Статистика ВК сообщества "Толлар дөньясы..."

0+
Сез безнең куңелдә мәңгегә!

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Җир җимертеп яшәп яткан җирдән ,
Кайберәүләр китә кинәт кенә.
Ай , авыр да була мондый чаклар -
Тик чыдасын бары йөрәк кенә.

Җырлап , гөрләп яшәр чакларында
Киткәннәргә үзәк өзелә.
Вакыт дәва , дигәне дә хакмы ?
Кем белә бит инде , кем белә?

Җырланасы күпме җыры кала ,
Үтеләсе кала юллары.
Әти , диеп , әйтеп туялмаган ,
Кызлары да кала , уллары.

Эшләнәсе күпме эшләр кала ,
Һэммәсе дә кала өелеп...
Һәрбер эшен , сүзен сагнып сөйләр
Исәннәре кала көенеп.

Әй , син тормыш , нигә кагыласың ,
Чәчәк аткан чакта гөлләргә ?..
Калганнарга кала авыр башы ,
Таянырга икән кемнәргә?

Әй , бу тормыш , сындырыплар сыный -
Бирешмичә ничек түзәргә?...
Түз , түз , җаным , чыда гына йөрәк ,
Менәсе бар әле үрләргә...
Гүзәлия Исламова.

81 26 ER 9.1345
Синең янга килдек әле менә,
Хәлләреңне белеп китәргә.
Үзебездә булган хәл- әхвәлне
Белеп тор дип, хәбәр итәргә.

Синең өстә үскән чалмабашлар
Дога укып, башын игәннәр.
Бигрәкләр дә матур чәчәкләре,
Без киләсен әллә белгәннәр...

Ничә еллар шушы сукмаклардан,
Синең янга килеп йөрибез.
Баш очыңда торган ташка карап,
Дога укып, сиңа сөйлибез.

Үзең астан безне күрмәсәң дә ,
Бәлки җаның безне күрәдер...
Фәрештәләр аңа хәбәр итеп,
Безнең янга очып киләдер.

Без онытмыйбыз, сине яратабыз,
Син бит безнең- газиз кешебез.
Дога булып барсын сиңа безнең
Кылган барлык изге эшебез.

Әлфия Юсупова

69 21 ER 6.6627
КӨЗГЕ ҖИЛЛӘР КЕБЕК ҖАНЫМ ЕЛЫЙ
ЙӨРИМ КЕБЕК БҮГЕН ТОМАНДА..
КАЙТМАСЫҢНЫ СИНЕҢ БЕЛСӘМ ДӘ МИН
КӨТӘМ ӘЛЕ, КӨТӘМ hАМАН ДА...
УРАП КАЙТТЫМ ӘЛЕ КҮЛ БУЙЛАРЫН
САГЫШЫМНЫ БӘЛКИ АЛЫР ДИП.
АЛМАДЫ ШУЛ...ЙӨРӘК СЫКРЫЙ БҮГЕН
АВЫР МИҢА...АВЫР...АВЫР ДИП...(РҮЗИЛӘ ГАТАУЛЛИНА)

25 12 ER 4.4391
***** ҮКЕНЕЧ... *****

Яннарыңда тагын басып торам
Салкын чардуганга тотынып.
Ничә еллар җанны үкенү талкый
Булмый аннан һич тә котылып.

Бу үкенеч гомерем буйларына
Мине шулай озатып барачак.
Бу үкенеч кара мөһер булып,
Йөрәгемдә уелып калачак.

Бу үкенеч, инде бик күптәннән,
Сары сагышларга әйләнде.
Елга булып агып күз яшьләрем,
Онытылмаслык булып бәйләнде...

Сагышларның төсен сары диләр,
Юк, ул сары түгел, карадыр.
Үкенечтән саркып тамган тамчы,
Төзәлмәслек канлы ярадыр...
13.08.22 Гүзәлия Исламова.

