Статистика ВК сообщества "Подслушано | Татарлар"

0+
Рәхим итегез, дуслар! Узегезнең язмаларыгызны тәгъдим итә аласыз ("предложить новость" кнопкасы аша).

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Әниләрнең күңелен рәнҗетмәгез.

Әниләрнең күңелен рәнҗетмәгез,
Рәнҗетергә сәбәп тапмагыз.
Әниләр бит алар бик кадерле,
Күз карасы кебек саклагыз.

Газиз әниләрне яратыгыз
"Әнием" диеп җан атыгыз,
Ялгызлык утына салмагыз
Яннарына ешрак кайтыгыз.

Әниләр дә мәнгелек түгел,
Бергә чаклар бер вакыт кына.
Картайгач газиз әниләрне
Тапшырмагыз картлар йортына.

Елатмагыз газиз әниләрне
Ана каргышыннан куркыгыз.
Әниләрнең хәер фатихасын алып,
Соңгы юлга үзегез озатыгыз.

Әлфия Кәримова. (2021 ел.)

3 1 ER 0.6987
Бу рецепны язмыйча булдыра алмыйм .Анын тэмлелеге .
Ясавы да жайлы гына .Эре кыярлар да ярый.

3-4 кг кыярны телемлэп турыйсыз, шуна 500 гр томат пастасы( мин купме бар шуны салдым , 400 тирэлэре иде) ,1 стакан песок ,1 стакан под май , 2 аш кашыгы тоз ,2 баш сарымсакны турарга вак итеп ,но теркадан чыгарсан эйбэтрэк ,1 чэй калагы тоелгэн кара борыч .ШУШЫЛАРНЫ САЛАСЫН ДА БОЛГАТАСЫН ,3 СЭГЭТЬ ТОРА .АРА ТИРЭ БОЛГАТЫП АЛАСЫН .
Аннары 15 минутлап кайнатасын ,180 мл уксус саласын ,стерильлэнгэн банкаларга тутырасын .

*********
3-4 кг огурцов нарезать, добавляем 400-500гр. томат.пасты, 1ст.песка, 1ст. подс.масла, 2ст.л. соли, 2 головки чеснока мелко нарезанные (можно чз терку), 1ч.л. молотого перца. Все перемешать. Оставить на 3 часа, Временами перемешивать. Затем 15 минуть варить, добавить 180мл уксуса. Разложить по стерилизованным банкам.

72 2 ER 1.5009
Кызлар, кайсыгыз кышка салатлар, тәм-томнар әзерли? Сезнең өчен кышка рассольник.

Рецепт:
Перловканы пешерәм, салкын су белән юып сыркытам. Шул арада яшелчәне тапап куям да, тозын, маен, шикәрен салып, су өстәп, утка куям.
Яшелчәләр әзер булгач, аш серкәсе, арпа ярмасын салып, берничә минут кайнатам да, стериль банкаларга салып, тимер капкачлар белән ябып куям. Юрган астында суынганчы тора.
Перловка (арпа ярмасы) 250 гр.
Кыяр -1кг
Кишер-0,5 кг
Суган-0.5кг
Помидор-0.75 кг
Тоз-2аш кашыгы
Шикәр-1аш кашыгы
Үсемлек мае -60гр.
Су-250мл. (1стакан)
Аш серкәсе-60гр
(Кишерне Корея угычыннан чыгардым).

Кыш көне шулпага бәрәңге өстәргә генә кала.
Тәмле булсын!

34 0 ER 0.8768
Охшаганын сайлап ал.

“ИҢ ГАДИ” КЫЯР ТОЗЛАУ ЫСУЛЫ.

3 литрлы банкага:

- 2 аш кашыгы тоз

- 1 аш кашыгы шикәр комы

- 2 аш кашыгы уксус

- укроп, сарымсак, канәфер (гвоздика), кара борыч, керән, дәфнә (лавр) һәм карлыган яфрагы барсын бергә стерильләштерелгән банкаларга тутырасы. Аннан суны 2 тапкыр кайнатып саласы һәм банканы каплыйсы.

ТАНЫЛГАН АШ-СУ БЛОГЕРЫ МӘРЬЯМ МИҢНЕГУЛОВА КЫЯР ТОЗЛАУ РЕЦЕПТЫ.

Иң беренче булып банкаларны парландырабыз, кыярларны юабыз һәм аларны бераз салкын суда тотабыз. Банкаларга укроп, карлыган яфрагы, чия яфрагы, сарымсак һәм кыяр тутырабыз. Өстенә кайнаган су салабыз һәм аны 15 минут тотабыз. Аннан бу суны түгәбез.

Рассолын аерым ясыйбыз. Ике литр суга ярты стакан шикәр комы, ярты стакан 9 процентлы уксус, ике аш калагы ярым тоз салып кайнатып чыгарабыз да банкага салабыз. Тәмләткечләрне үзегезгә карап салыгыз, кибет тәмләткече дә ярый.

