Статистика ВК сообщества "Марат Кәбиров иҗаты"

0+
Иң яхшы китап - сезгә!

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

9
Төнге больница коридоры караңгы, палаталарның ябылып бетмәгән ишегеннән кемнеңдер гырылдауы, сызгыртып тын алуы, кемнәрнеңдер ара‑тирә җиңелчә ыңгырашып куюлары да шушы караңгылыкка кушылып, тирә‑якка шом өсти. Зифа үзе дә шушы тынчу‑шомлы караңгылыкта эрегән, аның коточкыч бер өлешенә әверелгән һәм бернәрсәдән дә курыкмый, нәфрәттән башка бернинди хис тә кичерми иде. Көндезләрен атлап барганда дөп‑дөп итеп туфли тавышлары ишетелсә, әле ул бер тавыш та чыгармый, хәтта аяклары да җиргә тими ә йөзеп баргандай тоела. Бәлки ул чынлап та йөзәдер… Әллә ничә еллар буена күңелендә кайнаган үч алу теләге, нәфрәт хисләре, югалту һәм ятимлек ачылары куерып, мати хәлаткә кергәндер дә хәзер Зифаны күтәреп алып барадыр сыман иде.
Ул кулындагы балтаны ныграк кысып тотты. Ит чабучыларныкы шикелле яссы итеп эшләнгән озын саплы үткен балта иде бу. Йөзенә чиртеп карады – "чең"ләгән тавышы бөтен коридорга таралып озак кына яңгырап торды. Үзе сатып алмады аны, бүлмәсендә кем калдырып киткәндер – монсы да, бәлки, югарыдан җибәрелгән бер билгедер. Җәзалау ысулы ничек булырга тиешлеге турындагы кисәтүдер.
Коридорда ят тавышлар ишетелмәде. Шәфкать туташларының берише йоклый, йокламаганнары башын өстәлгә кадап аңгы‑миңге утырадыр. Утырсыннар, авырулар тынычсызлана башласа шундук сикереп торып эшкә тотына алар. Зифаның да күңеле тыныч иде. Анда бер тамчы курку да, кылачак эшенең барлык кануннарны җимерерлек икәнен уйлап чиркану да, бернәрсә дә юк. Шатлык бар. Гомер буе көткән бәхетеңә ирешкән, гомер буе атлаган максатыңа җиткән кеше куанычы. Канәгатьләнү хисе, ләззәт тойгысы бар. Шуңа, ахры, ул үзен атлап түгел, ә йөзеп баргандай сизә.
Мең тапкырлар ачып кергән ишек ул килеп җитүгә бер тавыш‑тын чыгармыйча үзеннән‑үзе ачылды. Монсы да күкләр әмере буенча эшләнде бугай. Шәфкать туташы монда юк иде, йомыш белән кайдадыр чыкканмы, башка палатага кереп киткәнме шунда. Ярый, бик яхшы. Зифа ишекне эчтән бикләп куйды да карават янына килде.
Үтерүче одеялга төренеп йомарланып яткан. Сулышы тигез, димәк, йоклый. Йоклый… "Мин күпме төннәремне әткәм‑әнкәм, сеңлем өчен кайгырып керфек тә какмый үткәрдем, – дип уйлады ул, – Ә бу йоклый… Бер гөнаһ кылмаган изгеләр шикелле, татлы мышнап, изрәп йоклый…" Һәм балта түтәсе белән аркасына төртте:
– Уян, кабәхать! Ни җаның белән йоклап ятасың…
Үтерүче селкенеп тә карамады. Бу Зифаның ачуын гына чыгарды.
– Син үләргә тиешле кеше идең, – диде ул хөкем карары укыган тавыш белән, – Мин сине үлемнән алып калдым. Тормышка кайтардым. Мин! Сине! Әткәм‑әнкәмне, бердәнбер сеңлемне тартып алып, мине гомерлеккә япа‑ялгыз һәм бәхетсез итеп калдырган бәндәне…
Үтерүче бер хәрәкәт тә ясамады, бер тавыш та чыгармады. Ләкин Зифа аның уянганын белә иде. Хәлсез авыруга салышып ятса да бу бәндә барсын да аңлый, ишетә, хәрәкәтләнә. Һәм ул зур ихтыяр көченә ия, сәгатьләр буена хәрәкәтсез торырга да сәләтле. Ләкин ул ишетә, аңлый һәм борчыла ала… Холтер аппараты шуны раслады.
– Нәфрәтем чиксез булса да мин сиңа авыр хәлгә юлыгып хастаханәгә кергән гадәти авыру, бәхетсезлеккә тарган кеше итеп карарга тырыштым. Сине дәвалаган һәр мизгелем үз‑үзем белән көрәшүдән, нәфрәтемне җиңәргә тырышудан торды. Һәм мин җиңдем. Ә син…
Сөйләгән саен Зифа ярсый барды, күңеле тулды, күзләренә яшь бөртекләре бәреп чыкты. Тик ул дәвам итте:
– Ә син үзеңнең кемлегеңне сиздермәс өчен башы эшләми, сөйләшә белми торган авыруга салышып яттың. Үзеңә гомер биргән, аякка бастырган кешеләрне алдарга тырыштың… – Зифа балтасын күтәрде дә көч белән үтерүченең чәкәненә чапты, – Аяклар кирәкми сиңа…
Үтерүче ябынып яткан простыняның аскы өлеше канга батты. Ләкин саңгырау гына ыңгырашудан гайре бер тавыш та ишетелмәде. Бу Зифаның канын гына кыздырды, димәк, үтерүченең газаплануы тиешле дәрәҗәдә түгел. Ул баягы урынга тагын чапты, юрган ертылды, тирә‑якка кан сиптерде. Өзелгән аякның берсе дөпелдәп идәнгә төшеп китте. Әмма үтерүче элеккечә ыңгырашудан узмады. Бер мәлгә Зифа гаҗәпләнүдән катып калды. Юк… Акырырга, авыртудан тартышырга, акылын җуеп тыпырчынырга тиеш иде бит. Авыртудан туган шок шулай тәэсир итәме әллә кешегә… Тик икенче мизгелгә ул ерткычка әйләнде һәм үз‑үзен белештермичә чапкаларга тотынды. Инде күзенә ак‑кара күренмәде, кайсы җир эләгә – шунда бәрде. Күзләреннән яшь акты, ак халаты тулысынча диярлек канга манчылып бетте, тик хатын моңа игътибар итмәде, балта белән тураклавын белде. Бераздан тукталып калды:
– Үзең дә яшәү белән үлем арасында калып, шулкадәр авырлыклар кичергәч, мин синең азрак булса да чистарынуыңны, кешелек сыйфаты алуыңны көткән идем. Тик син үзгәрмәдең, фәкать үзе турында гына уйлый ала торган кабәхать килеш калдың. Син – үтерүче һәм үлемең дә үтерүченеке кебек булырга тиеш.
Зифа аның башын каплап торган юрганны ачып җибәрде һәм катып калды. Бу аның пациенты түгел иде. Үтерүченең караватында бөтенләй бүтән кеше ята. Хатын‑кыз… Зифа аны танымады һәм абайлабрак карар өчен күзен томалаган яшьләрне сөртеп алды. Ә кем икәнен аңлагач, башынка суккандай катып калды. Бераздан коты алынып кычкырып җибәрде:
– Ә‑ән‑нии! Әнием!..
Канга баткан караватта аның әнисе ята иде. Зифа калтыранып кычкырды. Әлеге мизгел аның өчен аңлаешсыз да куркыныч та, үкенечле дә… Шушы дәрәҗәдәге хисләрне аның гомер эченә бер тапкыр да кичергәне юк һәм Зифа бу басымга чыдый алмас, менә‑менә шартлар кебек иде.
Кызым… – Әнисе торып басты. Аның бер җәрәхәте дә юк, өстендәге туй күлмәгенә охшабрак торган киемнән нур бөркелә иде, – Кызым минем…
– Әни… – Әнисе торып баскач, Зифа беркадәр тынычланып калды, – Әни, синме бу? Үзеңме бу?
Хатын колачларын җәеп әнисенә ташланды, әмма кочаклап алалмады, куллары бушлыкны гына телеп үтте. Гаҗәпләнеп артына борылып караганда, әнисе инде аз гына читтәрәк басып тора иде.
– Тынычлан, балам, – диде ул җанны эретерлек тавыш белән, – Күңелеңдә рәнҗеш уты йөртмә, ул ут синең үзеңне генә яндырачак. Рәнҗеш‑нәфрәтләреңне оныт, үч алу теләген җуй – күңелеңне чистарт. Шул чагында үзең дә газаплардан арынырсың, җаның якты тормышны кабул итәргә әзер булыр.
– Тик ул бит сезне…
– Кызым, без монда өчебез дә бик бәхетле… Үч алма безнең өчен, үзең өчен яшә.
– Тик мин бәхетле түгел…
Әнисе сизелер‑сизелмәс кенә елмаеп куйды:
– Син мине ишетәсеңме, балам? Күңелеңне чистарт… – Ул Зифаның чәчләреннән сыйпады, – Менә шулай… Хәзер бар да үтәр… Син олы йөрәкле бала. Горурланам, кызым, синең белән. Моннан соң да…
Әнисе нурга әверелеп, бүлмәне бер очып әйләнеп чыкты да тәрәзә төбендә туктап катып калды. Зифа күзләрен ачты. Тәрәзә төбендәге нур шул килеш иде. Ул әлеге хәлләрнең өнме, төшме, тормышмы, могҗизамы икәнен аңлап бетмәстән сак кына эндәште:
– Әни?
Тәрәзә төбендәге нур бер хәрәкәтсез калды. Зифа торып шул якка атлады һәм моның тыштан төшкән кояш нуры икәнен аңлады. Өстәлдәге графиннән су салып эчте. Әле күргәннәре төш булды бит. Я, ходай! Зифаның тамагына төер тыгылды. Һәм ул хәлсезләнеп караватына ауды да үксеп еларга тотынды.
==
#матбугаткөне #журналист #журналистика #хәбәрче #татаринформ #татмедиа #котлау #интертат #татар_журналисты #татжур #татар_матбугаты #татар_журналистикасы #татар_газетасы #журналлар

1 23 ER 4.8561
11
– Шайтан алгыры! – дип сүгенеп куйды доктор үзенең машинасы янына килеп җитүгә, – Нинди каһәрле көн булды бу?!.
Башта бер генә тәгәрмәченә күзе төшкән иде, ныклабрак карагач, икенчесен дә күрде һәм машинасын әйләнеп чыгарга мәҗбүр булды. Кайсыдыр имансызы аның дүр тәгәрмәченең дә тынын чыгарып киткән. Теге әзмәвернең үч алуы шул булдымы икән? Үзенчә кисәтү инде бу. Моның белән генә бетүе дә икеле. Кайту белән шалтыратырга кирәк.
– Шайтан алгыры!..
Автосервис юллап йөрсәң, тагын ярты төн җитте дигән сүз. Ул тирә‑ягына каранып алды. Якында гына бер такси машинасы кузгалып китәргә тора иде. Зифа кул болгады. Китте… Шайтан алгыры! Юк, туктады. Хатын шул якка ашыкты. Караңгы төшкән иде инде, каршы килгән машиналарның фарасыннан күз чагыла дип, алга утырмады. Адресын әйтте дә, арткы ишекне ачты. Йомшак, җылы урынга кереп утыргач бөтен тәне йомшарып, изрәп киткәндәй тоелды. Һәм ул ләззәтләнеп күзләрен йомды. Их, беркая да бармыйча шушында гына йоклап китәсе иде.
– Гафу итегез, – диде ул күзләрен ачмыйча гына, – Мин бик арыдым, чүт кенә йоклап алам. Ә сез адресны беләсез…
– Әйе, – диде таксист, – Әйттегез.
Тавыш таныш кебек тоелды. Тик талчыгу үзенекен итте. Билгесезлек, анда‑монда сугылу, гарьләнү һәм тагын әллә күпме кичерешләр… Өстәвенә теге бандит… Һәм мент… Кочакларга маташа бит әле… Әллә бөтен дөнья сантыйланган инде… Болар иң катлаулы операциядән дә ныграк арыта шул… Берничә минут үтүгә үк Зифа инде йокыга талган иде.
Зифаның күз алдында бер көчәеп, бер сүрелеп ут яктысы уйнаклады. Каршыга килүче машиналарны фара яктысы булды бугай. Ул башын түбәнгәрәк ияргә тырышты, әмма утлар югалмады. Борылып утырыргамы соң? Әмма үзендә хәрәкәтләнерлек көч тапмады. Йокы аралаш булгач, мускуллары буйсынмый, ихтыяры йомшарган. Әмма көтмәгәндә ут шарларының берсе аның янындагы утыргычка күчте дә адәм рәвешенә керде. Бу хатын‑кыз иде. Яшь, чибәр… Я, ходай! Әнисе, ләбаса! Зифа авыз ачып өлгергәнче, әнисе аның чәчләреннән сыйпады:
– Тор, кызым!.. Уян… Соңга каласың бит!..
– Әни!
Тик яктылык кинәт югалды. Зифаның колагында "Соңга каласың бит!" – дигән сүзләр генә яңгырады. Ул мизгелләрне әле дә хәтерли Зифа. Әнисе бакчага барганда да, мәктәпкә йөри башлагач та шулай уята иде. "Тор, кызым… Уян…" Тавышы да ягымлы иде ул чакларда. Ә әле… Әле аның тавышы ничектер сәер тоелды. Борчылган, кабаланган кебек. Нигә борчыла, кайда ашыга икән?
Аз гына, тагын биш кенә… юк, җиде генә минут… Кинәт аны әнисе… юк, әтисе бугай… әйе, әтисе күтәреп алды да кайдадыр атлады. Ваннага булырга тиеш. Хәзер ишек төбендә төшерә дә әйтә инде: "Юынырга кирәк. Матур кызлар һәрчак чиста булырга тиеш." Ә Зифа кабат үз бүлмәсенә йөгерә. Йокысы ачылган инде, тик урында яту рәхәт. Әллә ничек рәхәт инде менә, әйтеп аңлатып булырлык кына түгел… Тик әнисенең тавышы… Ул бүген әллә нинди…
Шулай иркәләнеп, назланып тагын аз гына яту теләге көчле булса да Зифа әнисенең тавышына сәерсенеп күзләрен ачты. Тирә‑ягына каранып алды, әнисен эзләде… Тик караңгылыктан башка нәрсә юк иде. Ходайның рәхмәте! Төш кенә булды, ләбаса! Тик әниеңне төштә генә, кыска вакытка гына күреп калу да бәхет иде. Әниләрен көн саен өнендә күрүчеләр моны аңлый микән? Кадерли микән?
Ләззәтле уйлардан арынасы килмәсә дә чынбарлыкка кайту мәҗбүри иде. Зифа үзенең кайда икәнлеген исенә төшерергә тырышты. Таксида ул… Өенә кайтып бара… Ләкин урамда утлар күренми… Тик алар булырга тиеш бит, Зифаның өенә кайткан юлда, шәһәр урамында… Юл да, тәрәзә дә, такси да юк иде…
Караңгылыкка күзе ияләнә төшкәч, ул үзенең ниндидер бүлмә уртасында, йомшак кәнәфидә утыруын аңлады. Тәрәзә кебек нәрсә дә юк. Утырган урынын капшап карады, чынлап та кәнәфи бу. Йомшак. Үзе хастаханәдән ничек чыкса, шул килеш. Чишенмәгән дә. Бәлки, таксист аны күтәреп фатирына кертеп куйгандыр? Кайдан белә инде ул фатир санын? Бәлки, йокылы‑уяулы килеш үзе кергәндер дә, черем итеп алгач, хәтереннән чыккандыр. Һич югы таксистка акча түләгәнен хәтерләргә тиеш бит инде…
Зифа торып басты. Бер адым атлады… Кыска гына адым… Үзе теләгәнчә атларлык мөмкинлеге юк, аяклары тышаулы. Тагы ярты адым… атламакчы иде… тигезлеген югалтып кабат креслога ауды. Күңелен курку яулап алды, куркуы ярсуга әйләнде һәм ул дәһшәт белән кычкырды:
– Бармы монда берәрсе! Кайда мин?
Тик эндәшүче булмады. Хатын тагын бер тапкыр кычкырып карады да моның файдасыз икәнен аңлап тынып калды. Иелеп, аякларын капшады. Бау гына да, чылбыр да түгел. Ниндидер тимер җайланма белән эләктерелгән һәм берничек тә ычкынырлык түгел. Иелгән уңайга идәнне капшады – таш. Шунда кулы ниндидер йомшак нәрсәгә тиеп китте. Сумкасы. Аны күтәрде дә ашыгып актарырга кереште. Документлары урынында. Акчасы да. Хәтта телефонына да тимәгәннәр. Шалтыратырга кирәк! Кичекмәстән шалтыратырга. Ул каудырланып телефонын актара башлады. Артур Илдаровичка хәбәр итәргә. Аның номерын табу белән чакыру төймәсенә басты, әмма берни дә үзгәрмәде – чакыру юк иде.
– Шайтан алгыры! – дип сүгенде хатын,телефонына карап – Тотмый… Бер шкаласы да юк… Кайда соң мин?!.
Һәм ул башка челтәрләр эзләү төймәсенә басты. Башка вакытта мондый чакларда экранда әйләнгеч түгәрәк хасил була да беркадәр вакыттан соң нинди дә булса челтәрне табып ала. Рәхәтләнеп сөйләшеп булмый инде, шулай да экстрен чакырулар ясау мөмкинлеге ачыла. Тик бу юлы экранда хәтта түгәрәк тә барлыкка килмәде, шундук "нет покрытия" дигән язу чыкты. Бу урында телефонның бер файдасы да юк иде. Хәер, бар!
Зифа телефонның фонарен кабызды. Ул бүлмә уртасында түгел, ә стена буенда икән. Стеналар как кирпечтән генә тора, идәнгә җәелгән плитәнең төсе уңа башлаган кебек. Ул иске кәнәфидә утыра. Каршыдагы стенада плафонга тартым әйбер тора, аның астында – артсыз урындык. Иске. Түшәмдә дә плафон бар икән. Тәрәзәгә охшаган нәрсә юк. Берни дә юк. Фатир түгел, фатир болай булмый. Телефон тотмавын исәпкә алганда, шәһәр читендәге, яки берәр авылдагы яхшы гына йортның подвалы булырга мөмкин…
Ничек монда килеп эләкте соң? Әзмәвер… Тикшерүче… Тәгәрмәчләре тишелгән машина… Такси… Очраклы рәвештә эләктеме ул бу таксистка? Әллә тәгәрмәчләрен тишеп куеп, иң күз төшәрдәй урында көтеп тора идеме? Димәк, ул Зифаны таный. Машинасын белә. Тик ни өчен? Димәк, әзмәвер… Шул дәрәҗәдә тиз һәм оешкан рәвештә эш итәләр. Ә полиция бер кайчан да шул хәтлем тиз була алмый. Бу илдә җинаятьчелек мәңге бетмәячәк.
– Мин риза түгел! Барыбер, мәҗбүр итә алмаячаксыз!
Көтмәгәндә аяк тавышы ишетелде. Зифа ашыгып телефонын сумкасына тыкты. Ишектә ачкыч әйләнгән тавыш чыкты һәм бераздан ул ачылып китте. Каршы яктагы плафон… юк, ул прожектор икән… кабынды һәм аның бөтен нуры Зифаның күзен томалады. Бүлмәгә яктылык таралса да керүченең кем икәне күренми.
– Сез кем? Мин кайда?
Керүче дәшмәде, янына килеп сумкасын алды да каршыдагы стена буендагы урындыкка барып утырды. Зифа аның ир‑ат икәнлеген абайлады, әмма йөзен күрә алмады. Ир ашыкмый гына сумканы актара бугай, Зифа моны күрмәде, әмма тавыш буенча шулай ишетелде.
– Сез кем? – дип кычкырды ул аяклары белән идәнне төеп, – Нигә мине монда китердегез?
Каршы яктан кычкырып көлгән тавыш ишетелде. Ихлас көлү түгел. Истерикларча да түгел. Әллә нинди салкын һәм тигез тавышлар тезмәсе иде бу. Тыныч, тигез, хиссез… Шуңа да ул ялангач таш бүлмә эчендә бик куркыныч булып ишетелде.
– Мин сездә озак сыйландым, доктор, – диде бераздан керүче, – Хәзер миндә кунак булырга вакыт.
Зифаның тәне эсселе‑суыклы булып китте. Таныды. Тавышы теге чакта юкка гына таныш сыман тоелмаган. Бу – аның югалган пациенты иде. Киллер. Пистолет Тоткан Егет.
==
#иҗат #иҗатчы #илһам #иҗат_җимеше #марат_кәбиров #мараткәбиров #шагыйрь #язучы #эдэбимарафон #шигырьләр #шигьрият #шигьримизгел #шагыйрь #татаронлайн #татарлар #татартеленсаклыйк

