Статистика ВК сообщества "САЛАВАТ ФАТХЕТДИНОВ җырлары"

0+
Бервакытта да онытмагыз: ТАТАР кайда гына яшәсә дә аның мәркәзе КАЗАН, кыйбласы - ТАТАРСТАН. Салават Фатхетдинов.

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Бу доганы гел кылыгыз.

Йа Аллам, мине гөнаһларымнан, бәхетсезлектән, кабер газабыннан, көферлектән сакла. Мине түбәнлеккә төшерә торган әхлактан, миңа зыян китерә торган дустан сакла. Йа Раббым, мине һәлак итү куркынычы булган байлыктан, сине оныттыра торган хәерчелектән сакла.

Йа Аллам, иң яхшы колларыңа биргән бөтен яхшы нәрсәләрне миңа да бир. Минем җанымны мөселман хәлемдә алып, Үз рәхмәтең белән бүләклә һәм Үзеңнең ләгьнәтеңнән сакла.
Йа Раббым, әлегә мин исән чакта Син Үзеңнең колларыңны ничек яклыйсың, мине дә шулай якла, бакыйлыкка күчкәч, минем гөнаһларымны гафу ит һәм миңа рәхмәтле бул!

Йа Аллам, яшәү минем өчен хәерле булса, мине исән-сау яшәт, әгәр минем өчен үлем хәерлерәк булса, миңа жинел үлем бир. Миңа ике дөньяда да бары тик яхшылыклар гына бир.

Йа Аллам, Үзеңне танырга һәм сөяргә ярдәм ит, Үзеңнән генә курка торган йөрәк бир. Сине гел искә алырга һәм Син кушканнарны үтәргә ярдәм ит. Син тыйганнардан тыелырга көч бир! Йә, Аллам, миңа Үзең риза булырдай гүзәл холык һәм Сиңа мөрәжәгать итәрдәй белем бир. Дөнья нигьмәтләренең рөхсәт ителгәннәрен генә бир. Синнән башкаларга гыйбадәт кылудан мине Үзең сакла, һәм Сиңа гына гыйбадәт кылып яшәргә көч бир.

Йа Аллам, Минем гамәлләремне кабул ит, йөрәгемне икейөзлелектән һәм риядан сакла. Телемне ялганнан арындыр, күзләремне хыянәттән сакла.
Йа Аллам, күз хыянәтен һәм йөрәкләрдә яшерелгәннәрне Син генә беләсең!

Йа Раббым, мин Синнән, иман байлыгы, ышаныч, холкымның яхшыруын, кешеләр белән килешеп яши белүне һәм язмышыма язылганнардан риза булуымны ялварып сорыйм!
Йа Аллам, миңа Син сөйгән гамәлләрне генә кылырга, Син сөймәгәннәрдән тыелырга Үзең көч бир. Сиңа йөрәгем белән тартылуны һәм Сиңа камил рәвештә сыенуны насыйп ит.
Пәйгамбәребез с.г.в. сөннәте кушканнарны үтәргә ярдәм ит.

Йа Аллам, Син - Раббым, минем һәм Синнән башка гыйбадәт кылырга яраклы башка бер Иләһ юк. Син мине яраттың, ә мин Синең колың, һәм мин көчем җиткән кадәр Сиңа тугрылыклы булачакмын.
Йа Раббым, мин кылган гөнаһларымнан Сиңа сыенам, Синең тарафтан миңа карата кылынган мәрхәмәтеңне таныйм, һәм Үземнең гөнаһымны да таныйм. Гафу ит мине, чынлыкта, Синнән башка гөнаһларны беркем дә гафу итми!Бу доганы гел кылыгыз.

935 114 ER 33.2651
Җавапсыз калыр бу сорау:
Кайчан гомерләр узган?
Гомер үтә, ә без әле
Яшәмәдек тә сыман.

90 24 ER 18.4352
Әнкәй белән икәү утырабыз
Күрешү шатлыгыннан исереп.
Гомребезнең шаулап үткән юлын
Бәйнә-бәйнә искә төшереп.

Эх, ул истәлекләр, истәлекләр,
Безне еракларга илтәләр.
Әллә нинди инәләре белән
Йөрәкләрне чәнчеп китәләр.

Газиз әнкәй күңелең, жылылыгын,
Бөтенесен безгә биргәнсең.
«Бәбкәләрем кеше булсын!» диеп,
Никадәрле азап күргәнсең.

Никадәрле кайнар яшең аккан,
Никадәрле йокың бүленгән,
Тының, белән җылыткансың безне
Саклап калыр өчен үлемнән.

Утыра әнкәй, кәшмир яулыгының
Артка бәйләп куйган очларын...
Табалмассың әнкәң кебекне син,
Әйләнсәң дә бөтен жир шарын!..

