Статистика ВК сообщества "***AЛЛАҺ ЯРДӘМЕННӘН ТАШЛАМАС!***"

0+
Бу төркем Сезнең белән бергә алып барыла. Яңалыкларыгызны беркетегез.
Количество постов 1 971
Частота постов 34 часа 23 минуты
ER 74.51
84.34% 15.66%
59.85% подписчиков от 45
98.87% 0.71% 0.00%
Нет на рекламных биржах

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

2 НЧЕ АПРЕЛДӘН УРАЗАГА КЕРӘБЕЗ. ДОГАЛАРНЫ САКЛАП КУЕГЫЗ!!!

1973 0 ER 4.8991
Бу доганы гел кылыгыз.

Йә, Аллаһым, мине гөнаһларымнан, бәхетсезлектән, кабер газабыннан, көферлектән сакла. Мине түбәнлеккә төшерә торган әхлактан, миңа зыян китерә торган дустан сакла. Йә, Раббым, мине һәлак итү куркынычы булган байлыктан, сине оныттыра торган хәерчелектән сакла.

Йә, Аллаһ, иң яхшы колларыңа биргән бөтен яхшы нәрсәләрне миңа да бир. Минем җанымны мөселман хәлемдә алып, Үз рәхмәтең белән бүләклә һәм Үзеңнең ләгьнәтеңнән сакла.
Йә, Раббым, әлегә мин исән чакта Син Үзеңнең колларыңны ничек яклыйсың, мине дә шулай якла, бакыйлыкка күчкәч, минем гөнаһларымны гафу ит һәм миңа рәхмәтле бул!

Аллаһым, яшәү минем өчен хәерле булса, мине исән-сау яшәт, әгәр минем өчен үлем хәерлерәк булса, миңа жинел үлем бир. Миңа ике дөньяда да бары тик яхшылыклар гына бир.

Йә, Аллаһ, Үзеңне танырга һәм яратырга ярдәм ит, Үзеңнән генә курка торган йөрәк бир. Сине гел искә алырга һәм Син кушканнарны үтәргә ярдәм ит. Син тыйганнардан тыелырга көч бир! Йә, Аллаһым, миңа Үзең риза булырдай гүзәл холык һәм Сиңа мөрәжәгать итәрдәй белем бир. Дөнья нигьмәтләренең рөхсәт ителгәннәрен генә бир. Синнән башкаларга гыйбадәт кылудан мине Үзең сакла, һәм Сиңа гына гыйбадәт кылып яшәргә көч бир.
Йә, Аллаһ, Минем гамәлләремне кабул ит, йөрәгемне икейөзлелектән һәм риядан сакла. Телемне ялганнан чистарт, күзләремне хыянәттән сакла.
Йә, Аллаһ, күз хыянәтен һәм йөрәкләрдә яшерелгәннәрне Син генә беләсең!

Йә, Раббым, мин Синнән, иман байлыгы, ышаныч, холкымның яхшыруын, кешеләр белән килешеп яши белүне һәм язмышыма язылганнардан риза булуымны ялварып сорыйм!
Йә, Аллаһ, Син яраткан гамәлләрне генә кылырга, Син яратмаганнардан тыелырга Үзең көч бир миңа. Сина йөрәгем белән тартылуны һәм Сиңа камил рәвештә сыенуны насыйп ит.
Пәйгамбәребез с.г.в. сөннәте кушканнарны үтәргә ярдәм ит.
Йә, Аллаһ, Син - Раббым, минем һәм Синнән башка гыйбадәт кылырга яраклы башка бер Иләһ юк. Син мине яраттың, ә мин Синең колың, һәм мин көчем җиткән кадәр Сиңа тугрылыклы булачакмын.
Йә, Раббым, мин кылган гөнаһларымнан Сиңа сыенам, Синең гафу итүеңне сорыйм!

1400 0 ER 4.0075
Иминлек догасы!
Югалтмас өчен үзегезгә алып куегыз!

АЛЛАҺУММӘ ИННИ ӘСЪӘЛҮКӘ ХАЙРА МӘ ФИ ҺӘЗӘЛ ЯУМ ВӘ ХАЙРА МӘ БӘГЪДӘҺҮ ВӘ ӘГУЗҮ БИКӘ МИН ШӘРРИ МӘ ФИҺӘЗӘЛ ЯУМ ВӘ ШӘРИМӘ БӘГЪДӘҺҮ.

