Статистика ВК сообщества "Шигырьләрдә-минем серләрем..."

0+
Рәхмәт сиңа,дустым-шигъриять!♥♥♥Якыннарыгызны һәм үзегезне саклагыз!🙏

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Ямьле иртә.Балам уяттым да,
Тәмле итеп чәйләр эчердем.
Кара костюм белән кулмәгең,
Карап торып узем кидерттем.

Саубул,әни,буген дәресләр аз,
Озак тормыйм ,-диде дә китте.
Шарылдады ишек,ә йөрәгем
Сизенгәндәй бераз дөрт итте.

Төш вакыты,балам кайта диеп,
Тиз-тиз генә ашлар пешердем.
Уннар тирәсендә кара кайгы,
Телефоным аша ишеттем.

Атыш булган,-диеп әйтте дустым.
Ышанмадым,сугыш тугел бит!
Балаң кайта хәзер диде йөрәк,
Ә аяклар сиңа йөгерде.

Ышанмадым,нәни гәудәң кургәч,
Тор,кайтабыз!-диеп кычкырдым.
Селкенмәдең,балам,ишетмәдең,
Мәңге ачмас булып куз йомдың.

Кичер,балам,саклап калалмадым,
Кансызлыктан сине коткарып.
Алмашынып әгәр гомерләрне,
Бирер идем тормый кызганып.

Кукләр аша кузлисеңдер хәзер:
-Елый курмә,-диеп,-энием!
Гел тамчылап торыр яралары,
Синсезлеген тойган йөрәгем!

Автор-Алинә Минугулова (Гарифуллина )
11.05.2021

45 59 ER 9.4407
Туган көнең белән,Әтиебез-Бабабыз❤

Олыгаям инде димә әти,
Син бит безнең тормыш терәге.
Еллар утә торыр,ә бит синең
Арта барыр ,әти,кирәгең.

Тыныч холкың,дөрес киңәшләрең,
Урнәк,әти,бик куп кешегә.
Каян беләсеңдер шуның кадәр,
Исем китә минем узеңә.

Яшә әле,әти,озак еллар,
Уфтанырга вакыт калмасын.
Йөргән юлларында тормыш йөге,
Ияреп лә бер дә бармасын.

Тигезлекле хәер гомерләрне,
Биргән булсын бик куп елларга.
Кайта алмый егет исәнлеге,
Шунсын саклый курсен бер Алла.

Туган көндә,әти,нәрсә диим?
Рәхмәтләрнең сиңа чиксезе.
Кадерләрен белу якыннарның,
Булыр безнең бәхет нигезе.

Автор-Алинә Минугулова (Гарифуллина )
23.05.2021

8 5 ER 0.7679
Туган көнең белән ,Әниебез❤

Бәхетле мин янда син булганда,
Сөйли алсам сиңа серләрем.
Шалтыратсам иртә тору белән,
Ишетәлсәң "Кызым" дигәнең.

Кайта алсак,туган йортыбызга,
Сине курсәк,барсы онтыла.
Йомшак кулың белән башны сыйпап,
Йөрәк ярсулары басыла.

Елмаюның куңелләргә кереп,
Салкын көзләремдә җылыта.
Рәхмәт,Әнкәй,бер ни сорамыйча
Саф йөрәгең безне ярата.

Кичерәсең безнең ялгышларны,
-Язмыш,шундый авыр!- диясең.
Яхшылыкка hәрчак өйрәтәсең,
Тиеш җирдә оршып аласың.

Кичерә кур,зинhар,кайчак әйтсәк,
Уйламыйча авыр сузләрне.
Елый курмә берук,Әниебез,
Яшьләр капламасын кузләрең.

Гел елмай син,алсу иртәләрең,
Буләк итсен ап-ак бәхетләр,
Аермасын берук Раббы синнән,
Яши кур син озын гомерләр!

Автор-Алинә Минугулова (Гарифуллина )
25.06.2021

6 0 ER 0.6092
Без синең белән❤🙏🏼

Син барыбер йолдыз.Саф исемең,
Буяса да хаксыз сузләре.
Җиңуеңә таба атлаганда,
Купме туктең hәр көн көчләрең.

Син бит йолдыз.Шуңа чыдый алмый,
Исемеңә ялган эләләр.
Бу мәйданда синең хак җиңуне,
Беләләр бит алар,курәләр!

Син,Камилә,йолдыз!Башың имә,
Авырлыклар алар утәчәк!
Купме тырышлыгың,саф җиңуең,
Бөтен дөнья әле курәчәк!

Автор-Алинә Минугулова (Гарифуллина )
09.02.2022

0 2 ER 0.5200
Алла курсәтмәсен🙏🏼

Яңа Чишмә районында булган фаҗигага багышлана💔

1 0 ER 0.3071
Онытылды безнең гомерләрнең,
Чикле мизгел генә икәне.
Ашык-пошык дөнья куа-куа,
Сизми калабыз шул уткәнен.

Авылларга кайтып торыш бетте,
Онытылды хәлләр белешу.
Туганнарны санлап,чәйләр эчеп,
Бетте хәзер бергә курешу.

Бар игьтибар дөнья мәшәкате,
Узеңнекен белсәң шул җитә.
Ә сөйләсәң дус дип берәрсенә,
Синең гайбәт дөньяга китә.

