Статистика ВК сообщества "Аллаhы Тәгаләне беренче Урынга куйсан,...."

0+
Яшэу яме.

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Күзеңдәге бәхет чаткылары
Яшәү яме бирсен һәркемгә!
Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын,
Изге дога йөртсен гомергә !Әәмиин.

734 32 ER 15.3060
БҮГЕН ӘРВХЛАРГА ДОГА КЫЛА ТОРГАН КӨН.
ӘРВАХЛАРЫБЫЗ РУХЫНА ДОГА КЫЛЫРГА ОНЫТМЫЙК!🤲🤲🤲

270 33 ER 11.3475
2022ЕЛНЫҢ РАМАЗАН АЕНА СӘХӘР ҺӘМ ИФТАР ВАКЫТЛАРЫ(КАЗАН)

345 13 ER 7.2172
РАББИ ЗИДЕННИ ГЫЙЛЬМӘӘ.ДОГАЛАРЫБЫЗ КАБУЛ БУЛСЫН.🤲🤲🤲

46 16 ER 4.5413
БҮГЕН ,1АПРЕЛЬ КОННЕ БЕРЕНЧЕ ТӘРАВИХ НАМАЗЫ УКЫЛАЧАК.🤲🤲🤲

33 9 ER 2.2871
БҮГЕН АТНАКИЧ ӘРВАХЛАРГА ДОГА КЫЛА ТОРГАН КӨН.УКЫГАН ДОГАЛЫРЫБЫЗ КАБУЛ БУЛСЫН.

67 16 ER 3.6925
БҮГЕН АТНАКИЧ!
ӘРВАХЛАР-МӘРХУМ БУЛГАН ЯКЫННАРЫБЫЗ, ТУГАННАРЫБЫЗ БЕЗДӘН ДОГА КӨТӘЛӘР.

44 3 ER 3.2880
КӘДЕРЛЕ ДУСЛАРЫМ! БҮГЕН РАМАЗАН АЕНЫҢ БЕРЕНЧЕ КӨНЕ.
ТОТКАН УРАЗАЛАРЫБЫЗ КАБУЛ БУЛСЫН.🤲🤲🤲

27 19 ER 1.4313
2 нче февраль, чәршәмбе. Рәҗәб аеның беренче көне. 3нче ай тәүлеге..
Әгузе биЛЛәәһир минәш-шайтааниир-раҗииим.
БисмиЛләаһи рабил -гааләмииин.
Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә галәа әәлиһи үә әсхабиһи әҗмагыйн.🤲🤲🤲

