Статистика ВК сообщества "Ана күңеле балада..."

0+

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Әти! Эх, бер күрешеп рәхәтләнеп сөйләшеп утырасы иде дә, юк шул, юк... Киттең, әти, кайтыр өчен түгел, мәңгелеккә киттең калдырып... Әти! Без бәхетле идек син барда.Үрнәк булдың һәр эштә. Гаиләм, балаларым диеп яшәдең. Биргән акыл, киңәшләрең өчен мең рәхмәт. Әти. Сагынабыз, юксынабыз сине Әтием...

293 36 ER 8.7861
Бертуганыңнан да якын,
Беркем дә юк дөньяда.
Синең өчен суга керә,
Синең өчен җан ата.
Борчуны да, шатлыкны да,
Бертуганың бүлешә.
Куңелләргә туладыр наз,
"Туганым" диеп дәшсә.
Кайчан кайтсаң ишек ачык,
Зарыгып көтә туган.
Йөзе балкый, мунча яккан,
Күрче, мул табын корган.
Тормыш сукмагын үткәндә,
Һәрвакыт туган кирәк.
Әллә нинди хәзер дөнья,
Якын туганнар сирәк.
Байлык бит ул бары айлык,
Ә туганлык - гомерлек.
Һәр кешедә типсен йөрәк,
Туган өчен бирерлек.
Дус яшәсен һәрбер туган,
Аралар суынмасын.
Мал булешеп, байлык диеп,
Туганлык бозылмасын.
Гөлназ Шарипова

367 13 ER 6.2058
22 ноябрь - уллар көне. Әниләр, уллар көне белән. Улларыгыз сезнең горурлыгыгыз булсын.
Бүген бәйрәм: уллар көне,
Бергәләп котлыйк әйдә,
Изге теләкләрне әйтик,
Бәйрәмнәр булмый көн дә.

Гаилә бәйрәме дә ул,
Ул-малайлар бәйрәме,
Әти-әнигә уллары
Бик тә, бик тә кадерле.

Улларыбыз бу тормышта
Юлларын дөрес тапсын,
Һәрбер туган яңа иртә
Бары шатлыкка тулсын!

Бәхетле генә булсыннар,
Борчу-хәсрәт килмәсен,
Тормышлары булсын якты,
Җил-яңгырлар тимәсен.

Әти-әниләре һәрчак
Сөенеп яшәсеннәр,
Саклаучы, яклаучыбыз дип,
Горурланып әйтсеннәр.
22.11.2021. Фәймә Зәйнуллина

305 13 ER 5.9329
Уллары солдат хезмәтендә булган әниләр! Ничек хәлләрегез? Кемдер бу көннәрдә газизләрен озатадыр, ә кемнәрдер солдат улларын каршы ала. Киткәннәр исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар. Хәерле юл аларга. Әти-әниләренә улларын сөенеп каршыларга язсын. Илләр тыныч, күкләребез аяз булсын. Балалардан гел яхшы хәбәрләр генә килеп торсын. Хөрмәтле батыр уллар үстергән әниләр! Бу чәчкәләр сезгә. Сәламәтлек , җан тынычлыгы телибез.

49 53 ER 3.1371
Ничә еллар тәрәзәдән, әни,
Мин килер дип сагынып көттеңме?
Ул бит хәзер кеше кешесе дип,
Мин килмәгәч, сабыр иттеңме?

Вакыты тар тормыш иткәндә,
Бала үстереп, дөнья көткәндә.
Әйтә идең: "Калсаң килмичә,
Мин үләрмен, сине күрмичә!"

Кичә килсәм, бүген көтә идең,
Бүген барсам, көтеп иртәсен
Озатканда, кабат сорый идең:
"Инде кызым, кайчан киләсең?"

Һәр көнне дә барыр идем хәзер,
Балалар да төште итәктән.
Эш дигәне бетми икән лә ул,
Коела тора һаман иләктән.

Туган йортның тәрәзләре көтә
Килер диеп мине, зарыгып.
Көтәдер күк пәрдә читен ачып,
Көтәдер күк, әни сагынып!

Рушания Ахмадуллина

121 14 ER 3.6231
Туган ягына кешене
Өч нәрсә гел тартып тора.
Кайда йөрмә - шул өч нәрсә
Тартып алып кайтып тора.

Беренчесе - балачагың,
Агачтагы алма чагың.
Эзли кеше шул алманы,
Белсә дә алданачагын.

Икенчесе - була өең,
Ул - кендек бәйләгән төен.
Йөртә кеше үз тәнендә
Шул төеннең бетмәс җөен.

Өченчесе - тапкан анаң,
Бар яхшылык безнең аннан.
Кеше ятим, кеше үксез
Шушыларны алсаң җаннан...

Фәнис Яруллин

82 9 ER 3.1182
Уллары армия хезмәтендә булган Аналарга балакайларын исән-сау каршы алырга язсын, алардан бары яхшы хәбәрләр генә килеп торсын! Юлларында бары тик изге ниятле яхшы кешеләр генә очрасын!

29 46 ER 2.8229
Үзем өчен берни сорамыймын,
Балаларны сакла Ходаем!
Бала борчулары насыйп итмә,
Калган сынавыңа чыдармын...

Туры юлдан берүк тайпылдырма,
Кая барма шунда бозыклык.
Аз мени соң юлдан язучылар,
Рәхәт тормыш күреп, кызыгып...

Күңелләргә иман, башка акыл
Салчы раббым, зинһар ташлама!
Балаларга изге теләк теләп,
Һәрбер көнем шулай башлана...

Гөлара Шәрипова

120 18 ER 3.4553
Улыма..
Үтенеп сорыйм,ялварам,
Бәхетле бул берүк,балам.
Минем бәхет синең кулда,
Онытма,йөрәк парәм...

Иң бәхетле көнем -сине тапкан көнем,
Иң бәхетле чагым -сине баккан чагым.
Үсеп җиттең ,балам,җуймый берүк юлда
Сакла бәхетемне,ул бит синең кулда.

Минем бәхет,улым,хәзер синең кулда,
Мин бәхетле,булсам түрдә -синең уйда.
Сакласалар фәрештәңнәр уңда,сулда,
Чын тиңеңне күрә алсам синең туйда.

Мин бәхетле,улым,әгәр үз бәхетең
Таный алсаң суккан чакта үз сәгатең.
Үз урының тапсаң,язмышыңны үрсәң,
Ялгышлардан түгел,иман белән төрсәң.

Мин бәхетле,була алсаң миңа терәк,
Тормышыңда булсам, улым,мин дә кирәк.
Яши алсам синең өчен тик шатланып,
Ул бит минем улым, диеп,горурланып.
Гөлгенә Кәримова

119 14 ER 2.9862
Колагымда әти сүзләре, әти киңәшләре... Әтинең эштән кайтып килүен күрүгә, без каршы йөгерәбез . Менэ ул трактор я комбайннан төшә. Башта беребезне күтәреп чөя, аннары икенчебезне. Безгә кызык. Кабинага менеп утырабыз. Әтием безгә куян күчтәнәче бирә, ә аның тәме... Болар безнең балачак истәлекләре.

36 22 ER 2.2791