Статистика ВК сообщества "Новости Альметьевска Әлмәт Яңалыклары"

0+
Шәһәр һәм район яңалыкларыннан хәбәрдар булыгыз! - Үзегезне саклагыз!

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

19 май – Татарстан матбугаты көне ✍🏻

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, нәшрият, полиграфия индустриясе хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезне кайнар котлыйбыз!

Җиңелләрдән булмаган эшегездә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет телибез! Барлык хыял-өметләрегез, уй-ниятләрегез кабул булсын.

Иң изге теләкләр белән, “Әлмәт таңнары” газетасы коллективы

0 7 ER 1.3909
🏡 Габдрахман матур авыл,
Матур авыл, зур авыл...

Татарстанда гына түгел, Рәсәйдә дә сирәктер мондый төзек, яшәү өчен уңайлы авыллар. Зур тарихлы Габдрахман авылында бүген тарихи вакыйга, зур тантана. Авыл үзәгендә Туган якны өйрәнү музее ачылды һәм “Туган авылым Габдрахман” китабын тәкъдим иттеләр.

Боларның барысының да башында торучы һәм финанс ярдәме күрсәтүче шушы авылда туып үскән Шәфәгать Фазразович Тәхәветдинов, аның һәм Җәләевларның гаиләләре.

Спорт комплексына, боз сараена һәм урта мәктәпкә, балалар бакчасына экскурсия ясаганнан соң, кунаклар музейга юнәлделәр. Музей комплексы татарның бөтен тормыш-көнкүрешен чагылдырган. Кунакларның исәбе-хисабы юк. Шәфәгать әфәнде һәркайсына дәшә, исәнләшә, хәл-әхвәл белешә. Авылдашларының горурланулары йөзләренә чыккан.

Габдрахманның гына түгел, татар тарихын, төбәк тарихын яктырткан музей 8 тематик залдан тора. Бәйрәм чарасы мәдәният йортында китапны тәкъдим итү белән дәвам итте. Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы һәм шәһәр мәдәният идарәсе чын концерт-тамаша әзерләгәннәр. Афәрин!

Үткәнен отнытмаган халыкның гына киләчәге бар. Габдрахманлылар моны расладылар.

10 1 ER 1.1057
Ркаил Зәйдулла: «…хәтта күзләремә яшьләр килде»

Күптән түгел Якутиядә шаулап-гөрләп Татарстан көннәре узды. Анда катнашкан әлеге зур төркемдә Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе, Г. Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла да бар иде.

Язучы яза, ә менә язучылар җитәкчесе язып кына калмый, каләмдәшләренең әсәрләрен укырга да вакыт табарга тырыша.

- Якутиядән кайтканда самолетта Рәфкать Шаһиевның “Элеккечә түгел без генә” повестен укып чыктым. "Казан утлары"нда ул “Гайшә-Фатыйма” исеме белән басылды. Күптән мондый әсәр укыганым булмаган икән. Янәшәдә утырган Фәрит Бикчәнтәй, шуның кадәр нәрсә укыйсың, караңгы бит инде, ди. Аерылып булмый. Ике-өч урында хәтта күзләремә яшьләр килде. Шәп! – диде Р. Зәйдулла, үзенең гөбердәп чыккан күкрәк тавышына хисләрен кушып.

Гөрнәдирдәй мишәрне дә “селкетерлек” булгач, димәк, начар әсәр булмаган.

18 3 ER 1.1720
Тимерне генә түгел, җаннарны эретүче әти

Безнең әтиебез Мөкатдәс Котлахмәтов 1942 елның 18 апрелендә Миргасим Мортаза улы һәм Минсорур Латыйп кызы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.

1949 елның 1 сентябреннән Мәмәт авылының җидееллык мәктәбендә белем ала. 8 нче сыйныфны Чупай мәктәбендә тәмамлый. 1957-1961 елларда «Победа» колхозында эшли. 1961 елның 12 декабрендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. Ул Ленинград хәрби округында хезмәт итә. Шул ук вакытта Горький шәһәрендә айлык курсларда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Хезмәт дәверендә «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Хәрби төзелеш отличнигы» дигән мактау билгеләре белән бүләкләнә.

