Статистика ВК сообщества "NUR.TATAR (татарча сайт)"

0+
Татар телендәге сайтның төркеме

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Әбү Һүрайра атлы сәхабәдән риваять кылына: «Аллаһының илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: «Җил дә Аллаһының әмере белән килә, һәм ул үзе белән нигъмәт тә, газаплар да алып килергә мөмкин. Шуңа күрә, әгәр сез җил көчәйгәнен күрсәгез аны сүкмәгез, ләкин аның хәерле булуын сорап һәм аның начарлыгыннан сыенып Аллаһыга дога кылыгыз». (Әбү Давыт).

Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә җилне бер нинди сәбәпсез җибәрми. Җил үзе белән яңгыр да, боз да, көйдергеч эсселек тә, җимергеч өермә дә, тузан болытлары да, саранча да, кар-буран да алып килергә мөмкин. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) андый бәла-казалардан һәрвакыт дога кылып сакланган. Чөнки дога – ул мөселманның иң көчле коралы.

Көчле җил давыл вакытында укыла торган дога
Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хатыны Гаишә (Аллаһ аннан разый булсын) әйтеп калдырган:

«Көчле җил чыкканда Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мондый дога кылган:

اللّهُـمَّ إِنَّـي أَسْـأَلُـكَ خَيْـرَها، وَخَيْـرَ ما فيهـا، وَخَيْـرَ ما اُرْسِلَـتْ بِه، وَأَعـوذُ بِكَ مِنْ شَـرِّها، وَشَـرِّ ما فيهـا، وَشَـرِّ ما اُرْسِلَـتْ بِه

Аллаһүммә, инни әс’әлүкә хайраһә, үә хайра мә фииһә үә хайра мә урсиләт биһи, үә әгүзү бикә мин шәрриһә, үә шәрри мә фииһә үә шәрри мә урсиләт биһи

Бу доганың мәгънәсе болай: «Әй Аллаһ, дөреслектә, мин Синнән аның яхшылыгын, ул алып килә торган нәрсәнең яхшылыгын һәм ул нәрсә белән җибәрелсә, шуның яхшылыгын сорыйм. Һәм Сиңа аның начарлыгыннан, ул алып килә торган нәрсәнең начарлыгыннан һәм ул нәрсә белән җибәрелсә, шуның начарлыгыннан сыенам». (Мөслим).

Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һава торышы начарланган вакытта Коръәннән сүрәләр укый торган булган. Гүкъба бин Әмир атлы бер сәхабә Аллаһның Илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән сәфәр кылган чагында кинәт давыл кузгала һәм көн караңгылана. Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләрен укып, Аллаһтан үзләрен саклавын үтенә башлый һәм болай ди: «Гүкъба, син дә әлеге сүрәләрне укы һәм Аллаһтан саклавын сора. Бер сораучы да бу сүрәләрдән дә яхшырак саклаучыны таба алмас». (Бохари).

Аллаһы Тәгалә безне һәртөрле хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан сакласын!

20 0 ER 0.3528
ХӘДИС: Төннең соңгы өчтән бере җиткәч, Аллаһы Тәгалә беренче кат күк йөзенә иңә (монда мәрхмәтен, гафу итүен бирүе турында сүз бара) һәм колларына мөрәҗәгать итә: “Юкмы тәүбә итүче? Аны кичерәм. Юкмы миннән сораучы? Аңа теләгәнен бирәм. Юкмы дога кылучы? Догасын кабул итәм”. (Бохари, Дәгъват, 14)

5 0 ER 0.1798
КАДЕР КИЧЕ КАЙЧАН БУЛА?

Кадер кичәсенең төгәл көне билгеле түгел. Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр бу кичәне рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә кушты. Кайбер хәдисләрдә бу кичә 21, 23, 25, 27 көннәрдә дип әйтелә.

