Статистика ВК сообщества "АЛЛАҺЫМ! БИРГӘННӘРЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕР !"

0+
ДОГАЛАР, ВӘГАЗЬЛӘР.
Количество постов 4 057
Частота постов 11 часов 49 минут
ER 84.66
Нет на рекламных биржах

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

#абмшдога
Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим.
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинә Мөхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Йә, Раббым, балаларыбыз тәкъва мөселманнардан, хәерле мөселманнардан, Үзең яраткан бәндәләрдән булсалар иде. Үзләре сау – сәламәт, күңелләре саф, йөзләре нурлы, диннәре дөрес, иманнары көчле булса иде.
Йә, Раббым, Үзеңә итагать итүчеләрдән, гыйбадәт кылучылардан, фарыз һәм сөннәт гамәлләрен үтәүчеләрдән, гыйбрәт алучылардан, канәгать булучылардан, нигъмәтләреңнең кадерен белүчеләрдән, күп зикер кылучылардан булсалар иде.
Йә, Раббым, аларга тәүфыйк, һидаять, зирәк акыл, гыйлем бир. Ислам динен куатләүче, оятны белүче, әхлаклы, әдәпле, тәрбияле, намуслы, тырыш, максатчан, эчкерсез, юмарт, тыйнак, гадел, эшчән, уңган булсалар иде.
Укуларында ачык зиһен, тел байлыгы, тел ачкычлары бир. Укытучыларына, остазларына, иптәшләренә, барча кешеләргә күркәм итеп, сөйкемле итеп күрсәт. Эчке күңелләре, тышкы кыяфәтләре һәрвакыт күркәм булса иде.
Йә, Раббым, әти – әниләрен, олыларны хөрмәт итеп, кечеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешеләргә игелекле, ярдәмчел булсыннар.
Чисталыкны, пакълекне яратсыннар, сафлыкка омтылсыннар.
Йә, Раббым, кайгы – хәсрәт китермәсеннәр, күз яшьләре түктермәсеннәр.
Балаларыбызга хәерле хәләл кәсепләр, хәләл сөт имгән, хәләл ризык белән ризыкланган иманлы хәерле парларын насыйп ит, салих вә тәкъва бәндәләреңә дус ит.
Балаларыбыз безнең йөз аклыгы булса иде.
Аларга хәерле озын гомер бир, Раббым.
Аларның куанычларын күреп, шатлык – сөенечләр белән яшәргә насыйп ит.
Әәмиин!

3858 480 ER 16.6733
Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинә Мөхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Йә, Аллаһым, Коръән укырга ният кылдым, Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен, шайтаннан ерак булу өчен, иман белән үткән кабер әһелләренең рухларын шатландыру өчен.
"Фатиха" сүрәсе:

بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ . الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ . الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ .
مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ . إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ . اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ .
صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ غَيْرِ الْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ وَلَا الضَّالِّينَ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин".
(Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән. Галәмнәрнең тәрбиячесе Аллаһ өчен барча мактау хастыр. Ул Мәрхәмәтле, Рәхимле. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, Үзең нигъмәтләндергәннәрнең юлына күндер. Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел).

"Ихлас" сүрәсе.( Колхуалла)

بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ هُوَ اللهُ أَحَدٌ . اَللهُ
الصَمَد . لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ . وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде".
(Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мохтаҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер тиңе вә охшашы юк).

"Фәләкъ" сүрәсе

بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ الْفَلَقِ . مِنْ شَرِّ
مَا خَلَقِ . وَمِنْ شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا وَقَبَ . وَمِنْ شَرِّ النَّفَاثَاتِ
فِي الْعُقَادِ . وَمِنْ شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббил-фәләкъ. Миң шәрри мәә халәкъ. Вә миң шәрри гаасикыйн изәә вәкабе. Вә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде. Вә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде".
(Мин таң аттыручы Аллаһыга сыенам. Барлыкларның зарарыннан; вә әйләнә-тирәдәге караңгылыкның зарарыннан; вә сихер җәтмәләре коручыларның мәкереннән; вә көнчелек кылганда көнчеләрнең явызлыгыннан Раббыма сыенам).

