Статистика ВК сообщества "Татарский театр имени Камала (ТГАТ им.Г.Камала)"

0+
kamalteatr.ru 293-03-74

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

ТУГАН КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!

5 апрель – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай, М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Шәрәфиев Равил Шиһап улының туган көне.

Хөрмәтле Равил Шиһап улы, сезне театр исеменнән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Сез гомерегезне, көчегезне, җаныгызны театрга багышлаган, меңләгән тамашачылар күңелендә тирән мәхәббәт уяткан, хөрмәткә лаек шәхес. Тиңсез иҗатыгыз, бәяләп бетергесез зур хезмәтегез алдында без бүген баш иябез! Сезгә ихластан ныклык, саулык һәм җан тынычлыгы телибез!

Равил Шәрәфиевны түбәндәге рольләрдә күрергә мөмкин:
Карт - Сөясеңме, сөймисеңме..., Әнсәр - Бабайлар чуагы, Хәйретдин агай - Әтәч менгән читәнгә һ.б.

#камал_116_сезон #камалтеатрыняратам

8 71 ER 4.2511
🌺ТУГАН КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!

12 июль – Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәмитова Люция Миннәхмәт кызының туган көне.

Хөрмәтле Люция Миннәхмәт кызы!
Сезне театрыбыз исеменнән, ихластан гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сәнгать дигән могҗизалар илендә чын талантлар гына, үз юлын табып, уңышка ирешә, сайлаган хезмәтенә тугры кала. Сез иҗатыгыз белән, тамашачылар мәхәббәтен яулап, театрыбыз сәхнәсен соклангыч рольләр белән бизисез! Алга таба да һәр ролегез сезне яңа яктан ачсын, һәр катнашкан спектаклегез рухи кәнәгатьлек китерсен, иҗатыгыз саекмасын, күңелегез һәрвакыт күтәренке, хыялларыгыз якты, бәхетегез тулы булсын!!! Иҗади уңышлар, сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы телибез!!!!

Люция Хәмитованы түбәндәге рольләрдә күрергә мөмкин:
Тамара - Санаулы кичләр, Жоанна - Килмешәк, Хатын -Җәйнең бер көнендә һ.б.

#камал_115_сезон #камалтеатрыняратам

3 67 ER 2.2253
ТИРӘН КАЙГЫ
Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Бүген Татарстанның халык артисткасы, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе Юкачева Раушания Хөснетдин кызы вафат булды.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын.
Раушания Юкачеваны соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында үтәчәк.

Юка­че­ва Раушания Хөснетдин кызы 1959 ел­ның 18 фев­ра­лен­дә Татарстанның Пит­рәч ра­йо­ны Күн авы­лын­да туа. 1981 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый һәм Әл­мәт те­ат­ры­нда эшли башлый. 1983 ел­дан — Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да. Ул иҗат ит­кән төр­ле сөй­кем­ле яшь ха­тын-кыз об­раз­ла­ры­на йом­шак­лык, ли­ризм хас.
Роль­лә­ре: Зөл­фия — «Зөл­фи­я» (К.Әми­ров); За­ри­ма — «Ки­тәм ин­де» (Р.Хә­мид); На­та­ша — «Һа­ва­лар­да йол­дыз» (М.Горь­кий бу­ен­ча); Гай­ни — «Бә­хет­сез егет» (Г.Ка­мал); Ай­шә — «Без ки­тә­без, сез ка­ла­сыз», Тәм­ле­та­мак — «А­выл эте Ак­бай», Са­җи­дә — «Ди­ләф­рүз­гә дүрт кия­ү» (Т.Миң­нул­лин); Әми­нә — «Ләй­сән ире Хә­сән» (Ю.Са­фиул­лин); Сә­ки­нә — «Ми­рас» (Г.Ка­юм); Фир­дә­вес — «Ка­зан егет­лә­ре», «Та­гын Ка­зан егет­лә­ре», Ру­фия — «Би­чу­ра» (М.Гый­лә­җев); Ма­ша — «Боз ас­тын­да дул­кын» (Ә.-Т.Рах­ман­ку­лов); Ни­на — «Тол ха­ным­да тук­та­лыш» (Э.Ла­биш); Мәр­фу­га — «Са­таш­кан сан­ду­гач» (Р.Зәй­дул­ла); Дри­гам­бәр — «Порт­фель», Та­най — «Җи­рән чи­чән һәм Ка­ра­чәч сы­лу», Бәди – «Гөлҗамал» (Н.Исән­бәт); Са­җи­дә — «Ки­лә ява, ки­лә ява...», «Ява кар­лар, ява кар­лар...» (З.Хә­ким); Сәвия — «Мәхәббәт турында сөйләшик», Җәүһәрова Ландыш – «Суган чәчәге» (И.Зәйниев) һ.б.
Халкыбызның сөекле артисткасы Раушания Юкачеваның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

НЕВОСПОЛНИМАЯ ПОТЕРЯ
Театральная общественность Татарстана понесла невосполнимую утрату.
Скончалась народная артистка Татарстана Юкачева Раушания Хуснутдиновна. Коллектив Татарского государственного Академического театра имени Галиасгара Камала выражает глубокое соболезнование родным, близким и коллегам покойной. Искренне разделяем боль и горечь невосполнимой утраты.
Гражданская панихида состоится завтра в 10.00 в фойе Татарского государственного Академического театра имени Г. Камала.

