🥀🥀Бүген фани дөньядан выкытсыз киткән яраткан җырчыбыз ХӘНИЯ ФӘРХИгә 62 яшь тулган булыр иде..
Сагынабыз, юксынабыз сине... җырларыңны тыңлап юанабыз... урының - оҗмах түрләрендә була күрсен, амин.🏻
"Туган көнең искә алабыз без,
Ямансулап, күңелләр тулып...
Матур җырың, нурлы йөзең белән
Калдың бары -
Шиңмәс гөл булып..." (М.Гөлнур)
Количество постов 23 819
Частота постов 4 часа 21 минута
ER
27.57
Нет на рекламных биржах
Графики роста подписчиков
Лучшие посты
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Ыргыр идем башта күкләргә.
Кычкырыр идем күкне ярып,
Ишетелсен өчен күпләргә.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Бер Аллага ялына, ялына,
Чабар идем абына, абына,
Кайтып җитәр өчен янына.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Рәхмәт укыр идем барсына.
Гафу сорар идем барсы өчен,
Мин тезләнеп әни каршына.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Башны куеп аның алдына,
Кулын битләремә тидереп,
Иркәләнер идем аз гына.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Мин йоклатмас идем әнкәйне.
Авызына гына карап торыр идем,
Әни ни сөйләгәнне, әйткәнне.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Чәйләр эчәр идек утырып.
Үзем ясап бирер идем чәйне,
Мөлдерәмә итеп тутырып.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Белмәс идек бары нишләргә.
Әллә ниләр эшләр идек тә,
Терсәк ерак хәзер, тешләргә.
Риза инде хәзер,әнкәйләр,
Матур булып төшкә керсә дә.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Аңлыйм, бу сүзләрне кемдер,
Сынар өчен генә әйткәнен.
Беләм инде газиз Әнкәйнең,
Барып алалмаслык,
Кайта алмас җиргә киткәнен.
автор:Җәвит Шакиров.
Ыргыр идем башта күкләргә.
Кычкырыр идем күкне ярып,
Ишетелсен өчен күпләргә.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Бер Аллага ялына, ялына,
Чабар идем абына, абына,
Кайтып җитәр өчен янына.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Рәхмәт укыр идем барсына.
Гафу сорар идем барсы өчен,
Мин тезләнеп әни каршына.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Башны куеп аның алдына,
Кулын битләремә тидереп,
Иркәләнер идем аз гына.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Мин йоклатмас идем әнкәйне.
Авызына гына карап торыр идем,
Әни ни сөйләгәнне, әйткәнне.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Чәйләр эчәр идек утырып.
Үзем ясап бирер идем чәйне,
Мөлдерәмә итеп тутырып.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Белмәс идек бары нишләргә.
Әллә ниләр эшләр идек тә,
Терсәк ерак хәзер, тешләргә.
Риза инде хәзер,әнкәйләр,
Матур булып төшкә керсә дә.
Әгәр әни кайткан дисәләр?
Аңлыйм, бу сүзләрне кемдер,
Сынар өчен генә әйткәнен.
Беләм инде газиз Әнкәйнең,
Барып алалмаслык,
Кайта алмас җиргә киткәнен.
автор:Җәвит Шакиров.
Яраткан җырчыбыз РУСЛАН КИРАМЕТДИНОВтан соңгы вакытта иҗат ителгән матур җыр: "АЙ, ЙӨРӘГЕМ"
Елгаларның яратам мин
Тирәннәрен, киңнәрен.
Насыйп ярларны эзләдем
ЙӨРӘГЕМӘ тиңнәрен.
Назлы ярым, искә төшә
Вәгъдә биргән сүзләрең.
Суда күргәч сүрәтеңне
Уттай янды ЙӨРӘГЕМ...
Агым суы күтәрелә
Тоташ яңгыр яуганда,
Тик син генә булмадың шул,
ЙӨРӘККӘ кан сауганда.
Сагышлы елганы кичеп,
Китәмен еракларга.
Хәзер ЙӨРӘК серләреңне
Сөйлә тал - тирәкләргә...
Гөлнур Мөхәммәтханова
Елгаларның яратам мин
Тирәннәрен, киңнәрен.
Насыйп ярларны эзләдем
ЙӨРӘГЕМӘ тиңнәрен.
Назлы ярым, искә төшә
Вәгъдә биргән сүзләрең.
