Статистика ВК сообщества "Көндәлек тормышта укыла торган догалар"

0+
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиииим. Раббәнәә ләә түәәхъыйзнәә инн-нәсийнәә әү әхъта’нәә.

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

КАДЕР КИЧЕНДӘ УКЫЛА ТОРГАН КӨЧЛЕ ДОГА

🤲🏻
اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنِّي

УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә иннәкә гъәфүвүн, түхиббүл-гъәф-үә, фәгъфү гъәнний]

МӘГЪНӘСЕ:
«Йә Аллаһ, хакыйкатьтә, Син Гафу Итүчесең, гафу итүне сөясең! Мине гафу итче!»

🤲🏻
اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنْ أُمِّي وَأَبِي

УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә иннәкә гъәфүвүн, түхиббүл-гъәф-үә, фәгъфү гъән үммий үә әбий]

МӘГЪНӘСЕ:
«Йә Аллаһ, хакыйкатьтә, Син Гафу Итүчесең, гафу итүне сөясең! Минем әниемне һәм әтиемне гафу итче!»

🤲🏻
اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنْ ذُرِّيَّتِي

УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә иннәкә гъәфүвүн, түхиббүл-гъәф-үә, фәгъфү гъәнн ҙүрриййәтий]

МӘГЪНӘСЕ:
«Йә Аллаһ, хакыйкатьтә, Син Гафу Итүчесең, гафу итүне сөясең! Минем балаларымны гафу итче!»

🤲🏻
اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنْ إِخْوَانِي وَأَخَوَاتِي وَذُرِّيَّاتِهِمْ

УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә иннәкә гъәфүвүн, түхиббүл-гъәф-үә, фәгъфү гъән иХЪвәәний үә әХЪавәәтий үә ҙүрриййәәтиһим]

МӘГЪНӘСЕ:
«Йә Аллаһ, хакыйкатьтә, Син Гафу Итүчесең, гафу итүне сөясең! Минем (дин буенча) абый-энеләремне һәм апа-сеңелләремне һәм аларның балаларын гафу итче!»

🤲🏻
اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنْ أَصْدِقَائِي وَزُمَلَائِي وَأَحْبَابِي

УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә иннәкә гъәфүвүн, түхиббүл-гъәф-үә, фәгъфү гъән әСЪдиКЪаа-ий үә зүмәләә-ий үә әхбәәбий]

МӘГЪНӘСЕ:
«Йә Аллаһ, хакыйкатьтә, Син Гафу Итүчесең, гафу итүне сөясең! Минем дусларымны, иптәшләремне һәм яратканнарымны гафу итче!»

🤲🏻
اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنْ مَنْ يُحِبُّنِي وَأُحِبُّهُمْ

УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә иннәкә гъәфүвүн, түхиббүл-гъәф-үә, фәгъфү гъәм-мән йүхиббүний үә үхиббүһүм]

МӘГЪНӘСЕ:
«Йә Аллаһ, хакыйкатьтә, Син Гафу Итүчесең, гафу итүне сөясең! Мине яратканнарны һәм минем яратканнарымны гафу итче!»

🤲🏻
اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنْ مَوْتَانَا وَمَوْتَى الْمُسْلِمِينْ أَجْمَعِينْ

УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә иннәкә гъәфүвүн, түхиббүл-гъәф-үә, фәгъфү гъәм-мәүтәәнәә үә мәүтийл-мүслимиин әдҗемәгъиин]

МӘГЪНӘСЕ:
«Йә Аллаһ, хакыйкатьтә, Син Гафу Итүчесең, гафу итүне сөясең! Безнең әрвахларыбызны һәм барча мөселман әрвахларын гафу итче!»

🤲🏻
اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنْ كُلِّ الْمُسْلِمِينَ وَالْمُسْلِمَاتْ اَلْأَحْيَاءِ مِنْهُمْ وَالْأَمْوَاتْ

УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә иннәкә гъәфүвүн, түхиббүл-гъәф-үә, фәгъфү гъәң күллил-мүслимиинә үәл-мүслимәәт, әл-әхйәә-и минһүм үәл-әмвәәт]

МӘГЪНӘСЕ:
«Йә Аллаһ, хакыйкатьтә, Син Гафу Итүчесең, гафу итүне сөясең! Барча мөселманнарны һәм мөслимәләрне, тереләрен һәм үлгәннәрен гафу итче!»