Шуңа күрә мөселман кешесе рамазан аеның ахыргы ун көненең һәр көнен Кадер кичәсе дип уйлап гыйбадәттә уздырырга тиеш. Менә шул вакытта ул уңышка ирешәчәк һәм Аллаһ Тәгалә каршында хәерле бәндәләрдән булачак.

Кадер кичәсендә һава торышы тыныч була, җил-давыллар булмый, этләр дә өрми. Ул үзенең яктылыгы белән башка төннәрдән аерылып тора. Таң атканчыга хәтле бу кичәдә йолдызлар атылмый. Аллаһ Тәгалә җир шарын бу кичәдә төрле зарарлардан, афәтләрдән, җир тетрәүләрдән имин кыла һәм кешеләрне шайтаннарның вә сихерчеләрнең зарарыннан саклый.

“Кадер” сүрәсендә бу турыда: “Ул кич имин, тыныч кич булачак”, – дип әйтә. Бу кичәдә бик каты суык та һәм эссе дә булмый. Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне бик каты нурлар сипмичә сүлпән чыгачак. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Бу кичә узганнан соң кояш икенче көнне нурсыз чыгачак” (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

12 0 ER 0.2286
КАДЕР СҮРӘСЕ
Кадер сурэсе — Ислам динендәге иң изге кичә Кадер кичәсе — Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә туры килүче мөбәрәк бер кичә хакында. Әлеге аятләр белән Аллаһы Тәгалә барыбызга да бу кичәнең фазыйләтләрен, өстенлекләрен, әһәмиятен күрсәтә. Күп очракта Кадер киче Рамазан аеның 27нче көненә каршы кич дип белдерәләр. Ләкин бу төгәл дата түгел, Пәйгамбәребез (аңа Аллаһының сәламе булсын) бу кичәне Рамазанның сонгы унконлегеннән эзләргә кушкан (так саннар булган: 21, 23, 25, 27, 29 нчы көнгә каршы кичәләргә дә туры килергә мөмкин).

Кадер сүрәсе укылышы:

Әгүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
1). Иннә әннзәлнәһу фии ләйләтил қадр.
2). Уә мәә әдракә мә ләйләтул қадр.
3). Ләйләтул кадри хайрумм-мин әлфи шәһр.
4). Тәнәззәлүл мәләәәә-икәту уәррууху фииһә би изни раббиһим минн кулли әмръ.
5). Сәләәмун һийә хәттә мәтъләгил фәҗр.

Татарча мәгънәсе:

1). Хакыйкаттә, Без аны (Изге Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.
2). Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме?
3). Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәктер.
4). Ул көндә фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил фәрештә), Раббыларының рөхсәте белән Аның әмерләрен үтәр өчен, бер-бер артлы җир йөзенә иңеп кенә торырлар.
5). Кадер кичәсе — ул иминлек кичәсе — таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр» («Кадер» сурэсе).

Игътибар итсәк бу кичә, мең айдан да хәерлерәк диелә. Димәк бу кичәдә кылган гамәлләрнең савабы мең ай эчендә кылган кадәр була. Шуңа да бу Кадер кичен бушка уздырырга ярамый, дога-гыйбадәт кылып уздырырга кирәк.

Пәйгамбәребез бу кичәдә уку өчен өйрәтеп калдырган кыска гына бер дога да бар:

«Аллааһүммә иннәкә гәфүввүн түхибүл гәфвә фәгфү гәннии».

(Аллаһым! Син гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине гафу ит!)

Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен, хәтта бер изге сүз өчен булса да, Аллаһы Раббыбыз савапларны күп тапкырлар арттырып бирә. Бк форсатны кулдан ычкындырмыйк, Кадер кичәсен изгелектә уздырырга,тагын күп еллар бу кичәне каршы алырга Аллаһы Тәгалә безгә насыйп итсен!