31 10 ER 1.9592
...Бәхеткә юл кайдан?
Зифа Кадырова
18 бүлек
– Исәнме, кызым, син дә кайттыңмы? – Рамис акрын гына кызы янына килеп утырды. – Син Рөстәм янына кереп исәнләшмәдең дә, аны күргәнең дә юк бит әле.
– Әти, күрәсем дә килми, аның аркасында без хәзер тагын менә бу тормышка кайттык. Ә минем бу эт оясында яшисем килми, килми, ишетәсеңме?! – диде җенләнеп.
— Алай ярамый, аны без карамый кем карасын. Әбиең дә больницада, озакламый аны да алып кайтырга кирәк. Миңа эшкә йөрергә, акча эшләргә кирәк, абыеңны сиңа карарга туры килер, диде авыр сулап.
– Син нәрсә, әти, миңамы? – диде күзен түгәрәкләндереп.–Әнине эзләргә кирәк, полициягә барырга, гариза язарга... Эзләсеннәр, эшләре шул.
– Ә ул табылмаса? Абыеңны ике сәгать саен әйләндереп тормасак, асты тишелеп, чери башлаячак. Син дә ярдәм итмәсәң, миңа кем ярдәм итсен? Кем безне туйдырсын? – диде әтисе кызына өметле күзләрен күтәреп. Кызы абыйсы яткан олы бүлмәгә чыкты. Бер хәрәкәтсез яткан абыйсы янына килеп басты. Ул аны бу чаклы ук дип уйламаган иде.
– Әллә утырып ашый да алмыймы? — диде аптырап.
— Юк, — диде әтисе тонык кына тавыш белән.
Кызы кайткач, Рамис тә эшенә чыкты, тик бер атнадан кызы да юк булды. Укуга да йөрми, өйдә дә тормый, кая булыр, дип, Рамис бик аптырады. Беркөнне әнисенең фатирын тикшереп чыгыйм дип керсә, кызы бер егет белән йоклап ята. Бу көтелмәгән хәлдән Рамис телсез калды. Бу чаклы оятсызлыкны кызыннан көтмәгән иде. Кызы берни булмагандай торып утырды, ә егет кеше юрганы белән капланды.
– Моны ничек аңларга инде? – диде ят кеше алдын кызып китүдән куркып.
— Мин кияүгә чыктым, хәзер минем үз тормышым, диде кызы.
– Бәлки башта миннән сорарга кирәк булгандыр?
– Синең, әти, барыбер мине кияүгә бирерлек рәтен юк, шулай булгач, без үзебез генә хәл итәрбез.
– Мин әлегә кияүнең авызыннан бер сүз дә ишетмәдем, – диде әтисе ачуыннан калтырый башлавын тоеп.
Eгeт куркып башын гына селкеде. Ахрысы, ул моны көтмәгән иде, курку катыш аптыравы йөзенә үк чыккан.
Рамиснең алдында әйтерсен Нелли иде, шул ук оятсыз карашлар... Рамис акрын гына борылды да чыгып китте. Ишек алдына чыгып басты да аптырашта калды Бу ничек була соң инде? Бу аның кызымы соң? Ник ул шулчаклы мәрхәмәтсез? Юк, бу болай булырга тиеш түгел. Рамис кире атылып өйгә килеп керде.
– Тәк, кызым, кияүгә чыктым дисең инде алайса. Кияүгә чыккан кеше кияү өендә тора. Барыгыз, җыеныгыз да кияү өенә китегез. Монда бүген әбиеңне алып кайтам. Мин биш минут көтәм, чыгып китмисез икән икегезне дә өйдән болгап атам.
Eгет тиз-тиз киенә башлады, Рамис аш бүлмәсендә көтеп торды. Кияү буласы кеше тиз генә чыгып китмәкче иде дә, Рамис эләктереп алды.
— Тукта, хатыныңны оныттың бит, калдырма, ярамый! Аларның икесен бергә өйдән чыгарып җибәрде дә ишекне бикләп алды. Көченнән килгәнчә тыныч булырга тырышты. Аның әтисе шулай сөйләшә иде кеше белән. Тик ул әтисе түгел шул. Рамиснең гарьләнүдән күзенә яшь тулды: йә Ходаем, ник болай җәзалыйсың, нинди гөнаһларым өчен?..
Рамиснең елыйсылары алда иде шул әле. Аны тагын полициягә чакырттылар. Малаеның эшен алып барган следователь, каршысына утыртып, аның малаен кыйнаган егетләрне тотулары һәм озакламый суд буласы турында аңлатты. Тик нәрсәнедер әйтеп бетермәде...