🤲🏻
اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنْ كُلِّ مَنْ يَقْرَأُ الدُعَاءَ ، وَيَقُولُ آمِينْ

УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә иннәкә гъәфүвүн, түхиббүл-гъәф-үә, фәгъфү гъәң күлли мәй-йәКЪра-ү-ддүгъәә-ъ, үә йәКЪуулү әәмиин]

МӘГЪНӘСЕ:
«Йә Аллаһ, хакыйкатьтә, Син Гафу Итүчесең, гафу итүне сөясең! Бу доганы укучыны һәм «Әәмиин» дип әйтүчене гафу итче!»

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин
@rustamhazrat

1971 0 ER 13.6696
КАДЕР КИЧЕНЕҢ ФАЗЫЙЛӘТЛӘРЕ ҺӘМ ДОГАСЫ

Рамазан аеның соңгы ун көнлегендә бик кыйммәтле, мөкаддәс бер кичә бар – ул Кадер кичәсе.

Мәгълүм булганча, бу изге кичәдә Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Расүлүллаһ (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) хәзрәтләренә Коръән иңдерә башлаган.

Аллаһы Раббыбыз бу мөбарәк кичә турында Үзенең китабында болай дип әйтә:
«Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр».
(«Кадер / Кадер Киче» сүрәсе (97-нче сүрә))

Бу сүрәдә Аллаһы Тәгалә барыбызга Кадер кичәсенең фазыйләтләрен, өстенлекләрен, әһәмиятен күрсәтә. Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен, хәтта бер изге сүз өчен булса да, Аллаһы Раббыбыз савапларны күпкә арттырып бирә. Әгәр Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләрне башка айларда, кичәләрдә кылсак, андый зур әҗер-савапларга ирешә алмас идек.

Кадер кичәсенең вакыты төгәл билгеләнмәгән. Безнең хәнәфи мәзһәбе галимнәре аны Рамазан аеның 27-нче көненә каршы кич, дип белдерәләр. Ягъни быел Ләйләтүл-Кадер 27-нче апрельдән 28-нче апрельгә каршы кичкә туры килә, дип фаразлый алабыз.

[عن عائشة أم المؤمنين: ]

يا رَسولَ اللهِ، إنْ وافَقتُ لَيلةَ القَدرِ بِمَ أدعو؟ قال: قولي: اللَّهمَّ إنَّكَ عَفوٌّ تُحِبُّ العَفوَ فاعْفُ عَنِّي

الترمذي (٣٥١٣)
والنسائي في «السنن الكبرى» (٧٧١٢)
وابن ماجه (٣٨٥٠)
وأحمد (٢٥٤٧٩)

Гайшә анабыз, Аллаһ аннан разый булсын, Пәйгамбәребездән (салләЛлаһу гъәләйһи үә сәлләм):
«Йә Аллаһның Илчесе, Кадер кичәсенең җитүен белсәм, ни дип әйтим?» - дип сораган.

Ул (ﷺ) болай җавап биргән:

أَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنِّي

[Әллааһүммә иннәкә гъәфүввүн түхиббүл гъәфвә фәгъфү гъәннии]

««Йә Аллаһ, хакыйкатьтә, Син Гафу Итүчесең, гафу итүне сөясең! Мине гафу итче!» - дип әйт».

Әт-Тирмизи, №3513-нче хәдис
Ән-Нәсәи «Сүнән Кәбир», №7712-нче хәдис
Ибне Мәдҗәһ, №3850-нче хәдис
Имам Әхмәд, №25479-нчы хәдис

1640 0 ER 12.3362
АВЫР СЫНАУЛАРДАН, АФӘТЛӘРДӘН, ЯМАН КИЛӘЧӘКТӘН САКЛАУНЫ СОРАУ ДОГАСЫ

Әбү Һөрәйра (радыйАллаһу ганһә) тапшырган хәдистә Пәйгамбәрбез ﷺ Аллаһы Тәгаләдән:
- авыр сынаулардан,
- кыенлыклардан (афәтләрдән),
- яман киләчәктән,
- дошманнарны сөендерүдән-
саклавын сорап дога кылырга өнди.
(«Сахих әл-Бохари», № 6616-нчы хәдис; «Сахих Мөслим», № 2707-нче хәдис)

