Статистика ВК сообщества "Tatarcha"

18+

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Тәрәзә юуның 5 ысулы

1. Йод. Тәрәзә пыялалары ялт итеп торсын өчен, 1 литр суга 5 тамчы йод тамызып болгатыгыз да җылымса су белән юыгыз, микрофибралы тастымал белән корытыгыз. Йодның судагы эремәсе теләсә нинди тапны бетерә.

2. Тоз пычракларны юып төшерә, пыяланы ялтырата. 1 стакан суда 2 аш кашыгы тозны эретегез һәм тәрәзәләрне юыгыз.

3. Крахмал тузанлы тәрәзәләрне юганда яхшы, таплар да калдырмый. 1 аш кашыгы крахмалны 1 литр суга салыгыз да катнашманы пыялага сылап, кибәргә калдырыгыз. Аннары коры чүпрәк белән сөртеп алыгыз.

4. Уксус пыяладагы тапларны да бетерә, тәрәзәне пычратучы бөҗәкләрне дә куркыта. Бу эремәне ясау өчен, 1 стакан җылы суга 50 миллилитр уксус кушып болгатыгыз. Аннары пульверизатор ярдәмендә пыялага сиптереп, тәрәзәне йомшак чүпрәк белән корытып сөртегез.

5. Глицерин пычрак тапларны бетерү өчен кулланыла. Тәрәзә идеаль дәрәҗәдә юылгач, ару-пакълыкны мөмкин кадәр озаграк саклыйсыгыз килсә, 40 миллилитр суны 60 миллилитр глицерин белән бутагыз, 2-3 тамчы нашатырь спирты тамызыгыз һәм шул катнашма белән тәрәзәләрне сөртегез. Ул пыяланы бозланудан да саклый.

596 5 ER 19.7767
Каз пешерү

Бер чиләк суга 1 кг тоз, 8-10 кара борыч, 4-5 дәфнә яфрагы, 1-2 баш сарымсак салырга.
Каз яңа суелган яки катырылган булса да шулай эшләнелә. Су кайнар булырга тиеш түгел. Катырылган казны эретеп тормасагыз да ярый. Суда кимендә 12-14 сәгать тотарга. Бер тәүлек тотарга да була. Каз суга күмелеп торырга тиеш. Судан алгач саркытабыз. Эчлеккә алма һәм кара җимеш яисә үзегез теләгән башка эчлекне аласыз. 2-3 аш кашыгы майонезга ярты балкашыгы аджика салып бутап, шуны казның тиресенә сылыйбыз. Аннары камырга төрәбез. Махсус целлофан «җиң»гә дә тыгарга була. Кайберәүләр берничә кат фольгага төрә. 2 сәгать пешкәч, фольганы өстеннән ачып, яңадан мичкә тыгып кызартып аласыз.

474 4 ER 16.7949
Балан бәлеше

Камыр өчен:
0,5 стакан сыек май, 2 аш кашыгы су, 2 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы каймак, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 балкашык тоз, ярты балкашык сода.

Эчлеге:
2 стакан балан, 2 аш кашыгы манный, 1 стакан тулар-тулмас шикәр комы Кабыгын арчып 1 яки 2 зур булмаган алма турап салсаң да була..

186 2 ER 7.5135
Кайнар суга басылган камыр.

1 стакан кайнар суга 2 стаканга якын он салып, тиз-тиз болгатабыз. Камыр сыек та, бик каты да булмасын.

Суына төшкәч, пилмән, мантый өчен 3-4 йомырка, 1-2 аш кашыгы сыек май тәменчә тоз салып камырны бик тыгызламый басып бетерегез.

Өчпочмак өчен 1йомырка, 120 гр якын көнбагыш мае ,тоз салып камыр басасыз. Суытып өчпочмак ясап, туңдыргычка куясыз.

Бу камыр кыстыбый, бәлеш өчен дә ярый.

171 0 ER 6.0560
"12 кашык" бисквиты.

3 йомырканы яхшылап туглап, 12 кашык шикәр комы өстәгез дә, блендер белән 2 минут чамасы күпертеп алыгыз . Шушы күләмгә 12 кашык сөт, 12 кашык үсемлек мае , ярты лимонның согын өстәп, тагын блендер белән туглагыз.
12 кашык ( өеп ) он, 1 кап камыр кабарткыч өстәп тугларга .
Майланган табага салып, 180 - 200 градуска кадәр кызган духовкада 20 - 25 минут чамасы пешерегез.

Әгәр зуррак табын өчен әзерләргә кирәк булса, һәр ингредиентны ике яисә өч тапкыр күбрәк алырга кирәк.

164 0 ER 5.9974
23 июньдә, Мәскәүдә танылган җырчы Юрий Шатунов үлгән. Аңа 48 яшь булган. Якынча мәгълүматлар буенча, ул ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән. Аңа инфаркт диагнозы куйган булганнар. Исегезгә төшерәбез, Юрий Шатунов Уралның Күмертау шәһәрендә туган.

11 1 ER 2.6599
Камыр басу

1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, ярты стакан үсемлек мае, 1 балкашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 11 грамм чүпрә салып, яхшылап болгатырга. 5 стакан он салып камыр басарга. Онны аз-азлап салырга. Камыр артык каты да, йомшак та булмасын. Аннары пакетка салып, һава кермәслек итеп бәйләп, суыткычка куярга. Камыр 40 минутта кабарып менә. Тәмле ризыклар пешерергә камыр әзер.

145 0 ER 4.5533
Төче камырдан балан бәлеше
Эчлек өчен:
2 стакан су, 4 стакан балан, 4 стакан шикәр комы, 2 стакан арыш оны.
Суны кайнатып чыгарып, шуңа шикәр комын салып, эреп беткәнче болгатып торырга. Әзер сиропка баланны салып, саргайганчы пешерергә. Шуңа он салырга һәм бераз ут өстендә пешереп алырга. Духовканы алдан кабызып жылытырга да шунда әзер баланны тыгып куясы, суынганчы шунда тора.

Камыр өчен:
1.5 жылымса сөт, 6 аш кашыгы акмай, 3 аш кашыгы каймак, 8 аш кашыгы сыек май, 1 йомырка, ярты балкашыгы сода+серкә, кирәгенчә он.
Йомшак кына камыр басып, бераз ял иттерергә, аннары камырны җәеп, табага салырга. Камыр өстенә балан эчлеген салып, өстен камыр белән каплап пешерергә куярга. 25 минутта пешеп чыга.

98 1 ER 3.7135
Күз яшьләрем тама,
Күз яшьләрем ага,
Минем йөрәк моңсу сагышта.
Нигә язмыш болай,
Кушты миңа шулай,
Узарга юлларны тормышта.

21 1 ER 2.8394
Мәңге яшел өмет агачлары...
Яфраклары бетми коелып.
Күңел көтә... Нидер өмет итә,
Бәхет алда кебек тоелып...

Көтмә инде... Көтмә, күңелкәем,
Сүнмәсәң дә, янма бу кадәр.
Ул картлыкта нинди шатлык булсын?
Килер димә инде җай хәбәр...

Өмет, өмет! Әйдә өметләндер,
Хыялларга куйма киртәләр.
Алда бары бәхет көтә, диеп,
Атсын әле таңнар, иртәләр!

Айсылу Кәлимуллина-Фазлыева

19 0 ER 1.6530