Суда күргәч сүрәтеңне
Уттай янды ЙӨРӘГЕМ...
Агым суы күтәрелә
Тоташ яңгыр яуганда,
Тик син генә булмадың шул,
ЙӨРӘККӘ кан сауганда.
Сагышлы елганы кичеп,
Китәмен еракларга.
Хәзер ЙӨРӘК серләреңне
Сөйлә тал - тирәкләргә...
Гөлнур Мөхәммәтханова
Әни кирәк алты яшьтә...
Уналтыда – тагын да...
Алтмышта да “Әни!” – диләр,
Йөрәк сызган чагында...
Әни булса, яңа пешкән
Күпме ризык табында...
Ашаган йөрәккә ята,
Әни булса яныңда...
Әни киңәше – сүзләрдән
Энҗе сайлаган кебек...
Йөрәгеңә үтеп керә
Былбыл сайраган кебек.
Тик әнигә сөйләп була
Эч сереңнең барын да.
Янда булмасаң да әни,
Яшисең син җанымда...
Гөлнур Мөхәммәтханова
Уналтыда – тагын да...
Алтмышта да “Әни!” – диләр,
Йөрәк сызган чагында...
Әни булса, яңа пешкән
Күпме ризык табында...
Ашаган йөрәккә ята,
Әни булса яныңда...
Әни киңәше – сүзләрдән
Энҗе сайлаган кебек...
Йөрәгеңә үтеп керә
Былбыл сайраган кебек.
Тик әнигә сөйләп була
Эч сереңнең барын да.
Янда булмасаң да әни,
Яшисең син җанымда...
Гөлнур Мөхәммәтханова
Яраткан җырчыбыз РУСЛАН КИРАМЕТДИНОВ тан тагын бер өр-яңа җыр сезгә, сердәш дусларым!!! "АЧУЛАНМА"
"Үкенмә дә, уйлама да,
Әрнемә дә, сызланма да;
Туздырылган ояларны
Корып булмый яңалардан...
Ачуланма, елама да..."
(җырның кушымтасы)
"Үкенмә дә, уйлама да,
Әрнемә дә, сызланма да;
Туздырылган ояларны
Корып булмый яңалардан...
Ачуланма, елама да..."
(җырның кушымтасы)
Гомернең йомгагы сүтелә сөюдә,
Урының һәрвакыт йөрәгем түрендә.
Сынаулар күп әле, онытма син яме,
Бәхетең кулыңда, югалтма юлыңда.
Урының һәрвакыт йөрәгем түрендә.
Сынаулар күп әле, онытма син яме,
Бәхетең кулыңда, югалтма юлыңда.
Парлы ялгыз
Гөлнур Айзат
2 бүлек
....Фания машинага кереп утыргач та, кузгалып китә алмыйча үзләрен кайчандыр бәхетле иткән болынга озак карап торды. Очраша башлагач, аз килмәделәр алар бу болынга. Фания болын чәчәкләре бик ярата иде бит. Фания башына ап-ак ромашкалардан такыя үргән арада, Фәннур болын чәчәкләренең әллә нинди матурларын табып китерә. Кызның әле алдына, әле артына чыгып мактап туя алмый: ”Син патша кызлары сыман, Фаниям!Такыяң да бик килешә, прәме сәхнәгә менгез дә карап тор!Матурым син минем!”– дип хуш исле болын чирәме өстеннән Фанияне күтәреп ала да иреннәре өзелеп чыкканчы суырып үбә. Кыз, ычкынмакчы булып никадәр тыпырчынса да, гашыйк егет сусыны басылмыйча, Фанияне җиргә төшерми...
Фания бәгыре өзелеп тагын бер тапкыр болынга күтәрелеп карады. Уйлары болын белән күк тоташкан офыкка барып сарылды. ”И,Ходаем, нишләдек без, кая китте безнең вәгъдәләрнең сафлыгы?Бер-беребездән башка яши алмас төсле тоелган кайнар хисләргә нишләп карап тап кунды, ник сүрелде?”– дигән үртәнүле уйлар машинага гына сыймыйча болындагы зәңгәр кыңгырауларга кагылып, аларны тирбәтте, аннары чәчәктән -чәчәккә кунып бал җыючы бал кортларының юлларын бүлде. Авыр, газаплы иде бу уйлар.
