Статистика ВК сообщества "Минем язмыш..."

0+
Язмыш мине шундый чыныктырды Юаш үскән авыл баласын Уттан алып суларга да салды Алдан белде ниләр буласын

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

КЛАССТАШЛАРЫМА

Рәхмәт яусын Сезгә, классташлар!
Хәлләремне белеп торасыз.
Үзегез дә инде минем кебек,
Гомер кышларында барасыз.

Миңа, сезнең белән сөйләшкәндә,
Сез һаман да егет- малайлар.
Булсагыз да күптән, оныклары-
Егет булып, җиткән бабайлар.

Бик тә рәхәт, бик күңелле була,
Мәктәп елын искә алулар.
Хәтер почмагында калганнарны
Искә алып эзләп табулар.

Бергә укып йөргән сабакташлар
Кайсы кая китеп таралган
Бик күпләре инде мәңгелеккә
Арабыздан китеп югалган

Безнең күңелләрдә алар һәрчак
Япь-яшь сабакташлар булырлар.
Бергә укып йөргән чактагыча,
Егет-кызлар булып калырлар.

Әллә ярый мине эзләп табып,
Хәлләремне белеп торасыз.
Рәхмәтемнең Сезгә иң зурысы
Исән- саулар гына булыгыз!

Әлфия Юсупова
10.03.2022.

221 0 ER 7.1381
ЮККА ТЫРЫШМА

Тырышма да, яхшы булам диеп,
Нинди булсаң, шундый булып кал!
Кайвакытта үз урынында
Юк дип, каршы килеп, әйтә ал!

Үзеңә авырлыклар китереп,
Кешегә яхшылыклар эшләмә!
Үзеңне ярат иң беренче итеп,
Кеше тормышында яшәмә!

Исеңдә тот шуны, яхшылыкны
Эшләнгәндә генә син яхшы.
Вакыт узу белән ул онытыла,
Булып калуың бар син шакшы.

Яхшы булып чыкса яхшылыгың,
Аны беркем уйлап карамый.
Әгәр инде нидер була калса,
Теле гаепләүдән туктамый

Әлфия Юсупова

131 0 ER 4.6120
Исән булсаң, бүгенТуган көнең,
Бәйрәм итәр идек җыелып.
Балаларың ,онык, киленнәрең,
Килер иде безгә җыенып.

Сигез ел синсез ,синең Туган көнне,
Искә алып кына үтәбез.
Фото-сүрәтеңә генә карап,
Җәннәт урыннары телибез.

Син бит безнең газиз кеше идең,
Һәрвакытта тордың кайгыртып.
Нигә шулай иртә китеп бардың,
Ятим итеп безне калдырып.

Авылыңда тора искә алып,
Үзең салган матур зур йортың.
Истәлеккә генә калды инде,
Син җырлаган моңлы җырларың.

Бу шигырем дога булып барсын,
Салкын гүрләреңне нурласын.
Без барыбыз риза- бәхил сиңа,
Тәмуг газаплары булмасын.

Әлфия Юсупова.

43 0 ER 2.8700
ҮЗЕҢ ӨЧЕН ЯШӘ!

Бу дөньяда үзең өчен яшә,
Нәрсә әйтерләр дип курыкмый.
Бер кемнең бер кемдә дә эше юк,
Юк бар нәрсә уйлап, кайгырмый.

Тормышыңны үзең көйләп яшә,
Бер кемнән дә ярдәм көтмичә.
Үз көчеңә генә ышанып яшә,
Берәүдән дә өмет итмичә.

Булганына шөкер итеп яшә,
Кеше бәхетенә кызыкмый,
Үзеңнекен матурларга тырыш,
Кеше тормышына кысылмый.

Читтән генә барда яхшы кебек,
Үзенекен үзең беләсең.
Бер кемгә дә ,бер кем кирәк түгел,
Ни язылган шуны күрәсең.

Әлфия Юсупова

83 0 ER 1.7567
ЮККА ТЫРЫШМА

Тырышма да, яхшы булам диеп,
Нинди булсаң, шундый булып кал!
Кайвакытта үз урынында
Юк дип, каршы килеп, әйтә ал!

Үзеңә авырлыклар китереп,
Кешегә яхшылыклар эшләмә!
Үзеңне ярат иң беренче итеп,
Кеше тормышында яшәмә!

Исеңдә тот шуны, яхшылыкны
Эшләнгәндә генә син яхшы.
Вакыт узу белән ул онытыла,
Булып калуың бар син шакшы.

