Статистика ВК сообщества "ТАТАРЛАР, АЛГА!"

0+
Бервакытта да онытмагыз: ТАТАР кайда гына яшәсә дә аның мәркәзе КАЗАН, кыйбласы - ТАТАРСТАН. Салават Фатхетдинов.

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Чираттагы хатны язам, әнкәй,
Монысын да беләм, алмассың.
Балакаем сагынып хат язган дип,
Җавап хаты язып салмассың.

Ул дөньяга хатлар бармыйлар шул,
Мәңгелеккә юллар юк алар.
Ишексез һәм тәрәзәсез өйгә,
Бара диләр бары догалар.

Кыйблаларга карап, өмет белән,
Дога укып сиңа багышлыйм.
Заманалар, әнкәй, хаман бер көй,
Әмма, синнән башка сагышлы.

Язын-көзен безнең йорт өстеннән,
Кыр казлары оча кагынып.
Күрше-тирә каршы ала безне,
Кайткан чакта сине сагынып.

Хафаланма гомер иткән йортың,
Якты һаман, утың сүнмәгән.
Күзгә генә күренмисең әнкәй,
Безнең өчен син бит үлмәгән.

Сине сагынып хатлар яздым, әнкәй,
Бу хатны да беләм алмассың.
Тик шулай да ап-ак күлмәк киеп,
Төшләремә керми калмассың...

Фирдәүсә Кәримова

Җавапсыз хат.

196 63 ER 24.2461
Иртән шул доганы укыгыз.

Аллаһуммә инни әсъәлүкә хайра мә фи һәзәл яум вә хайра мә бәгъдәһү вә әгузү бикә мин шәрри мә фи һәзәл яум вә шәримә бәгъдәһү.

И Раббым, мин Синнән бу көннең изгелекләрен сорыйм. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Шушы көндә генә түгел башка вакытта да миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине бәла-казадан сакласаң иде.

480 43 ER 21.2626
Әрвәхларыбызга дога кылу.

Йа Аллам, Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен, шайтаннан ерак булу өчен, иман белән үткән кабер әһелләренең рухларын шатландыру өчен Коръән укырга ният кылдым.
Йа Раббым, шушы Коръән шәрифне Үзеңнең ризалыгың өчен һәм Үзеңнең рәхмәтеңә ирешү өчен укыдым. Укыганда киткән хата-кимчелекләребезне Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу кылып, Үзең дөресләп кабул итсәң иде. Амин.
Йа Раббым, укуда хасил булган әҗер-савапларны багышладык галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең рух шәрифләренә, аның гаилә әһелләренә, Атабыз Адәм гәләйһиссәләм белән Һава радыйәллаһу гәнһәнең рух шәрифләренә, Атабыз Адәм гәләйһиссәләм белән пәйгамбәребез салаллаһу гәләйһи вә сәлләм арасында килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең рух шәрифләренә, сәхабәләрнең, шәһидләрнең, әүлия вә заһидларның, табигыйннарның, остазларыбызның, мәрхүм булган әти-әниләребезнең, кайната-кайнаналарыбызның, хәләл җефетләребезнең, әби-бабаларыбызның, мөселман ир һәм мөслимә кыз туганнарыбызның, кендек әбиләребезнең, сөннәт бабайларыбызның, сабый чакта вафат булган ир һәм кыз балаларның, өсләребездә хаклары булган әрвахларның, барча ир һәм кыз мөселман кардәшләрнең, Мөхәммәд салаллаһу гәләйһи вә сәлләмнең өммәтендә булган һәрберсенең рух шәрифләренә багышладык.
Йа Раббым, рухларын шат кылып, аларны кабер газапларыннан коткарсаң иде, булган гөнаһларын гафу итсәң иде һәм бездән аларны риза кылсаң иде. Әмин.

488 24 ER 14.4382
Сез дә минем әни сыман
Күмәчләр саласыздыр.
Атна кичләр җитү белән
Мунчалар ягасыздыр...
Сезнең коймак та уңадыр,
Тел йотарлык буладыр.
Өмет булып йөзегезгә
Таң балкышы кунадыр...

Сез дә минем әни сыман
Юлларга карыйсыздыр,
Балагызны адымыннан,
Ерактан таныйсыздыр...
Кочаклап алырдай булып,
Каршына чыгасыздыр.
Хат-хәбәре килми торса,
Утларга чумасыздыр...