اللَّهُمَ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ
جَهْدِ الْبَلَاءِ
وَ دَرَكِ الشَّقَاءِ
وَ سُوءِ الْقَضَاءِ
وَ شَمَاتَةِ الْلَٔعْدَاءِ

[Әллаһүммә иннииии әгъүүҙү бикә мин дҗәһдил-бәләәәә-и
үә дәрәкиш-шәКЪаааа-и
үә сүүүү-ил-КЪаДЪаааа-и
үә шәмәәтәтил-әгъдәәәә-ь]

«Аллаһым! Авыр сынаулардан, кыенлыклардан (афәтләрдән), яман киләчәктән һәм дошманнарны сөендерүдән саклавыңны сорыйм»

559 0 ER 6.7527
РАББЫБЫЗНЫҢ БИШ ВӘГЪДӘСЕ:

1. Мине искә алсагыз - Мин дә сезне искә алырмын
(فَاذْكُرُونِي أَذْكُرْكُمْ)
[«Әл-Бәкара» сүрәсе, 152-нче аять];

2. Дога кылып Миңа дәшсәгез - җавап бирермен
(ادْعُونِي أَسْتَجِبْ لَكُمْ)
[«Әл-Гафир» сүрәсе, 60-нчы аять];

3. Нигъмәтләремә шөкер итсәгез - арттырып бирермен
(لَئِن شَكَرْتُمْ لَأَزِيدَنَّكُمْ)
[«Ибраһим» сүрәсе, 7-нче аять];

4. Тәүбә-истигъфар кылсагыз - хаталарыгызны һәм гөнаһларыгызны ярлыкармын...
(وَإِنِّي لَغَفَّارٌ لِّمَن تَابَ وَآمَنَ وَعَمِلَ صَالِحًا ثُمَّ اهْتَدَى)
[«Та-ха» сүрәсе, 82-нче аять];

5. Намазларыгызны үтәсәгез - бу дөньяда һәм Ахирәттә бәхетле итәрмен...
(إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ إِنَّا لَا نُضِيعُ أَجْرَ مَنْ أَحْسَنَ عَمَلًا)
[«Әл-Кәһф» сүрәсе, 30-нчы аять].

357 0 ER 5.7034
«ТЕЛӘК ТЕЛӘҮНЕҢ ДӘ РӘТЕ БАР»

Кайбер кеше: «Минем догам кабул булмый», – дип уйлый. Ләкин Аллаһы Тәгалә: «Бөтен догалар кабул була», – ди. Дин буенча өч төрле дога бар. Беренчесе, берәр нәрсә сорасаң, Аллаһы Тәгалә аны шул ук мизгелдә кабул итә. Бер капчык акча сорадың – бер капчык акча төште. Аллаһы Тәгалә киләчәкне дә белә бит. Икенче очракта ул шушы бәндә белән соңрак нәрсәдер булырга тиеш икәнлеген күрә, аның догасын кабул итә, ләкин ярдәмне кешенең хәле тагын да авыррак булган чорда күрсәтә. Өченче очракта Аллаһы Тәгалә кешенең теләгенә бу дөньяда җавап бирми. Ахирәттә, Җәннәткә керер өчен азмы-күпме изге гамәлләр җитмәгәндә искә төшерәчәк. Һәркайсыбыз догабызның кабул буласына өметләнә. Әмма Аллаһы Тәгалә безгә дә кайбер әйберләрне әмер иткән. Мәсәлән, исән-сау булсагыз, авырмасагыз, Рамазан аенда ураза тотыгыз, ди. Мин әле яшь яки хәзер инде карт, вакытым юк дигән ише сәбәпләр табып, Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәмибез. Ул адәм баласына тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, хәрам ризык ашамаска куша. Әмма бу әмерләр үтәлеп бетми бит. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә теләкләребезгә җавап бирсен өчен без үз гамәлләребезне, эшләребезне, тәһарәт-госелләребезне карарга тиешбез.

Аллаһы Тәгалә теләкләрне тулысынча кабул итә торган мизгелләр бар. Мәсәлән, җомга көн, хаҗга барганда Гарәфә тавында, Кәгъбә янында, ураза тотканда ифтар ашар алдыннан Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул итә. Аллаһы Тәгалә без һөҗүм иткән, без зыян салган кешенең догасын да кабул итә. Шуңа күрә шушы дөньяда бер-беребезне рәнҗетмичә, изгелек кылып, яхшы сүзләр әйтеп яшәргә язсын иде.