Яхшы булып чыкса яхшылыгың,
Аны беркем уйлап карамый.
Әгәр инде нидер була калса,
Теле гаепләүдән туктамый

Әлфия Юсупова

108 0 ER 1.6071
Мин җәйләрдән көзгә кереп барам,
Кышларга да синсез керермен.
Салкыннардан җаным өшегәндә,
Кемгә зарларымны сөйләрмен?

Кемнәр генә мине аңлар икән,
Кемнәр җаннарымны җылытыр?
Синең кебек мине чын күңелдән,
Белмим тагын шулай яратыр?

Синдәй, синең кебек булмас андый,
Ярты сүздән мине аңлаучы.
Нинди генә хәлләр булганда да,
Синең кебек мине яклаучы.

Салкын кышлар мине куркытмыйлар,
Йөрәгемдә җылы җәйләр бар.
Булмасаң да минем яннарымда,
Җаннарымда калган көннәр бар

Әлфия Юсупова.

51 0 ER 1.1051
Синең янга килдек әле менә,
Хәлләреңне белеп китәргә.
Үзебездә булган хәл- әхвәлне
Белеп тор дип, хәбәр итәргә.

Синең өстә үскән чалмабашлар
Дога укып, башын игәннәр.
Бигрәкләр дә матур чәчәкләре,
Без киләсен әллә белгәннәр...

Ничә еллар шушы сукмаклардан,
Синең янга килеп йөрибез.
Баш очыңда торган ташка карап,
Дога укып, сиңа сөйлибез.

Үзең астан безне күрмәсәң дә ,
Бәлки җаның безне күрәдер...
Фәрештәләр аңа хәбәр итеп,
Безнең янга очып киләдер.

Без онытмыйбыз, сине яратабыз,
Син бит безнең- газиз кешебез.
Дога булып барсын сиңа безнең
Кылган барлык изге эшебез.

Әлфия Юсупова
04.07.2022.

34 0 ER 0.9379
Бер суынган чәйне җылытсаң да,
Алдагыча булмый тәмнәре.
Бер суынгач ара, яңартсаң да,
Күңелләрдә кала ләмнәре.

Алдагыча булмый бернәрсә дә,
Кабат кайтып ,тагын эшләнсә.
Ямьнәре дә, тәмнәре дә калмый,
Уйламыйча башың эшләсә.

Әйтер сүзне, эшләр эшне кирәк ,
Уйлап сөйләп, уйлап эшләргә.
Карлар эресә дә, бозы кала,
Хәтер кала күңел бизәргә.

Нинди генә гамәл кылынса да,
Беренчесе- әһәмиятле.
Соңгылары кабат эшләнсә дә,
Була алмый андый кыйммәтле

Әлфия Юсупова.

47 0 ER 1.0935
Мин, авылда үскән, авыл кызы,
Бөтен гомер читтә узса да.
Күңелем белән мин һаманда шунда,
Үзем ерак аннан торсам да.

Рәхмәт, сиңа авыл ,кеше итеп,
Мәрхәмәтле итеп үстердең.
Авырлыклар килгән чакларда да,
Егылмаслык миңа көч бирдең.

Син үзең дә бик тә мәрхәмәтле ,
Кешеләрең шуңа шундыйлар.
Кайчан гына сиңа кайтсам да мин,
Якын итеп каршы алалар.

Бик күп еллар әни булмаса да ,
Күршеләрем мине онытмый.
Хәлләремне сорап гел торалар,
Күз алдыннан бер дә югалтмый.

Кая китеп, кайда яшәсәм дә,
Мин бит шул ук авыл баласы!
Бер ни дә мине үзгәртә алмый,
Гомерлеккә шулай буласы.

Әлфия Юсупова.

Күршем -Алик абый Беләев

21 0 ER 0.9482
ЯЗМЫШ

Бу тормышта бик күп хәлләр булды,
Күп күрелде төрле яклары.
Кайчакларда булды башны алып,
Чыгып китеп, качар чаклары.

Күп күрелде дә, күп түзелде дә,
Тешне кысып, бер сүз дәшмичә.
Үзем генә белеп ,белгертмичә,
Бер кемгә дә берни әйтмичә.

Юлларымда һәрчак очрап торды,
Мәрхәмәтле яхшы кешеләр.
Сирәк кенә, берничәләп кенә,
Булды явыз, көнчел ишеләр.

Барсына да мең рәхмәтле, кемнәр
Ярдәм кулы сузып килделәр.
Егылмыйча басып калыр өчен,
Җан җылысы, көчләр бирделәр.

Яшь чактагы уза яшьлек белән,
Авырлыкны җиңә алганда.
Калдырмасын Ходай авырлыкны,
Алда картлык көтеп торганда.

Әлфия Юсупова.

48 0 ER 1.0951