Статистика ВК сообщества "«Җәннәт»«Рай»"

0+
Елмай, сиңа килешә ...

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Бу доганы һәрчак кылыгыз🤲

Йәә, Аллаһым, мине барча - барча гонахларымнан, олы бәхетсезлекләрдән һәм кабер газабыннан сакла.Мине тубәнлеккә төшерә торган әхлактан, миңа зыян китерә торган дустан, мине Синнән ерагайта торган өметтән сакла. Сине оныттыра торган ярлылыктан сакла, йәә Раббым. Мине хәлак итү куркынычы булган байлыктан да сакла. Йәә Аллаһым, Син Узеңнен иң яхшы колларыңа биргән бөтен яхшы нәрсәләрне миңа да бир, Кыямәт көнендә Узеңнең йөзеңне борачак нәрсәләрдән сакла мине. Минем жанымны мөселман хәлемдә ал һәм мине яңадан терелткәндә мөселман хәлемдә терелтсәң иде, Уз рәхмәтең белән буләклә һәм Узеңнең ләгьнәтеңнән сакла.
Йәә Раббым! Әлегә мин исән чакта Син узеңнең колларыңны ничек яклыйсың, мине дә шулай якла. Йәә Аллаһым, ә улгәннән соң минем гонахларымны гафу ит миңа рәхмәтле бул!
Аллаһым, яшәү минем өчен хәерле булса, мине исән - сау яшәт, әгәр минем өчен улем хәерлерәк булса, миңа хәерле жиңел улем бир. Йәә Аллаһым, улгәндә мине дәҗҗал фетнәсенә катнаштырма. Минем җанымны хак диндә килеш һәм иреннәремдә шәһадәт биргән хәлдә ал. Исламда булмаган килеш үлүдән, кабер газабыннан, бу тормыштагы бәхетсезлекләрдән һәм бәлаләрдән сакла мине. Миңа ике дөньяда да бары тик яхшылыклар гына бир, Йәә Аллаһ, Узеңне танырга һәм яратырга ярдәм ит, Узеңнән генә курка торган йөрәк бир. Сине гел искә алырга, Үзең кушканнарны утәргә ярдәм ит. Узең тыйганнардан тыелырга көч бир!
Сине яратмаудан Узең сакла мине. Миңа Узең риза булырдай гузәл холык һәм Сиңа мөрәҗәгать итәрдәй белем бир. Дөнья нигьмәтләренең рөхсәт ителгәннәрен генә бир. Синнән башкаларга гыйбадәт кылудан мине Узең сакла, һэм Сиңа гына гыйбадәт кылып яшәргә көч бир. Минем гамәлләремне кабул ит, йөрәгемне икейөзлелектән, риядан сакла. Телемне ялганнан чистарт, кузлэремне хыянәттән сакла. Йәә Аллаһ, куз хыянәтен һэм йөрәкләрдә яшерелгәннәрне Син генә беләсең!

Йә Раббым, мин Синнән, иман байлыгы, дип ышаныч, холыгымның яхшыруын, кешеләр белән килешеп яши белуне һәм язмышыма язылганнардан риза булуымны ялварып сорыйм! Йәә Аллаһ, Син яраткан гамәлләрңе генә кылырга, Син яратмаганнардан тыелырга Узең көч бир миңа. Сиңа йөрәгем белән тартылуны һәм Сиңа камил рәвештә сыенуны насыйп ит.

Пәйгамбәребез с.г.в.сөннәте кушканнарны утәргә ярдәм ит. Йәә Аллаһ, Син - Раббым минем, Синнән башка гыйбадәт кылырга яраклы башка бер зат та юк. Син мине яралттың, ә мин Синең колың, мин көчем җиткән кадәр Сиңа тугрылыклы булачакмын ин шәә Аллаһ. Мин кылган явызлыкларымнан Сиңа сыенам, Синең тарафтан миңа карата кылынган мәрхәмәтеңне таныйм, уземнең гонахларымны таныйм. Гафу ит мине, чынлыкта, Синнән башка гөнаһларны беркем дә гафу итми! Йәә Гафурур Рахиим!!!

157 23 ER 4.1758
Бисмиллалы булып уссен.
Балалар, да ...
Адашмасыннар коферлек.
Далаларында.

Корэн Нуры гына керсен.
Жаннарына.
Изге фэрештэлэр йорсен,
Араларында.

Раббыбызга баш исеннэр,
Балалар да,
Корэн булсын иртэ-кичен,
Гел алларында.

22 6 ER 2.8139
- Түземлегеңне сакла һәм онытма , бу гомердә барсы да килә дә китә..🕊️

71 0 ER 3.3999
Балалар өчен укыла торган ТЕЛӘК-ДОГА. 🙏🏻

Йа Раббым, балаларыбыз тәкъва, хәерле мөселманнардан, Үзең яраткан бәндәләрдән булсалар иде. Үзләре сау-сәламәт, күңелләре саф, йөзләре нурлы, диннәре дөрес, иманнары көчле булса иде.

