Статистика ВК сообщества "БАРЫСЫН ДА БЕЛЕРГӘ ТЕЛИМ! ХОЧУ ВСЁ ЗНАТЬ!"

0+

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Балан яратучылар өчен- балан пирогы
#ббтбалан
Камыры:
0,5 стакан сыек май
2 аш калагы су
2 аш калагы майонез
2 аш калагы каймак
2 аш калагы шикәр комы
1 чәй калагы тоз
0,5 чәй калагы сода
Эчлеге:
2 стакан балан (су салып бераз гына кабартып сөзәм, баланның бераз ачылыгы кими)
2 аш калагы манный
1 стакан тулар-тулмас шикәр комы
Мин кабыгын әрчеп 1 яки 2 зур булмаган алма турап салам.
Камыры уалып, авызда эреп тора торган бик тәмле пирог була.
Тэмле булсын чэйлэрегез!☕
Рецепт авторы Фэйрузэ Кияметдинова

1741 50 ER 25.6024
#ббтбал
Буын чире белән җәфаланмаган кеше бик сирәктер. Аптекаларда сатыла торган дәвасы да бихисап күп, тик ярдәме генә азрак.

Бер рецепт таптым интернет киңлекләрендә , ингредиентлары да гади һәм очсызлы.

Кирәк:

1 аш кашыгы горчица(порошок)
1 аш кашыгы бал
1 аш кашыгы тоз
1 аш кашыгы су.

Шуларның барысын бергә кушып болгатырга. Даруны суыткычта 6 көн генә сакларга ярый, озакка китсә файдалы сыйфатлары югала.

Авырткан буынга сөртеп, фольга яисә полиэтилен белән каплап, өстеннән җылы шәл белән бәйләргә. 2 сәгать тотарга, ә иң яхшысы - төнгелеккә кую.

Дәвалау курсы 5 көн.

Муслюмово | Мы муслюмовцы! Без мөслимлеләр!
2 окт 2021 в 14:19

Рашида Фахреева
10 июл 2020 в 15:05
Хормэтле торкемдэшлэр,мин сезгэ уземдэ сынап караган ике ,арка хэм буыннар сызлаганда кулланыла торган халык рецептын тэкьдим итэм. Сездэ узегез ясап эчеп карагыз эле. Бик жинел хэм бик гади . Алланын биргэненэ чиксез рэхмэтлемен. Мина файдасы икесенендэ тиде. Учлап ашый идем даруны. Ярты тоннэн ашый башлый идем. Менэ шуларны ясап эчэ башлагач Алллага шокер дарулар эчми башладым.
Мин бу рецептларны интирнеттан алган идем. Ни булса шул дип эчеп карадым. Беренче порцияне эчеп бетергэндэ файдасын курэ башладым.
1)Кан басымыннан,буыннардан.
3 л банкага ике уртача зурлыкта чи кызыл чогендерне чистартып шакмаклап турап салдым, су кайнатып аны булмэ температурасына суыткач банкага салдым. 1 чэй калагы бн корт балы чокырга салдымда ярты чокыр су бн болгатып бетердем. Булган баллы суны банкага салып,капрон капкач бн эз генэ ачык калдырып каплап куеп 5кон салкынча урында тоттымда 5 коннэн сон остендэге гобеген алып аттым. Марля аша созеп конгэ 4 тапкыр ашар алдыннан я ашаганнан сон ярты стакан эчтем. Хэзер буыннарым авыртмый Аллага шокер. Бик тилмерэ идем. Иртэн аякка басып китэр очен 2 я3 торып2 таблетка ибупрафен эчэ идем,сэг 6 , 12дэ . Шушы таблеткаларны эчмэсэм,аякка баса алмый идем. Нинди генэ мазь,гель,узем ясаган тонэтмэлэр сылый идем. Э алар вакытлы гына басып торалар иде. Шушы суны ясап эчэ башлагач даруларны онытып барам инде.
Кан басымымда 200гэ110 га чаклы кутэрелэ иде. Э уземнен норма 120 гэ 80. Аннанда бик тилмердем 10 ,15 кон азаплана идем бер кутэрегэндэ. Хэзер Алланын рэхмэте инде бу, кан басымымда бик уйнамый. Шушы суны эчэ башлаганнан бирле кан басымым кутэлгэне юк,эйтмэгэнем булсын.
2) Бусы арка сызлаганнан.
1л суны кайнатып суытасын шуна5 шт кара йозем,3 аш кашыгы песок,4 аш кашыгы пешермичэ тугэрэк доге салып 5 кон салкынча урында тотасында созеп аласын. Э банкадагыны ташламыйча тагын шунын остенэ шулай ук тагын салып куясын эчергэ. Э созеп алганын яртышар стакан эчэсен конгэ 3 тап.ашаганчы я ашагач. Бер ай эчэсе. Аркамнын авыртуына чыдый алмагач елаган чакларымда булды. Нинди генэ дару,мазь гель кулланмадым. Берседэ булышмады. 3 порция генэ эчтем. Аллага шокер файдасы тиде. Шуна курэ сезгэдэ ясап эчеп карыгыз эле дип язам.
Оценили 0 человек
Показать список поделившихся

