Статистика ВК сообщества "ТАТАР ҖЫРЫ"

0+
Бервакытта да онытмагыз: ТАТАР кайда гына яшәсә дә аның мәркәзе КАЗАН, кыйбласы - ТАТАРСТАН. Салават Фатхетдинов.

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Күзләремне ачарга да куркам,
Уянырмын сыман бу төштән.
Яңа гына синен тапкан идем,
Әйтерсең лә беләм бик күптән.

Кушымта:
Моңа кадәр кайда идең соң син,
Гомер буе көткән бәхетем.
Синең янда гына тойдым бит мин,
Бу дөньяның кадерләрен.

Күңелемдә йөрткән назларымны,
Сиңа бүләк итәсем килә.
Җан яраткан ярны шатландырып,
Бергә гомер итәсем килә.

Кушымта:
Моңа кадәр кайда идең соң син,
Гомер буе көткән бәхетем.
Синең янда гына тойдым бит мин,
Бу дөньяның кадерләрен.

Җылы, якты кояш чыккан кебек,
Иртән сине күрү янымда.
Синең назларыңа коенам да,
Иркәләнәм тагын, тагын да.

Кушымта:
Моңа кадәр кайда идең соң син,
Гомер буе көткән бәхетем.
Синең янда гына тойдым бит мин,
Бу дөньяның кадерләрен.

259 91 ER 12.0636
Тап әле, тап миңа бер җылы сүз
Терелтерлек сүнгән өметне.
Пыскып кына янган учакны да
Кабызалган очкын кебекне.

Тап әле, тап миңа бер матур сүз
Мамык кебек акны, җиңелне.
Сөенечкә генә төрерлекне
Сагыш белән тулган күңелне.

Тап әле, тап миңа бер серле сүз
Таратырлык авыр уйларны.
Бәхетләргә генә күмерлекне
Киләчәккә барыр юлларны.

Алсинә Сәлахова

268 41 ER 8.0104
Көтеп яшәгәнсең киләчәкне
Үткәннәргә минем килмичә.
Ничә еллар татлы иреннәрдән
Иркәләп һәм шашып үпмичә.

Көтеп яшәгәнмен киләчәкне
Мәхәббәтне сарыф итмичә.
Сине генә сөям дигән сүзләр
Телләремнән торган төшмичә.

Сөю дигән татлы ризыккайны
Булган икән авыз итәсе.
Килеп беткәч, килмәс әле аның
Безне ташлап кире китәсе.

Люция Аблеева

327 28 ER 8.7459
Күпме гомер үткән... Шул арада
Ниләр генә баштан узмады.
Шатланганнар булды күкә ашып,
Булды яшьләр, битне юганы.

Булды бәхетләргә коенган чак,
Сыгылып төшкән чаклар сагыштан.
Әрнүләрне эчкә йота-йота
Булды көлгән чаклар язмыштан.

Яратканнар булды җанын биреп,
Һәм вәгъдәләр - чынга ашмаган...
Булды ярлар уйнап кына йөргән
Һәм яратмый үзем ташлаган.

Үкенерлек яшәлмәде кебек,
Гомер шулай бик тиз узса да,
Тик яңадан кире кайтмас идем,
Мөмкинлекләр әгәр булса да.

Кире кайтмас идем! Хәзер генә
Мин канатлар тоям иңемдә!
Моңа кадәр әле чын бәхетнең
Ни икәнен белми идем дә!

Алсинә Сәлахова.

450 26 ER 9.2329
Яратырга кирәк шундыйларны,
Синең өчен үлеп торганны...
Таң атканда, чәчләреңнән сыйпап,
Төзәткәнне синең юрганны.

Яратырга кирәк, синең өчен
Утларга да керер булганны.
Сиңа авыр чакта, сагышларны
Елмаюы белән юганны.

Яратырга кирәк, нинди бар син,
Шундый итеп сөя белгәнне.
Миллион төрле гүзәл арасыннан
Иң матуры син дип күргәнне!

АЛСИНӘ СӘЛАХОВА

318 112 ER 13.9173
Чәчәкләрең бигрәк матур инде...
Үзләре ак...гаҗәп сөйкемле?!
Таң алдыннан төшкән чыклар сыман,
Төнге якты йолдыз шикелле...