Берәр шатлык әгәр ишек шакып,
Утә калса берәу йортына.
Булешу юк,бары шыр көнчелек,
Яла ягу китә артына.

Табигатьнең матурлыгын куреп,
Сокланмыйлар хәзер кешеләр.
Мактанышыр өчен башкаларга,
Телефонга тизерәк төшерәләр.

Нык узгәрде әллә шушы дөнья?
Әллә хата бездә,халыкта.
Юкка уздырабыз тормышларны,
Куп очракта көннәр уза бушка.

Онытмыйкчы,дөнья малы гына,
Ерак итмәс безнең юлларны.
Мизгелләрдән алыйк бәхетләрне,
Башкаларга сузыйк нурларын!

Автор -Алинә Минугулова (Гарифуллина )
19.07.2021

3 2 ER 0.2967
-Яраттыңмы?Әллә ияләнеп,
Кулларымнан ялгыш тоттыңмы?
Укенмәссең микән еллар уткәч,
Сабырлыгың көчен җуймасмы?

Яраттыңмы минем кузләремне,
Җәйге урман кебек ямь-яшел.
Чәчләремне куреп сокландыңмы,
Булмадымы хисең бер яшен?

Кузең төште мәллә кыяфәткә,
Гыйшык уты сунә бик тиздән?
Уйладыңмы:ике юл кисешкәч,
Очраштырып торыр янәдән.

-Сөйдем,сине ,узең булган өчен,
Мине өзлеп сөйгән кузләр өчен,
Гадилегең,көләч елмаюың,
Көннәремне яктыртканы өчен.

Сине сөям,узем сайлап алган,
Иң дөресе булган юлымның.
Көннәр уза,әмма мәхәббәтем
Артырып бара hәркөн ныклыгын.

Автор -Алинә Минугулова (Гарифуллина )
24.07.2021

2 0 ER 0.1974
Кечкенә син,әмма бәхетләрнең,
Каян җыя белдең олысын.
Рәхмәт,улым,безне сайлаганга,
Буләкләрнең булдың олысы.

Син дөньяга килгәч таңнарыбыз,
hәр көн безгә ата бәхеттә.
Елмаясың өйне яңгыратып,
Яшә шулай узең шатлыкта.

Яратуның без белмәгән ягын,
Курсәтәлде нәни йөрәгең.
Барыр юлың hәрчак якты булсын,
Озын булсын матур гомерең.

Автор-Алинә Минугулова (Гарифуллина )
08.06.2021

1 0 ER 0.1559
Уйлан☝🏼

Бик куркам әлеге дөньяда:
Суларга,дәшәргә,яшәргә.
Ышанып атлаган юлларда,
Өметем өзелә яшьләрдән.

Тыныч кук атканда таңнары,
Өзгәли көтмәгән кайгысы.
Елаган йөрәкне туктатып
Әйтәсең бу булыр соңгысы.

Җыйгалап өметнең йомгагын,
Атлаган буласын узенчә.
Ә язмыш хәйләкәр барсыннан,
Булмыйдыр бер нәрсә синеңчә.

Сөйлиләр якты ул киләчәк,
Балалар усәләр бик купләп.
Әмма ник бакчада бер чәчәк,
Агулый башканы уч эшләп.

Артыгын әйтергә куркыта,
Идарә либераль булса да.
Гел алдау тутырган hәр кайда,
Дияләр син тугел бит айда.

Бик куркам әлеге дөньяда,
Бер алга,биш алга булганга.
Узгәрмәс әлеге кешеләр,
Акчаны гел алга куйганга.

-Уземә,уземә,-дип яшәп,
Төзелмәс шул якты киләчәк.
Яшәсәк бикләнеп өйләргә,
Бер заман тынылык бетәчәк.

Шик-шөбhә тутырыр дөньяны,
Чын тамыр җәелгән битараф.
Көлерләр бик купләп кайгыдан,
Җансызлар атларлар hәр тараф.

Автор-Алинә Минугулова (Гарифуллина )
18.05.2021

4 0 ER 0.1991
Куп вакытта бер-беребезне аңламыйбыз,шуңа курә гаепләшмик,аңлашып яшәргә тырышыйк🕊

Кешенекен белми сөйләмәгез,
Аның эшен,йөрәк борчуын.
Аның хисен,очсыз уйларының,
Аңламассыз hичбер нигезен.

Сагынмыйдыр,юксынмыйдыр дисез,
Дуламыйдыр тормыш диңгезе.
Юкны сөйләмәгез аңламыйча,
Язмыш булгач була төрлесе.

Яратмый ул диеп акыл сатып,
Куңеленә саксыз кагылып,
Уятмагыз көч-хәл белән җыеп,
Тынычланган гамьле куңелен.

Узе атлап килгән адымнарын,
Максат итеп куйган эшләрен.
Гаеп итеп,купне белгән кебек,
Өйрәтмәгез яшәу-гомерен.

Аның хисе белән сез янмыйсыз,
Атламыйсыз аның юлларын.
Мәңге аңламассыз төрле вакыт
Әйтеп куйган шәхси фикерен.

Кешенекен белми сөйләгәгез,
Ут янганын узе кичерә.
Бәхетенә ул узенчә карый,
Кайгылары узе җиңдерә.

Автор -Алинә Минугулова (Гарифуллина )
10.07.2021

#шигырьләрдәминемсезләрем

1 0 ER 0.1416