"Нәс" сүрәсе

بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ .
مَالِكِ النَّاسِ . إِلَهِ النَّاسِ . مِنْ شَرِّ الْوَسْوَسِ الْخَنَّاسِ .
اَلَّذِي يُوَسْوِسُ فِي صُدُورِ النَّاسِ . مِنَ الْجِنَّةِ وَالنَّاسِ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс".
(Бөтен инсаннарның Раббысына сыенам. Бөтен инсаннарның хөкемдарына, Сиңа шөбһә салучының зарарыннан, бөтен инсаннарның илаһына (сыенам). Ул зат җеннәрдән һәм адәмнәрдән дә булып, инсаннарның күңеленә вәсвәсә салыр).

БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!

Сүбхәәнәкә Раббикә Раббиль гыйззәти гәммәә йәсыйфүүүүн. Вә сәләәмүн гәләльмурсәлиииин. Вәлхәмдүлилләәһи Раббиль гәәләмиииин.
Йа, Раббым!
Без укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен кабул итеп, безгә аның нурын иңдереп, барыбызга да, укучыларыбызга да, тыңлаучыларыбызга да, әҗер вә саваплар ирештерсәң иде.
Йә, Раббым!
Һәркайсыбызга бу дөньядан тулы иман, кальби сәлим белән китәргә, соңгы сулышларыбызда да: “Ләә иләәһә иллә ллааһу Мөхәммәдүррәсүлуллаһ”, - дип әйтергә насыйп итсәң иде. Кыямәт көнендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең шәфәгатенә ирешеп, җәннәтләреңә керергә, Синең дидарыңны күрергә насыйп итсәң иде.

Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлилләһ үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Раббәнәгъфирлии вә ли вәәлидәййә вәлилмүэминиинә йәүмә йәкуумульхисәәб. Раббирхәм һүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйраа. Әәмиин. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

Раббәнә әтинә фид-дүнийә хәсәнәтәү үә фил әхирати хәсәнәтәү
үә кыйнә гәзәбән-нәр.
Йә,Раббым!
Дөньялыкта безгә изгелек эшли торган хәерле гомер бир.
Шушы изгелегебез бәракәтендә әхыйрәттә җәннәтеңне насыйп ит,
ут газабыннан сакласаң иде.
Әәмиин.
#абмшКоръән #абмшдога #абмшвәгазь #җомга #абмшҗомга

3522 186 ER 17.2119
Әс-сәләәмү гәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәтүһ. Ахшам кергәч Җомга киченә кердек. Вафат булган әти-әниләребез, туганнарыбыз өчен дога кылыйк.