Юкачева Раушания Хуснутдиновна ро­ди­лась 18 фев­ра­ля 1959 го­да в де­рев­не Конь Пест­ре­чинс­ко­го ра­йо­на Татарстана. После окончания в 1981 го­ду Ка­занс­кого те­ат­раль­ного учи­ли­ща бы­ла принята в труппу Аль­меть­евс­кого те­атра. С 1983 г. — актриса ТГАТ. Мягкая, лирическая, обаятельная актриса на молодые женские роли.
Ро­ли: Зуль­фия — «Зуль­фи­я» К.Ами­ро­ва, За­ри­ма — «Под зна­ком Мар­са» Р.Ха­ми­да, На­та­ша — «Как зв­ез­ды в не­бе» по М.Горь­ко­му, Гай­ни — «Нес­част­ный юно­ша» Г.Ка­ма­ла, Ай­ша — «Мы ухо­дим, вы ос­та­е­тесь», Са­жи­да — «Че­ты­ре же­ни­ха Ди­ляф­руз» Т.Мин­нул­ли­на, Ами­на — «Ха­сан — муж Ляй­сан» Ю.Са­фиул­ли­на, Са­ки­на — «Нас­ле­ди­е» Г.Ка­ю­ма, Ру­фия — «Би­чу­ра», Фир­даус — «Ка­занс­кие пар­ни» и «В­новь ка­занс­кие пар­ни» М.Ги­ля­зо­ва, Ма­ша — «Вол­ны по­до ль­дом» А.-Т.Рах­ман­ку­ло­ва, Ни­на — «С­тан­ция Шам­бодэ» Э.Ла­би­ша, Селья — «П­ри­чу­ды Бе­ли­сы» Ло­пе де Ве­га, Дри­гам­бар — «Порт­фель», Та­най — «Ры­жий нас­меш­ник и его чер­но­во­ло­сая кра­са­ви­ца», Бади — «Гульджамал» Н.Исан­бе­та, Са­жи­да — «Вы­зы­ва­ли?», «С­не­го­пад, снегопад…» З.Ха­ки­ма, Мар­фу­га — «Заб­луд­ший со­ло­вей» Р.Зай­дул­лы, Савия — «Поговорим о любви», Ландыш Джаухарова – «Горбкий цвет» И.Зайниева и др.
Светлая память о ней сохранится в наших сердцах.

41 87 ER 2.1969
👏🏻ФИРАЯ ӘКБӘРОВА "ФИДАКАРЬ ХЕЗМӘТ ӨЧЕН" МЕДАЛЕ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ
Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге капары 2022 елның 10 июнендә чыккан. Горурланабыз һәм чын күңелдән котлыйбыз!

👏🏻ФИРАЯ АКБЕРОВА НАГРАЖДЕНА МЕДАЛЬЮ "ЗА ДОБЛЕСТНЫЙ ТРУД"
За большой вклад в развитие театрального искусства и многолетний плодотворный труд народная артистка Татарстана Фирая Акберова была награждена медалью "За доблестный труд". Соответствующий Указ Президента Татарстана Рустама Минниханова вышел 10 июня 2022 года. Гордимся успехами и от души поздравляем!

3 66 ER 1.9642
🎈ШАТЛЫКЛЫ ХӘБӘР!
Дуслар, шатлыклы хәбәр! Театрыбыз артисткасы Гөлчәчәк Гәйфетдинова һәм Сәйдәш Биктаһиров гаиләсендә малай туды. Чын күңелдән котлыйбыз!
Улыгыз сәламәт, бәхетле, акыллы булып үссен! Гаиләгезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, балагызны тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр телибез!

🎈ПОЗДРАВЛЯЕМ С РОЖДЕНИЕМ СЫНА!
Друзья! У нас замечательная новость – в нашей большой камаловской семье пополнение! В семье Гульчачак Гайфетдиновой и Сайдаша Биктагирова родился сын.
От души поздравляем их с этим праздником!! Пусть сын растет здоровым, счастливым, любимым! Родителям желаем огромного терпения, сил и энергии в воспитании маленького чуда!