21 0 ER 0.2804
АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ БАРЛЫККА КИТЕРГӘННӘРНЕҢ ХИКМӘТЕ (ВӘГАЗЬ)
Барлык галәмнәрнең Раббысы булган, безне Үзенең төрле нигъмәтләре белән нигъмәтләгән Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед һәм сәналәр, барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз булса иде. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләнең Хәбибе һәм Хак расүле, галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде.

Бер мизгелгә уйланып алыгыз әле: нинди гүзәл бу дөнья! Күпме матурлык анда! Карагыз әле, безнең Җир шарында нинди мәһабәт таулар, иксез-чиксез далалар яки урманнар, джунглилар, тирән һәм әле дә өйрәнелеп бетмәгән диңгез океаннар бар.

Әлбәттә, иманлы адәм баласы боларның барлыкка китерүчесе Аллаһы Тәгалә икәнен таный. Танымаслык түгел бит: Җир шары, Кояш йолдызы, ерактагы калган йолдызлар, без белмәгән планеталар, гомумән, җиһан, көн-төн, акылга ия кеше, су, һава, ут – болар барысы да Аллаһы Тәгаләнең зур аятьләре булып тормыйлармы соң?

«Ий кешеләр! Сезне дә, сездән әүвәлгеләрне дә Яратучы Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз, бәлки, [Аллаһының газабыннан үзегезне коткарып] саклана алырсыз. Ул [Раббыгыз] җирне – сезнең [җайлап урнаша алуыгыз] өчен түшәк, күкне [биек түбә һәм гөмбәз кебек] бина итте, күктән су иңдерде һәм, аның белән сезгә ризык булсын өчен, [туфрактан] төрле җимешләр чыгарды. Сез, белгән хәлдә, Аллаһыга һичнәрсәне тиң итеп куймагыз».
«Әл-Бәкара / Сыер», 2:21-22

«Аллаһы – җиде [кат] күкне Яратучы һәм шуның кадәр үк җирне дә [бар итүче]. Аллаһының – һәрнәрсәгә [көче җиткән] кодрәтле икәнен һәм Аллаһның гыйлеме белән һәрнәрсәне уратып алганын белүегез өчен, әмер [каза һәм кадәрдән гыйбарәт булган бар итү һәм идарә итү эше] алар [җиде кат күк белән җиде кат җир катлары] арасында иңеп тора».
«Әт-Талак», 65:12

Яхшырак аңлар өчен, бер-ике мисал карыйк: Аллаһы Тәгалә безнең өчен ризык яраткан. Аллаһы Тәгалә нинди генә агач, шул агачларда нинди генә җимешләр барлыкка китермәгән. Җир шары буенча нинди генә үсемлекләр, хайваннар юк. Хак Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә:

«Ул – кайсына атланып йөрүегез, кайсын [итен] ашавыгыз өчен сезгә терлек-туарны Яратучы».
«Гафир / Гафу итүче», 40:79

Шулай ук үләннәр һәм үсемлекләр турында Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә:

«Үләннәр һәм агачлар [яратылган максатка хезмәт итү өчен Яратучыларына] сәҗдә кылалар».
(«Әр-Рахмән / Мәрхәмәтле», 55:6)

Чыннан да, үләннәр һәм үсемлекләрнең вазифаларын санап бетергесез. Алар безгә, хайваннарга ризык, сулар өчен кислород чыгаручы да, кош-кортлар өчен оя да. Һәм әле без белми торган күпме сыйфатлары бардыр.

Бу аятьтән күренгәнчә, Аллаһы Тәгаләнең барлыкка китергән нәрсәләре Аңа гел гыйбадәттә, сәҗдәдә икән. Кадерле җәмәгать, без дә Аллаһы Тәгаләнең мәхлүкълары, без дә бит гел гыйбадәттә булырга тиешбездер: күп итеп зикер кылырга, намазлар укырга, садакалар бирергә һ.б.