Минем сезне күргәнем юк,
Әмма мин шуны беләм,
Сез мөгаен бик охшаштыр
Минем әнием белән.
Аның кебек ягымлыдыр,
Мәрхәмәтле, көләчтер.
Сездә шул ук сабыр күңел,
Сизгер, олы йөрәктер...

Мин беләм: башкача булмый,
Әниләр - изге кеше!
Хатын-кызны Кояш итә
Бала – йөрәк җимеше!

Рәмзия Габделхакова

94 36 ER 10.9722
Картаербыз беркөн...
Кояш нурларында
Арка җылытырга чыгарбыз.
«Яңгыр явар микән, кармы?» − диеп,
Һава торышларын сынарбыз...

Кирәк булмас инде мәшәкатьләр −
Тырнак буяу, керфек, чәч ясау...
«Табигыйлек күркәм» дигән булып,
Телгә чыгар читне яманлау...

Кыска итәк кигән яшь кызларны
Уттан алып, суга салырбыз:
«Без яшь чакта менә...» − дия-дия,
Узган гасырларда калырбыз...

Бер кызыгы булмас бу дөньяның.
Кышы − салкын, җәе − туңдырыр...
Язын мыраулаган песиләргә
Карт бабайлар таяк тондырыр...

Картаербыз шулай.
Арка җылытмаган
Кояшны да тотып сүгәрбез:
«Сүрәнләнгән, явыз! Ахры, сүнәр» − диеп,
Күз яшьләрен аннан түгәрбез...

Булыр!
Бер дә көттермичә
Картлык дигән килер галәмәт...
...Ул килгәнче, якты көнгә сөенеп,
Яшәп калыйк әле, җәмәгать!

Халисә Ширмән

51 22 ER 9.0231
Мин үлгәчтән берни кирәк булмас,
Тик догалар өмет итәрмен.
Исән чакта, бүген миңа кирәк,
Җылы сүзләр сездән көтәмен.

Исән чакта мине яратыгыз,
Назлы караш буләк итегез.
Хәлең ничек, ахирәтем, диеп,
Яннарыма килеп китегез.

Бүген кирәк миңа туганнарның
Бик сагынып көтеп алганы.
Туган учакларын сүндермичә,
Мәңгелеккә саклап калганы.

Инде үлгәч, кара гүргә кергәч,
Кирәк түгел хәтта килүең.
Кабер кырыенда үксеп, елап,
Яратамын сине диюең.

Бүген булсын кайнар хисләребез,
Мәхәббәтнең иң саф ялкыны.
Бәхетле ит менә бүген мине,
Бозларның да эресен салкыны.

Бүген булсын йөрәк типкән чакта,
Күзләремә карап тутырып.
Сөйләш рәхәтләнеп бер туйганчы,
Яннарымда килеп утырып.

Җылымны той әле исән чакта,
Үлгәч салкын булыр тәннәрем.
Кагылырга хәтта теләсәң дә,
Мәңгелеккә сүнәр шәмнәрем.

Бу дөньядан киткәч кирәк булмас,
Кайнар хисләр,матур сүзләрең.
Мәңгелеккә диеп йомылырлар,
Янып торган шомырт күзләрем.

Барыбызга исән чакта кирәк,
Сүзләрнең дә бары җылысы.
Кадерләрне бүген белү кирәк,
Иртәгә бит булыр соңгысы.

Фирая Габдуллина

91 29 ER 9.8448
Күпме гомер үткән...Шул арада
Ниләр генә баштан узмады.
Шатланганнар булды күкә ашып,
Булды яшьләр, битне юганы.

Булды бәхетләргә коенган чак,
Сыгылып төшкән чаклар сагыштан.
Әрнүләрне эчкә йота-йота
Булды көлгән чаклар язмыштан.

Яратканнар булды җанын биреп,
Һәм вәгъдәләр - чынга ашмаган...
Булды ярлар уйнап кына йөргән
Һәм яратмый үзем ташлаган.

Үкенерлек яшәлмәде кебек,
Гомер шулай бик тиз узса да,
Тик яңадан кире кайтмас идем,
Мөмкинлекләр әгәр булса да.

Кире кайтмас идем! Хәзер генә
Мин канатлар тоям иңемдә!
Моңа кадәр әле чын бәхетнең
Ни икәнен белми идем дә!

АЛСИНӘ СӘЛАХОВА

102 27 ER 8.3173
УРАЗА АЕНДА ДОГА КЫЛУ

Әлхәмдү Лилләһи Раббил гаәләмиин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинәә Мухаммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхаабиһи әҗмәгыйн.