1965 елның октябрендә хезмәт срогын тутырып авылга әйләнеп кайта. Гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы балалары туа. Армия сафларында үзләштергән эретеп ябыштыручы һөнәре белән озак еллар «Октябрьнең 50 еллыгы» совхозында тырыш хезмәт куя. Тукайча әйтсәк, «Иң мөкатдәс нәрсә - эш!» дигән девиз белән яши әтием. 1997 елдан лаеклы ялда булуына карамастан, үзенең яраткан эшеннән аерыла алмый. Эретеп ябыштыручы һөнәренең җиңел түгеллеген һәммәбез белә. Сәламәтлеккә дә зыян килә, авыр операцияләр дә кичерә. Шуңа да карамастан, әтиебез көр күңелле, җор телле, шаян, бала җанлы, ярдәмчел булып кала бирә. Әдәби китаплар, газета-журналлар укырга, татар радиосын тыңларга бик ярата. Урамга чыгып әйләнеп керү, күршеләр белән гәпләшеп алу аңа рухи азык, җан рәхәте бирә. Эштән кайткан вакытта укытучым Лилия апаны көтеп, аңа да татар радиосыннан ишеткән табышмаклар әйтеп, уйланырга мәҗбүр итә. Әтине ачык, ярдәмчел булганы өчен күр-шеләр дә хөрмәт итәләр.

Без гаиләдә дүрт бала, ләкин мин үземне һәрвакыт әти кызы дип саныйм. Чөнки әтиемә нык охшаганмын. Аның кайбер сыйфатлары да үземдә чагылыш таба. Күрше авылда торуыма карамастан, атнага ике-өч тапкыр барып, хәлләрен белеп, ярдәмләшеп килергә авырсынмыйм.

Шушы айның унсигезендә әтиемә - Мөкатдәс Миргасим улы Котлахмәтовка 80 яшь тула. Аны әниебез Зәкия, барлык туганнары, балалары, оныклары, оныкчыгы күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Ныклы исәнлек, тигез һәм бәрәкәтле гомер, иман байлыгы телибез, балалары һәм оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, алдагы юбилейларын да каршыларга насыйп булсын!

Нәркәс Талипова

1 21 ER 1.2215
Баш мөхәррир сүзе

Бүгенге көндә илдә көн саен 20 миллионга якын нөсхәдә газета-журнал чыга һәм укучыга барып ирешә.

Безнең «Әлмәт таңнары» да шул исәпкә керә. Хәзерге вакытта матбугат өлкәсендә төрле үзгәрешләр бара. Реформалар күпмедер дәрәҗәдә эшчәнлеккә тискәре йогынты ясаса да, әйтик, тираж кимесә дә, район газетасы үз йөзен югалтмый, һәрдаим укучылар белән элемтәдә торырга тырыша. Сайт һәм социаль челтәрләр белән эш алып бара. Гомумән, массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел камиллеккә омтыла. Хәзерге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Газетабызда шуны аңлаган, заман белән бергә атлаучы хезмәткәрләр эшли. Гөлфия Әхмәтханова, Ландыш Гайнетдинова, Резеда Исмәгыйлева кебек басма матбугатның бөтен нечкәлекләрен белүчеләр, социаль челтәрләрдә иркен «йөзүче» Резедә Шәмсуллина, Роза Сәхбетдинова һәр атна гына түгел, һәр көнне укучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч материаллар әзерлиләр. Халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыру, һәр яңалыкның асылына төшенергә ярдәм итү өчен иң кадерле хәзинә - сүз байлыгын кулланып, укучыларыбызның күңеленә үтеп керәләр. Газетада басылган язмаларыбыз әбүнәчеләр тарафыннан яратып укыла, көтеп алына.

Район һәм шәһәр яңалыкларын халыкка вакытында җиткерүче, район тормышын тарихка кертеп калдыручы басма буларак, «Әлмәт таңнары» газетасы һәр гаиләнең көтеп алган кунагы булсын иде дибез.

Рәфкать Шаһиев

0 1 ER 0.8492
Бүген Гарәфә көне. Өстәвенә ул җомга көнгә дә туры килә. Ә бу күренеш - бик сирәк килә икән. Гарәфә көне - теләкләр кабул була торган көн, ә җомгага туры килүе - кабуллыкның ихтималлыгын арттыра, Аллаһ боерса.

Шуңа күрә барыбызга да кояш баеганчы, Аллаһы Тәгаләгә ару килеш мөрәҗәгать итеп, чын күңелдән ялварып сорарга кирәк, рәхмәте киң, сораганны бирер, Иншаллаһ. Бу көнне хаҗ кылучылар Гарәфә тавында Аллаһка ялварып дога кылалар. Аллаһы Тәгалә, кем дә кем бу көнне миннән ялварып сорый икән, мин аның сораганын канәгатьләндермәскә оялам дигән.