Шулай ук Аллаһы Тәгалә бу дөньяны бер системага салып яраткан. «Йәсин» сүрәсен исегезгә төшерсәгез, Аллаһы Тәгалә ай, кояшның үз юллары буенча йөрүләре, аларның үз вазифалары барлыгы турында әйтә.

Аларның шулай йөрүеннән, Җир шарының үз тирәли һәм Кояш тирәли әйләнүеннән көн һәм төн, ел фасыллары барлыкка килә дә.

Көн һәм төннең дә үз вазифасы бар.

«Аллаһы – сезгә [ял итеп] тынычлык табуыгыз өчен төнне [караңгылык итеп] Яратучы, көнне исә – [эшләп кәсеп итү, ихтыяҗларыгызны күрүегез өчен] яктылык итеп [бар итүче]. Һичшиксез, Аллаһы кешеләргә карата [ирешелмәслек дәрәҗәдә зур] рәхмәт [һәм чиксез игелек] иясе. Ләкин кешеләрнең күбесе шөкер итмиләр». («Гафир / Гафу итүче», 40:61)

«Ән-Нәбә» сүрәсендә дә Раббыбыз моның турында безгә искә төшерә. Чыннан да, бер төн эчендә күпме сихәт бар бит, арып-талып эштән кайткач, инде бер дә хәл калмаган кебек тоела. Әмма иртән инде Аллаһы Тәгалә шушы төн эчендә безгә күпме ял биргән була.

Кадерле җәмәгать, Аллаһы Тәгаләнең барлыкка китергән әйберләреннән күпме гыйбрәт, хикмәт табып була. Ә иң мөһиме, барлык мәхлүкат Аллаһыга мохтаҗ икәнен онытмасак иде. Аллаһы Тәгалә Үзенең мәхлүкъларына мохтаҗ түгел, киресенчә, Ул –»Әс-Самәде», ягъни бөтен барлык Аңа мотаҗ. Бер генә мизгелгә дә Аның рәхмәтеннән башка яши алмый. Каты таш та, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булмаса, тузан кебек коелып бетәр иде.

«Аллаһы – һәрнәрсәнең Яратучысы. Ул – һәрнәрсәгә Яклаучы. [Шуңа күрә бөтен барлыклар бар булуларында Аңа мохтаҗ булганнары кебек, яшәүләрен дәвам итүләре өчен дә Аңа мохтаҗлар]».
«Әз-3үмәр / Төркемнәр», 39:62

Инде вәгазебезнең ахырында шуны әйтәсе килә: Раббыбыз безне бу дөньяда да камил итеп яратты, әмма онытмыйк, безнең әле Ахирәт дөньябыз бар. Раббыбыз болай дип әйтә:

«Күкләр белән җирне Яратучы алар шикеллеләрне [яңадан] яратырга кодрәтле түгелме әллә? Әйе! [Әлбәттә, Аның һәрнәрсәгә көче җитә!] Ул бит [мәхлүкълары бик күп булган һәм кабат-кабат] Яратучы, [һәрнәрсәне] Белүче».
«Йәсин», 36:81

Көн саен Раббыбызның барлыкка китергәннәренә карап, фикерләп, Аңа якынаерга насыйп булса иде. Әәмин!

Шамил хәзрәт Әхмәтгалиев

11 0 ER 0.1873
ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИННЫҢ КОРБАН ГАЕТЕ БЕЛӘН КОТЛАВЫ
Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.
Хөрмәтле дин кардәшләр! Газиз милләттәшләрем!
Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!
Бүген, 8 июльдә, кояш баеганнан соң иң бөек мөселман бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете җитә. Сезне чын күңелдән якынлашып килүче шушы мөбарәк көн белән тәбрик итәм!

