Статистика ВК сообщества "СЕРЛЕ САНДЫК"

0+

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Бүген ахшамнан соң Рамазан аеның 21нче көне башлана. Димәк, изге айның өченче ункөнлегенә аяк басабыз.

“Рамазан аеның өченче 10 көне – тәмуг утыннан котылу көннәре. Бу вакыт – уразаның тәмамлану чоры. Кем дә кем шул көннәрне тәкъвалык белән ихлас гыйбадәттә үткәрсә, аның җәһәннәм утына керүгә сәбәпче булган гөнаһлары ярлыканыр һәм Рамазан ае ахырына ул гөнаһсыз, чип-чиста күңелле бала кебек булыр.
Рамазан аеның соңгы ун көне аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу айның ахырында истәлекле көннәр бар. Рамазанның 21нче көне бөтен Ислам дөньясында билгеләп үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссаләм үзенең 12 мең сугышчыдан торган гаскәре белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрен дингә ышанмаган мәҗүсиләр, кяферләр кулыннан азат итә һәм мөселманнарның кыйбласы булган Кәгъбәтулладан табыну өчен хезмәт иткән 365 потны, таш сыннарны чыгарттыра. Шулай итеп Фәтех Мәккә көнне Кәгъбәтулла фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кыла торган йортка әйләнә. Фәтех Мәккә көне Ислам динендә ялганның җиңелүе, хакыйкатьнең җиңү көне булып тора.


Рамазан аеның соңгы ун көнлегендә бик кыйммәтле, Мөкаддәс бер кичә бар — ул да булса Кадер кичәсе. Мәгълүм булганча, бу изге кичәдә Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә Расүлаллаһ галәйһиссаләм хәзрәтләренә Коръән иңдерә башлаган.

Аллаһы Раббыбыз бу мөбарәк кичә турында үзенең китабында болай дип әйтә:

Әгүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
1). Иннә әннзәлнәһу фии ләйләтил қадр.
2). Уә мәә әдракә мә ләйләтул қадр.
3). Ләйләтул қадри хайрумммин әлфи шәһр.
4). Тәнәззәлул мәләикәту уәррууху фииһә би изни раббиһим мин кулли әмръ.
5). Сәләәмун һийә хәттә мәтъләгил фәҗр.

«1). Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.
2). Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме?
3). Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк.
4). Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә. Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар.
5). Кадер кичәсе — иминлек кичәсе — таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр» («Кадер» сүрәсе).

Мөхтәрәм җәмәгать! Кадер кичәсенең шундый билгеләре бар: ул кичә аяз була, артык суык та, эссе дә булмый, кар-яңгыр яумый, җил исми. Кадер кичәсе тын һәм нурлы була.

Газиз дин кардәшләр! Нәфескә каршы торып, Рамазанның соңгы көннәрен нәфел гыйбадәтләре, зекерләр, тәүбәләребез белән бизик, Аллаһның рәхмәтеннән, мәгъфирәтеннән мәхрүм булмыйк.

76 0 ER 0.5877
Хәерле имин көннәр. Гәрәфә көнебез мөбәрәк булсын.

Хайванны чалыр алдыннан, корбанлыкның иясе яки суючы хайванга карап, түбәндәге доганы укый:
Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (мин фүләәни ибни фүләән) йәки (мин фүләәнәтә бинти фүләән).
Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йә Рабби, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит.

Шуннан соң: йа, Раббым, бер Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, чала торган шушы корбанны фэлэн улы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнэн кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал, дип,«Бисмилләһи, Аллааһү әкбәр», дип малны чаласың.
Корбанны хуҗа кеше үзе чалса әйбәт. Догасын гарәпчә укый алмаса: «Йа, Раббым, бөтен кылган гыйбадәтләребез, укыган намазларыбыз, чалган корбаныбыз - барысы да Синең ризалыгың өчен генә. Синең һич тиңдәшең юк», - дип әйтсә әйбәт була. «Йа, Раббым, Синең ризалыгыңны өмет итеп чалган шушы корбанны фәлән улы фәләннән, йә булмаса, фәлән кызы фәләннән, Ибраһим галәйһиссәләмнән кабул итеп алган шикелле, кабул итеп ал», - дип, «Бисмилләәһи, Аллааһү әкбәр», - дип, корбан чалганда бернинди гөнаһ та юк.

Раббым чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын.

35 2 ER 0.2650
Хәерле имин кичләр!.

