Статистика ВК сообщества "«Өмет» гәзите | газета «Омет»"

0+
Иң кызыклы язмалар сайтта! Сылтама аша керегез!👉🏻

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Монау егеткә лайк куйыйк әле, ерак, салкын Себердә дә биергә вакыт таба. Алар 50 градус суыкта, күз ачкысыз бураннарда көненә 50-60 чакрым юл үтәләр билдән көрттә. Гаилә карыйбыз, бала үстерәбез дип.

38 87 ER 6.5447
Җилдертәме әбиебез?

Дуслар, бу кадәре кыю әбекәйгә комментлар да тиештер, ә, ничек уйлыйсыз?
Кем остарак итеп әйтеп бирер?

Видео от Алсу Тухватуллиной

151 72 ER 4.9552
Сихергә, бозым-күз тиюләргә каршы көчле дога

Шуны да исегездән чыгармагыз: бер кабатладың да, бетте түгел, сабырлык белән, һәм ярдәм итәчәгенә ышанып, даими рәвештә укыгыз аларны!

Әлеге сүрәләрне, дога кылгандагы шикелле кулларыгызны күтәреп, учларыгызга укыгыз.  Укып бетергәч сулышыгыз белән учларыгызга өрегез. Аннары битегезне, тәнегезне
сыпырыгыз.

 «Әл-Ихлас» сүрәсе
 «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәлааһү әхәде. Аллааһүс-самәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде».
(Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мохтаҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер тиңе вә охшашы юк).

«Әл-Фәләк» сүрәсе
 «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббил-фәләкъ. Миң шәрри мәә халәкъ. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе. Үә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде. Үә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде».
(Мин таң аттыручы Аллаһыга сыенам. Барлыкларның зарарыннан; вә әйләнә-тирәдәге караңгылыкның зарарыннан; вә сихер ятмәләре коручыларның мәкереннән; вә көнчелек кылганда көнчеләрнең явызлыгыннан Раббыма сыенам).

«Ән-Нәс» сүрәсе
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти үән-нәәс».

(Бөтен инсаннарның Раббысына сыенам. Бөтен инсаннарның хөкемдарына, Сиңа шөбһә салучының зарарыннан, бөтен инсаннарның илаһына (сыенам). Ул зат җеннәрдән һәм адәмнәрдән дә булып, инсаннарның күңеленә вәсвәсә салыр).

712 19 ER 4.5930
Ә СЕЗНЕҢ АВЫЛНЫ КАЙСЫ АРТИСТ ТАЛАРГА КИЛДЕ?
Сабантуй - ул чәчү эшен тәмамлаган игенчене хөрмәтләү максатыннан җыелып, “уракка төшкән” артистларны баету бәйрәме. Ачык һавада фонограмма астында күп дигәндә бер сәгать “җырлаган” артистның кесәсенә салган акчасын шул ук игенче, борыны белән җир сөреп чыкса да, күрәчәк түгел!
“Шәһри Казан” басмасы хәбәрчесе Эльвира Шакирова кайсы артистның кайда һәм күпмегә чыгыш ясаганын сораштырганда, Фирдүс Тямаев төркеменең бәясе 500 мең икәнен ачыклаган. Шулкадәр акчаны таба, җыя алалар икән, ни өчен аны җирле халык (авылны яшәткән кешеләр!) өчен кулланмыйлар соң?! Гаделсезлек түгелме бу?

83 118 ER 3.8980
Юрий Шатуновны җирләү өчен зиратта урынны Игорь Крутой сатып алган.

Чөнки Шатуновның, күпме тамашачыларның сөюен яулавына карамастан, бернинди исемнәре дә юк иде. Шуңа, законга ярашлы, аны җирләүгә зиратта бушлай урын каралмый, дигәннәр җырчының якыннарына.

Шуннан соң Крутой үз теләге белән ярдәм кулы сузган: Троекуров зиратында Юрий Шатунов өчен урын аңа 3 миллион 700 мең сумга төшкән. Үзәк матбугат басмалары язуынча, Крутой Шатунов гаиләсенә матди ярдәм күрсәткән бердәндер композитор булган.

