Статистика ВК сообщества "ГОМЕР АГЫШЛАРЫ"

0+
Сыгылсаң да сына курмә, син бит жирнең бизәге.Давыл узар, кояш чыгар.Тик чак кына туз әле ...

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Югалттынмы? Юк,югалтма,
Мин хаман синен белэн.
Ин беренче кургэн коннэн,
Гашыйк мин,Сине соям.

Югалттынмы?юк югалтма,
Хыялымда йорисен.
Гомер буе котеп алган,
Син бит татлы жимешем.

Юксынаммы? Бик юксынам,
Синдэ минем уйларым.
Кузем йомсам ,куз алдында,
Синен зифа буйларын.

Голия Шайдуллина

25 0 ER 3.6946
Яшьлек үтте, картлык җитте диеп,
Күңелкәем бер дә борчылма.
Һәр дәвернең үзенең матурлыгы,
Тормыш ямен генә югалтма!

Син шатланып яшә әле шуңа,
Шушы яшькэ җитә алганга.
Балаларның балаларын күреп,
Оныкларны сөя алганга.

Яшэ эле тэмнәр ,ямьнәр табып,
Ходай биргән һэрбер көнеңнән.
Яшьлек дәрте сүнми калсын әле,
Бердә китмиенчә үзеңнән.

Картаям дип эйтэселәр килми,
Олыгая гына барабыз.
Яшик әле шулай матур итеп,
Өзелмәсен барыр юлыбыз!

Яшик әле, яшьник әле дуслар,
Яшьлек дәрте ташып торганда.
Матур эшлэр эшләп калдырыйкчы
Кулдан эшләр килә алганда.

Ренат Шәрәфи.

30 0 ER 3.8316
Әкрен генә авыл бетеп бара,
Уйлап исләрең дә китәрлек.
Кемнәр әле исән,кемнәр юклар,
Бармак белән санап үтәрлек.

Авылның мөхтәрәм кешеләре
Бер- бер артлы китеп баралар.
Алардан соң истәлеккә бары
Онытылмаслык эшләр калалар.

Безгэ кадәр туып- үскән буын
Тырыштылар,ялны белмичә.
Көнне төнгэ ялгап эшләделэр
Җүнле йокы алар күрмичә.
.
Авыл гөрләп торды ул чакларда,
Һәркемнең дә эше бар иде.
Урам тулы бала- алмаш үсте,
Киләчәге аның бар иде.

Заман җиле исеп, юкка чыкты,
Гөрләп, эшләп торган колхозлар.
Эшләр, эшләр бетте, яшьләр китте,
Бушап калды мәктәп, авыллар.

Мәктәп беткәч, авыл бик тиз бетә,
Киләчәге булмый авылның.
Авыл белән бергә юкка чыга
Гореф-гадәтләре дә аның.

Авыл- гомер бакый туйдыручы,
Икмәк, азык биреп торучы.
Иң зур байлык булган телебезне ,
Ана телебезне саклаучы!

Ренат Шарафи

33 0 ER 3.3494
Намазга бас!

Күзең күрә, камил акылың бар
Аякларың йөри туктаусыз;
Намазга бас, Аллаһ каршысына,
Көнең узмас бушка файдасыз.

Намазга бас, бер дә үкенмәссең,
Күңел күзең китәр яктырып;
Аллаһының чиксез рәхмәте киң,
Нигъмәтләрен бирер арттырып.

Нинди шатлык: камил акыл белән
Кул күтәреп дога укуы;
Нинди бәхет Аллаһ каршысында,
Чын ихластан сәҗдә кылуы.

Күңелеңнең тынычлыгы артыр,
Дога укып, тәүбә иткәндә;
Авырлыклар җиңел генә узар,
Бер-бер артлы сиңа килгәндә.

Намазга бас, һич тә ялгышмассың
Өйрәнмәссең яман гадәткә;
Кылган гамәлләрең Ахирәттә,
Алып керер туры җәннәткә.

Намазга бас, Аллаһ каршысында
Иң бәхетле кеше булырсың;
Җәннәт бакчасыннан нурлар алып
Җәннәт нигъмәтләрен татырсың.

Нинди байлык биргән безгә Раббым:
Кул-аяклар, күзләр-колаклар;
Саусыз тусак бик бәхетсез булсак,
Күренмәс бит булган байлыклар.

Бармакларны Раббым биргән безгә
Зекер әйтеп, тәсбих тартырга;
Акылны да тулысынча биргән,
Гыйлем алып зиһен артырга.

Бүләк иткән безгә: Кояшны да
Күктә балкып торган Айны да;
Тәүбә итсәк Аллаһ каршысында
Җиңә алмас безне кайгы да.

Намазны да бишкә бүлеп биргән
Бүләк итеп гүзәл затына;
Намазга бас, бурычыңны үтә
Шөкер итеп Аллаһ каршына.

Нинди шатлык, олы зур куаныч,
Намаз укып көнең башланса;
Үрнәк алып синнән башкалар да,
Намаз белән көнен башласа.

Намазга бас, чистарт калебеңне
Начар уйлар китәр күңелеңнән;
Авыр сүзләр, төрле мәшәкатьләр
Җиңел үтәр йөрәк түреңнән.