Йолдыз атылганда Аллаһы Тәгалә шулай шайтаннарны куа [67:5], диләр. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә шайтанны куганда (махсус йолдыз атылган вакытка туры китереп) дога кылу бик дөрес булмас. Кадер кичәсендә күкләр ачыла бит, яп-якты булып китә. Менә шулай күкләр ачылган вакытта дога кылырга, теләк теләргә кирәк.

Теләк теләүнең дә рәте бар. Иң беренче чиратта без тәһарәтле, госелле булып, чиста кием киеп, Кәгъбәгә карап, кулларны күтәреп, иң элек Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Хәзер бит без никтер шушы шөкер сүзләрен бик сирәк әйтәбез. Аллаһка шөкер, ашарга бар, сугыш юк, дип атлаган саен шөкер итәрлек бит. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт сүзләре әйткәч, салават шәрифләрен укып, шуннан соң үзеңә сораган бөтен нәрсәне башкаларга да сорап, теләк теләргә кирәк. Әйтик, үзеңә саулык сорарга телисең икән, башта: «Бөтен авыру кешеләргә исәнлек-саулыкларын бир», – дияргә кирәк. Аннары гына: «Миңа да саулык насыйп ит!» – дип өстәргә кирәк. Ахырдан кабат салават шәрифләрен укып, куллар белән битебезне сыпырабыз. Ин шәә Аллаһ, Аллаһы Тәгалә шушы күтәрелгән кулларны буш калдырмас.

Мунча, бәдрәф, урманда агачларга, потларга табына торган урыннарда теләк теләргә ярамый. Башка җирләрдә дога кылып, теләк теләүнең бер куркынычы да юк.

Без теләк теләгәндә бу дөнья дип дога кылабыз. Әмма ахирәт дөньясын да онытырга ярамый. Иң элек әрвахларга, вафат булган әти-әниебез, әби-бабаларыбызга багышлап: «Я, Раббым - Аллаһым, безнең ахыргы сулышларыбыз «Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәдүр-рәсүлүЛлаһ» сүзләре белән булсын иде», – дип тә өстәргә кирәк. Начар сүз дигәннән, ул ләгънәт рәвешен дә алырга мөмкин. Мәсәлән, әни кеше ялгыш кына вазаны төшереп ваткан баласына: «Син мондый бул, тегенди бул», – дип кычкыра башлый. Менә шушы ачуланып әйтелгән сүзләр дә дога, теләк булып барырга мөмкин. Аннары үзебез үк: «Шулкадәр акыллы балабызның нишләп бәхете юк икән?» – дип аптырыйбыз. Чынлыкта бәләкәй чагында аңа үзебез үк шундый язмыш юраган булып чыгабыз. Шуңа күрә шушы ләгънәт сүзләрен, начар теләк, бәддогаларны ачуланган вакытта да авыздан ычкындырмасак иде.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин

436 0 ER 6.4274
ТАТАРСТАН МӨФТИЕНЕҢ РАҖӘБ АЕ ҖИТҮ УҢАЕННАН МӨРАҖӘГАТЕ

Бисмилләһир-рахмәнир-рахииим.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү.

Хөрмәтле дин кардәшләр!
Газиз милләттәшләр!

Бер ел үтеп тә киткән: бүген, кояш баеганнан соң, Раҗәб ае башланды һәм мөселманнар Һиҗри календарь буенча иң җаваплы чорга керде. Нәкъ 2 айдан бөтен ислам дөньясы изге Рамазанны каршылау бәхетенә ирешәчәк. Димәк ки, Рамазан аеның бөек фарыз гыйбадәтен кылырга - ураза тотарга әзерләнергә вакыт җитте.

Мин сезне чын күңелдән әлеге бәхетле вакыйга белән котлыйм һәм Раҗәб аен үзегез өчен мөмкин кадәр файдалы итеп уздырырга чакырам!

Раҗәб ае, Шәгъбан һәм Рамазан айлары белән беррәттән, изге айларның берсе булып санала.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ хәдисендә:
«Раҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты», – диелгән.