1 16 ER 4.2966
10
Әлеге күренешләрнең нибары төш кенә икәнен аңлау да тынычландыра алмады. Шулакдәр аерма‑ачык булып кергәнгәме, ул өн шикелле тоелды, кылган гамәлләрең өчен үкенергә, ялгышыңны аңлап әрнергә мәҗбүр итте. Мондый хәлләрнең хәтта төшеңә керүе үзе үк гарьлек булып тоелды. Балта белән бит… Бер хәрәкәтсез яткан кешене… Кем икәнен дә белешеп тормастан… Ләкин ачы тойгылар давылы узгач, күңеле беркадәр тынычланып калды. Хәтта ниндидер шатлык хисе биләп алды. "Ярый, дәваладым әле, – дип сөенде ул, – Ярый әле кичерешләремә бирелеп, ялгышлык эшләп ташламадым. Ә бит җәзалау һәм үтерү теләге көчле иде. Хәтта укол да әзерләп куйган идем бит…"
Зифа төнен авыру янына барырга туры килсә дип әзерләп куйган уколын халат кесәсеннән алды да чүп савыты янына килде, ыргытырга уйлагач, тыелып калды. Монда ташларга ярамый инде. Урамга чыккач, чүп савытына бәреп китәр әле. Уколны ул хатын‑кыз сумкасының тышкы кесәсенә салды. Графиннән тагын су алып эчте. Менә сиңа кизү табип!
Беркем дә кереп уятмаган, бүгенге төн шулкадәр тыныч узды микәнни? Бәлки, шулайдыр да. Була андый вакытлар. Әлегә бәйрәмнәр дә, шау‑шулы вакыйгалар да юк. Ышанмаслык түгел. Гадәттә, бәйрәмнәр, спорт ярышлары вакытында халык күп травма ала, кайчагында чәй эчәрлек тә вакыт калмый, кеше өстенә кеше өелә. Ә бүген…
Кизүгә калуы да, төш күрүе дә яхшы булды бугай. Югыйсә, һаман газапланып, ниятен чынга ашыру турында уйланып йөрер иде әле. Ә бүгенге төше… Әнисен күрде ул… Әнисе аның күңелендәге кабәхать уйларны алып ташлады. "Күңелеңне чистарт. Шул чагында үзең дә якты тормыш белән яши башларсың… Горурланам, кызым, синең белән…" – диде. Әниләрнең тавышын төштә ишетү дә бәхет бит ул. Ә көн саен өндә ишетүчеләр моны аңлый микән? Кадерли микән? Шушы тавыш Зифаны үзгәртте бугай… Чынлап та үзгәртте… Ничек икәнен төгәл генә әйтә алмаса да ул үзенең үзгәрүен, аз гына башка кешегә әйләнүен үзе дә тоя. Һич югында, аның инде теге бәндәне үтерәсе дә, җәзалыйсы да килми. Яши бирсен, әйдә. Ходай бар ул, үзе хәл итәр. Хәшарәтләрне җәзага тарттырырга теләп, ходайга комачаулап йөрергә кирәкми. Үзенең бу уйларыннан Зифа елмаеп куйды.
Кинәт ишек шакыдылар да шәфкать туташы керде:
– Хәерле иртә, Зифа Саматовна! – диде ул күтәренке кәеф белән, – Бүген төн тыныч узды әле. Әллә сез кизү булганга…
– Үзем дә шуны гына уйлап тора идем, – дип елмайды доктор, – Кофе эчеп алабызмы?
– Әйдәгез, мин кайнатып куйдым инде, чакырырга дип кергән идем.
– Рәхмәт, хәзер киләм.
– Яхшы, әзерли торам, – шәфкать туташы ишеккә җиткәч кире борылды, – Зифа Саматовна, карагыз әле, ә теге билгесез пациентны кайда күчердегез сез?
Доктор халатының бер җиңен кигән көйгә катып калды:
– Нинди билгесез пациентны?
– Соң…
Сүзнең кем турында барганын табип үзе дә чамалаган иде инде. Ул халатын кия‑кия ишеккә атлады:
– Бер кайда да күчермәдем…
– Урынында юк бит…
– Ничек юк? Сез нәрсә сөйлисез!
Үтерүче… Юк ла, пациент караватында да, бүлмәдә дә, якын тирәдә дә юк иде.
– Сез берәр җиргә күчергәнсездер дигән идем, – дип акланды шәфкать туташы, – Сезнең пациент бит…
– Ник хәбәр итмәдегез?
– Уятасым килмәде.
Бүлек мөдире аңа бик яман итеп нидер әйтергә теләде дә дәшми калды. Ни дип әйтәсең инде? Үзең йоклап яткан көйгә, кешене тиргәп була мени? Тиз арада бөтен бүлекне аякка бастырдылар. Хастаханәдә дежур торучыларны, вахтерларны җыйдылар. Әмма беркем берни күрмәгән булып чыкты. Пациент эзсез югалды.
Бүлек, хастаханә генә түгел, ә гомумән шәһәр тарихында мондый хәлнең беркайчан да булганы юк. Баш сөягенә опрация ясаганнан соң түшәк режимында яткан пациентның юкка чыгуы гадәттән тыш хәл, моңа берничек тә ышанырлык түгел иде. Әлбәттә, "түшәк режимы" дип әйтүнең беркадәр дәрәҗәдә шартлы икәнен Зифа аңлый инде. Мөмкинлекләренең ни дәрәҗәдә икәнен төгәл билгеләү авыр булса да, пациентның озак вакыт буена симулянт булып, авыр чирлегә салышып ятуына хәзер шик калмады. Әмма шулай кинәт юкка чыгуы беркадәр сәер иде. Ә бу юкка чыгуның нәкъ менә Зифа Саматовна кизү торганда булуы гарьләнергә дә мәҗбүр итте.
Гайре табигый хәлләргә бик шикләнеп караса да доктор хәтта мистикага да бирелеп алды. "Төш дип уйлаганнарым чынбарлык түгелме? Мин аны чынлап та үтереп, мәетен берәр җиргә яшереп куймадыммы?" – дигән сорауга да җавап эзләргә мәҗбүр булды. Беркемгә дә сиздермәскә тырышып, үзенең киемнәрен барлап чыкты – кан тамчысы, яки башка төрле җинаять эзе юкмы дип тикшерде. Үз бүлмәсеннән дә, пациент яткан палатадан да шуңа дәлил булырлык детальләр эзләде. Швабраларны, чиләкләрне, химик препаратларны карап чыкты. Бернинди шикле нәрсә юк. Ахыр чиктә тынычланып калгандай булды. Төш кенә ич… Әгәр шулкадәр кабәхатьлек өндә булса, кешеләр игътибарыннан читтә калмас иде. Идәнгә агып төшкән канны юар өчен генә күпме тырышырга кирәк…
Кичкә кадәр эзләсәләр дә пациент табылмады. Тик вахтада торучы ирләрне берсе үзенең киемнәре югалуны хәбәр итте. Монсы була торган хәл, тиешле‑тиешсезрәк җирдә торса бутап алып китүләре дә бар. Шулай да бу вахтерның гәүдәсе пациентныкы шикеллерәк булуын күргәч, Зифа Саматовна киемне кем алганын аңлагандай булды.
Бер карасаң, артык гаҗәпләнерлеге дә юк бит инде. Үзенең шәхесен ачыклауларын теләмәгән пациент хәле яхшыргач та ай буена көч җыеп, киләчәккә план корып ята, ял итә. Һәм көннәрнең берендә… Дәвалаучы табип күрсәткән фоторәсем буенча, ул үзенең эзенә төшүләрен чамалый һәм монда калуның куркыныч икәнен аңлап, тиз арада качып китәргә мәҗбүр була. Ә медицина хезмәткәрләренең берсе дә аны йөри ала дип уйламый, шуңа күңелләре тыныч, караватында чәбәләнеп ятмый икән, борылып та карамыйлар. Бу аның бер өстенлеге. Икенчесе – мондагы авырулар, нигездә, түшәктә генә ятучылар. Аягында булмагач, беркем беркемгә игътибар итми. Ә коридор тыныч һәм ярымкараңгы. Кыскасы, бу бүлектән качарга ниятләгән кеше теләгән вакытында урыныннан торып чыгып китә ала. Бер катлаулыгы да юк. Ә заманында КГБ мәктәбен үтеп, гомер буе җинаятьчелек сукмагында йөргән бәндә өчен – бигрәк тә.
Хастаханә җитәкчелеге бик безләсә дә бүгенгә беркайда да хәбәр итми торырга булды. Әгәр иртәгә дә табылмый икән – монсы инде башка мәсьәлә.
Шул рәвешле анда‑монда сугылып, көнозыны чабып йөреп кич җитүгә үз бүлмәсенә кереп кенә утырган иде, ишек шакыдылар.
– Зифа Саматовна кирәк иде, – диде ишектән узган әзмәвер. Иңенә япкан ак халат әбиләрнең ак шәле кебек кенә күренә, ә аягындагы бахилла менә‑менә ертылып китәр шикелле. Кыяфәте көлкеле булса да йөзе кырыс, үзе җитди иде – Мин бик четерекле бер эш буенча. Тик вакытыгызны күп алмам.
Тавышы да әллә кайдан, үпкә төбеннән чыга торган калын тавыш. Шкаф хәтле гәүдәсенә килешеп тора. Йөзендә хис әсәре чалынмый, күзләрендә нур да чамалы. Мондый кешеләрне дә күргәне бар Зифаның. Ул хәтта аның ниндирәк даирә кешесе булып, нинди йомыш белән килүен дә сизенде. Шулай да ачылырга ашыкмады:
– Әйтеп карагыз.
– Бер яхшы кешегә медицина ярдәме кирәк. Түләү яхшы.
– Алып килдегезме?
– Монда күренергә ярамый аңа.
– Гафу итегез, мин криминал белән шөгыльләнмим.
– Сез мине аңламадыгыз, – дип аның каршысына килеп басты әзмәвер, – Мин сезгә яхшы түләнә торган эш тәкъдим итәм. Кыска вакытлы эш. Ризалашсагыз, әлбәттә.
– Мин ризалашмыйм.
– Ул чакта без башкача эшләргә мәҗбүр булачакбыз.
Әзмәвернең бу сүзе янау иде. Тик Зифа Саматовна дулкынлануын сиздермәскә тырышты:
– Куркытырга маташучылар җитәрлек монда, – дип елмайды ул, – Яки пациентны монда китерәсез, яки…
– Докторны аның янына илтәбез, – дип бүлдерде әзмәвер, – Без әле бүген тагын очрашырбыз. Хәзергә сау булыгыз.
Ишек төбенә җиткәч, кире борылды:
– Бәлки, барсын да үзара килешеп, тыныч хәл итәрбез?
Зифа дәшмәгәч, чыгып китте.
Фу‑уу‑у… Җинаятьчеләр белән генә маташу җитми иде бүген… Зифа Саматовна инде күпне күргән табип, мондый тәкъдимнәргә ризалашмауның куркыныч икәнен яхшы аңлый. Ләкин ризалашу тагы да начаррак булырга мөмкин. Бер тапкыр бәйләндеңме, ничек кереп батканыңны да сизми калырсың, ул сазлык шикелле… һәм мондый сазлыкта юкка чыккан табиплар аның танышлары арасында да бар иде. Тагы шул Артур Илдаровичка барып егылырга туры килә инде…
Кизү торган табип буларак, иртән үк кайтып китәргә тиеш иде ул. Пациентының югалуы эшне бозды. Хәзер үзен тыны чыгып беткән туп шикелле тойды һәм тизрәк өенә ашыкты. Кайтырга да ятарга… Юк, башта яхшы гына итеп юынып алырга… Ашарга да кирәк инде… Һәм йокларга… Тыныч, тирән, сәламәт йокы кирәк. Шунсыз булмый.
Өстен алыштырып, сумкасын кулына тотуга теге шприц турында исенә төшерде. "Эчендәге препаратны агызып, шприцны чүпкә генә ыргытасы инде. Нәрсә дип сумкада тотарга, урам буйлап чүп савыты эзләп йөрисең мени?!" – шул уйлар белән раковина ягына атлаганда, ишек тукылдатып та тормастан полиция тикшерүчесе килеп керде. Зифа кулындагы шприцын пинжәк кесәсенә яшерде.
– Саумысыз Зифа Саматовна, – диде тикшерүче аны гаепләргә җыенган кыяфәт белән, – Пациентыгыз аякка баскан дип ишеттем. Ә сез аны сөйләшми дигән идегез.
– Сөйләшми иде… Йөрмәде дә.
– Аңлашыла, – тикшерүче астыртын елмайды, – Очып киткән. Канатланган.
– Айга якын хәйләләшеп яткан ул…
– Симулянт, димәк… – тикшерүче өстәл артына барып утырды, – Ә бит мәсьәләгә болай да карарга мөмкин. Сез аның чын хәлен яшергәнсез һәм качып китәргә булышкансыз…
– Нәр‑сә?!. – Бу кешене пыр туздырып ташлау теләге көчле булса да тыелып калды, – Кирәк булгач, саклап торырга иде. Ике тапкыр килдегез дә башкача күренмәдегез бит. Ә мин…
– Ни өчен нәкъ менә сез кизү торган чакта юкка чыккан ул? – дип бүлдерде тикшерүче, – Очраклы хәл алай булмый.
– Белмим, ансы сезнең эшегез. Минем эш – дәвалау. Мин аны аякка бастырдым. Ә шәхесен ачыклау, кайда икәнлеген табу – сезнеке. Гафу итегез, мин арыдым, өйгә ашыгам. Ә сез, кем генә булсагыз да, медицина бүлегенә халат һәм бахилла киеп керергә тиеш идегез.
Бүлек мөдире өс киемен эләктерде дә ишеккә юнәлде:
– Сез чыгарга уйлыйсызмы, өстегездән бикләп китимме? – диде ул кузгалырга уйламыйча утырган тикшерүчегә. Теге торып басты да гафу үтенергә ашыкты:
– Гафу итегез, Зифа Саматовна, – диде ул күңел болгатырлык ясалмалылык белән һәм кочаклап алды – Ләкин…
Табип аны этеп җибәрде
– Хушыгыз! – дип кистерде ул, – Күземә күренмәгез.
Һәм ишекне бикләгәч, тек‑тек басып атлап китте. Ишек төбендә басып калган тикшерүченең телефоннан сөйләшкәне ишетелде: "Пациент табылмады, ә док өенә кайта…" Зифа бер мәлгә тукталып калды. Тикшерүченең янына барып, тиргәп ташлау теләге ялтлап китте. "Нәрсә дип минем хакта исәп‑хисап бирә ул?! Ни хакы бар?!" Тик кире борылу хәлен алыр сыман тоелды һәм юлын дәвам итте.
==
#китапханә
#электрон_китапханә
#татар_электрон_китапханә
#электрон_китапханә татар_телендә
#милли_китапханә
#таткнигафонд_электрон_китапханә
#электрон_китапханә_татар_телендә
#милликитапханә
#электронкитапханә
#мәгълүмати_китапханә_үзәге
#татарча_китапханә

2 9 ER 3.7170
Алдагы постта куелган "Убырлар уянган чак"ны укыдыгызмы соң? Ым-шымыгыз юк чава-ты. ) Кул астындагы әсәрләрдән "Бердәнбер һәм кабатланмас" бар. Роман. Озын. Но әйбәт. Актарып чыгара торган. Аны безнең әдәбиятта бик аңлап бетерәлмәделәр инде. Бәлки сез аңларсыз. Шуны куеп карыйм дип торам. Ничек уйлыйсыз?