Бармаклар үзләреннән-үзләре магнитолага үрелде. Анда салмак кына сагышлы тавыш Фаниянең уйларын җепләгәндәй агылды да агылды:
Парлы ялгыз булмый диләр,
Күргәнем бар булганнарын.
Парлы булып та, ялгызы
Гомерләре узганнарын...
Гомер, гомер! Әле бит бик аз яшәлгән. Тагын ике көннән утыз өче генә тула. ”Бераз дусларны җыеп алырмын ,”– дип, шуңа авылдагы эшләрне бетереп киләсе бик килгән иде хатынның. Әнә нинди “бәйрәм”көтеп тора икән аны. Ире тагын шул Полина белән бәйләнгән. ”Я кай җире артык инде аның миннән: ни буе, ни матурлыгы, ни уңганлыгы?!Йөзе бытбылдык күкәе сыман чыбар – сипкелләргә чумган. Иреннәре майда пешкән кабартма төсле –кабарып тора. Аяклары нәзек, күкрәкләре сыер җилене кадәр..Чәчләре дә идән юа торган швабра мунчаласыннан әллә ни аерылмый. Фәннур ни тапты икән шул хатында? Җитмәсә, кем туры килә-акчага шуның астына кереп ятарга әзер бит әле үзе! Яманаты ярты шәһәргә таралган бер нәрсә бит инде югыйсә. Акча бирүче эте-бете шуның янында йоклап чыга ләбаса, шуны күрмәмешкә салынамы ире? Әнә шул болын уртасында: ”Мин сине хан кызларына да алыштырмыйм, Фаниям!”– дип тел чарлаган ире урам себеркесенә сарылып, гаиләсен рисвай итүгә хатын һаман ышанып бетә алмый. Акылы белән ирне мең кат битәрләсә дә, йөрәге әгәр Фәннур гафу үтенсә, тагын кичерер төсле. Инде дистә еллар шулай хыянәт белән бергә гафу үтенүләр аралашып, кабатлана килә. Ышана, көтә, алар тормышында нидер үзгәрер төсле Фаниягә.
Ирле килеш ирсез яшәвенә башкалар да, үзе дә ышанасы килмәде Фаниянең. Ничек инде шундый пешкән алма кебек чагында кирәксез булып яшәргә мөмкин?! ”Инде китсә китәр, болай яшәгәнче аерым яшәрмен, бәлки мине аңлардай берәр игелекле ир табылыр “,– дип уйлауга, башына кабат җавап булырдай уйлар: ”Син нәрсә, Фания, ә улыгыз, улыгыз, улыгызззззззз?!”– дип туктаусыз колак төбендә безелдәп тора башлый.
Машина тигез юлдан шәһәргә җилдерә. Кичке кояш нурлары сул яктагы тәрәздә биешеп, борчулы уйларга чумып баручы хатынның күзләренә керәләр, булган хәлләрдән күшеккән күңеленә, тәненә җылылык өстәмәкче булалар. Каршысына тавыклар сатучы фургонлы машина очрады. Уйлары да тавыклы машинага уралып, узган атнаның йөрәк әрнеткеч вакыйгаларына барып тоташты. Ул көнне ире эшенә китеп ярты сәгать тә үтмәде, телефоннан шалтыратты:
– Фаниякәем, сиңа бик зур үтенеч бар шефтан.
– Нинди үтенеч, мин бит эштә.
– Эштән сорап китәрсең, Сәвия эшли торыр үзе генә, сөйләш тә өйгә кайт әле.
– Шулкадәр ашыгыч нинди үтенеч булырга мөмкин?
– Мин сиңа хәзер ике тавык кайтарам, шуларны тутырырга кирәк. Шефка дәрәҗәле кунаклар килә. Шефның аларны тутырган тавык белән сыйлыйсы килә,– диде ире.
Фания, Сәвия белән сөйләшеп, дустыннан бер-ике сәгатькә эштән китәргә ризалыгын алгач, тиз генә өйгә кайтты. ”Шеф сорагач, тутырмый булмас, Фәннурны эшкә урнаштырганда да, Илсур Гәрәевичкә үзе барган иде хатын, каршы килүне мәгънәсезлек булыр дип уйлады.
Фания өйгә кайтып кергәндә, ире квартир ишеген бикләп тора иде.