1804 45 ER 24.5977
Ижау чәкчәге
#ббтчәкчәк
Фәния апа биш йомырканы миксер белән күпертеп, туңдырырга куя икән. Иртәгә чәкчәк пешерәсе дигән көнне, кичтән аларны эретергә алып калдыра. Иртәгәсен ул шушы йомыркаларны янә миксер белән агарганчы күпертә, ярты аш кашыгы үсемлек мае сала, ярты бал кашыгы соданы бер бал кашыгы аш серкәсе белән сүндереп, йомыркалар янына өсти. (Соданы аш серкәсе белән сүндереп салсаң, чәкчәкнең эче куыш булмый икән.) Тоз салмый, ул камырны җәя ди. Он сала-сала, агач кашык белән туглый. Камыр шактый ук йомшак булса да, кашыкка ябышырга тиеш түгел.

Шушы камырны он сипкән кунага төшереп, уклау белән җәя. Җәймәнең калынлыгы 0,5 см чамасы. Җәймәдән 2 см киңлегендәге тасмалар кисә. Моның да хикмәте бар. Фәния апа пычак урынына юка читле тәлинкә куллана. Тәлинкәне кырын бастырып, камыр өстеннән тәгәрәтә. Камырны тасмаларга тәлинкә чите белән кисүе бик уңай икән.
Ширбәт
Ширбәтне Фәния апа болай ясый: 3 стакан шикәр комына 1 стакан су һәм 600 г бал сала.
Тагын бер серне ачыйк әле: чәкчәк пешкән майны да ташламыйлар. 1 литр майга 0,5 литр су салып, ярты сәгать кайнатсаң, май чишмә суыдай чистара икән.
Фәния Гайнетдинова

1563 0 ER 19.1581
OПУСТИТЕ HOГИ В ЯБЛОЧНЫЙ УKCУС - И БОЛЕЗНИ УЙДУТ!
Окaзывaется, одно из сaмых мощных и "нетaктичных" средств — это яблочный уксус. Нaйти его можно в любом продуктовом мaгaзине, a преимуществa, которые он дaет, просто фaнтaстические!
Нефильтровaнный, непaстеризовaнный, сырой яблочный уксус — это «мaть всех уксусов». И в первую очередь его ценят зa aнтибaктериaльные и противогрибковые свойствa.