“Аллаһым, мин Синнән сорыйм бу көннең изгелекләрен. Бу көндә генә түгел, башка көннәрдә дә миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине барча бәла-казадан сакласаң иде”

1395 0 ER 3.5043
17нче март БӘРАӘТ - КИЧЕРҮ КИЧӘСЕ.

Гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе, дип тә атыйлар. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн. Нәкъ менә шушы кичтә Аллаһы Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Әлеге кичтә кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куела.

Бәрәат кичендә мәрхүмнәрнең дә үзегезнең дә гөнаһларын кичерүне, мөселманнарга ныклы иман, хәләл ризыклар сорап, ялварып дога кылалар. Нәфел намазлары укыйлар.

Киләсе ураза аена әзерлек йөзеннән, ачуланышкан кешеләр белән дуслашу, гафу итү дә кирәк.

875 0 ER 2.6717
НАМАЗ УКУ ТӘРТИБЕ
(югалтмас өчен саклагыз)

Намазның шартларына — госелле, тәһарәтле булу, намаз вакыты кергән булу, гаурәт урыннарын каплый торган чиста киемнән булу (түбәндәге рәсемнәрдәге кебек), намазлык һәм намаз укый торган урын чиста булу, кыйблага карап басу, нинди намаз укылачагын күңел белән ниятләү керә.

💚Иртә намазы 2 рәкәгат сөннәт һәм 2 рәкәгат фарыз намазлардан тора. Беренче сөннәт намаз укыла.
💚Өйлә намазы 4 рәкәгат сөннәт, 4 рәкәгат фарыз һәм 2 рәкәгат сөннәт намазларыннан тора. Баштан 4 рәкәгат сөннәт, аннан фарыз, һәм соңыннан 2 рәкәгат сөннәт укыла.
💚Икенде намазы — 4 рәкәгат фарыз намаздан тора.
💚Ахшам намазы — 3 рәкәгат фарыз һәм 2 рәкәгат сөннәт намазларыннан тора. Баштан фарыз укыла.
💚Ястү намазы — 4 рәкәгат фарыз һәм 2 рәкәгат сөннәт намазыннан тора. Беренче фарыз укыла. Ястү намазыннан соң Витр намазы да укыла.
Витр намазы 3 рәкәгат итеп укыла. Һәр рәкәгатендә "Фатиха" сүрәсеннән соң кыска сүрә укыла. Соңгы 3нче рәкәгаттә кыска сүрәдән соң, кулларны күтәреп тәкбир әйтелә(намаз башлангандагы кебек) һәм "Кунут" догасы укыла, аннан соң гына рокугка кителә.

Сөннәт намазларда фарыз намазлардан аермалы буларак, 3нче-4нче рәкәгатләрдә дә "Фатиха" сүрәсенән соң берәр кыска сүрә укыла.

Ирләрдән аермалы буларак, хатын-кызлар азан әйтми, камәт төшерми, намазларын эчтән генә укый.
НИЯТ
Кыйбла тарафына карап басыгыз ( рәсемдәге кебек). Намазга керешер алдыннан, кайсы намазны укуыгызга карап, эчтән генә, ният кыласыз. Мәсәлән: иртә намазының сөннәтен укырга җыенасыз икән:
"ният кылдым иртә намазының 2 рәкәгать сөннәтен үтәмәккә халисан лилләһи тәгалә" дип.
Иртә намазының фарызын укысагыз:
"ният кылдым иртә намазының 2 рәкәгать фарызын үтәмәккә халисан лилләһи тәгалә", дип ният кылына. Башка намазлар алдыннан да шундый тәртиптә ният кылына.

ТӘКБИР ӘЙТҮ
Кулларны күкрәк турысына кадәр күтәреп ( рәсемдәге кебек), тәкбир әйтегез.
Тәкбир — "Аллаһу әкбәр", дию.
Тәкбир әйтелү белән намаз башланган санала, җитди булмаган сәбәпләр аркасында намазны бозарга ярамый!