Йа Раббым Аллам, шушы мөбарәк Рамазан айларында, догалар кабул булган айларда үткән, тоткан уразаларыбызны кабул кыл. Башкарган нәфел, сөннәт, фарыз намазларыбызны, таравих намазларын Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабуллардан кыл.
Йа Раббым Аллам, мәхшәр мәйданнарында басып торганда, таравих намазларында басып торуларыбыз да ярдәм итсен. Үзеңнең хозурыңда басып торган вакытта хәлебез җиңел булсын. Мәхшәр мәйданнарында эссе булганда, сусаган вакытта безгә шушы тоткан уразаларыбыз ярдәм итсен. Безгә ризык булып, сусауны басарга сәбәпче булсын.
Й Раббым Аллам, елга бер генә килә торган бу мөбарәк айның һәр мизгелен файдалы итеп үткәрергә насыйп ит.
Йа Раббым Аллам, синнән генә сорыйбыз, шушы Рамазан айларына ирешмәгән безнең дин кардәшләребезнең, вафат булган әти-әниләребезнең, туганнарыбызның гөнаһларын ярлыка. Аларның изге гамәлләрен арттыр. Кыямәткә хәтле каберләрен нурлы кылып, кыямәткә хәтле нигъмәттә ятарга насыйп ит. Кыямәт көнендә аларның урыннарын җәннәттә кыл.
Йа Раббым Аллам, безнең өчен шушы Рамазан айлары ахыргы Рамазан ае булмасын. Киләсе Рамазан айларын иминлектә, сәламәт килеш каршы алырга насыйп ит.
Йә, Раббым Аллаһ, барчаларыбызның тормышына бәрәкәт, малларыбызга хәләллек, бәрәкәт бир, авыруларыбызга хәерле шифаларыңны бир, төрле бәла-казаларга, төрле авырлыкларга төшүчеләргә Үзеңнең ярдәмеңне насыйп ит.
Йа Раббым Аллам, илебезне төрле хәвефләрдән, сугышлардан, бәла-казалардан Үзең сакла.
Йа Раббым Аллам, барчабызга кадер кичәләрен гыйбадәттә үткәрергә насыйп әйлә. Кадер кичәләрендә гыйбадәт кылучы бәндәләреңнән булырга насыйп ит.
Йа Раббым Аллам, Син гафу итүче, барчаларыбызның гөнаһларын гафу ит.
Йа Раббым Аллам, авырлыкларны җиңел күтәрә алырлык, уразаларыбызны Үзең риза булырдай итеп тотарлык тәкъвалык бир, изге ниятләребезгә, морад-максатларыбызга ирештер.
Йа Раббым Аллам, уразаларыбызны киң итеп ачылган Раян капкасыннан Фирдәвес җәннәтенә үтәргә, Синең йөзеңне күреп куанырга лаек булырдай итеп тотарга насыйп ит.
Йа Раббым Аллам, безгә һидаят юлын күрсәт, һәммәбезне дә исламлы, иманлы, намазлы кыл. Йөзләребезне нурлы кыл. Тел ачкычлары, зиһен ачкычлары биреп, Үзең кушканнарны үтәргә, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә насыйп ит.
رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ
Раббәнә әтинә фиддүнйә хәсәнәтәү вә фил әхыйрати хәсәнәтәү вә кыйнә гәзәбәннәр.
Әй, безнең Раббыбыз, безгә дөньяда изгелекне һәм ахирәттә изгелекне бир. Син безне тәмуг уты газабыннан сакла. Әмин!
Әлхәмдү Лилләһи Раббил гәәләмиин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинәә Мухаммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхаабиһи
әҗмәгыйн.

222 13 ER 9.4256
Бу доганы гел кылыгыз.

Йа Аллам, мине гөнаһларымнан, бәхетсезлектән, кабер газабыннан, көферлектән сакла. Мине түбәнлеккә төшерә торган әхлактан, миңа зыян китерә торган дустан сакла. Йа Раббым, мине һәлак итү куркынычы булган байлыктан, сине оныттыра торган хәерчелектән сакла.

Йа Аллам, иң яхшы колларыңа биргән бөтен яхшы нәрсәләрне миңа да бир. Минем җанымны мөселман хәлемдә алып, Үз рәхмәтең белән бүләклә һәм Үзеңнең ләгьнәтеңнән сакла.
Йа Раббым, әлегә мин исән чакта Син Үзеңнең колларыңны ничек яклыйсың, мине дә шулай якла, бакыйлыкка күчкәч, минем гөнаһларымны гафу ит һәм миңа рәхмәтле бул!