Кыш уртасында судка повестка килде. Рамис инде эшли алмый иде, чөнки Рөстәмне карар кеше юк. Караучы да эзләп карады, килеп күрәләр дә, мондый кешене ничек карарга кирәк, көч җитми, дип китеп баралар.
— Бүген суд була, барып тыңлап кайтыйм, тегеләргә күпме бирерләр? – диде иртән улын ашатканда.
— Юк, барма, синсез дә бирерләр, — дип кычкырып җибәрде малае. Әтисе аптырашта калды.
– Ничек инде барма, барам, сине шундый гарип итеп калдырганнары өчен әллә гафу итәр дип уйлыйсыңмы? Әле өстәп тә сорыйм.
– Әти, барма, — дип елады Рөстәм әтисе чыгып киткәч тә. Рөстәм кыйналып аяксыз-кулсыз калды, хәрәкәтсез яткан бер кисәү агачына әйләнде. Ә менә баш белән йөрәк урынында, үткән тормыш та исендә. Әтисенең ниләр ишетеп кайтасын аңлаганга күрә җибәрәсе килмәде. Әтисе нинди хисләр, нинди караш белән кайтыр? Рөстәмдә хурлану да, кылганнары өчен гарьләнү дә барысын бергә җанын талады. Үзе рәнҗеткәнне яхшы аңлый, а менә башка ир-атның аның анасын мыскыл итүе ул башка нәрсә икән. Әгәр дә бу хәлдә калмаса, белер иде ул да аларның анасы белән нишләргә. Аналарына тимәсә дә үзләреннән үч алмыйча калмас иде. Ходай ник менә аны гына шул хәлгә калдырды соң, ух, ичмасам, куллары гына булса да йөрми бит. Рөстәм җаны өзгәләнеп кымшанырга маташты, сикереп торырдай булды. Ничек кенә эчтән өзгәләнмәсен, гәүдә кымшанмады. Рөстәм үзенең
көчсезлегеннән өйне яңгыратып кычкырып җибәрде.
– Әни, әни, син каргадыңмы, син кайда?! Ух, ничек яшим, ник үлмәдем, әни?!
.Әтисе юкта эчен бушатып калыйм дигәндәй, жан ачысы белән такылдап елады, кычкырды. Буш фатирда яшь егетнең кычкырганын күршеләр дә ишетеп, тынсыз калып тыңладылар.
Әтисе ниләр ишетәсен күзалдына да китермәде. Ә ишеткәннәр аны чыгырыннан чыгарды. Аның хатынын кыйнаганнар, көчләгәннәр, һәм моның барысы да үз баласы катнашында. Ул төнне нәрсә булганын яшь егет сөйләп бирде, аның гаебен тотып асарлык дип тапмадылар. Чөнки ул йоклап калган, ә уянганда, Дилә чыгып киткән булган. Ул улына да сукмаган, улы үзе суккан. Рамиснең калганын тыңлап бетерергә хәле калмады, торып чыгып китте. Урамдагы эскәмиягә чыгып утырды да аптырашта калды. Йә Ходай, нинди тормыш бу? Ул үз гомерендә беренче тапкыр хатынын жәлләде һәм шул чакта никтер ачуы да кайнады. Ишек алдындагы эскәмиядә башын асылындырып утырган Рамис янына участковый килеп утырды. Ул да бераз тын гына утырды, тәмәкесен бик каты суырды, суырып бетергәч, еракка чирттереп җибәрде дә телгә килде.
— Бу шулай бетәргә тиеш иде. Хатының күпме тапкыр ялынып -ялварып, япкан җирдән алып чыкты, әтисе белсә, аны да, мине дә үтерә, дия иде. Сезнең белән сөйләшергә теләп күпме көттем, тик сез кайтып күренмәдегез. Сез бит аның үсмер чагында – әтиләрнең иң кирәк чагында ташлап чыгып киттегез. Шул чакта улыгыз эчә башлады да инде. Хатыныгыз бик тырыш кеше. Сез монда күчеп килгәндә мин инде бу комплекста яши идем. Шул чактан ук беләм бит мин сезнең гаиләне. Ананы кимсетергә сез юл куйдыгыз, малайлар ата артыннан кабатлыйлар. Дилә ханым йомшак кеше, аның аңа көче җитмәде. Мин аңлыйм, үз баласы өстеннән кемгә барып гариза язсын да кемгә барып сыенсын. Бу хурлыкны кешегә сөйли торган түгел. Балаң җәберләгәне генә җитмәгән, ниндидер маңка малайлар мыскыл итеп, иссез ананы пычратып ятсын... Ул әнә шул хурлыктан чыгып качкан. Тик менә кайда булыр? Кышкы салкын беркемне дә аямый. Мондый хәлдән соң син дә чыгып качар идең.
Рамис берсузсез генә тыңлады, тик аның үзен гаепле саныйсы килмәде, үз-үзен яклыйсы итте.
– Ә яратмасаң, ярата алмасаң, ничек яшәргә? Мин болай да түзә алганчы түздем, гомер буе сөймәгән хатын белән яшәүнең ни икәнен беләсезме сез? Яшьлек хатасы, аңлыйсызмы? – Рамис урыныннан торып, арлы-бирле йөренде.
