Статистика ВК сообщества "ИСЛАМ НУРЫ"

0+
ﺑﺳﻡ ﺍﷲ ﺍﻟﺭﺣﻣﻥ ﺍﻟﺭﺣﻳﻡ 🌙 🌙 💚Татар баласын – Алла сакласын 💚🌙 🌙

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Иртән шул доганы укыгыз.

Аллаһуммә инни әсъәлүкә хайра мә фи һәзәл яум вә хайра мә бәгъдәһү вә әгузү бикә мин шәрри мә фи һәзәл яум вә шәримә бәгъдәһү.

И Раббым, мин Синнән бу көннең изгелекләрен сорыйм. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Шушы көндә генә түгел башка вакытта да миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине бәла-казадан сакласаң иде.

3098 343 ER 24.0827
Бүген атнакич! Әрвахлар - мәрхүм булган якын кешеләребез бездән дога көтәләр!
Әрвахларга багышлап догаларны пәнҗешәмбе кояш баеганнан соң - җомга көнне өйдә, мәчеттә килеш тә укырга була,
Бисмилләһ"не әйтеп Коръәннән аять-сүрәләр ("Фатиха", "Аят-әл-Көрси", "Йәсин", "Мөлек", "Ихлас") укып багышларга кирәк.
Йа Аллам, Коръән укырга ният кылдым, Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен, шайтаннан ерак булу өчен, иман белән үткән кабер әһелләренең рухларын шатландыру өчен.

«Фатиха» сүрәсе:
بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ . الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ . الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ .
مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ . إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ . اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ .
صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ غَيْرِ الْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ وَلَا الضَّالِّينَ .
« БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин».

Аятел Көрси

اللّهُ لاَ إِلَهَ إِلاَّ هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ لاَ تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلاَ نَوْمٌ لَّهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الأَرْضِ مَن ذَا الَّذِي يَشْفَعُ عِنْدَهُ إِلاَّ بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلاَ يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِّنْ عِلْمِهِ إِلاَّ بِمَا شَاء وَسِعَ كُرْسِيُّهُ السَّمَاوَاتِ وَالأَرْضَ وَلاَ يَؤُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ الْعَلِيُّ الْعَظِيمُ

Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм. Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм. Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ. Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәәъ. Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд. Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм.

«Ихлас» сүрәсе.
بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ هُوَ اللهُ أَحَدٌ . اَللهُ
الصَمَد . لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ . وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ .
«БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде».

Аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз.
Йа Раббым, шушы Коръән шәрифне укыдым Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен. Укыганда киткән хата-кимчелекләребезне Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу кылып, Үзең дөресләп кабул итсәң иде. Амин.
Йа Раббым, укуда хасил булган әҗер-савапларны багышладык галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең рух шәрифләренә, аның гаилә әһелләренә, Атабыз Адәм гәләйһис–сәләм белән Һава радыйәллаһу гәнһәнең рух шәрифләренә, Атабыз Адәм гәләйһис-сәлам белән пәйгамбәребез салаллаһу гәләйһи вә сәлләм арасында килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең рух шәрифләренә, сәхабәләрнең, шәһидләрнең, әүлия вә заһидларның, табигыйннарның, остазларыбызның, мәрхүм булган әти-әниләребезнең, кайната-кайнаналарыбызның, хәләл җефетләребезнең, әби-бабаларыбызның, мөселман ир һәм мөслимә кыз туганнарыбызның, кендек әбиләребезнең, сөннәт бабайларыбызның, сабый чакта вафат булган ир һәм кыз балаларның, өсләребездә хаклары булган әрвахларның, барча ир һәм кыз мөселман кардәшләрнең, Мөхәммәд салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең өммәтендә булган һәрберсенең рух шәрифләренә багышладык.
Йа Раббым, рухларын шат кылып, аларны кабер газапларыннан коткарсаң иде, булган гөнаһларын гафу итсәң иде һәм бездән аларны риза кылсаң иде.
Әәмиин!

2759 85 ER 19.9455
Әрвахларга багышлап дога кылыйк.

