юк,
Кояш та юк, яңа туган ай да юк.
Мине жәлләп елама, утлар йотма,
Тик хәер бирергә генә онытма.
Балам, моннан беркем да кайтканы юк,
Кайтыр юлларны эзләп тапканы юк.
Мине көтеп аш-суыңны суытма,
Тик хәер бирергә гена онытма.
Балам, монда кагәз да юк, каләм дә,
Язалмайым сиңа хат та, саләм дә.
Шулай булгач, син миңа үпкә тотма,
Тик хәер бирергә гена онытма.
Хәер бирсәң, җинеләер туфырагым,
Балам, сиңа ниләр әйтәем тагын.
Саран була күрмә бер үк хәергә,
Аннан башка берни кирәкми миңа.
Хәер бирсәң, йомшарыр яткан җирем,
Яктырып, балкып китәр минем гүрем.
Төс ташламас ахирәт күлмәгем дә,
Көтеп алыр кыямәт көннәремдә.
Хәер бирсәң, җимерелмәс ләхетем,
Шуннан да зуры бар микән бәхетнең.
Кабер булса да дөнья көткәннәргә,
Ләхет ул мәңгелек йорт иткәннәргә.
Хәер бирсәң, киңәер тар каберем,
Кабердә ятармын мин кадерле.
Фәрештәләр килеп белер хәлемне,
Уттан-судан саклар алар җанымны.
/Д.Б. Рамазанова/
Балам, монда ярлы да юк, бай да юк,
Кояш та юк, яңа туган ай да юк.
Мине жәлләп елама, утлар йотма,
Тик хәер бирергә генә онытма.
Балам, моннан беркем да кайтканы юк,
Кайтыр юлларны эзләп тапканы юк.
Мине көтеп аш-суыңны суытма,
Тик хәер бирергә гена онытма.
Балам, монда кагәз да юк, каләм дә,
Язалмайым сиңа хат та, саләм дә.
Шулай булгач, син миңа үпкә тотма,
Тик хәер бирергә гена онытма.
Хәер бирсәң, җинеләер туфырагым,
Балам, сиңа ниләр әйтәем тагын.
Саран була күрмә бер үк хәергә,
Аннан башка берни кирәкми миңа.
Хәер бирсәң, йомшарыр яткан җирем,
Яктырып, балкып китәр минем гүрем.
Төс ташламас ахирәт күлмәгем дә,
Көтеп алыр кыямәт көннәремдә.
Хәер бирсәң, җимерелмәс ләхетем,
Шуннан да зуры бар микән бәхетнең.
Кабер булса да дөнья көткәннәргә,
Ләхет ул мәңгелек йорт иткәннәргә.
Хәер бирсәң, киңәер тар каберем,
Кабердә ятармын мин кадерле.
Фәрештәләр килеп белер хәлемне,
Уттан-судан саклар алар җанымны.
/Д.Б. Рамазанова/
СӘХӘР АШАГАННАН СОҢ УРАЗАГА НИЯТЛӘҮ ДОГАСЫ:
"Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл---фәҗри иләл---мәгъриби хаалисан лиЛләһи Тәгалә".
Татарчага тәрҗемәсе:
"АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым".
УРАЗА ТОТЫП АВЫЗ АЧКАЧ (ИФТАР КЫЛГАЧ) УКЫЛА ТОРГАН ДОГА:
"АЛЛАһүммә ләкә сумтү уә бикә әәмәңтү уә гәләйкә тәүәккәлтү уә гәлә ризкыйкә әфтәртү фәгъфирлии йәә гаффәәру мәә каддәмтү уә мәә әххартү".
Татарчага тәрҗемәсе:
"Әй,АЛЛАҺЫМ,шушы уразамны ҮЗЕҢНЕҢ ризалыгың өчен тоттым,СИҢА гына иман китердем һәм фәкать бер СИҢА гына бөтен эшләремне тапшырдым.СИН биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче АЛЛАҺЫМ, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка.Әәмииин!"

Хаҗәт намазы
Хаҗәт намазын Аллаһы Тәгаләдән бер теләгеңне тормышка ашыруны сорап, ястү намазыннан соң ике яки дүрт рәкәгать итеп укыйсың. Теләгең чынга ашсын өчен Аллаһы Тәгаләгә дога вә ният кыласың. Монда бары тик теләкнең начар булмавы гына шарттыр.
