Статистика ВК сообщества "ФӘНИС ЯРУЛЛИН ИҖАТЫ. Шагыйрь, драматург, язучы"

0+
Кешегә карап, кеше була бел – Олы җанлының ише була бел.

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Бүген 9 февральдә Фәнис Гатаулла улы Яруллинның туган көне. Исән булса аңа 84 яшь тулган булыр иде.  

Сез - атачак таңы киләчәкнең,
Сез - дәвамы безнең буынның.
Сез - тайлары, уйнак колыннары
Дөнья дигән гүзәл болынның.

Без үтмәгән юллар сезгә кала,
Без өзмәгән гөлләр калалар.
Без күрмәгән еллар сезгә кала,
Без гизмәгән илләр калалар.

Без янмаган хисләр сезгә кала,
Без ачмаган дөнья серләре.
Без язмаган җырлар сезгә кала,
Без менмәгән дөнья үрләре.

Без башлаган эшләр сезгә кала,
Дөнья кала сезгә тулаем.
Сез башкарган эшләр безнекеннән
Матуррак булыр, мөгаен.

Мин ышанам моңа, шикләнмимен,
Шулай булган, шулай булачак:
Үткән көннәр эше белән матур,
Хыял белән матур киләчәк.

(Ф.Яруллин "Яшьләргә", 1980)

27 10 ER 6.4444