КЫЯМ
Куллар күкрәккә куела, уң кулыгызны сул кулыгыз өстенә куегыз ( рәсемдәге кебек), карашыгызны түбәнгә, намазлыкка башны тидерәчәк (сәҗдә кылыначак) урынга юнәлтегез.Әлеге халәт кыям дип атала. Әлеге халәттә иң беренче "Сәнә" укыла. "Сәнә":
"Сүбехәнәкә Аллаһүммә үә бихәмдикә үә тәбәракәс-мүкә үә тәгәлә җәддүкә үә лә Иләһә гайрукь".
"Сәнә"дән соң "Тәгаүүз" әйтелә. "Тәгәүүз":
"Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим"
"Сәнә" белән "Тәгәүүз" намаз башланганда гына укыла, намаз барышында бүтән укылмый.
"Сәнә" һәм "Тәгәүүз"дән соң "Фатиха" сүрәсе укыла. "Фатиха" сүрәсе намаздагы иң мөһим дога, ул намазның һәр рәкәгатендә укыла, аны дөрес ятлауга зур әһәмият бирегез. "Фатиха" сүрәсе:
"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил галәмин. Әррахмәнир-рахим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуби гәләйһим үәләддаааалиин.
"Фатиха" сүрәсеннән соң, Коръәннән берәр кыскарак сүрә, яисә 3 аять кадәр Коръән укылыр. Безнең мисал өчен, иң кыска сүрәләрнең берсе булган "Кәүсәр" сүрәсе булсын. Игътибар итегез икенче сүрә алдыннан "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим" әйтелми. "Кәүсәр" сүрәсе:
Иннә әгътайнәкәл кәүсәр фәсалли ли раббикә үәнхәр иннә шәниәкә һүәл әбетәр.

РӨКҮГЪ
"Кәүсәр" сүрәсен укып бетерү белән тәкбир әйтегез (аллаһу әкбәр)
һәм рөкүгъ кылыгыз. Рөкүгъ — алга иелү була. (рәсемне карагыз). Ир-атлардан аермалы буларак хатын-кызларга артык нык иелергә кирәкми, тезләр бөгелебрәк торыр, тезгә таянганда кул бармаклары арасы ябык булырга тиеш. Ирләр рөкугка иелгәндә, гәүдәсе белән аяклары 90 градус чамасы туры почмак ясаса, хатын-кызлар 45 градуска гына иелә.
Рөкугта вакытта өч мәртәбә:
"Сүбехәнә раббиәль газыйм" дип әйтелә. Барлык намазларда, барлык рәкәгатләрдә рөкуг, бертөсле кылына.

КАҮМӘ
Рөкугтан турайганда:
"Сәмигаллаһү лимән хәмидәһ"
дип әйтәсез. Тураеп беткәч:
"Раббәнә ләкәл хәмд" диясез. Рәсемдәге кебек басыгыз, куллар күкрәккә куелмый. Бу халәт — каүмә дип атала.

СӘҖДӘ
Каүмә халәтеннән тәкбир әйтеп (Аллаһу әкбәр) сәҗдәгә төшегез.
Сәҗдә — маңгайны җиргә тидерү була.
Сәҗдәгә төшкәндә башта тезләр белән намазлыкка төшегез, аннан куллар белән таяныгыз, маңгай белән борынны намазлыкка тидерегез, куллар колаклар турысында булсын. Ир-атлардан аермалы буларак хатын-кызлар кысылыбрак сәҗдә кыла.(рәсемне карагыз) Сәҗдәдә килеш:
"Сүбехәнә раббиәль әгълә" дип өч тапкыр әйтелә. Барлык намазларда да сәҗдәләр бертөсле.

ҖӘЛСӘ
Тәкбир әйтегез (Аллаһу әкбәр), утырыгыз. (Астагы рәсемдәгечә ике аякны да уң тарафка чыгарып, сул як оча белән җиргә утырыла). Ике сәҗдә арасында 1-2 секунд чамасы утыру — җәлсә була.

СӘҖДӘ
1-2 секунд утырып алгач, тәкбир әйтеп(Аллаһу әкбәр), янә сәҗдәгә кителә. Сәҗдә алда күрсәтелгәнчә кылына. Сәҗдәдән тәкбир әйтеп, 2нче рәкәгатьнең кыямына торып басасыз.
Намазның беренче рәкәгате тәмамлана, икенчесе башлана.

КЫЯМ
2нче рәкәгать
Икенче рәкәгать "Фатиха" сүрәсе белән башлана:
"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил галәмин. Әррахмәнир-рахим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәәкә нәгъбүдү үә иййәәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь мүстәкыйм. Сыйраталь-ләзиинә әнгамтә галәйһим. Гайриль-мәгъдуби гәләйһим үәләддаааалиин.
"Фатиха" сүрәсеннән соң янә берәр сүрә яки аятләр укыла. Мисал өчен "Ихлас" сүрәсе (башка сүрә дә ярый):
Куль һүәллаһү әхәд. Аллаһу самәд. Ләм йәлид үә ләм йүләд. Үә ләм йә күлләһү күфүән әхәд.