Беренче рәкәгатьтә «Фатиха»дан соң өч мәртәбә «Аятел Көрси», калган рәкәгатьләрдә «Фатиха»дан соң берәр мәртәбә «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре укыла.
Намаз беткәннән соң Аллаһыга хәмде-сәнә әйтелер, Пәйгамбәргә салават-сәлам китерелер.

Йәә, Аллаһым, мине барча - барча гонахларымнан, олы бәхетсезлекләрдән һәм кабер газабыннан сакла.Мине тубәнлеккә төшерә торган әхлактан, миңа зыян китерә торган дустан, мине Синнән ерагайта торган өметтән сакла. Сине оныттыра торган ярлылыктан сакла, йәә Раббым. Мине хәлак итү куркынычы булган байлыктан да сакла. Йәә Аллаһым, Син Узеңнен иң яхшы колларыңа биргән бөтен яхшы нәрсәләрне миңа да бир, Кыямәт көнендә Узеңнең йөзеңне борачак нәрсәләрдән сакла мине. Минем жанымны мөселман хәлемдә ал һәм мине яңадан терелткәндә мөселман хәлемдә терелтсәң иде, Уз рәхмәтең белән буләклә һәм Узеңнең ләгьнәтеңнән сакла.
Йәә Раббым! Әлегә мин исән чакта Син узеңнең колларыңны ничек яклыйсың, мине дә шулай якла. Йәә Аллаһым, ә улгәннән соң минем гонахларымны гафу ит миңа рәхмәтле бул! Аллаһым, яшәү минем өчен хәерле булса, мине исән - сау яшәт, әгәр минем өчен улем хәерлерәк булса, миңа хәерле жиңел улем бир. Йәә Аллаһым, улгәндә мине дәҗҗал фетнәсенә катнаштырма. Минем җанымны хак диндә килеш һәм иреннәремдә шәһадәт биргән хәлдә ал. Исламда булмаган килеш үлүдән, кабер газабыннан, бу тормыштагы бәхетсезлекләрдән һәм бәлаләрдән сакла мине. Миңа ике дөньяда да бары тик яхшылыклар гына бир, Йәә Аллаһ, Узеңне танырга һәм яратырга ярдәм ит, Узеңнән генә курка торган йөрәк бир. Сине гел искә алырга, Үзең кушканнарны утәргә ярдәм ит. Узең тыйганнардан тыелырга көч бир!
Сине яратмаудан Узең сакла мине. Миңа Узең риза булырдай гузәл холык һәм Сиңа мөрәҗәгать итәрдәй белем бир. Дөнья нигьмәтләренең рөхсәт ителгәннәрен генә бир. Синнән башкаларга гыйбадәт кылудан мине Узең сакла, һэм Сиңа гына гыйбадәт кылып яшәргә көч бир. Минем гамәлләремне кабул ит, йөрәгемне икейөзлелектән, риядан сакла. Телемне ялганнан чистарт, кузлэремне хыянәттән сакла. Йәә Аллаһ, куз хыянәтен һэм йөрәкләрдә яшерелгәннәрне Син генә беләсең!
Йә Раббым, мин Синнән, иман байлыгы, дип ышаныч, холыгымның яхшыруын, кешеләр белән килешеп яши белуне һәм язмышыма язылганнардан риза булуымны ялварып сорыйм! Йәә Аллаһ, Син яраткан гамәлләрңе генә кылырга, Син яратмаганнардан тыелырга Узең көч бир миңа. Сиңа йөрәгем белән тартылуны һәм Сиңа камил рәвештә сыенуны насыйп ит.
Пәйгамбәребез с.г.в.сөннәте кушканнарны утәргә ярдәм ит. Йәә Аллаһ, Син - Раббым минем, Синнән башка гыйбадәт кылырга яраклы башка бер зат та юк. Син мине яралттың, ә мин Синең колың, мин көчем җиткән кадәр Сиңа тугрылыклы булачакмын ин шәә Аллаһ. Мин кылган явызлыкларымнан Сиңа сыенам, Синең тарафтан миңа карата кылынган мәрхәмәтеңне таныйм, уземнең гонахларымны таныйм. Гафу ит мине, чынлыкта, Синнән башка гонахларны беркем дә гафу итми! Йәә Гафурур Рахиим!!!