АЗ ТОЗЛЫ КЫЯР (МАЛОСОЛЬНЫЕ) ТОЗЛАУ РЕЦЕПТЫ.

3 литрлы банкага:

- 1,5 литр су

- 2 аш кашыгы тоз

- 3 аш кашыгы шикәр комы

Кыярларны юып, 3 сәгать суын алыштыра-алыштыра суда тотабыз. Юып банкаларга салабыз. Банка төбенә бер укроп, керән яфрагы, 5 кара карлыган яфрагы, 4 баш сарымсак, 10 исле кара борыч, 4 канәфер, корица салабыз. Банкага кыярларны вертикаль рәвештә урнаштырабыз, кайнар рассолны салып 3 минут тотабыз.

Рассолны агызып шул суны кайнатып кире салабыз, соңгысын салганда 1 аш кашыгы уксус салабыз. Тимер капкач белән ябабыз.

КЕТЕРДӘП ТОРА ТОРГАН (ХРУСТЯЩИЕ) КЫЯР ТОЗЛАУ РЕЦЕПТЫ.

3 литрлы банкага:

- 1 кишер

- 2 башлы суган

- 1 баш сарымсак

- берәр керән, кара карлыган, чия, дәфнә яфрагы, бер укроп, исле кара борыч, аш серкәсе алына.

Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә дүрткә бүленгән кишер һәм алда санап үтелгән тәмләткечләр салабыз. Алар өстенә кыяр тезәбез, кайнап чыккан су салып 15 минут тотабыз. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы тоз, 10 бал кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салабыз. Тәмләткечләр салынган суны кабат кайнатып чыгарып кыярлы банкаларга салып тимер капкач белән ябып куябыз.

КИШЕР САБАГЫ БЕЛӘН ТОЗЛАГАН КЫЯР

Маринад өчен:

- 7 аш кашыгы шикәр комы

- 2 аш кашыгы тоз

- 1 аш кашыгы уксус

Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбен күмгәнче кишер сабагы салабыз. Аннан баш-башлары киселгән кыярлар тутырабыз. Өстенә кайнап чыккан суны агызабыз да 30 минут тотабыз. Яңадан шул суны кәстрүлгә маринад ясар өчен бушатабыз. Ә банкага кайнап чыккан чиста су салып 10 минут тотабыз да, аннары түгәбез.

25 0 ER 0.6552
Кышка борщ ясау ысулы.

Кирәк булачак:
1 кило чөгендер,
3 кило кәбестә,
2 кило кызыл помидор,
1 кило кишер,
1 кило суган,
бераз петрушка,
200 грамм көнбагыш мае,
2 аш кашыгы тоз,
1 аш кашыгы шикәр комы,
2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Чөгендерне озынча итеп юка гына, суганны – ярым боҗралап, помидорны – зуррак өлешләргә, петрушканы ваклап турыйбыз.
Тирән эчле табага май салып, суганны бераз кыздырып алабыз. Кишер өстәп, тагын бераз кыздырабыз. Аннан калган барлык ингредиентларны салып, яшелчәнең үз суында берәр сәгать чамасы пешерәбез (чөгендерне кабып карагыз – пешкән булса, борщ әзер дигән сүз). Сүндерер алдыннан аш серкәсе өстибез. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз. Кыш көне борщ пешерү өчен тәмле катнашма әзер!

21 0 ER 0.4765
ЧӘЧЕҢ КҮПЛӘП КОЕЛАМЫ, ЧЫГУ ЮЛЫ БАР...

Фармаси компаниясендә иң зур спрослы әйбер ул - сарымсаклы шампунь ☝️

Чәч коелудан булышучы шампунь бит ул! Чәч коелу белән ничаклы кеше интегә микән??
Әгәр дә син дә шулар рәтендә икән, бу пост һәм шампунь нәкъ синең өчен!

Бу шампуньнең бик күп яхшы үзенчәлекләре бар❗

✔️Farmasi компаниясе җитештергән сарымсаклы шампунь натураль составка ия

✔️составында буяулар, парабен һәм силиконнар юк

✔️Сарымсак исе килми

✔️Шампунь чәчне ныгыта, аның белән юганнан соң чәч тизрәк үсә башлый

✔️ Баш тиресендәге кан йөрешен яхшырта

✔️Чәчләрне ныгыта, коелуны киметә, яңа чәчләр барлыкка китерә, ягъни "луковица" ларны уята

✔️Май бизләре эшчәнлеген яхшырта, шунлыктан майлы чәчләргә дә килешә

✔️Антибактериаль үзлеккә ия булганлыктан кавыкта котылырга ярдәм итә һәм кавыклаудан саклый

Төркиядә эшләнгән 🇨🇳

А наличии бар шулай ук заказ бн кайтартырга була.

Кемнәргә кирәк ➕ лар куегыз, директка языгыз!