Корбан бәйрәме Зөлхиҗҗә аеның беренче ункөнлеген – Аллаһ Раббыбыз аеруча яраткан, дин кардәшләребез гыйбадәтләрен аеруча тырышлык белән кылырга тиешле көннәрне тәмамлый. Бу ункөнлекнең фазыйләтләрен һәм олылыгын Коръәни Кәрим дә, сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәте дә күрсәтә. Мисал өчен, “әл-Фәҗр” сүрәсе шундый аятьләр белән башлана:

وَالْفَجْرِ وَلَيَالٍ عَشْرٍ

Мәгънәсе: «Таң белән ант итәмен! Ул көн белән дә (ант итәмен)!» (89:1-2). Коръәнне тәфсир кылучы галимнәрнең биредә Зөлхиҗҗә аеның 10 көне турында сүз баруында шиге юк. Хәдисләрнең берсендә әйтелә:

عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ قَالَ : قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ : " مَا مِنْ أَيَّامٍ الْعَمَلُ الصَّالِحُ فِيهَا أَحَبُّ إِلَى اللَّهِ مِنْ هَذِهِ الْأَيَّامِ ". يَعْنِي أَيَّامَ الْعَشْرِ، قَالُوا : يَا رَسُولَ اللَّهِ، وَلَا الْجِهَادُ فِي سَبِيلِ اللَّهِ ؟ قَالَ : " وَلَا الْجِهَادُ فِي سَبِيلِ اللَّهِ، إِلَّا رَجُلٌ خَرَجَ بِنَفْسِهِ وَمَالِهِ فَلَمْ يَرْجِعْ مِنْ ذَلِكَ بِشَيْءٍ ".

سنن أبي داود 2438

Ягъни: «Ибне Габбас радыйаллаһүганһү Рәсүлебезнең ﷺ шундый сүзләрен җиткерә: “Хәерле гамәлләр өчен шушы 10 көннән дә яхшырак көннәр юк”. Кешеләр сораган: “Хәтта Аллаһ юлындагы җиһад тамы?” Ул җавап биргән: “Хәтта Аллаһ юлындагы җиһад та. Кеше үзен һәм якыннарын дошманнар һөҗүменнән, гомерен һәм байлыгын югалту куркынычы астында калган килеш, яклап берни казанмаган хәлдән тыш» (Сунан Абу Давыд, 2438). Шул рәвешле, Зөлхиҗҗәнең бу көннәре безне Аллаһының рәхмәтенә юл ача – әгәр шушы мөбарәк вакытта хәерле гамәлләр кылсаң, син Раббыбызның ризалыгына һәм әҗер-савапларына ирешерсең! Һичшиксез, бу көннәрдә хәерле гамәлләрнең иң мөһимнәре булып хаҗ кылу һәм корбан чалу тора.

Аллаһка шөкер, быел Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның тырышлыклары белән, Россия мөселманнарны пандемия башланганнан бирле быел беренче тапкыр изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә олы сәфәр кыла ала. Татарстаннан 810 мөселман хәзерге вакытта - Гарәфә үзәнлегендә, алар Яралтучыбыздан елап мәгъфирәт һәм ризалык сорый. Гарәфә көне белән бергә бүген тәкбир-тәшрик көннәре дә килеп җитте, һәм алар 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә, 8 июльнең иртәнге намазыннан башлап, 12 июльнең икенде намазын да кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, тәкбир-тәшрик әйтелә. Раббыбыз Аллаһ һәрбарчабызга изге җирләрдә хаҗ кылырга һәм Аның Йортына маңгай-битләребез һәм йөрәкләребез белән кагылып китәргә язсын иде! Хаҗ кылучы дин кардәшләребезнең гыйбадәтләре кабул булсын!