Бу доганы барлык танышларыгызга Аллаһ ризалыгы өчен таратыгыз, чөнки Пәйгамбәребез с. г. в. әйткэн :" Кем яхшы гамәл эшләргә өйрәтеп калдыра, аңа шул эш өчен, бу гамәлне кылучыга килгән әжер-савап килеп торыр". (Муслим, 3509)

ТАТАРСТАН МӨФТИЕНЕҢ РАҖӘБ АЕ ҖИТҮ УҢАЕННАН МӨРАҖӘГАТЕ
Бисмилләһир-рахмәнир-рахииим.
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү.
Хөрмәтле дин кардәшләр!
Газиз милләттәшләр!
Бер ел үтеп тә киткән: бүген, кояш баеганнан соң, Раҗәб ае башланды һәм мөселманнар Һиҗри календарь буенча иң җаваплы чорга керде. Нәкъ 2 айдан бөтен ислам дөньясы изге Рамазанны каршылау бәхетенә ирешәчәк. Димәк ки, Рамазан аеның бөек фарыз гыйбадәтен кылырга - ураза тотарга әзерләнергә вакыт җитте.
Мин сезне чын күңелдән әлеге бәхетле вакыйга белән котлыйм һәм Раҗәб аен үзегез өчен мөмкин кадәр файдалы итеп уздырырга чакырам!
Раҗәб ае, Шәгъбан һәм Рамазан айлары белән беррәттән, изге айларның берсе булып санала.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ хәдисендә:
«Раҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты», – диелгән.
Шул рәвешле, Раҗәб Рамазанга якынайта торган рухи чистарынуның беренче баскычы булып тора. Рамазан аен лаеклы итеп каршылау өчен, алдагы 30 көнне ничек үткәрергә соң?
Моның өчен 4 мөмкинлек бар:
1️⃣ Өстәмә ураза тотарга.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ:
«Белегез, Раҗәб ае - Раббыбыз ае, бу айда кем дә булса бер генә көн ураза тотса да, Аллаһ аннан разый булыр», – дигән.
2️⃣ Гөнаһтан ерак торырга.
Раҗәб – хәрам айларның берсе, бу айда Аллаһы Тәгалә сугышларны һәм низагларны тыйган һәм кабахәт гамәлләр өчен җәзаны көчәйтергә сүз биргән. Рамазан да хәрам айларга керә. Шуңа күрә бу чорда барлык тыелган гамәлләрдән саклану һәм үзеңнең нәфсең белән идарә итәргә өйрәнеп өлгерергә кирәк.
3️⃣ Изге гамәлләр кыларга.
Хәрам дигән сүз шулай ук хәерле эшләр өчен әҗерләрнең арттырып биреләчәген аңлата. Шуңа күрә яхшы гамәлләр башкарырга тырышыгыз: үзегез өчен өстәмә намазлар укыгыз, истигъфар кылыгыз һәм гөнаһлардан тәүбә кылыгыз, Коръән укыгыз; башкалар өчен мәрхәмәт күрсәтегез, мохтаҗларга ярдәм итегез, сәдака бирегез һәм якыннарыгызга карата игътибарлы булыгыз.
4️⃣ Укылмаган намазларны укырга һәм тотылмаган уразаларны тотып бетерергә.
Рамазан аена керер алдыннан, Аллаһ каршындагы бурычларны каплап бетергә кирәк.
Күргәнегезчә, Раҗәб Рамазан аеның тиз арада килеп җитүен хәбәр итә һәм дин тотучыларны аңа рухи һәм физик яктан әзерли. Раҗәб Рамазан белән охшаш: мөэминнәр аны гыйбадәттә уздыра һәм Аллаһ ризалыгына ирешергә омтыла. Раҗәб Рамазан аеның исен һәм Раббыбызның санап бетергесез рәхмәтләре якынлашуын тоярга мөмкинлек бирә.
Кадерле дин кардәшләрем! Раҗәб аенда Раббыбызның зур бәракәтләре белән тулган ике кичә барлыгын искә төшереп китәм. Болар – Рәгаиб һәм Исра үәл-Мигъраҗ кичәләре. Дөнья мәшәкатьләре белән аларны һич тә онытырга ярамый.