Шул рәвешле, Раҗәб Рамазанга якынайта торган рухи чистарынуның беренче баскычы булып тора. Рамазан аен лаеклы итеп каршылау өчен, алдагы 30 көнне ничек үткәрергә соң?
Моның өчен 4 мөмкинлек бар:

1️⃣ Өстәмә ураза тотарга.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ:
«Белегез, Раҗәб ае - Раббыбыз ае, бу айда кем дә булса бер генә көн ураза тотса да, Аллаһ аннан разый булыр», – дигән.

2️⃣ Гөнаһтан ерак торырга.
Раҗәб – хәрам айларның берсе, бу айда Аллаһы Тәгалә сугышларны һәм низагларны тыйган һәм кабахәт гамәлләр өчен җәзаны көчәйтергә сүз биргән. Рамазан да хәрам айларга керә. Шуңа күрә бу чорда барлык тыелган гамәлләрдән сакланырга һәм үзеңнең нәфсең белән идарә итәргә өйрәнеп өлгерергә кирәк.

3️⃣ Изге гамәлләр кылырга.
Хәрам дигән сүз шулай ук хәерле эшләр өчен әҗерләрнең арттырып биреләчәген аңлата. Шуңа күрә яхшы гамәлләр башкарырга тырышыгыз: үзегез өчен өстәмә намазлар укыгыз, истигъфар кылыгыз һәм гөнаһлардан тәүбә кылыгыз, Коръән укыгыз; башкалар өчен мәрхәмәт күрсәтегез, мохтаҗларга ярдәм итегез, сәдака бирегез һәм якыннарыгызга карата игътибарлы булыгыз.

4️⃣ Укылмаган намазларны укырга һәм тотылмаган уразаларны тотып бетерергә.
Рамазан аена керер алдыннан, Аллаһ каршындагы бурычларны каплап бетергә кирәк.

Күргәнегезчә, Раҗәб Рамазан аеның тиз арада килеп җитүен хәбәр итә һәм дин тотучыларны аңа рухи һәм физик яктан әзерли. Раҗәб Рамазан белән охшаш: мөэминнәр аны гыйбадәттә уздыра һәм Аллаһ ризалыгына ирешергә омтыла. Раҗәб Рамазан аеның исен һәм Раббыбызның санап бетергесез рәхмәтләре якынлашуын тоярга мөмкинлек бирә.

Кадерле дин кардәшләрем! Раҗәб аенда Раббыбызның зур бәракәтләре белән тулган ике кичә барлыгын искә төшереп китәм. Болар – Рәгаиб һәм Исра үәл-Мигъраҗ кичәләре. Дөнья мәшәкатьләре белән аларны һич тә онытырга ярамый.

☑️ Рәгаиб инде 3-нче февральнең кичендә үк (3-4 февраль), Раҗәб аеның беренче җомгасында керәчәк. Ул сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ әтисе Габдулла һәм әнисе Әминәнең никахлашуы белән кадерле.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ:
«Раҗәб аеның беренче җомгасындагы кичне ваемсызлыкта үткәрмәгез. Чөнки бу кичне фәрештәләр «Рәгаиб» дип атады», – дип хәбәр иткән.

☑️ Мигъраҗ Раҗәб аеның ахырына таба – 26-сыннан 27-сенә каршы төндә (27-28 февраль) булачак. Ул Аллаһ Илчесе ﷺ тормышындагы ике зур вакыйга – аның могҗизалы рәвештә күккә ашуы һәм төнлә Мәккәдән Иерусалимга күчүе турында хәбәр итә.

Җәмәгать! Мин сезне Раҗәб аен, аның бөек кыйммәтен аңлап, гыйбадәттә, догалар һәм изге гамәлләр кылып, гөнаһлардан тыелып үткәрергә чакырам. Бу очракта Раббыбыз безгә, ин шәә Аллаһ, Үзенең яраткан ае Рамазанны ныклы иман һәм чиста уй-ниятләр белән каршы алырга насыйп итәр. Аллаһ безгә Аның ризалыгына һәм бәракәтенә ирешү өчен көч һәм мөмкинлекләр бирсен!

Татарстан мөфтие
Камил хәзрәт Сәмигуллин.