БУ АТНАДА ГЫНА АКЦИЯ БАРА 400 СУМ😱500 мл

6 11 ER 0.3599
НӘРСӘ СОҢ УЛ БӘХЕТ?
Бәхет дибез, нәрсә соң ул бәхет?
Кем өчендер бәхет - саулыктыр.
Сыкранмыйча иртән күзең ачу,
Әйтеп бетергесез шатлыктыр.
Кем өчендер бәхет- якты көнне
Үз күзләрең белән күрүдә.
Ни җитә соң җир өстенә басып,
Үз аягың белән йөрүгә.
Кем өчендер бәхет- ана назы,
Тоя алу әни җылысын.
Югалткачтын газиз шул кешеңне
Җаның әрнеп, сыкрап елыйсың.
Кем өчендер бәхет- гаиләң булу,
Ялгызлык бит үтә бәгыръгә.
Насыйп ярың янәшәңдә икән,
Хөрмәтлә син аны, кадерлә.
Кем өчендер бәхет- туйганчы бер
Җылы ризык авыз итүе.
Ай-хай авыр йортсыз-җирсез калып,
Сукбайлыкта гомер итүе.
Бәхет дибез, нәрсә соң ул бәхет,
Кем өчендер бала сөюдә.
Ана булу дигән- олы бәхет,
Бирелми лә бөтен кешегә.
Җаның тыныч булу- бәхет диләр,
Тынгы тапмый кайчак күңелең.
Бер мәгънәсез яшәү рәвешенә
Әйләнә дә куя гомерең.
Нәрсә соң ул бәхет, дияр берәү,
Мин бәхетсез, дияр, зар елап.
Син бәхетсез түгел, яле кара
Бик тирәннән, төптән бер уйлап?

Без бәхетле икән, чын-чынлап!!!
Гөлара Шәрипова

3 0 ER 0.1747
🟧ВАК БӘЛЕШ

Камыр өчен кирәк булачак:
📝1 йомырка;
📝200 мл җылы сөт;
📝1 аш кашыгы коры чүпрә;
📝1 аш кашыгы шикәр комы;
📝100 г эретелгән атланмай;
📝1 чәй кашыгы тоз;
📝 он

Эчлек өчен:
📝 500г фарш,
📝 Бәрәңге
📝 1-2 суган
📝 тоз, борыч.

Эш барышы:
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим.
Мин камырны кабартмадым, әзер булуга пешергә керештем. Кисәкләргә бүлдем. Җәеп, уртасына эчлекне куярга. 1 см тирәсе тишек калдырып, кырыен бөрдем. Майлы табага тезәбез, кырыйларын әзрәк майлап җибәрдем. Алдан җылытылган мичкә, 45 минутка пешәргә куябыз. Пешеп чыгар алдыннан шулпа өстәп чыгасы.
Тәмле булсын😋

7 0 ER 0.1653
Ни әйтерсең Ходайга?

Авылыбызда яши безнең
Сәйфи дигән бер абзый,
Гадәте бик тә начар аның,
Урлашмыйча торалмый.

Төнгә кергәч Сәйфи абзый
Колхоз малын өенә ташый.
Корсагы да җиргә тигән
Харам мал ашый-ашый.

Харам мал килешә үзенә
Ходайдан да куркып тормый,
Гөнаһасын кая куярмын дип
Һич кенә дә уйламый.

Җитәр инде, Сәйфи абзый
Күп урлаштың бу дөньяда,
Үлеп җир астына кергәч
Ни әйтерсең Ходайга?

Әлфия Кәримова. (2021 ел.)

0 0 ER 0.0749
Нигә кирәк сугыш? Акча түгеп,
Күкерәк киреп кенә мактанган,
Дөнья буйлап атлый хәзер вирус,
Ерткыч уйлап табып сакланган,
Ачып бүген тәмуг ишекләрен,
Чыгардылар аны иреккә.
Имеш, кеше саны артып киткән,
Калдырырга кирәк чиреккә.
Кешелеклек, чит, ул алар өчен,
Коллар бары кирәк аларга.
Шәүлә кебек караңгыга качып
Өйрәнгәннәр кеше таларга.
Бүген хуҗа алар, Җир өстендә,
Бүген алар бөек күренә...
Өрәк сыман төндә яшәгәннәр,
Йөз күрсәтеп Ерткыч үрелә!
Бәлки кеше,яшәгәнгә онытып,
Аллах салган җанга намусын,
Хәзер җәза итеп күкләр сала,
Ачып ерткыч өчен капусын..
Кил аңыңа кеше!Кайтар җанга,
Кешелеккә биргән сафлыгың.
Күрәсең ич бүген Шайтан көчен,
Нинди калды бүген шатлыгың?
Качсын кереп кабат төннәренә,
Синең яктылыктан өрәкләр.
Җир котылсын өчен бу Ерткычтан,
Горур! Саф! кешеләр кирәкләр!!!
Уянырмы, кабат бу Кешелек,
Кол булырга кеше теләрме..
Синең кулда киләчәгең Адәм,
Әллә кеше булу, үләрме...

Рамзис Мишәр.

0 0 ER 0.0589