2268 57 ER 15.1121
Дога кылу
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Әлхәмдүлилләәһи Рабби-гәәләмииин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Раббым, туачак көнне, хәерле кыл, күңел тынычлыгы белән каршы алырга ярдәмеңне бир.
Газиз Аллам, Синең барлыгыңа, берлегеңә ышанып яшәсәк иде. Әйтәсе сүзләремдә, эшлисе эшләремдә, минем уйларымны чигеннән чыгарма. Килгән барлык авырлыклар да, җиңеллекләр дә синең тарафтан җибәрелгәнен оныттырма. Тормышымда, гаиләмдә беркемне дә кимсетми, рәнҗетми, дөрес аралашырга өйрәт.
Раббым, миңа һәр туачак көннең һәм көне буена булган яңалыкларын җиңел генә кичерергә көч бир. Минем уй-фикеремне йөгәнлә. Мине тәүбә итәргә, дога кыларга, сабыр булырга, ышанырга, кичерергә, түземле булырга, һәм сөяргә өйрәт. Әәмиин!

1227 163 ER 13.2840
Йортка, нигезгә дога кылып теләк теләү

Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә үә әңтә хайруль мүңзилиинә раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтән үә фил әәхыйрати хәсәнәтән үә кыйнәә гәзәәбә ннәәр.

Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым, җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына! Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда! Әй, Раббым, теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең! Теләсәң, ул бәрәкәтләрне ала да аласың. Әй, Раббым, шушы нигезләргә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер. Шушы нигездә яшәүче бәндәләреңнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә һидаять нурын иңдер һәм араларына өлфәт мәхәббәтләр насыйп ит.

Әй, Хафиз булган Аллаһ, аларның нигезләрен һәм үзләрен күзләр күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла! Бигрәк тә ут бәлаләреннән, су басулардан, җил-давыллардан, каракларның начар эшләреннән сакла! Шушы нигезләрендә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып озын гомерләр яшәүләрен насыйп ит.

2161 139 ER 14.5745
Вафат булган әти-әниләребез, туганнарыбыз өчен дога кылыйк.

Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинә Мөхәммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Йә, Аллаһым, Коръән укырга ният кылдым, Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен, шайтаннан ерак булу өчен, иман белән үткән кабер әһелләренең рухларын шатландыру өчен.

"Фатиха" сүрәсе:

بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ . الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ . الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ .
مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ . إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ . اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ .
صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ غَيْرِ الْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ وَلَا الضَّالِّينَ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин".
(Мәрхәмәтле, Рәхимле Аллаһ исеме белән. Галәмнәрнең тәрбиячесе Аллаһ өчен барча мактау хастыр. Ул Мәрхәмәтле, Рәхимле. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, Үзең нигъмәтләндергәннәрнең юлына күндер. Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел).

"Ихлас" сүрәсе.

بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ هُوَ اللهُ أَحَدٌ . اَللهُ
الصَمَد . لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ . وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде".
(Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мохтаҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер тиңе вә охшашы юк).

"Фәләкъ" сүрәсе

بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ الْفَلَقِ . مِنْ شَرِّ
مَا خَلَقِ . وَمِنْ شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا وَقَبَ . وَمِنْ شَرِّ النَّفَاثَاتِ
فِي الْعُقَادِ . وَمِنْ شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббил-фәләкъ. Миң шәрри мәә халәкъ. Вә миң шәрри гаасикыйн изәә вәкабе. Вә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде. Вә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде".
(Мин таң аттыручы Аллаһыга сыенам. Барлыкларның зарарыннан; вә әйләнә-тирәдәге караңгылыкның зарарыннан; вә сихер җәтмәләре коручыларның мәкереннән; вә көнчелек кылганда көнчеләрнең явызлыгыннан Раббыма сыенам).

"Нәс" сүрәсе

بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ .
مَالِكِ النَّاسِ . إِلَهِ النَّاسِ . مِنْ شَرِّ الْوَسْوَسِ الْخَنَّاسِ .
اَلَّذِي يُوَسْوِسُ فِي صُدُورِ النَّاسِ . مِنَ الْجِنَّةِ وَالنَّاسِ .

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс".
(Бөтен инсаннарның Раббысына сыенам. Бөтен инсаннарның хөкемдарына, Сиңа шөбһә салучының зарарыннан, бөтен инсаннарның илаһына (сыенам). Ул зат җеннәрдән һәм адәмнәрдән дә булып, инсаннарның күңеленә вәсвәсә салыр).

БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим!