– Тавыкларны өстәлдә генә калдырдым, яңа йолкынган гына, катырган түгел, мин яшелчәләр алырга кибеткә барып киләм.
– Ничә сәгатьтән соң кирәк булачак?
– Фания,синең ике сәгать ярым вакытың бар, өлгертәсеңме?
– Тырышырмын, ертылып, теңкәгә тимәсәләр,–дип, Фания тиз-тиз өс башын алыштырды да эшкә кереште.
Фанияне беренче тапкыр тавык тутырырга әнисе өйрәтте. ”Белгәнең үзең өчен, кызым, хатын-кыз бар эшне дә өйрәнергә тиеш.Тормыш иткәндә, ярап куяр”,– дияргә ярата әнисе. Менә бит кирәге гел чыгып тора әле, белеп әйткән әнисе.
Квартирага тәмле тавык шулпасы исе таралды. Ире кайтып кергәндә, түшләрен зур завод җитәкчеләре төсле киереп, ике тавык көмеш подноста ята иде инде.
– И булдырасың да инде, Фания!– дип ире хатынны саран гына мактап алды.
Фания ирен озаткач, үз эшеннән канәгатьләнү кичереп, бер йотым су да капмыйча, кабат эшенә ашыкты.
– Аңламыйм мин сине: сине кешегә дә санамаган шул себерелчек иреңнең һәр капризын үтәп торырга әзер син!Безнекеләр менә күзгә генә карап торсалар да, бик исем китеп бирми. Артыгын кайгыртасың, артыгын,– дип каршылады дусты.
– Шефы сораган бит, Сәвия, алай димә әле син!– дип хатын дустының үзен битәрләүләрен урынсыз итеп күрсәтәсе килде.
– Фания, иманым камил, бүген дә алдагандыр ул сине, ә син –йомшак агач, ә йомшак агачны корт баса, җил ничек кирәк, шулай бөгә.
Беразга сөйләшми генә кәгазь боткасына чумдылар. Алай да Фаниянең күңелен шик корты кимерә башлады. Төштән соң иренә шалтыратып карарга булды. Ничек, шефы тавыкларны ошаттымы икән, беләсе килә бит!
Тын елга аша салынган күперне чыгуга, Фания машинаны юл читенәнрәк борды да бер-бер артлы салмак кына тормоз педаленә басып алды. Туктавының сәбәбен үзе дә аңламады. Әйтерсең лә, кемдер аның тормыш мизгелләрен барлатып, шул унөч еллык гаилә дәфтәренең битләрен ача бара, ачкан саен яшь хатынның уйларын кат –кат тикшертә. Хәзер дә шәһәргә ашыгасы урынга, Фания машинадан төшеп, таллык эченнән яшеренеп кенә агучы Тын елга буйлап китте. Аяклары шул аны ничәнче кат тетрәндергән хыянәт булган урынга илтте. Тал чыбыкларыннан үреп ясалган кечкенә шалаш та үз урынында. Учак кабызыр өчен махсус уелган чокырда ботаклы агачлары да, көлләре дә саклана. Фәннур ничә тапкыр монда вакытын уздыргандыр–билгесез. Ә теге атнада...Күңелен кимергән шик кортын җаннан куар өчен, иренә ничә тапкыр шалтыратып та, кесә телефоны җавап бирмәгәч, вахтага шалтыратырга булды. Үзенең кем икәнен әйтеп тормыйча, Фәннурны гына сорады. Анда исә:
– Ул бүген директорга гариза язып, ял сорады бит, хатыны каты авырып киткән,– диде вахтер.
– Ничек, бөтенләй эшкә килмәдеме?
– Соң, әйтеп торам бит, иртән биш кенә минутка кереп, гариза калдырды. ”Хатынны хастаханәгә илтергә кирәк”,– диде.
Фания бу җаваптан телсез калды. Кабат сүз куертып тормады. Димәк, ире бүген дә алдашкан булып чыга түгелме соң? Нинди шеф, тутырган тавыклар кемгә икән алайса? ”Их, Фәннур, Фәннур җаным, ник кенә болай алдашып, хыянәт итеп, гаиләбез агачына балта чабасың икән?!”– дип үксергә тотынды. Иренең күңеленә аткан пычрагын ничек юарга? Сәвия ясап биргән үлән чәе генә тынычландырырлыкмыни дулаган күңелне?! Туйганчы елады да елады.