Йә Раббым, ошбу сәгатьләрдә, бер Үзеңнең генә ризалыгыңны өмет итеп укыган Коръән аятьләремне, барча кимчелек-хаталарымны гафу кылып, Үзеңнең фазлы рәхмәтең белән кабул итеп ал. Анда булган әҗер-савапларны галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһү галәйһи үә сәлләмнең рух шәрифләренә ирештереп, рухларын шат кыл, Кыямәт көнендә шәфәгатьләрен безләргә дә насыйп кыл. Атабыз Адәм галәйһиссәләмнең һәм анабыз Һәүә радый Аллаһү ганһүләрнең рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, бүгенге көнгә кадәр җир йөзенә килеп киткән барча мөэмин-мөселман кардәшләребезнең дә рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Зиратларыбызда мәрхүм-мәрхүмә булып, бездән дога өмет итеп ятучы барлык мөэмин-мөселман кардәшләребезнең рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Миннән (ошбу нигездән) дога өмет итүче вафат булган барлык туганнарымның (әти-әниләремнең, әби-бабаларымның, остазларымның, “догадан ташлама” дип васыять әйткән дусларымның, танышларымның, күршеләремнең) рухларына ирештереп, рухларын шат кыл, аларны миннән риза кыл (теләгәннәрен атасаң да була).
Каберләрен иман нуры, Коръән нуры, Ислам нуры белән нурландырып, дөньяда бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылып, кылган изгелекләрен арттыр, актык урыннарын җәннәттә кыл. Укыган Коръән аятьләребезне аларга сират күперен кичкәндә җитәкче, тәмугъ утыннан пәрдә, җәннәткә керүләренә сәбәпче кыл.
Йә Раббым, ил-көннәребезгә, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек, маңгай күзләребезгә нур, кальб күзләребезгә нур биреп, үзебезнең балаларыбызның, җитәкчеләребезнең күңелләренә тәүфыйк-һидаять биреп, яши торган дөньяларыбызны Ислам дөньясы кыл. Малларыбызга бәракәт биреп, бәндәчелек белән кылган гөнаһларыбызны ярлыка. Телләребезгә, күңелләребезгә сабырлыклар биреп, калган гомерләребезне кушаннарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып, Үзең риза булырлык итеп үткәрүләребезне насыйп ит.
Моңарчы тәүфикъсызлыкта йөргән бәндәләреңнең күңелләренә иман нуры салып, туры юлларны – мәчет, мәдрәсә юлларын күрсәт.
Өйләнмәгән егетләребезгә, кияүгә чыкмаган кызларыбызга хәерле бәндәләр насыйп кылып, матур гаиләләр корып, динебезне куәтләүче балалар үстерергә насыйп кыл.
Йә Раббым, шушы килгән һәм киләчәк елларны хәерле еллардан кылып, без, бәндәләреңнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын, хаталарын гафу кылып, афәтләрдән, хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан имин кылсаң иде. Үзеңнең киң рәхмәтең белән, мул нигъмәтләреңне күреп сөенергә насыйп кылсаң иде.
Әҗәлләребез җитеп, әманәт җаннарыбызны Үзеңнең хозурыңа тапшырганда җиңел авыру, ансат үлем бир.
Йа, Раббым!
Без укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен кабул итеп, безгә аның нурын иңдереп, барыбызга да, укучыларыбызга да, тыңлаучыларыбызга да, әҗер вә саваплар ирештерсәң иде.
Йә, Раббым!
Һәркайсыбызга бу дөньядан тулы иман, кальби сәлим белән китәргә, соңгы сулышларыбызда да: “Ләә иләәһә иллә ллааһу Мөхәммәдүррәсүлуллаһ”, - дип әйтергә насыйп итсәң иде. Кыямәт көнендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең шәфәгатенә ирешеп, җәннәтләреңә керергә, Синең дидарыңны күрергә насыйп итсәң иде.

Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлилләһ үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Раббәнәгъфирлии вә ли вәәлидәййә вәлилмүэминиинә йәүмә йәкуумульхисәәб. Раббирхәм һүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйраа. Әәмиин. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

Раббәнә әтинә фид-дүнийә хәсәнәтәү үә фил әхирати хәсәнәтәү
үә кыйнә гәзәбән-нәр.
Йә,Раббым!
Дөньялыкта безгә изгелек эшли торган хәерле гомер бир.
Шушы изгелегебез бәракәтендә әхыйрәттә җәннәтеңне насыйп ит,
ут газабыннан сакласаң иде.
Әәмиин.
#абмшҗомга #абмшКоръән #абмшдога