Корбан гаетен мөселманнарның барысы да хаҗда каршыламый. Әмма туган ягында калган мөселманнар да бәйрәм итә һәм Аллаһыга үзләренең тугрылыкларын шөкер кылып, сәдака биреп һәм корбан чалып исбат итәргә омтыла. Хәдистә әйтелә:

عَنْ زَيْدِ بْنِ أَرْقَمَ ، قَالَ : قَالَ أَصْحَابُ رَسُولِ اللَّهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ : يَا رَسُولَ اللَّهِ مَا هَذِهِ الْأَضَاحِيُّ ؟ قَالَ : " سُنَّةُ أَبِيكُمْ إِبْرَاهِيمَ ". قَالُوا : فَمَا لَنَا فِيهَا يَا رَسُولَ اللَّهِ ؟ قَالَ : " بِكُلِّ شَعَرَةٍ حَسَنَةٌ ".

Ягъни: “Зәйед ибне Әркама радыһаллаһүганһү хәбәр иткәнчә: «Сәхабәләр сораган: “И Аллаһның рәсүле ﷺ, корбан чалу – нәрсә ул?” Пәйгамбәребез әйткән: “Ул – сезнең атагыз Ибраһим галәйһисәламнең дине”. Алар сораган: “Бу гыйбадәтне кылып, без нәрсә казанабыз?”. Пәйгамбәребезﷺ әйткән: “Корбанлыкның һәр чәч бөртегеннән сезгә савап языла”. Ибраһим галәйһисәлам – тәүхид вәгазьчесе, бөек пәйгамбәр, хәлилуллаһ. Бөтен кешелек дөньясына аның тарафыннан күрсәтелгән Аллаһка тугрылык - тиңсез һәм башка бер тапкыр да адәм затлары тарихында кабатланмый!

Аллаһка карата аның тиңсез тугрылыгы бөтен кешелек дөньясына үрнәк булып тора һәм адәм затлары тарихында башка бер тапкыр да кабатланмый! Аның шушы какшамас тугрылыгы һәм көчле иманы Корбан гаетен бәйрәм итүгә сәбәп була да инде.

Татарстанда Корбан гаетен үзебезнең дин кардәшләр дә, башка дин вәкилләре дә зарыгып көтә. Чөнки дини һәм милли карашлары нинди булуга карамастан, барлык мохтаҗлар өчен дә ул – юмартлык, игелек һәм сыйлар тантанасы. Аларга корбан итләре тарату аша Корбан гаете безне Аллаһ ризалыгы өчен мал-мөлкәтләребезне фида кылырга өйрәтә, Аңа үзебезнең тугрылыкны һәм сансыз нигъмәтләре өчен ихлас рәхмәтебезне исбатларга мөмкинлек бирә.

Газиз милләттәшләрем! Шушы мөкатдәс гает көннәрендә Аллаһ Тəгалə безнең корбаннарны кабул итеп, Үзе риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылса иде дә, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен насыйп әйләсә иде. Өйләребездә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын! Бәйрәм белән!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

5 0 ER 0.1413
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Кадерле дин кардәшләрем! Газиз милләттәшләрем!

Бүген кояш баешы белән Мөхәррәм ае керә һәм Һиҗри исәп буенча яңа 1444 ел җитә. Сезне әлеге мөһим дата белән ихлас күңелдән тәбриклим!

Исламда ел хисабы һиҗрәт кылган вакыттан, ягъни Рәсүлебезнең ﷺ Мәккәдән Мәдинәгә күчүеннән исәпләнә башлаган. Һиҗрәтне мөселманнар безнең эраның 622 елында Мәккә мөшрикләренең кыерсытулары һәм җәберләүләре нәтиҗәсендә кылырга мәҗбүр була.

Кызганычка каршы, ислам календаре Россиянең бүгенге күпчелек мөселманнары өчен Шәригатьнең онытылган бер гадәте генә булып тора. Дин кардәшләребез Милади буенча истәлекле даталарны яттан белсә дә, Рамазан ае яки Корбан гаетенең башлануын билгели алмый. Бу хакта ачынып үз вакытында бөек Мәрҗани хәзрәтебез дә әйткән була. Ул үзе бары тик мөселман календәре буенча гына яшәгән һәм үзенең яшен дә Милади буенча түгел, ә Һиҗри буенча санаган. “Һиҗри тәкъвимне кулланудан калдырсак, кешеләр Сәфәр һәм Мөхөррәмнең ни икәнен дә онытачак заман җитәчәк” – Мәрҗанинең тууына 100 ел тулу уңаеннан басылып чыккан “Мәрҗани” исемле мәкаләләр җыентыгында аның шундый фикере китерелгән.