39 38 ER 2.6483
Нәфкать Нигъмәтуллин җырларын🎵🎶🎤яратучылармы бармы монда?

125 48 ER 4.0384
Мәрхүм әти-әниләр өчен Коръән уку һәм дога кылу

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗииииим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Әррахмәәниррахииим. Мәәлики йәүмидииин. Иййәәкә нәгбүдү вә иййәәкә нәстәгиииин. Иһдинәссыйраатальмүстәкиииийм. Сыйраталләзиинә әнгамтә гәләйһим гайрильмәгдууби гәләйһим вәләддааааааллиииин. Әәмиин.

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

Куль һүвәллааһу әхәде. Аллааһуссамәд. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүлләһүү күфүвән әхәде. (3 тапкыр).

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

Сүбхәәнәкә Раббикә Раббиль гыйззәти гәммәә йәсыйфүүүүн. Вә сәләәмүн гәләльмурсәлиииин. Вәлхәмдүлилләәһи Раббиль гәәләмиииин.

Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим. Йәә Рабби! Йәә Аллааһ! Йәә Рахмәән! Йәә Хәййү йәә Каййүүм!

Әй мәрхәмәтле Аллааһ! Хөрмәтле Коръән Кәрим китабыңның шушы сүрә һәм аятьләрен Синең ризалыгың өчен укыдым. Укыганда булган хата-кимчелекләремне гафу ит, киләчәктә Коръән Кәримне дөрес укырга һәм аның буенча яшәргә насыйп ит. Шул аятьләрне укыганда хасил булган әҗер-саваплар минем газиз әти-әнием (Фәлән улы Фәлән, Фәлән кызы Фәлән) үзләре укыган шикелле аларның гамәл дәфтәрләренә изгелек булып өстәлсен иде. Укылган аятьләр һәм кылган догаларым бәрәкәтендә аларның каберләрен нурландырсаң иде, кабер газапларыннан коткарсаң иде.

Әй Мәрхәмәтле Раббым! Сөекле әти-әнием мине кечкенә чагымда чиксез сөю һәм мәрхәмәт белән тәрбия кылды. Шул изгелекләре өчен аларга әҗер-саваплар язсаң иде, бәндәчелек белән кылган бөтен хаталарын, гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу итсәң иде.
Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! Әй Гафу итүче, Рәхимле Раббым! Кыямәт көнендә әти-әниемне бөтен хата-кимчелекләре, гөнаһлары гафу ителгән хәлдә терелтсәң иде. Әхирәттә була торган бөтен газаплардан коткарып, җәннәтләреңә кертсәң иде. Гомеремнең ахырына кадәр алар өчен Коръән укып, сәдакалар биреп, даими догалар кылырга насыйп әйләсәң иде!

Раббәнәгъфирлии вә ли вәәлидәййә вәлилмүэминиинә йәүмә йәкуумульхисәәб. Раббирхәм һүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйраа. Әәмиин. Әлхәмдүлилләһи Раббиль гәләәмиин. Аллааһүммә салли гәләә сәййидинәә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһии вә сахбиһии вә бәәрик вә сәллим.

412 27 ER 4.2325
Сездә дә килен төшерәләрме әле?
Кушнаренко авылы егете Шайбаков Ильмир Азат улы
белән Иске Гомәр авылы сылуы Латыпова Йолдыз Филюз кызы Кызыл туйларын билгеләде.
Сез бүгеннән җитәкләшеп
Атлыйсыз бер сукмактан.
Сезне котлап матур сүзләр
Явалар төрле яктан.
Берәү тели ак бәхетләр.
Кемдер тели исәнлек.
Без телибез сөю хисен.
Бар гомергә җитәрлек.

70 51 ER 2.2348
Ике ут күрше республикада да зурлыйлар!