4 42 ER 3.5101
1. Чакыру билеты

Казан. Татарстан.
Фатима карчык учындагы тиеннәрне күнегелгән җитез хәрәкәт белән кесәсенә салып куйды да, дога кылырга тотынды:
- Раббана фатина хәсәнәтән...
Нәкъ шул вакытта аны күз кырые белән генә күреп калды. Бер мизгелгә генә догасын онытып шул якка борылып карады. Әйе, нәкъ үзе. Элеккечә кара күн куртка, джинсы чалбар кигән. Кыска итеп алдырылган чәчен алга тараган, кара күзлектән. Хәрәкәтләре талгын, гайрәтле, һәр мизгелдә дошманы өстенә сикерергә әзер торган арысланныкы шикелле. Ул да тукталды. Гәзит-журналлар сатыла торган киоск янына басып, ипләп кенә карчыкны күзәтергә тотынды.
- Ходай сиңа ныклы сәләмәтлек, озын гомер бирсен, – дип дәвам итте карчык, - Әткәң-әнкәңне сөендереп, балаларыңның рәхәтен күреп яшәргә язсын. Амин!
Учлары белән битен сыпырып куйгач, янә киоск ягына карады. Теге ир анда юк иде.
- Ходайның галәмәте, әллә күземә күренә башлады инде, - дип үзалдына сөйләнде карчык. Күзләрен ачып-йомып алды.
Ул да булмый бер ханым янә учына акча тоттырды.
- Рәхмәт, кызым! Балаларыңның изгелеген күреп яшә!
Фатима карчык бу юлы дога кылып тормады. Ул үзе дә сизмәстән теге ирне эзләде. Баскан урынында әйләнеп, дүрт тарафка да күз салып чыкты. Күрмәде.
Кинәт аның кулына тагын акча салдылар. Карчык учына карап бер мизгелгә катып калды. Кәгазь акча иде. Башта кулындагы акчаның кәгазь икәнен аңлады. Аннан соң, аның меңлек икәнен күреп, үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Һәм ни әйтергә белмичә, хәер бирүчегә борылып карады. Ләкин янында беркем дә юк иде. Ул бары тик үзеннән ашыгып ераклаша барган ирнең аркасын гына күрде. Кара күн куртка. Бу нәкъ теге адәм иде.
Карчык бер мизгелгә һушсыз булып торды да теге ирнең артыннан иярде. Ләкин аны куып тота алуы бик тә икеле иде.
- Балам, тукта әле... Дога кылыйк... – дип эндәште ул, аптырагач. Әмма тавышы үзеннән ерак китмәде. Ир ераклашканнан ераклаша иде. Фатима карчык аның хәрәкәтеннән таныш чалымнар табарга тырышып озак күзәтте. Ир бер йорт почмагына кереп югалгач та аны күз алдыннан җибәрмичә таныш сыйфатларын табарга маташты. Әмма моның бер файдасы да тимәде. Кара күзлек, кара күн куртка кигән уртача буйлы, ирләрчә зифа гәүдәле бу кеше аңа бер тамчы да таныш түгел иде.
Бу бөтенләй ул көткән, ул өмет иткән кеше түгел иде.
Карчык янә учындагы акчага карады. Бу ирне ул беренче тапкыр моннан бер атна элек күргән иде. Хәер-фәлән бирмәде ул вакытта, бары тик ниндидер саклык һәм үҗәтлек белән теләнче карчык артыннан күзәтеп кенә йөрде. Ярты көн буе күзәтте ул шулай. Фатима карчык башта бик игътибар итмәскә тырышкан иде. Ни генә әйтсәң дә, Казанда кызыксынучан кешеләр бетәсе түгел. Кайберләре теләнчеләрне күзәтеп тә тәм таба торгандыр. Ләкин ир икенче көнне дә, аннан соң да күренгәч, куркуга калды. Хәерчеләрнең акчасын талаучы бандитлар да бар икән дип сөйлиләр бит. Шуның ише берәр явыз булмагае. Монауындый таза гәүдәсе белән бер дә юктан гына урам буен үлчәп йөрмидер. Хәзерге яшьләр бушка берни кылмас. Телләре кечкенәдән акча дип ачылган аларның.
Ләкин ирнең меңлек тоттырып китүе бу уйларын да сепереп ташлады. Таларга йөргән кеше сиңа шулкадәр хәер бирә диме ни?! Тоттырыр! Берәр туганың-фәләнең генә булмаса. Ләкин Фатима карчык аның кыяфәтендә бернинди таныш чалымнар да тапмады. Бу кеше аның бернинди туганы да була алмый иде. Бу бөтенләй ят адәм.
Карчык беренче көн генә хәер сорашмый ич инде. Яшәренә пенсиясен генә җиткерә алмагач, ул әледән-әле шулай урам буенда йөрергә мәҗбүр. Икенче ел китте бугай инде. Кайберәүләр аны танып ук тора. Кемнәрнедер үзе дә белә. Исәнләшеп, хәл белешеп йөрүчеләр дә бар. Бу тирәдә шушылай итеп йөрүче бердәнбер татар әбие булгач, бөтен татар хәерне аңа бирергә тырыша. Зарплата алган көннәрдә махсус килеп йөзәр тәңкә тоттырып китүчеләр дә бар. Фатима карчык иренмичә һәркайсына атап аерым дога кыла. Тегеләрнең шуңа да күңелләре булып кала. “ Әбекәй, сиңа хәер биреп юлга чыксам, гастрольләр гел уңышлы була” – дип килүче бер танылган җырчы да бар әле. Башка милләт кешеләре дә сасы ис аңкытып йөрүче бүтән теләнчеләргә түгел, ә нәкъ менә аңа хәер бирәләр. Әлбәттә, берсенең дә меңлек тоттырып киткәне юк. Ләкин көн озынына ярыйсы ук җыела. Икмәк-сөтлек була...
Бер үзе генә яшәсә, хәер сорашкан акчасы тулысы белән җитеп барыр иде дә бит. Ашарына да, кияренә дә, тулай торактагы бүлмәсенә түләргә дә... Җитәр иде!
Әмма Радик-юньсез бар шул. Аңа җиткереп булмый... Шуның аркасында бурычтан баш чыкмый. Тулай торак өчен дә ел буе түләнмәгән әле. Комендант инде күргән саен куып чыгарам дип куркыта. Соңгы көннәрдә никтер дәшми әле.
Карчык меңлекне кесәсенә тыкты да тукталышка атлады. Бүгенгә җитеп торыр. Кулга эре акча эләккәндә, бурычларны түләп куярга кирәк. Кичә пенсия дә биргәннәр иде. Иш янына куш булыр. Югыйсә, ул бүлмә бурычы гына да егерме меңгә җиткән. Ничек түләп бетермәк кирәк.
Трамвайда кеше күп түгел иде. Карчык ишек төбендәге буш урынга кереп утырды. Трамвайда йөрергә яратмый иде ул. Ләкин маршрут таксиларына акча күп китә. Телисеңме-теләмисеңме, шушы нәстә кала. Монда инде яратам-яратмыйм дип тора алмыйсың.
Алайга китсә, ул шәһәр тормышын да бик өнәп бетерми иде. Авылда яшәп картайган кеше өчен түгел инде бу Казан. Һавасына кадәр икенче. Монда килүенең бердәнбер сәбәбе – Радикны адәм итеп булмасмы дигән теләк кенә иде. Соңгы елларда төпчеге бигрәк нык эчә башлады шул. Шул шайтан суына алданып бөтен дөньясын онытты. Хатыны түзде-түзде дә ике баласын ияртеп чыгып китте. Аны да гаепләп булмый. Болай да аз газапланмады килене, врачларга да аз йөртмәде. Усаллык белән дә, изгелек белән дә ипкә кертә алмагач, китәргә мәҗбүр булгандыр. Аннан соң, иреннән бер рәхмәт тә ишетмәде бит, бахырың. Күз төбенең күгәрмәгән чагы булмады. Соң, шулкадәр мәсхәрәгә түзеп яшәргә. Алма кебек хатын-кыз бит ул. Балаларын да үстерергә кирәк. Юк, берничек тә гаепли алмый ул киленен. Хәзер Чаллыга күчеп киткән, кияүгә чыккан дип ишетте. Ярый, бәхетле булсын.
Хатыны киткәч, улын авылга алып кайткан иде. Бер атна түзде Радик. Эчмәде. Эшкә дә чыкмады чыгуын, тик монсы вак нәрсә иде. Авылда да хәзер аракының кимен куймыйлар, кеше арасына чыкса тагын эчә башлар дип, Фатима карчык үзе дә ашыктырмады. Ә беркөнне малае авылда яшәргә теләмәвен әйтте дә салды.
- Шәһәргә китеп эшкә урнашам, - диде ул, - Монда бик үз итеп торган кеше дә юк. Акчасы да ташка үлчим генә.
Әлбәттә, авылда да менәмен дигән итеп дөнья көтүчеләр бар иде. Ишеп малын асрыйлар, итен-сөтен сатып тормыш итәләр. Шәхси трактор, йөк машинасы тоталар. Җиңел автомобильләр турында сөйлисе дә түгел инде. Фатима карчык бу хакта әйтеп караган иде дә малае ипкә килмәде.
- Юк, әни... Казан Казан инде ул. Өйрәнгән җир.
Фатима карчык Радикны күргән фаҗигаләреннән сабак алгандыр дип уйлаган иде. Гаиләңне, балаларыңны югалту уен эш түгел. Бик сиздереп бармаса да эченнән генә ут булып янадыр. Казанга китеп хатыны белән мөнәсәбәтләрен көйләп җибәрергә дә нияте бардыр, бәлки. Эчүеннән туктаса, алама малай түгел лә ул. Эчүен ташласа, хатыны да карышып тормас, яңадан ярашып яши башларлар. Шулай уйлады карчык һәм улының теләгенә артык карышып маташмады. Ләкин улы гына өйрәнгән җиренә кабат килү белән өйрәнгән шогыленә тотынды. Һәм карчык, улымны эзгә кертәлмәмме дигән исәп белән, үзе Казанга күченеп килде. Эчүен генә ташлатырга кирәк иде. Эчүен ташласа...
Им-томчылары да, башкасы да калмады, кодирауайт итеп тә, укол кадатып та карадылар... Булмады. Ахыр чиктә, карчык менә шулай хәер сорашып, җан асрарга мәҗбүр ителде. Ул акчаны да әле Радик я урлап алды, я талап дигәндәй... Кыскасы...
Дошманыңа күрсәтмәсен инде.
Трамвай туктады. Фатима карчык урамга күз салды да бер мизгелгә генә катып калды, ләкин шундук һушына килеп ишеккә ташланды. Тукталыш янындагы тәрәзәгә капланган кешене ул шундук таныды. Бу ул иде. Абына сөртенә атлап киоск янына килеп басты да сулышын җыеп торды.
- Рәхмәт.- Кара күн курткалы ир сдачаларны кесәсенә тыкты да китәргә борылды.
- Пастуй, сынок!
- Ә-ә-ә, сез дә монда мени?! – дип елмайды ир.
Карчык аның югалып, һичьюгы аптырап калуын көткән иде. Ләкин ир тынычлыгын югалтмагач, үзенең фикере таркалып китте. Нәрсә дип әйтергә соң әле?
- Балам, син ник мине күзәтәсең ул? – Фатима карчыкның тавышы шаян да, шелтәле дә иде. Һәм ул, тел ачкычы биргән өчен Ходайга күңеленнән генә рәхмәт әйтеп, дәвам итте, - Күзең төшмәгәндер бит?
Карчык аның елмаеп, хәтта көлеп җибәрүенә өмет иткән иде. Ләкин ир җитдилеген җуймады.
- Мин сезне күзәтмим, әбекәй. – Ир бернинди дә тупас сүз әйтмәде, йөзен дә чытмады, әмма аның кыяфәтендәме, тавышындамы ниндидер канәгатьсезлек бар иде. – Сез кем беләндер бутыйсыз.
Карчык икеләнеп калды. Ирнең тавышы үлгән кешене үгетли алырлык иде.
- Ләкин менә бу акчаны сез бирдегез, - диде карчык теге меңлекне кабат кесәсеннән алып, - Сез миңа мең сум хәер бирдегез.
- Гафу итегез, апа... Мин сезне кимсетергә теләмәгән идем...
- Бу кимсетү түгел. Ләкин мин сезнең якыннарыгыз рухына дога кылырга теләр идем.
- Минем якыннарым юк.
- Әти-әниең бардыр бит.
- Мин детдомныкы.
- Ләкин сез...
- Гафу итегез, апа... – Ир ашыгып тукталыш янындагы җиңел машинага кереп утырды, карчык шул якка ике адым атлаганчы машина китеп барды. Бары тик аның магнитофоныннан агылган җыр гына колак төбендә яңгырап калды:
Кайтырсыз әле бер, кайтырсыз, барыбер
Таш булмаса, әгәр, җаныгыз...1
Ничек кенә исәпләп карасаң да бу кеше начар уй белән йөрүче түгел иде инде. Хәзер моңа шик калмады. Һәрхәлдә карчык артыннан күзәтүе хәер акчасына кызыгудан түгел. Ләкин ни өчен соң? Ник күзәтә иде ул? Ник шулкадәр акча тоттырып китте?
Фатима карчык тулай торак ишеге төбенә җиткәнче шушы сорауга җавап эзләде.
Комендатның бүлмәсе ачык иде. Карчык аның күзенә чалынмаска тырышып ашыгып үтеп китте. Вахтер карт белән дә баш кагып кына исәнләште. “Хәзер үк төшереп бирермен, алла боерса, - дип уйлады ул баскычтан күтәрелгәндә, - Аз булса да кими торыр.”
Бүлмәгә керү белән сасы искә борынын җыерып куйды. Алан-йолан каранып түргә узды да шкаф шүрлегендәге иске китапларына үрелде. Радик йоклый иде. Йоклый... Тагы ләх исергән инде ул... Акчалары шушында гына булырга тиеш иде. Радикның китапка кагыла торган гадәте юк. Бөтен кесәләреңне, табак-савытны, хәтта аяк киемеңнең олтырагына кадәр тентесә дә китапка якын килми ул. Якын килми торган иде. Әмма бүген Фатима карчык акчасын тапмады. Кичә алган пенсия дә, җыеп-җыеп килгән өч меңгә якын акча да юкка чыккан иде. Үз күзләренә үзе ышанмыйча, карчык китапларны янә бер актарып чыкты. Аннан соң караватта пошкырып яткан улына карады. Аны тукмап ташлыйсы, бәреп үтерәсе килде. Башкайларын өзеп алсаң да аз инде бу нәрсәнең... Ләкин ул теш арасыннан гына “Кабәхать!” – дип пышылдады да хәлсезләнеп утыргычка ауды. Күз алдыннан әллә нинди куркыныч күренешләр үткән сыман булды. Бераз тынычлангач, кесәләрендәге тиеннәрне өстәлгә бушатты да, күз кырые белән улына карый-карый, чутлый башлады. Ваклары йөз сиксән сумга якын җыелган, ходайның рәхмәте! Һәм теге мең тәңкә. Тагын бу мәлгунгә эләгеп әрәм булганчы, комендантка төшереп бирергә кирәк.
Фатима карчык тагын бер тапкыр китапларын актарып чыкты да комендант бүлмәсенә төшеп китте. Бүгенге муллыкка күңеле булса да, җыеп килгән акчасының югалуы өчен үкенә иде ул. Их, ниләргә генә алу белән төшереп бирмәде икән? Соң, улының ышанчсыз юнсез икәнен белеп тора, ләбаса! Үзе гаепле инде...
- Фатима, бая әйтергә онытканмын... – дип каршылады аны вахтер карт, - Сиңа бит хат бар иде...
Карчык бөтен булмышы белән комендант янында иде, шуңа аның сүзен игътибарсыз калдырып узып китте дә комендант бүлмәсенә килеп кергәч кенә дертләп куйды. Хат! Сиңа хат бар! Моннан бик күп еллар элек ул хат көтә иде. Авыл урамыннан узган почтальоннарга көн саен аркылы төшә:
- Хат юкмы кызым?
- Юк шул, апа.
- Бүген дә юкмы, кызым?
- Юк шул...
- Ник берсе дә берәр сүз генә булса да язып салмый икән соң?
Почтальон үткәнен күрмичәрәк калса, аның өеннән урарга да иренми торган иде. Хәтта кайбер вакытларда аңа балалары хат язадыр, бары тик шушы почтальон кыз гына аны тапшырырга онытадыр, яки юри тапшырмый йөртәдер сыман тоела иде. Шул сәбәпле, почтальоннар белән талашып беткән чаклары да булгалый иде.
Тора бара өмете өзелде. Уллары инде исән түгелдер дип уйлады карчык, исән булсалар, кайтып күренмәгән хәлдә дә, берәр хәбәр җибәрерләр иде. Болай итеп яшәргә йөрәкләре җитмәс иде. Исән түгелләрдер. Төпчеге алай интектермәде. Армиядан да хат язып торды. Өйләнеп Казанда яшәгәндә дә кайтып хәлен белделәр, килене атнага бер шалтыратып хәл сорашты, айга бер булса да хат язды. Килене искиткеч иде дә бит аның. Эх, кадерен белмәде шул, юньсез малай. Килене киткәч, хат язучы да, хәлен белүче дә калмады. Карчык үзе дә элекедәй өтәләнеп хат көтмәде. Кемнән көтсен инде.
Әле менә вахтер картның сүзе аңына барып җиткәч, күңеле тибрәнеп куйды. Хат! Кемнән булырга мөмкин? Балаларыннан дисәң? Юктыр... Юк...
- Балам, менә бер өлешен биреп куйыйм әле, калганын азрак хәлләнгәч төшерермен, - дип комендантка акча сузды. Ләкин тегесе акчаны алырга ашыкмады. Серле елмаеп кына куйды. Карчыкның коты очты. Әллә куып чыгарырга әйтәләр микән?
- Фатима әби, сезнең өчен акча түләделәр инде, - диде ул елмая биреп, - Өченче көн бирделәр. Хәзер сез бер тиен түләмичә тагын ярты ел яши алачаксыз.
Карчыкның буыннары йомшарды. Ул якындагы урындыкка көч-хәл белән барып утырды да шаяртмыймы икән дигәндәй, комендантка төбәлде.
- Чынлап әйтәсеңме, балам?
- Чынлап әйтәм, әлбәттә. Шаяра торган нәрсә мени?
- Бәй... Ни бит әле... Кем түләде соң аны?
- Белмим, апа. Исемен әйтмәде.
- Ир кешеме, хатын-кызмы диюем...
- Ир кеше.
- Кем булыр икән?! Бернәрсә дә әйтмәдеме?
- Юк
- Ниндиерәк иде соң? Кыяфәте ниндиерәк?
- Нинди дип... Ир кеше инде... Кырык яшьләр тирәсендә...
- Моңарчы күренгәне юк идеме?
Комендант иңнәрен генә сикертеп куйды.
- Радикка охшаган җире юк идеме?
- Радикка?! – дип көлемсерәде комендант, - Юк. Аңа тамчы да охшамаган.
Карчык урыныннан торды да дәшми-тынмый гына ишеккә атлады. Соңгысын юкка гына ычкындырды ул. Радикны комендант адәмгә дә чутламый ич. Әнә бит ничек көлемсерәде. Әллә ничек, гарьлек булып китте. Оят. Берәр баласы-фәлән шаяртып йөрми микән дип уйлаганнан гына сораган иде, югыйсә. Улларының инде тереләр арсында юклыгына күптән ышанса да карчык бу юлы нәкъ шулар турында уйлады. Үле гәүдәләрен күрмәде ич, каберләрен белми. Ә бу тиклем күп акчаны үз балаңнан башка беркем дә күчермәс. Бурычын гына түләмәгән бит ул, киләсе ел өчен дә исәп-хисап ясап куйган. Утыз меңгә якын акча дигән сүз бу! Әйтергә генә ансат.
- Фатима, сиңа хат бар.
- Ә?
- Хат килгән сиңа.
- Кемнән?
- Адресын таный алмадым. Үзең укырсың әле.
Карчык хатны алды да әйләндереп карый-карый бүлмәсенә атлады. Аның фикерләре чуалган иде. Бәлки, чынлап та берәр баласы исәндер. Акчаны ул күчергәндер, әлеге хатны да ул язгандыр. Бүлмәгә кергәч, тирә-якка күз салып торды да хатның почмагын ертты. Ләкин кинәт туктап калды. Аңа рәхәт иде. Шушы рәхәтлекне озаккарак сузарга теләде. Хатны ачар да бөтенләй көтелмәгән яман хәбәргә юлыгыр сыман тоелды. Шулай да кызыксыну тойгысы көчле иде.
- Радик! Улым!
Исерек аны ишетмәде. Карчык бер мизгелгә генә тын калды да, калтыранган куллары белән хатны ачарга тотынды. Ләкин хатка күз салу белән ул моның үзе көткән изге нәрсә түгеллегенә төшенде. Адәм кулы белән язылмаган иде ул. Басма хәрефләр белән җыелган рәсми текст иде.
Фатима карчык кашларын җыера биреп аны укып чыкты да күзләрен челт-челт йомгалап алды. Башта анда язылганнарның нәрсә икәнен аңламый торды, аңлагач, ышана алмый азапланды. Хат Радик исеменә иде. Күңелен тибрәнергә мәҗбүр иткән юлларга ул тагын бер кабат күз йөгертте:
Сез “Алтын башаклар” спиртлы эчемлекләр заводы үткәргән лоторея уенында катнашып, 100 мең акча оттыгыз.
Йөз мең! Моңа кадәр кулга тотып та караган акча түгел. Әле дә чын икәненә ышанасы килми. Ләкин менә ич, акка кара белән шулай дип язылган. Бүләкне алу өчен кайда килергә кирәклеге дә күрсәтелгән. Петербургка! Юл хакы, торак, ашау-эчү тулысынча завод исәбеннән түләнә диелгән. Чын булса, бу шатланып туймаслык нәрсә инде дә тик Фатима карчыкның күңелен көнләшүгә тартымрак тойгы кыздырып үтте. Ул гомере буена хәләл тирен түгеп эшләсә дә шул кадәр акча күрә алмады, ә монда дөньясын оныткан бер эчкечегә… Хәер, юк… Күпсенергә кирәкмидер. Үз бал

4 10 ER 2.6825
Хамит әлеге уйларын калдырырга теләгәндәй кинәт кенә капка ягына атлады. Тоткага үрелгәч, урамга чыгарга кыюлыгы җитми тукталып калды. Тирә-якка карангалап күз эләгер нәрсә, уйлар уй эзләде. Әмма бернәрсә дә күренмәде, баягы күренеш күз алдыннан китми интектерде. Аптырагач, ул урамга чыкты. Кеше кара күренми бугай. Күренсен иде шул. Берәрсе белән бер-ике авыз сүз әйтешеп алырга иде. Тормышның һаман элеккечә акканына, дөньяның бер чите дә кителмәгәненә ышанычы артыр иде.
Ләкин кеше заты табылмады. Хамит капка баганаларына карап, бәйләнерлек җир эзләде. Бәйләнерлек түгел иде. Ләкин сокланырлык та түгел. Матурын матур, әлбәттә. Тик мондый чакта сокланып булмый. Бер нәрсәгә дә. Кинәт почта яшнигенә күзе төште дә күңелен шатлык ялмап алды. Кичәге гәзитләрне алырга онытканнар бит! Яшник эченнән “Тулпар” журналы да килеп чыккач, сөенече тагы да артыбрак киткәндәй тоелды. Монда укып онытылырлык нәрсәне табарга була!
Караңгы иде әле. Хамит веранда утын яндырып куйды да тәмәкесен кабызып, күтәрмәгә утырды. Журналның беренче битен генә ачкан иде, анда хат килеп чыкты. Хамит тертләп китте. Үзе хат язарга яратмый ул. Гомумән, алар беркем белән дә хат алышмыйлар. Ләкин кайдан да булса ниндидер сирәк хат килеп төшкән саен, Хамит сискәнеп куя. Үзен чиксез гаепле итеп сизә. Әлеге хат эчендә аны мәңгелек утка салырдай кара хәбәр бардыр сыман тоела. Әле дә шулай булды. “Иртәгә үк китәм! Иртәгә үк! – дип уйлады ул хатны күрү белән, - Бүген үк! Бер минут та тормыйм...” Ләкин аны ачкач, ничектер тынычланыбрак калгандай булды. Бернинди дә кара хәбәр юк иде. Хамит хатны укып чыкты да бернәрсә дә аңламады. Ул бары тик борчылырлык, газапка уралырлык нәрсә юк икәнен генә аңлады. Шул шатлыктан идәндәге кәлүшләргә текәлеп озак кына утырды. Аннан соң тагын хатка үрелде. Бу юлы игътибар белән укып чыкты. Укыган саен авызы ерыла барды. Һәм бөтен дөньясын онытып, күтәренке кәеф белән өенә атлады.
Бу вакытта ул абзар артында булган хәл турында тулысынча оныткан иде инде.