Әллә инде менә Син биргәнгә,
Әллә инде Миңа дигәнгә...
Бигрәк якын алар, нэкъ үзем күк
Ихласлыкны, ахры, сөйгәнгә.

Чәчәкләрнең көче илаһи зур:
Син дәшмисең - алар аңлата...
Ак розалар, ап-ак чәчәкләрем,
Мин бит сезне бик тә яратам.

Алсинә СӘЛАХОВА

275 72 ER 8.7806
Җаныма тимә син!
Беркемне күрәсем,
Сорауга җаваплар
Бирәсем килми шул...
Син мине яратсаң,
Мин диеп җан атсаң,
Эндәшмә, янымда бары бул.
Сулышың ишетим:
Нинди зур ләззәт ул
Яныңда сөйгәнең барында?!
Шаярып әйтелгән
Сүзләргә урын юк:
Булганда чын сөю җаныңда.
Мәхәббәт кешенең
Гомерендә бер генә!
Мавыгу дип була калганын.
Йөрәккә мең рәхмәт(!)
Ул гына аера
Сөюнең ихласын-ялганын!
Без бергә икән дип,
Чит-ятлар көнләшсен
Аермый карасын, агын да!!!
Әле син бар минем,
Янымда, җанымда-
Йөрәгем бүленгән чагында...

АЛСИНӘ СӘЛАХОВА

417 22 ER 12.1454
Бүген тагын сиңа килгән идем,
Әйтер өчен, яратамын диеп.
Ничәнче кат әйтә алмый китәм:
Яшәсәм дә җирдә сине сөеп!

Синең күзләреңә карыймын да...
Югалам да калам (шаккатам!)
Нинди генә чыгыш ясаган юк?!
Бер сүз әйтеп булмый: яратам!

Хисләремдә шикләнмимен күптән,
(Ничәнче ай инде уттамын!)
Бер ялгыш сүз, ялгыш адым белән
Сине югалтудан куркамын...

АЛСИНӘ СӘЛАХОВА

219 19 ER 6.8213
Умырзая чәчәк ата — бер вакыт кына.
Кышлар үтеп язлар җитә — бер вакыт кына.

Күкрәп чәчәк аткан чаклар — бер вакыт кына.
Яшьлек вакыт, матур вакыт — бер вакыт кына.
Ярсу ташкын кебек чаклар — бер вакыт кына,
бер вакыт кына.

Балалар үстергән вакыт — бер вакыт кына.
Канат яңарткан вакытлар — бер вакыт кына.

Күкрәкләрдән кошлар оча — бер вакыт кына.
Зур тормышлар кочкан вакыт — бер вакыт кына.
Алма кебек матур чаклар — бер вакыт кына,
Бер вакыт кына.

Сөйгән чаклар, сөелер чаклар — бер вакыт кына.
Имән кебек таза чаклар — бер вакыт кына.

Тимерләрне өзәр чаклар — бер вакыт кына.
Яна йортлар өяр чаклар — бер вакыт кына.
Кешеләргә кирәк вакыт — бер вакыт кына,
Бер вакыт кына.

Безнең болай күрешүләр — бер вакыт кына.
Кунакларга йөрешүләр — бер вакыт кына.

Гомер үтә, буген яшик — бер вакыт кына.
Матур яшик, белеп яшик — бер вакыт кына.
Язмышларга килгән вакыт — бер вакыт кына,
Бер вакыт кына...
... бер вакыт кына.

Зифа Нагаева

291 37 ER 6.0097
Күзләреңне кысып елмаясың,
Яшерәсең әйтер сүзеңне.
Шундый якын миңа шушы караш,
Китап кебек укыйм үзеңне.

Һәр битендә аның сөю сүзе,
Тик әйтергә никтер кыймыйсың.
Көтелмәгән сөю сүзләреннән
Үпкәләр дип, ахры, уйлыйсың.

Икебез дә унсигездә түгел,
Акыл алда - хисләргә кадәр.
Минут түгел, еллар узар кебек
Йөрәк серен чишкәнгә кадәр.

Безнең хисләр төссезләнер сыман
Купшы сүзләр белән төргәндә...
Вәгъдәләрнең бәяләре башка -
Гомер көзләренә кергәндә!

Алсинә Салахова

137 5 ER 3.5764