Аллаһ бирүче, милләттәшләрем. Теләгән теләкләрегез кабул булсын!

15 6 ER 1.0989
Бүген безнең кадерле хезмәттәшебезнең - "Әлмәт таңнары"ның веб-редакторы Роза Миңнеханованың туган көне 🎉

Роза, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлап, бары тик якты, изге теләкләребезне генә юллыйбыз ❤

Корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, күтәренке рух, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы, эшеңдә уңышлар телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын 🙏🏻

Иң изге теләкләр белән, «Әлмәт таңнары» газетасы коллективы

1 10 ER 0.9780
Әлмәтлеләр, газета укучыларыбыз!

Райондашыбыз, Яңа Кәшер авылы кызы Гөлшатның ятим калган сабыйларына ярдәм юлласак, изге Рамазан аеның соңгы көннәрендә чын мәгънәсендә саваплы гамәл булыр иде. Ятимнең бусагасы алтыннан булса да Сезнең ярдәмгә мохтаҗ.

Апалары Гөлназның телефон номеры һәм реквизитлары:

8-987-238-71-67
2202 2012 0161 4487 (Сбербанк)

6 4 ER 0.7558
Бүген «Әлмәт таңнары» газетасы редакциясе Чупай һәм Мәмәт авылларында кунакта. Җылы каршы алуыгыз өчен рәхмәт 💚 Күрешүләр насыйп булсын🙏🏻

2 0 ER 0.6281
Уңышка өч адым

Әлмәт шәһәре 1 нче лицей-интернатында милли белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә максатчан эш алып барыла.

Әлеге уку йорты укучылары һәм укытучыларының шактый бай тәҗрибәсе һәм зур уңышлары бар.

Март аеның соңгы көннәрендә алар үзләренең «Уңышка өч адым» дип аталган осталык семинарын районыбызның туган тел һәм әдәбияты укытучыларына тәкъдир иттеләр.

Уңышка ирешүнең беренче адымы - туган тел һәм әдәбияты дәресләренең нәтиҗәлелеге. Мөгаллимнәр дәрестә коммуникатив технологияләргә, үстерелешле укыту һәм Альберт Гатуф улы Яхин технологиясенә өстенлек бирәләр. «Максатыбыз - туган телгә мәхәббәт, татар әдәбиятына кызыксыну
уяту, милли рух тәрбияләү», - ди алар.

Уңышка ирешүнең икенче адымы - сәләтле балалар белән эшләү, татар теле һәм әдәбияты буенча район, республика, халыкара олимпиадаларда катнашу; «Илһам», «Мультфест» бәйгеләрендә һәм төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә үз көчләрен сынау.

Өченче адым - сыйныфтан тыш чаралар. Аларны бер үк вакытта үткәннең иң матур үрнәкләрен сайлап заманчалаштыру. Әлеге чараларга күренекле шәхесләребезне: төбәк язучыларын, җырчылар, рәссамнарны, шулай ук әти-әниләрне җәлеп итү.

Семинар кысаларында лицей коллективы әнә шул уңышка ирешү адымнарының серен ачты: туган тел һәм әдәбияты укытучылары Зөлфия Минсалих кызы Исмәгыйлева, Айгөл Фәнзәт кызы Хәбибуллина, Гөлшат Нәшат кызы Хәсәнова ачык дәресләр күрсәттеләр; лицей егетләре Марсель Хаҗиев һәм Салих Куряев үзләренең нәсел шәҗәрәләре белән таныштырдылар, 11 нче сыйныф укучысы Камил Әһлиев үзенең «Мульт-фест» бәйгесендә җиңүгә лаек булган мобиль кушымтасын тәкъдим итте.

Семинарның кульминацион ноктасы «Чикләвек» интеллектуаль уены булды. Уен туган телебез, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, тарихыбыз, милли гореф-гадәтләр һәм йолаларыбызга багышланды. Семинарга килгән укытучылар биш командага бүленеп, укучылар әзерләгән кызыклы да, катлаулы да сорау-биремнәрне чиштеләр, иҗади биремнәр башкардылар. «Чикләвек» укучыларның күркәм чыгышлары белән үрелеп барды.

Семинар кунаклары әлеге чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм яңа форматның бик отышлы булуын билгеләделәр.

Айгөл Хәбибуллина

8 1 ER 0.7347