* * *
Нью Йорк. Америка
Ул өске палубага күтәрелде. Катер дулкыннарны ярып Манхеттенга юл алды. Ә Хәлил мизгел саен зурая барган биек йортларга карап, авыр сулап куйды. Ул да тормыш дулкыннарын ярып, үз бәхетен табарга теләгән иде бит. Шул бәхет хакына туган илен калдырып китүдән дә тайчанмаган иде. Рәсәйдә калса кем булыр иде икән бүген? Билгесез. Ләкин ул анда калырга теләмәде. Бер нәрсәгә дә мохтаҗлык кичермичә ирекле кеше булып яшисе килде. Һәм шушы теләгенә иреште дә бугай. Һәрхәлдә, бүгенге тормышы зарланырлык түгел. Нәрсә тели, шуны эшли ала. Ә илле биштән узып барган ир өчен бу алама күренеш түгел. Соң, шулай булгач... Ник әле күңелен әллә нинди сәер тойгы били?!. Палубадан түбәнге Манхеттен да, Бруклинның көньяк өлешендәге Нью-Джерси да, Сайт-Айленд та һәм ерактагы Верразано күпере дә ачык чалымлана иде. Хәлил бертын шулардан күз алалмыйча торды. Искиткеч гүзәл манзара иде бу. Кинәт ул каршыга килүче сәүдә корабына игътибар итте. Кораб, әйтерсең, йөзми, ә күз алдында зурая бара иде. Ул дертләп куйды. Аны да кайчагында ниндидер сәер халәт биләп ала, онытырга, еллар томаны артында калдырырга теләгән тормышы ерактагы кечкенә нокта булып күз алдына баса да әлеге кораб шикелле кинәт зурая башлый һәм бөтен дөньясын яулый. Әле дә шулай булды. Корабның күләгәсе бөтен дөньяның яктылыгын каплап алгандай тоелды. Тик ул узып китте. Ул үткәч, тирә-як тагын яктыра төште. Ә күңелдәге теге авыр тойгы үтмәде.
Сагыну дигәнең шулай тилертә микәнни инде?!. Әллә үзеңне гаепләү тойгысы тынгы бирмиме? Хәер, икесе дә бардыр. Моңа кадәр яшәвен юньгә салырга тырышып та, яшьлеге белән дә артык сизмәгәндер. Ә хәзер, тормышы көйләнеп, яше зурайган саен үткәннәренә күз сала да, хаталарын аңлап үкенәдер. Моны ачыктан-ачык танырга теләмәсә дә, күңел дигәнең үзенекен итә торгандыр.
Башта ук дөрес эшләмәде шул. Беркемгә бернәрсә әйтеп тормыйча, чит илгә чыгып китте. Хәер, заманы да мондый нәрсәне кычкырып сөйләп йөри торган түгел иде. Әмма иң якыннарына гына серен чишергә мөмкинлеге бар иде ич инде. Тик Хәлил алай итмәде. Соңыннан да бер хәбәр дә бирмәде. Баштарак гаиләсенә шик төшерүдән, аларның тормышын катлауландырудан курыкты, ә аннан соң үзенең бер хәбәрсез китүе өчен уңайсызланды. Аны күптән тереләр исемлегеннән сызып ташлаганнардыр инде. Югалуы белән килешкәннәрдер. Хәзер үткәннәрне искә төшереп, күңелләрендәге яраны казып азапланмыйм дип уйлады.
Әлбәттә, аның кинәт юкка чыгуы гына гаиләләрендәге тормышны алама якка үзгәртеп җибәрмәгәндер. Ни генә әйтсәң дә, ул әти-әнисенең бердәнбер улы түгел, картайган көннәрендә кадер-хөрмәт күрсәтерлек тагын өч малай туганы бар. Ул яктан Хәлилнең күңеле тыныч. Ләкин...
Катердан төшкәч, Беттери паркын аша чыгып, машиналар һәм җәяүлеләр белән шыгрым тулы урам буйлап атлап китте. Бернәрсә турында да уйламады бугай. Җанында тик бушлык кына иде. Бродвейның очына килеп чыккач, тукталып калды, тирә-ягына күз салды. Мескен генә булып утырган чиркәүгә карап торды. Монда килгән беренче мәлләрендә аның өчен бердәнбер таныш нәрсә чиркәү иде бугай. Казанда да күп иде алар. Шуңадырмы, чиркәү яныннан узганда, күңелен ниндидер сәер хис биләп ала иде. Ул беркая да китмәгәндер, Казан урамында гына йөридер сыман тоела иде ул чакларда. Әле алай булмады. Хәзер ул мондагы тормышка өйрәнеп җиткән иде инде. Шулай да урамнардан узганда, һич югы берәр тапкыр гына татар телендә сөйләшкән кешене очрату теләге тынгы бирми иде. Менә биш ел чамасы инде шушы уй тормышка ашмаслык хыял булып җанында яшәде. Хәтта бервакыт урам чатындагы кибетчек янында ике хатынның татарча сөйләшкәнен ишеткәндәй дә булды. Сүзләр агышы шулкадәр таныш, йөрәкне назлар дәрәҗәдә ягымлы иде. Ул ирексездән тукталып калды, колакларын торгызып тыңларга кереште. Ләкин болар төрекләр булып чыкты. Шулай да якын, рәхәт иде. Ә икенче вакыт базарда ир-ат тавышының татарча кычкырганын ишетеп дертләп китте:
- Унбер алла! Унбер алла!
“Нинди унбер алла булсын! Алла берәү генә!” – дип уйлады ул, әлеге тавышның таныш моңын тыңлап. Ләкин якынрак килгәч, арзанлы зонтиклар сатып торган пакистан картын күреп, тәгәрәп китә язды. Ә карт аны үчекләгәндәй, һаман сатып алучыларны чакыруын белде:
- Umbrella! Umbrella!
Моңа охшаш алданулар аз булмады, әлбәттә. Шуңа да әлеге теләге беркайчан да тормышка ашмаслык хыял булып тоела башлады. Аның акчасы җитәрлек иде. Кайчакларда:”Урамда татарча сөйләшкән берәр кешене очратсам, ике дә уйлап тормыйча чек язып бирер идем” – дип уйлаган чаклары да аз булмады. “Нәрсә теләсә, шуңа риза булыр идем” – дия башлады соңрак, бу теләгенең тормышка ашудан никадәр ерак икәнен аңлый башлагач. Ләкин андый адәм очрамады. Әлбәттә, татарлар аз түгел иде монда. Алар берсен-берсе яхшы беләләр, еш кына очрашып та торалар. Андый чакларда татарча сөйләшәләр дә. Ләкин бу исәпкә керми. Урамда очрату – бөтенләй башка эш.
Баштагы мәлләрдә үзе көлемсерәбрәк күзәткән күренешләрне ул хәзер яхшы аңлый иде инде. Аның монда очраткан беренче татары Габдулла Хамит булды. Герман сугышында эсирлеккә эләгеп, Сталин төрмәләрендә башын чертергә теләмичә башта Көнбатыш Германияда яшәп, аннан соң Америкага килгән бу карт Хәлилгә бик кызык тоела иде. Ул татар җырын беркайчан да тыныч кына, еламыйча гына тыңлый алмый. Татарларның тарихы, мәдәнияты, әдәбияты турында тәүлек әйләнәсенә гапләшергә мөмкин. Шуннан башка аны чын мәгънәсендә дулкынландырган бүтән тема юк та сыман тоела иде кайчагында. Казанга еш йөргән танышлары аша кайтарткан татар китапларын кычкырып укырга ярата иде. Шигырь түгел... Шигырь булса, аңлашылыр да иде әле... Шигырь түгел, ә хикәя китапларын кычкырып укый иде ул. Һәм күзләренә яшь атылып чыга иде. Хәлил нәкъ менә шушы гадәтен сәерсенә иде аның. Ничек инде хикәяне кычкырып укып була?! Һәм ничек елап була ул хикәяне укыганда?! Гаҗәп! Ләкин хәзер чамалый инде, Габдулла бабайга китапта язылган вакыйгалар гына түгел, ә телнең агышы, аның ягымлы матурлыгы тәэсир иткән. Ул чакта мистер Хамиткә сиксән яшь иде. Ә Хәлилгә күпме генә әле. Болай барса, ул да нәкъ Габдулла бабай көненә төшәчәк икән...
Ләкин тормышта могҗизалар булмый тормый икән. Кичә Хәлил ял алды. Эштән чыгып арыганлыктан түгел, әлбәттә. Улы Робертның да буш вакытлары. Бергәләп берәр кайда ял итеп кайтырбыз, дип уйладылар. Ялның рәсми вак-төякләрен хәл итеп чыгу белән, өенә җилдерергә иде исәбе. Кайда китәчәкләрен улы белән хәл итәрләр дә юлга җыена башларлар. Дөресен генә әйткәндә, Хәлилнең үзенә кайда барса да барыбер иде. Хатынын югалтканнан бирле, менә биш елдан артык инде, ялга чыканы юк аның, эш белән онытылырга тырыша. Роберт кына озак сайлана, аңа әле Рим, әле Париж ошый...
Эш урыныннан чыгып, такси тотарга дип юнәлгән иде Хәлил. Кинәт колагына ниндидер ягымлы дулкын килеп бәрелде дә ул туктап калды. Юк гәүдәсе генә түгел, ә бөтен барлыгы белән катып калды ул. Тәненең һәм җанының бөтен күзәнәкләре әлеге хәлнең чынбарлык икәненә ышанырга теләмичә карыштылар. Моның чынлап та булуы мөмкин түгел иде. Мондый хәл берничек тә була алмый иде. Булырга тиеш түгел иде. Ләкин ул бар иде. Һәм ул Хәлилнең бөтен булмышын катып калырга мәҗбүр итте. Ә таныш авазлар акырын гына бөтен барлыгына үтеп керде, күзәнәкләренә таралды, җанына үрелде. Һәм Хәлилнең җанын ләззәтле бер дулкында тибрәлергә мәҗбүр итте. Ул үзен авыл өенең матчасына эленгән бишектә бәүелүче бала сыман тойды. Менә-менә әнисенең ягымлы йөзе дә күренер төсле... Шундый рәхәт... Җанны назлаган дулкын акырын гына көчәя барды һәм Хәлил аның сүзләрен дә аерма-ачык ишетә башлады. Ягымлы моңлы тавыш белән кемдер җырлый иде:
Онытылмас һич тә. Төшәр әле искә
Үзегезнең туган ягыгыз.
Бер мизгелгә Хәлил үзенең чынлап та Нью Йорк урамында торуына шикләнеп куйды, бу төш кенәдер сыман тоелды. Төш кенә булса да бу шундый ләззәтле иде. Хәлил уянуыннан курыккандай бер хәрәкәтсез калып моңны йотты.
Кайтырсыз әле бер... Кайтырсыз, барыбер,
Таш булмаса, әгәр, җаныгыз.
Бугазына төер тыгылды. Сулышлары ешайды. Бөтен тәнен калтырану алды. Һәм Хәлил әлеге хәлнең чынлап та өндә икәненә, җырчының чынлап та үз артында гына икәненә ышанырга теләп, артына борылды. Хәрәкәте ничектер кискен килеп чыкты бугай, җырлаучы кинәт тынып калды. Бер мизгелгә генә тукталып, аңа текәлеп торды. Һәм елмайды:
- Нәрсә, буржуй, - диде ул шаян тантана белән, - Куркасыңмы безнең җырдан?!
Хәлил авызын ачарлык та көч тапмады. Ә теге адәм киң елмайды:
- Син курыкма. Матур җыр ул. Телисеңме, сине дә өйрәтәм?
Хәлил бер сүз дә әйтә алмады. Кара футболка өстеннән кара күн куртка, джинсы чалбар кигән бу адәм аннан унбиш яшьләр чамасына кечерәк иде. Чәчен алга тарап, кара күзлек киеп куюы аны тагы да яшьрәк итеп күрсәтә. Һәм ниндидер таныш кешене хәтерләткән сыман... Ә елмаюы! Америка елмая торган кешеләр иле. Ләкин болай ихлас елмаю, күңелеңдәген ачып салып елмаю, татардан башка беркемдә дә юктыр. Ул нәрсәдер әйтергә теләгән иде, тик тавышы чыкмады, шуңа да башын кагарга ашыкты. Ир кычкырып көлеп җибәрде:
- Икәү кычкырып җырлыйбыз, яме. Син җырлый беләсеңме, мистер...
- Хәлил... – Ниһаять, ул сүз әйтерлек хәлгә килде, - Хәлил мин...
Хәзер теге ир аптырап калды. Ул Хәлилгә төбәлеп, үз күзләренә үзе ышанмагандай итеп катып калды. Аннан соң уң кулы белән аның иңен капшап карады:
- Син дә татар мени?! Менә инәңнең... бәрәңге тәкәсе!!!
- Туганым! – Хәлил аны кочаклап алды, - Татар малае!
Көтелмәгән очрашуның исерткеч шатлыгы узгач, Хәлил үзенең күңелдән кабатлаган нәзерен искә төшерде:
- Урамда татарча сөйләшкән кешене очратсам, аның нинди дә булса бер теләген үтәрмен дип вәгъдә биргән идем. Син бездә озак яшәмисең шикелле, нинди ярдәм кирәк, кыенсынып торма.
Кара куртка уйга калды.
- Нинди теләк булса да үтисеңме?
- Кулдан килердәй булсын инде... – дип елмайды Хәлил, - Үтим, әлбәттә.
Кара куртка күз алдында балкып китте.
- Минем теләк берәү генә. Һәм кулыңнан килердәй. Үтәрлек булсаң гына әйтәм.
- Ярый. Килештек.
Кара куртка бер мизгелгә тынып торды. Икеләнүле карашын Хәлилгә төбәп алды һәм тәвәкәлләде:
- Син безгә кунакка кил. Гаиләң белән.
Хәлил мондый нәрсәне көтмәгән иде. Ул аптырабрак калды. Һәм өстеннән авыр йөк төшкәндәй елмаеп куйды:
- Килештек.
- Вәгъдәме?
- Вәгъдә! – диде Хәлил елмаеп, һәм иргә текәлде, - Ә сез кайда яшисез соң?
- Казанда.
Хәлил бер мәлгә югалып калды. Ул аны Нью Йоркта, һичьюгы Америкада яшидер дип уйлаган иде. Аның хәлен кара куртка да аңлады:
- Проблема бармы әллә? – дип елмайды ул.
- Юк. Юк! – дияргә ашыкты Хәлил, - Тик мин сезне Казанда яшисездер дип уйламаган идем.
- Димәк, килешү үз көчендә кала?
- Әлбәттә.
- Бик яхшы. Кайчан киләсез?
- Белмим... Без улым белән ялга җыенган идек. Бәлки, Рәсәйгә кайтырбыз да. Шунда сезгә дә...
- Яхшы. Алайса, болай сөйләшәбез. Сез бүген кайтып, гаиләгез белән киңәшегез дә, миңа шалтыратырсыз.
- Бик әйбәт булыр, - диде Хәлил елмаеп, һәм үзенең татар гадәтләреннән читләшә баруы өчен уңайсызланып өстәп куйды, - Бәлки, башта миндә кунак булырсың. Минем әле өйгә кайтыш иде...
- Юк, - дип елмайды кара куртка, - Рәхмәт. Башка вакытта.
Аның белән аерылышканнан соң да күңелдәге рәхәт тойгы таралмады. Бары тик өенә кайткач кына ул әлеге кешенең исемен дә сорамавы өчен үкенеп куйды. Ләкин бу үкенеч озакка бармады. Роберт аның тәкъдимен ишетү белән үрә сикерде:
- Менә яхшы була! Казанны да күрәбез!
Бу көтелмәгән очрашуның тәэсире көчле булды. Хәлил төне буе йоклый алмады. Әти-әнисе, туганнары, авылы күз алдыннан китмәде. Бөтен дөньясын сагыш, моңсу бер яктылык биләп алды. Рәхәт тә, кыен да иде. Катердагы кичерешләре дә әлеге хисләр давылының хәлсезләнгән дәвамы иде.
Уйларына бирелгән Хәлил көтелмәгән тавыштан дертләп китте. Елмаеп басып торган яшь кенә ханымны күреп, үзе дә елмаерга ашыкты.
- Гафу итегез, мистер Хәлил, - диде ханым, кулындагы конвертны сузып. – Дустыгыз үзе килә алмады һәм кичерүгезне үтенде. Монда бөтен кирәкле нәрсәләр дә бар. Иртәгә юлга кузгаласыз. Көттергәнем өчен тагын бер кат гафу үтенәм. Хушыгыз.
Хәлил нәрсәдер әйтеп өлгергәнче ул китеп тә барды.
- Рәхмәт! – дип пышылдады Хәлил, конвертны куен кесәсенә салып, - Рәхмәт, сеңлем!
Татар егете белән очраша алмавына аз гына кәефе кителгәндәй булса да, ул шат иде. Ниһаять, ул үз иленә кайта. Утыз өч елдан соң! Унҗиде яшьлек улы белән. Әти-әнисе исән микән? Исән генә булсыннар иде. Америкада туып-үскән оныкларын күреп, аның да үз балалары икәнен тоеп сөенсеннәр иде. Хәлил елмаеп куйды. Елыйсы да, көләсе дә килә...

