Статистика ВК сообщества "Бәхет тә ашарга сорый!!!=)))"

0+
рәхим итегез=))))

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Нәүрүз килде, яз да җитте,
Кояш елмаеп карый.
Имин язлар гына булсын,
Яңгырлысы да ярый.
Илгә, көнгә, кешеләргә
Зур кайгылар килмәсен.
Югалтуның ачыларын
Беребез дә белмәсен.
Дөнья иркен, яшәр өчен
Һәр кешегә җир җитә.
Күңелләргә шатлык кирәк,
Күңел тынычлык көтә.
Котлы булсын Нәүрүз-бәйрәм,
Яңа елгә керәбез.
Дошманлашмый, тату яшик,
Ни күрсәк тә, бергә без.
Бәхетләрне, шатлыкларны,
Алып килсен бу язлар.
Нәүрүз белән котлыйм сезне,
Ир-атлар, хатын-кызлар!
Саулык, бәхет, тыныч көннәр
Һәркемгә юлдаш булсын.
Нәүрүз җитсә, яз да туа,
Хәере белән тусын! 🙏
(Гөлчәчәк Хафизуллина)
Нәүрүз бәйрәме белән! 🌱🌿☘🌳🌲☀

2 1 ER 0.3227