Сүбхәәнәкә Раббикә Раббиль гыйззәти гәммәә йәсыйфүүүүн. Вә сәләәмүн гәләльмурсәлиииин. Вәлхәмдүлилләәһи Раббиль гәәләмиииин.
Йә Раббым, ошбу сәгатьләрдә, бер Үзеңнең генә ризалыгыңны өмет итеп укыган Коръән аятьләремне, барча кимчелек-хаталарымны гафу кылып, Үзеңнең фазлы рәхмәтең белән кабул итеп ал. Анда булган әҗер-савапларны галәмгә рәхмәт өчен җибәрелмеш Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһү галәйһи үә сәлләмнең рух шәрифләренә ирештереп, рухларын шат кыл, Кыямәт көнендә шәфәгатьләрен безләргә дә насыйп кыл. Атабыз Адәм галәйһиссәләмнең һәм анабыз Һәүә радый Аллаһү ганһүләрнең рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, бүгенге көнгә кадәр җир йөзенә килеп киткән барча мөэмин-мөселман кардәшләребезнең дә рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Зиратларыбызда мәрхүм-мәрхүмә булып, бездән дога өмет итеп ятучы барлык мөэмин-мөселман кардәшләребезнең рухларына ирештереп, рухларын шат кыл. Миннән (ошбу нигездән) дога өмет итүче вафат булган барлык туганнарымның (әти-әниләремнең, әби-бабаларымның, остазларымның, “догадан ташлама” дип васыять әйткән дусларымның, танышларымның, күршеләремнең) рухларына ирештереп, рухларын шат кыл, аларны миннән риза кыл (теләгәннәрен атасаң да була).
Каберләрен иман нуры, Коръән нуры, Ислам нуры белән нурландырып, дөньяда бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарын гафу кылып, кылган изгелекләрен арттыр, актык урыннарын җәннәттә кыл. Укыган Коръән аятьләребезне аларга сират күперен кичкәндә җитәкче, тәмугъ утыннан пәрдә, җәннәткә керүләренә сәбәпче кыл.
Йә Раббым, ил-көннәребезгә, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек, маңгай күзләребезгә нур, кальб күзләребезгә нур биреп, үзебезнең балаларыбызның, җитәкчеләребезнең күңелләренә тәүфыйк-һидаять биреп, яши торган дөньяларыбызны Ислам дөньясы кыл. Малларыбызга бәракәт биреп, бәндәчелек белән кылган гөнаһларыбызны ярлыка. Телләребезгә, күңелләребезгә сабырлыклар биреп, калган гомерләребезне кушаннарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып, Үзең риза булырлык итеп үткәрүләребезне насыйп ит.
Моңарчы тәүфикъсызлыкта йөргән бәндәләреңнең күңелләренә иман нуры салып, туры юлларны – мәчет, мәдрәсә юлларын күрсәт.
Өйләнмәгән егетләребезгә, кияүгә чыкмаган кызларыбызга хәерле бәндәләр насыйп кылып, матур гаиләләр корып, динебезне куәтләүче балалар үстерергә насыйп кыл.
Йә Раббым, шушы килгән һәм киләчәк елларны хәерле еллардан кылып, без, бәндәләреңнең белеп һәм белми кылган гөнаһларын, хаталарын гафу кылып, афәтләрдән, хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан имин кылсаң иде. Үзеңнең киң рәхмәтең белән, мул нигъмәтләреңне күреп сөенергә насыйп кылсаң иде.
Әҗәлләребез җитеп, әманәт җаннарыбызны Үзеңнең хозурыңа тапшырганда җиңел авыру, ансат үлем бир.
Йа, Раббым!
Без укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен кабул итеп, безгә аның нурын иңдереп, барыбызга да, укучыларыбызга да, тыңлаучыларыбызга да, әҗер вә саваплар ирештерсәң иде.
Йә, Раббым!
Һәркайсыбызга бу дөньядан тулы иман, кальби сәлим белән китәргә, соңгы сулышларыбызда да: “Ләә иләәһә иллә ллааһу Мөхәммәдүррәсүлуллаһ”, - дип әйтергә насыйп итсәң иде. Кыямәт көнендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең шәфәгатенә ирешеп, җәннәтләреңә керергә, Синең дидарыңны күрергә насыйп итсәң иде.

Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлилләһ үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Раббәнәгъфирлии вә ли вәәлидәййә вәлилмүэминиинә йәүмә йәкуумульхисәәб. Раббирхәм һүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйраа. Әәмиин. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

Раббәнә әтинә фид-дүнийә хәсәнәтәү үә фил әхирати хәсәнәтәү
үә кыйнә гәзәбән-нәр.
Йә,Раббым!
Дөньялыкта безгә изгелек эшли торган хәерле гомер бир.
Шушы изгелегебез бәракәтендә әхыйрәттә җәннәтеңне насыйп ит,
ут газабыннан сакласаң иде.
Әәмиин.