Йа Раббым, Үзеңә итагать итүчеләрдән, гыйбадәт кылучылардан, фарыз һәм сөннәт гамәлләрен үтәүчеләрдән, гыйбрәт алучылардан, канәгать булучылардан, нигъмәтләреңнең кадерен белүчеләрдән, күп зекер кылучылардан булсалар иде. Йа Раббым, аларга тәүфыйк, һидаять, зерәк акыл, гыйлем бир. Ислам динен куәтләүче, оятны белүче, әхлаклы, әдәпле, тәрбияле, намуслы, тырыш, максатчан, эчкерсез, юмарт, тыйнак, гадел, эшчән, уңган булсалар иде. Укуларында ачык зиһен, тел байлыгы, тел ачкычлары бир. Укытучыларына, остазларына, иптәшләренә, барча кешеләргә күркәм итеп, сөйкемле итеп күрсәт. Эчке күңелләре, тышкы кыяфәтләре һәрвакыт күркәм булса иде. Йа Раббым, әти-әниләрен, олыларны хөрмәт итеп, кечеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешеләргә игелекле, ярдәмчел булсыннар. Чисталыкны, пакьлекне яратсыннар, сафлыкка омтылсыннар. Йа Раббым, кайгы-хәсрәт китермәсеннәр, күз яшьләре түктермәсеннәр. Балаларыбызга хәерле хәләл кәсепләр, хәләл сөт имгән, хәләл ризык белән ризыкланган иманлы хәерле парларын насыйп ит, салих вә тәкъва бәндәләреңә дус ит. Балаларыбыз безнең йөз аклыгы булса иде. Аларга хәерле озын гомер бир, Раббым. Аларның куанычларын күреп, шатлык-сөенечләр белән яшәргә насыйп ит. Амин.🙏🏻

142 22 ER 3.6151
Берегезнең дә тупсасына килеп , кайгы-хәсрәт ишек какмасын! Авырлыктан... Бәла-казалардан сезне Аллаһ үзе сакласын 🙏 Балаларның шат көлүе белән,тулып торсын иде тормышлар .Һәр гаиләгә бәхет түрдән үтсен...
Урап узсын ачы язмышлар 🕊

36 17 ER 2.4591
Күгебез аяз, ризыгыбыз мул булсын ! Өйләребез нурлы , саулыгыбыз нык булсын 🙏

32 6 ER 2.3382
- Еллар утэ. Кешелэр узгэрэ...
- Э тик сирень генэ узгэрмичэ,елда чэчэк ата...🕊

55 4 ER 2.4913
- Пускай говорят, что хотят.
- Главное, чтобы твоя совесть была чиста перед Аллаhом...

30 2 ER 2.1433
Благодарю Тебя, о Аллах, за то, что Ты даешь мне больше, чем я заслуживаю.🙏

22 2 ER 2.0192
- Хәр мөселман кешесе белергә тиешле.

1) Һәрбер эшне башлар алдыннан "Бисмиллаһ" - "Аллаһ исеме белән" сүзе әйтелә, бу эшне Аллаһка тапшыруны аңлата.

2) Әссәламәгаләйкем вә рәхмәтуллаһ вә бәрәкәтүһү - “Сиңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!” - бер мөселманның икенче мөселман белән сәламләшү сүзе.

3) Аллаһ бөеклеген күрсәтүче яхшы хәл булса, хәтта авырлыклар, борчулар килгәндә дә - "Аллаһу Әкбәр" - Аллаһ Бөек дип әйтергә кирәк.

4) Яхшы хәбәрләр ишткәндә - "СөбханАллаһ" - "Аллаһ бар кимчелекләрдән пакь" дип әйтү зарур.

5) Аллаһка рәхмәт укыганда, яхшы хәбәрләр ишеткәндә - "Әлхәмдүлилләһ" - "Аллаһка мактау" - дип әйтелә.

6) "МашАллаһ" - "Аллаһ шулай теләгән" мәгънәсендә, соклану, нинди дә булса яхшылык өчен Аллаһны мактаганда әйтелә.

7) "ИншәАллаһ" - "Аллаһ кушса" дип нинди дә булса эш ниятләгәч әйтелә, нидер көткәндә бу Аллаһ ярдәме белән чынга ашар дип уйлый.

8) Курыкканда яки борчылганда, авырлыклар белнә очрашканда - “Хусбүнә Аллаһу вә нигмәл вәкил”- "Аллаһ безгә кирәк, Аллаһ саклаучы һәм яклаучы" - дип әйтергә кирәк.

9) Начар уйлар, теләкләр туганда, тыелган гамәл эшләү теләге булганда "Әгүзүбилләһи мина-ш-шайтани-р-рәҗим" - "Шайтаннан качып, Аллаһка сыенам" - дип әйтелә.

10) "Әстәгәфируллаһ" - "Аллаһ кичерсен" - гөнаһ кылганнан соң ярлыкау сорап әйтелә.

11) Кеше үлемен ишеткәч - "Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун" - Без Аллаһыдан килдек, Аңа кире кайтачакбыз" дип әйтергә кирәк.

12) «Амин» – "Догаларыбызны кабул кыл" - дип дога укып бетергәч, кешеләр бер-берсенә яхшылык теләгәндә әйтелә.

13) «БаракаЛлаһу фики» — Аллаһ сиңа (хатын-кызга) бәрәкәт бирсен!

14) Мөхәммәд пәйгамбәрнең исемен әйткәч, ишеткәч яки язгач - "Салаллаһу галәйһи вәссәләм" - "Аңңа Аллаһның бәрәкте ирешсен" дип әйтергә кирәк.

120 0 ER 2.8502