САУЛЫК СОРАУ ДОГАСЫ
Әллаһүммә гаффинии фии бәдәнии, әллаһүммә гаафинии фии сәмгый, әллаһүммә гаафинии фии бәсарии, ләә иләәһә иләә әнтә. Әллаһүммә иннии әгүүзү бикә минәл-күфри вәл-фикъри. Әллаһүммә иннии әгуузү бикә мин газәәби-лкабри. Ләә иләәһә илләә әнт
Йа Аллам, тәнемне, колакларымны, күзләремне сау-сәламәт кыл. Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы хак илаһ юк. Йа Алла, сиңа көферлектән һәм фәкыйрьлектән, кабер газабыннан саклануны сорап сыенам. Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы илаһ юк.
Количество постов 9 909
Частота постов 4 часа 40 минут
ER
13.42
Нет на рекламных биржах
Графики роста подписчиков
Лучшие посты
Бөердә һәм сидек куыгында таш, ком һәм башка авырулар булганда, симергәндә, эч күпкәндә, эч катканда, суалчаннардан котылу өчен төнәтмәне түбәндәгечә ясап эчәргә кирәк: вакланган 2 балкашыгы тузганак тамырын 1 стакан суга салып, 8 сәгать салкын урында тотып, сөзегез һәм көнгә берничә тапкыр эчегез.
Бүген атнакич! Әрвахлар - мәрхүм булган якын кешеләребез бездән дога көтәләр!
Әрвахларга багышлап догаларны пәнҗешәмбе кояш баеганнан соң - җомга көнне өйдә, мәчеттә килеш тә укырга була,
Бисмилләһ"не әйтеп Коръәннән аять-сүрәләр ("Фатиха", "Аят-әл-Көрси", "Йәсин", "Мөлек", "Ихлас") укып багышларга кирәк. Гадәттә "Фатиха", "Йәсин", "Мөлек" сурәләре укыла, аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Йа Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һаваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни, әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Газиз әнкәмнең, газиз әткәмнең рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде.
Аларның урыннары җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-сәвапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл
Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.
Раббәнәә әәтинәә фиддуньяя хәсәнәтәввә фил аахыйрати хәсәнәтәввә кынәә газәәбәннәәр. Раббәнәгфирлии вәливәәлидәййә вәлилмөэминиинә йәүмә йәкуумул хисәәбе.

Әрекмән яфрагы суты яман шешне кисәтә, булганын кечерәйтә һәм бетерә, иммунитетны ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.
Белгечләр әрекмән сутын көнгә өч тапкыр ашарга ярты сәгать кала бер балкашыгы эчәргә куша. Курс — бер ай. Аннан соң организмны ял иттереп алырга кирәк. Иң яхшысы — әрекмән сутын елына өч тапкыр берәр айлап куллану. Бер ай — әрекмән суты, бер ай — ял, бер ай — әрекмән суты, бер ай ял тәртибендә.
Бер искәрмә бар: курс барышын төгәл үтәргә, өч тапкырында да әрекмән сутын эчәргә онытмаска кирәк.
Әрекмән яфракларын иттарткыч аша чыгарып, вак тишекле иләк аша сөзәләр. Бәләкәй савытларга салып туңдыргычта саклана. Кирәк вакытта гына эретеп эчәргә мөмкин. Туңса да, файдалы сыйфатлары югалмый.

Йа, Раббым, һәрбарчабызга исәнлек-саулык, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп итсәң иде. Сиңа гына табынабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Синең кушканнарыңны ихлас күңелдән үтәп, тыйган гамәлләреңнән тыелып, иксез-чиксез рәхмәтеңә һәм ризалыгыңа ирешергә, ике дөньяда да бәхетле бәндәләреңнән булырга насыйп итсәң иде.
Каен бөресенең файдасы
Бөрене каеннарда сут хәрәкәте башланганда, бөреләр бүрткәч, әмма әле яфрак ярганчы җыярга кирәк.Бер генә яфрак чыкса да, соң булыр.
Каен бөресе бәвелне куа, канны арчый, тирләтә, иммунитетны ныгыта, аны подагра, ревматизм, тире авыруларыннан, геморройдан файдаланалар.
Салкын тигәндә, грипп йоктырганда: кичтән 1 стакан кайнар суга 1 бал кашыгы вакланган бөре салып, берничә минут төнәтергә кирәк. Чәй кебек эчегез дә, төренеп ятыгыз. Ул тирләтә, иммунитетны ныгыта.
Ревматизм борчыганда мазь ясап карагыз.
Ул болай эшләнә: 250 г акмайга 250 г каен бөресе алына. Эмаль кәстрүлгә бөре белән ваклап туралган майны чиратлаштырып салыгыз. Савытны герметик итеп ябыгыз. Капкачның кырыйларын камыр белән ябыштырып куярга була. Кәстрүлне 15 сәгать сүрән духовкада тотарга кирәк булыр. Аннан капкачын ачып суытыгыз. Катнашманы марля аша сөзеп, банкага тутырып куегыз. Нәтиҗәлерәк булсын өчен, 25 г камфара кушарга мөмкин.
Мазьны суыткычта сакларга киңәш ителә.
Сызлаган буыннарга шушы мазьны сөртергә кирәк булыр. Аннары өстеннән пленка каплап, җылы итеп төрегез. Берничә кат кулланудан соң ук хәлегез яхшыруын тоярсыз.
Геморройдан да төнәтмә ясап була.
1 стакан вак итеп туралган яки төелгән каен бөресенә 0,6 л үсемлек мае кушып, 40 көн төнәтеп тотыгыз. Аннан 50шәр г дару ромашкасы һәм сары мәтрүшкә өстәгез дә 3 атна төнәтеп тотыгыз. Шуннан дәва әзер булыр. Көн саен арт юлга сөртә аласыз. Ул геморрой төеннәрен тиз төзәтә. Бу төнәтмә дерматиттан да файдалы, косметологиядә дә уңышлы кулланыла.
Бөрене коры көнне җыегыз. Бер каенның бөреләрен күп кисмәгез, агачка зыян китермәгез.
Яз көне аны киптерүе авыр. Бүлмәдә кипмәсә, духовкага куегыз, температураны +30 градустан арттырмагыз. Кипкән бөре 2 ел саклана.

