ЧИЛӘКЛӘП ПОМИДОР УҢЫШЫ АЛУ ӨЧЕН 4 КИҢӘШ
(Үзегезгә саклагыз, кирәге чыгар🤗)
1. Туфракка чыгарып утыртырга 2-3 көн кала үсентеләрнең аскы 2-3 яфрагын кисегез.
2. Күчереп утыртканда чокырга бераз агач көле салу мөһим.
3. Үсентеләр тиз уңыш бирсен өчен чәчәк атканда бор кислотасы белән коендырыгыз (10 литр суга 5 гр исәбеннән).
4. Үсентеләрнең тиз һәм ныклы үсеше өчен йод катнашмасы сибегез. Моның өчен 3 литр суга 1 тамчы йод тамызыгыз. Шуны сипкәннән соң помидорлар эрерәк булыр.
Онытмагыз: йодның шулай ук помидорларны фитофторадан саклый торган үзенчәлеге дә бар. Моның өчен бары берничә тамчы йод һәм 250 гр сөт кирәк. Шуларны 1 литр су белән кушып болгатыгыз һәм помидорларга сибегез.
Статистика ВК сообщества "АКЧАРЛАК газетасы"
Халыкчан газета! Атнага бер чыга. Язылу индексы: П2497/ П3304
Количество постов 1 442
Частота постов 15 часов 17 минут
ER
169.50
Нет на рекламных биржах
Графики роста подписчиков
Лучшие посты
Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиевага Татарстанның Халык артисты исеме бирелгәнКотлыйбыз!
Лаек бит?)
#акчарлакгазетасы
#тинчуринтеатры
#зөлфиявәлиева
#халыкартисты
#мактаулыисем
Лаек бит?)
#акчарлакгазетасы
#тинчуринтеатры
#зөлфиявәлиева
#халыкартисты
#мактаулыисем
КАРГЫШ ТӨШӘ ИКӘН
Моннан унике ел элек мин Гөлшат исемле күрше авыл кызына өйләндем. Әти-әни белән яшисе килмәгәч, йорт салып, башка чыктык. Бер-беребезне өзелеп сөюебезне бөтен туганнар сизә иде. Шушы бәхеткә бала куанычы гына җитмәде. Ничек кенә тырышсак та, хатыным балага уза алмады. Йөрмәгән табиб, бармаган җир калмады.
Ниһаять, көтелгән шатлык килде. Гөлшатның балага узганын белгәч, аны күкләргә чөйдем. Авырлы чагында аңа бер эш эшләтмәдем, үземчә сакладым. Әмма җиде айдан ул үле бала тапты. Ул чакта йөрәгемнән ниләр узганын бер үзем генә беләм. Әле дөньяга аваз салырга да өлгермичә, инде безнең куанычка әйләнгән сабыемны җир куенына салу бик авыр булды. Күп тә узмады, хатын тагын балага узды. Тап-таза кызыбыз туды. Ул безнең тормышыбызның яменә әйләнде. Әмма нарасыебызга озак яшәргә насыйп булмады. Яшь ярым чагында тик торганда йөрәге туктап үлде. Табиблар моның сәбәбен аңлата алмадылар.
Әлеге авыр кайгыны басар дип, тагын бала алып кайтырга булдык. Анысы вакытыннан алда туып, тернәкләнеп китә алмады. Хатыным: “Әллә безгә бала назы татырга язмаган микән?” – дип елый иде.
Аптырагач, күрәзәчеләргә йөри башладык...
ДӘВАМЫН БЕЛӘСЕГЕЗ КИЛӘМЕ? ӘГӘР ӘЙЕ ИКӘН, КОММЕНТАРИЙЛАРДА + ТАМГАСЫ КАЛДЫРЫГЫЗ) 200гә ТУЛСА КУЯБЫЗ)
ЯЗМА ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ КИЧӘ ЧЫККАН, ЯҢА 29 САНЫНДА БАСЫЛДЫ.

АЛМАДАН ПОВИДЛО
(ҮЗЕГЕЗГӘ САКЛАРГА ОНЫТМАГЫЗ)
Кирәк: 2 кило алма, 1 кило шикәр комы, ярты чәй кашыгы дарчин (корица).
Эш тәртибе: алмаларны юып, үзәген алыгыз һәм дүрт өлешкә бүлегез. Шикәр комы сибеп болгатыгыз да, суы чыксын өчен ярты сәгать бүлмә температурасында тотыгыз. Шикәре бөтенләй эреп бетсен өчен утка куеп 5-7 минут тотыгыз, болгатып торыгыз. Аннан блендер ярдәмендә ваклатып, барлыкка килгән массаны утка куегыз. Ярты чәй кашыгы дарчин (корица) салып, 10 минут пешерегез. Кайнар көе банкаларга салып ябыгыз да, салкынча урынга куегыз.