3555 170 ER 13.7840
Салават Кәбирә Догасы

Әгүүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
Бисмилләһир-рахмәәнир рахииим.
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мүрсәлин
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мүттакин
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мүштәкин
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мөнәфин
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мотаһирин
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Таваффин
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Харәмин
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мүкыйнин
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Фатихин
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Кариятәйн
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Хәфизин
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мүкрәмин
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Шакирин
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Лафинин
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Гәләмин
Аллаһемә Саллигәлә Мөхәммәдин Саидел Мөдирин
Вәлхәмделиллаһый Раббил Гәләмин Бирәхмәтикә Ярхамел Рахим Амин.
Йә Раббым Аллаһ, үзең кабул кыл. Атам-анам, балаларым, туганнарым һәм үземнең гонаһларымны гафу кыл.
Әәмиин!
-----------------------------------------------------------------------—
Салават-Кәбирә догасының мәгәнәсе.
Ошбу Салават-Кәбирә догасын һәркем үзенең гомерендә бер мәртәбә укыса да тамук уты ул бәндәгә харам булыр. Ике мәртәбә укыса йөз елга казага калган намазы булса, уразасы булса, барысына да кифарәт булыр. Аллаһы Тәгәлә кичерер. Ошбу Салават Кабирәне ихтирам белән үзендә сакласа мең мәртәбә хаҗ кылганга тиң булыр.
Мең мәртәбә Аллаһыны Хәмит кылмыш булгай киямәт көнендә йөзе ай кебек булгай һәм фәкыйрләрне туйдырган саваын алгай. Иртә-кич рәнҗү күрмәс һәм дошманнардан саклар һәр кем. Салават Кәбирәне ихтифат белән үзендә сакласа Аллаһы Тәгәлә ул кешенең мең хәҗәтен үтәр һәм өйдә дошманнарга юл куймас. Яман күзләрдән саклар, гомерендә бәрәкәт бирер, тамук утыннан саклар, үлгән вакытында иманы юлдаш булыр. Әгәр җомга көн төштән соң укып зыярттагы булганнарга багышласа гонаһлары кичерелер. Әгәр җомга көн Салават Кәбирәне укый алмаса кулына алып тотып куйса да кабер газабын күрмәс.Әгәр бу Доганы күрептә язып алмаса Мин ул бәндәдән бизәрмен диде.Әгәр кем бу догага шик китерсә ул бәндә кияфер булыр.

2566 0 ER 12.5586
Рамазан аеның 27 нче көне һәркемгә үз бәхетен алып килсен, йортыбызга иман нуры иңсен, кылган гамәлләребез - имин, уйларыбыз - яхшы, өметебез - якты, тәнебез - сәламәт булсын!
Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерле гомерләр, иман байлыгы, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, уңыш, бәрәкәт, ике дөнья бәхете, ике дөнья рәхәте насыйп итсен.
Әәмиин!