☑️ Рәгаиб инде 3-нче февральнең кичендә үк (3-4 февраль), Раҗәб аеның беренче җомгасында керәчәк. Ул сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ әтисе Габдулла һәм әнисе Әминәнең никахлашуы белән кадерле.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ:
«Раҗәб аеның беренче җомгасындагы кичне ваемсызлыкта үткәрмәгез. Чөнки бу кичне фәрештәләр «Рәгаиб» дип атады», – дип хәбәр иткән.
☑️ Мигъраҗ Раҗәб аеның ахырына таба – 26-сыннан 27-сенә каршы төндә (27-28 февраль) булачак. Ул Аллаһ Илчесе ﷺ тормышындагы ике зур вакыйга – аның могҗизалы рәвештә күккә ашуы һәм төнлә Мәккәдән Иерусалимга күчүе турында хәбәр итә.
Җәмәгать! Мин сезне Раҗәб аен, аның бөек кыйммәтен аңлап, гыйбадәттә, догалар һәм изге гамәлләр кылып, гөнаһлардан тыелып үткәрергә чакырам. Бу очракта Раббыбыз безгә, ин шәә Аллаһ, Үзенең яраткан ае Рамазанны ныклы иман һәм чиста уй-ниятләр белән каршы алырга насыйп итәр. Аллаһ безгә Аның ризалыгына һәм бәракәтенә ирешү өчен көч һәм мөмкинлекләр бирсен!
Татарстан мөфтие
Камил хәзрәт Сәмигуллин.

КАРЫНҖА ДОГАСЫ
Бу дога намуслы кешеләр өчен!
Әлла Рабби үә Җәбраилә үә Микәилә үә Исрафилә үә Гъазраилә үә Ибраһимә үә Исмәгыйлә үә Исхәка үә Йәгъкубә үә мүнзиләл–бәракәти үә мүнзиләт–тәурати үәз–зәбури үәл–фуркани үә лә хәүлә үә лә куввәтә иллә бил–ләһил–галиййил–газыйм. Лә иләһә илләл–лаһүл–мәликүл–хәккуль–мүбин Мухәммәддүр–расүлүллаһи садикуль–үәкъдүл–әмин. Йә Раббә! Йә Раббә! Йә Хәйй! Йә Каййүм! Йә зәл–Җәләли үәл–икрам! Әсьәлүкә йә раббәл–гъаршиль–газыйми ән йәрзукани ризкан хәләлән таййибән бирахмәтикә йә әръхәмәр–рахимин. Йәмлихә. Мәксәлинә. Мислинә. Мәрнуш. Дәбәрнуш. Шәзәнуш. Кәфәштатыйүш. Кыйтмир.
Мәгънәсе:
Йә Аллаһым! Җәбраил, Микаил, Исрафил, Газраил, фәрештәләрнең һәм Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб пәйгамбәрләрнең Раббысы! Бәрәкәтләрен иңдерүче! Тәүрат, Зәбур, Коръән иңдерүче! Олы, Бөек Аллаһы Тәгаләдән гайре көч–куәт юк! Ул—Падишаһ, Хак, Ачыклаучы; Мөхәммәд — Аллаһы Тәгаләнең рәсүле, рас сүзле, әманәт саклаучы. Йә Рабби! Йә Рабби! Иң тере булучы. Барлыгында беркемгә, бернәрсәгә мохтаҗ булмаучы! Йә олы кодрәт, хөрмәт иясе! И Бөек гареш Раббысы! Хәләл булган хуш ризык белән үземне ризыкландырсаң иде дип Синнән үтенәмен! И иң мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе!
Әгәр дә сәүдәгәр кеше Карынҗа догасын биш кәгазьгә язып, шуларның дүртесен кибет яки складының дүрт почмагына элеп куйса, ә бишенчесен үзе белән йөртсә, Аллаһы Тәгалә бу бәндәнең кибетенә, эше урынына, товар тулы складына киң ризык һәм бәрәкәт иңдерер. Аллаһы Тәгалә бу кешенең кибетенә сатып алучыларны юнәлдереп, кырмыска оясына охшатып торыр. Сатылмаган малга бу доганы җиде мәртәбә укысаң, ул мал да берничә көн эчендә сатылып бетәр, Иншаллаһ.