Һәр мөселман кешесе үзенең тормышын Һиҗри тәквим буенча алып барырга тиеш. Беренчедән, календарь безгә алдагы елны хәерле планнар, игелекле ниятләр белән тулыландырырга һәм соңыннан үткән 12 айга нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Икенчедән, календарь изге төннәрне һәм көннәрне, бөек бәйрәм-гаетләрне, хәрәм айларны, аеруча саваплы-фазыйләтле вакытларны игътибарда тотарга ярдәм итә. Мисал өчен, Ислам календарен башлап җибәрүче Мөхәррәм ае ураза тоту өчен Рамазаннан соң иң фазыйләтле вакыт булып тора. Аеруча Мөхәррәмнең 10нчы көнендә билгеләп үтелүче Гашурә көнендә (быел Милади буенча 8 августка туры килә) һәм аннан алда яки аннан соңыннан 1 көн өстәп ураза тоту мөстәхәб. Ышанычлы хәдистә әйтелгәнчә, Гашурә көнендә тотылган ураза өчен узган елның гөнаһлары гафу ителә.

Һиҗри тәкъвим белән Шәригать кагыйдәләре генә түгел, динебезнең тарихи вакыйгалары да бәйле. Бу даталар бөтен кешелек дөньясы өчен нәсихәт булып тора: Аллаһы Тәгалә – Бөек, Барын да Белүче, Күрүче, Ишетүче, Кодрәтле, барлык галәмнәрнең Хуҗасы, Ул гына - дөньяларда барган хәлләргә Хаким. Һәрнәрсә Аның ихтыяры белән һәм Аның кешеләрдән яшерен булган тәкъдире белән тормышка аша. Әмма Раббыбыз Үзенең мәхлүкларына игелек кылу сәләтен дә биргән һәм хак юлда кыенлыкларга каршы торганнары өчен аларны әҗер-саваплар белән дә бүләкли. Моның ачык мисалы – мөшрикләрнең изүләренә карамастан иманнарына тугры калган һәм, йорт-малларын калдырып китеп, Аллаһ ризалыгы өчен Һиҗрәт кылган һәм шуның белән ике дөнья бәхетенә, тынычлыкка һәм иминлеккә ирешкән сөекле Рәсүлебез ﷺ һәм аның сәхабәләре. Һичшиксез, авырлыклар да, хәерләр дә безгә бердәнбер илаһи ният белән җибәрелә: арабыздан ихлас иманлы бәндәләрне һәм мөнафикларны ачыклау. Бер генә кайгы-хәсрәт тә күрсәткән күркәм сабырлык өчен әҗер-савапсыз килми, һәм бер генә фани файда да Аллаһка тугрылык сыналудан башка төшми.

Кадерле дин кардәшләрем! Һиҗри исәп буенча яңа 1444 елда Раббыбыз һәр гаиләгә бәрәкәтләр, безнең ихлас ниятләребезне тормышка ашыру өчен Үзенең хәер-фатыйхасын, илебезгә һәм җөмһүриятебезгә тынычлык, иминлек һәм бар мөселман өммәтенә игелекләр бирсен. Аллаһы Тәгалә безгә киләсе елда хак юлдан тайпылмыйча, Аның әманәтләрен һәм тәкъвалыгыбызны сакларга насыйп итсә иде. Әмин!