206 0 ER 3.1724
СЫНАУ АВЫРЛЫКЛАРЫННАН, АФӘТЛӘРДӘН, ДОШМАННАРНЫҢ ЗӘҺӘРЛЕГЕННӘН САКЛАУ СОРАУ ДОГАСЫ

أَعُوذُ بِاللهِ مِنْ جَهْدِ الْبَلاَءِ، وَدَرْكِ الشَّقَاءِ، وَسُوءِ الْقَضَاءِ، وَشَمَاتَةِ الْأَعْدَاءِ

[Әгъүүҙү биЛләәһи мин дҗәһдил-бәләә-и, үә дәркиш-шәКЪаа-и, үә сүү-ил-КЪаДЪаа-и, үә шәмәәтәтил-әгъдәә-и]

«Аллаһым! Мине төрле сынау авырлыкларыннан сакла, төзәтә алмаслык афәтләрдән, дошманнарның зәһәрлегеннән сакла, коткар!»

320 0 ER 3.0048
КАДЕР КИЧЕ ДОГАСЫ

Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм Гайшә анабызга, Аллаһ аннан риза булса иде, бу кичәдә уку өчен ошбу доганы өйрәткән:

أَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنِّي

[Әллааһүммә иннәкә гъәфүввүн түхибүл гъәфвә фәәгъфү гъәннии].

Мәгънәсе:
«Аллаһым! Син гафу итүчесең, гафу итүне сөясең, мине гафу ит!»

326 0 ER 4.3003
АЛЛАҺТАН СӘЛАМӘТЛЕК, ИМИНЛЕК, ЯШӘҮ КӨЧЕ, БАРЧА НАЧАР НӘРСӘЛӘРДӘН КОТЫЛУ СОРАУ ДОГАСЫ

اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الْعَافِيَةَ فِي الدُّنْيَا وَالآخِرَةِ

[Әллааһүммә инний әс-әлүкәл-гъәәфийәтә фид-дүнйәә үәл-әәХЪыйрати]

«Аллаһым, Синнән дөньяда һәм Ахирәттә «гъәәфийәт»* сорыйм»

*«гъәәфийәт» - сәламәтлек, үзеңне яхшы хис итү, иминлек, яшәү көче, барча начар нәрсәләрдән (кимчелекләрдән) котылу
________________________________________

1) әт-Тирмизи хәдисләр җыентыгы, 3514-нче хәдис:

[عن العباس بن عبدالمطلب]
قلتُ: يا رسولَ اللهِ، علَّمنِي شيئًا أسألهُ اللهَ. قال: سَلِ اللهَ العافِيةَ. فمكثتُ أيّامًا، ثمَّ جئْتُ فقلتُ: يا رسولَ اللهِ. علِّمْني شيئًا أسألُه اللهَ. فقال لي: يا عباسُ، يا عَمّ رسولِ اللهِ، سلِ الله العافِيةَ في الدنيا والآخرةِ.

الترمذي (ت ٢٧٩)، سنن الترمذي ٣٥١٤ • صحيح

Габбас бин Габдүл-Моталлибның, радыйАллаһу ганһү, болай дип әйткәне мәгълүм:
«(Бервакыт Пәйгамбәребездән (салләЛлаһу гъәләйһи үә сәлләм)):
«Йә, РасүлүЛлаһ ﷺ, миңа Аллаһы Тәгаләдән нәрсә сорарга икәнен өйрәтсәңче», - дип сорадым.
(Пәйгамбәребез ﷺ җавап итеп):
«Аллаһтан «гъәәфийәт» сорагыз», - диде.
Берничә көннән мин янә (аның янына) килдем һәм үтенечемне кабатладым:
«Йә, РасүлүЛлаһ ﷺ, миңа Аллаһы Тәгаләдән нәрсә сорарга икәнен өйрәтсәңче».
Шулвакыт Пәйгамбәребез ﷺ:
«Йә, Габбас, йә, Аллаһ Расүленең агасы, Аллаһтан бу дөньяда һәм Ахирәттә «гъәәфийәт» сорагыз!», - дип җавап кайтарды.