Башкортстанның халык артисты, шагыйрә, композитор Зифа Нагаева кичә генә тагын бер югары исемгә лаек булды. Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган VIII съездда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зифа апага "Татарстанның халык артисты" дигән зур бүләкне тапшырды. Ә моннан ике ел элек Республикабыз Башлыгы Радий Фәрит улы Хабиров Зифа ханымга шундый ук югары Башкортстан дәүләт бүләген тапшырган иде.
Зифа апа, котлыйбыз, югары исемнәрне югары тотып, матур иҗатта булыгыз, ныклы сәламәтлек телибез сезгә.❤🌺🌺🌺

7 55 ER 1.7283
Роберт абыйны искә алабыз.
Укыйбыз да таң калабыз...

МИН БОРЧЫЛЫП ЯТКАН БУЛАМ
Мин борчылып яткан булам,
Төрле уй килә башка:
Янәсе, мин монда чакта
Нишләрләр миннән башка!?
Мин борчылып яткан булам,
Тик җан юкка көенә.
Дөньяның китми исе дә -
Тәгәри үз көенә.
Мин борчылып яткан булам:
Кәеф тә юк, хәл дә юк.
Ә тормыш кайный минсез дә -
Әллә бар мин, әллә юк.
21.10.03
КЕШЕ ГОМЕРЛӘРЕ БИГРӘК КЫСКА...
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Ходай безгә, белмим, нигәдер,
Кошлар гомере дә бирмәгән шул.
Яши белсәң җитәр, дигәндер.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Шунсына да шөкер итәбез.
Кыска гына шул бер гомернең дә
Кадерләрен белми китәбез.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Кадерләрен бик тә белерлек.
Һәр сәгате аның санаулы бит,
Һәр сәгате үзе – гомерлек.
Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Сизелми дә хәтта калына.
Әйтерсең лә, гомер учаклары
Бер мизгелгә генә кабына.

Кеше гомерләре бигрәк кыска…
Бер сүнә дә  кабат кабынмый.
Һәрберебезгә дә кагыла ул,
Шагыйрьләргә генә кагылмый.
17.11. 02
ТАТАР
Татар белән изгән Рәсәй,
Татар белән баскан.
Татардан башка булалмый, -
Татар баштан ашкан!
Татар күчмә кошлар кебек –
Ул туктаусыз күчә.
Утлар-сулар кичә татар,
Шахталарга төшә.
Тату булып яши белә
Татар барсы белән:
Үрчетә чит милләтләрне
Татар башы белән!
Күпме милләт карап тора
Татар күзе белән,
Күпме милләт балкып тора
Татар йөзе белән!
Күпме милләт яшәп ята
Татар каны белән,
Үзе – үзбәк, урыс, башкорт…
Татар – җаны белән.
Татарларны үлчи алмый
Бернинди дә бизмән…
Татар белән баскан Рәсәй,
Татар белән изгән!
13.11.03

СИН ҺАМАН СЕР
Кларага
Гомер буе сине сөйдем…
Син һаман сер, син – тылсым.
Син бит миңа, миңа гына
Насыйп булгансың…
Булсын!
Димәк, Ходай үзе кушкан,
Үзе шулай теләгән:
Сине – миңа, мине – сиңа,
Сиңа гына тиңләгән!
Синнән дә матурларны мин
Тапмадым, табалмадым.
Дөресрәге, мин аларны
Эзләп тә карамадым.
Һәркемнең үз матуры бит,
Һәркемнең үз гүзәле.
Синең гүзәллегеңә дә
Йөрәк көчкә түзәле!
Кайчак сөю давыллары
Алсалар да бөтереп,
Дөньяның бар матурларын
Булмый сөеп бетереп.
Матурлар ул меңләгән дә,
Миндә мең йөрәк түгел.
Миңа, җаным, синнән башка
Беркем дә кирәк түгел!
Минем кебекләр, әлбәттә,
Һәркемгә дә эләкми…
Хәер,  мин дә синнән башка
Беркемгә дә кирәкми.
18.11.02

ӘНКӘЙНЕ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР
Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!
Әнкәй ул чит-ят булалмый, -
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул – Илаһи,
Безнең өчен ул – Алла!
Әнкәй ул гади булалмый, -
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!
Әнкәй күңеле, һай, сизгер –
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар –
Бердәнбер генә бит ул!
21.01.03

58 20 ER 2.1232