РӨКУГЪ
Рөкугъ — беренче рәкәгатьтәге кебек кылына.

КАҮМӘ
Беренче рәкәгатьтәге кебек.

СӘҖДӘ
Сәҗдәгә төшү.(беренче рәкәгаттәге кебек)

ҖӘЛСӘ
Җәлсәгә утырасыз

СӘҖДӘ
Янә сәҗдә кылына һәм тәкбир әйтеп кагъдәгә утырасыз.

КАГЪДӘ
Беренче рәкәгатьтән аермалы буларак, икенче рәкәгатьтә, сәҗдәдән соң кагъдәгә утырыла. Кагъдәдә "Тәшәһһүд" укыла. "Тәшәһһүд":
"Әттәхийәтү лилләһи үәс-салаүәтү үәт-тайибәт. Әссәләмү гәләйкә әййүһән-нәбийү үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ. Әссәләмү галәйнә үә галә гыйбәдилләһис-салихин. Әшһәдү әллә иләһә илләллаһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһ".
Әгәр 3 яки 4 рәкәгатьле намаз укылса, "Тәшәһһүд" укылгач, 3нче рәкәгатькә торып кителер иде. Ләкин әлегә 2 рәкәгатьле намаз өйрәнелә һәм сез намазның ахырында укыла торган "Салават" һәм "Дога" укып, "Сәлам" биреп намазны тәмамлыйсыз.

"САЛАВАТ" һәм "ДОГА".
Кагъдә халәтендә утырган килеш "Салават" укыла:
"Аллаһүммә салли галә Мүхәмәдин үә галә әли Мүхәммәд. Кәмә саләйтә галә Ибраһимә үә галә әли Ибраһимә иннәкә хәмидүм-мәҗид.
Аллаһүммә бәрик галә Мүхәмәдин үә галә әли Мүхәммәд. Кәмә бәрактә галә Ибраһимә үә галә әли Ибраһимә иннәкә хәмидүм-мәҗид".
Дога укыла:
"Раббәнә әтинә фид-дүнийә хәсәнәтәү үә фил әхирати хәсәнәтәү үә кыйнә гәзәбән-нәр".

СӘЛАМ БИРҮ
Дога укылып беткәч, башыгызны уң якка борып:
"Әссәләмәгәләйкүм үә рахмәтуллаһ"
Аннан сул якка борып:
"Әссәләмәгәләйкүм үә рахмәтуллаһ"
дип сәлам бирәсез. Сәлам биргәндә күз карашы җилкәдә булырга тиеш ( рәсемне карагыз).
Сәлам бирү белән намаз тәмамлана һәм сез намаз хәленнән чыгасыз, ягъни ирекле хәрәкәтләр ясый аласыз


СӘЛАМ ДОГАСЫ
Сәлам биргәннән соң, кулларны (рәсемдәгечә) күтәреп:
"Әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ. Аллаһүммә әнтәссәләмү үә минкәссәләм тәбәрактә йә зәл җәләли вәл икрам"— дип учларга карап дога кылып битегезне сыпырасыз.

НАМАЗ ТӘМАМ

1445 20 ER 2.9968
Яшәгән йортың киң, ризыгың мул булуны теләсәң, иртән һәм кич шушы доганы кылыгыз:

«Аллаһүммә-гъфирлий зәнбий үә үәссиг лий фий дәәрий үә бәәриклий фий ризкый».

«Йа Аллаһым, кичер мине, киң вә шатлыклы кыл яшәгән йортымны һәм миңа насыйп булган тормышымны бәрәкәтле ит!»

1007 119 ER 2.6875
Аятел Көрси - күз тиюдән, сихер, бозымнардан, начар ниятле кешеләрдән саклануда ярдәм итә!

Аны укып, авыруга шифа, тынгысыз җанга сихәт табарсыз!

#АллаһЯрдәменнәнТашламас

956 0 ER 2.5222
Әни кеше үзенең сабыена:

- Әгәр "Ихлас" сүрәсен көненә 10 тапкыр укысаң, Раббым Аллам сиңа Җәннәттә сарай төзеп куячак!"

Сабый укый башлый... Әнисе аның артыннан кабатлый:

- Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде"

Сабый әнисенә борылып:

- Әни, син укыма! Син минем сарайда торырсың!