Бу кич барчаларыбызның да йортларына иминлек, тәннәребезгә саулык, калебләребезгә иман, балаларыбызга бәхет-тәүфикъ, авыруларга шифа, аларны тәрбия кылучыларга күркәм сабырлык, илләребезгә, авылларыбызга, мәхәлләләребезгә, йортларыбызга тынычлык, динебезгә күәт, укучыларга гыйлем, юлчыларга хәерле, хәвеф-хәтәрсез юллар, ачуланышкан дус-туганнар, күрше-күләннәр, кайнана-киленнәр арасына дуслык-татулык бүләк итсә иде.

16 0 ER 0.1952
Әссәламү гәләйкүм үә рахмәтуллааһи үә бәрәкәәтүһ.

Зәлхиҗҗә аебызның, кечкенәдән күңелләргә изге булып кереп калган, иман, ислам нуры өләшүче, ике гаеттән дә олуг булган җомга көнебез мөбәрәк булсын.
Раббым ошбу изге көннәрдә укыган намазларыбызны, биргән сәдакаларыбызны, иткән изгелекләребезне, үзенең рәхмәте белән кабуллардан кылса иде.
Барчаларыбызга да ике дөнья рәхәте, ике дөнья шәфәгате, ике дөнья бәрәкате насыйп булсын . Әәмиииин.

14 4 ER 0.1752
Хәерле имин кичләр.
Раббым барчаларыбызның да тоткан уразаларын, укыган дога- аятьләрен, сүрәләрен, биргән сәдакаларын, кылган изгелекләрен кабуллардан кылып, кыямәт көнендә оҗмахка керергә сәбәпче, тәмугь утына пәрдә, сират күперен кичкәндә җитәкче итсә иде.

Ничек, кайда. яшәсәңдә,
Гомер барыбер үтә.
Озакламый менә тагын,
Ифтар вакыты җитә.

Бүген инде уразаның,
Бу алтынчы ифтары.
Авыз ачудан да татлы,
Ни бар дөньяда тагы.

Ф. Мөхәммәтҗан - Тегермәнле.

15 2 ER 0.1704
ХӘЕРЛЕ ИМИН КИЧЛӘР!!!!!

БҮГЕН АТНАКИЧ ИРТӘГӘ
ИНШАЛЛАҺ ТУАР ҖОМГА.
ӘРВАХЛАРГА ОНЫТМАГЫЗ,
БЕРҮК КЫЛЫРГА ДОГА.

Ф.Мөхәммәтҗан - Тегермәнле.

Әрвахлар — мәрхүм булганнарга — дога багышлау тәртибе.

Чистарынып (аяк-кулны, бит-тәнне генә түел, күңел, калебне дә чистартып)-, тәһәрәтләнеп, чиста-пөхтә киемнәр киереп, чын күңелдән
"Фатиха" сүрәсен укырга:

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин. Әәмиин".

"Ихләс" сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
"Куль һүүәллааһү әхәде. Әллааһү-ссамәде. Ләм йәлиде үә ләм йүүләде. Үә ләм йәкүүлләһүү күфүән әхәде."

"Фәләкъ" сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
"Куль әгүүзү бираббил-фәләкы. Миң шәрри мәә халәкы. Үә миң шәрри гаасикыйн изәә үәкабе. Үә миң шәррин-нәффәәсәәти фил гүкаде. Үә миң шәрри хәәсидин изәәхәсәде"

"Ән-Нәс" сүрәсен укырга:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Куль әгүүзү бираббин-нәәәс. Мәликин-нәәәс. Иләәһин-нәәәс. Миң шәррил үәсүәәсил-ханнәәәс. Әлләзии йү-үәсүисү фии судүүрин-нәәәс. Минәл жиннәти үән-нәәәс."

ӘРВАХЛАРГА ДОГА КЫЛУ ТӘРТИБЕ:

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Ий,Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни,әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле кайнанам белән кайнатамның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Әмин.
Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.
Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр,вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Әмин."

Йә Раббым, ил-көннәребезгә, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек, маңгай күзләребезгә нур, кальб күзләребезгә нур биреп, үзебезнең балаларыбызның, җитәкчеләребезнең күңелләренә тәүфыйк-һидаять биреп, яши торган дөньяларыбызны Ислам дөньясы кыл. Малларыбызга бәракәт биреп, бәндәчелек белән кылган гөнаһларыбызны ярлыка. Телләребезгә, күңелләребезгә сабырлыклар биреп, калган гомерләребезне кушаннарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып, Үзең риза булырлык итеп үткәрүләребезне насыйп ит. Әмииин.