4 6 ER 2.5762
Сыерын эчерергә дип чыкканда теге ачы тавышка тагы игътибар итте Фатима карчык. Тик тоткарланмады. Чиләген сыер алдына куйды да, сәндрәдән салам төшереп аны мал астына җәйде, аннан соң тагын менеп печән алып төште. Шулай эшен бетергәч, өйгә юнәлде. Теге чинау тавышы өйдән чыкканнан бирле колагына чалынып торды. Фатима карчык башта аны берничә төн рәттән юньләп йокламыйча, бозаулыйсы сыерын сагалап чыкканга шулай микән әллә, диебрәк уйлаган иде. Тик өйгә якынайгандарак теге тавыш аерым-ачык ишетелә башлады. Я, Ходай! Песи ләбаса бу. Хуҗасыздыр инде бахырың, я яралыдыр. Югыйсә, җиде төн уртасында болай мескенләнеп йөрмәс иде. Карчык тавыш ишетелән якка, урамга оңгайлады. Урамга чыгып бер атлау белән күрде ул аны, бөрешеп хәлсезләнеп беткән чем-кара песи баласы ап-ак карда аерма-ачык күренә иде.
- Һәй, бәләкәчем, кемнәр ташлап калдырды сине - дип күтәреп алды ул аны. - Бөтенләй беткәнсең бит... Калтыранып кына торасың бит...
Аны зур саклык белән генә куенына тыгып өйгә алып керде. Идәнгә куйды. Песи инде бернинди дә тавыш чыгармый, бары тик туктаусыз дерелди генә иде.
- Ничекләр җылытыйм соң сине?! Ничекләр җылытыйм? Шкаф тартмасыннан мамык шәлен алып, мәхлукны шуңа төрде дә мичкә ягып җибәрде. Юрган астында үзе түзәр иде инде. Тик менә бу җан иясен тизрәк терелтәсе килде аның, яңа туган бозауга да зыян тимәс. Ни әйтсәң дә, җылы сөяк сындырмый ул. "Бозау дигәннән...." - Карчык эленеп торган иске сырмасын алып аңа япты. Ә песи баласы мамык шәл белән бергә дерелди иде.
- Ничекләр җылытыйм соң... - шунда күзе тәрәзә төбендәге ярты литрлы банкага төште. Картайгач, сөтсез чәйнең тәме буламыни, Фатима карчык көн аралаш күрше-күләннән берәр банка сөт алып чыга иде. Тәрәзә төбендәге банканың да яртысы гына калган иде. Карчык аны чүмечкә салып плитәгә утыртты. Җылытып алгач песи баласының алдына куйды. Тегесе башта тартыныбрак торды да комсызланып ашарга тотынды.
Мичен томалагач, песи баласын мамык шәлгә төреп, киң кучкарга куйды. Ул инде сизелер-сизелмәс кенә дерелди иде.
- Менә шулай… Терелерсең, ут сиптереп йөри башларсың әле, - дип башыннан сыйпады карчык. Һәм бераздан йокларга әзерләнә башлады. Урамда таң беленеп килә иде инде...
Фатима карчык яшь сабыйны карагандай тәрибяләгәч, песи баласы сырхауланып озак ятмады. "Актүш!" - карчык аны шулай атады. Моңа чем-кара мәхлукның түшендә бармак башы хәтле генә агы булып, Фатима карчыкның элек асраган песиенә охшавы сәбәпче иде. Чынлап та, элекке песие уңган да, акыллы да иде аның. Авыз чапылдаган саен мич башыннан сикереп төшеп, өй сасытып ятмады, үз көнен үзе күрде. Ул исән чагында йорты да болай суык булмады, капчык ямап та интекмәде. "Атүш" дип кушуы - әлеге песи баласының тышкы кыяфәте белән генә түгел, ә елгырлыгы, уңганлыгы белән дә элеккесенә охшавын өмет итүдән иде.
Актүш, чынлап та, үзенә булган ышанычны артыгы белән аклады. Хәлләнеп, мич башыннан төшү белән шкаф арасына кереп китте һәм бер күсене эләктереп тә чыкты. Шул арада аны кая куйгандыр, тиз генә ашап бетерүенә ышанырлык та түгел, карават янындагы стенада эленеп торган келәмгә үрмәләп менеп китте дә стена буйлап ары-бире чабуларга тотынды.
- Я, Хода! - Фатима карчыкның стенада йөргән песине күргәне юк иде әле, ул шаккатып калды. - Әллә цирк арбасыннан төшеп калдыңмы соң син...
Сокаланып та гаҗәпләнеп озак кына күзәтеп торды. Тик Актүшнең келәмнән төшәргә исбе дә юк иде. Бераздан песине караватка куйды да, бу ни өчен шулай кылана икән соң, дип келәмне күтәреп карарга булды. Стена белән келәм арасы азрак аерылуга ук Актүш шунда ташланды һәм бер күсене эләктереп карават атына кереп сызды.
- Я, Хода! - дип кабатлады карчык тагын, ни әйтергә дә белмичә. Баштарак Актүшнең күселәрне шулай рәхимсез кыйратуы күңелен тибрәндереп алса да, хәзер ялгыз түгеллеген, янында песи баласы һәм яңа туган бозау барлыгын уйлап, тынычланды. Ни генә әйтсәң дә, күсе кешегә иптәш түгел инде. Зыяны күп.
Актүшнең мутлыклары моның белән генә бетмәде әле. Ул Фатима карчыкны әледән-әле шаккатырып торды. Әле багана башыннан сикереп абзар-кура тирәсендәге үзе зурлык комакларны чүпләде, әле күршенең эте белән арка терәшеп ятып гаҗәпкә калдырды. Гомумән, Актүш этләрдән курыкмый иде. Аны күрүгә янына ташланган бозау чаклы этләр дә килеп җитәр-җитмәстән туктап кала, ә бераздан коерыгын бот арасына кыстырып мыштым гына читкә сыпыра иде. Моның серен берничәк тә аңлый да, аңлата да алмады карчык. Гомумән, Актүш сәерлекнең үзе иде. Фатима карчык аны гадәтенчә "пес-пес" дип кенә түгел, ә "Актүш!" дип тә чакыра һәм, ни гаҗәп, песи моны аңлый, борылып карый, яисә поскан җиреннән чыгып хуҗасы янына килә иде. Ә беркөнне Хәдичә карчык аның кабак төше ашагынын күреп хәйран калды. Актүш аны шул тиклем оста итеп кабыгыннан аралап ашый иде ки, хәтта кеше дә алай булдыра алмыйдыр. Актүшнең әнә шундый сәер һәм соклангыч сыйфатлары ялгыз карчыкның соры көннәрен бизәп, балкытып җибрде. Песиенең уңганлыгын күргән саен, карчык гаҗәпләнеп кенә калмады, теге салкын төндә үзенең нинди изге һәм саваплы эш эшләгәнен тоеп куанды, түбәсе күккә тиде.
Менә шундый якты куаныч-юанычлар белән кыш үтте. Песи гаиләнең тулы хокуклы әгъзасына әверелде. Фатима карчык аны үз баласы кебек күрә, хәтта күршеләре белән сөйләшкәндә дә: "Менә безнең Актүш..." дип сүз сөйли иде. Фатима карчык песине яраткан кебек, Актүш тә аны Алласы кебек күрә, хуҗасы кайсы бердә шелтәләп алса, гаепле баладай, күзләрен мөлдерәтеп башын түбән ия, яисә, “башкача алай итмәм" - дигәндәй, үкенечле мияулап куя иде. Хәтта әнә шул гадәтләренә кадәр ярата иде Фатима карык...
Яз җитте. Болын-кырлар яшәрде, агачлар яфрак ярды. Актүш инде күбрәк вакытын тышта үткәрә башлады. Әлбәттә, өйгә дә керми тормады ул. Мондый чакларда ишек ачканны көтеп, мияулап утырмады, Фатима карчыкның япкан саен бераз кире чигенә торган ишеген үзе ачарга гадәтләнде.
- И, бәләкәчем!.. Адәм булып кына туасы калган сиңа, - дип иркәләде аны карчык. - Синнән дә чос кешене табып булмас иде.
Актүш багана башыннан, яки башка биегрәк урыннан көтмәгәндә күсе өстенә сикерергә генә түгел, агач башында йөрергә дә бик ярата иде. Фатима карчык сөекле песиенең ындыр артындагы усаклыкта ботактан ботакка сикереп уйнаганын сәгатьләр буе, бөтен дөньясын онытып, карап утыра иде. Якын-тирәдә берәр кеше үтеп барган чак булса, карчык аны чакырып китерә дә агачка төртеп күрсәтә:
- Күр әле, әнә, минем Актүшне!
Карчыкның тавышында аналарча горурлык сизгән узгынчы башта аңа сәерсенеп елмая да азак үзе дә сизмәстән тамашага бирелеп китә һәм алар ярсу көярмәнгә әйләнеп, песи уенын күзәтәләр иде. Кайчагында тамашачылар дистәгә тула яза. Авыл зур булгач, да тирә-якта даны чыккан күренекле кешеләре дә хәтсез иде. Район администрациясендә эшләүче Гата малае, тимерче Фирдәвис, җырчы Салих, гармунчы Шәйхи... Халык алар турында һәрвакыт һәм һәркайда тирән ихтирам белән сөйли иде. Соңгы вакытта аларга Фатиматтәйнең песие дә өстәлде.
- Фатиматтәйнең песие чемечке ашый икән...
- Фатиматтәйнең песие ишекне үзе ачып, үзе ябып йөри икән...
- Фатиматтәйнең песие агач башыннан сикерә дә әллә кайда хәтле очып бара икән.
Авылның икенче очында яшәүчеләр аны күрер өчен махсус киләләр дә йомарланып яткан сыңар учка сыярлык песи баласын күреп могҗиза көткән күңелләре сүрелеп кала:
- Карале, малай, гап-гади песи кебек үзе, ә?! Әй, Ходайның рәхмәте...- дип тел шартлаталар иде.
Авылның мутрак адәмнәре аны кулга төшерергә, урларга да тырышып карады. Ләкин Актүш бары тик Фатима карчыкны гына санлый, башкларга якын да бармый иде.
- Фатиматтәй, сат миңа Актүшеңне. Берәр йөк утын китерермен, - диючеләр дә булгалады.
- Һи-һи-һи... Ничек сатыйм, ди инде. Үз балам кебек бит ул, - дип җавап бирде карчык андыйларга.
Песие аркасында Фатима карчыкның абруе да күтәрелә төште. Йомышы-фәләне төшеп барган кешеләр бер нәрсәгә дә ике әйттереп тормады. Йомышын үтәгән арада:
- Актүшнең ни хәлдә соң?- дип сораштырыга да онытмадылар.
- Бик әйбәт кенә яшәп ятабыз әле. Аллага шөкер, — дип җаваплый иде карчык бу сорауга күңеле булып.
Көтмәгәндә Актүш Фатима карчыкның йөрәген тетрәнергә мәҗбүр итте. Карчык тавыкларына җим сибәргә дип ихатага чыккан иде, өй кыегы буйлап төшеп килгән Актүшнең авызында чәбәләнгән кошны күреп кулыннан табагы төшеп китә язды:
• Актүш! — дип кычкырды ул ачулы таләпчәнлек белән.
Үз исемен ишетүгә песи хуҗасы алдына килеп басты.
— Син нәрсә, акылыңны җуйдыңмы әллә?! — Фатима карчык песинең авызында чәбәләнгән чыпчыкны учына алды. Ул тере иде әле. Шушы бер гонаһсыз, бер яклаучысыз нәни кошчык аңа шул кадәр кызганыч булып тоелды. Ә аны нәкъ менә Актүш шушы хәлгә төшергәнен аңлаудан җаны әрнеде. Фатима карчык өчен бу үз баласының ерткычларча җинаять кылуы белән бер иде. Аның бердәнбере, шул кадәр акыллы, әйбәт, инсафлы, шаян нарасые… Ничек ул бу эшкә базнат иткән?! Явыз! Кабәхать! Хуҗасының хөкемен көтеп күзләрен мөлдерәтеп карап торган песи баласын Фатима карчык җан ачуы белән тибеп очырды.
Чыпчыкны тәрәзә төбенә алып кереп, ашарына куйды. Яулык читен ертып, яралы урыннарын бәйләде. Ул терелгәнчегә кадәр Актүшне өйгә кертмәскә булды. Тик Актүш аның рөхсәтен сорап тормады, ишекне үзе ачты да керде. Кош-корт арасында йөреп керүгә песиен өйдә күреп, Фатима карчыкның йөрәге “жу” итеп куйды, ялт кына тәрәзә төбенә күз салды. Чыпчык анда юк иде. Карчык нәфрәт тулы карашын песигә төбәде. Актүш исә гөнаһсыз күзләре белән текәлеп алды да мияулап башын читкә борды. Карчык ирексездән шул якка күз ташлады. Анда яралы кошчык, чүпрәкләрен чукып тыпырчына иде. Карчыкның күз күргәне аңына барып җиткәнче Актүш чыпчыкны, бәйләнгән чүпрәкләреннән генә эләктереп, хуҗасы алдына китереп салды. Песинең бу кылыгы карчыкның күңелен йомшартып җибәрде.
Кошчык ике көндә терелеп җитте. Фатима карчык аны иреккә чыгарганда Актүшне кисәтеп алырга да онытмады:
Башкача кош-кортка зыян саласы булма!
Бу вакыйгага атна үттеме-юкмы, Актүш янә хуҗасын утка салды. Фатима карчыкны күршеләре мунчага чакырган иде ул кичне. Мунчадан соң чәй эчеп, гапь корып озак кына утырдылар. Өенә кайтып керүгә идәндә канлы эзләр күреп коты алынды. “Комак белән сугышып яраланып кайткан икән!” — булды беренче уе. Ләкин күтәрмәдә дә, тупсада да эз-фәлән юк иде. Өйдә дә комак-фәлән бар микән ни? Тик бу хакта озак баш ватуның мәгънәсе аз иде, тизрәк Актүшкә ярдәм итәргә кирәк.
• Актүш!
• Ми-и-и — карават астыннан кызганыч тавыш ишетелде, бераздан песи үзе дә күренде. Карчык аны кулына алды да сак кына әйләндереп яраларын барларга кереште. Әллә ни зур җәрәхәт юк иде бугай, сыртыннан бераз кан саркыган да, алгы тәпиенең тиресе сыдырылган. Комак белән сугышкан инде бу, башка нәрсә түгел. Бахыркаем… Үзе генә тынгысыз булгач та, яшь бит әле ул, бөтенләй сабый гына бит әле. Карчык үзенең бәләкәченә ничек ярдәм итәргә дә белмәде, яраларын чиста сөлге белән тазартты да сыер имчәгенә сөртә торган вазелин сылап идәнгә җибәрде. Тәүдә тавышы мескен төслерәк ишетелсә дә Актүш сырхауга охшамаган иде. Аннан соң Фатима карчык канлы эзләрне юып чыкты. Мич арасында сугышканнар күрәсең, монда кан күбрәк иде. Тик комакның мәете табылмады, я аны песи ашаган, я качып өлгергән иде.
Шушы хәлдән соң Актүш тәмам терелеп беткәнче мичкә якын да бармады.
Фатима карчык каз асрамый, һәр язда чебеш сатып ала да җәйге мәшакатьләрен тавык ите белән күтәрә иде. Гадәтенчә, быел да иллене сатып алды. Бу язда бәяләр бөтенләй бәйдән ычкынган икән — бөтен пенсия акчасын чыгарып салырга туры килде. Алай да канәгать калды карчык, исән-аман гына үсеп җитсәләр, үз хакын бише белән аклаячак алар.
Чебешләрен җылы урынга, мич башындагы махсус яшниккә җибәрде, яктыга, җылыга интекмәсеннәр дип, ул яшникнең ике башына да электр лампочкалары куйды. Мал асрауның, кош-корт карауның тәртибен белә иде карчык, чебешләрне туйдырыр өчен генә дип, кыш буе җыйган азыгы да җитәрлек иде. Гомумән, Фатима карчык мал кадерен белә торган кеше иде, гомере эчендә үзе асраган бер генә мәхлук та — сыер булсынмы ул, бозау яки сарыкмы, каза күреп җан бирмәде. Чебиләре дә шундый була иде, ул аларны җентекләп сайлап кына ала, мәгәр унны ала икән — унысы да исән үсә, йөзне алса, йөзе дә. Соңгы елларда ул чебиләрнең санын илледән дә арттырмады. Шул җитә иде. Чебиләрне җайлап урнаштыргач, күңеленнән генә аларны бүлгәләргә тотынды: “Фәләне бәрәңге утыртырга китсә, фәләне утын китертергә, фәләне печән өстенә… Җитә, Алла бирса! Артыгы белән җитә…” Үзенең иң әйбәт чебиләрне генә сайлап алуын, аларның тиздән ихата тутырып йөриячәген уйлап, күңеленә дәрт өстәлде, сөякләре җиңеләеп киткәндәй булды. Эшләрен бетереп, йокларга ятканда да кәефе күтәренке иде аның, ул хәтта йоклаганда да вакыт-вакыт елмаеп алды бугай.
Тик бу күтәренкелек иртән торып чебиләргә ашарга бирү белән юкка чыкты. Алар азаеп калган иде. Ишек ачык, ә мич янында Актүш бөтерелеп йөри. Хуҗасын күрү белән ул гаепле карашын аңа төбәде. Песинең карчыкны сокланырга мәҗбүр иткән әлеге сыйфаты бу юлы чиксез нәфрәт кенә уятты.
— Эх, әле синең эшеңме бу! — Фатима карчык песигә сугардай нәрсә эзләп як-ягына каранды, тик бер ни дә күзгә чалынмагач, аны бар көченә тибеп җибәрергә мәҗбүр булды. Песи чыгып качмады, ә “тагын нишләтәсең инде мине” дигәндәй, очып барып төшкән урынында күзләрен мөлдерәтеп утыра бирде. Карчык аны күтәреп чебиләр янына китерде дә, борынын яшник читенә бәрә-бәрә:
— Боларга тияргә ярамый, аңлыйсыңмы! Тияргә ярамый! Ярамый! — дип кабатлады җан ачуы белән. Тик бу да аның ярсуын басмады, ул песине ихатага чыгарып, утын сараеның баганасына томырды. Башы чәрдәкләнеп очса да үкенәчәге юк иде, тик төбәгән җиренә тидерә алмады. Актүш өеп куелган түмәрләр өстенә барып төште дә бөтен дөньядан өмет өзгән бер кыяфәттә утырып калды.
Ярсуында шулай кыланса да тынычлангач үз баласыдай күреп үстергән Актүшнең шундый ерткычлыкка баруына ышанып җитә алмады. Фатима карчык уйлавынча, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел иде. Аның бердәнбере, шул кадәр акыллы, әйбәт, инсафлы, шаян нарасые… Күңеле белән песине якласа да акылы үзенекен тукыды. Моңа кадәр бер генә чебиен дә үтермичә үстерә иде бит…
Бер кем дә тими иде. Ә Актүш… Аның күптән түгел генә чыпчык тотуын да исенә төшергәч, бөтенләй кыен булып калды. Шул Актүш эше инде бу, башкача нәрсә булсын. Моннан ары аны өйгә якын да китермәскә кирәк. Һәм карчык шулай итте дә. Актүшне йорт янында күрсә дә куып җибәрде.
Ләкин икенче көнне дә чебешләр кимегән иде. Ишек ачык, ә Актүш мич янында бөтерелеп йөри. Моңа кадәр мичкә бик якын килми иде бит бу песи, ә менә чебеш алгач… Шул Актүш эше инде. Әлеге хәл өченче көнне дә, дүртенче көнне дә кабатланды. Фатима карчыкның шиге калмады. Ул хәзер Актүшнең ерткычлыгына гаҗәпләнми, ә бу афәттән котылу юлы эзли башлады.
Актүшнең чебеш тотуы турындагы хәбәр дә бөтен авылга таралды. Моңа кадәр песигә сокланып, хәтта көнләшеп караган адәм балалары аны төрлечә яманларга тотынды. Күрше-күлән исә үз ихатасында күрсә таяк, таш атып куып җибәрә башлады. Теге вакытта Актүшкә булган мәхәббәткә караганда халыкның хәзерге нәфрәте икеләтә-өчләтә көчле иде. Нишлисең, гомер буе яхшылык кылып дан алсаң да бер генә кимчелегеңне, яки бер генә ялгышыңны сизеп калалар икән, сине иң яман җинаятьчедән дә явызрак күреп тапаячаклар, сытачаклар. Бөекләрнең ялгышын, түбән төшүен кичерә белми адәм балалары. Актүшнең чеби тотуы авыл халкы өчен район администрациясендәге Гата малаеның исереп канауда ятуы белән бер иде.
— Песи чебешкә бер ияләштеме — бетте инде ул, мәңгегә дә казадан котыла алмыйсың.
— Ул үзеңә генә зыян салып калмас әле, безгә дә килеп җитәр.
— Үтермичә котылып булмый инде ул андый явыздан.
Мондый киңәшләр белән килешмичә мөмкин түгел иде. Фатима карчык үзе дә дөнья күргән кеше, бу сүзләрнең дөреслеген ишетеп кенә белми, башыннан кичергәне бар. Ләкин кайчандыр яраткан песие күзенә җен кебек күренсә дә, үзе дә “үтерергә” дигән карарга килсә дә, хөкем көнен сузды да сузды. Ә чебешләр һаман кими барды. Фатима карчык песиен ничек кенә өйгә якын китермәскә тырышмасын, адәм акыллы Актүшне тыярлык түгел иде. Ул инде таңга тиклем хуҗасының хөкемен көтеп утырмый, төнлә кереп кыйрата да юкка чыга иде. Ишекне кеше дә ачалмаслык итеп тарттырып бәйләп куйсаң да уйлап та бирми. Юк, ишектән керми инде ул хәзер, кайдандыр башка юлын тапкан. Баздан керәдер әле, мәлъгун.
Хөкем көнен сузып йөри торгач, илле чебешнең бишесе генә торып калды. Фатима карчыкның сабырлыгы сынды.
— Актүш!