2161 230 ER 12.8988
УРАЗА АЕНДА ДОГА КЫЛУ

Әлхәмдү Лилләһи Раббил гаәләмиин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинәә Мухаммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхаабиһи әҗмәгыйн.

Йа Раббым Аллам, шушы мөбарәк Рамазан айларында, догалар кабул булган айларда үткән, тоткан уразаларыбызны кабул кыл. Башкарган нәфел, сөннәт, фарыз намазларыбызны, таравих намазларын Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабуллардан кыл.
Йа Раббым Аллам, мәхшәр мәйданнарында басып торганда, таравих намазларында басып торуларыбыз да ярдәм итсен. Үзеңнең хозурыңда басып торган вакытта хәлебез җиңел булсын. Мәхшәр мәйданнарында эссе булганда, сусаган вакытта безгә шушы тоткан уразаларыбыз ярдәм итсен. Безгә ризык булып, сусауны басарга сәбәпче булсын.
Й Раббым Аллам, елга бер генә килә торган бу мөбарәк айның һәр мизгелен файдалы итеп үткәрергә насыйп ит.
Йа Раббым Аллам, синнән генә сорыйбыз, шушы Рамазан айларына ирешмәгән безнең дин кардәшләребезнең, вафат булган әти-әниләребезнең, туганнарыбызның гөнаһларын ярлыка. Аларның изге гамәлләрен арттыр. Кыямәткә хәтле каберләрен нурлы кылып, кыямәткә хәтле нигъмәттә ятарга насыйп ит. Кыямәт көнендә аларның урыннарын җәннәттә кыл.
Йа Раббым Аллам, безнең өчен шушы Рамазан айлары ахыргы Рамазан ае булмасын. Киләсе Рамазан айларын иминлектә, сәламәт килеш каршы алырга насыйп ит.
Йә, Раббым Аллаһ, барчаларыбызның тормышына бәрәкәт, малларыбызга хәләллек, бәрәкәт бир, авыруларыбызга хәерле шифаларыңны бир, төрле бәла-казаларга, төрле авырлыкларга төшүчеләргә Үзеңнең ярдәмеңне насыйп ит.
Йа Раббым Аллам, илебезне төрле хәвефләрдән, сугышлардан, бәла-казалардан Үзең сакла.
Йа Раббым Аллам, барчабызга кадер кичәләрен гыйбадәттә үткәрергә насыйп әйлә. Кадер кичәләрендә гыйбадәт кылучы бәндәләреңнән булырга насыйп ит.
Йа Раббым Аллам, Син гафу итүче, барчаларыбызның гөнаһларын гафу ит.
Йа Раббым Аллам, авырлыкларны җиңел күтәрә алырлык, уразаларыбызны Үзең риза булырдай итеп тотарлык тәкъвалык бир, изге ниятләребезгә, морад-максатларыбызга ирештер.
Йа Раббым Аллам, уразаларыбызны киң итеп ачылган Раян капкасыннан Фирдәвес җәннәтенә үтәргә, Синең йөзеңне күреп куанырга лаек булырдай итеп тотарга насыйп ит.
Йа Раббым Аллам, безгә һидаят юлын күрсәт, һәммәбезне дә исламлы, иманлы, намазлы кыл. Йөзләребезне нурлы кыл. Тел ачкычлары, зиһен ачкычлары биреп, Үзең кушканнарны үтәргә, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә насыйп ит.
رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ
Раббәнә әтинә фиддүнйә хәсәнәтәү вә фил әхыйрати хәсәнәтәү вә кыйнә гәзәбәннәр.
Әй, безнең Раббыбыз, безгә дөньяда изгелекне һәм ахирәттә изгелекне бир. Син безне тәмуг уты газабыннан сакла. Әмин!
Әлхәмдү Лилләһи Раббил гәәләмиин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинәә Мухаммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхаабиһи
әҗмәгыйн.

1403 204 ER 12.2100
Төрле яман авырулардан һәм бозык эшләрдән дога

أَعُوذُ بِكَ اَللَّهُمَّ مِنَ الْبَرَصِ وَالْجُنُونِ وَالْجُذَامِ وَمِنْ سَيْئِ الْأَسْقَامِ
"Әгуузү бикәллааһүммә минәл-бәраси вәл-җүнүүни вәл-җү-зәәми, вә мин сәй-ил-әскаам!"
Йә Аллаһым, мине диваналыктан һәм дә төрле яман авырулардан сакла!