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

0 0 ER 0.0605
БӨЕК КИТАБЫБЫЗ КОРЪӘННЕ ӨЙРӘНИК!
Һичшиксез, бу Корьән иң туры булган юлга илтә һәм изге гамәлләр кылган мөэминнәрне алар өчен зур бер әҗер булуы белән сөендерә. Ахирәткә ышанмаган кешеләргә исә Без тилмерткеч бер газап әзерләп куйдык. (Әл-Исра, 17/9-10)
***
Коръәни-Кәрим — китапларның һәм сүзләрнең иң күркәме. Аллаһның кешеләргә туры юлны табулары өчен җибәргән иң соңгы китабы. Анда китерелгән принциплар кыямәт көненә кадәр гамәлдә булачак.

Коръәни-Кәримне уку гыйбадәт булып санала. Коръәни-Кәрим — хак белән ялганны, дөреслек белән ялгышны, яхшы белән начарны аерган Фуркан (аеручы). Кешеләрнең юлларын кыямәткә кадәр яктыртачак Нур ул. Барлык әхлакый проблемаларны хәл итәчәк шифа ул. Иң куркыныч юлларда да юнәлешебездән тайпылдыртмаячак тугры юл ул. Кешегә үзенең Яралтучысын ҺӘМ үзен оныттырмаячак Зикер ул.

Коръәни-Кәримдәге һәр җөмлә аять дип атала. Бөек китабыбызда 6236 аять бар. Аятьләрдән тупланган бүлекләр сүрә дип атала. Коръәни-Кәримдә 114 сүрә бар һәм «Тәүбә» сүрәсеннән башка барлык сүрәләр дә бисмилла белән башлана. Коръәни-Кәримнең башыннан алып исәпләнгән һәр егерме бит җүз дип атала. «Фатиха» сүрәсе белән башланып, «Нәс» сүрәсе белән тәмамланган Коръәни-Кәримне баштан ахырга кадәр укып чыгу хәтем дип атала.

Коръәни-Кәрим безгә иман нигезләрен һәм гыйбадәтләрне өйрәтә. Дога кылырга һәм әхлаклы булырга өнди. Коръәни-Кәрим безне хәләл белән хәрамны, яхшы белән яманны, дөрес белән ялганны аерырга өйрәтә. Кыйссалар аша гыйбрәтләнергә һәм сабак алырга үгетли.

2 0 ER 0.0601
Ураза тотканда укыла торган ният:
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә.
Татарча да ниятлэргэ мөмкин:
“Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым.
Ураза тотканда «авыз ачканда» укыла торган дога
“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

4 0 ER 0.0734
ТАБИБЛАР КӨНЕ БЕЛӘН!

Медицина хезмәткәрләре көне СССРда «Бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр» хакындагы Югары Совет Президиумы Указы белән 1980 елда билгеләнә.

Ел саен июнь аеның һәр якшәмбесе көнне Россиядә, Белоруссиядә, Украинада, Казахстанда билгеләнеп үтелә. Табиблар коне Әзербайҗанда 17 июнь көнне, ә Таҗикстанда 18 августта (Әбүгалисина туган көнне) үткәрелә.

Хөрмәтле медицина өлкәсендә эшләүчеләр! Сезне, җәйнең матур көннәренең берсенә туры килгән бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән ихластан тәбрик итәм. Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез – сезнең кулларда кеше гомерләре һәм сәламәтлеге. Сез кешеләрне дәвалыйсыз, терелтәсез, аларга яңа тормыш бүләк итәсез, һәр яңа көнгә, яңа таңга шатланып яшәргә мөмкинлек бирәсез! Сезнең үзегезнең тормышыгызда да кайгы-хәсрәтләр булмасын, һәрвакыт уңышлар гына юлдаш булсын. Аллаһы Тәгалә сезгә шушы авыр эшегездә ярдәмен бирсен, исәнлек-саулык белән хәерле тормышларда яшәргә насыйп итсен!

0 0 ER 0.0336