8 7 ER 2.3818
2. Саташулар төне

* * *
Бераздан Андрей Николаевич тынлыкны бозды.
- Дөнья булгач, төрле хәлләр була инде. Әйдәгез, чынлап та, йортка кереп урнашыйк. Караңгы төшәргә дә күп калмады.
- Монда безне беркем дә каршы алмый микәнни?! – дип һаман үзенекен сөйләде Анна, - Шул тиклем утрауда без үзебез генә. Кызык.
- Әйдә, кадерлем, - Михаил сумкаларын алды да йортка табан атлады.
Башкалар аңа иярде.
Тар сукмак буйлап берәмләп кенә үргә күтәрелделәр. Йөкләре дә авыр гына, юл да текә иде. Шуңадырмы, сөйләшүче табылмады.
Билгесезлек һәрвакыт авыр тәэсир итә. Оҗмак кебек урынга эләгәм, гомер буена хәтердә калырлык матур урыннарда ял итәм, күңел ачам дип барганда, менә шундый адәм аягы басмаган җиргә килеп кабу беркем өчен дә күңелле хәл түгел иде. Утрау, әлбәттә, матур иде. Зур да түгел. Ләкин анда барсы да бар, тауны каплап үскән куе агачлар да, агачлар арасыннан ыржаеп торган текә таш ярлар да... Күңелгә, бәлки, шунсы да шом саладыр әле аның. Гомум мәйданы дүрт-биш чакырымнан артмаса да, куе агачлык үз куенында ниндидер сер яшергән шикелле. Тоташ бер тауны хәтерләткән утрау әллә нинди сәер уйларга этәрә. Тауы булгач, мәмерҗәсе дә бардыр һәм анда күз өйрәнмәгән куркыныч затлар яшидер сыман тоела.
Беренче күргәндә чиксез матур булып тоелса да да берничә минут үтүгә утрау үзгәрде. Үз тәнендә чит-ят затлар барлыгын тоеп, алардан котылырга тели сыман иде ул. Әлбәттә, болай дип уйларлык бер генә үзгәреш тә булмады әле. Утрау элек ничек булса, шулай калды. Әмма бу тыштан гына шулай тоела, ә асылда... Юк, утрау үзгәрми иде, ул бары тик кешеләрнең күңелен үзгәртә һәм үзеңне монда бөтенләй үги итеп сизәргә мәҗбүр итә иде.
Бәлки, Михаилга гына шулай тоелгандыр. Хәер, аңа гына түгелдер... Әнә бит, барсы да ничектер кечерәеп, басылып калган. Берсе бер сүз дәшми.
Бәлки моңа утрау да гаепле түгелдер әле. Кешеләр юлдан килеп арыганнардыр гына. Һәм тиешле урынга бүген барып җитәбез дә рәхәтләнеп ял итәбез дигән өметләре белән хушлашу авырлыгы гына моңаебрак калырга мәҗбүр иткәндер. Бүлмәләргә урнашып, тамак ялгап, ял итеп алганнан соң барсы да үзгәрер һәм утрау яңадан үз төсендә, искиткеч матур булып күренер.
Беркадәр вакыттан йорт урнашкан кечкенә тигезлеккә менеп җиттеләр дә барсы берьюлы тукталып, ачык ишеккә карап тын калдылар. Бу агачтан салынган ике катлы иске зур йорт иде. Иске булса да горурлыгын югалтмаган, дөньяның тулы хокуклы бер әгъзасы булып күкрәген киереп тора.
- Кызык, ә кем монда йорт салып куйды икән?! – диде Ләис-Леон, - Ә бит начар түгел...
Беркем дә эндәшмәде. Иңнәрен генә сикерттеләр.
- Ә ни өчен ташлап китте икән? – дип шомлы елмайды Андрей Николаевич бераздан, - Ә бит матур урын, югыйсә!
- Ә бәлки, ташлап та китмәгәндер... – Ольга иренә карап куйды. – Бәлки, ул монда онытканда бер генә килеп йөри торгандыр... Якын җир түгел бит.
- Андрей Николаевич, - Елена алгарак чыкты, - Сез күпне күргән кеше бит инде, белмисезме... Ә бу утрау ничек атала икән?
- Юк, бүген әйтмим... Иртәгә, юлга кузгалгач, әйтермен...
- Ә хәзер әйтсәгез, ни була?
- Ярамый. Әйдәгез, монда вакыт үткәрмик... Кереп урнашыйк...
Алар шуны гына көткәндәй, алга атладылар.
Йорт тыштан караганда җыйнаграк күренгән икән әле. Эченә кергәч, ул бик иркен һәм уңайлы иде. Бүлмәләр дә, барсына да җитәрлек булып чыкты. Һәркайсы үзенә ошаганын сайлап алгач, сумкаларын куеп кире чыктылар. Адәм аягы басмаган утрау сыман күренсә дә монда шактый уңайлы иде. Су кергән, газ плитәсе бар, хәтта туалет бүлмәсе дә өй эчендә. Болары көтелмәгән куаныч булып чыкты, боларны ачыклаганда алар балаларча гаҗәпләнү белән бер-берсенә хәбәр салдылар:
- Карале, газ плитәсе! Эшли!
- Хәтта су да бар!
- Туалет! Гомереңдә ышанырлык түгел, ул өй эчендә!
- Монда менә дигән итеп яшәргә була ич!
- Телевизор да булса!
- Яки радио...
- Тик монда электр юк...
- Кызлар, табын корып җибәрергә кирәк булыр...
- Ә нәрсә пешерәбез?
- Әлегә үзебез белән алып килгәгән ризакларны күмәк табынга куярбыз. Капкалап алгач, берәр җай табылыр. Әнә, ирләрне балык тотарга, ауга чыгарып җибәрербез...
Чынлап та, кереп урнашкач, утрау алама урын булып тоелмады. Һәрхәлдә, монда яшәргә, күнегелгән шау-шулы тормыштан ял итәргә мөмкинлек бар сыман иде. Ә чәй кайнатып, булганы белән бераз капкалап алгач, күңелләр дә күтәрелеп киткәндәй тоелды. Тормыш ямьсез дә, салкын да түгел иде.

* * *
Табындагы күтәренкелек озакка сузылмады. Кайсы балыкка барырга, кайсы ауга чыгарга, кайсы җиләк-җимеш карарга дип урыннарыннан кузгалсалар да, бераздан бу фикерләреннән кире кайтып, утрау белән танышып чыгарга уйладылар һәм ахырда тәннәрендә ниндиер изрәү тоеп, өй тирәсендә беркадәр буталып йөрделәр дә, ял итеп алырга булдылар. Ул арада инде караңгы төште. Бу беркемнең дә кәефен кырмады. Утрау буйлап сөйрәлеп йөрү мәшәкатеннән шулай җиңел генә котылуларына сөенеп, барсы да үз бүлмәләренә таралды.
Роберт белән Ләйсән өчен моннан да кулаерак хәлнең булуы мөмкин түгел иде. Алар башта ук, бөтенесе дә ишек алдына чыгып, якын-тирә белән танышып йөргәндә үк, ничектер бергә туры килделәр дә бүтәннәрдән аерылыбрак калдылар. Бу үзеннән үзе килеп чыкты. Анда барсы да бер-берсенең күз алдында булгач, әллә нәрсә сөйләшә дә алмадылар. Ә сөйләшәсе, аңлашасы килә, бер-берсенә сөйләр серләре мәңгегә дә бетмәс шикелле тоела иде. Кеше арасында алай серләшеп булмый, әледән әле юк-бар сүзләр алышып тору канәгатьлек бирми, канны гына кыздыра иде. Шуңа да алар аулаккарак тартылдылар, әмма очрашканның беренче көнендә үк, әти-әниләре алдында, урманга кереп китү ничектер уңайсыз кебек тоелды. Бәхеткә каршы, караңгы төшә башлау белән барсы да акырын гына өйгә шудылар. Иң ахырдан ишекне япкан Елена да кызына бары тик бер генә мәгънәле караш ташлап алды да, сүз әйтмәде. Гадәттә, әнисе малайлар мәсьәләсендә каты тора торган иде. Бу юлы Робертны ошаттымы, башка нәрсә сәбәпче булдымы, белмәссең.
Ләкин икәүдән икәү генә калу белән, дөньяда алар сөйләшерлек сүз беткәнлеге ачыкланды. Хәзер юк-бар нәрсәләргә тел әрәм итәсе килмәде. Ә әйтергә теләгәнен әйтер өчен кыюлык та, сүз запасы да җитмәс сыман тоелды, һәм алар, икесе ике агачка сөялгән хәлдә, тагы нинди хәрәкәт ясарага белмичә басып калдылар. Ләкин аларга кыен түгел иде. Бергә булу, икәүдән-икәү генә калып, берең дә бер сүз әйтмичә, бернәрсә эшләмичә һәм беркая китәргә теләмичә тору үзе үк нәрсәдер турында сөйли иде. Сүзләрдән аңлаешлырак итеп. Бары тик “Ә аңа минем белән болай тору уңайсыз түгелме икән, күңелсезлектән ялкып, өйгә кереп китмәсме икән?” – дигән шик кенә нәрсәдер әйтергә этәрде. Әмма кирәкле сүз , барыбер, табылмады. Хәер, нәрсә әйтүең мөһим дә түгел иде инде.
- Ә мин Россиядә беренче тапкыр, - диде, ниһаять, Роберт, - Моңа кадәр бер дә булганым юк иде.
Ләйсән эндәшмәде. Робертның тавышы ягымлы иде, сөйләшкән кебек түгел, ә иркәләгән кебек.
Тын тордылар.
- Мин хәтта русча да белмим, - диде егет, - Бер сүз дә... Син мине өйрәтерсеңме?
- Өйрәтермен... – Кинәт кыз җанланып китте, - Әйдә, хәзер үк башлыйбыз.
- Башлыйк.
- Я тебя люблю! – диде кыз Робертның күзләренә туп туры карап, - Я тебя так сильно люблю!
Егет бер сүз дә аңламады. Әмма кызның ниндидер изге нәрсә әйтүен ул төшенде.
- Я тэбэ льубью! – дип кабатлады ул, җитди итеп, - Ә нәрсә дигән сүз бу?
Кыз кычкырып көлеп җибәрде. Чын күңелдән, ихлас итеп көлде. Роберт та аңа кушылды. Ул көлде һәм бераз тынычлана төшү белән тагы кабатлады:” Я тэбэ льубью!” Бераздан кыз көлүеннән туктап җитдигә әверелде һәм чиксез наз белән янә Робертның күзләренә текәлде:
- Мин сине яратам!
Мондый көтелмәгән хәлдән егет, үз колакларына ышанырга куркып, катып калды. Ышангач, ничектер җитдигә әйләнде, кулларын акырын гына күтәреп бармак очлары белән кызның чәчләренә кагылды. Аннан соң елмайгандай итте.
- Мин дә сине яратам...
Робертның назлы бармаклары кызның чәч араларына үтте һәм әкерен генә назлап, аны үзенә якынайтты. Ләйсәнгә рәхәт иде. Һәм уңайсыз да. Кыз кеше аз гына горурак булырга тиеш. Болай беренче күрүдән үк эреп төшәргә ярамый. Ләкин егетнең кайнар сулышы инде яңакларына бәрелеп иркәли. Буыннарда ниндидер кайнар дулкын тибрәлә. Робертның тулы иреннәренә иренең белән кагыласы килә. Тик ярамый. Юк.
Инде битләр биткә терәлә язгач кыз бармагын егетнең ирененә куйды:
- Юк, Роберт... Син мине дөрес аңламадың...
Роберт туктап калды. Ул да онытылып киткән иде бугай. Һушына килгәндәй күзләрен җемелдәтеп алды. Һәм гаепле елмаеп, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып куйды.
- Я тебя люблю! – диде кыз елмаеп.
- Я тэбе льублу!
- Мин сине яратам. Инглизчәсе шулай була.
Роберт бер мәлгә исәңгерәп торды да кычкырып көлеп җибәрде.
- Ә мин, сантый...
- Юк, Роберт... – дип аңа мөлдерәп бакты кыз, - Син сантый түгел...
Ул ялгыш сүз ычкындыруын аңлап бер мизгелгә катып калды. Моны Роберт та сизде. Кыз елмайды. Егет үзе дә сизмәстән аңа талпынып куйды да елмаерга мәҗбүр булды.
- Син сантый түгел, - дип үз хатасын төзәтергә ашыкты Ләйсән, - Син телне тиз үзләштерәсең. Тагын нинди сүз өйрәнәбез?
- Россия - матур ил, - Роберт елмаеп кызга текәлде, - Чөнки анда Люда бар.
Кыз елмайды.
- Син килгәч кенә матурланды ул. – Монсын кыз татарча әйтте. – Син Россияны гына түгел, дөньяны матурладың.
Роберт телсез калды. Беренчедән, кызның сүзләре тилерткеч иде. Икенчедән, аның татарча белүе. Ул да кызга татар телендә нәрсәдер әйтергә теләгән иде, бер мизгелдә балкып сүнгән уй тыелырга мәҗбүр итте. Әлегә сиздерми торырга кирәк. Кызык булсын.
- Аңламадым, - диде ул кызның күзләренә туры карамаска тырышып, - Тагын бер кабатла әле.
Кыз мут елмаеп куйды да Россия турындагы сүзләрне русча кабатлады. Иҗекләп. Ә “Чөнки анда Люда бар” – дигәнен әйтмәде.
- Люда!
Көтмәгәндә ишетелгән тавыштан кыз сискәнеп киткәндәй булды. Бу Ләис иде.
- Люда! – дип пышылдады ул тагын, - Сез кайда?
- Нәрсә, адаштыңмы әллә?
- Сине эзлим.
- Аидаңны чакырырга кирәк мени?
- Юк, сиңа керергә куштылар.
- Хәзер... Син керә тор...
Бераздан Ләис артыннан ишек ябылганы ишетелде.
- Үзең күрдең инде, - дип гаепле елмайды Люда, - Ярый, дәресне иртәгә дәвам итәрбез.
- Аз гына тор инде...
- Юк, Роберт... Әни үзе чыкса, яхшы түгел... – Кыз Робертның күкрәгенә башын терәде дә шундук кире тартылды, - Иртәгәгә кадәр...
- Карале...
Инде китәргә атлаган кыз тукталып калды.
- Нәрсә инде? – дип назлы елмайды ул, һәм кире килеп егетнең яңагыннан сыйпап алды, - Тыныч йокы.
- Тыныч йокы. Бикләнеп ятма, яме.
- Урларга киләсең мени?!
- Юк, төшеңә керәм.
- Ярый. Төштә очрашканга кадәр.
Кыз ишеккә йөгерде.
Люда кереп киткәч, Роберт шатлыгын кем белән уртаклашырга белмичә бертын басып торды да бая кыз сөялеп торган каенны кочаклап алды. Агачта сөйгәненең җылысы калгандыр төсле тоелды. Ул яңагын каенга терәп күзләрен йомды. Рәхәт иде. Шушы рәхәтлектән айный алмыйча озак торды. Ләкин өйгә керергә кирәк иде. Таныш түгел урында беренче төн. Әтисе борчылып ятадыр. Өйгә керергә кирәк. Ул күзләрен ачты һәм нәкъ үзенең каршысында кемнеңдер басып торуын күреп дертләп китте. Тәне эсселе-суыклы булды, бала йоннары кабарып чыкты. Әллә күземә генә күренәме соң дип керфекләрен җемелдәтеп алды – теге сын юкка чыкмады. Ул тавыш-тынсыз гына якыная иде. Качарга, яки кычкырырга – нәрсә дә булса эшләргә - кирәген белсә дә егет тамыр җәйгән агач хәлендә иде. Ул бер хәрәкәт тә ясый алмады...