433 438 ER 6.1571
МӘҖЛЕСЛӘРДӘ УКЫРГА КИҢӘШ
ИТЕЛӘ ТОРГАН СҮРӘ-АЯТЬЛӘР
#абмшКоръән #абмшдога
Өйгә мулла чакырып дини мәҗлес үткәрү – татар халкына хас булган күркәм гореф-гадәттер. “Коръән ашы” дип аталган шундый мәҗлесләр төрле сәбәпләр уңаеннан үткәрелә: вафат булган туганның рухына дога кылдырту нияте белән оештырыла торган искә алу мәҗлесләреннән тыш әле никах мәҗлесе, Корбан ашы, ифтар (авыз ачтыру), шулай ук мәүлид, яңа йортка күченү, исем кушу һәм башка ниндидер сөенечле вакыйгалар белән бәйле ашлар да бар татарларда. Шәригатебездә шундый мәҗлесләр үткәрүне вәҗеб (мәҗбүри) итә торган күрсәтмәләр булмаса да, алар мөстәхәб дәрәҗәсендәге өстәмә савап бирүче күркәм гамәл булып санала: ягъни үткәрмәүче кеше гөнаһлы булмый, әмма оештырган кешегә Аллаһның рәхмәте белән әҗер-савап язылырга мөмкин, чөнки мондый мәҗлесләрдә Коръән укыла, гыйбадәтнең җелеге булып санала торган догалар кылына, вәгазь сөйләнә, мәчеткә килеп җитә алмаган кешеләргә Аллаһы Тәгалә, ислам дине, мәңгелек ахирәт тормышы турында мәгълүмат җиткерелә.
Дини мәҗлеснең нәрсәгә багышланганына карамастан, аның төп максаты һәм төп күрке ул – Коръән аятьләренең укылышы. Әлбәттә, чакырылган имам һәр мәҗлесне йортка дога кылудан, җыелган кешеләрне сәламләүдән башларга тиеш. Аннан соң, гадәттә, мәҗлеснең максаты, җыелуның сәбәбе аңлатылганнан соң, шул сәбәпкә якын, ягъни шушы темага кагылышлы кыскача вәгазь сөйләп алырга кирәк (төп вәгазьне мәҗлес ахырына калдыру мәслихәт). Мәҗлес башындагы 5-7 минутлык вәгазьдән соң Коръән укыла. “Нинди сүрәләр укылырга тиеш соң?” – дигән сорау еш бирелгәнлектән, ошбу язмада төрле мәҗлесләрдә укырга киңәш ителә торган сүрә-аятьләрнең атамаларын күрсәтергә булдык. Әлеге мәгълүмат Җәлил хәзрәт Фазлыев, Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб һәм башка хәзрәтләрнең тәкъдимнәренә нигезләнеп төзелде.
* ҺӘР МӘҖЛЕСНЕ “Фатиха” сүрәсеннән һәм “Бәкара” сүрәсенең беренче 5 аятеннән (“Әлиф-Ләм-Мим”) башлап җибәрү мәслихәт.
* Вафат булганнарны ИСКӘ АЛУ МӘҖЛЕСЛӘРЕНДӘ (3се, 7се, 40гы, елы) әҗер-савапны бакыйлыкка күчкән туганнарның рухына багышлау нияте белән “Мүлк” (“Тәбәрак”) яки “Йәсин” сүрәләрен уку хәерле.
* ЯҢА ЙОРТКА КҮЧЕНҮ уңаеннан үткәрелгән ӨЙ АШЫНДА “Фатиха” белән “Әлиф-Ләм-Мим”гә “Бәкара” сүрәсеннән “Лилләһи” һәм “Аятелкөрси” аятьләрен өстәп, “Рахмән” сүрәсен уку киңәш ителә.
* НИКАХ МӘҖЛЕСЕНДӘ никах укылганнан соң “Бәкара” сүрәсеннән “Лилләһи”не һәм “Вакыйга” сүрәсен уку тәкъдим ителә.
* КОРБАН АШЫНДА “Фатиха” белән “Әлиф-Ләм-Мим”нән башка “Әнгам” сүрәсенең 160 - 165 нче аятьләре укыла. Шуннан соң “Вакыйга” яки “Рахмән” сүрәләре һәм “Кәүсәр” сүрәсе укыла.
* ИФТАР АШЫНДА укырга киңәш ителә: “Фатиха” сүрәсе, “Бәкара” сүрәсеннән “Әлиф-Ләм-Мим”, “Шәһрурамәдан”, шулай ук “Нәбә” һәм “Кадер” сүрәләре. (Шунысын гына исәпкә алырга кирәк: ифтар ашы ул – Рамазан аенда көне буе ураза тотканнан соң авыз ачу, кояш баеганнан соң кичке ашау. Безнең якларда мөслимәләр (хатын-кыз мөэминәләр) ифтар ашына кояш баерга ярты яки бер сәгать алданрак җыелып, ашыкмыйча гына вәгазь сөйлиләр, Коръән укыйлар һәм дога кылалар. Әлбәттә инде, әгәр ифтар ашына алдан түгел, ә вакытында, ягъни кояш баеганнан соң гына җыелсалар, мондый очракта авыз ачуны (ашый башлауны) тоткарламау хәерлерәктер, ә Коръән укып дога кылуны мәҗлес ахырына калдыру яхшы.
* МӘҮЛИД АШЫ башында, гадәттә “Фатиха” сүрәсе һәм “Бәкара” сүрәсеннән “Әлиф-Ләм-Мим” өзеге яңгыраганнан соң, гадәттә, “Әхзәб” сүрәсенең 41 - 48 нче һәм 56 нчы аятьләре укылса әйбәт.
* ШӨКЕР АШЫ: нинди дә булса сөенечле вакыйга уңаеннан үткәрелә торган шундый мәҗлестә “Бәкара” сүрәсеннән “Әлиф-Ләм-Мим”, “Шәһрурамәдан” кебек аятьләрне уку яхшы. Өстәп “Лилләһи”, “Ләә йәстәви” һәм “Тин” сүрәләрен дә укырга мөмкин.
* ҺӘР МӘҖЛЕСНЕ “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен уку белән тәмамларга киңәш ителә.