Ана белән бала тойгыларын
Авыр түгелдер дим аңларга.
Эчкән чәйне чынаяклап түгел,
Самоварлап кирәк санарга.

Әнкәй белән икәү утырабыз
Күрешү шатлыгыннан исереп.
Гомеребезнең, шаулап үткән юлын
Бәйнә-бәйнә искә төшереп.

Әхмәт Ерикәй

Әнкәй янында

60 12 ER 13.1542
Яратырга кирәк шундыйларны,
Синең өчен үлеп торганны...
Таң атканда, чәчләреңнән сыйпап,
Төзәткәнне синең юрганны.

Яратырга кирәк, синең өчен
Утларга да керер булганны.
Сиңа авыр чакта, сагышларны
Елмаюы белән юганны.

Яратырга кирәк, нинди бар син,
Шундый итеп сөя белгәнне.
Миллион төрле гүзәл арасыннан
Иң матуры син дип күргәнне!

АЛСИНӘ СӘЛАХОВА

45 18 ER 10.5910
И йөрәгем… Эчеп карыйм
Салкын чишмә суларын…
Берничек тә баса алмыйм
Йөрәкнең ярсуларын!

И йөрәгем… Белмисез лә
Моңланып йөргәнемне…
Мин дә белмим нишләтергә
Моң тулы йөрәгемне.

И йөрәгем… Санап йөрим
Йөрәкнең кагышларын.
Кая куярга да белмим
Йөрәгем сагышларын…

И йөрәгем… Баса алмыйм
Йөрәкнең сызлауларын.
Аңламыйм ул сызлауларның
Ник һаман узмауларын.

И йөрәгем… Юатмагыз
Сез мине, йә елармын…
Берничек тә баса алмыйм,
Берничек тә баса алмыйм
Йөрәкнең януларын…

Роберт МИҢНУЛЛИН

62 7 ER 9.5380
Әле генә бар да алда иде,
Күңел яна иде яшьлектә.
Җитмәс кебек иде миңа картлык,
Бу дөньяда мең ел яшәп тә.

Гомер бүлгәләнде телем-телем,
Һәр мизгелгә чыкты бер өлеш.
Һәм картаймый күңел белән җаным,
Һәм җырларым калды яшь килеш.

34 19 ER 9.0989
Рәхмәт Сиңа Раббым - барысы өчен,
Санап китмим, болай да күрәсең.
Кайгы килсә - таянычым булсаң,
Авыр чакта - ярдәм итәсең.

14 4 ER 5.6762
Бер кешегә юк эчемдә каралык,
Яхшы сүздән китә җаным таралып.
Күктәге йолдыз санынча бәхетем
Арткан саен тора һаман яралып.

Хөсет бәндә таш ыргытса үземә,
Нахак әйтсә әгәр бәреп күземә, –
Әрепләшмим “һау” да “һау” дип, тик торам,
Җәзасыны бирер диеп бер Ходам.

Бу халәтем түгел куркаклыгымнан,
Ходай бирмеш – бары җан аклыгымнан.
Кызганамын хөсетне шул минутта,
Янар бу, дип, берчак җиде тәмугта.

Каккаласа, суккаласа да язмыш,
Тоткан кыйблам бер генә – үзем булмыш!
Бетәр булсаң күгәреп вә керләнеп,
Йөрү нигә “Яшим!” диеп сөйләнеп.

Яшәвемнең төп асылы бер генә!
Ходам белә. ...Инде белдең син менә:
Егылырмын таеп шул мәл һуштан мин –
Дус итсә гәр мине берәр дошманым.

Дошманнарым юк та бугай дөньяда...
Бәлкем бардыр. Тик минем күргәнем юк.
Әнчек этләр чәңләсә дә артымнан,
Нәселлесе каршымда өргәне юк.

Шәмсия Җиһангирова

76 8 ER 7.0948
Җомга көне котлы булсын.
Алла Тәгалә һәммәгезгә дә бәхетле тормыш, җан-тән сәламәтлеге, бәрәкәтле гомер насыйп итсен. Ниятләп йөргән барлык эшләрегез уңсын, йөрәгегез җырлап типсен, якыннарыгыз яхшы хәбәрләр белән генә куандырсын.

7 23 ER 6.7327
Бүген күңелем шатлыктан ташый,
Май чәчәк аткан алмагачлардай.
Дуслар җыелган, минем якыннар,
Сандугачлардай, карлыгачлардай.

Күңелләрдә яз, хисләр тышаусыз
Ничек яшәргә аерым дусларсыз.
Җырлап туелмый, сөйләп туелмый,
Сәгать туктаган, вакыт тоелмый.

11 6 ER 1.5948