==
#китапуку #язучылар #укучы #китапкибете #китапханә #китапханәчеләр #бердәнбер

6 4 ER 1.9172
Ново-Михайловка. Мәскәү өлкәсе.
- Хуш, Михаил туган! Ходай ярдәм бирсен сиңа!
- Хушыгыз, туганнар!
Чиркәүне әйләндереп алган тимер капкадан чыкканда ул тагын артына борылып карады. Кайчандыр күңеленә тынгылык биргән шушы урыннан китү аңа рәхәт түгел иде. Тик ул башкача монда да кала алмый. Җанында нәрсәдер үзгәрде, үзе тоткан юлның хаклыгына шикләнү көчәйде, мондагы тормышын тамугка әйләндерде.
Чиркәү – изге урын. Ә Михаилның үткәне изгеләр арасында яшәрлек түгел иде. Ул дин тәгълимәтләрен өйрәнде, рухи туганнары белән дә яхшы мөнәсәбәттә булды, килүчеләр дә аны үз итеп тора иде. Кыскасы, монда барсы да әйбәт, барсы да изгелеккә корылган. Ләкин шушы изгелек аның җанын талады, көннәрен төн итте.
Урам чатына җиткәч, чиркәү гөмбәзенә янә күз салды да уңга борылды. Монда аны барсы да диярлек танып тора. Хәзер чиркәүдән генә түгел, ә шушы шәһәрчектән дә китәргә туры киләчәк инде. Бер ничә көнен монда үткәрер дә юлга кузгалыр. Чиркәүдән киткәч, яшәп торырга дип, бер бүлмәле фатир да алып куйган иде.
Фатир хуҗасы Татьяна Сергеевна аны подъезд төбендә үк көтеп тора иде. Дөресрәге ул аны түгел, ә моннан ике көн элек телефон аша фатирга заказ биреп, очрашу урынын сөйләшкән ирне көтә иде. Ә әле, үзенә туп-туры атлаучы дин әһелен күреп, югалып калгандай булды. Михаилның үзенә дә җиңел түгел иде. Ул үзе дә сизмәстән аркасындагы биштәрен төзәтеп куйды.
- Татьяна Сергеевна? – диде ул аптырабрак калган ханымга.
- Михаил?.. – Хатынның бар кыяфәте әлеге мәлнең чынлыгын тануга карышкан төсле иде.
Михаил баш какты.
Хатын әлеге халәтен яшерергә теләгәндәй кинәт борылып подъездга атлады. Михаил аңа иярде. Берни дә сөйләшмәделәр.
Фатир беренче катта иде. Ишектән уздылар.
- Михаил атакай, сез үзегез генә булачаксызмы? – диде Татьяна Сергеевна үз соравыннан үзе уңайсызланып, - Савыт-саба да, урын җиһазлары да бер генә кешелек алынган. Әгәр кунакларыгыз булса, савыт саба менә бу шкафта... Ә постельне хәзер үк китереп китәрмен...
Михаил баш какты. Бай да, ярлы да булмаган бер фатир иде бу. Кирәге тиярдәй нәрсәләрнең барсы да диярлек бар, артыгы – юк.
- Яхшы, - диде Михаил, шкафка күз салып, - Ә костюм турында онытмадыгызмы?
Хатын залга атлады:
- Юк. Әйтергә генә онытып торам икән. Менә ул. – Татьяна Сергеевна кием шкафыннан костюм алып Михаилга сузды, - Үзегез киеп карарсыз. Ярамаса, шалтыратырсыз. Мин якында гына торам.
- Яхшы.
- Ярый, Михаил атакай, үзегез җайлап урнашыгыз. Берәр нәрсә кирәгеп куйса, телефонымны беләсез.
Татьяна Сергеевна чыгып киткәч, Михаил бүлмә уртасында бер мизгел катып торды да тәрәзә янына килде. Монда күренеш ямьсез түгел иде. Әмма Михаилның игътибарын шундук бүтән нәрсә суырып алды. Ул! Башта үз күзләренә ышаныргамы-юкмы дип торды, аларны ачып-йомып алды... Өстенә кара күн куртка, зәңгәрсу джинсы чалбар кигән кара күзлекле кеше югалмады. Киресенчә, ул Михаилның халәтен аңлап, аның кыланышларын күреп сизелер-сизелмәс елмаеп тора иде. Ләкин бу ягымлы елмаю түгел, бу ниндидер зәһәр, агулы елмаю иде. Михаил салкын су белән коенгандагыдай сискәнеп китте. Кем соң бу бәндә? Нәрсә кирәк аңа? Михаил кинәт ишеккә ташланды, ниндидер җиңеллек белән подъезд алдына чыкты. Теге таныш түгел адәм торган урынга күз атты. Һәм катып калды. Беркем дә юк иде инде...
Фатирга кабат кергәч, ул Татьяна Сергеевна калдырып киткән костюмны карашлары белән генә үлчәде дә өстендәге киемнәрен салды. Аннан соң, биштәреннән кирәк-яракларын алып, ванна бүлмәсенә юнәлде.
Көрәктәй кара сакалын сыйпап көзгегә карап торды. Күзләрендә - чиксез моң иде. Бераздан катгый бер карарга килеп кулына кайчы алды. “Үткәннәрне дә шулай җиңел генә кисеп ташлап булса икән”, - дип уйлады ул кайчы белән беренче чиртем ясап. Һәм үзенең кире уйлап куюыннан курыккандай ашыгып-ашыгып кисәргә тотынды.
Ул, әлбәттә, гонаһлы иде.
Юк, чиркәүдән күңеле кайта башлаган өчен генә түгел. Әлбәттә, төрмәдән чыгып беркая да урнаша алмый йөргәннән соң, монда урнашып дөрес эшләде ул. Ялгыш юлдан тагы да тирәнгәрәк тәгәрәүдән сакланып калды. Күңеленә беркадәр тынычлык тапты. Аның үткәндәге гонаһларын да дин әһелләре гафу иттеләр шикеллле. Һәрхәлдә, аңа үзләренең тиңе итеп, бер изге зат итеп карадылар. Ләкин шушы тигезлек аны чыгырыннан чыгара иде. Чөнки аның күңел төбендә үзе генә белгән әрнүләр, үткәнендә фәкать үзенә генә билгеле булган вакыйгалар бар. Боларны ул беркайчан да, бернинди рухи туганына да белдерәчәк түгел иде. Әнә шул тойгылар туктаусыз уйлануга этәрде. Ә уйланулар чиркәүнең хаклыгына шикләнүгә китерде. Юк, аның гонаһы динне шик астына алуда гына түгел иде. Алайга китсә, чиркәү үзе үк гонаһ оясы. Хәзер ул моны яхшы белә инде. Һәм монда “Начар заманда яшибез. Хәзер бер изге нәрсәне дә калдырмадылар.” – дип лаф оруларның кирәге юк. Заман бервакытта да аклыктан гына тормаган. Чиркәү дә шулай ук. Чиркәү үзе үк Христос Сүзенә каршы килә торган нәрсә әле ул. Һәм Михаил күңеленнән генә кабатлады: "Господу Богу твоему поклоняйся и Ему одному служи" Гадәтенчә, әлеге тәгъбирнең чыганагын да күңелендә теркәп куйды: “Евангелие от Луки 4:8”. Бер дә чиркәүгә, дин әһелләренә табыныгыз димәгән бит. Ходайга юл бары тик чиркәүләр аша гына дигән сүзе дә юк. Димәк, дин йортларыннан читтә торып та Ходайга тугры булып була. Ләкин чиркәү моны танырга теләми, читкә тайпылучыларны ул җәзалар белән куркыта. Ә үзенә тугърыларга үткәндәге, бүгенге һәм киләчәктәге гонаһларын ярлыкауны вәгъдә итә. Кеше гонаһларын бары тик Алла үзе генә ярлыкый ала, ләбаса. Кем әле ул чиркәү?! Ходайның үземе әллә?! Андагы гадидән гади бәндәләрнең Ходай вазыйфасын үз иңенә йөкләргә нинди хакы бар?! Шушы яссылыктан караганда, чиркәү үзе үк Ходайга каршы эш алып баручы булып чыга. Алай гына да түгел, халыкның беркатлылыгына таянып, аларның күңел кичерешләрендә акча көрәүче мошенник. Менә нәрсә! Моны бүгенге заманның начарлыгы белән генә аңлатып булмый. Бу гомер-гомергә шулай килгән.
Фикерләре дин белән каршылыкка кергән өчен ул үзен гаепле санамады. Хәтта шушы мошенниклар оешмасынаң тулы хокуклы бер әгъзасы булып яшәве өчен дә артык борчылмады. Ул инде сабый бала түгел һәм тормышта һәркемнең күпмедер дәрәҗәдә алдашып яшәвенә күнегә төшкән иде. Адәм үтерүдә гаепләнеп төрмәгә керүе өчен дә исе китмәде. Бу, әлбәттә, аның өчен зур тетрәнү булды. Аның тормышын, киләчәккә булган хыялларын мәңгегә дә мантымаслык итеп юкка чыгарды ул. Ләкин төрмәдә тиешле срогын тутырып чыкты егет. Һәм бу хакта онытырга тырышты. Үзе белә һәм Ходай белә - ул үтерүче түгел. Ул үз гомерендә беркемнең дә гомерен өзмәде. Ул бары тик кирәкмәгән вакытта кирәкмәгән урынга барып чыкты һәм үзенең гаепсезлеген исбатлый алмады. Кызык бу тормыш, бер уйласаң. Гаепсез булып яшәвең генә җитми, үз гаепсезлегеңне исбатларга да тиешсең... Ләкин барсы да үтте инде. Берсен дә кире кайтарып булмый. Кирәкмидер дә. Хәзер ул бөтенләй икенче кеше..
Сакалын кырып бетермәде. Бөтенләй шәрә итеп кырынса, әллә кемгә охшап китүдән куркып, бармак калынлыгы гына калдырырга булды. Күкрәгенә җиткән сакал иде бит! Хәзер ничек пөхтә булып калды. Сакаллы икәне сизелгән кебек тә түгел. Ничектер бөтен барлыгы җиңеләеп киткәндәй тоелды. Ул башын әле уңга, әле сулга боргалап үзенең кинәт яшәреп калган йөзенә күнегә алмый торды. Һәм ни өчендер көләсе килде. Беркадәр вакыт бүлмәне яңгыратып шаркылдады да кинәт тынып калды. Күзләре моң белән тулды. Дымландылар. Менә-менә күз яшьләре тәгәрәп төшәр сыман тоелды. Ул карашларын түбән кадады һәм идәндә өелеп яткан күбек катыш кара сакалына карап тынып калды. “Гонаһларыңны да шулай җайлы гына кисеп ташлап булса икән!” – дип уйлады тагын.
Ул гонаһлы иде.
Гонаһ турында уйлауга, бая тәрәзәдән күргән кара курткалы ирне хәтерләде. Һәм кинәт бер ачыш ясады. Әлеге уйларының көчәюенә, гонаһ турында ныклап, төн йокыларын калдырып уйлана башлавына шушы бәндә сәбәпче икән бит. Аны беренче кат күргәннән бирле Михаилның тынычлыгы югалды. Кара куртка ул көнне гыйбәдәткә килгән иде. Үзенең үткән бөтен тормышын сөйләп, гонаһларын ярлыкауны үтенде ул. Михаил атакай аны гонаһлардан арындырырга тиеш иде. Ләкин кара куртка сөйләгән саен, ул үзенең хәлсезләнә баруын тойды. Һәм ахырда, моңарчы меңәр тапкыр әйткән сүзен көч-хәл белән кабатлап, үз бүлмәсенә узды. Ул агарынган иде. Һәм күзләрен бер ноктага текәп бер хәрәкәтсез озак утырды. Чиксез озак. Һәм шул көннән бирле керфегенә йокы эленмәде. Төннәре ерак үткәннәрне, бала чагын, туган авылын хәтерләп үтте. Күңелен чиксез сагыш биләп алды. Үзенең бүгенге халәте белән канәгатьсезлек тойгысы уянды. Һәм нәкъ шушы кара курткалы ир аны чиркәүдән китәргә мәҗбүр итте.
Әлбәттә, очраклы хәлләр дә еш була тормышта. Әмма әлеге кара киемле ирнең килүе очраклылык түгел иде. Һәм аның ярлыкау соравы да... Нәкъ менә Михаил атакай эшләгән көнне килеп ярлыкау соравы очраклы була алмый иде. Хәттә боларның барсы да очраклы хәл булганда да аның бөтен тормышы... Юк ла, үз тормышын сөйләмәде бит ул. Ул Михаил атакайның үткәннәрен сөйләде. Шулар өчен ярлыкау сорады. Ул хәтта Анна турында да белә иде.
Анна турында хәтерләүгә Михайл, уйларыннан арынып идәнне себерергә кереште. Сакал-мыекларны пөхтә итеп төреп, чүп савытына салды да ваннага кереп юынырга кереште.
Чыккач, чиркәү киемнәрен матурлап төреп капчыкка тутырды. Аннан соң биштәреннән алып эчке киемнәрен киде. Футболка белән трико да киеп алгач, көзге алдына басып елмая биребрәк үзенә карап торды. Гади тормыш киемнәре аңа шулкадәр килешәдер сыман иде. Бераздан биштәрендәге бөтен нәрсәне өстәлгә бушатты. Хәер, әллә нәрсәсе калмаган иде инде. Документлар, калын дәфтәр, полиетелин капчыкка тутырылган эчке алмаш киемнәр, калын гына кәшилүк. Ул ярлы кеше түгел иде, саклык банкында да акчасы җитәрлек. Әле кәшилүген калынайтып җибәрүе яңа тормышның көтелмәгән хәлләре алдында югалып калмас өчен иде. Аннан соң биштәрнең үзен дә баягы капчыкка салды да аны күтәреп урамга чыгып китте. Бераздан кире әйләнеп керде. Гаепле елмаеп куйды. Михаил атакай чиркәү киемнәрен чүплек башына ыргыткан дисәләр, моңа беркем дә ышанмас идедер. Моннан берәр ай элек булса, үзе дә кечелекле елмаеп кына куяр иде. Ләкин бүген...
Кухняга чыгып, чәй куюга, кесә телефоны шалтырады. Бу – Настя иде. Парикмахер.
- Мин килеп җиттем ул, - диде хатын, - Сезнең ничәнче фатир иде әле?
Бераздан Настя үзе дә күренде. Бу таза гына гәүдәле кыска буйлы моләем ханым иде. Керү белән хуҗаны танырга тырышкандай карап торды да:
- Сез безнең шәһәрдән түгел, ахры, - диде елмаеп һәм шундук диярлек сумкасын ачып, кирәк-яракларын көйләп куйды, - Әйдәгез, эшне башлыйк.
Михаил дәшми генә көзге каршындагы креслога барып утырды. Настя аның иңнәрен япма белән төрде дә эшкә кереште.
- Нинди прическа?
Михаил иңнәрен генә сикертте.
- Сез рокер-фәлән түгелдер бит?
Михаил баш селкеде.
- Чәчегезне озыннан җибәргәнгә генә әйтүем, - дип акланды хатын, - Телевизордан күрсәтәләр бит... Ничек кисәбез соң? Кыскартабызмы?
- Спортивный. Кыска.
- Дөрес, - дип елмайды хатын, - Җәй көне чәчне кыска йөртергә кирәк. Кояш күрсен.
Бераздан көлтә-көлтә чәчләр идәнгә төшә башлады.
- Безнең якка нинди җилләр белән соң?
- Командировка.
- Кунакханәдә урын юк иде мени? Мондый җирдә кыйбаттыр ич?
Михаил иңнәрен генә сикертеп куйды.
- Командировкалы эш яхшы инде, - диде хатын ниндидер хыялыйлык белән, - Күп җирләрдә йөрисең, яңа кешеләр күрәсең. Минем менә шушы шәһәрчектән унбиш ел инде беркая да чыкканым юк.
Михаил дәшмәде.
Хатын тагы нәрсәдер сөйләп маташты да, клиентның сүзгә бик һәвәс түгеллеген аңлап, башкача дәшмәде. Бары тик эш беткәч кенә сорап куйды:
- Ничек, үзеңә ошыймы? Бөтенләй башка кеше булып калдың.
Михаил елмаеп баш какты. Аның үзенә ошый иде.
- Мулла...
- Нәрсә?
- Укыганда бер ахирәтем белән аларның авылына, татар авылына, кунакка кайткан идек. Аларның мулласы бар иде. Сине күргәч, шуны хәтерләдем. Яман булып ишетелсә, гафу ит.
Михаил елмайды. Әмма кинәт аның күзендә моңсулык пәйда булды.
- Кайсы авылга? – диде ул үзе дә сизмәстән, - Кайсы авылга кайткан идегез?
- Исемен хәтерләмим инде хәзер. Казаннан ерак түгел иде ул.
Михаил дәшмәде.
Настя коралларын җыйды да акчасын алып чыгып китте.
Михаил һаман көзгегә карап утыруын белде.
- Мулла... – дип моңсу елмаеп кабатлады ул үзалдына, - Мулла...
Хәзер ул чынлап та бөтенләй башка кешегә охшап калды. Үзенең болай үзгәрүенә сөенсә дә күңеленнән генә бер сорауны тукыды: “ Ә Анна нәрсә дияр икән? Танырмы ул мине?”
Һәм үзләренең күрешү мизгелен күз алдына китереп елмаеп куйды. Кинәт кенә муллага охшап киткән адәмне күргәч Анна, әлбәттә, гаҗәпкә калачак инде. Танымый торачак, ә аннан соң гадәтенчә дөнья яңгыратып көлеп җибәрәчәк һәм кочаклап алачак. Сергей нишләр икән? Ике генә яшьлек бу теремек зат беркадәр ятсынып торыр инде. Аннан соң әнисенә охшатып шаркылдап көлеп җибәрер... Боларны күз алдына китерү рәхәт иде. Гомумән шушы ике кеше турында уйлау Михаилга чиксез ләззәт бирә, хәтта чиркәү стеналары арасында томаланып яшәгәндә дә, хәтта гыйбәдәт кылган чакларында да ул аларны күз алдына китерүдән тыела алмый иде. Баштагы мәлләрдә, азгынлык юлына тәгәрәп, гонаһ җыюы өчен кыенсыныбрак йөрсә дә, соңыннан Анна белән таныштырган язмышына рәхмәт укып туя алмады ул. Әлдә, Анна бар аның тормышында. Әлдә, Сергей бар. Әлбәттә, аларның бәйләнеше хакында бу шәһәрчектә санаулы гына кеше белә. Ләкин тиздән, бик тиздән, бер гаилә булып, адәмчә яши башларлар. Һәм Сергей да аңа кайдандыр пәйдә булган ниндидер әйбәт абый итеп кенә карамас...
Михаил янә көзгегә бакты. Юк ла инде, муллага охшап тормый ул. Хәзер бизнесменнар шушындыйрак чәч йөртә. Тагын әллә кемнәр...
Ул телефонын алып Аннаның номерын җыйды.
- Хәлләрең ничек, кадерлем?!
- Яхшы, - дип елмайды хатын. Михаил аның елмаюын күргән сыман булды, - Менә, җыенып беттек инде. Син кайчанрак килә аласың? Монда бер хат китерделәр. Синең исемгә.
- Нинди хат? Ничек минем исемгә?
- Белмим, Миша. Ачмадым. Үзең килгәч карарсың дидем...
- Тукта әле... Ничек ул хатны сиңа бирергә тиешләр? Үзең уйлап кара әле...
- Мин дә сәерсендем шул.
- Кем бирде соң аны?
- Бер ир кеше инде. Мин аны әллә синең берәр якын кешеңме дип уйладым әле. Синнән хат алып килгән икән дисәм, үзеңә адресланган. Адрес дип инде, исем-фамилияң гына язылган.
- Нинди ир кеше?
- Гади бер ир инде. Кырык яшьләр тирәсендә. Матур гына. Кара күзлек кигән, киеме дә карадан иде бугай. Әйе, кара куртка, джинсы чалбар. Җәйге эсседә нигә кара куртка киде микән дип уйлап та куйдым әле... Уртача буйлы. Шундый танышың бармы?
Михаил бер мизгелгә тынып калды. Нәрсәдер эзләгәндәй бүлмә буйлап карашларын йөртеп алды. Һәм кинәт тәрәзәгә күзе төште. Юк, моның булуы мөмкин түгел. Ләкин күзләре аны алдамый иде.
- Кыска итеп алдырылган чәчләрен алга тараган, кара футбололка, кара куртка, зәңгәрсу джинсы кигән, ә аякларында... Аякларында... Хәзер әйтәм...
- Син аны беләсең мени?!
- Ул әле минем тәрәзә алдында тора... – Михаил ашыгып ишеккә атлады, - Мин сиңа аз гына соңрак шалтыратырмын. Ә әлегә бу серле кунак белән танышырга ашыгам. Хуш.

2 2 ER 1.7883
Аның соңгы сүзе Ләиснең күңеленә сеңеп калды да беркая да ычкындырмады. “Теләгегез кабул булу алдында тора дип уйлагыз... Теләгегез кабул булу алдында... Теләгегез... “ Егет башкача аны тыңламады. Ул әйтеп-аңлатып булмаслык моңсулык эчендә утырган гүзәлдән күзен ала алмады. Ничек кенә күңелен күтәрергә? Шушы халәтеннән ничек чыгарырга аны? Апасы дөрес әйтә, ул кызлар алдында гел мәмәй булды. Ләкин моңа кадәр шулай бар игътибарын үзенә тартырлык кыз очраганы юк иде дә инде. Кыю булырга кирәк. Янына барырга да нәрсәдер әйтергә. Ә ни әйтәсең: “Болай моңсуланып утырма, әйдә, башыңны күтәр, шатлан, чөнки мин сиңа гашыйк булдым!” – дисеңме. Нәрсә әйтергә була кызлар белән танышыр өчен? Шайтан белсенме аны! Ләкин ни дә булса, әйтергә кирәк. Әнә теге егеткә рәхәт ул, аның апасына карап бер елмайды да - әэсир итте. Хәзер сүзне нәрсә дип башласа да була. Ә Ләис... Юк инде, гомергә шулай “невезучий” булды. Башын күтәрсен иде шушы сарычәч. Ләискә карасын иде. Елмаешсыннар иде. Юк!
Ләис ниндидер киңәш ишетергә теләгәндәй апасына карады. Тик Ләйсәндә аның кайгысы юк иде, үз егете белән елмаешып торалар. Мин апа дип мактанырга ярата бит әле үзе. Бар син шул кыз янына, апа булсаң, үзең танышып ал. Кызларга кыз кеше белән танышуы күпкә җиңелрәк бит. Үзең таныш та энекәшең янына алып кил. Таныштыр. Юк инде, бу Ләйсәндә дә эләккән эш булмады.
Нинди дә булса ярдәм табарга теләгәндәй, Ләис тирә-ягына күз салды. Әтисе белән әнисе күренми иде әле. Менә шушы мизгелдән файдаланып калырга кирәк тә бит. Тик ни эшли беләсең. Кинәт аның күзе вокзал почмагындагы китап-журналлар сатыла торган киоскка төште. Әйе, шулай эшләргә кирәк. Берәр китап алып, кызга бүләк итәргә. Кызыклы китап булсын ул, рәхәтләнеп көлеп укырлык булсын. Һәм кыз шуны укый башлар да бөтен моң-зарын онытып көлеп утырыр. Һәм көлгән саен Ләискә елмаеп карап алыр.
Егет киоскка элдерде. Тизрәк чамаларга тырышып китапларга күз салды. Әмма яраткан кызыңа берсүзсез бүләк итәрдәй нәрсә күренмәде. Детектив ул малайларга гына кызык буладыр. Мәхәббәт турындагы китаплар бар да, тик исемнәре әллә ниндиерәк. Секс буенча кулланмалар. Китап бүләк итәрсең дә, ә кыз аны алмас: ”Рәхмәт, мин аны кичә генә укып чыккан идем. Ошамады.” – дияр. Юк инде, таныш булмаган кешегә китап биреп булмый. Кинәт ул катып калды. Чәчәкләр турында журнал! Менә нәрсә кирәк икән аңа! Ул янә тирә-ягына күз салды да чәчәк кибетен күреп, шатлыктан адымнарын көчкә тыеп шунда атлады. Һәм иң матур булып күренгән букетны сайлады. Кыйбат иде, әлбәттә. Булсын! Акча килә дә китә ул, ә гомернең матур мизгеле мәңгегә кала.
Кыз һаман шул халәтендә иде. Таныш түгел егетнең янына килеп басуын ул сизмәде дә. Әтисе битараф караш ташлап алды да үз дөньясына чумды. Аннан махмыр исе килә иде. Менә ни өчен аралары салкын икән боларның. Ләис кыз каршына килеп туктады.
- Гафу итегез...
Кыз башын күтәреп карарга мәҗбүр булды. Ләис чәчәкләрне аның алдына салды да:
- Болар – сезгә! – дип китәргә ашыкты.
- Тик ни өчен?..
Егет бер сүз дә әйтә алмады. Кызның йөзендә гаҗәпләнү һәм рәхмәт хисе иде. Һәм кызыксыну. Ләис сүз әйтә алмады, бары тик елмайды гына. Ихлас йөрәктән.
Ләйсән янына килеп баскач та авызын җыя алмады. Апасы аның кайдадыр югалып торуын да сизмәгән иде бугай. Ләис елмаеп аның егетенә күз атып алды да, апасына эндәште:
- Китер телефоныңны.
Кыз аны ишетмәде. Ишетмәүе яхшы булды да. Сарычәч аңа үзе карап тора иде. Елмаеп. Ләкин Ләйсәнне күрүгә йөзеннән аз гына күләгә үткәндәй булды да шундук юкка чыкты. Аларның туганнар икәнен аеру өчен әлләни кирәк түгел иде. Ләис тә елмаеп җавап бирде. Бераздан әтисе сарычәчкә нәрсәдер әйтте. Кыз теләр-теләмәс кенә җавап бирде.

