Статистика ВК сообщества "Яшел Үзән/Яшел Узэн - татарларны берләштереп"

0+
#Бергәбулыйкбердәмбулыйк

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

💥💥Алны-ялны белмичә, көнне-төнгә ялгап һәрберсе үз эш урынында тырышып эшләүче ак халатлы шәфкать туташларын профессиональ бәйрәмнәре белән котлыйбыз.👏👏👏

💉💊Шәфкать туташлары табибларның уң куллары буларак район халкының сәламәтлеген саклауга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Һәрбер авыруның моң-зарын тыңлап, үз профессияләренә  тугры калып, ак халатларына тап төшермичә хезмәт куючы шәфкать ияләренә гаиләләрендә иминлек, үзләренә дә нык сәламәтлек, сабырлык һәм эшләрнедә уңышлар телибез!!!🌺

4 24 ER 3.9962
Кайгылы хәбәр.

Бүген 2022 елның 17 маенда фаҗигале хәлдә безнең дустыбызның һәм югары категорияле табиб-уролог
Французов Алексей Анатольевичның йөрәге тибүдән туктый.
Аның бөтен тормышы-сайлаган эшенә чиксез бирелгәнлек һәм кешеләргә хезмәт итү. Ул һәрвакыт ярдәмчел, сизгер һәм битараф булмаган кеше иде. Ул 30 ел урология хезмәтендә эшләде, күп гомерләрне саклап калды. Безгә аның юмор, бетмәс-төкәнмәс энергия, шатлык, максатчанлыгы җитмәячәк.
Ул безнең йөрәкләрдә ышанычлы иптәш һәм зирәк киңәшче, үз эшенең остасы булып калачак. Алексей Анатольевичка бары 53 яшь иде.
Урыны җәннәттә булсын 🙏

11 24 ER 3.2721
💥💥 Яшел Үзән районы, Норлат авылы Садовая урамы, 27нче а йорты ишегалдының матурлыкларын күрегез әле.

Әдиятуллиннар йорты бу☝

#чәчәклеишегалды2022

3 16 ER 2.6759
❗❕❗ Авылыбыз хастаханәсендә хирург ярдәмчесе булып эшләүче шәфкать туташы Рамилә Гомәр кызы Шәрәфетдинова турында булыр әлеге язма.

☝ Яшел Үзән шәһәрендәге медицина көллиятен тәмамлаган Рамилә 1986 елда туган авылы Норлатка кайтып, участок хастаханәсенә урнаша. Авыруларны дәвалый торган стационарда биш ел эшләгәч, 1991 елдан хирург ярдәмчесе булып, иң авырлардан саналган, төрле юл һәләкатләре, техника куркынычсызлыгын үтәмичә эш урыннарында төрле җәрәхәт алган, бәлагә тарыганнарга беренче ярдәм күрсәтүче ул.

1 0 ER 2.5895
⚫️ Хәрби махсус операциядә гомере өзелеп, мәңге яшь булып калган солдат - Карагуҗа егетен Илназ Равил улы Харисовны соңгы юлга озаттылар.

🗨 Мәктәптә уздырылган һәр чарадан, һәр вакыйгадан күңелебез белән аны барладык, - дип сөйли Карагуҗа мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфия Мохтарова.

🏅 Харисов Илназ Равил улы үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләнә.
🙏🙏🙏 Урының җәннәт түрләрендә булсын, Илназ. Син илеңне сакладың, күп егетләргә үрнәк булдың.

Тулырак мәгълүмат һәм фотолар сайтыбызда👇

20 61 ER 3.1751
💥💥Әгәр сезнең бәхетле булып яшисегез килә икән, үзегезнең дөрес икәнлегегезне исбатлаудан туктагыз. Кемнеңдер фикерен үзгәртергә тырышып, алтынга тиң вакытыгызны әрәм итмәгез. Бары тик тыныч кына үзегезчә яши бирегез...
⚡⚡Ә акыллы кеше кемнең - дөрес, кемнең дөрес түгеллеген болай да аңлый...

☀️☔Хәерле иртә, дуслар! Эшләрегез уң булсын, көн дәвамында сезгә күтәренке кәеф телибез!!!

5 7 ER 2.0996
💥💥Күңеле чиста кеше башкалар күңеленнән кер эзләми...

🌞🌺Хәерле иртә, дуслар! Яллардан соң беренче эш көне бераз авыррак булса да, җиң сызганып эшкә керешик!

2 0 ER 1.9918
💥💥Яшел Үзән районында Сабантуй бәйрәменә әзерлекләр башланды.

📌📌Бүген Түбән Урысбага авыл җирлегендә Сабантуйга сөлге җыйдылар.

#яшелүзәнрайонытуганавылым

3 9 ER 2.0613
💥💥Олы Ачасырның бик тә талантлы егете Илфат Гыйбадуллин Казан шәһәрендә үткәрелгән "Татар азаны-2022" бәйгесендә катнашып, 100 кеше арасында финалга чыкты. Финалга чыккан 10 катнашучы арасында Илфат 2нче урынны алды.

👏👏Чын күңелдән Илфатны шушы зур дәрәҗә белән котлыйбыз һәм бик горурланабыз! Киләчәктә дә Илфатка зур дәрәҗәләргә ирешергә насыйп булсын!

2 8 ER 1.9292
💥💥Нурислам өчпочмаклары белән безне дә сыйлады

📌📌Безнең #минәтиәнибаласы хештегы астында узган «Ярдәмчем үсә» бәйгесендә “Иң оригиналь фото-видео” номинациясендә җиңү яулаган Нурислам Сибгатуллин әнисе белән Норлаттан ук килде. Һәм буш кул белән түгел, үзе пешергән өчпочмаклар белән редакциябезне сыйлады.

Эх, тәмлелекләрен белсәгез икән, камыр ризыклары авызда эри инде менә. Рәхмәт яусын.

👍👍Уңган-булган кеше әллә кайдан күренеп тора инде ул. Кечкенә генә бүләгебезне дә шатланып кабул иткән Нурисламга киләсе бәйгеләрдә дә актив катнашуын телибез. Әти-әнисенең куанычы, терәге булып, бәхеткә генә төренеп үсәргә насыйп булсын.👏👏

4 3 ER 1.7725