اَللَّهُمَّ جَنِّبْنِي مُنْكَرَاِت الْأَخْلاَقِ وَالْأَعْمَالِ وَالْأَهْوَاءَ وَالْأَدْوَاءَ
"Әллааһүммә, җәннибнии мүнкәратил-әхләкый вәл-әгъмәә-ли вәл-әһвәә-ә вәл-әдвәә-ә".
Йә Аллаһым! Бозык эшләрдән, сыйфатлардан, бозык хыялдан, чирләрдән Үзең сакла

1406 148 ER 12.0347
🌙 ҺӘР МӘҖЛЕСНЕ “Фатиха” сүрәсеннән һәм “Бәкара” сүрәсенең беренче 5 аятеннән (“Әлиф-Ләм-Мим”) башлап җибәрү мәслихәт.
🌙 Вафат булганнарны ИСКӘ АЛУ МӘҖЛЕСЛӘРЕНДӘ (3се, 7се, 40гы, елы) әҗер-савапны бакыйлыкка күчкән туганнарның рухына багышлау нияте белән “Мүлк” яки “Йәсин” сүрәләрен уку хәерле.
🌙 ЯҢА ЙОРТКА КҮЧЕНҮ уңаеннан үткәрелгән ӨЙ АШЫНДА “Фатиха” белән “Әлиф-Ләм-Мим”гә “Бәкара” сүрәсеннән “Лилләһи” һәм “Аятелкөрси” аятьләрен өстәп, “Рахмән” сүрәсен уку киңәш ителә.
🌙 НИКАХ МӘҖЛЕСЕНДӘ никах укылганнан соң “Бәкара” сүрәсеннән “Лилләһи”не һәм “Вакыйга” сүрәсен уку тәкъдим ителә.
🌙 КОРБАН АШЫНДА “Фатиха” белән “Әлиф-Ләм-Мим”нән башка “Әнгам” сүрәсенең 160 - 165 нче аятьләре укыла. Шуннан соң “Вакыйга” яки “Рахмән” сүрәләре һәм “Кәүсәр” сүрәсе укыла.
🌙 АВЫЗ АЧУ мәҗлесендә укырга киңәш ителә: “Фатиха” сүрәсе, “Бәкара” сүрәсеннән “Әлиф-Ләм-Мим”, “Шәһрурамәдан”, шулай ук “Нәбә” һәм “Кадер” сүрәләре.
🌙 МӘҮЛИД АШЫ башында, гадәттә “Фатиха” сүрәсе һәм “Бәкара” сүрәсеннән “Әлиф-Ләм-Мим” өзеге яңгыраганнан соң, гадәттә, “Әхзәб” сүрәсенең 41 - 48 нче һәм 56 нчы аятьләре укылса әйбәт.
🌙 ШӨКЕР АШЫ: нинди дә булса сөенечле вакыйга уңаеннан үткәрелә торган шундый мәҗлестә “Бәкара” сүрәсеннән “Әлиф-Ләм-Мим”, “Шәһрурамәдан” кебек аятьләрне уку яхшы. Өстәп “Лилләһи”, “Ләә йәстәви” һәм “Тин” сүрәләрен дә укырга мөмкин.
🌙 ҺӘР МӘҖЛЕСНЕ “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен уку белән тәмамларга киңәш ителә.

1575 40 ER 20.9968
Бүген атнакич! Әрвахлар - мәрхүм булган якын кешеләребез бездән дога көтәләр!
Әрвахларга багышлап догаларны пәнҗешәмбе кояш баеганнан соң - җомга көнне өйдә, мәчеттә килеш тә укырга була,
Бисмилләһ"не әйтеп Коръәннән аять-сүрәләр ("Фатиха", "Аят-әл-Көрси", "Йәсин", "Мөлек", "Ихлас") укып багышларга кирәк. Гадәттә "Фатиха", "Йәсин", "Мөлек" сурәләре укыла, аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Йа Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һаваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни, әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Газиз әнкәмнең, газиз әткәмнең рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде.
Аларның урыннары җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-сәвапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл

Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.

Раббәнәә әәтинәә фиддуньяя хәсәнәтәввә фил аахыйрати хәсәнәтәввә кынәә газәәбәннәәр. Раббәнәгфирлии вәливәәлидәййә вәлилмөэминиинә йәүмә йәкуумул хисәәбе.

1667 110 ER 9.5906