— Аңлыйм, тик бер сорауга җавап бир. Сиңа тагын берәрсе бала табып бирдеме соң? Хата бер генә була, ә син ике бала ясагансың. Хәзер яраткан кешең ярдәм итәме сиңа? Мәхәббәт менә шунда сынала. Алайса, ярату, мәхәббәт диләр дә койрыкларын текә чәнчеп, бәхет эзләп чыгып китәләр. Яшь чакта төзәтергә идең, хәзерге яшьтә түгел. Беләсеңме, синең хатаң нидә? – Үзеңә балалар табып биргән хатынны хөрмәт итмәвендә. Үзең дә хөрмәт итмәгәнсең, балаларыңа да өйрәтмәгәнсең. Бала бит ул әйткәннән генә түгел, күргәннән тизрәк ота, үзең ни кыландың – балаң шуны кабатлады. Яратмасаң да, хөрмәтләп, кеше итеп карасаң, бәлки ул да матур хатын булыр иде. Урам себергән хатыннан үзең дә, улың да хурланды, шулаймы? – Участковый кабат тәмәке кабызды, тагын йотлыгып каты итеп суырды. Рамис башын күтәреп карап алды. Чәченә инде чал кергән, юкса, аннан яшьрәктер дә. Янак сеякләре уйнаклый, карашы кайдадыр еракка төбәлгән, үзе комсызланып тәмәкесен суыра.
– Нәрсә, бөтен нәрсәдә мине гаепле саныйсызмы хәзер?
– Саныйм, күпме балалар харап була ата-ананың вакытында аңлаша алмавы аркасында. Урам тулы шакал.
– Мин аңа андый булырга кушмадым...
– Кушмадың, тик ул шул юлга басканда янында да булмадың. Бер участковыйга, мәктәпкә ташлап качасыз балаларыгызны.
Участковый тәмәкесен читкә ыргытты да күтәрмәгә таба атлады. Тәнәфес бетте дигәнне аңлатып, кыңгырау шалтырады. Рамис кабат суд залына кереп тормады, өйгә кайтырга булды. Аның тагын суд залына кереп тыңларга көче житмәде. Ул үзен кeчeрәeп калгандай хис итте. Кая китте аның горурлыгы, тәкәбберлеге? – Бар нәрсәдә аны гаеплиләр. Кабат yйлары белән суд залына әйләнеп кайтты, теге егетнең сүзләре исенә төшкәч, тагын каны кайнап, калтыранып куйды. Чынлап та, аның хатыны бит ул, ни хаклары бар иде аны мыскылларга? Кем уйлар үз балаң шул юлга басар дип... Рамис ачудан шартлар хәлгә җитеп кайтып керде. Рөстәм яткан бүлмәгә кереп, улының йөзенә текәлде. Исән чагы булса, җилтерәтеп торгызыр да яңаклар, бәргәләр идe, а монда утын агачыдай яткан кеше белән нишлисең, ни әйтәсең. Иреннәре кысылган әтисенә карау белән улы да аңлады бугай. Рамис улына карап:
– Син, син гаепле барысына, диде. Башка әйтер сүз тапмыйча, икенче бүлмәгә чыгып китте, Улын күрәсе дә, ишетәсе дә килмәде. Өстен дә салмыйча урынга ауды да күзләрен түшәмгә текәде. Уйлар берсен-берсе этешеп, башта чуалдылар. Бу тормыш шундый шыксыз һәм тессезгә әйләнде ки, очы-кырые күренмәде. Рамис уйланып ятып, йокыга киткәнен сизми дә калды, әле һаман уйланып яткан кебек иде. Янына әтисе килет басты. «Әй улым, нишләдең син? Син бит нәсел агачын корыттың, әйе-әйе, корыттың, безнең нәселне дәвам итүче синең улың иде, син шуны саклап кала алмадың. Мин сине шуңа өйрәттемме? Эх, улым, мин корганны бетердең, үзең берни дә җыя алмадың. Ялгыз каласың, балам. Киленне эзлә, киленне. Анаңны рәнжетмә".
– Кайдан эзлим соң, әти? – Рамис күзен ачып җибәрде дә торып утырды, тирә - ягына каранды, беркем юк иде. – Әти, дип куйды тагын бер кат. Өйдә караңгы төшә башлаган. Төш кенә икәнне аңлагач, Рамиснең күзеннән яшь бəреп чыкты. Нишлим соң, әти, мин болай да ялгыз калдым бит. Иллегә таба китсә дә, але әти кирәк икән. Эх, ул исән булсамы... Әни нихәлдә икән, аның белән нишләргә?.. Теге вакыт кызы әтисенә өстенлек биреп, аның белән чыгып киткәч, шатлыгы эченә сыймады. Юньсез әни белән аның да яшисе килми, дип уйлады. Әйе, барысы үзенә кирә әйләнеп кайтты. Кызына әни дә, әти дә кирәкми икән. Аның Нелли кебек яшисе килә. Тик аның өчен дә эшләргә кирәк икәнне белми. Мәхәббәт менә кайда сынала. Диләне берсе дә җəллəмəде, ул үзе дә, балалары да. Ул берсенә дә тиң түгел. Ярый әле алар берсе дә аңа охшамаганнар дип, эчтән генә сөенделәр, ә үзләре шуның шәүләсендә җылынып яшәгәннәр булып чыкты. Бу йортта ул булганда гына өй дә, ризык та, җылы да, тормыш та булган икән.