* * *
Айгөл бу сәяхәткә үз теләге белән чыкмаган иде. Картыйсы килеп, эшнең нидәлеген аңлатып бирәч, ризалашырга туры килде. Башкача чара юк, әнисе дә үги әтисе дә (кем үгирәктер әле) эштә, ә Радик әтисен үзен генә җибәрү куркыныч иде.
- Йөз мең тәңкә акча дип язганнар бит, - диде картыйсы, - Болай гына калдырсаң, булдыксызлык чиге. Бер егерме меңен Радик белән безгә бирсәгез, калганы үзегезгә булыр иде. Балалар хакы дигәндәй... Укырга да керәселәре бар, азрак ярдәм булыр иде.
Шулай дигәч, берсе дә каршы килеп тормады. Хәер, болай да карышмаслар иде. Ни генә әйтсәң дә, картыйсын барсы да хөрмәт итәләр.
Айгөл дә карышмады. Ул аны болай булыр дип уйламаган иде. Барырлар да акча алырлар да кайтып китәрләр дип күз алдына китергән иде. Ләкин монда килү белән утрауга сәяхәт турында сөйли башладылар. Премияне шунда бирмәкчеләрдер инде. Кыз төпченеп сорарга уңайсызланды, ә әтисенә бернәрсә дә кирәкми иде. Ул үзенең ни өчен килгәнен дә бик аңлап бетерми шикелле. Баштарак, озак кына күрми дә торгач, әтисе белән очрашу ниндидер якты вакыйга булыр сыман тоелган иде. Ләкин алай булмады. Ир аны бар дип тә белмәде. Һәм кызның күңелендә ярала гына башлаган якты хис шундук юкка чыкты. Кечкенә чагында аның көн дә исереп кайтып тавыш куптарулары, әнисен кыйнап ташлаулары хәтеренә килде дә әлеге адәм бөтенләй чит булып, дошман булып тоелды. Һәм Айгөл шуның белән тагын ничә көн бергә булырга мәҗбүр иде. Сәяхәткә җыенучылар арасында да танышып дуслашырлык адәм күренмәде. Хәер, кыз эзләмәде дә инде андыйларны, күңелең китек чагында кемгәдер башлап эндәшәсе килеп тормый. Ә үзләре килеп танышу өчен яныңдагы кешедән һичьюгы сасы аракы исе килмәскә тиеш. Гомернең үле көннәре башлану алдында иде. Юлга чыккач эчмәскә вәгъдә бирсә дә, әтисе сүзендә тора алмады. Поездга кереп утыру белән сырага ябеште. Кыз башта аны әйбәтләп әйтеп тә, әрләп тә карады, ләкин бер файдасы да тимәде. “Ярый, кызкаем, башкача борылып та карамыйм.” – дип авыз суын корыта да, качып-посып үз эшенә керешә. Шул рәвешле юл гизә торгач, йөз мең акча әлләни зур да булып тоелмый башлады. Үзеннән генә торса, ташлар да кайтып китәр һәм бу гамәле өчен тамчы да үкенмәс иде. Ләкин Айгөл картыйсын үпкәләтүдән курыкты. Әнисе аның сүзләре белән ризалашкандай тоелса да, бер тиенен дә калдырмыйча кртыйсына тоттырачак инде аның. Ә картыйсы Айгөлгә бирәчәк, энесенә... Алмасалар үпкәләячәк, рәнҗиячәк. Бирмичә туктамаячак. Ул шуның белән үзен бәхетле итеп, оныклары алдындагы бурычын үтәгән итеп тоячак. Әгәр Айгөл кире борылып кайтса, иң әрнегән кеше картыйсы булачак. Юк, акча җитмәгәннән түгел, ә үзенең хыялын тормышка ашыра алмыйча калганнан. Менә бит ул кайларга барып җитә, уйлап карасаң.
Менә шундый күңелсез уйлар эчендә чәбәләнгәндә, кинәт могҗиза булды. Ниндидер таныш түгел егет аңа чәчәкләр тоттырып китте. Нинди генә гөлләмә әле! Мондыйларны танылган артистларга да иң якын дуслары гына бүләк итәдер. Ә бу бөтенләй таныш түгел кызга. Бер алкаш баласына. Айгөл елап җибәрлек хәлдә иде. Шуңа да чәчәкләрне алгач, берара һуш җыялмыйча утырды ул. Тамагын төер тыгылды. Күз алдыннан теге егетнең ихлас елмаеп торган йөзе китмәде. Аны уйлаудан гына еламыйча калгандыр да инде. Аны уйлаудан җанына җиңел иде шул, бөтен газапларны онытып үзеңнең дә елмаясың килерлек иде.
Һәм ул тагын бер генә булса да күрергә теләп шул егет торган якка борылды. Егет аны күзәтә иде. Назлы күзләрен алалмыйча. Айгөл дә елмайды. Һәм юлга кузгалганнан алып беренче тапкыр ул үзен яхшы тойды. Моңарчы гел кимсенә, шушы исерек адәм янында йөрүенә, шушы исерек адәмнең кызы булуына кыенсына иде. Әле үзенә бүтәнчәрәк карады. Шул халәтендә кемнеңдер игътибарын яулый алырлык булгач, бик начар түгел инде.
- Кем инде бу егет? – дип сорады әтисе бераздан.
- Ә сиңа барыбер түгел мени?!
Һәм үзенең мондый тупаслыгы өчен үкенеп куйды. Хәзер аның тупас буласы килми иде.

* * *
Ниндидер сәер нәрсә бар, кешегә бер әйтәсең, ике, өч... Мең тапкыр әйтеп тә аңламаган кеше, ниндидер бер сәер халәт тәэсирендә, мең дә беренче кат әйткәнне аңлый. Радик белән дә шулай булды. Кызының әлеге тупаслыгы аңа ничектер әйтеп-аңлатып булмас дәрәҗәдә авыр тәэсир итте. Һәм ул үзенең нинди түбәнлеккә төшүен беркемгә дә, хәтта үз баласына да кирәкмәгән артык җанга әйләнүен тойды.
Тирә-ягына күз салды. Монда барсы да парлы иде. Кемдер хатыны, кемдер сөйгән яры, кемдер баласы белән – ансы мөһим түгел. Алар парлы иде. Бер-берсенә карата ярату хисе бар иде алар арасында. Әнә, кечкенә балаларын уртага алып, эскәмиядә утырган икәүгә кара син. Сыра чүмереп, уйнаклашкан төркемгә кара. Һәр урында бер-береңә кирәк булу тойгысы ярылып ята. Әнә тегендәрәк, аталы-уллы икәү. Юньләп сөйләшмиләр дә, икесе ике якка караган, икесе ике нәрсә турында уйлый. Ләкин араларында якынлык барлыгы һәр хәрәкәтләреннән сизелеп тора. Ә Радик... Ул да кызы белән янәш утыра, ләбаса. Кызлар әтисен ныграк ярата дигән сүз дә бар әле. Ләкин... Моны ул ничектер яңа гына сизде. Бәлки, бөтенләй таныш булмаган теге әрсез егетнең чәчәк тоттырып китүе сәбәп булгандыр. Ләкин моңа кадәр дөньядан ваз кичеп утырган Айгөл, күр, ничек балкып китте. Елмая башлады хәтта. Ләкин ул да, Радик та, Айгөлнең күңелен күтәрә алган булыр иде бит. Кызының иң яраткан кешеләреннән берәү булыр иде ул бүген. Шулай булырга тиеш иде. Әмма барсы да бүтәнчә килеп чыкты. Ярый, үткәне үткән инде. Аны мәңгегә дә кире кайтарып булмас. Ә булганын сакларга кирәк. Айгөлне алай читкә җибәрергә кирәкми. Бердәнбер карап торганы - балалары, ләбаса. Яратуларын яулый алмасаң да, ихтирам белән карарга мәҗбүр итеп буладыр әле. Соң түгелдер монысына. Соң түгелдер. Бары тик үз-үзеңә ихтирамың югалмасын.
- Кызым, мин юынып килим әле, - дип урыныннан кузгалды ул, - Адәм төсенә керергә вакыт җитте.
Айгөл сәерсенеп кенә карап куйды да берни дә дәшмәде. Ул аны тагын эчәргә китте дип уйлый инде. Каршы килүнең файдасызлыгын аңлап, өнсез генә тора. Ярый.

* * *
Турагентство формасы кигән теге ханым утрауда көткән рәхәтлекләр турында сөйләп бетергән иде бугай инде. Ул хәзер сорауларга җавап бирә иде. Кинәт аның янына бер ир килде дә кәгазь сузды. Пышылдашып кына нәрсәдер сөйләштеләр һәм ханым тавышын көррәк чыгарып туристларга эндәште:
- Кадерле кунаклар! Көтелгән мизгелләр якынлаша. Ләкин сезгә бер яңалык бар. Без утрауга берничә төркемгә бүленеп барачакбыз. Мин хәзер путевкалар номерын әйтеп чыгам. Сез игътибар белән тыңлагыз. Исемлектә булганнар хәзер үк юлга кузгалачак. Ә калганнарның теплоходы чак кына соңрак киләчәк. Шулай итеп, игътибар белән тыңлагыз!
Моңарчы шау-гөр килеп торган төркем мизгел эчендә тынып калды. Исемлектә булганнар сумкаларын алып, кәгазь тотып килгән теге ир артыннан иярде. Калганнар канәгатьсезлек белдереп шаулашып алды. Кемнәрдер тәмәке кабызды, кемнәрдер сыра банкасын ачты.
- Аз гына сабыр булыгыз, дуслар! – дип тынычландырды аларны хатын, - Алар, әлбәттә, алдарак кузгала. Ләкин сезнең теплоход күпкә яхшырак. Сез рәхәтләнеп ял итә алачаксыз. Һәм ул тиздән килеп җитәчәк.
Халык бераз тынычлангандай булды. Кемгәдер синнән дә авырырак икәнен белү рәхәт нәрсә шул. Ул юата да, тынычландыра да, күңелне дә күтәрә. Бераздан туристлар янә шау-гөр килә башладылар.

* * *
Казан. Татарстан.
Фатима карчык трамвайдан төште дә кечкенә базар аша үтеп тар тыкырыкка борылды. Берәрсе килеп бәйләнмәгәе дигәндәй, алдын-артын карап алды. Усал ниятле кешегә охшаган кем дә күренми иде. Ул тынычланып ары атлады. Шушы тыкырыкны чыккач, уңга борыласы да беренче йортның өченче подъездына кереп, җиденче катка күтәреләсе. Адымнарында ярсуы сизелгән кебек тоелмаса да күңеле белән ул ашыга иде. Тизрәк беләсе килә. Ярый, әлләни күп тә калмады инде. Хәдичә карчык өйдә булырга тиеш. Чират кына зур булмасын инде.
Йөз мең, әлбәттә, бәләкәй акча түгел иде. Фатима карчыкның андый акчаны тотып кына караганы да юк иде. Мондый мөлкәт өчен ниндидер куркыныч адымга да барырга мөмкиндер.
Ләкин Фатима карчык хәлләрнең болай килеп чыгуын көтмәгән иде. Радикны я килене озата барыр, я ире белән икәүләп иярерләр диебрәк өмет иткән иде ул. Хәер... Айгөлне җибәрергә булгач та артык карышмады, ансы... Унҗиде яшьлек кызлар заманында сугышка да киткән. Ә бу үз атасы белән. Акча алырга. Башта шулай дип тынычланган иде. Ләкин тора-бара күңелен шик кимерергә тотынды. Беркемнең дә сүзен сүз итмәгән ачыган алкашка ияреп йөргәнче, сугышка китүең яхшырактыр сыман тоела башлады. Унҗиде яшьлек кыз бала бит ул! Ә Радик – алкаш. Исереп алса, урлашырга да, холыксызланырга да күп сорамый. Аңа ышаныч юк. Аракыдан күзе тонган мәлдә ни генә эшләп ташламас, чибәр булып үсеп җиткән Айгөлне үз кызым дип тә тормас ул юньсез. Ансы да бик мөмкин. Хәтта алай булмаган очракта да, Айгөл аны эчүдән тыя алмаячак иде. Ә исерекнең бер кайда да пачуты юк, акчасын бирмәскә дә, талап алырга да, алдарга да мөмкиннәр. Кайда акча – шунда куркыныч. Унҗиде яшьлек оныгын шул куркынычка ташлау дөрес түгел иде.
Һәм Фатима карчык тынычлыгын җуйды.
Айгөл баштагы мәлләрдә телефоннан шалтыратып торса да, китүенә икенче көн дигәндә, эндәшми башлады. Кайчан гына шалтыратсаң да, телефон гел:”Абонент находится вне зоны действия”- дип тора. Кем белә, бәлки, трубкасын гына югалткандыр, ә бәлки...
Ләкин аның өчен генә борчылмады карчык. Ул инде яшисен яшәгән, дөньяны күп күргән кеше иде. Баштарак дәрманы кузгалса да, бераз тынычлана төшкәч, уйлары үткенләнде һәм шул тиклем зур акчаны бер дә юктан гына тоттырып җибәрүләренә бик ышанасы да килмәде. Ун мең булса, ни әйтер идең әле. Йөз мең бит! Ун тапкыр ун мең дигән сүз! Ул бизнисминнарны төн йолкамый чаба, бер тынгылык күрми яши, диләр. Баер өчен шулай кылана бит инде алар. Мөлкәт җыю өчен. Шул кадәрле малны бер алкашка тоттырып җибәрерлек булсалар, алай итмәсләр иде. Хәтта үзләрен күрсәтергә, башкаларны кызыктырырга була шулай кылансалар да Радикны түгел, ә берәр арурак бәндәне сайларлар иде. Үзләренә файда китерә торган кешене. Ә моның... Радикның аның телевизорга төшереп мактанырлык та кыяфәте юк бит. Өч көн эчми торса мескенгә әйләнә, эчеп алса, өч сүзне дә ялгый алмый. Шуңа йөз мең тоттырып җибәрү өчен сантый булырга кирәк.
Бу уйлары дөрес иде аның. Көтмәгәндә килеп төшкән отыш бернинди канунга да туры килми иде. Ләкин ул отыш бар һәм аны барып алырга кирәк – монсы да хак иде. Менә шушы ике дөреслек, бер-берсенә каршы килә торган ике хакыйкать тынгы бирмәде карчыкка.
Әгәр акча отуы дөрес түгел икән, ни өчен чакырып хат язганнар соң?! Эшкуар затларның болай да вакыты тар була. Хәтта әниләренә дә хат җибәрә алмыйлар. Ә болар язган. Куллары кычытканга күрә генә түгелдер бит инде. Ни өчен соң?
Уйлап-уйлап та фикерләренең очы-очка ялганмагач, карчыкның күңелен шом басты. Шунда ул Хәдичә карчыкны исенә төшерде. Аның белән былтыр базар почмагында танышканнар иде. Фатима карчык ул чакта менә бер атнага якын инде кызыл прәнник алып ашарга кызыгып йөри иде. Бәләкәй чакларында ахирәт кызлары белән алып рәхәтләнә торганнар иде. Хәзер дә тәм-том сата торган бүлектә шуны күргәч, авызыннан сулар килде, кыз вакытлары исенә төште. Тик аның акчасы җитми иде. Әлбәттә, бөтен кайгың бер прәник кенә булса, алыр да идең. Алай гына түгел шул, бүлмә бурычы да хаттин ашкан, башка нәрсәсе дә кирәк. Бер атна буе әлеге урыннан үтеп-сүтеп йөрде ул. Күреп кенә калса да күңеле тынычлангандай тоелды. Ул көнне аның хәер акчасы хәтсез җыелган иде. Шуңа да уйланып торды-торды да тәвәкәлләргә булды. Ярты гына кило, ике генә йөз грамм булса да алыр, тәмләп карар. Базар почмагында үзалдына елмаеп тәм-том кибетенә китеп бара иде. Көтмәгәндә кемнеңдер тавышы ишетелде:
- Акчаңны әрәм итмә. Ул прәник безнең теш үтмәле түгел.
Фатима карчык куркып китте. Уйларын беркемгә дә белдермәгән иде, ләбаса. Колагына гына ишетелгәндер. Үзен шулай тынычландырырга тырышса да тирә-ягына борылып карамыйча булдыра алмады. Аның артында гына дирлек бер карчык атлый иде. Фатима карчыкның аптыраулы йөзен күргәч ул гаепле елмаеп куйды.
- Бер дә куркытырга теләмәгән идем, малай. Ачуланма, – диде аннан соң карлыккан тавышын ягымлырак итәргә тырышып, - Акчаңны әрәм иттерәсем генә килмәгән иде...
- Ә син... Син каян белдең?
- Прәник алырга теләгәнеңнеме? – Карчык тагын тешсез авызы белән елмаеп куйды, - Белмим, малай. Үзем шундый мин. Кайчагында үземә кирәкмәгән нәрсәләрне беләм дә башыма бәла алам, дигәндәй...
- Шулай диген, ә... – Фатима карчык ни әйтергә дә белмәде, - Ярый, рәхмәт инде нәрсә булса да.
- Үзеңә рәхмәт. Рәхмәтең өчен. Югыйсә, миңа гел үпкәлиләр генә. Борыласың да мени?!. Теләсәң барып кара. Чәйдә йомшартып булса да ашарсың...
- Шушы якта яшисеңме әллә? – диде карчык сүзне бөтенләй икенчегә борып, - Алай дисәң, моңарчы бер дә күргәнем булмады.
===
#укы #ялсәгате #түләүсез #татарча #татарлар #минукыйм

3 8 ER 1.7598