23 0 ER 0.1168
Тыштагы салкынча һава күңелләрне суытмасын. Бер берләребезгә миһербанлы, изгелекле, игелекле, хөрмәтле булып яши алсак иде.

ҖАНГА ҖИТМИ МАТУР, НАЗЛЫ, ҖЫЛЫ СҮЗЛӘР.

Кирәк түгел, ямьсез, салкын, төртмә сүзләр,
Боекмасын безнең шат елмайган йөзләр.
Йөрәкләргә шул начар, яман сүзләрдән,
Салынмасын төзәлмәслек тирән эзләр.

Бар бит бездә биктә матур, татлы сүзләр,
Шул сүзләрдән очкынланып яна күзләр.
Яхшы, назлы, җылы, тәмле, татлы сүздән,
Әйтегезче, туйган икән, җирдә кемнәр?

Безгә хәзер биктә кирәк җылы сүзләр,
Гомерләрнең ишеген шакый салкын көзләр.
Яшик әле шушы кыска гомерләрдә,
Бер-беребезгә әйтеп бары яхшы сүзләр.

Ф. Мөхәммәтҗан –Тегермәнле.

2 1 ER 0.0539
СИШӘМБЕ ИРТӘЛӘРЕ ИМИН БУЛСЫН!!!

Раббыбызның рәхмәте белән тагын яңа көнгә аяк бастык.Шушы тыныч илебездә, исән-имин уянганыбызга, үз аякларыбыз белән атлап киткәнебезгә,мул табыннарыбызга шөкерана кылып яшәргә насыйп булсын.
Раббым бу иртәләрне хәерле һәм имин, көннәребезне уңышлы һәм хәвеф-хәтәрсез, кичләребезне күңелле һәм матур, төннәребезне тыныч һәм айлы итсен.Раббыбыз бүләк итеп биргән бу нигъмәтләргә разый булып, изге гамәлләр кылып, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, дус-тату булып яшәргә насыйп булсын.

Яр Чаллыдан Сезгә сәләм юллыйм,
Дус, туганнар, күрше-күләннәр.
Авылдашлар һәмдә күрешмичә
Минем барлыгымны белгәннәр.

Чын күңелдән Хәерле иртә телим,
Кушып йөрәгемнең җылысын.
Туар көннең бары уңышлысын,
Бәхетләрнең иң - иң зурысын!!!

Ф. Мөхәммәтҗан - Тегермәнле.

4 3 ER 0.0540
Хәерле имин кичләр!

Аллаһы Тәгалә: «Әй, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз. Әгәр кем дә кем авыру яки сәфәрдә булса, шул ук санда башка көннәрдә ураза тотсын. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, ә авырлык теләми. Ул билгеле сандагы көннәрне ахырына җиткерүне һәм сезгә туры юлны күрсәткәне өчен Аллаһны зурлавыгызны тели…», – дип әйтте «Бәкара» сүрәсенең, 185 нче аятьендә.

Ураза тотмаган бәндәләр,
Кыямәт көн, аһ орырлар.
Ураза тотучыларга,
Оҗмахта бина корырлар.

Иртәгәдән сәхәр ашап,
Ураза тот, шул киңәшем.
Раббым биргән бу нигьмәттән,
Мәхрүм калма, син, кардәшем

Бу дөнья фани, нишләсәктә,
Туктап тормый, үтә-китә.
Уйлан кешем, ахирәттә,
Кыямәт көн, ниләр көтә.

Ф. Мөхәммәтҗан - Тегермәнле.

4 0 ER 0.0404
Ап ак карлы кышны сагынам.

Бүген тышта әллә ничек әле,
Җанны өшеттерә торган һава.
Кыш айлары җитә, карлар түгел,
Урамнарда коеп яңгыр ява.

Кешеләр күк табигаттә бүген,
Нык үзгәрде, безне гүя сыный.
Безнең ямьсез, гамәлләрне күреп,
Ярсып - ярсып, ахры үксеп елый.

Мин ышанам. ..Начар гамәлләрдән
Туктап кеше, туры юлны табар.
Кышлар җитә. Бәлкем урамнарда
Яңгыр түгел, ап ак карлар явар.

Ф. Мөхәммәтҗан Тегермәнле.

3 0 ER 0.0383