#камал_117_сезон #камалтеатрыняратам

5 24 ER 1.7564
🎁КЕМГӘ БҮЛӘК❓

Дуслар! 2көн рәттән спектакль карыйсыгыз киләме? Килсә, бу бәйге Сезнең өчен! 14нче апрельдә булачак "Исәнмесез!?." һәм 15 апрель көнне күрсәтеләчәк "Җанкисәккәем" спектакльләренә 2әр кешелек чакыру билетлары уйнатабыз!

Бәйгенең шартлары гади:
📌[club2064120|@kamalteatr] группасына теркәл;
📌Бу постка ❤ куй;
📌Шушы язманы үзеңә ал (репост яса)

Җиңүчеләрне очраклы саннар генераторы ярдәмендә билгеләячәкбез!
Нәтиҗә 14 апрель көнне ясалачак!
Уңышлар!

#камал_116_сезон #камалтеатрыняратам

354 88 ER 2.9486
Матурлык - ул тормышка елмаеп караган күзләр, дусларыңа җылы итеп дәшкән сүзләр, озак еллар милләтеңә хезмәт итү, гомер буе күңелеңдә хыял йөртү!..🥰

#камал_116_сезон #камалтеатрыняратам

12 26 ER 1.5117
🏅РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ ФӘРИТ БИКЧӘНТӘЕВКА "ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АЛДЫНДАГЫ КАЗАНЫШЛАРЫ ӨЧЕН" ОРДЕНЫ МЕДАЛЕН ТАПШЫРДЫ
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың күренекле кешеләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Дәүләт бүләкләренә 50дән артык татарстанлы лаек булды. Алар арасында сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре, медицина хезмәткәрләре, иҗат эшлеклеләре, Хәйриячеләр, шулай ук Ватанны саклаучылар бар. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән бүләкләнде.
👏Фәрит Рәфкатовичны уңышлары белән ихластан котлыйбыз һәм чиксез горурланабыз!

🏅РУСТАМ МИННИХАНОВ ВРУЧИЛ ФАРИДУ БИКЧАНТАЕВУ МЕДАЛЬ ОРДЕНА "ЗА ЗАСЛУГИ ПЕРЕД РЕСПУБЛИКОЙ ТАТАРСТАН"
Сегодня Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов вручил государственные награды Российской Федерации и Республики Татарстан выдающимся жителям республики. Государственных наград были удостоены более 50 татарстанцев. В их числе представители промышленных предприятий и организаций, медицинские работники, творческие деятели, благотворители, а также защитники Отечества. Церемония награждения прошла в Казанском Кремле.
За заслуги в развитие театрального искусства и многолетнюю плодотворную творческую деятельность главный режиссер театра Камала Фарид Бикчантаев был награжден медалью ордена "За заслуги перед Республикой Татарстан".
👏🏻От души поздравляем и гордимся успехами Фарида Рафкатовича!

#камал_117_сезон #камалтеатрыняратам

5 25 ER 1.3614
ТУГАН КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!

3 май – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм М.Җәлил исемендәге республика бүләкләре лауреаты Дунаев Николай Иван улының туган көне.

Хөрмәтле Николай Иванович, сезне театр исеменнән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Зур сәләтегез һәм фидакарь хезмәтегез белән халык мәхәббәтен тагын да яуларга, озак еллар дәвамында театр сәнгатен үстерергә язсын!Эшегездә яңа казанышлар, матур ачышлар,гаиләгезгә тынычлык, иминлек, саулык телибез!

Наил Дунаевны түбәндәге рольләрдә күрергә мөмкин: Гөргөри - Гөргөри кияүләре, Җәүдәт - Бабайлар чуагы һ.б.

#камал_116_сезон #камалтеатрыняратам

0 22 ER 1.0615
ТУГАН КӨНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!

19 июнь - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улының туган көне.

Хөрмәтле Илдус Хәниф улы!

Сезне, театр исеменнән, ихластан гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сәнгать дигән могҗизалар илендә чын талантлар гына, үз юлын табып, уңышка ирешә, сайлаган хезмәтенә тугры кала. Сез иҗатыгыз белән, тамашачылар мәхәббәтен яулап, театрыбыз сәхнәсен соклангыч рольләр белән бизисез! Алга таба да һәр ролегез сезне яңа яктан ачсын, һәр катнашкан спектаклегез рухи кәнәгатьлек китерсен, иҗатыгыз саекмасын, күңелегез һәрвакыт күтәренке, хыялларыгыз якты, бәхетегез тулы булсын!!! Иҗади уңышлар, сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы телибез!!!!

Илдус Әхмәтҗановны түбәндәге рольләрдә күрергә мөмкин:
Хидаят - Өйләнәм.tat, Гөргөри - Гөргөри кияүләре, Сәфәргали - Сәфәр һ.б.

#камал_116_сезон #камалтеатрыняратам

3 20 ER 1.0081