بسم الله الرحمن الرحيم
. قُلْ هُوَ اللهُ أَحَدٌ . اَللهُ
الصَمَد . لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ . وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ .

430 0 ER 1.9655
Иминлек догасы!
Югалтмас өчен үзегезгә алып куегыз!

АЛЛАҺУММӘ ИННИ ӘСЪӘЛҮКӘ ХАЙРА МӘ ФИ ҺӘЗӘЛ ЯУМ ВӘ ХАЙРА МӘ БӘГЪДӘҺҮ ВӘ ӘГУЗҮ БИКӘ МИН ШӘРРИ МӘ ФИҺӘЗӘЛ ЯУМ ВӘ ШӘРИМӘ БӘГЪДӘҺҮ.

“Аллаһым, мин Синнән сорыйм бу көннең изгелекләрен. Бу көндә генә түгел, башка көннәрдә дә миңа барча изгелекләреңне ирештерсәң иде. Бу көндә булачак барча бәла-казалардан мине коткарсаң иде. Барча булган бозыклыктан, зарардан мине сакласаң иде. Бүген һәм башка көннәрдә дә мине барча бәла-казадан сакласаң иде”

892 59 ER 2.3166
Сәдака бирү һәм дога кылу тәртипләре.

Садаканы биргәндә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип бирергә кирәк.
Шулай ук сәдака ияләренә:
1. "Йә,Раббым Аллаһ, бу садакам уттан пәрдә булса иде"
2. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам фәрештәләрнең догасын алу өчен."
3. "Бу садакам начар үлемнән һәм Аллаһның ачуыннан саклану өчен"
4. " Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам өзлексез гыйбадәт булсын өчен...."( тол һәм ярлы кешене карап торучы-Аллаһ юлында көрәшүче әҗерен ала, өзлексез ураза тотучы һәм төне буе намаз укучы әҗерен ала)
6. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам авырулардан саклану, шифа табу өчен"
7. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам гөнаһлардан чистарыну өчен."
8. "Бу садакам мәхшәр мәйданында садака күләгәсе булдыру өчен."
9. " Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам кабер газабыннан саклану өчен"
10. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам Кыямәттә үлчәүнең изге гамәлләр ягы авыр булсын өчен"
11. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам җәһәннәм әсирлегеннән саклану өчен"
12."Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам калеб катылыгыннан имин булу өчен, күңел йомшасын өчен."
16. " Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам үкенечкә калмасын өчен..."( изге гамәлләр кылмаган өчен)
17. " Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам җәннәттә садака капкасыннан чакырсыннар өчен..."
18. "Йә, Раббым Аллаһ, бу садакам начар кешеләрдән саклану өчен...."
19. Бу садакам Аллаһ мине игелекле, тәкъва кылсын өчен...."
20. " Бу садакам Аллаһ мине тәүбә итүчеләрдән кылсын өчен...."
21. "Бу садакам Аллаһ миңа юмартлык дәрәҗәсе бирсен өчен...."
22. "Бу садакам Аллаһ мине сабыр колларыннан кылсын өчен"
23. "Бу садакам Аллаһ минем телемне начар сүзләрдән, гайбәт сөйләүдән сакласын өчен" - дип, тә бирергә була.

СӘДАКАЛӘРГӘ ДОГА КЫЛУ

Ий, Раббым! Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, пәйгамбәребезнең шәфәгәтен өмет итеп, ислам диненең алга баруын өмет итеп биргән бу бәндәләреңнең хәер-сәдакаләрен үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул итсәң иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә Аллаһ Сүбехәнә вә Тәгалә уйламаган җирдән киң ризыклар, хәләл маллар, ләззәтле тәгамнәр ирештерсә иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә сезләрдән дога өмет иткән җәмигы әрвахларыгызның рухларын шат кылса иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә хәер биргәндә күңелегездә нинди изге морад-максудларыгыз булса, хәерле, изге морад-максудларыгызга ирешергә насыйп булса иде.
Аллаһ ризалыгы өчен биргән сәдакаләрегез бәрабәренә Аллаһ сөбөхәнә вә тәгалә сезгә юмартлар дәрәҗәсе биреп, кыямәт көнендә үз малыгыз булса иде, үзегезне каршы ала торган нур булып, тәмуг утына пәрдә булса иде. Әмин.!

1126 89 ER 2.5221