Статистика ВК сообщества "Татар ядкарьләре"

0+

Графики роста подписчиков

Лучшие посты

Дуслар, Сабан туе атнасы башланды. Бар авылларда диярлек бәйрәмгә бирнә/ бүләк/сөлге/әрәпә җыюлар бара.

Әлеге фотода Кумара районы Ашбуҗи авылы егетләренең Сабан туена бүләк җыйган мәле.

Барысының да иңнәрендә быелгы киленнәр чиккән сөлгеләр. Киленнәре күп булган авылның киләчәге дә озын була.

Аларга матур киләчәк телик!

3 22 ER 2.6264
Язын организмны ныгыту, хәл кертеп җибәрү өчен, бакчага чыккан арада, төрле-төрле агачларның 1-2 бөресен ашап куйсаң, менә никадәр сихәте бар:
🔴сирень бөресе – диабетка каршы чара, анда дубиль матдәләр күп, ашкайнату эшчәнлеген яхшыртып җибәрә;
⚫️каен бөресе – буыннар сызлаганда, ашказаны, яман шеш авыруларыннан файдасы зур;
🔵чия бөресе – калкансыман бизгә яхшы;
🔴ылыслы агачлар бөресе – үпкә авыруларыннан, ютәлдән әйбәт;
⚫️алма бөресе – баш авыртуларын баса; теле начар ачылучы балаларга, аеруча кызларга, бик файдалы;
🔵тупыл бөресе – ирләр авыруларыннан шифалы;
🔴гөлҗимеш бөресе, кара миләш, камырлык бөресе - күз күремен, кан тамырлары сыгылмалылыгын яхшырта;
⚫️карлыган бөресе – аллергиядән саклый.

195 0 ER 3.9317
Язның җәйгә авышуын сәгать белән генә исәпләр вакыт җитте. Әле генә ишелеп кар яуды, ә бүген Кишер Аксуы кишерләрен чәчеп бетереп ята.
Сез ниләр майтарасыз?

14 9 ER 1.6415
Дуслар, "сез сорадыгыз, без эшләдек" сериясеннән. Өйрәнергә теләүчеләрне чалгы янау серләренә төшендерәбез. Остабыз - Мансур абыебыз Арикеев. Кем белә, бәлкем кирәге дә чыгар.

22 5 ER 1.4753
"Көзге чебеш булды болар" дибезме?🐣

Сез ничек атар идегез?

3 0 ER 1.0823
Ит тозларга өйрәтәбез сезне, дуслар - видеоны карагыз!

#татарчавидео #татарлар #татары #рецепт #мясо

49 2 ER 1.3490
Дуслар, без ихлас күңелдән командабызның бик яхшы дустын, олы җанлы әдибебезне, олылырның да, сабыйларның да яраткан авторын, булган, тырыш ир, рәхәт әти, шәп бабай дигән исемнәргә чын мәгънәсендә лаек – Ләбиб Леронны Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе алуы бн котлыйбыз!

Ләбиб, без бик шат, "эш агачы һәрвакытта бик юмарт китеререр җимеш" юлларын Тукай сиңа да атаган булган икән!

0 9 ER 0.9090
Ә менә Казан арты татарларында кортлы майны үзгә бер ысул белән ясаганнар. Моның өчен киптерелгəн кортны төяләр, аннан илиләр, шул иләнгән корт онына иплəп кенә болгата-болгата кайнаган атланмай яки сары май һəм шикəр яки бал кушалар. Килеп чыккан массаны тиешле күләмдәге һәм формадагы савытка салып салкында (гадәттә кар базында) катыралар. Чəй янына кисәкләргә бүлеп чыгаралар.

Кортлы май никах туйлары, затлы кунаклар табыны ризыгы исәпләнә.

Бүгенге көндә кортлы майны шактый җиңел ысул белән дә ясап була. Моның серләренә Нурфия апабыз төшендерер.

42 0 ER 1.1455
Дуслар, урман аланнарына кергәч, юлыгызга очраган кырмыска оялары яныннан тукталмый гына узып китмәгез. Әби-бабаларыбыз өйрәткән ысулны искә төшерегез. Ул ысул бик гади.

Моның өчен ояны туздырмый гына килеп басыгыз да, кул астындагы берәр яфраклы агач ботагының кайрысын алып, кырмыска оясына аз гына төкереп җибәреп, оя өстендә теге шәрә таягыгызны 2 минут тирәсе тотыгыз. Аннан таякны алыгыз да рәхәтләнеп ялагыз.

Әчкелтем тәмле кырмыска кислотасы ашказаныгызны эшкәртеп җибәрер, әле тагын алай-болай гөмбәчек (кандидоз) авыруы булса, аны да бераз киметер ысул шул булыр. Әле аппетитыгыз да ачылыр. Сулыш юлларын киңәйтеп җибәрәсегез килсә, кулыгызны кырмыска оясына куеп торыгыз да, бераздан шул кулыгызны иснәгез, чыннан да ачылачак.

Ул гына да түгел, салкын тиеп китеп, борын эчегез юешләнеп торса, аны да көйләп җибәрәчәк.

Чөнки табигый кырмыска кислотасы табигый антибиотик һәм гөмбә споралары яратмый торган сыйфатларга ия.

Әбиләребез табигатьнең рәтен белгәннәр шул. Без дә калышмыйк!

22 5 ER 1.0960
Белгәнебезчә, илдә моңа кадәр импорт белән кергән товарларны үзебездә җитештерелгәннәргә алмаштыру киң масштабта җәелдерелде. Әбиләребез, әниләребез бәйләп киерткән йон бияләй, оекбашларны бер нинди импортный товарның алмаштырганы булмады, булмаячактыр да дибез. Шуны истә тотып, 100 % хендмейд исәпләнүче оекбашлар өчен йон җеп әзерләүнең орчыклы ысулын искә төшермәкче булдык.

8 1 ER 0.8149