Яблочный уксус может улучшить вaшу жизнь сaмыми неожидaнными способaми. Он может устрaнить неприятные зaпaхи, очистить тело и вообще уберечь вaс от множествa болезней.Вот только сaмые aктуaльные примеры.
1. Успокaивaет воспaленное горло.
Яблочный уксус облaдaет способностью бороться с бaктериями и микробaми.
В следующий рaз, когдa в горле неожидaнно нaчнет першить, смешaйте стaкaн теплой воды с четырьмя столовыми ложкaми яблочного уксусa.
Кaждый чaс полощите горло этим рaствором, чтобы убить все бaктерии.
2. Успокaивaет жжение в груди.
Многие людиприбегaют к яблочному уксусу, a не к aнтaцидным средствaм, чтобы успокоить дискомфорт в груди. Чaсто жжение возникaет из-зa пониженной кислотности. Нaтурaльный яблочный уксус восполнит эту недостaчу и поможет перевaрить пищу. Для этого достaточно будет рaстворить в стaкaне воды чaйную ложку уксусa.
3. Пробивaет нос.
Яблочный уксус прекрaсно излечивaет нaзaльные инфекции. Дело в том, что в нем содержaтся витaмины В и Е, a тaкже кaльций кaлий и мaгний.
Все эти микроэлементы помогaют очистить носовые полости и успокоить приступы aллергии.
Когдa в следующий рaз зaложит нос, рaстворите 1 ч.л. уксусa в стaкaне воды и выпейте. Можете тaким же слaбым рaствором зaкaпaть нос.
4. Избaвляет от перхоти.
Высокaя кислотность яблочного уксусa помогaет нормaлизовaть pH бaлaнс кожи головы, предотврaщaя появление грибкa и бaктерий. Рецепт против перхоти: смешaйте уксус пополaм с водой и зaлейте в бутылочку с рaспылителем.
Рaзбрызгивaйте смесь нa волосы, покa они не стaнут ощутимо влaжными. Зaверните голову полотенцем и остaвьте нa 15 минут. Кстaти, от этого волосы стaнут еще и объемными.
5. Снимaет ночные судороги.
Если у вaс чaсто бывaют судороги, это ознaчaет, что оргaнизму не хвaтaет кaлия.
Смешaйте 2 столовые ложки уксусa с чaйной ложкой медa и стaкaном теплой воды. Выпивaйте кaждое утро стaкaн тaкой смеси, и спaть стaнет горaздо легче.
6. Успокaивaет зудящую кожу.
Яблочный уксус — aнтисептик, облaдaющий противогрибковым действием.
Нa зудящую кожу он действует кaк бaльзaм. Применяйте его точечно в чистом виде, чтобы зуд ушел.
В небольших количествaх рекомендуется дaже применять к лечению домaшних животных.
7. Избaвляет ноги от зaпaхa.
Основнaя причинa неприятного зaпaхa ног — это потливость.
Сaм пот не имеет зaпaхa, он — всего лишь водa, выделяющaяся через кожу, a зa неприятный зaпaх ответственны микробы, которые блaгоприятно в этой среде рaзмножaются. Яблочный уксус нормaлизует щелочной бaлaнс кожи и убивaет бaктерии.
Протирaйте ноги перед сном смоченными в уксусе сaлфеткaми, чтобы решить эту проблему.
8. Спaсaет от вздутия животa и метеоризмa.
Темa этa довольно щекотливaя и неприятнaя, но игнорировaть ее не стоит. Вaм поможет чaйнaя ложкa уксусa, рaствореннaя в воде, перед кaждым приемом пищи. Тaкой прием поможет “перезaпустить” желудочно-кишечный трaкт.
9. Выгоняет из дому неприятные зaпaхи.
В следующий рaз перед тем, кaк выбросить деньги нa очередной дорогой освежитель для воздухa, вспомните, что уксус отлично ликвидирует “aромaты”.
Рaспыляйте смесь уксусa и воды в пропорции 1:1, и тяжелые aмбре вaс не побеспокоят.
10. Нетоксичное моющее средство.
Не только содa, но и уксус могут помочь вaм в очистке и уборке домa. Смешaнный в рaвных долях с водой он отмывaет жир, сложные пятнa и грязь.
11. Прочищaет водосток.
Для того, чтобы пробить зaсорившиеся трубы, совсем не обязaтельно покупaть ядерные химикaты. Погaсите 1/2 чaшки пищевой соды чaшкой яблочного уксусa. А потом вылейте в водосток и остaвьте нa полчaсa.
12. Выводит плесень.
Чтобы избaвиться от плесени, нaнесите уксус нa зaплесневелые поверхности с помощью рaспылителя или протрите смоченной тряпкой.
Через чaс смойте водой.
Для профилaктики появления плесени рaспыляйте уксус кaждую неделю нa проблемную облaсть.
13. Позволяет глaдить белье без утюгa.
Смешaйте уксус и воду в пропорции 1:3 и зaлейте в бутылочку с рaспылителем. Нaбрызгaйте смесь нa влaжную одежду и дaйте высохнуть. Утюг не понaдобится!
14. Выводит пятнa с мебели.
Если смешaть соль и уксус — у вaс получиться идеaльное средство, которое выведет с мебели пятнa.
ПЕРЕД ПРИМЕНЕНИЕМ ЛЮБОГО ПРЕПАРАТА, СРЕДСТВА ИЛИ МЕТОДА ЛЕЧЕНИЯ, ОБЯЗАТЕЛЬНО КОНСУЛЬТИРУЙТЕСЬ С ЛЕЧАЩИМ ВРАЧОМ!