– Ник, нигә? Кайда ялгыштык без, Сәвия җаным? Мине тереләй гүргә тыга бит инде бу ир!Тавыклар тутыртып-тутыртып, бер сумка ризык төяп кая китте икән соң ул алайса?
– Менә анысын әйтә алмыйм инде, Фания, мин күрәзәче түгел. Бу сер, яман шеш бер тишелгән төсле, ачылыр. Белербез!
– Миңа нишләргә соң? Улыбыздан да оялмый бит. Фарис зур бит инде, бөтенесен аңлый. Әтисе атналар буе кайтмый йөргәндә, ашаудан яза сабый, төннәр буе пошырынып чыга.
– Хәзер берни эшли алмыйсың. Адресын белмисең бит, кайтабыз бүгенгә. Кайтышлый бер йортка керәсем бар, тикшерәсе фактлар бар, мине көтеп торырсың.
Сәвия керергә тиешле йорт Фәннурның да серләрен ачып салды. Дөнья түгәрәк шул. Бер уйламаган кешеләр дә син башыңа да китермәгән серләрне белергә мөмкин. Сәвия йортта әллә ни озак тормады. Әмма өйдән йорт хуҗасы белән бергә килеп чыгуы, машинага таба бергә килүләре Фанияне сискәндерде ул чакта. Фания: ”Күргән-белгән кеше түгел, нишләргә уйлый икән бу адәм?”– дип каршылады аларны.
Сер капчыгын Сәвия чиште:
– Менә Шамил күргән синекен!
– Нинди Шамил, кемне?
Сәвия үзе белән килгән иргә күрсәтте.
– Тын елгада балык тотып кайткан яңа. Әле мин өйләренә кергәндә, шуны чистартып утыра иде. Шамил әйт әле үзең!
– Нәрсә әйтим? Тын елгада балык тоттым, әле тагын да утырган булыр идем..
– Но, но, сөйлә ачыграк Фаниягә, куркак булма инде! Фәннур телеңне кисмәс. Сәвия ирне Фания янынарак тартып китерде. Бу вакыттта ул кыр куянын ауларга җыенган лачынга охшаган иде. Әгәр ир дәшми торса, чукып, кундырып алдырга да күп сорамас.
– Шул...мин балык тотып утыра идем. Машина туктады.Карыйм: номеры таныш –744– Фәннурныкы. Машинадан дүртәү төштеләр–ике ир, ике хатын-кыз.
– Соң?
– Соң шул, ирләр минем янга килде дә моннан китәргә кушты, име, ул – алар урыны, шалаш та аларныкы.
– Соң?
– Шул, бер яртыга, ярты тавыкка күндерделәр мине. Тавыгы шәп иде бит–минем хатын тавык тутырып ашаткан юк, ә монда савыт та бар, тавык та!
– Соң?
– Нәрсә соң да соң? Бугаздан аласың? Кайтып киттем. Алар анда калды.
– Син кайтканга күптәнме әле?
– Ярты сәгатьләп бар инде. Фаниянең күкрәгенә пычак китереп кададылармыни-өздереп чәнчеп куйды. Бармаклары йомарланып, йодрыкка әйләнде. Юк, еларлык түгел иде аның хәле, Тын елгага барып, ире белән бергә сөяркәсен суга атарлык иде!..
Фания бер ботак кисәге алып учакның көлләрен туздырды. Алдагы көнне яңгыр ишеп яуды бит. Учакның көле юеш булырга тиеш иде, ә монда яңа сүндерелгән учак төсле. Ул хәтта иелеп учак көлен бармаклары белән капшап карады. Көл җылымса иде. Димәк, монда бүген дә кемдер булган, кемдер учак яккан...Бәлки әле тагын Фәннурыдыр?! Хатынның күзләре тирә-якны күзәтте, калынрак күсәк–фәлән кул арасына эләкмәсме? Учак өстенә куелган тармаклы ботакны тартып карады-алынмый, җиргә каты кадаклаганннар. Берничә метр арырак сынган имән ботагы күреп алды. Абына-сөртенә шунда атлады. Бу вакытта кул астына арыслан килеп чыкса, аны да ботарлап атарлык көч сизеп, Фания, имән күсәк белән шалаш өстенә кизәнде. Бер, ике, өч...Тал чыбыгыннан үрелгән шалашның чыбыклары шартлап сынды. Шалашны туздырып кына гаиләне хыянәттән, тузу– таркалудан саклап калып булса икән ул?!