Баш авыртуыннан, баш әйләнүдән файдалы
Кан куера, кешегә тиешле күләмдә кислород җитми башлый. 4-5 нарат күркәсен ярты литр аракыга салып куеп, ике атна тотарга кирәк. Аннары көненә өч тапкыр, берәр кашык, чәйгә кушып эчәргә киңәш ителә. 10 көн эчеп, 10 көн ял итегез. Нарат күркәсе баштагы нечкә генә капиллярларны да ача.

Чыжылдавык дару ясыйбыз.
Суык тигәндә, бер стакан суга берәр чеметем чәй содасы, лимон кислотасы һәм тән температурасын төшерә торган бер сәдәф дару (аспирин, ибупрофен һ.б.) салыгыз. Эремәдә бүленеп чыккан газ даруны эреткәч, эчегез.
Кыйммәтле чыжылдавык даруларны да нәкъ шулай ясыйлар.

Чәй содасының файдасы
- Ванна керер алдыннан кайнар суга 100 грамм чәй содасы салсагыз, каты су йомшарыр, ә тәнегез шома һәм матур булыр.
- Аякларыгыз тирли икән, аяк киеме эченә аз гына сода салыгыз. Салгач, аны кагып кына төшерегез.
- Чәй һәм каһвәгез хуш исле булсын өчен суга бер чеметем сода кушыгыз.
- Суыткычтан начар исне бетерер өчен тәлинкәгә 50 грамм сода салыгыз һәм суыткычка куегыз, берничә көннән алып, түгегез.
- Суга бер кашык сода кушсагыз, кәбестә тизрәк пешәчәк, витаминнары да яхшырак сакланачак.
- Яшелчә-җимешне юганда да суга сода кушу яхшы.
- Келәмнән начар исне бетерү өчен аның өстенә сода сибеп чыгарга һәм берничә сәгатьтән тузан суырткыч белән суыртып алырга кирәк.
- Черки, бал корты тешләгән урынга бераз юеш сода куеп торсагыз, кызару, әрнү бетәр.
- Битегез коры икән, аны сода кушылган су белән юыгыз.
- Көн буе аяк өстендә йөргәннән соң, арыган аякларыгызны содалы суда ял иттерегез.
- Яшел төсле яшелчәләрнең төсе саклансын өчен аларны пешергәндә суга бер кашык чәй содасы кушыгыз.
Аш содасы дәвалый да!
* Коры ютәл борчыганда 1 стакан җылы сөткә 1 балкащык аш содасы салып болгаталар һәм акрынлап эчәләр.
* Конъюнктивит булганда мамыкны содалы эремәдә чылатып күзне сөртеп алалар.
* 0,5 балкашык соданы суга болгатып эчү аритмия өянәген баса.
* 0,5 балкашык сода белән 1 балкашык тозны 1 литр кайнар суга салып болгаталар. Эремәне транспортта барганда күңел болганса, агуланганда һәр 5 минут саен 1әр аш кашыгы эчәләр.
* Тирләгәндә содалы эремә белән юыну тир бизләренең эшчәнлеген киметә.
* Урт ялкынсынганда да авызны содалы эремә белән чайкатырга киңәш ителә.
* Ашказаны эшчәнлеге бозылганда 1 стакан сөткә 2 чеметем сода салып эчәргә була.
* Аш содасы аяктагы гөмбәчекләрне дә үтерергә сәләтле. Аның өчен 1 аш кашыгы соданы аз гына суга салып болгаталар һәм шуны гөмбәчек зарарлаган урыннарга сөртәләр.

Әстерхан чикләвеген арчыганда, аның бүлемтәләре арасындагы ярыларны ташламагыз. Аның төнәтмәсе шикәр авыруыннан менә дигән дәва!
Диабет белән көрәшү өчен, 2 аш кашыгы яры өстенә аны тулысынча капларлык итеп, сыйфатлы аракы салырга кирәк. Аннары бер атна көтәсең. Көн саен 5-6 тамчы төнәтмәне ике кашык су эчендә эретеп эчәсең. Дәвалау курсы өч атнадан өч айга кадәр сузыла ала, ә аның нәтиҗәлелеген канда шикәр күләмен анализлагач белергә мөмкин.
Радикулит белән чирләгәндә һәм буыннар авыртканда, әстерхан чикләвеге ярысының аракыдагы төнәтмәсе белән тәнне ышку файдалы.
Әлеге төнәтмәне шулай ук ашказаны эшчәнлеге бозылганда, хәтер начарайганда, баш авыртканда, хатын-кыз авырулары һәм мастопатия вакытында, нервлар какшаганда, йокысызлыктан интеккәндә кулланырга мөмкин.