Ул менә зур да, чибәр дә көчле дә, ә бернәрсә эшли алмый. Ул үз-үзен һәрвакыт буй җитмәс ир асылына санап яшәде, мондый ир асылы Дилә өчен түгел иде шул... Ә бәлки Дилә аны шундый биеклеккә күтәргәндер? Дилә аны Алла белән бер күрде, ә ул ни теләсә — шуны эшләде, ничек теләсә - шулай яшәде. Чөнки тыл нык, кайчан кайтып керсә дә, алдында биеп торган колы бар. Менә хәзер үзе кол хәленә калды. Ни кол, ни Алла булып яшәп булмый. Ә ничек яшәргә соң?



Җылыга сусаган җир өстен кояш тырышып - тырышып җылытырга тотынды, яшел үләнннәр дә иркәләнеп башын калкытты. Кышкы салкында җир асты җылытса да, күңел яз җиткәнне тоеп, өскә, якты кояш нурына омтылды.
– Нәрсә, китәбезме? – диде Серый.
Дилә:
– Китәбез, – диде. Кайда, димәде. Ул аның «Мин киттем» диюеннән курыкты. Әгәр ул аны ташлап китеп барса, кая барасын да белмәде, шул ук вакытта инде монда, караңгы җир астында ялгыз да каласы килмәде.
–Нәрсәләрне алыйк? — диде шатланып.
— Бернәрсә дә алма, чүп-чар кайда да бетмәгән.
Беренче ике көнне шәһәр буйлап шешә, сыра калайлары җыйдылар, аларны илтеп тапшырдылар да акчасын бөкләп тыктылар. Кыш чыккан өс киемнәрен салып ташларга ашыкмадылар, бер ышыграк урын табып, шул киемнәренә төренеп йокладылар. Иртән кешеләр торганчы, алар шәһәр ишек алды чүплекләрен актарып чистарттылар. Дилә көн буе җыйган, шешә сатып эшләгән акчаларын пычрак куллары белән санады да уйга калды. Кара инде, җирдә күпме акча аунап ята! Эшкә йөрми дә акча эшләргә була икән бит. Ике көнгә хайран гына ипи-тозлык акча җыеп санадылар да кибеткә кереп, акчалары беткәнче ризык җыйдылар. Шуларны олы сумкага тутыргач, Серый шәһәр читенә юл алды, Дилә берсүзсез аңа иярде. Юллык акчалары булса да, автобуска утырмадылар. Акрын гына каядыр атлауларында булдылар. Көнозын диярлек атладылар да атладылар. Дилә үзләренең бакча ягына атлаганнарын чамалап алды. Бераз курка да калды: берәрсе танып калмасын тагын, Әйтергәме, юкмы? «Ярый, барыйк, аннан күз күрер», дип, эчтән генә ризалашты. Чөнки көн буе җәяү йөрү арыткан иде. Бу биләмәләр күптән ташландык булып яталар. Бу яклар Диләгә яхшы таныш. Чөнки урман якын, монда көзен гөмбәгә, җәен себеркегә йөриләр. Серый иң читтә торган бер иске генә вагон кебек өйнең алдына килеп туктады. Бераз тирә-ягына каранды да чытырман агач баскан иxатаның эченә үтте. Өй ишегенең тимерчыбыгын сүтеп алды да ишекне үзенә тартты. Бераз эчкә карап торгач:
– Тимәгәннәр, – диде Диләгә елмаеп. Былтыр мин монда яшәдем. Бар да мин калдырганча, Әйдә, уз, – диде.
Өй эче ярыйсы күренде: иске генә ике тимер карават, бер өстәл тора. Диләнең күзенә иң беренче булып чәйнүк ташланды.

дәвамы бар

16 4 ER 0.5318