дәвамы бар

ТӘҮБӘЛӘРЕҢ ИНДЕ СОҢАРДЫ
1 ӨЛЕШ ХИКӘЯ
Әсхия Абдуллина-Костикова.
Нурзия юл чатында, берәрсе очрап утыртып алып кайтмасмы, дип шактый озак басып торды. Ара- тирә узучы машиналарның туктаганнары дә алар авылына кайтмый икән шул. Төш вакыты якынлашып, кояш та бик нык кыздыра башлады. Юл читендә күләгә ясардай бер генә куак- агач та юк. Аптырап болай басып торганчы әллә атлый торыйммы икән дип уйласа да, үзе һаман кузгалмады. Сумкалары да авырдан. Аларны өстерәп унике чакрымны ай-һай уза алырмынмы дигән шик күңелен кимерде. Эссе һава астында озак басып торуданмы, аягындагы туфлиләре дә кыскан кебек тоелды, җитмәсә, үтереп су эчәсе килде. Су тыгарга башыма килмәгән дип үз- үзен битәрләп алды. Тәмам аптырап, юлда кирәге чыкса дип алган ал кофтасын юл читендәге тузан басып бетергән үлән өстенә җәеп салды да, арган аякларын сузып җир өстенә утырды.
Тирә- якта иксез- чиксез иген кырлары. Сизелер- сизелмәс кенә искән җилдә башаклар шавы ишетелә. Туган якны сагыну хисе шулкадәр көчле идеме, Нурзиянең күзләре ирексездән яшьләнде, күз яшьләренә тулы ирек биреп, янындагы тузанлы үләннәрне сыйпады.
-Озак, бик озак кайта алмадым шул, туган ягым. Кичер мине, юньсез кызыңны.
Шыгырдап машина туктаган тавышка башын күтәрде.
Машина йөртүче яшь егет авылдашы булып чыкты. Нурзия тиз генә сумкаларын өстерәп машина янына килде. Машина хуҗасы Альберт, сумкаларны җайлап багажникка урнаштыргач, -Кунакка кайтасыз, ахрысы? Безнең авыл кешесенә ошамагансыз, дип Нурзиягә машина салонына утырырга ярдәм итте.
-Кунаккааа … Әйе.
Нурзия башка дәшмәде. Машинаның ачык тәрәзәсеннән туган як һавасын күкрәген тутырып суларга тырышты, тирә- яктагы басуларны, урман кебек биек булып үскән юл буе полосаларын күзәтте. Җиңел машинага асфальт юлдан унике чакрымны узу нәрсә ул! Авыл башындагы зират тирәкләре куренүгә Нурзиянең йөрәге ашкынып тибә башлады, күзләрен тагын яшь пәрдәсе каплады.
-Энем, син мине шушында төшереп калдыр, яме, дип Альбертка эндәште.
-Өегезгә кадәр илтеп куярмын. Сумкаларыгыз бик авыр бит, дип Альберт ярдәм итәргә теләсә дә, Нурзия үз сузендә торды, зират каршында машинадан төшеп калды.
-Менә кайтты сезнең зимагур кызыгыз, әткәй, әнкәй. Каберләрегезне дә белмим. Зинһар, кичерегез мине, дип, сумкаларын, зират капкасы янына терәп куйды да, әкрен генә атлап каберләр арасына атлады. -Мин авылдан чыгып киткәндә зират кечкенә иде. Хәзер арт урамның бәрәңге бакчаларын узып киткән каберстан. Яңарак җирләнгәннәрнең тактадагы исемнәрен укыса да таныш исемнәр тапмады. Язмаларны укып, күбесенең үзеннән да яшьрәкләр булуына көрсенеп, зиратның эченәрәк узды. Таныш исемнәр, кайчандыр абый- апа дип йөргән авылдашларының чардуганнарына сөялеп белгән догаларын укыды. Кинәт аяк астында чыртлап коры агач ботагы сынган тавышка борылып караса, янында гына башына түбәтәй кигән түгәрәк ак сакаллы картны күреп куркып китте.