2) Әбү Дауд (5074-нче хәдис), Ибн Мәдҗәһ (3871-нче хәдис), ән-Нәсәи (5530-нче хәдис), Әхмәд (4785-нче хәдис):

[عن عبدالله بن عمر: ]
لم يكنْ رسولُ اللهِ ﷺ يَدَعُ هؤلاء الدعواتِ حينَ يُمسي، وحينَ يُصبِحُ:
اللَّهمَّ إنِّي أسألُك العافيةَ في الدُّنيا والآخرةِ اللَّهمَّ أسألُك العفوَ والعافيةَ في ديني ودنيايَ وأَهلي ومالي اللَّهمَّ استر عوراتى وآمِن رَوعاتي اللَّهمَّ احفظني من بينِ يدىَّ ومن خَلفي وعن يَميني وعَن شِمالي ومن فَوقي وأعوذُ بعظَمتِك أن اغتالَ من تحتي

إسناده صحيح • أخرجه أبو داود (٥٠٧٤)، والنسائي (٥٥٣٠)، وابن ماجه (٣٨٧١)، وأحمد (٤٧٨٥)

Габдуллаһ ибн Гомәрдән, радыйАллаһу ганһү, тапшырыла:
«Пәйгамбәребез, салләЛлаһу гъәләйһи үә сәлләм, иртә-кич бу доганы укуын калдырмый иде:

اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الْعَافِيَةَ فِي الدُّنْيَا وَالآخِرَةِ،
اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الْعَفْوَ وَالْعَافِيَةَ فِي دِينِي وَدُنْيَايَ وَأَهْلِي وَمَالِي،
اللَّهُمَّ استُرْ عَوْرَاتي، وآمِنْ رَوْعَاتي،
اللَّهمَّ احْفَظْنِي مِنْ بَينِ يَدَيَّ، ومِنْ خَلْفي، وَعن يَميني، وعن شِمالي، ومِن فَوْقِي، وأعُوذُ بِعَظَمَتِكَ أنْ أُغْتَالَ مِنْ تَحتي

[Әллааһүммә инний әс-әлүкәл-гъәәфийәтә фид-дүнйәә үәл-әәХЪыйрати.
Әллааһүммә инний әс-әлүкәл-гъәф-үә үәл-гъәәфийәтә фий дииний үә дүнйәәйә үә әһлий үә мәәлий.
Әллааһүммә-стүр гъәүраатий үә әәмин раүгъәәтий.
Әллааһүммә-хфәЗЪний мим бәйни йәдәййә үә мин ХЪальфий үә гъән йәмийний үә гъән шимәәлий үә гъән фәүКЪыйй үә әгъүҙү бигъәЗЪамәтикә ән үГЪтәәлә минн тәхтий]

«Аллаһым, чынлыкта мин Синнән дөньяда да, Ахирәттә дә «гъәәфийәт» (барча начар нәрсәләрдән котылу) сорыйм.
Аллаһым, чынлыкта мин Синнән гафу һәм дөньяда һәм Ахирәттә минем динемә, минем дөнья эшләремә, минем гаиләмә һәм малыма кагылырлык барча нәрсәдән коткаруыңны («гъәәфийәт») сорыйм.
Аллаһым, минем гаурәтемне капла һәм мине куркудан сакла.
Аллаһым, мине алдан, арттан, уңнан, сулдан, өстән һәм астан якла (сакла), һәм мин Синең бөеклегеңә хыянәтчеләр тарафыннан үтерелүдән яклау сорап мөраҗәгать итәм».

275 0 ER 3.2025
ҺӘВЕЛ НАМАЗЫ

Һәвел намазы – нәфел намаз.

Ул бер мөселман кешенең вафат булганын ишеткән көнне ахшамнан соң укыла торган ике рәкәгатьле намаз:

1️⃣-НЧЕ РӘКӘГАТЬ:
🔹 «Фатиха» сүрәсе,
🔹10 мәртәбә «Әл-Кадер» сүрәсе.
2️⃣-НЧЕ РӘКӘГАТЬ:
🔹«Фатиха» сүрәсе,
🔹10 мәртәбә «Әл-Ихлас» сүрәсе.

Бу намазның савабы шул мәет рухына багышланыр һәм дога кылыныр:

«Йә Раббым! Бу мәетнең(исеме һәм атасының исеме әйтелә) бәндәчелек белән кылган гөнаһларын ярлыка, гүрләрен нур белән нурландыр, кабер газапларын жиңел кыл, рухларын шат кыл!»

Чыганак:
1. «Дини календарь 2009»
Казан: Раннур, 2008. - 269 б.
2. «Гыйбадәте исламия»
Әхмәтһади Максуди
Казан: «Хозур» - «Тынычлык» нәшрият йорты, 2017. - 126 б.

385 0 ER 2.6934