АЛЛАҺ САКЛАСЫН | Татарстан | Казань | Уфа битеннән алынды
22 июл 2021 в 18:24

1954 0 ER 9.2595
#абмшдога
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Йә Раббым Аллаһ!
Балаларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил акыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир! Алар безнең йөз аклыгыбыз, күңел шатлыгыбыз булсын, ә без ахирәткә күчкәннән соң, безгә дога кылучылар булып калсын...
Йә Раббым Аллаһ!
Балаларыбызны гөнаһлардан, хаталардан һәм яман юлларга кереп китүләрдән имин кыл, яхшы холыклы булганнарын яхшылыкларында дәвамлы кыл, тәртипсезләренә йомшак күңел, күркәм холык, тәүфыйк-һидәять бир...
Газизләребез әти-әнисен яратып, хөрмәт итеп яшәсеннәр, сүз тыңлаучан, итагатьле булып, тыңлаусыз, каты бәгырьле булмасыннар.
Йә Аллаһ, йә Раббыбыз!
Безнең балаларыбызны имин кылып, явыз бәндәләрдән, усал хайваннардан, табигать бәла-казаларыннан, юл һәлакәтләреннән һәм һәртөрле зарардан саклавыңны Бер Үзеңнән ялварып сорыйбыз!
Раббәнәә әәтинәә фиддунья хәсәнәтәү, үә фил ахирати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәәр... Бирахмәтикә йә Әрхәмәрраахимиин! Әәмиин...

1367 290 ER 8.9615
Рамазан аенда даими укылырга тиешле дүрт зикер һәм дога бар.

Беренчесе: Ләәәә иләәһә илләллааһ зикерен даими кабатлап йөрергә.

(Ләәә - юк; иләәһәә - иләһ, табына торган зат; илләллааһ – Аллаһудан башка). Ягъни Аллаһудан башка гыйбадәт кылырга тиешле, ярдәм сорый, дога кылып юнәлә торган бер зат та юк. Бу – иң бөек зикер, иманны яңарту сүзе, җәннәт ачкычы.

Икенчесе: Әстагъфируллааһә вә әтүбү иләйһи. (Әстагъфируллааһә - Аллаһның гафу итүен сорыйм; вә – һәм; әтүбү – тәүбә кылам; иләйһи – Аның алдында). Бу тәүбә-истигъфар кылуның иң кыска үрнәге, рамазанда көн саен йөзәр яисә меңәр кат кабатлау тиешле).

Өченчесе: Аллааһүммә инни әс-әлүкәль-җәннәтә. (Аллааһүммә - әй Аллаһым; инни – чынлыкта мин; әс-әлүкә- сорыймын Синнән; әль - җәннәтә - җәннәтеңне). Әй Аллаһым, сорыйм Синнән җәннәтеңне.

Дүртенчесе: Аллааһүммә иннии әгүүзү бикә минәннәәр. (Аллааһүммә - әй Аллаһым; иннии – чынлыкта мин; әгүүзү –сыенамын; Бикә - Сиңа; минәннәәр – ут газабыннан). Әй Аллаһым! Сыенамын Сиңа ут газабыннан.

Соңгы икесен бергә кушып әйтергә мөмкин: Аллааһүммә инни әс-әлүкәль-җәннәтә. Аллааһүммә иннии әгүүзү бикә минәннәәр.
Һәрбер дога ахырында намазлардан соң сәлам биргәч,
тәравих намазларында мөмкин кадәр ешрак укырга.