-Курыкма, кызым. Зират капкасын ябып кермәгәнсең икән, мал кермәсен дип, капканы ябарга дисәм, сумкаларын тора. Читтән кайткан кешедер, бәлкем якыннарын зыярат кылып, дога укырга кайткандыр дип уйлап килдем, кызым. Сине танымыйм. Безнең авылныкы түгел ахрысы син? Мин Ибраһим бабаң булам.
-Исәнмесез. Мин Нурзия. Шушы авылныкы.
Нурзиянең тавышы чак ишетелде.
-Һее, авылдаш, дисең инде алайса. Кем кызы дияргә дә белмим. Күзләрем начарланды, балам, операция көтәм күзләремә.
-Фатыйх кызы мин. Әнием Нәзифә исемле иде. Аларны белмисездер инде.
-Фатыйх кызыыы!? И, балакай, син дә исәнмени?! Нишләп, нишләп, әти- әниеңне оныттың, бала? Көттеләр, бик озак көттеләр бит алар сине. Әтиең көн саен авыл башына чыгып сине каршы ала иде бит.
"Фатыйх, нихәл, кордаш? Кая юл тоттың?" дисәң, кызымны, Нурзиямне каршы алырга ашыгам. Кайтам дип язган хаты килде бит, ди торган иде.- Соңгы сулышын алганда да кулында синең мәктәптә укыганда язган иншаң булды. Синең хатың дип очраган саен күрсәтә иде, бичара. Сине сагынудан, акылы җиңеләйде.
Нурзия үксүен тыя алмыйча, чит кеше чардуганына капланып сулкылдады.
-Ела, балам, ела. Йөрәгең бушанып калыр. Күз яшьләре әче, тозлы булса да, йөрәккә шифасы бар аның. Ела балам, ела. Мин бераз урап килим әле.
Бик озак елады Нурзия. Балачагын, үсмер елларын, яшьлеген, чит җирләрдә узган гомерен күз алдына китереп, әти- әнисенең бердәнбер таянычы булып та, аларны онытуын кичерә алмыйча елады.
Зиратны урап килеп янында басып торучы Ибраһим картка елаудан шешенеп беткән йөзен борып, әткәем белән әнкәемнең каберләрен белмисезме, бабай, дип сорады.
-Беләм, балакаем. Әйләндереп бу рәттән чык, икенче якта әткәң- әнкәң. Юлдан кайтканыңны күреп торсыннар дидек, кызым. Олы юл ягында кызым аларның каберләре. Бик көттеләр бит. Туганнарыгыз да шулай риза булды.
Икесенә бер итеп туганнары урнаштырган чардуган инде купшакланып, кугәрә башлаган. Мәрхүмнәрнең исем такталары да яртылаш иңеп, кыйгаешкан. Исемнәре язылган тимер пластинка чардуганга нык итеп беркетелгән булса да, хәрефләре еллар узу белән тоныкланып беткән.
Нурзия уйланып, эченнән генә әти- әнисе белән сөйләшеп бик озак басып торды.
Ибраһим карт, тамак кырып, Нурзиягә эндәште.
-Балакаем, зиратта артык озак юанырга ярамый. Әйдә, чыгыйк. Әрвахларга да бик кыен бит син монда елап торгач. Иртәгә, теләгең булса, тагын килерсең. Әйдә, балам, син кемнәргә тукталырга уйладың соң?
Нурзия, белмим, дигәндәй, җилкәсен сикертте.
-Һмм. Болай итик без. Минем карчыгым Шәмсенур апаң янына кайтыйк башта. Аның белән киңәшик әле. Ул нәрсә дияр. Сезнең икетуганнарның балалары бар инде. Алар сине белмәскә дә мөмкин. Сиңа кыен булмасын, диюем.
Нурзия, сумкаларын күтәреп, башын игән халәттә Ибраһим карт артыннан атлады. Зираттан ике- өч өй аркылы гына яшиләр икән.
"Мин яшь вакытта монда Васил абыйлар тора иде бугай"дип уйлап куйды Нурзия.
-Авыл, кызым, синең яшь чактагы түгел хәзер. Түбән очлар югары очка, урта очлар бәләкәй урамга дигәндәй, кайда буш өй бар, алып, салып, яңартыла бетерделәр. Без дә менә ахирәт йортыбызга якынлаштык. Мәчеткә йөрергә дә бик уңайлы, якын.