Йа Аллам, яшәү минем өчен хәерле булса, мине исән-сау яшәт, әгәр минем өчен үлем хәерлерәк булса, миңа жинел үлем бир. Миңа ике дөньяда да бары тик яхшылыклар гына бир.

Йа Аллам, Үзеңне танырга һәм сөяргә ярдәм ит, Үзеңнән генә курка торган йөрәк бир. Сине гел искә алырга һәм Син кушканнарны үтәргә ярдәм ит. Син тыйганнардан тыелырга көч бир! Йә, Аллам, миңа Үзең риза булырдай гүзәл холык һәм Сиңа мөрәжәгать итәрдәй белем бир. Дөнья нигьмәтләренең рөхсәт ителгәннәрен генә бир. Синнән башкаларга гыйбадәт кылудан мине Үзең сакла, һәм Сиңа гына гыйбадәт кылып яшәргә көч бир.

Йа Аллам, Минем гамәлләремне кабул ит, йөрәгемне икейөзлелектән һәм риядан сакла. Телемне ялганнан арындыр, күзләремне хыянәттән сакла.
Йа Аллам, күз хыянәтен һәм йөрәкләрдә яшерелгәннәрне Син генә беләсең!

Йа Раббым, мин Синнән, иман байлыгы, ышаныч, холкымның яхшыруын, кешеләр белән килешеп яши белүне һәм язмышыма язылганнардан риза булуымны ялварып сорыйм!
Йа Аллам, миңа Син сөйгән гамәлләрне генә кылырга, Син сөймәгәннәрдән тыелырга Үзең көч бир. Сиңа йөрәгем белән тартылуны һәм Сиңа камил рәвештә сыенуны насыйп ит.
Пәйгамбәребез с.г.в. сөннәте кушканнарны үтәргә ярдәм ит.

Йа Аллам, Син - Раббым, минем һәм Синнән башка гыйбадәт кылырга яраклы башка бер Иләһ юк. Син мине яраттың, ә мин Синең колың, һәм мин көчем җиткән кадәр Сиңа тугрылыклы булачакмын.
Йа Раббым, мин кылган гөнаһларымнан Сиңа сыенам, Синең тарафтан миңа карата кылынган мәрхәмәтеңне таныйм, һәм Үземнең гөнаһымны да таныйм. Гафу ит мине, чынлыкта, Синнән башка гөнаһларны беркем дә гафу итми!

174 5 ER 8.5492
Сабырлык 4 төрле була:
1. Авырлык килгәч сабыр итү. Берәр җирең авыртамы, хатының белән аралар бозылдымы, мал кимедеме, бурыч арттымы – сабыр ит! Бу – Аллаһның сиңа нигъмәте. Сабыр ит, әмма кул кушырып утырма, тырыш. Ләкин ничек кенә авыр булса да, гөнаһка, хәрамгә кермә. Авырлык килде дип башкаларны алдалама, урлама.

2. Рәхәткә чыдау өчен сабырлык. Бу – тагын да авыррак. Акча юк вакытта кешедә бер генә кыенлык – акча юк. Акча күп булса, кыенлыклар да күбәя. Туганнар, дуслар да артып китә, ярдәм сорыйлар. Кемгә мунча, кемгә капка кирәк... Акчаң күп булса, тагын бер борчу чыга – бу малны кая куярга, аны ничек саклап калырга? Әйе, рәхәткә чыдавы авыррак. Ни өчен кайбер кешегә байлык бирми Аллаһ? Чөнки Ул – белүче. Бу адәмгә байлык бирсә, ул юлдан язачак, бозылачак. Раббыбыз безне үзебездән яхшырак белә.

3. Гыйбадәт кылуда сабырлык. Менә иртәнге намазга мәчеткә бару өчен дә сабырлык кирәк бит. Тәрәзәдән карыйсың – ә анда буран, кар. Шундый суыкта кар ерып, йә машинаны кабызып барырга кирәк. Шайтан шулай котыртып тора. Ураза тотыр өчен дә сабырлык кирәк. Гыйбадәт кылу адәмнән бик зур сабырлык таләп итә.

4. Гөнаһ кылмаудан сабырлык. Гөнаһлар бик астыртын бүген. Адәмне кызыктырып тегендә дә ялтырый, монда да... Тегендә дә күңел тарта, монда да... Шушы бозыклык арасында үзеңне саклап кала алсаң, иң сабырлар дәрәҗәсенә эләгәсең.

93 4 ER 8.0546