977 12 ER 11.3356
Ит пәрәмәче тәмле килеп чыксын өчен шактый киңәшләр .
#ббтпәрәмәч
‼Пәрәмәч камырына майны күп салырга кирәкми, 50 г җитә.

‼Камырны сөткә генә басабыз, су кушмыйбыз.

‼Пәрәмәч камырына йомырка кушырга да кирәкми.

‼Пәрәмәчкә дигән камыр бик каты булмаска тиеш.

‼Баскач, камырны ярты сәгать ял иттерәбез.

‼Пәрәмәчкә дигән итне, суган кушып, иттарткыч аша ике тапкыр чыгарабыз.
Теләгән кеше сарымсак та өсти ала, әмма Юныс Әхмәтҗанов өстәмәгән.

‼Камыр җәйсе урынны артык онларга кирәкми.

‼Әзер җәймәгә бер аш кашыгы - 25 гр фарш җәябез. Фаршны күбрәк салсаң, пешеп бетми.

‼Уртасы 1 см ачык калырлык итеп пәрәмәчне бөклибез. 22-23 тапкыр бөкләсәң - иң матур бизәк килеп чыга.

‼Ясагач, пәрәмәчнең ачык ягын аста калдырып, кабарырга куябыз.

‼Пәрәмәчне кыздырасы майның
кызганмы икәнен белер өчен, камыр кисәге салып алабыз.

‼Пәрәмәчне майга ачык ягын түбән каратып салабыз.

‼Пәрәмәчләрне әйләндергәч, ите пешеп чыксын өчен кашык белән эченә май салып торабыз.

‼Кат-кат әйләндерергә ярамый, эчендәге суты чыгып бетә, тәмле булмый.

Авыл хатыны/Сельчанка
2 мар 2021 в 11:55

578 9 ER 9.3196
Балан бәлеше яратасызмы?
#ббтбалан
Әйдәгез, балан бәлеше пешерәбез! Бу бәлешне пешерү өчен 1 стакан су, 3-4 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 аш кашыгы майонез, азрак акмай, чәй калагы очында чәй содасы, шикәр комы, тоз кирәк булачак. Шушы ингредиентларны кушып, камыр басабыз. Ул азрак ял итә. Эчлек ике төрле ысул белән әзерләнә:

1) 600 гр тирәсе балан, 3-4әр аш кашыгы манный ярмасы һәм кесәл, 300-350 гр шикәр комы, 1 алма турап саласы. Балан пешерелми.

2) Шушы ук ризыкларны салабыз, әмма алма урынына уртачадан кечерәк бер кызыл чөгендерне кыргычтан чыгарып салабыз. Бик тәмле, кетердәп торган, йомшак, файдалы пирог килеп чыга.

Рецепт "Маяк" газетасынан

595 28 ER 9.3342
#ббткыяр #ббткыярмаринадлау
Кетердәп торган кыяр әзерләү

Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә калын боҗралы итеп туралган 1 кишер, 2 башлы суган, 1 баш сарымсак, берәр керән, кара карлыган, чия, лавр яфрагы, бер укроп, исле кара борыч салына.

Аннан кыярны тезәбез, аның өстенә кайнап чыккан су салып, 15 минут тотабыз. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы тоз, 10 чәй кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салып, кабат кайнатып чыгарабыз да кыярлы банкаларга бушатып, тимер капкач белән ябып куябыз.

606 24 ER 6.9185
Температура төшерер өчен 4 ЫСУЛ
#ббтсәламәтлек
— Әледән-әле температура күтәрелеп торганда бер чәй кашыгы укроп орлыгын 200 мл суда төнәтеп, бүлмә температурасындагы суга кушып эчәргә кирәк.

— 300 г арпаны (ячмень) кайнатып, шуның суын эчсәң, температура дарусыз да төшә.