Иренең ишек алдыннан юкка чыгуына аптырап Шәмсенур да инде капка төбендә эскәмиядә көтеп утыра иде. Каш өстенә кулың куеп, бик четерекләп карап торса да Ибраһим артыннан атлаучы кулына ике авыр сумка кутәргән хатынны тәки таный алмады.
-Карчык, самавырыңны гөжләт. Кунак алып кайтам әле.
-Самавырым әллә кайчаннан бирле кайнап утыра. Сине югалтып аптырап каян эзләргә белми утыра идем әле. Шәмсенур бик нык текәлеп, тагын кунакка карады.
-Юк, танымыйм. Бетте инде күзләр. Яшьләрне бит танып була торган түгел. Кызым нихәл, дип икекуллап курешергә Нурзиягә кулын сузды.
-Исәнмесез, Шәмсенур апа. Мин Нәзифә кызы Нурзия булам. Исегезгә төшәр микән?
-Нурзия?! Әнекәем, син исәнмени? Сине бит ни…. Ибраһим, нәрсә туктап калдыгыз? Әйдәле, балакаем, әйдә. Өйгә узыйк. Урамның колаклары бик озын аның. Өйдә сөйләшербез.
ДӘВАМЫ БАР.

Яшьлегемдә өзелеп сөйгән
Ярым булдың дисеңме?!
Юлларыбыз аерылуның
Сәбәбен эзлисеңме?!
...Гомер юлыбызда тулы
Югалтулар, табышлар...
Безне язмыш аермады,
Аерды тик ялгышлар...
Һаман яратам, дисеңме,
Айларга карый-карый...
Чын сөю утында янган
Үз хәлен үзе аңлый...
Әйтерсең без Сак белән Сок -
Икебез ике якта...
Бертөрле утларда яндык,
Кавыша алмасак та...
Беренче мәхәббәт үлми,
Гомер буе озата...
Сиңа булган хисләр генә
Бикләнә шул йозакка...
Мин һаман аклыны киям,
Син дә аклы киясең...
Яшьлек ярым, син кайда,- дип
Болытлардан эзлә син...
Әллә нигә була алмадым
Сандугачың, былбылың...
Ә шулай да сөендерә
Бу дөньяда булуың...
Әллә кайлардан эзләмә:
Мин – елның дүрт фасылы;
Һәр фасылның үз бизәге,
Гашыйкның - үз акылы...
Төшләремдә төбәләсең
Күземә үзәк өзеп...
Йөрәк сизгер, һич картаймый
Унсигез яшьтә кебек...
Тәүге яр ул искә төшә
Йөрәкне телеп-телеп...
Гомер буе чыңлап бара
Көмеш кыңгырау кебек...
Гөлнур Мөхәммәтханова
Ярым булдың дисеңме?!
Юлларыбыз аерылуның
Сәбәбен эзлисеңме?!
...Гомер юлыбызда тулы
Югалтулар, табышлар...
Безне язмыш аермады,
Аерды тик ялгышлар...
Һаман яратам, дисеңме,
Айларга карый-карый...
Чын сөю утында янган
Үз хәлен үзе аңлый...
Әйтерсең без Сак белән Сок -
Икебез ике якта...
Бертөрле утларда яндык,
Кавыша алмасак та...
Беренче мәхәббәт үлми,
Гомер буе озата...
Сиңа булган хисләр генә
Бикләнә шул йозакка...
Мин һаман аклыны киям,
Син дә аклы киясең...
Яшьлек ярым, син кайда,- дип
Болытлардан эзлә син...
Әллә нигә була алмадым
Сандугачың, былбылың...
Ә шулай да сөендерә
Бу дөньяда булуың...
Әллә кайлардан эзләмә:
Мин – елның дүрт фасылы;
Һәр фасылның үз бизәге,
Гашыйкның - үз акылы...
Төшләремдә төбәләсең
Күземә үзәк өзеп...
Йөрәк сизгер, һич картаймый
Унсигез яшьтә кебек...
Тәүге яр ул искә төшә
Йөрәкне телеп-телеп...
Гомер буе чыңлап бара
Көмеш кыңгырау кебек...
Гөлнур Мөхәммәтханова
Сердәш дусларыбызга - сөйкемле, таланлы җырчыбыз Илнат Фархуллинның матур җырлары... Әфәрин, ИЛНАТ!