36 15 ER 4.3278
ҮЗЕҢ КЕБЕК БЕРКЕМ АҢЛАМЫЙ

Ачның хәлен тук белмәгәндәй,
Кеше хәлен кеше аңламый.
Барда әйбәт, рәхәт булган чакта,
Аның моң-зарларын тыңламый.

Авырлыклар килми, кеше белми,
Бик рәхәттә узган көннәрен.
Үз башына төшми ,күрә белми,
Кешеләрнең авыр хәлләрен.

Икәү тигезлектә яшәгәндә,
Ялгызлыкны парлы аңламый.
Аның авырлыгын ул уйламый,
Үзе ялгыз калып карамый.

Читтән карап берни аңлап булмый,
Үзең эчләрендә кайнамый.
Бер кеше дә үзең була алмый,
Үзең кебек бер кем аңламый .

Әлфия Юсупова

40 16 ER 4.2129
Каеннарга килеп сарыламын...

Каеннарга килеп сарылдым да,
Каеннарга кайгым сөйләдем.
Каерылды , дидем, канатларым ,
Ташлап китте, дидем, сөйгәнем.

Ул кайтмаска китте, каеннарым,
Аннан башка ничек яшәрмен.
Кайтмаслыгын аның аңласам да ,
Син кайт әле, диеп дәшәрмен.

Каеннарга килеп сарылдым да,
Каеннарны кочып еладым.
Ялгызлыкның бар ачысын йотып,
Бары аны гына уйладым...

Каеннарга килеп сарыламын ,
Аңлый кебек алар хәлемне.
Җайлап кына мине юаталар,
Сал инде, дип, кара шәлеңне!.. Гүзәлия Исламова.

44 14 ER 4.2041
Даруларны уйлап тапмаганнар
Күңел әрнүләрен басарга...
Телим кайчак барсын онытып ,
Урманнарга кереп качарга.

Агачлардан агачларга сарылып ,
Бер еласам җиңел булмасмы?
Күңелемнән чыккан сагышлардан
Урман шаулавыннан тынмасмы?

Сандугачлар җырын бүлмәс микән
Аваз салсам кереп урманга?
,, Күңел әрнүенә" дәва юк шул
Йөрим һаман батып уйларга...
Гүзәлия Исламова.

36 6 ER 3.6578
ТӨШТӘ КҮРДЕМ

Бүген төштә сине күрдем,
Миңа карап елмайдың.
Инде кочам дигән идем,
Күз алдымнан югалдың.

Нурлар чәчеп һәм елмаеп
Кабат чыктың каршыма.
Инде кочтым дигән идем,
Томан төште кашыма.

Томан китте, кояш бакты,
Кабат чыктың елмаеп.
Инде кочтым дигән идем,
Киттең, калдым моңаеп.

Уянырга вакыт җитте,
Килми минем торасым.
Әйдә, коч мине, дип тора
Елмаеп шук карашың.

Венер ФӘТТАХ 30.07.2022 ел Мәскәү

17 12 ER 2.6346
СИН ЕЛМАЙДЫҢ БОЛЫТ АРТЫННАН

Бүген тагын яшьләнеп уяндым,
Ялгызлыгым керде төшемә.
Сөйгәнемне кочарга теләдем,
Буй җитмәде якын кешемә.

Кушымта:
Син елмайдың болыт артларыннан,
(Төштә якын кебек күкләр дә).
Якынга да икән буйлар җитми,
Бергә итми хәзер төшләр дә.

Бүген тагын сагынып уяндым,
Кочасылар килде үзеңне.
Тик янымда сыңар мендәр ята,
Җаным кабат шартлап өзелде.

Бүген тагын юксынып уяндым,
Кайнар яшьләр битне пешерә.
Авыр ла шул әйтеп булмаулары:
-Саумы, - диеп якын кешеңә.

Венер ФӘТТАХ 07.07.2022 ел Михайловка

17 6 ER 2.3450