Салаватның улы Рөстәмнең туеннан бер матур фото сезгә
Яшьләргә бәхетле киләчәк телибез!)
Яшьләргә бәхетле киләчәк телибез!)
"СИНЕ НИХӘТЛЕ СӨЙЛИЛӘР, ШУЛКАДӘР СИҢА САВАП КИЛӘ"
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:
"Сүз аркасында кеше үпкә саклый, ара бозыла. Чынлыкта, сүз бернәрсә түгел. Әйтик, шар кабартабыз һәм ул зур булып күренеп тора. Чынлыкта, аның эче буш. Сүз дә шундый. Без сүзгә артык игътибар итәбез.Хурласыннар, сүксеннәр, теләсә нәрсә әйтсеннәр, әгәр син гаепсез икән, сине нихәтле сөйлиләр, шулкадәр сиңа савап кына килә. Гөнаһың сине сөйләүчеләргә күчә, ә аларның эшләгән игелекләре сиңа күчә. Әле кайберәүләр ачуын чыгарыйм дип махсус юкны сөйли. Вулканнар атылырга, йолдызлар сибелергә, диңгезләр шауларга, кыялар ярылырга мөмкин, әмма чын мөэминнең күңеле тыныч булырга тиеш. Коръәни-Кәримендә Аллаһы Тәгалә: “Динсезләр, икейөзле кешеләр сезне чыгырдан чыгарыр өчен булмаган сүзләр әйтерләр. Аларга җавап бирмәсәгез, алар өчен җәза шул була. Алар сездән җавап алып, шуны куертыр өчен махсус эшли. Аллаһы Тәгаләгә тапшырыгыз, Аллаһы Тәгалә һәркемгә лаеклысын бирә”,– дигән. Синең турында сөйлиләр икән, иң элек: “Мин дә берәрсе турында урынсыз сөйләдем микән әллә?” – дип уйла. Андый гаебең юк икән, борчылма. Безне сөйләүче кеше безне пакьлый, безне чистарта. Кыямәт көнендә, гамәлләребез мизанга куелганда, адәм балалары: “Безне сөйләүчеләр, урынсызга кимсетүчеләр нишләп күбрәк булмады икән?” – дип үкенер ди".
КИЛЕШӘСЕЗМЕ?

"БЕЗ СИНЕ БИК КӨТТЕК!"
Талантлы гаилә зур сөенечләре белән уртаклашты. Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова тәүге тапкыр әти-әни булганнар!
"Без сине бик көттек! Гаиләбезгә рәхим ит, кызым!" - дип язган Эльмира.
Котлыйбыз!
Саулык, бәхет, озын гомер телибез! Тигезлектә, муллыкта үстерегез сабыегызны🤲

ДӘВАЛАУЧЫ РӘШИДӘ АБЫСТАЙ: "КҮЗ ТИЮ БЕЛӘН ДӘ, БОЗЫМНАР БЕЛӘН ДӘ КИЛӘЛӘР"
Абыстай Рәшидә апа Мөхәммәтҗанова йортыннан кеше өзелгәне юк. Аның Әтнә районы Күлле Киме авылында яшәвен, дәвалау сәләтенә ия булганын каян гына белеп бетерә торганнардыр. Без килгәндә дә капка төбендә машина тора иде. Бер ханым чыгып: “Абыстай чәй эчә әле, бераз көтеп торыгыз”, – дигәч аптырап калдык башта. Авырганмы әллә, балалары кайтканмы дип торабыз. Баксаң, бозым чыгарырга килгән бөтенләй чит кешеләр булып чыкты.
– Килгән кунаклар бу. Шактый утырдым алар белән. Бик авыр бозым. Арып беттем. Үзләре табын корып, күзикмәк пешереп, салатлар әзерләп мине сыйладылар, – дип сөйләнә-сөйләнә бүлмәгә дәште абыстай. Киштәләре дин китаплары, дини календарьлар белән тулы. Төрле чыганаклардан үзе туплаган мәгълүматны җайлап, папкаларга тутырып куйган Рәшидә апа. Кулдан язылган калын-калын дәфтәрләрен ачып күрсәтеп:
– Чистарту схемаларын үзем төзим. Кайсы сүрәне, кайсы доганы кулланып эшләргә икәнен язып-язып чыгам, – дип аңлатты. Мәетләр дә юа Рәшидә апа, Коръән ашларында да укый. 68 яшендә гарәпчә укырга өйрәнгән, күрше Күәм авылы мәчетенә йөреп дини белем алган.
– Сездән кеше өзелми, ахры?
– Менә бүген ике кеше булды. Төрле җирдән, төрле милләт кешеләре килә. Мин аларга килеп керү белән ислам динендә булуымны, үзебезнең догаларны укуымны әйтеп куям. Алдан Кәфирун сүрәсен укыйм. “Минем динем үзем белән кала, сезнең динегез үзегез белән”, – диелгән анда. Ризалашалар, каршы килгәннәре юк.
ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ 10 АВГУСТТА ЧЫККАН 31 САНЫННАН УКЫЙ АЛАСЫЗ.
Автор - Альбина ГАЙНУЛЛИНА.