Статистика ВК сообщества "Кызыл таң (СМИ)"

0+

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

‼‼Айдар Галимов белән Сәйдә Мөхәммәтҗанова Саранскида узган федераль сабантуйда очрашканнар. 👍🏻🌺🌺Ике җырчы очрашса, нишли инде? Әлбәттә, җырлый. ☀🔥Менә бит нинди искиткеч экспромт туган. Ә сезгә ошыймы? Сәйдә кай арада сылу кыз булып үсеп җиткән ә?❤❤💐💐

27 38 ER 1.9623
‼‼Күрегез әле, былтыр токка сугылып ике кулын югалткан Илназ Торатауны яулаган. 👍🏻👍🏻🙏🏻🙏🏻Болай булгач, Рөстәм абыйсы Нәбиевтан калышмас бу кыю, батыр егет! 💪🏻💪🏻❤🌺Яңадан-яңа биеклекләр яуларга насыйп булсын сиңа, Илназ! Сез дә матур теләкләрегезне юллагыз. Тапшырырбыз!😊🔥☀

10 69 ER 1.5739
Дуслар! Югалтмас өчен, саклап куегыз!

Иң мөһиме сәламәт булыгыз! 😊

505 6 ER 2.9854
🌧☂Дуслар, сездә дә яңгыр явамы😒? Бу атнада бик күп районнарда Сабантуй🙄... Әй, яуса яусын инде бу яңгыр😁. Сабантуйда суга да батмагач, Сабантуй буламыни инде ул😅?

60 36 ER 1.3821
#остакул #алтынкул #флешмоб
Чакмагыш районының Иске Почкак авылыннан Ләйсән Рафикова үзенең капка төбен бизәп торучы эскәмияне төшереп җибәргән һәм аны ясаган оста белән таныштырып үтә. Баксаң, Чакмагыш районының Юмаш авылыннан Геннадий Соколов эскәмияләр генә ясамый икән. Бакчасының, ихатасының һәр почмагыннан менә нинди могҗизалы сыннар карап тора. "Автор җәй көне умарта карый, балык тота. Ягып җылыту сезоны башлангач, мәктәптә котельныйда эшли. 8 ел агачтан сыннар эшләү белән шөгыльләнә", - ди Ләйсән. Сез дә күрегез ул төшергән фотоларны.
Дуслар, ә сезнең капка төбендә эскәмияләр нинди? Фотога төшереп, шушы ватсап номерына җибәрегез: 8 996-401-90-36. Үзегезнең исем-фамилиягезне, авыл-районыгызны, эскәмия ясаучының исемен дә язарга онытмагыз.

19 46 ER 1.2369
‼‼Әлеге минутларда Тәтешледә Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган матур чара бара. 🌺🌺🌺Бүген анда җырчыга һәйкәл ачтылар. 🔥🔥🔥Тантанада Хәния Фәрхинең тормыш иптәше Габделхәй Биктаһиров та катнашты.💐💐

28 43 ER 1.2917
😍Игезәк егетләр игез кызларга өйләнгән, алар икесе дә игез балалар тапкан‼Могъҗиза! 😇💯Ә сезнең якыннарыгыз арасында игезәкләр бармы?😇

36 43 ER 2.9590
Суган утырттыгызмы әле?😇 Әллә бүген утыртырга җыенасызмы?🕺👫 Чү туктагыз - ике генә сәгать көтеп торыгыз!😎 Кайбер бакчачылар аны утыртыр алдыннан 2 сәгать тозлы суда тотарга кирәк ди.😃 5 литр суга 3 аш кашыгы тоз кушарга.☝🏻 Аннан чиста суда чайкарга һәм түтәлгә утыртырга.👌🏻
Тозлы суда эшкәртеп утыртылган суган корткычларга, суган чебененә бирешми, нык булып үсә. Череми дә, яхшы саклана ди.🤝🏻👍🏻👏🏻

319 10 ER 4.7979
Мәскәү парадында катнаша!

Әйе, әйе! Үзебезнең Башкортстан егете – сайланганнар исәбендә! Ул ил башкаласында сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш балаларына хөрмәтен белдереп, бүген, 9 майда, парадта катнашачак. Ә без исә аны телевизор экраннары аша күрергә тырышачакбыз! Бигрәк тә, әти-әнисе, туганнары, якташлары өчен зур сөенеч бу.
Азат – Караидел районы Якуп авылында Фидания белән Камил Хабибуллиннарның тату гаиләсендә өч баладан икенчесе булып дөньяга килгән. Мәктәптә укыганда ук егет спортны үз иткән. Җиңел атлетика, чаңгы спортын бик яраткан. Милли көрәш белән дә шөгыльләнеп, шактый җиңүләр яулаган егет. 9 сыйныфтан соң училищега кереп, тракторист-машинист белгечлеген алган. Якыннары аның турында: “уңган, акыллы, әти-әнисен хөрмәт итә, бер эштән дә курыкмый. Олыны – олы, кечене кече итә белә”, - диләр. Ә үзе тормышындагы барлык зур һәм бәләкәй генә уңышларына да әти-әнисенә, класс җитәкчесе Тәфкия Хаҗиевага, физкультура укытучысы Илдус Мөгаллимовка, тренеры Алмаз Мансур улына рәхмәтен белдерә.
Укуын тәмамлагач та егет армия сафларына хезмәт итәргә алына. Былтырдан алып ул Чита шәһәре Песчанка хәрби частендә танкист-механик булып намуслы хезмәт итә.
Булдыклы егеткә арытаба тормышында да тик уңышлар телисебез килә.
Булдырасың, Азат! Афәрин!

18 40 ER 2.8467
💢Дүшәмбе иртәсе хәерле булсын, дуслар!‼Быелгы җәйнең соңгы дүшәмбесе💯Беренче сентябрь дә җитә. Мәктәпкә, уку йортына барабызмы-юкмы, күңелдә барыбер дулкынлану бар.🤗Укытучыларыбыз аеруча дулкынланып көтәдер бу көнне.😊Тантаналы иртәдә кияргә күлмәк тә сайлысы бар әле! 🤗 Казахстандагы бер мәктәптә мөгаллимәләр эш киеме мәсьәләсен менә ничек хәл иткән.👇🏻Ошыймы? ☺✍🏻👇🏻

12 53 ER 0.7503