1851 114 ER 7.4563
#абмшдога
Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим.
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинә Мөхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Йә, Раббым, балаларыбыз тәкъва мөселманнардан, хәерле мөселманнардан, Үзең яраткан бәндәләрдән булсалар иде. Үзләре сау – сәламәт, күңелләре саф, йөзләре нурлы, диннәре дөрес, иманнары көчле булса иде.
Йә, Раббым, Үзеңә итагать итүчеләрдән, гыйбадәт кылучылардан, фарыз һәм сөннәт гамәлләрен үтәүчеләрдән, гыйбрәт алучылардан, канәгать булучылардан, нигъмәтләреңнең кадерен белүчеләрдән, күп зикер кылучылардан булсалар иде.
Йә, Раббым, аларга тәүфыйк, һидаять, зирәк акыл, гыйлем бир. Ислам динен куатләүче, оятны белүче, әхлаклы, әдәпле, тәрбияле, намуслы, тырыш, максатчан, эчкерсез, юмарт, тыйнак, гадел, эшчән, уңган булсалар иде.
Укуларында ачык зиһен, тел байлыгы, тел ачкычлары бир. Укытучыларына, остазларына, иптәшләренә, барча кешеләргә күркәм итеп, сөйкемле итеп күрсәт. Эчке күңелләре, тышкы кыяфәтләре һәрвакыт күркәм булса иде.
Йә, Раббым, әти – әниләрен, олыларны хөрмәт итеп, кечеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешеләргә игелекле, ярдәмчел булсыннар.
Чисталыкны, пакълекне яратсыннар, сафлыкка омтылсыннар.
Йә, Раббым, кайгы – хәсрәт китермәсеннәр, күз яшьләре түктермәсеннәр.
Балаларыбызга хәерле хәләл кәсепләр, хәләл сөт имгән, хәләл ризык белән ризыкланган иманлы хәерле парларын насыйп ит, салих вә тәкъва бәндәләреңә дус ит.
Балаларыбыз безнең йөз аклыгы булса иде.
Аларга хәерле озын гомер бир, Раббым.
Аларның куанычларын күреп, шатлык – сөенечләр белән яшәргә насыйп ит.
Әәмиин!

1628 207 ER 6.4585
#абмшҗомга
Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдиү үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкраналарыбыз булса иде. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһеленә, сәхабәләренә барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле изге догаларыбыз барса иде.
Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинә Мөхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Йә, Аллаһым, Коръән укырга ният кылдым, Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен, шайтаннан ерак булу өчен, иман белән үткән кабер әһелләренең рухларын шатландыру өчен.
"Фатиха" сүрәсе:

بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ . الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ . الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ .
مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ . إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ . اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ .
صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ غَيْرِ الْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ وَلَا الضَّالِّينَ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин".
(Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән. Галәмнәрнең тәрбиячесе Аллаһ өчен барча мактау хастыр. Ул Мәрхәмәтле, Рәхимле. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, Үзең нигъмәтләндергәннәрнең юлына күндер. Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел).

"Ихлас" сүрәсе.( Колхуалла)

بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ هُوَ اللهُ أَحَدٌ . اَللهُ
الصَمَد . لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ . وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде".
(Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мохтаҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер тиңе вә охшашы юк).

"Фәләкъ" сүрәсе

بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ الْفَلَقِ . مِنْ شَرِّ
مَا خَلَقِ . وَمِنْ شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا وَقَبَ . وَمِنْ شَرِّ النَّفَاثَاتِ
فِي الْعُقَادِ . وَمِنْ شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббил-фәләкъ. Миң шәрри мәә халәкъ. Вә миң шәрри гаасикыйн изәә вәкабе. Вә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде. Вә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде".
(Мин таң аттыручы Аллаһыга сыенам. Барлыкларның зарарыннан; вә әйләнә-тирәдәге караңгылыкның зарарыннан; вә сихер җәтмәләре коручыларның мәкереннән; вә көнчелек кылганда көнчеләрнең явызлыгыннан Раббыма сыенам).

"Нәс" сүрәсе

بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ .
مَالِكِ النَّاسِ . إِلَهِ النَّاسِ . مِنْ شَرِّ الْوَسْوَسِ الْخَنَّاسِ .
اَلَّذِي يُوَسْوِسُ فِي صُدُورِ النَّاسِ . مِنَ الْجِنَّةِ وَالنَّاسِ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс".
(Бөтен инсаннарның Раббысына сыенам. Бөтен инсаннарның хөкемдарына, Сиңа шөбһә салучының зарарыннан, бөтен инсаннарның илаһына (сыенам). Ул зат җеннәрдән һәм адәмнәрдән дә булып, инсаннарның күңеленә вәсвәсә салыр).

БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!

Сүбхәәнәкә Раббикә Раббиль гыйззәти гәммәә йәсыйфүүүүн. Вә сәләәмүн гәләльмурсәлиииин. Вәлхәмдүлилләәһи Раббиль гәәләмиииин.

БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим. Йәә Рабби! Йәә Аллааһ! Йәә Рахмәән! Йәә Хәййү йәә Каййүүм! Әй мәрхәмәтле Аллааһ! Хөрмәтле Коръән Кәрим китабыңның шушы сүрә һәм аятьләрен Синең ризалыгың өчен укыдым. Укыганда булган хата-кимчелекләремне гафу ит, киләчәктә Коръән Кәримне дөрес укырга һәм аның буенча яшәргә насыйп ит. Шул аятьләрне укыганда хасил булган әҗер-саваплар минем газиз әти-әнием (Фәлән улы Фәлән, Фәлән кызы Фәлән) үзләре укыган шикелле аларның гамәл дәфтәрләренә изгелек булып өстәлсен иде. Укылган аятьләр һәм кылган догаларым бәрәкәтендә аларның каберләрен нурландырсаң иде, кабер газапларыннан коткарсаң иде.

Әй Мәрхәмәтле Раббым! Сөекле әти-әнием мине кечкенә чагымда чиксез сөю һәм мәрхәмәт белән тәрбия кылды. Шул изгелекләре өчен аларга әҗер-саваплар язсаң иде, бәндәчелек белән кылган бөтен хаталарын, гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу итсәң иде. Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! Әй Гафу итүче, Рәхимле Раббым! Кыямәт көнендә әти-әниемне бөтен хата-кимчелекләре, гөнаһлары гафу ителгән хәлдә терелтсәң иде. Әхирәттә була торган бөтен газаплардан коткарып, җәннәтләреңә кертсәң иде. Гомеремнең ахырына кадәр алар өчен Коръән укып, сәдакалар биреп, даими догалар кылырга насыйп әйләсәң иде!

Йә, Кодрәтле Раббым, аларның каберләрен нурландырып, хисапларын җиңеләйтсәң иде. Аларга Синең сөекле бәндәләреңнән, җәннәт әһелләреннән булырга насыйп итсәң иде.

Йә, Рәхим-шәфкатьле Раббым, укылган намазларыбыз, әйтелгән зикер-тәсбихларыбыз, кылган игелекле гамәлләребез хөрмәтенә, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны, хата-кимчелекләребезне, ялгышларыбызны Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу итсәң иде.

Йа, Раббым, һәрбарчабызга исәнлек-саулык, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп итсәң иде. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Синең кушканнарыңны ихлас күңелдән үтәп, тыйган гамәлләреңнән тыелып, иксез-чиксез рәхмәтеңә һәм ризалыгыңа ирешергә, ике дөньяда да бәхетле бәндәләреңнән булырга насыйп итсәң иде.

Һәркайсыбызны хәвеф-хәтәрләрдән, сугышлардан, ачлык хәсрәтеннән, сихерләрдән, табигать гарасатларыннан Үзең сакласаң иде.

Йә, Рәхмәтле Раббым, балаларыбызга, оныкларыбызга күркәм тәрбия биреп, алар өчен сөенеп, шатланып яшәргә, аларның игелеген, миһербанлыгын күрергә насыйп итсәң иде.

Йә, Раббым, һәркайсыбызга бу дөньядан тулы иман, кальби сәлим белән китәргә, соңгы сулышларыбызда да: “Ләә иләәһә иллә ллааһу Мөхәммәдүррәсүлуллаһ”, - дип әйтергә насыйп итсәң иде. Кыямәт көнендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең шәфәгатенә ирешеп, җәннәтләреңә керергә, Синең дидарыңны күрергә насыйп итсәң иде.

Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлилләһ үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Раббәнәгъфирлии вә ли вәәлидәййә вәлилмүэминиинә йәүмә йәкуумульхисәәб. Раббирхәм һүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйраа. Әәмиин. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

Раббәнә әтинә фид-дүнийә хәсәнәтәү
үә фил әхирати хәсәнәтәү
үә кыйнә гәзәбән-нәр.
Йә,Раббым!
Дөньялыкта безгә изгелек эшли торган хәерле гомер бир.
Шушы изгелегебез бәракәтендә әхыйрәттә җәннәтеңне насыйп ит,
ут газабыннан сакласаң иде.

1287 145 ER 8.5682