— чәйне дөрес пешергәндә (кайнар су белән чәйнекне чайкаткач, чәй белән 1 шакмак шикәр салырга һәм чылатырлык кына кайнар су агызып, 15–20 минут томалап төнәтергә, аннары гына кирәк кадәр су салырга) андагы шикәр чәйдә була торган котехоломинны аерып чыгара. Ул исә организмны салкын тиюдән саклый, кан тамырларын чистарта.

— 10 г нарат бөресен эмаль савытка салып, 200 мл кайнар су агызырга һәм өстен ябып, сулы кәстрүл эчендә 20–30 минут кайнатырга кирәк. Аннары шуны сөзеп, ашаганнан соң 30–40 минуттан көненә 2–3 тапкыр 0,5 стакан күләмендә эчәргә.

Ватаным Татарстан
1 янв 2022 в 14:55

538 4 ER 7.1293
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВАдән камыр рецепты
#ббткамыр
Бу камырны мин баллы һәм балсыз эчлекле вак пәрәмәчләр өчен дә тотам, ит бәлешен дә, балан бәлешен дә шул камырга салам.
Бу төче камыр рецепты. Пешкәч, кетердәп тора. Андый камырны "песочный" дип тә атыйлар, ул авызда эри.

Кирәк:

- ярты стакан яхшы майонез
- ярты стакан су
- тоз
- бер аш кашыгы үсемлек мае
- бер йомырка
- он
- камыр тозы (разрыхлитель)

Су белән майонезны бергә болгатабыз, бер йомырка сытабыз, үсемлек мае, тоз өстибез дә, яхшылап туглыйбыз.

Он белән көпшәкләндергеч салып, яхшы итеп басабыз.

Өстен каплап, 15 минутка өстәл өстендә калдырабыз, аннары тагын басабыз. Камыр әзер.

451 7 ER 6.6091
Коры ютәлдән - халык чаралары.
#ббтютәл
√Аякны горчицалы кайнар суга тыгып утырырга, аннары бурсык мае белән крем сөртеп, йон оекбаш киеп куярга, майны күкрәккә һәм аркага да сөртергә. Шуннан соң төренеп ятарга кирәк.

√Сарымсакны кайнар суга салып, ингаляция ясарга.

√Көн саен иртән бер кашык каз мае эчәргә.

√Суганны чистартып бокалга салырга һәм өстенә кайнаган сөт агызырга. 5 минут төнәткәч, эчәргә.

√Имбирь тамырын угычтан уып, кайнатырга һәм кайнар килеш эчәргә.

√Тигез күләмдә сарымсак, суган, бал һәм керән тамырын алып, иттарткычтан чыгарырга, берәр бал калагы кабып ашап йөрергә.

√1 стакан сөтне кайнатып чыгарырга һәм бераз гына атланмай кушарга, ярты чәй кашыгы аш содасы салырга һәм җылы килеш эчәргә.

√Кайнаган сөткә бераз гына атланмай, бал, кашык очында гына аш содасы салырга, йомырка сарысы кушарга һәм болгатып эчәргә.

√Каен яфрагын чәй кебек төнәтеп, көн буе йоткалап йөрергә.

√Кишерне пешереп, төяргә һәм бал кушып ашарга.

√10 данә канәфер орлыгына бер стакан кайнар су салырга һәм төнәтеп, җылы килеш эчәргә.

√Бер баш суганны 5 минут чамасы сөттә кайнатып, 10 минут төнәтергә, кайнар килеш эчәргә.

√Прополисны майда эретеп эчәргә.

√Шикәрне утта кыздырып, карамельдән «әтәч» ясарга, шуны кайнар сөткә салып эчәргә.

√Сөтне кайнатып чыгарырга, 3 баш суганны ваклап турап, шул сөттә 3 минут пешерергә, сөтне уттан алгач, бал кашыгы очында гына аш содасы салырга һәм җылы килеш, көнгә өч тапкыр эчәргә.

√Бер стакан сөткә бер кузак кызыл борыч салырга, кайнатып чыгарырга. Калак белән баскалап алырга һәм ун минут төнәтергә. Борычка баскалап, ачысын сөткә чыгарырга. Ютәл башлануга, бер аш калагы эчәргә.

Ютәл озакка китсә, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итегез.
Авыл хатыны/Сельчанка
10 ноя 2021 в 10:50

438 8 ER 6.5157