Намазга бас, изге дога белән
Яктырсың күңел түреңне;
Изге гамәл белән гомер итеп,
Үткәрерсең һәрбер көнеңне.

Вакыт узар, саулыгың да тузар
Күзләрең дә күрми башларлар;
Саусызланган хәлсез аякларың,
Салмак кына җирдән атларлар.

Сау-сәламәт булган чагыбызда,
«Раббым-Аллаһ!» — диеп каршында,
Кул күтәреп, укып дога кылсак
Ул кичерер безнең барсын да.

Рәзинә Әхмәтҗанова

20 0 ER 2.9756
И Хатын кыз!
Бик нык арган кебек тоелганда,
Күз яшьләрең тамчы-тамчы коелганда,
Яшәр көчем калмады дип әйтә күрмә,
Алсу таңнарыңны моңга төрмә.

Иксез-чиксез мәшәкатьләр урап алса,
Ярдәмчесез-таянычсыз, ялгыз калсаң,
Күңелеңә начар уйлар кертә күрмә.
Ачы балан тәлгәшеннән мәрҗән үрмә.

Яратырга өйрән аз булса да, үз- үзеңне.
Алга атла, рәнҗеттермә син үзеңне.
Мескенләнмә, көч тап төзәтергә ялгышларны,
Һич бирешмә, үзгәртергә була язмышларны.

Дөрләсә дә, яндырса да эчтә ялкын,
Төн артыннан килми калмый барыбер көн.
Төшенкелек, начар кәеф куып җибәр,
Шул вакытта көчең артыр, борчу китәр.

И, Хатын-кыз! Син бәхеткә лаек шиксез!
Аллаһның рәхмәте зур, кодрәт чиксез!

45 0 ER 3.2377
Ир ат сузенэ ышанма!

Ир ат сузенэ ышанма!
Алдап,ташлап китэрлэр.
Алар барсы хатын кыздан,
"Отыш" кына котэлэр.

Узлэренэ файда булса,
Йорерлэр синен янда.
Ир ат сузенэ ышанма,
Туры атлап,бар алга.

Ир ат сузенэ ышансан,
Утлы кумер йотарсын.
Авыз пешкэч, кунел тешкэч,
Син барын да анларсын.

Меннэр арасында бардыр,
Ышанычлы ,уз кеше.
Кемгэ,нинди ир элэгэ,
Ул инде бэхет эше.

Голия Шайдуллина

22 0 ER 2.9356
Синең өчен шәм булып янам мин,
Сиңа бирәм бөтен җылымны.
Үзем янып, синең өчен янып,
Бирергә әзермен җанымны.

Син дип яшим, син дип канат кагам,
Син дип, син дип алам тынымны.
Догаларга тиңлим, язмышым дим,
Безне кавыштырган юлымны.

Синең өчен күз яшьләре булып,
Юып алам җаның зарларын.
Йолдыз булсам мин тормыш күгендә,
Бары синең өчен янганым.

Синең өчен утларда яныйммы,
Керим мәллә салкын суларга?
Син хыялым, һәр сулышым минем,
Тик син генә минем уйларда.

Венер ФӘТТАХ

19 0 ER 3.0134
Сагынырсың әле мине син дә,
Күз алдыңнан китеп югалгач.
Эзләнерсең үкенерсең әле,
Минем кебек башка булмагач.

Сагынырсың әле бер көн мине,
Исләреңә бер көн төшәрмен.
Тик мин булмам инде яннарыңда,
Үзәгеңне генә өзәрмен.

Сагынырсың , саргаерсың әле,
Үткән көннәр кире кайтмаслар.
Без утырткан гөллэр, саргаерлар
Кабат алар чәчәк атмаслар.

Сагынсаң да мине, саргайсаң да,
Дәвалар юк аңа түзәрсең.
Бәлки, онытып бар үпкәләрне,
Килер әле мине күрәсең.

Ренат Шарафи.

33 0 ER 3.0504
Яратамын Сине,бик яратам,
Шуна курэ ялкын йорэктэ.
Сина булган хислэр бетмэс алар,
"Оныт" диеп ,беркон,эйтсэн дэ.

Ачуланма авыр сузлэр эйтеп,
Йорэгенэ саксыз кагылсам.
Белмим жаным,мин нишлэрмен икэн,
Юлларымда беркон югалсан?

Бер ни эмет итмим,бары ярат!!!!
Жил давылга бер дэ карамый.
Канатлары сынган ак кошлар бит,
Биеклеккэ ялгыз очалмый.

Голия Шайдуллина

18 0 ER 2.8757
Атлап барам ап-ак кар өстеннэн,
Кар өстендә кала эзләрем.
Кар астында калды, еллар белән,
Калды минем яшьлек эзләрем.

Яуган карда калган эзләр
Яз чыгуга эреп югала.
Тик, югалмый йөрәктәге эзләр,
Алар мәңге анда саклана.

Ап-ак карга басып, кайтып киләм,
Кар шыгырдый салкын булганга.
Яшьлегемә бер кайтасы иде,
Ап-ак карлар явып торганда.

Шул карларны ера-ера атлыйм,
Уйга батып атлап барышым.
Нәрсә табып, ниләр югалтсам да
Бу бит минем гомер агышым.

Ренат Шарафи.

22 0 ER 2.6458